Логотип Казан Утлары
Хикәя

Язга таба (хикәя)

Караңгыланды. Казакъ далаларында караңгы искәрмәстән төшә. Сәяси тоткыннардан гыйбарәт өч йөз кешелек колонна, әлбәттә, вакытны ашыктырып, тизрәк «өйгә» кайтырга тели. Анда, артык зур булмаган «үз лагерьларында» аларны хәзер миче ягылган барак, йомшак ятак көтә. Ул гынамы, көн дәвамында арган-талчыккан тоткыннар соңгы вакытларда, махсус кибеткә кереп, ак майдан, колбасадан авыз итә ала, башка төрле тәм-томнар да шунда гына. Акчаң гына булсын! Җәйдән бирле аларга бераз эш хакы да түли башладылар. Ризык төрләндерергә шул сәмәннәр ярап тора. Югыйсә әле кайчан гына кысыр баланда да иң тәмле аш булып тоела иде.

Соңгы айларда галәмәт зур Империядә күз алдына китермәслек үзгәрешләр булып үтте, ачлык-ялангачлыктан интеккән тоткыннар язмышында да әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе күренде. Күренмәслек тә түгел – 1953 елның 5 мартында Сталин кушаматын йөрткән Иосиф Джугашвили дигән кансыз җәлладның җаны җәһәннәмгә китте. Дөмекте! Империя халкы, бу хәбәрне ишеткәч, тирән кайгыга төште, әлбәттә, шулай булмыйни – алар әлеге ерткычны кешелек дөньясының Атасы да, Остазы да дип тәмам ышанган иде инде, һәм, бердәм булып, күпсанлы корбаннар хакына тиздән бөтен инсан да бәхет кичереп яшәячәк коммунизмны көтә иде. Ил башына надан, ләкин гаять тә хәйләкәр Хрущёв килде. Сталинның тугрылыклы аркадашлары бераздан берәм-берәм тарих сәхнәсеннән төшеп калды. Безнең өчен иң мөһиме – Сталин үлгәннән соң, сәяси тоткыннарның хәле сизелерлек җиңеләйде. 1953 елның җәендә тоткыннарны теркәп, фотога төшерә башладылар, ә ноябрьдә инде аларның кайберләрен, төркем-төркем туплап, азат та иттеләр.

Без, күкрәк киереп, иркен суладык. Ләкин барыбызга да азатлык һавасын иснәргә әле иртәрәк иде. Безнең лагерь Караганда шәһәреннән ерак булмаган Актас дигән урында.0- Һәр көнне бригадаларны кирпеч лагерена эшкә алып китәләр. Әйе, казакъ даласында караңгы искәрмәстән тиз төшә. Ләкин без аны һәрвакытта көтеп алабыз.

Бу юлы, рәт-рәт тезелеп тормыйча гына, төркем-төркем булып, лагерьга ашыктык. Карлы яңгыр ява башлады. Аяз Гыйләҗев һәм мин алдан йөгерәбез. Аның белән берничә атна элек танышып, дуслашкан идек. Баракта да ятакларыбыз янәшә. Ул сөйләргә ярата, мин исә, аның һәр сүзенә колак салып, адымымны кызулыйм. Башка дуслары Аязны Алексей дип атаса да, мин аңа Хан Батый дигән яңа кушамат тактым. Ул – Казан университетында укыган белемле, аңлы егет, совет системасының асылына яшьтән үк төшенгән... Күпмедер эндәшми барганнан соң, Аяз карлыккан тавышы белән минем якка кычкырды:

– Борылып кара әле, затлы банкетка ашыгучы туристларга охшап калганбыз, ә? Менә бит замана! Кайчан гына бишәр бишәр тезелеп, кулны артка куеп, башны иеп, колоннада тынсыз гына йөри идек; бер адым читкә чыксаң да, конвой ике дә уйламый атып үтерер иде. Җүнләп яшибез генә дигәндә, сине илеңә кайтарып җибәрерләр инде...

– Киресенчә дә булырга мөмкин. Сине кайтармаслармы әле өеңә. Азат иткәндә, төрле сәбәп табалар бит. Ничек булса да, мин сине Венгриядә кунакка көтәм. Тик үзең белән урыс армиясен генә ияртмә!

Бер-беребезнең аркасыннан кага-кага, рәхәтләнеп көлештек. Көтмәгәндә, ун-унбиш адым артта, кырыс тавыш яңгырады:

– Стоять!

Конвойчы сержант безгә бишәр кеше булып рәткә басарга боера иде. Барыбыз да туктадык. Әйтерсең лә һәркем катып калган иде.

– Көтү кебек барасыз! – дип акырды сержант. – Иманыгызны укытырмын! 

– Ул нәрсә, акылдан шашкан мәллә... – дип, татар дустым җилкәсен җыерды. – Сигез айга соңга калган бит болай кычкырырга! Һәм ул, кинәт борылып, ачы тавыш белән сөрән салды:

– Кузгалмаска! Бер адым да атламаска! Ни шагу! Без, өнсез калып, татар әмеренә буйсындык. Беркем дә урыныннан кузгалмады. Төптән юан чыккан бер конвойчы колонна алдына йөгерде, урыннарында катып калган, суыкта туңган арестантларны, шеренгага бастырып, алга кумакчы булды. Ләкин Аязның боерыгы катгый иде. Бер урында басып торгангамы, без туңа башладык. Җилләтеп тә җибәрде. Аркан борылып, бушлатның сырган якасын күтәреп куйдык. Җил сул яктан исә иде, колоннаның уң ягындагы солдатлар нәкъ җилгә каршы басып торырга мәҗбүр. Ә дала җиле ул кышын җелегеңә төшә! Сталин үлеменә иң нык үкенүчеләр бу минутларда шулар булгандыр, мөгаен. Сержант сыны каткан рәтләр буйлап гасаби рәвештә йөрүендә булды. Ул тәмам аптырашта иде.

– Әй син! Берия сыңары! Ишеттеңме әле, аны Лубянка подвалында стенага терәп атканнар. Дөнья үзгәрде, ә син һаман аңгыра! Бетте сезнең замана. Тәмам!

Колонна койрыгында яңгыраган бу сүзләр безнең очка да килеп иреште. Тавышын йомшартырга тырышып, сакчыларның башлыгы кичәге колларга акрын гына эндәште:

– Атларга әзерме сез? Аргансыз бит инде, кузгалыгыз.

– Лагерь нәчәлниген чакырыгыз! Ул килгәнче, бер адым да атламыйбыз! – Мин бик тиз танып алдым – бу Фомин бригадасыннан һәркемгә итагатьле поляк Левандовский! Аңа дуслары, гадәттә, Пан дип кенә эндәшә иде. Үз кадерләрен үзләре белә башлаган тоткыннар белән каршылыкка керергә гарнизон нәчәлнигенең башына тай типмәгән. Бәхәсләшеп торырга инде соң – төн якынлаша, суык та көчәя бара. Сигез ай элек булсамы?! Ләкин йомышчыны барыбер лагерьга йөгерттеләр. Егерме минут үттеме-юкмы, нәчәлник килеп тә җитте. Полковник Лебедев үзе! Бер урында таптанучы туңып беткән тоткыннарга ул, ачуын һич тә тышка чыгармыйча, кешечә эндәште:

– Аң булыгыз, кешеләр! Кайтыгыз! Җылынырсыз... Күрәсең, шул сүзләр генә кирәк иде, колонна лагерьга таба кузгалды.

Тик аңарчы кемдер төн караңгылыгына төбәп кычкырып өлгерде:

– Бу сержант бүтән күренмәсен!

Чыннан да, ул сержантны без башка күрмәдек. Ул гына да түгел, безне уң яктан саклаучыларның һәммәсе, битләре өшеп, хастаханәгә эләккән, дип сөйләделәр. Икенче көнне иртән кояшның ап-ак кар өстендә уйнаган алтын нурларыннан күз чагылды. Көннәр язга авышкан иде.

Арпад Галгоци

Венгр теленнән Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

Редакциядән

Татар халкының олуг язучысы Аяз Гыйләҗев 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел дәвамында ул Казанның Черек күл төрмәсендә утыра, шуннан Караганда лагерена озатыла. Аяз Гыйләҗев ул елларда, күпчелек зыялылар кебек үк, совет системасына каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп хөкем ителә. ГУЛАГ лагеренда алты ел утыра. Сталин үлеменнән соң аклана. Тәкъдим ителгән әлеге хикәяне ГУЛАГ лагеренда Аяз Гыйләҗев белән бергә михнәт чиккән Арпад Галгоци әдибебезнең 90 еллыгына багышлап иҗат итте. Венгр халкының әдәби тәрҗемәчесе белән Аяз Гыйләҗевне ул елларда нәрсә берләштерә соң? Беренчедән, алар – яшьтиләр (икесе дә 1928 елгы), икенчедән, икесе дә студентлык чорында кулга алына, өченчедән, икесе дә 58нче маддә буенча гаепләнә, дүртенчедән, кызыксыну (әдәбият, тарих, культура, чит телләр һ.б.) даирәләре уртак, бишенчедән... һәм әле тагын бик күп...

Ә кем соң ул Арпад Галгоци? Арпад Галгоци 1928 елның 8 ноябрендә Венгриядә туа. Биредә белем ала. Инде әйтелгәнчә, студентлык елларында – 1947 елда кулга алына. Әүвәл Чиләбе, шуннан соң Караганда лагерьларында утыра. 1954 елда гына азат ителә, тик 1960 елда гына Ватанына кайту насыйп була. Ул Будапештта заводка техник әдәбиятны тәрҗемә итүче буларак урнаша, соңрак профессиональ тәрҗемәче булып китә. ХVIII гасыр – ХХ йөз башы рус шагыйрьләренең биш йөздән артык шигъри әсәрен тәрҗемә итә, Будапештта рус әдәбияты турында радиотапшырулар алып бара. Арпад Галгоци – Будапештның шәрәфле гражданины; А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» (1992), (2000), «Гений чистой красоты» (1995), «Я Вас любил» (2002), «Странная любовь» (1995) китаплары, «ХVIII-ХIХ гасыр рус шагыйрьләре шигырьләре» (2002) җыентыгы, М.Ю.Лермонтовның «Демон» (2003), «Венгры в ГУЛАГе» (2007-2009) трилогиясе һ.б. китаплар авторы.