Галәмнәргә чаклы агыла

 

 

                      Көз керә

Усакларның мәрмәр муеннан

Яңгырмы ул, яшьме йөгерә?

Чаукалыктан умырзая исен,

Яшәү исен алып яз керә.

 

Мәңгегәме килә дәртле җәйләр,

Дөнья, синнән яшәү өркелә!

Ә мин куам сине, йә син мине,

Биреләбез сөю иркенә.

 

Болын түрләрендә соңгы нурлар

Курпы өсләренә җан өрә,

Җил качышлы уйный яфрак белән,

Бер кычкырып елый, бер көлә.

 

Гомер басуымның уңышлары

Амбарларда инде, кибәндә,

Камылларым өстә, ә асылы –

Тамырларда,  аста – тирәндә!..

 

Син – хәйләкәр! Син– алдаткыч, дөнья!

Җәй булып – җәй, ул да – искерә!..

Буыннарда соңгы җылы тибә,

Күзләремдә менә – дым да кибә,

Туфрак исе булып көз керә…

                  

 

                   Кем булсаң да

Яхшыртасы килеп дөньяны

Тир түккән ир – чират артында

Тешен кыса, төйни йодырык,

Түрә «эш күрсәтә», ә чынында –

Этеш-төртеш кояш астында.

 

Яктыртасы килеп өзлеккән

Ризык җыя урам чатында.

Шәп машина тәрәзәсеннән

Хәрәм җыйган тиен ыргыта,

Этеш-төртеш кояш астында.

 

          Мәңгелеккә килгән шикелле

Соса чорсыз кеше хакына.

Намуслыга монда урын юк,

Тагаракка якын килгәнне

Этеш-төртеш кояш астында.

 

Баш сөяге тора ыржаеп,

Төпсез караш буш күз астында…

Этеш-төртеш – ярык тагарак!

Һәркем тузан вакыт каршында –

Кем булсаң да кояш астында.

 

                    Икәү генә

 

      Ниһаять без икәү, икәү генә...

Зарыктырган, көткән тартылу,

Җаным тулы серем, әйтер сүзем,

Эчләремне өткән талпыну.

 

Мең мәшәкать, мең ваклыкка ярап,

Гафу итче, тагын соңладым.

И сөеклем, уңдыңмы син миннән,

Уңдыңмы син, әллә уңмадың?

 

Минем куллар синең йөзне назлый,

Кайнар дулкын күчә каныма,

Ә булмышым йолдыз күче булып

Галәмнәргә чаклы агыла.

 

Таңга чаклы бүген сөйләшербез,

Тансык миңа синең якынлык,

Ни әйтсәм дә, беләм, син түзәрсең,

Алдашырга шуңа хакым юл.

 

Әйтер сүзем синең аша насыйп,

Ә гарешләр белән юк бәхәс.

Ниһаять без икәү, икәү генә,

И, сердәшем, тугры Ак кәгазь!

 

               Каләм

Сулу, суыну сулышы,

Кышларга гомер әрәм.

Күкләрдән көмеш җырларны

Җыярга тора каләм.

 

Кырлар бушанган, пошынган,

Болын түрендә  кибән.

Соңарган сөюгә һәйкәл

Коярга тора каләм.

 

Коелган коен шавында

Үткән язлардан сәлам,

Дөньяны алтын төсләргә

Буярга тора каләм.

 

Яшәү-яшьнәү ахыры бу,

Хыялга урын тәмам,

Тик үлмәс өмет көчедәй 

Кәгаз өстендә каләм.

 

 

 

                         ***

Көтмәгәндә, арттан пычак кебек,

Ак җәймәгә гүя кара корт...

Дус, дип йөрдем, дус дип уйлый идем,

Ышанасы килми: “Син дә, Брут?!.”

 

Дошман явыз, аның күңел кара,

Кулы керле, җаны – үчендә!

Дошман ачык, аннан качып була,

Яки көтеп була –

Әзерләнеп була һөҗүмгә,

Йә булмаса солых төзеп була

Һәр якка да кирәк өченгә.

 

Горурланып, кадереңне белеп

“Дус”, дип йөредем, – галәм танысын!

Берни әйтми, бер кылыгың белән

Урынына куйдың барысын.

 

Өлешеңә кермәдем дә кебек,

Булдым һәрчак якты теләктә.

Дус куллары хәнҗәр батырдылар

Ак перчатка киеп йөрәккә.

 

Күпме күңел кайту. Бинахакка

Азмы яңаклады бу язмыш...

Бөтен нәрсә үтә, бу да үтәр,

Тантанада бары – яңарыш,

Дуслык кайтмас, шунысы аяныч!

 

     Кышкы иртә

 

Керфекләрен ачты бәсле иртә,

Агач ботаклары –

                                Әйтерсең лә

Йонтас коерык, йомшак бәпкәләр –

Әйлән-бәйлән уйнап таң нурында

Җиргә коя көмеш тәңкәләр.

 

Матур да ул һәм хәтәр дә салкын,

Чыңлый тынлык, ак кар шыгырдый.

Уян инде, дөнья, уян тизерәк,

Ныклыгыңны сынап кыш йөри.

 

Якты иртә җиргә бер Илаһтан

Иминлек һәм муллык үтенә.

Лач-лоч итеп сарай почмагында

Яңа туган бозау сөт имә.

 

 

 

                                                 

                Ал бака

 

                                   Б әкер шифаханәсендә ял итүчеләр

                                               арасында Озын күл ләмендә ал бака

                                                                        күрсәң, бар сырхауларыңнан да          

                                                                       арынырсың, дигән ышаныч йөри.

                       Камышлыктан яр башына

                       Ал бака чыгып яткан.

                       (Кайсы әкият батыры

                         Ук атып күлмәк яккан?)

                       

                         Кемнәр килә, кемнәр китә,

                         Үрелеп карап тора

                         Аллеяда төгәл сәгать

                         Вакытны санап тора.

 

                         Назлы Аккош, бүз Тургае

                         Һәм җитез Карлыгачы

                         Иртән-иртүк куаклыкта

                         Өздерә Сандугачы.

 

                          Монда әкият дөньясы –

                          Һәркем яңа тугандай,

                          Мәгърур чыршы шөлеменә

                          Килеп куна тулган ай.

 

                          Кыр үрдәкләре сазлыкта

                          Һәр язда оя кора,

                          Каенсарда пар аккошлар

                          Томшыгын учка куя,

                          Монда аяк асларына

                          Алмагач алма коя.

 

                         Бәкер картның ат өере

                         Шикелле ак томаннар

                         Таңнан торып Озын күлгә

                         Төшеп су коеналар.

 

                         Елак талның толымына

                         Өмет килеп сарыла,

                         Томшыгына бишек элеп

                         Ләк-ләк канат кагына.

 

                          Бу якларның күңеле киң –

                          Һәркемгә җитеп тора,

                          Сырхауларга сихәт теләп

                          Ал бака көтеп тора.

        

 

 

 

                  Укытучы

                                  Ришат Салих улы Исмәгыйловка.

 

      Маңгайларда еллар сыры –

Мәңге тынмас көрәш кыры.

Ә иңнәрдә зур хәзинә –

Җырларга тиң гомер юлы.

 

Әйләнеп бер баксаң артка –

Утта янган Брест ята,

Сыңар аяк, тәндә ярчык,

Үч итеп бар киртәләргә

Яшәүгә чәм, ярсу арта.

 

Зая түгел бу гомерләр,

Булмады бу яшәү хата.

 

Орлык төште яшь җаннарга:

Әхлак, хаклык, милләт йөзе,

Бәһасыз бер олы байлык –

Ана теле – намус сүзе.

 

Кыйтгаларның һәрберсендә

Шәкертләр бар – сезнең җимеш.

Мәйдан тота, тарих яза,

Тантанада – сезнең өлеш!

 

     Сезнең шәхес – үзе дәрес,

Рух һәм илһам уятучы.

Гомерегез кош юлыдай,

Сез – мәңгелек Укытучы!

Реклама