"Кеше бәясен халкы билгели..."

Үзенең кем икәнен белмәгән инсан

ничаклы хиссез исә, үз милләтенең

тарихын белмәгән инсан да шул

нисбәттә хиссездер.

Һади Атласи

Адәм баласы җир йөзенә ни өчен туа, нигә яши, мәңгелеккә үзеннән соң ниләр калдырып китеп бара? Мөгаен, бу сорау турында күпләр уйланадыр, һәркемнең үз җавабы үзенә дөрес тоеладыр...

Гаҗәеп заманда яшибез, хәтер җебе көннән-көн ныграк кыскарган, бар булмышыбызны бүгенге җырчылар, аларның нәрсә ашап, ничә сумлык эчке күлмәк киеп йоклавы, кайда нинди юл һәлакәте булуы турындагы мәгълүмат кыры урап алган тирәлектә көн итәбез. Әйтерсең, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән барлыкка килгән шушы олы җиһанда кемнәргәдер юл күрсәтерлек, үрнәк булырлык бер генә гамәл дә кылынмый. Әйтерсең, безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы, дип чаң суккан шагыйрь сүзләренә кушылып, дөньяны уятырга, яңартырга омтылган шәхесләребез бөтенләй юк... Хәер, болай дип кистереп әйтүемә үзем үк каршы килеп куям: шөкер, сирәк-мирәк булса да, андый фидакарьләр турында да сөйләп-язып торалар, тик, әллә күңел күзе сукыр, әллә ишетеп тә ишетмәгәнгә салышабыз – колак очыннан үткәрергә гадәтләнеп киләбез.

Ырынбур каласына юлыбыз төшкәч, атаклы татар меценатлары Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлардан бүгенгәчә тарихи ядкарь булып сакланып калган «Хөсәения» мәчетен, таш мәдрәсә биналарын күреп, сокланырга да, уфтанырга да өлгергәнемне хәтерлим әле. Нинди шәхесләр! Мәдрәсә утарын төзү өчен үз акчаларына заманына күрә бик кыйммәткә җир алып, нинди комплекс төзеп куялар! Һәр елны, мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт, миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә Истанбул, Каһирә, Дәмәшкъ, Бәйрут уку йортларында, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында белем ала!.. Ырынбурның икенче бер мактанычы, алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиевнең – Дәрдемәнд тәхәллүсе алган шагыйрьнең – әле башка өлкәдәге иганәчелеген телгә алмыйча, бөтен чыгымнарны күтәреп, үз наширлегендә «Шура» журналын, «Вакыт» газетасын чыгаруын гына искә төшерсәк тә, милләткә күрсәткән игелеген беркадәр күзалларга мөмкинлек бирер...

– Бүген юк инде, юк. Өстән кушкач, мәҗбүр иткәч ярдәм күрсәтүчеләр күп, тик XXI гасырда татар меценаты дип әйтерлек беркем юк инде, юк, – диешәбез.

– Кулында мал булганы халык өчен дип кыл кыймылдатырга ашыкмый, биш гомерлек яшәр кыланып, үз сандыгына җыя...

– Андыйлар татар тарихында Дәрдемәндләр булу-булмауны түгел, кем икәнен дә белмидер шул... Ни оят, ул минутта без дә белми идек – милләттәшләребез арасында яңа гасырның игелекле шәхесләре барлыгы хакында белми идек.

***

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте турында бөтенләй бернәрсә белмим дип әйтүем түгел. Хәзер тормышыбызны интернетсыз, кәрәзле элемтәсез, телевизорсыз күз алдына да китерә алмыйбыз, үзебезнең телефоннар да, кабельле телевидение дә бу компаниянең «Летай» операторы «күзенә карап тора». Яңа медиапроектлар да колакка байтак чалына, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән уртак булган проектлардан «Ышаныч» телефоны, кәрәзле элемтә өчен «Азан» тарифы планы, «Летай» абонентларының кабель телевидениесендә эфирга чыккан «Азан» радиосы, «Хозур ТВ» мөселман телевидениесе турында да хәбәрдарбыз.

Болар барысы да заман таләбенә буйсынып барлыкка килгән инновацион элемтә чаралары, компаниянең бөтен филиалларын күздә тотсак, анда эшләүче биш меңләп кешенең уртак тырышлыгы, уртак хезмәте. Әмма укучы мине гафу итсен: бу язмада сүзем җир өстеннән, җир астыннан сузылган чыбыклар аша араларны тоташтырган элемтә хакында түгел, үткәнне һәм бүгенгене, киләчәкне бербөтен итеп ялгаган җепләр турында булыр.

Елларга исем кушу матур бер гадәткә әйләнеп килә: бер-бер артлы Тукай елы, Лобачевский елы узып китте, быел менә Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республиканың бөтен район-авылларында әллә никадәр әдәбият-сәнгать чаралары уздырылды, архив материаллары барланды, тарихи һәйкәлләр сафка басты. Бу гамәлләрнең барысы да нәкъ менә «Таттелеком» оешмасы иҗади төркеме, аның җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылган икәнлеген бик күпләр беләдер дип уйламыйм. «Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер» дигән мәкальне (тәрҗемәче Фатих Кутлу фикеренчә, аның дөрес варианты – игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ, ягъни Аллаһ белер) күздә тотып микән, компаниянең генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин үзләре башкарган эшләр турында шәрран ярып йөрүчеләрдән түгел. Җитәкченең сүзе бер һәм кыска: «Мин моны мактану өчен эшләмим». Хәер, сүзләргә караганда, җәмәгатьчелек күзе алдында тарихи хәтеребез булып калыккан гамәлләр ачыграк сөйли түгелме?..

Казан каласына килгән күпләрне иң тәүдә Совет мәйданы, борылыштагы тукталышта «Таттелеком» оешмасының өч катлы бинасы һәм әдәбият-сәнгать әһелләренең аны каймалап алган портретлары каршы ала. Әнә, быел үзенең тууына 140 ел тулганын искәртеп, Гаяз Исхакый карап тора, «миңа чыннан да 190 яшьме?» дип, Толстой бераз аптыраулы төбәлгән... Каләм ияләренә мондый игътибарны Баку урамнарында күреп, сокланып кайтканым бар иде: Үзәк китапханәнең, Әдәбият музееның тышкы яктан шундый сурәтләр һәм сыннар белән бизәлүе аһ иттерсә дә, табигый тоелды. Ә менә Казаныбызда элемтә оешмасы урнашкан йортның үзе бер сәнгать учагыдай балкып утыруы гаҗәпкә калдырды: студент елларыбызда санаулы минутка гына булса да авыл белән тоташтырган, әткәй-әнкәйләрнең җанга якын тавышын ишеттереп, күзкерфекләрне чылаткан, телефон трубкасында шул тавышны ишеткән мәлдә тап-тар кабиналары да җиһанның үзе кебек киң тоелган бу бина әллә соң берәр әдәби йә булмаса тарихи үзәккә әйләнгәнме? Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр бит...

Монда чын-чынлап сәнгать җанлы элемтәчеләр эшләгәненә төшенү өчен, ераккарак китеп карарга кирәк икән. Чакрымнар гизеп кенә түгел, чорлар, гасырлар аша үрелеп карарга, милләтебезнең данлы да, зарлы да үткәненә, йөз күрке булырдай шәхесләренә борылып карарга кирәк. Гамил Афзалның: «Төп астында тирән тамырлар. / Шул тамырдан безне танырлар», – дигән шигъри юллары бар. Шигырьдәгечә, тамырларыбызны барларга кирәк.

Компаниянең генераль директоры ярдәмчесе, тарихи-географик фондның башкарма директоры Рөстәм Зәкуанов – үзе дә шагыйрь кеше, аның Тукайлар, Туфаннар белән «җенләнүен» аңлап була, ә менә Лотфулла Нурислам улы – гомеренең күп еллары хәрби хезмәттә үткән җитәкче – ни өчен әле тора салып нәкъ менә тарихи мирас белән кызыксынасы, аны саклау, халкыбызга кайтару турында уйланасы иткән?

Барысы да очраклы рәвештә генә килеп чыкканмы? Әллә, 2010 елда Иске Казан җирлегендә «Сәләт» лагерена җыелган балалар янына килгәч, андагы күптән инде яңарту көткән музейны күргәч, колагына шушы туфракта сөякләре яткан бабаларыбызның сыктау авазы ишетелгәнме? Үзен култыклаган хатыны Венера Абдулловнаның: «Шушы балалар өчен берәр нәрсә эшлә инде, үз халкың алдында оят түгелме?» – дип төрттереп куюы сискәндереп җибәргәнме? Озак та үтми, Камай авылы янындагы яланнарга мари урманнарыннан бүрәнә арты бүрәнә кайтартыла башлый, кирмәнне яңарту буенча эш кайнарга тотына. Бөтен тирә-як ел буе бер генә минутка да тынып тормаган балта тавышына күнегеп беткәндә генә, әйләнә буенча озынлыгы 500 метрдан артып киткән борынгы кирмән пәйда була, музей-тыюлык танымаслык булып үзгәрә.

Үзең тотынган эшнең нәтиҗәсен, аннан да битәр, кешеләргә сөенеч һәм файда китергәнен күрү тагын, тагын игелекле эшләргә этәрә.

Арча ягы – татар халкына берсеннән-берсе асыл ир-егетләр бүләк иткән төбәк. Үзе дә шуннан, Симетбаш авылыннан булган Лотфулла әфәнденең туган туфракка рәхмәте якташларының затлы исемен мәңгеләштерүдә чагыла. Халыкның хәтере бик озын да, шул ук вакытта, ни кызганыч... бик кыска да. Тарихны оныттырам, дисә, сәясәт кылычының бер селтәнүе җитә: телеңнән, китабыңнан, әдәбиятыңнан, мәктәбеңнән аерылдыңмы, димәк, үткәнеңнән дә, киләчәгеңнән дә аерылдың дигән сүз. Тамырларның кая тоташканын ташка уелган, мәчет манарасы булып калыккан, чишмә булып саркып чыккан истәлекләр саклап калса инде...

Татар халкы – Тукайлы халык. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасен иҗатында чагылдырырга өлгергән олуг шагыйрьне, үзе үк әйткәнчә, маңгаеннан сыйпап, шул ук милләте үстергән, Арчаның Кушлавычы, Өчилесе, Кырлае, өзелергә торган гомер җебен ялгап, яшәү суты биргән. Кырлайның Сәгъди абый йортында уздырган ике елы булачак шагыйрьнең тамагын ашар икмәккә, ә күңелен җыр-шигырь атлы хикмәткә тиендергән. Әлеге йорт күптәннән музей буларак сакланып калса да, соңгы елларда кунаклар күзенә күрсәтерлек кыяфәттә булмый. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, «Таттелеком» оешмасы киң колачлы эшкә алына. Беренчедән, республикада 2016 елны Тукай елы дип игълан итеп, олысынкечесен шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына тагын да якынайта. Икенчедән, Сәгъдетдин Салиховның әле кайчан гына боегып, җиргә чүгеп барган йорт тирәсе танымаслык булып яңартыла: биредә теләсә кайсы илдән килгән кунакны көлеп каршы алырлык затлы әдәбиархитектура паркы сафка баса. Шүрәле, Су анасы, Былтыр кебек онытылмас образлар, скульптурага әверелеп, шигъри дөньяга дәшә; әнә, бер-берсе белән җитәкләшкән Апуш һәм Сәгъди абый да, менә-менә телгә килеп, язмышлар хакында бәян итәр кебек... Ишегалдында «Апуш коесы» дип балкып утырган коеның да, йөзьяшәр наратның да нәни Апуш турында үз хатирәләре бардыр... Кайчандыр бәрәңге бакчасында нәни малайның аяк йөзен яралаган көрәк күзгә чалынмаса да, хәзер инде хәтер утарына әйләнгән бакча үзе йөрәк өзгеч бу хәлләрне онытмагандыр әле...

«Үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарәне искәртеп, зиратта Сәгъди абзыйның мәңгелек урыны үзе бер һәйкәл булып күренә.

Болар барысы да – «Таттелеком» иҗади төркеменең фидакарь хезмәте, тарихи чыганакларда, архивларда эзләнүләре. Кемдер кушканга, өстән төшкән боерыкка буйсынып эшләнгән гамәлләр түгел бу, күңел таләп иткәнгә, рухи кыйммәтләрнең һәм саваплы эшләрнең асыл бәясен аңлаганга, йөрәк фәрманын ишеткәнгә башкарылган хезмәтләр. 

Арча районы Югары Курса авылында туып, татар дөньясында үзен беренче реформатор буларак таныткан мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавига багышлап ачылган мемориал комплекс та – игътибарга лаек.

Быелгы елның Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителүенең дә төп «гаеплеләре» – шушы егетләр. Мәгърифәтче, дин галиме, тарихчы, дөньяга карашы белән үз заманында да, хәзер дә торып-торып шаккатырга мәҗбүр иткән Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыда аңа багышланган мемориал төзү дә, әткәсе һәм Шиһабетдин үзе мөгаллимлек иткән Ташкичүдә музей, аның исеме белән аталган Мәрҗани чишмәсен ачу да – алар эше.

Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») дигән хезмәте буенча университетта укыганда имтиханга әзерләнгәнемне хәтерлим әле. Укытучыларыма мең рәхмәт, бу шәхеснең үз бөеклеге турында да, тарихи хезмәтләре турында да әле дә ярый шул чорда төшендереп калганнар. Чөнки аннан соң инде халкыбызның бу олпат заты турында ниндидер мәгълүматларга тап булганымны хәтерләмим. Аның кем икәнен бөтенләй белмәүчеләр дә байтактыр, бу елның Мәрҗани исеме белән аталуы бик күпләргә әллә никадәр ачышлар һәм табышлар алып килер әле. Компаниянең иҗат төркеме тарафыннан күптән түгел генә «Татарский Геродот» дип аталган затлы китапның чыгарылуы, аның мәктәпләргә, китапханәләргә һәм Россиянең 23 өлкәсендә таратылуы да бүген зур әһәмияткә ия – димәк, яңа буын аның тормыш юлы белән дә, эшчәнлеге белән дә танышу мөмкинлегенә ия булачак.

1889 елда вафат булган Шиһаб хәзрәт Казанда Татар зиратында җирләнгән. Лотфулла Нурислам улы аның да, Каюм Насыйриның да кабере тәмам ташландык хәлдә икәнен күргәч, халыкның хәтер җебе хакында уйланды микән? Тарихи шәхесләргә мөнәсәбәт турындамы?.. Югыйсә, төп аллеяда, Тукай янына алып барган сукмак буенда, кеше күзе алдында бит үзләре... Һәртөрле бюрократик киртәләрне җимерер өчен, тиз арада компания егетләренең кайсына – «Мәрҗани оныгына», кайсына «Каюм бабайның ерак туганына» әйләнергә туры килә. Каберләрне тиз арада рәтләп, төзекләндереп куя алар.

Әтнә районы Иске Мәңгәр авылындагы борынгы зиратны – Алтын Урда чорына караган мәңгелек йортны тәртипкә китерү дә эш юктан эш табу гына түгел. Лотфулла әфәнде әле үзенең яшь чагында бу зират өстендә балаларның туп тибүен, кабер ташларын капка итеп тезеп куюларын яхшы хәтерли. Менә, сәгате җиткәч, әлеге урынны төзекләндерүне үз өстенә ала ул. Егетләре җирне металл таяклар белән казый торгач, байтак кына борынгы кабер ташларын эзләп алалар. Шул рәвешле, яңа чардуганнар белән уратылган хәтер сакчылары сафка баса.

ТРның Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин Президиум утырышындагы бер чыгышын: «Бәлки, кайберәүләр минем фикер белән килешмәс, «Ватан каян башлана?» – дигән сорауга мин: «Зираттан», дип җавап бирер идем. Зират ул – ачык һавадагы музей, зират ул – бабалар хәтере, бабайлар рухы сакланган урын...» – дип башлап җибәрә. Болар һич кенә дә ниндидер кызыл сүзләр түгел, киресенчә, сүзе һәм эше тәңгәл килгән ир-егетнең тормыш кыйбласы...

Югалтмыйм, эзлим, саклыйм, дисәң, хәтер ул көл астында калган тарих битеннән дә гөл булып күтәрелергә мөмкин... Әнә бит, татарның тагын бер асыл улы – Кама Тамагы Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән Туфан Миңнуллинның туган нигезе, янгыннан соң, туры мәгънәсендә кара күмергә, көлгә кала. Язучының 80 еллыгы якынлашкан мәлдә, Лотфулла Шәфигуллинның үз ярдәмчесе Рөстәм Зәкуановка: «Туфан абыйның авылына барып кайт әле, нигезе ни хәлдә икән?» – дип эндәшүе җитә. Аны аякка бастыру, Туфан аганың үзе төзегән иҗат йортын музейга әверелдерү, гомумән, биредә Туфан Миңнуллин утарын булдыру – «Таттелеком» оешмасы хезмәте.

Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылы – ике мәшһүр зат – Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров туып-үскән авыл. Кызганыч, бик күп авыллар язмышын кабатлап, бүгенге көндә ул картадан гына түгел, җир йөзеннән дә сызылган, юкка чыккан. Ата-бабаларның рухын саклап, зиратта каеннар гына шаулап утыра. Ташландык булуы белән генә туган авыл, туган нигез йөрәк түреннән сызылыр дисезме? Ул халык хәтерендә яшәргә тиеш! Әнә шундый ният белән Яңа Ташлыяр авылы нигезенә истәлек ташы һәм бу авылда ике артист туып-үсүе турында стелла урнаштырылу – «Таттелеком» егетләренең эше.

Татар тарихын өйрәнүгә искиткеч зур хезмәт куйган академик Миркасыйм ага Госмановның Яшел Үзән районы Татар Наратлысы авылындагы йортын төзекләндерү дә, Арча районы Хәтнә авылында Пётр һәм Павел чиркәвен яңарту, Изге чишмә, православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары, кайчандыр биредә яшәгән данлыклы Перцовларга багышланган музей да – алар эше. Советлар Союзы Герое, Арча районы Иске Кишет авылы егете Гани Сафиуллинга багышлап ачылган музей-комплекс та – аларныкы. Бүген мәктәпләрдә пионер, комсомол оешмалары да юк, патриотик тәрбия дигәнебез дә еш кына төче бер сүз булып ишетелә, Ватан сугышы, аның каһарманнары турындагы мәгълүмат та елдан-ел заманга яраклашып бара. Хакыйкать архивларда һәм музейларда саклана: бирегә, элемтәче егетләрнең тырышлыклары нәтиҗәсендә, генералның «Секретное личное дело»сына кадәр табып китерелгән, метрикәсе дә табылган. Кайчандыр авылның бер тыкрыгында ташландык һәм ятим кыяфәттә нәүмизләнеп утырган йорт бүген чын-чынлап патриотик тәрбия бирү үзәгенә әйләнгән, яз-көз айларында армия хезмәтенә чакырылган яшьләрне биредән зурлап, тантаналы рәвештә озату инде – Арча районындагы күркәм бер традиция.

Чишмә һәм кое казу мәчет төзү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру, мохтаҗларга ярдәм итү кебек, элек-электән иң хәерле, саваплы гамәлләрдән саналган. Бу җәһәттән оешмада элемтәче булып эшләүче егетләр егермедән артык чишмәне казып, чистартып, җырлап кына ага торган хәлгә китергән арада, көмеш суның чылтыр агышын җиде кат җир астыннан да тоярлык «су белгечләре»нә дә әйләнеп беткәннәрдер. Кара әле, Курса авылында бурасы җимерелеп, бөтенләй ташландык хәлдә калган чишмәгә тотынуларын күргәч, авыл халкы ни үгетләде үзләрен: «Суы юк аның, әллә кайчан качты. Интегеп йөрмәгез, барыбер су чыкмый», янәсе. Күз курка, кул эшли – изге ният белән тотынгач, нишләп чыкмасын? Әнә, ике торбадан шаулап ага хәзер. Халык белән киңәшкәч, исемен «Курсави чишмәсе» дип, әллә каян күренеп торырлык итеп язып куйдылар.

Татар әдәбиятына Гариф Ахунов кебек гаярь язучыны биргән, бөтенләй бер йортсыз, бер кешесез, ялан гына булып калган Өчиле авылында «Ахун чишмәсе» дә җырлап утыра бүген. Әле кайчан гына ләмгә, сазлыкка, камышларга күмелгән ташландык чишмә... Казанда Боратынский музеенда очрашкач, шагыйрә Наилә Ахунованың: «Әтинең туган авылында берәр истәлек тактасы куеп булмасмы», – дип, Лотфулла Шәфигуллинга мөрәҗәгать итүе җитә... Кайчандыр Гариф ага үзе: «Дөньяда ике могҗиза бар: берсе – чишмә, икенчесе – әлифба», дип язган иде. Сүзләренең дә, Арча ягының тагын бер горурлыгы булган әдипнең дә үлемсезлеген раслагандай, челтер-челтер килеп чишмә ага...

«Зариф чишмәсе», «Әбиләр чишмәсе», «Кафия чишмәсе», «Нурислам чишмәсе», «Изге чишмә», «Туфан чишмәсе», «Мәрҗани чишмәсе», «Сабантуй чишмәсе»... Аларның һәрберсе суга килгән сыгылмалы билле кызларның, сусап, чишмә буена туктаган юлчыларның рәхмәт хисе белән сугарылып, үзләренә юл ярган игелек ияләренә дога кылгандай, тигез тавыш белән җырлап, челтерәп агып утыра.

Чишмәләр дә – хәтер. Һәркемнең күңелен шифалы суы белән юып агартырга, матур үрнәкләр турында сөйләргә омтылган хәтер ул. Югыйсә, кешеләрнең һәрбарчасы, кулыннан килгәнчә, тары бөртеге кадәр генә яхшылык кылып яшәсә, дөнья бөтенләй башка якка үзгәрер иде. «Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә күлмәк була», ди халык мәкале...

Берәм-берәм санап китсәң, «Таттелеком» компаниясе, аның җитәкчесе, иҗат төркеме башкарган хезмәтләрне су буе итеп тезәргә туры килер иде, мөгаен. Әле ул хезмәтләрнең ярты юлда бүленеп калмавын, һәр башлангычның дәвамлы булуын тәэмин итү, карап-тикшереп тору да оешманың язылмаган канунына әйләнгән. Шимбәял көннәрендә җитәкчеләрнең күбесе ауга, балыкка чыгып китәдер, ә «элемтәчеләрнең» үз урманы, үз чишмәсе: барысы да тәртиптәме – барлап, хәл-әхвәлләрен белеп тору зарури бер гамәл кебек...

Чүлмәкчедән күрмәкче, дип, әллә нинди гамәлләргә иярәбез, кемузардан дөнья куабыз, йөгерәбез. Әмма, ни хикмәт, башкалар мәнфәгатен, милләт гамен кайгыртып кылынган изгелекләр турында ишетәбез дә онытабызмы? Чөнки аларны кабатлаучылар күренми... Кулында малы булганнарны тарих, әдәбият, шәхесләр түгел, дөньяның ялтыравык бизәкләре күбрәк кызыксындыра шул.

«Таттелеком» егетләре-кызлары исә, дөньяның йөзен бераз булса да агартырга теләп, хәтеребезне, мүк баскан йөрәкләрне уятабыз дип, күңелләргә элемтә җепләре сузарга омтыла: чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк икәнне алар инде күптән аңлаган...

 

Реклама