Рәшә иде ерак дәвердән

             Үзең булсаң...

Палачларның явыз бурзайлары
Йолыкканда горур җанымны –
Үзең булсаң! – димен. Үзең булсаң! –
Дөнья белмәс гаҗиз чагымны.

Үзең булсаң, төн куеныннан шыткан
Таңда күрмәс идем кан төсен.
Үпкәләргә тулган шөбһәләрне
Син таратыр идең барысын.

Телсез-чукрак тәкъдирләрдән аяп,
Үксезлектән йолыр идең дә,
Дала бәгырендә онытылган
Канатлы рух калкыр иңемдә.

Үзең булсаң, бишек җырларыма
Аклануны кушмас идем дә...
Үз канымнан җиде ятлар туса,
Ни йөз белән багыйм Иделгә?!

Дөньясына аңлатасы иде,
Бу туфанның бөтен дәһшәтен...
Татар дигән бөек исемең бар –
Үзең булсаң икән, ДӘҮЛӘТЕМ!

 

            Очар идек...
Канат булса, очар идек! – дисең.
Күкләр – биек! – дисең. Белмисең –
Күккә ашкан күпме канатсызлар
Хәтерләми бүген җир исен.

Күкләр барын искәрмәгән күпме –
Канатлары исән килеш тә!
Биеклектә очу бөеклеге
Хөр җаннарга бары килешә...

Очар идек... – дисең, – көнләшсеннәр –
Түбәнлеккә дучар үзәннәр!
Очар идек тә бит, туганчы ук
Канат очын безнең кискәннәр...

 

                Тагарак
Бүген генә ярылмады ла ул!
Күптән инде, күптән чатнады...
Ул үзе дә оныткандыр кебек
Яраларсыз, гамьсез чакларын.

Ыңгырашты юкса – кем ишетсен?!
Колакка бит монда катылар.
Дала рәшәсендә юл бутаган
Бүгенгене иңләр атлылар.

Яргаланды... тузды... чәрдәкләнде...
Черек агач төсе йөгерде...
Дәшәм диеп, кыюлыгын җыйды –
Әрсез әпипәләр бүлдерде...

Ә беркөнне! Күздән шуып төшеп,
Чәлпәрәмә килде күзлекләр.
Тагаракта – ярык. Ә кесәдә...
Ә кесәдә – иске берлекләр...

Ахырзаман!
диеп шаулаштылар,
Бүген – матәм, бүген ят та үл!
Ә тагарак?
Ә тагарак күптән...
Күптән инде ярык иде ул ...

 

 

         Сиңа сыенам
Кара көзнең вак шәүләсе бии
Дәрман алып учак туеннан.
Дөнья гамен учка йомарлыйм да,
Сулык-сулык сиңа сыенам.

Җан түренең бакый шамаиле
Тузанланган шушы дәвердә
Синдә эреп, синдә югалуым
Табигый да кебек, сәер дә...

Дөньясыннан бер уч җылы тапмый,
Аңлау тапмый газап чиккәндә
Тансыкланган икән кайнар тының
Яшьли кырпак төшкән чигәмдә.

Җан тартмаган тәүбәләрне әйтеп,
Кире кайтып шомлы уемнан,
Кара көздән кышка тапшыр диеп,
Коткар диеп, сиңа сыенам...
Сиңа... сыенам...

 

                              ***
Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең,
Сүнде инде җәйнең кузлары...
Януларсыз чатнап кипкән йөрәк
Сулык-сулык рәхәт сызлады.

Соң икән... Соң... Язмыштыр бу диеп,
Кабул итсәк Күкләр хөкемен –
Кем ярлыкар? Кем әҗерен түләр
Бу җиһанда ялгыз үксүнең?

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең...
(Көзләрнең юк тамчы гөнаһы!)
Тере җанның соңгы талпынуы –
Язык диеп язма, Илаһым!..

 

         Калатау
Беләм – җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан ...
Калатауга менеп җан яңартсам,
Яши башлыйм төсле яңабаштан.

Беләм – җирдә биеклекләр барын,
Бөеклекләр барын чиктән ашкан.
Калатауның тыйнак олпатлыгы
Кадерлерәк миңа кыя таштан.

Беләм – җирдә хак тарихлар барын,
Ялган әкият барын көчләп таккан.
Үз-үземне эзләп табар Калам,
Ничә гасыр инде бикле капкаң...

Беләм – җирдә таш калалар барын,
Башкалалар барын читкә каккан.
Калатауның кара еланы да
Мең ел белә кебек мине яттан.

Беләм – җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан.
Калатауга карап тау булалсак,
Яши башларбыз күк яңабаштан.

 

              Парлы бию
Ә ул чакта... коры август иде...
Һәм... төн иде безне яшергән.
Биек яр өстендә парлы бию
Рәшә иде ерак дәвердән.

Мәҗүси җил садә кыргыйлыкның
Биһуш булып үрде чәчләрен.
Бу – мәңгелек халәт! – дидем шашып.
Акыллырак идең. Дәшмәдең...

Аһ, биедек! Күзләрдәге очкын
Үкчәләргә төште ургылып.
Искәрмәдек, давыл чәчәкләре
Эзебездә калды сузылып.

Җилеп үтте (давыл чыктымыни!)
Августлары безнең җәйләрнең.
Танголары булды... Вальслары...
Ятлар белән... Ятка әйләнеп...

Бөтерелде дөнья, кыргыйлыкның
Тамчысына кадәр күпсенеп.
Җаннар җәй эзләде, август көтте,
Кайнар кочакларда күшегеп...

...Һәм быел да... янә юеш август...
Кемнең кемнән усал көлүе?!
Мәңгелекнең үзе булган икән
Ике җанның парлы биюе...

 

             Без икәү
Килеш-килбәт ярыйсы да кебек,
Тик модадан чыккан холыклар.
Бер чырайга карап, кайдан белик,
Җиң эчендә ничә йодрык бар?!

Акыллылар өчен без – исәрдер –
Исбатлыйсы килми киресен!
Чын йөзеңнән йөз чөерсәң генә
Үз булала шакал тиресе!

Әлмисактан калган сабый җаннар –
Юаш бәхет бездә куш учлап!
Теш сындырыр насыйп ризыкларны
Тәкъдир әзерләгән борычлап.

Тәкәбберләр куык кабартканда
Безнең үрләр – нәни калкулык.
Шул үрләрнең, ярый, җегәре бар
Таш кыялар булып калкырлык!

Заман үзе, бәлки, ят итәдер –
Сирәк нөсхә безнең ишеләр.
Таш гасырдан калган гадилек дип,
Сәерсенсен, әйдә, кешеләр.

Килеш-килбәт ярыйсы да кебек...
Тик модадан чыккан холыклар.
Иман даулап җанга ябышсалар,
Җебеп тормас ләкин йодрыклар!

 

       Чикерткә һәм яшел чүәкле
Шәһәр урамында бер үксез мин,
Ватаныннан язган сукбай мин...
Асфальт тузанында җан бирәчәк
Күңел кырын жәлләп сукалыйм...

Таш мәйданда гаҗизләнеп торам –
Беркем дә юк мине аңларлык ...
Яшел чүәгемдә болын күреп,
Бер чикерткә кунды алданып.

Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры,
Сагындырган бәбкә үләне?
Бу шәһәрдә яшеллекнең туа
Җаны белән күптән үлгәне.

Рух тамыры өзелгәннәр шыта
Йотар өчен дөнья төтенен.
Ышандыра үзен, беләм диеп,
Бөтен серен дөнья көтүнең.

Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм
Җан яңартыр садә тынлыктан.
Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән
Сандугачлар телен оныткан ...

Мин үзем дә синең хәлеңдәмен –
Зиндан булып шәһәр илертә.
Яшәү көче сулкылдаган чакта
Ватаннарга качыйк, чикерткә!

Шәһәр урамында – ике үксез –
Чикерткә һәм яшел чүәкле...
Авыллыгы чыккан чырайлары,
Хөр җаннары белән куәтле.

 

                Кычыткан
Юашланган быел кычытканнар...
Зәһәрлеген җуйган нигәдер...
Табигать тә заманына күрә
Ялгышамы әллә нигә бер?

Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм –
Көлтә җыям ялан кул белән.
Өтәләсен иде шунда берсе,
Әрнү көтеп бүген тилмерәм!

Әллә үзем тупасландым микән,
Тән газабын бер дә тоймаслык.
Күзәнәкләр җанны алдалыймы –
Дөньясыннан качкач ихласлык...

Бармак битен үлән чагу нәрсә,
Инанганың үтсә кылычтан!..
Үз ишләрем диеп сыйпап үттем –
Юашланган быел кычыткан...

 

                           ***
Син әле дә мине сагынасың...
Син әле дә мине көтәсең...
Йөрәгеңне сарган юшкыннардан
Арынасың килми, күрәсең...

Син әле дә вакыт юргалары
Араннарда диеп уйлыйсың.
Ялгыз үткән язлар күптән җуйган
Бәгырьләрнең тансык җылысын.

Син яраткан күзләр тоныкланган...
Син табынган хисләр вакланган...
Җиде ятлар сыендырган җанда
Синең бары сының сакланган...

Син әле дә мине сагынасың,
Тәкъдирләргә мең кат үч итеп!
Соңгы сулышыңда тетрәнерсең,
Мин дә!.. – дигән сүзне ишетеп...

 

 

Реклама