Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУКАЙНЫҢ «ТУГАН ТЕЛ»Е

Гасыр буена дөрләгән

Утлардан чыгып тере,

Кояштай сарыла җанга

Тукайның «Туган тел»е.

 

Булса да ул милли гимн

Һәм илче азатлыктан,

Үз телен йотканга, илем

Гомерлек газап откан.

 

Тел белән илгә берегү

Татарга әллә язык?!.

Җырлата, елата Тукай,

Телләрне безнең язып.

 

Читкә сибелгән татарны

«Туган тел» табыштыра,

Караңгы кара төннәрне

Таңнарга авыштыра.