Логотип Казан Утлары
Драма

Тәрәзәдә һаман ут яна (драма)

Ике пәрдәле драма

 

 

Катнашалар:

 

      Лениза

      Хафиз

      Филүсә

      Тимур

      Хәния

      Зәримә

 

 

I

Төн. Хафиз белән Филүсә караватта яталар. Җиһазлар урнаштырылмаган.

 

      ФИЛҮСӘ. Хафиз!

      ХАФИЗ. М-м-м...

      ФИЛҮСӘ. Йоклыйсыңмы?

      ХАФИЗ. Юк.

      ФИЛҮСӘ. Фатир алдык алуын, әмма районы ошамый.

      ХАФИЗ. Нәрсәсе ошамый? Кибетләр якын. Йорт яныннан йөк машиналары йөрми.

      ФИЛҮСӘ. Шомлы урын бу... Аңлата алмыйм.

      ХАФИЗ (хатынын кочаклап). Шикчелем минем! Күңелеңдәге шомнарның сәбәбен һәрвакыт үзеңнән эзлә.

      ФИЛҮСӘ. Фатирга аласы әйберләр күп, машинага акча калмаячак.

      ХАФИЗ. Барысын да берьюлы алып булмый инде. Түз, сабыр ит.

      ФИЛҮСӘ. Туганнардан, таныш-белешләрдән яхшы түгел.

      ХАФИЗ. Фатирны үзем эшләп алмавым үземне дә борчый. Мин, ир-егет буларак, фатирны үзем алырга тиеш идем. Шунысы оят.

      ФИЛҮСӘ. Ояты юк инде аның. Бер миллионны синең әти-әниең бирде бит.

      ХАФИЗ. Ә икенче миллионны синекеләрдән алдык.

      ФИЛҮСӘ. Үзләре шулай киңәшләштеләр, анысы өчен борчылма.

      ХАФИЗ. Мин үземне бурычлы итеп тоярга яратмыйм.

      ФИЛҮСӘ. Бурычка дип әйтүче булмады бит сиңа.

      ХАФИЗ. Әйтмәсәләр дә, бурыч инде ул.

      ФИЛҮСӘ. Бөтен нәрсә кыйммәт, алга таба нишләрбез, шуны уйларга кирәк хәзер.

      ХАФИЗ. Минем сиңа бер үтенечем бар – зинһар, ашыктырма, теге кирәк, бу кирәк, тегеләй итик, болай итик, моны алыйк, тегене алыйк дип кыбырсыма. Барысы да берьюлы килми. Эшләрбез, кирәк нәрсәләр тора-бара булыр. Ашыктырма. Шул чагында бәлки үземне бурычлы дип хис итмәм.

      ФИЛҮСӘ. Ярар, ярар. (Хафизга елыша. Кочаклашалар.)

      ХАФИЗ. Бәбиебез булгач, агачтан матур иттереп ясли-карават ясармын.

      ФИЛҮСӘ. Бу фатирда тора башлаганыбызга бер атна булды. Каршы йортның дүртенче катындагы бер фатирда көне-төне ут яна, игътибар итмәдеңме?

      ХАФИЗ. Кеше тәрәзәсендәге утта хәбәрем юк әле. Болай да баш каткан. Мин, университет тәмамладым, физика-математика укытырмын дип хыялланып йөргән кеше, бөтенләй башка сукмактан китеп бардым.

      ФИЛҮСӘ. Сиңа укытучы булып эшләмә диюче булмады, үз теләгең белән бу эшеңә тотындың.

      ХАФИЗ. Акча кирәк дисең бит.

      ФИЛҮСӘ. Нишлисең инде. Мин дә бит, акушерка башым белән торговляда эшлим. Заманасы шундый булгач. (Торып су эчә.) Эчәсең килмиме?

      ХАФИЗ. Юк.

      ФИЛҮСӘ (тәрәзәдән карап). Теге тәрәзәдә һаман ут яна.

      ХАФИЗ. Йокылары килмидер. Без дә менә төн кошлары кебек йокламыйбыз бит.

      ФИЛҮСӘ. Нишләп көндез дә ут яна икән соң анда?

      ХАФИЗ (торып, тәрәзә янына килә). Димәк, фатирлары караңгы, көн яктысы төшмидер. (Филүсәны күтәреп караватка алып китә.)

 

Караңгылык. Сәхнә яктыра. Хафиз белән Филүсә торалар. Филүсә ашык-пошык чәй әзерли.

 

      ФИЛҮСӘ. Тизрәк кухняны рәткә китерергә кирәк.

      ХАФИЗ. Җитешербез әле.

      ФИЛҮСӘ. Бер атна торабыз инде монда, ванна бүлмәсенә керерлек түгел.

      ХАФИЗ. Әкренләп тәртипкә кертербез әле.

      ФИЛҮСӘ (тиз генә чәен эчеп). Соңга калам бугай инде. (Кабаланып эшкә җыена.) Синең бүгенгә заказың бармы?

      ХАФИЗ. Бер коттедждан шалтыратырга тиешләр – нарат рейкалар белән эчтән тышларга кирәк диделәр.

      ФИЛҮСӘ. Күпме түлиләр?

      ХАФИЗ. Бәясен сөйләшмәдек әле.

      ФИЛҮСӘ. Син гел шулай – бәясен сорарга ашыкмыйсың...

      ХАФИЗ. Ярар инде, иртүк акча турында сөйләшмә.

      ФИЛҮСӘ (тәрәзәдән карап). Яңгыр яумый бугай. Зонтик алмыйм. Теге тәрәзәдә һаман ут яна. Киттем мин. (Хафизны кочаклап үбә.) Пока! (Чыгып китә.)

      ХАФИЗ (тәрәзәдән карап). Чынлап та, Сәгать инде унынчы, ә утлары һаман яна. Берәр фаҗига булмады микән анда? Авыру кеше торалмыйча ята микән? Берәрсе үлгәнме?..

 

 

 

II

Лениза фатиры. Фатирның залы остаханәгә әйләнгән – картиналар, краскалар, кәгазьләр, рамкалар. Лениза картина ясый. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Лениза барып ишекне ача.

 

      ХАФИЗ. Исәнмесез.

      ЛЕНИЗА. Исәнмесез.

      ХАФИЗ. Гафу итегез, сез белмисезме, бу йортта фатир сдавать итүче юк микән? Бәлки күршеләрегезнең нияте бардыр...

      ЛЕНИЗА. Сез һәр фатирга шакып сорап йөрисезме, әллә миннән генә сорыйсы иттегезме?

      ХАФИЗ. Юк. мин... Һәр фатирга... Күбесе эштә хәзер...

      ЛЕНИЗА. Нишләп домофоннан гына сорамыйсыз, алай җайлырак бит?

      ХАФИЗ. Сез миннән шикләндегез, ахрысы. Мин карак түгел.

      ЛЕНИЗА. Дөресен әйтегез, сезгә нәрсә кирәк?

      ХАФИЗ. Фатир снимать итәргә йөрим.

      ЛЕНИЗА. Алдыйсыз.

      ХАФИЗ. Ярар, дөресен әйтәм. Мин каршы йортта яшим. Бер атна элек урнаштык. Фатирыгызда көндез дә, төнлә дә ут яна. Атна буе ут сүнмәгәнгә игътибар иттек. Әллә ниләр уйлап бетердем. Урын өстендә авыру кеше ятадыр, караучысы юктыр дип тә уйладым... Гафу итегез, кеше үлгәндер дә, туганнары, якыннары юктыр дип тә уйладым... Озакка киткәннәрдер, утны сүндерергә онытканнардыр дигән фикер дә килде. Күршеләренә әйтеп, хуҗаларга шалтыратырга кушармын дидем – счетчик чутлый бит, түләргә күп туры киләчәк, мәйтәм...

      ЛЕНИЗА. Кызык – ике ел инде ут өзлексез яна, моңарчы беркемнең дә кызыксынганы булмады, сез – беренче кеше. Димәк, фатирымда ут сүнмәү сезне пошамаганга калдырды. Җаныгыз тынычлансын өчен, фатирымны кереп күрегез алайса.

      ХАФИЗ. Ә сез миннән курыкмыйсызмы?

      ЛЕНИЗА. Самомнение зур икән сездә.

      ХАФИЗ (фатир эченә узып). Сез рәссаммы?

      ЛЕНИЗА (көлеп). Каян белдегез?

      ХАФИЗ. Үзегез ясыйсызмы?

      ЛЕНИЗА. Минем өчен күршеләр кереп ясамаслар бит инде.

      ХАФИЗ (картиналарны карап). Ай-яй, хәтәр сурәтләр... Менә сиңа мә! Сез бит тәүлек әйләнә өзлексез картиналар ясамыйсыздыр – ял итәсездер, йоклыйсыйздыр, нишләп бер дә утыгыз сүнми?

      ЛЕНИЗА. Картиналар өчен шулай кирәк.

      ХАФИЗ. Ничек инде?

      ЛЕНИЗА. Сез аны аңламаячаксыз.

      ХАФИЗ. Гаиләгез бардыр?

      ЛЕНИЗА. Гаиләм бик зур – җиде миллиард кеше яши планета дигән участогымда.

      ХАФИЗ. Үзегез генә яшисезме?

      ЛЕНИЗА. Бу дөньяда берүзең генә яшәү мөмкин түгел. Менә бит әле, хәтта каршы йорттан утыгыз сүнми дип килеп керәләр.

      ХАФИЗ. Башта хатыным игътибар итте сезнең тәрәзәгә.

      ЛЕНИЗА. Димәк, хатыныгызны тынычландырыр өчен монда кереп иснәнергә булдыгыз?

      ХАФИЗ. Мин инде сезгә әйттем ниләр уйлап бетергәнемне.

      ЛЕНИЗА. Күрәсез, куркырлык бернәрсә дә юк. Киресенчә, бу дөньяда ут янмаса куркынычрак. Үзегез кем булып эшлисез?

      ХАФИЗ. Мин агач эшләре белән шөгыльләнәм – ишекләр, рамнар куям, күбрәк шәһәр читедәге агач йортлардан заказлар алам. Столяр дип атала иде элек ул эш, хәзер башкачарак. (Картиналарга сокланып карый.) Искиткеч! Кем уйлаган, каршы йорттагы бер фатирда шушундый иҗат кайныйдыр дип.

      ЛЕНИЗА. Һәрбер тәрәзәдә сер бар. Әллә кайсы фатирларда әллә кемнәр әллә ниләр эшләп ятадыр, кешеләр бу турыда уйламыйлар гына. Сезнең исемегез ничек?

      ХАФИЗ. Хафиз.

 

Хәния керә. Кулында пакет.

 

      ХӘНИЯ (ишек катыннан). Лениза, кызым, бу мин, Хәния апаң. Исәнмесез.

      ХАФИЗ. Исәнмесез.

      ЛЕНИЗА. Бүген иртәрәк килдең, Хәния апа.

      ХӘНИЯ. Мин базарда син ярата торган табан балыгы алдым, бүген төнлә тотылган, тизрәк шуны сиңа пешереп ашатыйм дидем.

      ЛЕНИЗА. Бик әйбәт, ләкин теге көндәге шикелле нык тозлама, яме.

      ХӘНИЯ. Ярар, ярар.

      ЛЕНИЗА. Башта безгә кофе ясап китер әле.

      ХӘНИЯ. Хәзер.

 

Тимур керә. Хафизга шикләнеп карап тора.

 

      ТИМУР. Хәерле көн!

      ЛЕНИЗА. Сәлам.

      ХӘНИЯ (кофе китереп). Исәнме, Тимур!

      ТИМУР. Исәнме, Хәния апа.

      ХӘНИЯ. Кофе эчәсеңме?

      ТИМУР. Эчәм.

      ЛЕНИЗА. Мин Германиягә бармыйм. (Кофе йотып куя.)

      ТИМУР. Нишләп?

      ЛЕНИЗА. Барасым килми.

      ТИМУР. Күргәзмәңне шундый шәп иттереп оештырдык. Исмәгыйль үзе сине көтә. Нимесләрнең сине бик күрәсе килә.

      ЛЕНИЗА. Авырып тора диярсез.

      ТИМУР. Анда синең баруың бик кирәк. Шуннан бәлки турыдан-туры Англиягә дә юл тотарбыз. Лондоннан Маккейн көнаралаш шалтыратып тора.

      ЛЕНИЗА. Тимур, бармыйм дигәч бармыйм инде. Башка вакытта барырмын әле.

      ТИМУР. Гафу итегез, мин сезне белмим.

      ЛЕНИЗА. Таныш бул – Хафиз - әнә теге каршы йортта яши.

      ТИМУР. Ә бу йортта нишли?

      ЛЕНИЗА. Миңа свежий балык тотып алып кайткан.

      ТИМУР. Сез күптән танышлармы соң?

      ЛЕНИЗА. Балалар бакчасына бергә йөргән идек. Нишләп кофе эчмисез?

      ХАФИЗ (каушап). Ни... кайнар.

      ХӘНИЯ (Тимурга кофе алып килә). Лениза, балыкны парда пешеримме?

      ЛЕНИЗА. Үзеңә кара. Тозын гына чамалап сип.

      ТИМУР. Рамкаларга заказлар бирергә кирәк, бүен җитешермен микән.

      ЛЕНИЗА. Рамкаларны онытмассың син, ә менә стеллажны һаман корып куярга кеше алып килмисең.

      ТИМУР. Иртәгә кичкә таба кеше җибәрермен. (Стена буендагы такталарга карый.) Тәк, дрель кирәк булачак. Иртәгә, иртәгә. Хафиз нинди профессия кешесе?

      ЛЕНИЗА. Умартачы. (Хафиз көлеп куя.)

      ТИМУР. Син, гадәттәгечә, телеңә ни килә шулай алдыйсың инде.

      ЛЕНИЗА. Сиңа нигә аның кем булуы, кайда эшләве?

      ТИМУР. Аның үзенең теле юкмыни?

      ЛЕНИЗА. Кергәндә бар иде.

      ХАФИЗ. Мин фатирлар ремонтлауда катнашам, агач эшләрен башкарам.

      ЛЕНИЗА (Тимурга текәлеп). Алып килдеңме?

      ТИМУР. Әлбәттә. (Чынаягын өстәлгә куя.) Һәрвакыт вакытында алып киләм бит. (Хафизга шикләнеп карый.)

      ХАФИЗ. Ярый, мин китим. Рәхмәт, кофе бик тәмле булды.

      ЛЕНИЗА. Хатыныгыз тыныч йокласын. Сау булыгыз.

      ХАФИЗ. Сау булыгыз. (Чыгып китә.)

      ТИМУР. Кем бу?

      ЛЕНИЗА. Горгаздан техобслуживание ясарга килгән. Газ утечкасы юк микән дип тикшерде.

      ТИМУР. Күптән түгел генә тикшергәннәр иде бит.

      ЛЕНИЗА. Тагын тикшерергә булганнар.

      ТИМУР. Шикле, бик шикле. Зерә чыгарып җибәрдем мин аны. Кем икәнен, ник килгәнен әйттерергә иде.

      ЛЕНИЗА. Акчаны доллар белән алып килдеңме?

      ТИМУР. Юк, үзебезнең акча белән.

      ЛЕНИЗА. Әнә шунда куй. (Тимур акчаны шкаф тартмасына тыгып куя.)

      ТИМУР (кухня ягына кычкырып). Хәния апа! Германиядән сиңа нәрсә алып кайтыйм?

      ХӘНИЯ (кухнядан кычкырып). Картайтмый торган дару булмасмы.

 

 

 

III

Лениза фатиры. Лениза рәсем ясый. Инструментлар күтәреп Хафиз керә.

 

      ХАФИЗ. Исәнмесез.

      ЛЕНИЗА. Исәнмесез.

      ХАФИЗ. Стеллажыгызны корып куярга дип килдем.

      ЛЕНИЗА (гаҗәпләнеп). Кызык...

 

Хафиз стеллажны корырга тотына. Лениза карап утыра.

 

      ХАФИЗ. Тимур кем ул?

      ЛЕНИЗА. Чекотилоның оныгы.

      ХАФИЗ. Кемнең?

      ЛЕНИЗА. Чекотилоны ишеткәнең юкмыни? 52 кешене үтергән маньяк.

      ХАФИЗ. Шаярасыз... Сез бер сорауга да дөресен әйтмисез, ахрысы.

      ЛЕНИЗА. Мин сорауларны яратмыйм. Һәрбер сорауда агрессия бар, һәрбер сорау синең территорияңә керүгә тиң.

      ХАФИЗ. Бер сорауга да җитди җавап бирмисезме?

      ЛЕНИЗА. Менә хәзер дә сорау бирәсең.

      ХАФИЗ. Димәк, фатирыгызда ут сүнмәүнең сәбәбе дә ялган. Картиналарга электр уты кирәк микәнни?..

      ЛЕНИЗА (кырысланып). Син бүген монда ник килдең?

      ХАФИЗ (эшеннән туктап). Сине күрәсем килде. Ышанмыйсыңмы?

      ЛЕНИЗА. Ышанам. Син пыяла кебек – үтә күренмәле.

      ХАФИЗ. Яхшымы ул, начармы?

      ЛЕНИЗА. Синең белән файдаланучылар өчен бик уңай, ә синең үзең өчен киләчәк тормышта комачаулый торган сыйфат.

      ХАФИЗ. Серле кеше син, Лениза. Сәнгать кешеләре шундый була икәнне ишетеп беләм, әмма синең кебек кешене беренче тапкыр күрәм.

      ЛЕНИЗА. Һәрбер җан иясендә акыл белән тотып булмый торган сер ята.

      ХАФИЗ. Матур кеше син.

      ЛЕНИЗА. Бәлки картиналарым фонында шулай күренәмдер.

      ХАФИЗ. Юк. (Ленизага текәлеп карап тора.) Миндә бер сәер теләк туды – синең күзләреңнең тирәнлегенә чумасым килә.

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Батып үлүдән курыкмыйсыңмы?

      ХАФИЗ. Бу упкында батып үләргә дә риза.

      ЛЕНИЗА. Бата башлагач кеше котылыр өчен тотынырга салам сабагы эзли.

      ХАФИЗ. Нишләп Германиягә барырга теләмисең?

      ЛЕНИЗА. Икенче бөтендөнья сугышыннан калган противопехотная минага басармын дип куркам. Мин бит сиңа әйттем инде: миңа сораулар бирүдән мәгънә юк. Әнә, картиналарымны кара, анда барлык сорауларга җаваплар бар.

      ХАФИЗ. Картиналарны аңлап җиткерү мөмкин түгел, анда ничек җавап табасың.

      ЛЕНИЗА. Сәнгатне аңларга түгел, тоярга кирәк. (Стенага сөялгән берничә картина арасыннан берсен алып почмакка илтеп куя, өстенә җәймә каплый.)

      ХАФИЗ (картинага ымлап). Бу кем сурәте?

      ЛЕНИЗА. Хәния апаның улы – Рәкыйп – авариядә һәлак булды.

      ХАФИЗ. Хәния апа синең туганыңмы?

      ЛЕНИЗА (ачулы тавыш белән). Эшең өчен күпме түлим?

      ХАФИЗ. Кирәкми. Шуның өчен монда тагын керергә рөхсәт ит. Бәлки тагын берәр эш эшләргә кирәк булыр, теләсә кайсы вакытта чакыр. Телефон номерыңны миңа бирмисеңме?

      ЛЕНИЗА. Бирмим.

        ХАФИЗ (кесәсеннән кәгазь белән каләм алып). Алай-болай кирәгем чыкса, шалтыратыгыз. (Телефон номерын язып өстәлгә куя.)

 

Зәримә керә.

 

      ЗӘРИМӘ (елмаеп). Хәерле көн.

      ЛЕНИЗА. Исәнме, Зәримә.

      ЗӘРИМӘ. Тимур монда түгелмени? Ул бит стеллажыңны корырга җыенган иде, эшчеләрем заняты, үзем корам дигән иде.

      ХАФИЗ. Менә, Хафиз корып бирде инде.

      ЗӘРИМӘ. Хафиз безгә кем була инде?

      ЛЕНИЗА. Күрше йортта яши.

      ЗӘРИМӘ. Бик якын кеше икән. (Көләләр.)

      ЛЕНИЗА (стелажга карап). Рәхмәт сиңа, Хафиз. Оста куллы кеше икәнсең.

      ХАФИЗ. Ярый, сау булып торыгыз. (Чыгып китә.)

      ЗӘРИМӘ (сумкасыннан даурлар алып). Менә бу даруны йоклар алдыннан эчәрсең. Боларын беләсең инде, күптән кабул итәсең. Баш авыртуың бетттеме инде?

      ЛЕНИЗА. Баш авыртмый, кул-аяклар торымнан-торымга сызлый.

      ЗӘРИМӘ. Үтәчәк анысы да. Менә бу препаратны кабул ит.

      ЛЕНИЗА. Рәхмәт.

      ЗӘРИМӘ. Синең иң авыр чорың үтте иде. Организм нык булып чыкты синең. Кан басымың нормада инде.

      ЛЕНИЗА. Шунысы сәер, элекке халәтемә никтер кайтасым килми. Туганда ук авария аша туганмындыр шикелле.

      ЗӘРИМӘ. Димәк, бүгенге көнеңнән кәнагатсең.

 

 

 

IV

Филүсә фатирда әйберләр, җиһазлар урнаштыру белән мәшъгуль. Форточканы ачкач, тәрәзәдән карап тора. Күңеле шөбһәләнә, әкрен генә барып диванга утыра. Хафиз керә.

 

      ХАФИЗ. Син кайттыңмыни инде?

      ФИЛҮСӘ. Иртәрәк җибәрегез дип сорадым. Кайчан урнаштырырып бетерәбез инде әйберләрне?

      ХАФИЗ. Әкренләп урнаштырырбыз әле.

      ФИЛҮСӘ. Шифоньерны корып бир тизрәк. Ичмаса кием-салымны элеп куярмын. (Тәрәзәдән карый.) Яп-якты көн, теге фатирда барыбер ут яна.

      ХАФИЗ. Ник аптырыйсың инде аңа? (Тәрәзәдән карап тора.)

      ФИЛҮСӘ. Бүген теге заказ буенча бардыңмы соң?

      ХАФИЗ. Нинди заказ буенча?

      ФИЛҮСӘ. Рейкалар кадакларга барам дигән идең.

      ХАФИЗ. Иртәгәгә сөйләштек.

      ФИЛҮСӘ. Бүген менә бу каршы йортта эшләдеңме әллә?

      ХАФИЗ. Ник алай сорыйсың?

      ФИЛҮСӘ. Син бит хәзер шул йортның ишегалдыннан чыктың – тәрәзәдән күрдем.

      ХАФИЗ (кәефсезләнеп). Әйе, каршы йортта булдым. Стенага стеллажлар беркетергә чакырдылар.

      ФИЛҮСӘ. Нәрсә булды сиңа?

      ХАФИЗ. Әллә тагы.

      ФИЛҮСӘ. Син Казанга ияләшә алмый җәфаланасың инде.

      ХАФИЗ. Чаллыда иркенрәк иде шул. Казанның ыгы-зыгысы сиңа табигый, ә мин провинция кешесе.

      ФИЛҮСӘ. Анда, атаң-анаң янында сиңа кулайрак, шуңа кире кайтасың киләдер. Әйдә, рәткә китерик инде фатирны.

      ХАФИЗ (кискен итеп). Филүсә, ашыктырма! Гел куалап, этеп, төртеп торасың! Алай кирәкми!

      ФИЛҮСӘ. Ичмаса машинабыз да юк. Тегендә-монда кирәк-яракка йөрергә. Кешеләрдән оят.

      ХАФИЗ. Булыр әле барысы да. Мин бит әллә ничәгә ярыла алмыйм.

      ФИЛҮСӘ (Хафизны арттан кочаклап). Мин кайчан бәбигә узармын икән?..

      ХАФИЗ. Белмим.

      ФИЛҮСӘ. Стеллаж өчен күпме түләделәр?

      ХАФИЗ. Анда тагын эш бар әле. Соңрак барысын бергә түләячәкләр.

      ФИЛҮСӘ. Күпме?

      ХАФИЗ. Белмим.

      ФИЛҮСӘ. Син гел шулай. (Тәрәзә янына бра.) Теге фатирда һаман ут яна.

      ХАФИЗ. Мин ул фатирга кереп чыктым. Син гел игътибар иткәч, кызыксынырга булдым.

      ФИЛҮСӘ (сагаеп). Йә нәрсә анда?.. Кемнәр яши?

      ХАФИЗ. Бернинди криминал-мазар юк. Ул фатирда рәссам кыз яши. Өч бүлмәле фатиры бер зур остаханәгә әйләнгән.

      ФИЛҮСӘ. Үзе генә яшиме?

      ХАФИЗ. Үзе генә.

      ФИЛҮСӘ. Утын ник сүндерми?

      ХАФИЗ. Картиналарга шулай кирәк.

      ФИЛҮСӘ. Нәрсә дип кердең соң син анда? Нишләп утыгыз сүнми дип сорадыңмы?

      ХАФИЗ. Әйе. Филүсә, артык күп сораулар белән бимазалыйсың.

      ФИЛҮСӘ (якын килеп). Нишләдең син бу көннәрдә? Мондый түгел идең син.

      ХАФИЗ. Кеше үзгәрә инде ул. Һәр кеше гел бер шаблоннар буенча яшәргә тиеш дип уйлыйсың син. Дөньяны бер төсләрдә генә күрәсең бугай.

      ФИЛҮСӘ (корыланып). Әллә рәссам кыз янына кергәч башка төсләр абайладыңмы?

      ХАФИЗ. Анда чынлап та башкалар күрмәгән төсләр күп. Сәнгать сәнгать инде ул. Чынбарлык белән янәшә башка төрле, яңа дөнья тудыручы кеше бәхетле буладыр.

      ФИЛҮСӘ. Нинди яңа дөнья тудыра алалар соң алар?

      ХАФИЗ. Бу дөньяга караганда кешелеклерәк, игелеклерәк.

      ФИЛҮСӘ. Сәнгатьне тормышта үзенә урын таба алмаучылар ярата. (Әйберләр урнаштырырга тотына.)

 

 

 

V

Лениза фатиры. Тимур аз-аз кабып виски эчеп утыра. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Тмур ишекне ача, бусагада Хафиз пәйда була.

 

      ХАФИЗ. Хәерле көн.

      ТИМУР. Хәерле көн.

      ХАФИЗ. Мин отверткамны онытып калдырганмын.

      ТИМУР. Уз әйдә.

      ХАФИЗ (түргә узып). Лениза өйдә түгелмени?

      ТИМУР. Хәния апага күзлек алырга киттеләр.

      ХАФИЗ (идәннән отвертканы алып). Менә ул.

      ТИМУР. Стеллажны оста корып куйгансың. Виски эчәсеңме?

      ХАФИЗ. Бераз мөмкин. (Отвертканы круткасының түш кесәсенә тыгып куя.)

      ТИМУР (виски салып). Утыр. (Эчәләр.)

      ХАФИЗ. Хәния апа Ленизаның кеме ул?

      ТИМУР. Кеме дип әйтим. Өен җыештыручы, ашарына пешерүче.

      ХАФИЗ. Улы авариядә һәлак булган икән.

      ТИМУР. Әйе, Рәкыйп харап булды. Ленизаның егете иде ул. Лениза исән калды, ә Рәкыйп... Шулай язгандыр инде... (Стакананарга виски сала.)

      ХАФИЗ (як-ягына каранып). Монда кергәч, мин башка дөньяга эләккән кебек булам.

      ТИМУР. Сиңа ничә яшь?

      ХАФИЗ. Бер айдан егерме биш тула.

      ТИМУР. Хатыныңа?

      ХАФИЗ. Апрельдә егерме өч тулды.

      ТИМУР. Һи, бигрәк яшьләр әле сез. Балагыз бармы соң әле?

      ХАФИЗ. Әлегә юк. Тырышабыз, кем әйтмешли.

      ТИМУР. Булыр, булыр. Күптән өйләнштегезме соң?

      ХАФИЗ. Ел ярым булды инде. Башта Чаллыда яшәдек, минем әти-әни белән... Хатыным Казан кызы, монда килергә күндерде. Әти-әниләре дә монда... (Авыр сулап куя.) Авыр... Казан тормышына күнегә алмыйм. Акча юк... Филүсә белшн дә мөнәсәбәтләр әллә нинди. Өйләнешкәнче әйбәт иде... Тормышның мәгънәсе нәрсәдә икәнне аңламыйм.

      ТИМУР. Ничего, балагыз тугач, мәгънәсе табылыр. (Виски йотып куя.) Хезмәт хакы күпме аласың?

      ХАФИЗ. Аз чыга инде. Айга егерме мең тирәсе.

      ТИМУР. Минем сиңа бер тәкъдимем бар. Миңа эшкә кер.

      ХАФИЗ. Нинди эшкә, кем булып?

      ТИМУР. Ленизаның картиналарына рамкалар ясаучы кирәк. Син булдыра ала торган эш дип уйлыйм.

      ХАФИЗ (җанланып). Чын әйтәсезме? Бик шатланып керәм!

      ТИМУР. Дөрес, рамкалар ясау эшеңнең бер өлеше генә булачак. Минем фирмада грузчик эше күбрәк. Тегендә-монда әйбер ташырга да кирәк булачак.

      ХАФИЗ. Риза мин, риза. Тик... Лениза нәрсә әйтер бит.

      ТИМУР. Лениза үзе синең белән сөйләшергә кушты. Синең телефоныңны бирде, бүген кичкә таба сиңа шалтыратырга җыенган идем.

      ХАФИЗ. Чынлапмы?!

      ТИМУР. Нишләп хезмәт хакы күпме булыр дип сорамыйсың?..

      ХАФИЗ (канатланып). Күпме булса да риза мин! Мондый картиналарга рамкалар ясау үзе бәхет бит әле ул...

      ТИМУР. Маладис икәнсең. (Елмая.) Утыз мең кулга алачаксың.

      ХАФИЗ. Рәхмәт.

      ТИМУР. Безнең мастерской шәһәр читендә. Рамкаларны үз фатирыңда да ясый аласың инде, анда барып йөргәнче. Ә башка эшләрне башкарырга алдан хәбәр итә торган булырмын.

      ХАФИЗ. Фатирымда әле әйберләр, җиһазлар урнаштырылмаган. Берничә көн вакыт кирәк.

      ТИМУР. Ярар. (Картиналарга ишарәләп.) Боларына, Лениза рөхсәт итсә, монда ясый торырсың.

      ХАФИЗ (шатлыктан сикереп тора). Рәхмәт! (Утырып, стакандагы вискины эчеп бетерә.)

 

Сәхнә караңгылана. Сәхнә яктырганда  Хафиз рамкалар ясый. Хәния коелган чүпне соскыга җыеп йөри.

 

      ХӘНИЯ. Ленизага рәхмәт яусын инде. ул булмаса нишләр идем. Үз анасы кебек күрә мине.

      ХАФИЗ. Әти-әнисе кайда соң аның?

      ХӘНИЯ. Аның әтисе җилле кеше, аерылып башка хатынга өйләнде дә, Сочида яшәп яталар. Әнисе, Мәскәүдәге банк хезмәткәренә чыгып, башкалага китте. Лениза берсе белән дә аралашмый.

      ХАФИЗ. Лениза нишләп кияүгә чыкмый?

      ХӘНИЯ. Чыгар әле. (Кәефе кырыла.) Улым Рәкыйп белән өйләнешергә җыеналар иде алар. Менә бит нәрсә килеп чыкты.

      ХАФИЗ. Гафу ит, Хәния апа, мин белмәдем.

      ХӘНИЯ (авыр сулап). Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк. Ирем илле ике яшендә вафат булды, бердәнбер улымнан да мәхрүм булдым. Син эшлә, эшлә. (Пауза.)

 

Лениза кайтып керә.

 

      ЛЕНИЗА. Эш барамы?

      ХАФИЗ. Бара.

      ХӘНИЯ. Курчак кебек булгансың, кызым.

      ЛЕНИЗА. Парикмахерым шәп минем.

      ХӘНИЯ. Нәрсә пешерим?

      ЛЕНИЗА. Әлегә чәй куй әле.

      ХӘНИЯ (кызны аркасыннан сөеп). Рәхмәт сиңа бүләкләрең өчен, балакаем.

      ЛЕНИЗА. Туган көнеңә шундый бүләкләр дә алмаммыни инде.

      ХӘНИЯ. Инде миңа тоткан расходларың...

      ЛЕНИЗА. Әй ярар инде, Хәния апа. Чит кеше сыман сөйләшмә. (Хәния китә.) Хәния апа юкка да куана – бәхетле кеше!

      ХАФИЗ. Мин дә үземне бәхетле кеше дип саный башладым.

      ЛЕНИЗА. Нәрсә, хатының балага уздымы әллә?

      ХАФИЗ. Юк. Сезгә эшкә урнашуым бәхет түгелмени...

      ЛЕНИЗА. Бик куанма әле – Тимур каты җитәкче. Беләсең килсә, Тимур минем дә нәчәлнигем. Ул сине каты җигәчәк әле - әзер тор. Авыр булса, китәрсең.

      ХАФИЗ. Юк. Лениза, китмим. (Текәлеп карап тора.) Мин һаман ышанып җитә алмыйм әле.

      ЛЕНИЗА. Йә, йә, син дә Хәния апа кебек юк кына нәрсәгә дә куанасың икән. (Елмая.) Син ясаган рамкалар миңа ошый. Тимур да мактый.

      ХАФИЗ. Һи, рамка нәрсә ул. Менә син ясаган картиналар чыннан да искиткеч.

      ЛЕНИЗА. Бер акыл иясе: “Картинаның мәгънәсе аның рамкасында”, - дигән.

      ХАФИЗ. Шаярып әйткәндер ул.

      ЛЕНИЗА. Сәнгать ул һәрвакыт чикләнү дип әйтергә теләгән ул. Чиге булган нәрсә генә матурлыкка ия. Чикләнгән формасы булмаса, бернәрсә дә матурлыкка ия булалмый. Чикле форманы карап сокланырга исә дистанция кирәк. Күзеңә төртелеп торган нәрсәнең дә гүзәллеген абайлау мөмкин түгел.

      ХАФИЗ (ихластан сокланып). Бер гүзәл кызга шулкадәр күп байлык бирелгән – сәләт, акыл, чибәрлек...

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Күз тигезәсең инде.

      ХАФИЗ. Минем күзем каты түгел. Ниһаять мин тормышымда яктылык күрдем.

      ЛЕНИЗА. Кайтып хатыныңа шулай дип әйтә күрмә.

      ХАФИЗ. Өйләнешер алдыннан без озак очрашып йөрдек, яшәдек... Шуңадыр, никахлашкач, араларыбыз җылы түгелдер. Аның гел мине тарткалап-эткәләп торуы да шуннан.

      ЛЕНИЗА. Яратмыйсың син хатыныңны. Күзләреңнән күренә.

      ХАФИЗ (картиналарга күз салып). Синең һәрбер картинаңда сер бар, аларны карап туймаслык. Ләкин мин аларда миллилек күрмим. Син бит татар кызы. Милли сәнгатне үстерү турында да уйларга кирәк, минемчә. Бу сүзем өчен гафу ит.

      ЛЕНИЗА. Төне буе тешең сызласа, милләт кирәк түгел, стоматолог кирәк. Кая гына барсам да, татар телендә сүз катсам, мине беркем дә аңламый. Кешегә ярдәме тимәсә ул телнең ник кирәге бар.

      ХАФИЗ (шаккатып). Синнән мондый сүз ишетү сәер. Туган тел турында алай әйтергә ярамый. Изге төшенчә ул.

      ЛЕНИЗА. Изге төшенчәләр кешегә өмет бирә. Ә синең туган телең нинди өмет бирә?

      ХӘНИЯ (сүзгә кушылып). Мин дә гел әйтәм инде аңа. Татар аһәңе аңкыган сурәтләр дә яса инде, мәйтәм. Бальзак әйтмешли, сәнгать – милләт киеме.

      ЛЕНИЗА. Син дә, Хәния апа кайвакыт артык акыллыланып китәсең. Шәрә тән матуррырак булырга мөмкин. Гомумән кием алдый бит ул...

      ХӘНИЯ. Менә сөйләш син моның белән. Ленизаның фикерен үзгәртү мөмкин түгел. Әйдәгез, чәй әзер.

      ЛЕНИЗА. Хәния апа, син ял ит инде, бер тик тормыйсың, гел аягөсте.

      ХӘНИЯ. Арырлык әллә ни кырмадым мин. Кибеткә барып кайтыйм әле, көнбагыш мае бетеп килә. (Чыгып китә.)

      ЛЕНИЗА. Син минем фикерләрдән куырылып киттең шикелле.

      ХАФИЗ. Юк, син нинди генә фикер әйтсәң дә, минем өчен кадерле, әһәмиятле. Син иң куркыныч сүзләрне әйтсәң дә, гүзәллегең беркая китмәс. Синең һәр фикерең белән килешергә кирәктер мөгаен. Чөнки гади кешеләр күрмәгәнне күрәсең, башкалар аңламаганны аңлыйсың. Гомумән, дөньяның асылын аңлыйсыңдыр син.

      ЛЕНИЗА. Ниндидер сәләтең булу әле ул күп нәрсәне аңлау түгел. Гап-гади сорауларга җавап табылмый. Менә берәр кешенең портретын ясасаң, шул кадәр охшаган дип таң калалар. Ә ул кешенең үзе белән сокланучы юк. Сурәтнең оригиналга охшаганлыгын яраталар, ә ул кешенең үзен күралмаулары ихтимал. Картинадагы агачка сокланып карыйлар, ә урамда үсеп утырган оригиналга беркемнең исе китми. Сәер бит. Нишләп алай?..

      ХАФИЗ. Тагын шуңа игътибар иттем: синең картиналар чынбарлыктан ерак. Алар тетрәндерә, ләкин тормышчанлык белән түгел, ниндидер башка төрле тылсым белән.

      ЛЕНИЗА. Чынбарлыкка якынайган, тормышчан сәнгать үлемгә дучар. Моны күптән аңлаганнар инде. Чәй эчәеңме?

      ХАФИЗ. Юк, рәхмәт.

      ЛЕНИЗА. Алайса син бар, кайт инде. Мин эшләп алам.

      ХАФИЗ (боегып). Өйгә кайтасым килми.

      ЛЕНИЗА. Кайтырга кирәк. Кайвакыт яшисе дә килми, ә бит яшәргә кирәк. Хатының белән аерылышыгыз. Мәхәббәт сүнгәч, киләчәккә ничек юл тотмак кирәк. Гомерләр алда бит әле.

      ХАФИЗ. Фатир өчен ике миллионны аның әтисе бирде.

      ЛЕНИЗА (шкаф тартмасыннан ике миллион акча алып). Мә сиңа ике миллион.

      ХАФИЗ (гаҗәпләнеп торганнан соң, акчаны алып). Акчаны алып торам, әмма әле аерылырга ашыкмыйм.

      ЛЕНИЗА. Үзеңә кара. (Эшкә тотына. Хафиз чыгып китә.)

 

 

 

VI

Хафизлар фатиры. Хафиз картиналар өчен урын әзерли. Филүсә карап утыра.

 

      ФИЛҮСӘ (зарланып). Өйгә берничә сәгать йокларга гына кайтып йөрдең кайчаннан бирле. Ә хәзер инде монда столярная мастерская ясыйсыңмы?

      ХАФИЗ. Мин бит көн саен аның фатирында булмадым. Бер офистан икенчесенә әйберләр ташыдык, маляр буларак та эшләргә туры килде. Күрәсеңме, куллардагы буяуны һаман юып бетереп булмый. Өйдә эшләү җайлырак.

 

Шул вакытны фатирга Тимур җитәкчелегендә эшчеләр картиналар һәм инструментлар ташый башлыйлар. Филүсә елар дәрәҗәгә җитеп утыра. Бераздан Лениза керә.

 

      ЛЕНИЗА. Исәнмесез. (Фатир эченә күз сала.) Урын җитәрлек икән монда.

      ТИМУР. Хафиз, әйдә синең белән теге картинаны алып керик әле. (Тимур белән Хафиз чыгып китәләр.)

      ФИЛҮСӘ (торып). Сезмени инде рәссам?

      ЛЕНИЗА (коры гына). Син ничәнче мәктәптә укыдың?

      ФИЛҮСӘ (аптырап). Сезгә нигә минем кайсы мәктәптә укуым?

      ЛЕНИЗА. Ә сиңа нигә минем кем булуым?

      ФИЛҮСӘ (еламсырап). Болай да тормышыбызны рәтли алмый идек, шушы гына җитмәгәние.

      ЛЕНИЗА. Нишләп аның белән яшисең соң син?

      ФИЛҮСӘ. Нишлик соң?

      ЛЕНИЗА. Аеырылыгыз.

      ФИЛҮСӘ. Сез бик җиңел, битараф карыйсыз ахрысы тормышка.

      ЛЕНИЗА. Бергә яшәү читен булгач, аерым-аерым яшәү хет ничек карасаң да яхшырактыр, минемчә.

 

Тимур белән Хафиз зур картина күтәреп керәләр.

 

      ТИМУР (як-ягына каранып). Инструментларың җитәрлек синең. Нәрсә кирәк – шундук шалтырат.

      ХАФИЗ. Ярар.

      ТИМУР. Киттек. (Тимур, Лениза, эшчеләр чыгып китәләр.)

      ФИЛҮСӘ (әкрен генә фатирда хасил булган картиналарны карап йөри). Шомлы картиналар... Һәрберсеннән кемдер карап тора кебек... Куркам мин... (Кинәт Хафизга борыла.) Хәзер фатирыбызда тәүлек әйләнә ут янып торачакмы?

      ХАФИЗ. Әйе.

      ФИЛҮСӘ. Ут өчен кем түли?

      ХАФИЗ. Паровоз алдыннан чапма инде. Квитанция килмәде бит әле.

      ФИЛҮСӘ. Бәлки син миннән туйгансыңдыр? Шуңа бу эшкә кереп, монда остаханә ясарга уйлыйсыңдыр?..

      ХАФИЗ (җикереп). Филүсә! Җитте! Синең үзеңнән башланды бу вакыйга. Үзең каршы йорттагы утка эчең пошты, куркам, дидең. Син кыбырсымасаң, мин анда кермәгән булыр идем, анда кем яшәгәнен белмәс идем.

      ФИЛҮСӘ. Тормышыбызны корып җибәрәсе урынга, сәер эшкә тотынасыңмы?

      ХАФИЗ. Сиңа барыбер түгелмени – кайда ничек акча эшләвем?! Өйләнешкәннән бирле һәр көнең мине битәрләү белән башлана һәм мине ачулану белән тәмамлана.

      ФИЛҮСӘ. Өйләнәсең калмаганмы әллә?

      ХАФИЗ. Гел үз киреңне генә сукалама инде. Чаллыдан монда синең сүзне тыңлап күчтем, синең көйгә генә биим бит инде. Тагын ни җитми?

      ФИЛҮСӘ. Минем көйгә биеп нәрсә кырдың соң әле син?

      ХАФИЗ (кул селтәп). Булды, җитте, туйдым!

      ФИЛҮСӘ (усал елмаеп). Миннәнме?

      ХАФИЗ. Филүсә!

      ФИЛҮСӘ. Ярый, мин әниләргә кайтып китәм. Фатирны нишләтәбез, бүләбезме?

      ХАФИЗ. Фатир миңа калсын. Менә сиңа ике миллион акча, әтиеңә тапшыр. (Кесәсеннән ике миллион сум алып Филүсәгә суза.) Расчет.

      ФИЛҮСӘ (акчаны аып). Каян алдың бу кадәре акча?

      ХАФИЗ. Мин хәзер акчалы эштә эшлим. (Филүсә чыгып китә.)

 

Тимур керә.

 

      ТИМУР. Телефонымны онытып калдырганмын. (Өстәлдән телефонын ала.) Нишләп сөмсерең коелган?

      ХАФИЗ. Фатирымда гел ут янып торырга тиешме?

      ТИМУР. Ник?

      ХАФИЗ. Картиналарга тәүлек әйләнә электр уты кирәктер бит.

      ТИМУР. Юк, картиналарга ут кирәкми.

      ХАФИЗ. Нишләп Лениза утын бер дә сүндерми соң?

      ТИМУР. Алар егете белән авариягә эләктеләр. Егете һәлак булды, Лениза исән калды. Алар шул фатирдан чыгып киткәндә утны сүндерергә оныткан булганнар. Моны Лениза инде бүлнистән чыгып кайткач күрә. Шуннан соң утны беркайчан да сүндерми. (Чыгып китә.)

 

 

 

VII

Лениза фатиры. Лениза рәсем ясый. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Хәния ишекне ача. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ. Исәнмесез.

      ХӘНИЯ. Исәнмесез.

      ФИЛҮСӘ. Мин Хафизның хатыны Филүсә булам. Рәссам кызны күрергә мөмкинме?

      ЛЕНИЗА (эшеннән туктап). Тыңлыйм сине.

      ФИЛҮСӘ. Хафизга син акча бирдеңме?

      ЛЕНИЗА. Тагын сорауларың бармы?

      ФИЛҮСӘ. Бар.

      ЛЕНИЗА. Син аларны бер кәгазьгә язып Тимурга тапшыр. Мин аларны берәр атнадан укырмын.

      ФИЛҮСӘ (чәнчүле тавыш белән). Синдә рәссамлык таланты гына түгел, кеше гаиләсен бозу осталыгы да бар икән.

      ЛЕНИЗА. Бер мин генә акылга зәгыйфь түгел икән. (Кычкырып көлә.)

      ХӘНИЯ (Филүсәгә карап). Нәрсә булды, балам?

      ЛЕНИЗА. Фаҗига.

      ХӘНИЯ. Нинди фаҗига?

      ЛЕНИЗА (усалланып). Мин Хафиздан балага уздым.

      ХӘНИЯ (ике кулын селтәп). Юри әйтә, кызым, юри әйтә. Лениза! Ташла инде мондый шаяруларыңны. Татулашырсыз Хафиз белән, балакаем, татулашырсыз. Аралар бозылу була инде ул, тормыш бу, әллә ниләр килеп чыга, татулашырсыз.

      ЛЕНИЗА. Аның фаҗигасе балага уза алмауда.

      ФИЛҮСӘ (калтыранып). Син... (Сүзен әйтә алмый, елый башлый һәм тиз генә чыгып китә.)

      ХӘНИЯ. Лениза! Кайчан телеңне тыя башлыйсың инде?

      ЛЕНИЗА. Хәния апа, юри әйтә дисең... Бәлки мин чынлап та шул сәләмәдән балага узганмындыр.

      ХӘНИЯ. Юкны сөйләмә. Аннары, нишләп сәләмә булсын ул. Менә дигән егет! Мин кирәк түгелме инде бүген?

      ЛЕНИЗА. Бар, кайт, Хәния апа. (Хәния чыгып китә.)

 

Зәримә керә.

 

      ЗӘРИМӘ. Сәлам.

      ЛЕНИЗА. Сәлам, Зәримә. Ярый килдең әле. Бүген эшлисем килми. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр бердәнбер кешем син.

      ЗӘРИМӘ. Алай диюең күңелемә бик хуш. Бүген ничек йокладың?

      ЛЕНИЗА. Рәхәтләнеп җиде сәгать йокладым.

      ЗӘРИМӘ. Әйбәт булган. Шундый шәп шарәб алып килдем.

      ЛЕНИЗА. Тимур чит илдән шарәб ташый инде ул.

      ЗӘРИМӘ. Үзе дә бик ярата бит.

      ЛЕНИЗА. Ирдән уңгансың, Зәримә, нык уңгансың.

      ЗӘРИМӘ. Аллага шөкер. Әни бизнесменга чыкма, син бит абруйлы табибә дип теңкәмә тигән иде, хәзер сөенеп туя алмый. Онытканчы бирим әле. Менә бу даруны аз гына депрессия башланса да эчәрсең. (Өстәлгә бер кап дару куя. Аннары бер шешә шарәб чыгара.)

      ЛЕНИЗА (бокаллар алып килеп). Син булмасаң беткән идем мин, Зәримә.

      ЗӘРИМӘ. Ярар инде, гел бер сүзне кабатлама. Менә художник булып китүең – могҗиза ичмаса.

      ЛЕНИЗА. Мин кайвакыт уйга калам – авариягә кадәр дә дөрес яшәмәдем, хәзер дә барыбер дөрес юлда түгелмен шикелле. Әллә гел фальш белән, алдалап яшәгәнгә шулаймы... Художникка әверелүем дә әллә ялганларга җайлырак булсын өчен микән? Художник – ялганчы бит ул.

      ЗӘРИМӘ. Художник үзе ялганчы булса да, сәнгать дөрес нәрсә, хакыйкатькә күзне ачарга ярдәм итә.

 

Ишек кыңгыравы зеңгелди.

 

      ЗӘРИМӘ. Тимур килгәндер. (Барып ишекне ача.)

 

Хафиз керә. Кыяфәте киеренке. Дәшмичә басып тора.

 

      ЛЕНИЗА. Проблемаң бармы әллә?

      ХАФИЗ (Ленизага). Үзең генә түгел икән.

      ЛЕНИЗА. Хафиз, бегә шешәне ачып бир әле. (Хафиз шарәб шешәсен ачып бирә.) Шарәб эчәсеңме?

      ХАФИЗ. Юк.

      ЛЕНИЗА. Алайса бар, безгә йомырка кыздырып китер. (Икеләнеп торганнан соң, Хафиз кухняга китә.)

      ЗӘРИМӘ (бокалларга шарәб салып). Кызык кеше. Кем генә юк дөньяда. Әйдә, синең сәламәтлегең өчен. Әй юк, сәламәтлек өчен эчәргә ярамый, синең талантың өчен. (Эчәләр.)

 

Хафиз ике тәлинкә белән кыздырылган йомырка алып килә.

 

      ЛЕНИЗА. Хафиз, синең вакытың тыгыз түгелме?

      ХАФИЗ. Юк. Синең белән сөйләшергә кирәк иде.

      ЛЕНИЗА. Аннары сөйләшербез. Хәзер бар, зинһар, кибеткә чыгып кер. Бер банка куертылган сөт ал. (Хафиз ишеккә таба юнәлә.) Акчаң бармы?

      ХАФИЗ. Бар. (Чыгып китә.)

      ЗӘРИМӘ. Сиңа язмыш елмайды, шуны акылың белән аңларга тиешсең.

      ЛЕНИЗА. Үзем генә беләм иҗатымның нәрсә икәнен. Мин фәкать белмәгән нәрсәләрне әйтергә батырчылык итәм иҗатым белән. Картиналарымны караучылар мин әйтергә теләнгәнне түгел, үзләре теләгәнне күрәләр.

      ЗӘРИМӘ. Бик әйбәт, бик хуп.

      ЛЕНИЗА. Иҗаттан туйгач нишләрмен?

      ЗӘРИМӘ. Тагын тотынасыңмы? Юк белән башыңны катырма. Иртәгә ни буласы да Алла кулында. Рәссам булып китәсеңне төшеңдә дә күргәнең булмагандыр бит.

      ЛЕНИЗА. Анысы шулай.

 

Хафиз бер банка сөт тотып керә.

 

      ЗӘРИМӘ. Ярый, сөйләшегез. Мин киттем. Тимур кайтуына ашарга әзерлисе бар. (Ленизаны битеннән үбеп чыгып китә.)

      ЛЕНИЗА. Нәрсә, балтаң суга төшкән кыяфәттә басып торасың?

      ХАФИЗ. Син мине Зәримә алдында кимсетергә теләдең, ахрысы.

      ЛЕНИЗА. Сине кимсетүдән миңа ни файда? Безнең әңгәмә барыбер сиңа кызык булмас иде.

      ХАФИЗ. Син шундый гүзәл зат... Шул ук вакытта синдә тагын бер усал нәрсә утыра шикелле.

      ЛЕНИЗА. Мине җентекләп күзәтү сиңа нигә?

      ХАФИЗ. Мин сиңа гашыйк булдым.

      ЛЕНИЗА. О-о-о, харап икән эшләр. Шарәб эчәсеңме?

      ХАФИЗ. Эчәм. (Утыра.) Филүсәгә алай димәскә идең.

      ЛЕНИЗА. Нәрсә димәскә идем?

      ХАФИЗ. Миннән балага уздым дигәнсең.

      ЛЕНИЗА. Тизрәк синнән китсен өчен. (Бокалларга шарәб сала.)

      ХАФИЗ (җанланып). Димәк, синең дә миңа хисләрең бар?

      ЛЕНИЗА. Фәкать кызгану хисе генә. (Шарәб йотып куялар.)

      ХАФИЗ (пауза алып). Өемә кайтасым килми. (Кыюсыз гына.) Синең белән калырга рөхсәт ит.

      ЛЕНИЗА. Ярамый.

      ХАФИЗ. Эшеңә комачауламам. Берәр эш куш миңа.

      ЛЕНИЗА. Бернинди эш тә юк. Бүген үзем дә ял итәм.

      ХАФИЗ. Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда.

      ЛЕНИЗА (торып). Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы?

      ХАФИЗ (шаккатып, әмма үзен кулга алып). Юк, куркытмый.

      ЛЕНИЗА. Авариядән соң реанимациядә аңыма килгәндә аягым юк иде инде. (Урынына утыра.)

      ХАФИЗ (кызның кулын үбеп). Ярый әле рәссамлык талантыңны югалтмагансың.

      ЛЕНИЗА. Ә мин авариядән соң ясый башладым. Аңарчы чәчәк тә ясаганым юк иде. Уртак палатага күчкәч, кинәт рәсем ясыйсым килә башлады. Зәримә - баш врачның урынбасары – күреп шаккаты, ире Тимурга әйткән, Тимур минем промоуторыма әйләнде. Шулай итеп, рәссам булып киттем. Зәримә физик яктан аякка бастырды, ә Тимур дөньяга рәссам итеп танытты.

      ХАФИЗ (кинәт җанланып). Лениза, буем җитмәгән үргә сузыламдыр бәлки... Мин яратам сине! Калыйм инде бүген синең белән.

      ЛЕНИЗА (салкын елмаеп). Кал.

 

Музыка.

 

 

 

VIII

Хафиз үз фатирында хәлсезләнеп утыра. Хәния керә - буяу банкалары салынган кәгазь кап күтәргән.

 

      ХӘНИЯ. Буяулар алып килдем. (Буяуларны киштәгә куя.) Хафиз, ничә көн инде боеып утырасың, башыңны калкыт инде.

      ХАФИЗ. Хәния апа, мин Ленизаны сагынам. Атна буе тегендә-монда эшләттеләр. Атна буе минем аны күргәнем юк.

      ХӘНИЯ. Хафиз улым, акылыңа кил. Нык гашыйк булу ярамый. Хатының белән татулаш.

      ХАФИЗ. Мин Ленизадан башка яши алмыйм.

      ХӘНИЯ. Син минем мәрхүм улым шикелле... Лениза белән харап булмагаең.

      ХАФИЗ. Ник алай дисең?

      ХӘНИЯ. Күрмисеңмени аның холкын. Гомумән ул бу дөнья кешесе түгел.

      ХАФИЗ. Бәлки минем дә бу дөньяныкы буласым килмидер.

      ХӘНИЯ. Кемдер тилергән дип аның артыннан акылдан язмыйлар инде. (Чыгып китә.)

 

Лениза белән Зәримә көлешә-көлешә керәләр.

 

      ЗӘРИМӘ. Мөмкинме?

      ЛЕНИЗА. Әйдә, әйдә, уз, Зәримә, ник сорап торасың. Эшләр барамы, Хафиз?

      ХАФИЗ (чак кына ишетелерлек итеп). Бара.

      ЛЕНИЗА. Акрын барганга охшаган. (Түрдәге картинага күрсәтә.) Зәримә, менә ул картина. Кара.

      ЗӘРИМӘ. Искиткеч. Рәхмәт, Лениза. Тимурга әйтермен. (Чыгып китә башлыйлар.)

      ХАФИЗ. Лениза, тукта әле.

      ЛЕНИЗА. Зәримә, син чыга тор. (Зәримә чыгып китә.) Тыңлыйм.

      ХАФИЗ (торып). Зәримә! Син минем белән бер минутка да калмыйча чыгып китмәкче идеңме?

      ЛЕНИЗА. Безнең бүген барасы җирләр күп.

      ХАФИЗ (ачынып). Мин сагындым сине.

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Шул арадамы?

      ХАФИЗ. Без хәзер чит-ят кешеләр түгел бит инде.

      ЛЕНИЗА. Нишләп шундый нәтиҗәгә килдең?

      ХАФИЗ. Теге төннән соң без синең белән якын кешеләр түгелмени?

      ЛЕНИЗА. Юк, Хафиз, дистанция барыбер калды. Минем бер якын кешем дә юк. Синең хатының дөрес чамалаган – минем бердәнберем карап тора һәрбер картинамнан. Ни генә ясасам да һәр сурәттә үзем генә күрерлек  итеп мин аның күз карашын ясыйм. Башкалар аны күрми.

      ХАФИЗ. Мин яратам сине! Синең бәгырең салкынайган. Аны җылытасы гына бар.

      ЛЕНИЗА. Берүк җылыту вазифасын үзеңә бурыч итеп ала күрмә.

      ХАФИЗ. Мин яратам сине!

      ЛЕНИЗА (битараф). Аңладым. (Чыгып китә.)

 

Хафиз кайгыга бата. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ (фатир буйлап йөри). Ничек хәлләр?

      ХАФИЗ (һушына килеп). Ярый килдең әле.

      ФИЛҮСӘ (чәнчүле итеп). Сагындың мәллә?

      ХАФИЗ. Сагындым.

      ФИЛҮСӘ. Мин разводка бирдем. Шушы көннәрдә әти белән әйберләремне алырга киләбез.

      ХАФИЗ. Шулаймы...

      ФИЛҮСӘ. Нишләп болай бетәштең?

      ХАФИЗ. Яшисем килми.

      ФИЛҮСӘ. Дөнья киң, якты. Яшәргә дә яшәргә.

      ХАФИЗ. Синең яшисең киләмени?

      ФИЛҮСӘ. Әлбәттә. Дөньядан туярлык бер сәбәп тә күрмим.

      ХАФИЗ. Нишләп кеше дөньяга килгәч болай интегергә тиеш икән?

      ФИЛҮСӘ. Ә бәлки интегер өчен туадыр кеше. Газаплардан арынган мизгелләрдә үзен бәхетле итеп тойсын өчен. (Кайнарланып.) Син яшәүнең караңгы, авыр якларын гына күрәсең, авырлыклардан куркасың. Монда кем гаепле? Синең бишегең өстенә иелеп: “Балакаем, тормышың рәхәт булыр, рәхәт чигеп яшәрсең”, - дип вәгъдә бирүче булмагандыр бит. (Чыгып китә.)

 

Тимур белән Зәримә керәләр һәм Хафизга игътибар итмичә түрдәге картинаны карыйлар.

 

      ТИМУР. Сиңа шушысы ошады инде алайса.

      ЗӘРИМӘ. Әйе. Баш врачның юбилеена менә дигән бүләк булачак.

      ТИМУР. Лениза ризамы соң?

      ЗӘРИМӘ. Әйе, берсүзсез риза.

      ТИМУР. Ул бит бу картина Исмәгыйлгә бик ошаячак дип сөйләнгән иде. Аңа алып бармакчы иде бугай ул аны.

      ЗӘРИМӘ. Лениза миңа бирде инде аны. Исмәгыйлгә Лениза үзе бүләк булып бара инде.

      ТИМУР. Килешәм. Исмәгыйлгә Лениза шәп “подарочек” була.

      ЗӘРИМӘ (ачуланып). Күп телеңә салынма. Менә дигән пар булырлар әле.

      ТИМУР. Хафиз, бу картинага срочно рамка кирәк. Фикерләреңне туплый тор, мин балконда тәмәке тартып керәм. (Балконга чыгып китә.)

      ХАФИЗ (башын калкытып). Исмәгыйль кем ул?

      ЗӘРИМӘ (картиналар арасында йөреп). Кырым татары.

      ХАФИЗ. Тагын кем?

      ЗӘРИМӘ. Тагын кем дип... Зур эшмәкәр, Германиядә яши. Тиздан Ленизаның ире булачак.

      ХАФИЗ. Ул Германиягә китәмени инде?

      ЗӘРИМӘ. Әйе.

      ХАФИЗ. Миңа әйтмәде.

      ЗӘРИМӘ (Хафиз янына килеп). Син, психикасы чалыш кешене яратып, үзең дә харап булмагаең. Китсен ул тизрәк – синең өчен шулай яхшырак.

      ХАФИЗ. Аның психикасына ни булган?

      ЗӘРИМӘ. Аңламыйсыңмыни? Ул тәүлек әйләнә иҗат белән дәваланучы невротик. Шунысы аяныч – андый кеше үзе генә газапланмый, берьялгызы гына бимазаланасы килми аның...

      ТИМУР (балконнан кереп). Шул картинада тукталдыкмы инде?

      ЗӘРИМӘ. Әйе.

      ТИМУР. Алайса киттек.

      ХАФИЗ. Тимур, туктале, бер минутка кал.

      ЗӘРИМӘ. Мин чыга торам. (Чыгып китә.)

      ХАФИЗ. Ленизаны Германиягә җибәрмә.

      ТИМУР. Ленизаны анда Исмәгыйль көтә. Чыксын шуңа. Исмәгыйль аңа дөньяны күрсәтер, талантын гамәлгә ашырырга Европада мөмкинлекләр күбрәк.

      ХАФИЗ. Ә мин?

      ТИМУР. Нәрсә, син?

      ХАФИЗ. Ленизасыз нишләрмен?

      ТИМУР. Моңарчы яшәгән идең бит әле. Син үз тиңеңне эзлә.

      ХАФИЗ. Мин аңа тиң түгел, әйе...

      ТИМУР. Менә бит, үзең дә аңлыйсың. Гәүдәңне турайт. Эшлә. (Чыгып китә.)

 

Хафиз, шкафтан бер шешә алып, авызыннан аракы эчә. Әрле-бирле йөргәннән соң, идәндә яткан балтаны ала һәм картиналарны чапкаларга тотына. Фатирдагы бар нәрсәне вата, җимерә. Аннары балтаны читкә томырып караватка ята. Лениза керә. Фатирдагы күренешкә аптырап карап тора.

 

      ЛЕНИЗА. Нәрсә булды монда?

      ХАФИЗ (сыктанып). Син мине таптадың, бетердең, бәгыремә төкердең.

      ЛЕНИЗА (усал итеп). Минем сиңа бернинди бурычым юк иде бит.

      ХАФИЗ. Син миндә өмет уяттың, ә үзең мине инкарь иттең.

      ЛЕНИЗА. Мин сине чакырып китермәдем. Тәрәзәмдә янган утка үзең килеп кердең.

      ХАФИЗ (сикереп тора). Син бит мине якынайттың, гыйшык утыма утын өстәдең.

      ЛЕНИЗА. Сине мин фатирда яши торган песи яки эт урынына күрдем. Аларга минем аллергия, ә сиңа аллергиям юк.

      ХАФИЗ. Ник мине болай мыскыл итәсең?

      ЛЕНИЗА. Син миңа якын да, кызык та кеше түгел, Хафиз. Миңа гашыйк булуыңда мин гаепле түгел бит.

      ХАФИЗ (кыҗрап). Таш бәгырле кеше син.

      ЛЕНИЗА. Син гаепне гел башкаларда күрүче. Андый кеше ныклы адымнар ясый алмый, тормыш авырлыклары алдында каушый торган була. Хатының, гаиләң өчен дә көрәшә алмадың. Син чиста күңелле, ләкин андый сыйфат кына бу дөньяда ярдәм италмый... (Чыгып китә.)

 

Хафиз нишләргә белми. Тагын шешәне күтәреп аракы эчә. Тимур керә. Җимерелгән, ертылган, ватылган картиналарны карап йөри.

 

      ТИМУР. О-һо-һо... Ике миллионлык әйбер бозгансың. (Паузадан соң.) Белүемчә, ике миллион Ленизадан алган булгансың... Фатирың нәкъ дүрт миллион тора... Фатирыңны миңа бирәсең һәм синең белән расчет.

      ХАФИЗ (өзгәләнеп). Нишләп мине шушы көнгә калдырдыгыз сез?!

      ТИМУР (нәфрәтле тавыш белән). Син чүпрәк, хәлсез булганга кем гаепле?! (Ватык картиналарны идәннән калкытып карый.)

 

Хафиз әкрен генә тора да, такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала һәм аны әйләндергәләп караганнан соң үзенең чалбар кесәсенә тыга. Тимурның икенче кесәсеннән ачкычлар бәйләме ала, аны да үзенең кесәсенә тыга. Барып тәрәзәдән карап тора. Шуннан соң кызу-кызу атлап фатирдан чыгып китә.

 

 

 

IX

Лениза фатиры. Лениза, юлга әзерләнеп, әйберләрен сумкаларга тутыра. Хафиз керә.

 

      ЛЕНИЗА (гаҗәпләнеп). Ишек ачык идемени?

      ХАФИЗ. Юк, бикле иде.

      ЛЕНИЗА. Ничек ачтың?

      ХАФИЗ. Ачкыч белән. (Ленизага пистолет төби.) Германиягә китмисең. Монда каласың.

      ЛЕНИЗА. Хафиз, нишләвең бу?

      ХАФИЗ (корыч тавыш белән). Мин үтерәм сине.

      ЛЕНИЗА. Ни өчен?

      ХАФИЗ. Утыңны сүндерер өчен.

      ЛЕНИЗА (ягымлы тавыш белән). Хафиз, йә, тынычлан әле. Кеше үтергәч, алга таба ничек яшәрсең. Ул бит инде яшәү булмаячак.

      ХАФИЗ. Хәзергедән дә авыр булыр микәнни?

      ЛЕНИЗА (әкрен генә килеп). Син яратасыңмы мине?

      ХАФИЗ (калтыранып). Яратам.

      ЛЕНИЗА. Яратсаң, бу әйберне бир әле миңа. (Пистолетны Хафизның кулыннан алып өстәлгә куя.) Утыр әле. (Диванга утыралар. Лениза аны иңеннән сыпыра.) Син бит тәти егет.

      ХАФИЗ. Минем башка чарам юк.

      ЛЕНИЗА. Кеше үтергәч авыррак булачак, Хафиз. Үземнән беләм.

      ХАФИЗ. Каян беләсең?

      ЛЕНИЗА. Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм.

      ХАФИЗ. Ничек үтердең соң син аны?

      ЛЕНИЗА. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым. Аның күз алдында башкалар белән күз кысыштым – аның ачуын китерер өчен генә. Ул кызып китә иде, көнләшә иде, кайгыра иде, ә мин, тиле, аның бу халәтеннән ләззәт ала идем. Авариягә эләгүебез дә минем аркада булды. Төнге клубта юри башка егетләр белән чуалган булып кыландым. Аның моңа бик каты ачуы килде. Шушы фатирга кайттык. Мин аны тынычландырырга маташтым, хәтта гафу үтендем. Ә ул, исерек килеш, чыгып машинаны кабызды. Мин дә аны тыярга дип машинага кереп утырдым. Ул тотты да төнге шәһәр буйлап чапты. Менә шулай, минем аркада харап булды минем бердәнберем.

      ХАФИЗ. Димәк, син авариягә кадәр үк каты җанлы булгансың. Синең сәерлегең, башкаларга охшамаганлыгың аңарчы да булган.

      ЛЕНИЗА. Аңлый алмыйм. Күрәсең, миндә рәссамлык яшәгән, аңа чыгарга сәбәп кирәк булган. Авария дә шуңа килеп чыккан.

      ХАФИЗ. Син үзеңне акларга маташасың.

      ЛЕНИЗА. Юк, акларга да тырышып карыйм, ләкин мөмкин түгел. Мин аны харап иттем.

      ХАФИЗ. Син кеше хисләренә, башка кеше язмышына битараф, башкаларны санга сукмыйсың, санламыйсың.

      ЛЕНИЗА. Миңа бит андый бурыч йөкләнмәгән. Кешеләрне яратмыйм мин.

      ХАФИЗ. Син Рәкыйпне дә яратмагансыңдар.

      ЛЕНИЗА. Бәлки.

      ХАФИЗ. Мине ник якынайттың үзеңә?

      ЛЕНИЗА. Мин күрдем: тормыш авырлыгыннан качар өчен башка дөнья эзләп килдең син миңа. Тәрәзәдәге утка хатының борчылганга түгел, ниндидер яңалык эстәгәнгә кердең син.

      ХАФИЗ. Тәрәзәңдәге утка этәрүче Филүсә булды.

      ЛЕНИЗА. Менә бит, тагын гаепне башка кешедән эзлисең.

      ХАФИЗ. Димәк, мин сиңа йорт хайваны, песи, эт сыман нәрсә урынына вакытлыча кирәк булдым?

      ЛЕНИЗА (йөзен сытып). Казынма инде.

      ХАФИЗ (торып). Ныклы адымнар ясый алмый торган кешеме мин?

      ЛЕНИЗА. Сорауларны яратмаганымны беләсең бит инде.

      ХАФИЗ. Төкерәм мин синең нәрсә яратуыңа, нәрсә яратмавыңа!

 

Хафиз, өстәлдән пистолетны алып, чыгып китә. Подъездан аткан тавыш ишетелә. Лениза чак кына сискәнеп куя.

 

 

 

X

Лениза тәрәзәдән карап тора. Хәния керә, йөзе караңгы.

 

      ЛЕНИЗА. Хәния апа, чәй куй әле.

      ХӘНИЯ (кырыс тавыш белән). Үзең куй. Тагын кемнәрнең башына җитәрсең икән син?!

      ЛЕНИЗА (ямьсез елмаеп). Син дә мине гаеплисеңме?

      ХӘНИЯ (кызып). Улымны харап иттең, Хафизны кул салуга җиткердең... Син Германиягә барып әле Исмәгыйльнең башына җитәчәксең. Иблис утыра синдә, иблис!

      ЛЕНИЗА. Син бит мине күкләргә чөеп мактадың, иҗатыма сокландың, рәхмәтләр укыдың.

      ХӘНИЯ. Мин улым белән элемтә өзелмәсен дип моңарчы синең белән булдым. Инде сине тирәннән аңлагач, бер яхшы сүз дә әйтә алмыйм.

      ЛЕНИЗА (тирән сулап). Ярар, теләсә ничек уйла. Бу фатирны сиңа калдырам.

      ХӘНИЯ (кычкырып). Кирәк түгел! Алла каргаган фатир бу!

 

Тимур белән Зәримә керәләр.

 

      ТИМУР. Сиңа Герамниягә китүне кичектерергә туры киләчәк. Исмәгыйлгә бүген шалтыратып әйттем. Хафизның хатыны мине судка биргән – Хафиздан фатирны талап алуда гаеплиләр.

      ЛЕНИЗА. Ә минем монда ни катнашым бар? Син алдың аның фатирын, мин түгел. Миңа әле ике миллионымны да кире бирүче юк.

      ЗӘРИМӘ (җикереп). Җитте сиңа, Лениза! Талантың талант белән, әмма оят, намус дигән нәрсә дә булырга тиеш.

      ЛЕНИЗА. Сез үзегез миннән рәссам ясадыгыз. Мине дәваларга мин кушмадым сиңа. Сез минем аркада миллионлап акча эшләдегез. Сез үзегез миңа елыштыгыз, минем белән файдаландыгыз. Исмәгыйльнеке булгач, сез миннән колак кагачаксыз, шул сезне ныграк борчый. Ә син, Хәния апа, мине каргама, улың мине үлеп яратканга мине гаепләмә.

      ХӘНИЯ. Җансыз, кансыз кеше син. Ясаган рәсемнәрең дә салкын, ямьсез.

      ЛЕНИЗА. Исмәгыйль янына китүемне улыңа хыянәт дип кабул итәсең. Мин болай да инде Рәкыйпкә озак тугры булдым – һәр картинамнан ул карый, утны аның истәлеге итеп сүнедрмим. Ә сез, Тимур, Зәримә, хөкемнән куркасыз. Гел балда-майда йөзеп булмый шул, түли белергә дә кирәк.

      ЗӘРИМӘ (ярсып). Син акылга зәгыйфь! Шуңа күрә сине бернишләтеп булмый, аңлату да мөмкин түгел. Мин булмасам, син күптән гүр иясе булыр идең. Тимур булмаса, рәссам итеп сине үз шәһәребездә дә белүче булмас иде!

      ЛЕНИЗА (елмаеп, әмма усал итеп). Күземнән югалыгыз барыгыз да! (Барысы да чыгып китәләр.)

 

Лениза җыелган әйберләренә карап тора. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ. Качарга җыенасыңмы?

      ЛЕНИЗА. Кемнән кая качырга мөмкин бу дөньяда. Синең дә мине гаеплисең киләме?

      ФИЛҮСӘ. Үтерәсем килә.

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Йә нык яраталар мине, йә үтерергә телиләр. Беркем дә миңа битараф түгел. Югыйсә беркемне чакырганым юк, беркемне якынайтканым юк. Киләләр дә минем белән багланышка керәләр, аннары мин гаепле булып калам. Син мине нидә гаепләргә маташасың? Тәрәзәмдә ут янудамы? Минем янган утымда беркемнең эше булырга тиеш түгел.

      ФИЛҮСӘ. Яктылык бирә торган ут түгел ул.

      ЛЕНИЗА. Ул утка керергә мин беркемгә дә кушмадым.

      ФИЛҮСӘ. Бәлки син үзеңнең сәнгатеңне утка тиңлисеңдер?

      ЛЕНИЗА. Ул минем шәхси эшем. Кагылмагыз минем халәтемә. Сәнгать тормыштагы фаҗигаләр өчен җаваплы түгел. Нишләп сез барыгыз да сәнгатькә битараф түгел, нигә сез аңа тартыласыз? Тәнкыйтьләр өченме?! Сүгәр өченме? Аны таптар өченме?! Минем берегезне дә чакырып китергәнем юк! (Тирән сулап куя.) Гаризаңны кире ал. Фатир өчен беркемне дә судка бирмә. Менә бу фатирны сиңа калдырам. Сатарсың да теләгән районнан яхшы фатир алырсың. (Күзләрен йома.) Су алып кил әле миңа, тәнем яна.

 

Филүсә, беравык уйланып торганнан соң, әкрен генә кухняга китә. Лениза барып тәрәзәне ача һәм аска сикерә. Урам ягыннан кычкырган һәм шапылдаган тавыш ишетелә. Филүсә йөгереп килеп тәрәзәдән аска карый һәм диванга барып утыра. Беравык утырганнан соң, торып, фатирда утны сүндерә.

 

 

 

Тәмам.

2016 ел, 11 апрель – 27 июнь.