ӘЙТКӘН СҮЗ...

ӘЙТКӘН СҮЗ...

ИСЛАМ ӘХМӘТҖАНОВКА 70 ЯШЬ

Кайтып та кермәс идек

Сәгать кичке ун ягына авышкан иде инде, һич көтмәгәндә телефон шалтырады. Гөлдерәп торган тавышыннан, ара-тирә тамак кырып куюыннан ук төшендем – Туфан абый Миңнуллин:

Братук, ничәгә эшкә йөрисең син?!

Күптәнге гадәт: җиде тулыр-тулмаста цехта инде, Туфан абый.

Һе, иртә йөрисең икән. Вакытлы юлаучы гына сигез-тугызга йөри ул. Өйләгә кадәр күрешеп булмасмы дигән идем. Сүзем дә барые сиңа.

Һич карусыз, Туфан абый, җаена карап килә күр.

Килде, күрештек. Сүзгә-сүз ялганды. Кыска-кыска җөмләләр белән сөйләшәбез.

Дөресрәге, Туфан абыйдан сорау, мин фәкыйрегездән – җавап.

Беравыктан Туфан абый килүенең төп сәбәбен дә әйтеп бирде: ун китаплык сайланма әсәрләрен чыгарырга йөри икән. Һәм бик тиз! Абзыебыз биргән вакыт ике-өч ай. Килешмәскә ымсынып карыйм: җыясы бар, бизисе бар, калыпка саласы бар, тагын әллә ниләр саныйм, көн-төн эшләсәк тә, өлгерүебез бик икеле, дим! Кая анда, Туфан абзыйның үз туксаны туксан!

Чабаксарга йә булмаса Нижгарга кит, диюеңмени инде бу?! Үзебездә бастырырмын, дип йөргән идем. Мин түгел, вакыт пуезды ашыга, энем, вакыт пуезды...

...Туфан абыйга каршы килеп буламыни?

Яңа елның (2003 ел турында сүз бара) гыйнвары бетәргә берничә көн кала Туфан абый күптомлыгының сигнал данәләрен кертеп өстәлгә тезделәр. Бүлмә тулып китте. Шалтыратуга, Туфан абый сәгате-минуты белән килеп тә җитте. Әле бу китапны ала, әле икенчесен. Капшап карый, йөзенә китерә, тышлыгына күз сала.

Ил агасы беравыктан: «Киен әйдә, көн уртасы да җитеп килә, киттек!» – дип, мине кай тарафкадыр кыстый башлады. Ун-унбиш минуттан мәркәзебезнең Себер трактындагы

«Кама Тамагы» дигән кафесында утыра идек инде. Гөбәдия белән чәй эчтек, әзрәк мәе дә эләкте. Туфан абый, саубуллашканда:

Һе, ел саен күптомлыклар чыгарсак, Ислам энем, без бу кафедан кайтып та кермәс идек. Юк бит, китап бастырулары авыр шул, – дип куйды.

Вәгъдә – иман

Узган гасырның туксанынчы еллар башында чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» гәҗите тәүге саннарыннан ук халкыбызның вөҗдан-намусы булган каләм ияләренең, сәхнә йолдызларының, кыю фикерле галимнәр, гаярь хәрбиләр, дәүләт башлыкларының милләттәшләренә атап язган кыска, әмма тыгыз фикри җегәр белән сугарылган ихлас сүзләрен бирә башлады. Беренче булып Гомәр ага Бәширов белән элемтәгә кердек. Олуг әдибебез берсүзсез ризалашты. Ике-өч көн үткәндерме-юктырмы, Гомәр ага, үзе шалтыратып, «Ихлас сүз»нең (язмалар шундый рубрика белән басылды) әзер икәнлеген әйтте.

Рәхмәт, Гомәр ага, өйлә вакытларында килеп чыгармын, – дип ышандырдым олуг язучыны. Язманы танышу санына, бүтәнчәләтеп дә әйтсәк, гәҗитнең беренче санына бирәчәгебезне дә белдердем. Һәм ул 1991 елның февралендә дөнья да күрде.

Әллә инде гәҗитнең бюджеты каралачак мөһим җыелышка җибәрделәр, әллә башка сәбәп килеп чыкты тәгаенләп кенә әйтә алмыйм, ләкин Гомәр агадан ул язманы редакциянең башка бер хезмәткәре алып кайтты. Аны күргәч, Гомәр ага, гаҗәпләнүен белдереп:

Әхмәтҗанов үзе киләм дигән иде бит, – дип куйган.

Каләмдәш нәрсәдер әйткәндер, әлбәттә. Гомәр ага саубуллашканда:

Менә вәгъдә иткән язма, җибәргән кешегез беренче абзацны кат-кат укысын әле. Укыйм: «Вәгъдә – иман, дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Әйткән сүзең каккан казык шикелле нык, ышанычлы булырга тиешлеген дә искәрткәннәр. «Вәгъдә иттеңме – үтә!», дип васыять итеп тә калдырганнар. Бу әйтем гомер-гомергә әдәп-әхлак кагыйдәләренең

нигез ташларыннан саналган...»

Олуг язучының сүзе искә төшкән саен, бүгенгәчә ояла-кызарына башлыйм.

 

Реклама