Кайтаваз кабатлый үткәннән

Эзлим

Кышкы төннән күзләреңне эзлим.

Һич булмаса ялгыз эзеңне!

Синең сукмак. Таныйм. Парлы!

Үзгәрткәнсең ахры үзеңне!

 

Үзгәрмәсәң тигез эзләр салып,

Бер сулышта үтмәс идең лә.

Һич булмаса, аунап елар урын,

Миндәгечә! Калыр иде лә!

 

Йокы алмаган төне, ае, елы,

Иярерләр иде артыңнан...

Мин генәме соң сөюләрне

Йөрәгендә мең кат яндырган.

 

Юк, көнләшмим. Хәйран калам!

Борылып карамавың үткәнгә...

Зәңгәр кыңгыраулар чың-чың килде,

Мин сөюдән качып киткәндә.

 

Шуннан бирле зәңгәр кыңгыраудан,

Гөлләмәләр җыймыйм үземә.

Сары такыялар үрәм хәзер,

Тәңгәл килә бигрәк йөземә.

 

Кышкы төннән күзләреңне эзлим.

Һич булмаса ялгыз эзеңне!

Табып эзләреңә әйтим мәллә,

Соңга калган сөю сүземне.

 

              Әтисез

Күңелгә канатлар иңдереп

Югалдың!

Мин нәни.

Үкседем!

Җилләргә уралып, куркудан –

Ни оча – ни йөри белмәдем!

 

Әтисез! Караңгы бар галәм.

Кояшны балачак күрмәде.

Өй тулы шәмнәрем югыйсә,

Янмады, яктылык элмәде.

 

Сәерлек!

Йотлыгып дөньяның,

Битараф һавасын иснәвем!

Үкенеч!

Шатлыктан чын итеп,

Чыр итеп, көлә  дә белмәвем!

 

Сәерлек!

Ышанып ир-затка

Мәхәббәт утында көюем.

Рәнҗетеп кимсенгән күңелнең,

Һаман да яшәүне сөюем.

 

Канундыр! Яз килеп эреткәч,

Ышыксыз пыяла чатнавы.

Чатнадым!

Ярылдым! Йөрәктә

Һаман да пыяла ваклары...

 

Күп еллар әтисез.

Ни гаҗәп!

Җаныма бер дәва тапмавым.

Бер сүздән мөлдерәп бүген дә,

Ялгызым күпме кар таптадым.

 

 

Яраклаштым

 

Яраклаштым инде табигатькә,

Карсыз кышка. Салкын җәенә.

Кешеләрнең чыбыркыдан усал,

Яралардай зәхәр теленә.

 

Яраклаштым инде дөньясына,

Төннәр буе йолдыз күзләмим.

Дус- туганнан терәк табыйм диеп,

Кар астыннан гөлләр эзләмим...

 

Ияләштем инде җил-давылның

Көтмәгәндә ишек кагуына.

Язмыш камчы булып кыйнаганда,

Парлы килеш ялгыз калуыма...

 

Ияләштем инде. Яраклаштым.

Юктыр, дидем, башка чарасы.

Сулышымны гына кыса никтер

Әллә күлмәк, әллә дөньясы!

 

                ** *

Мең тамчы яңгырны кабаттан,

Җир йоткан сусавы өткәннән.

“Мин синең сөюең булалмам!”

Кайтаваз кабатлый үткәннән.

 

Мин синең тормышка кызыкмыйм,

Үз дөньям! Үз һавам! Үз исле!

Һич юкка хисләрем түгелгән,

Яңгырга ияргән  кар төсле.

 

Мин көтмәм юлларың чатында

Адашкач, эзләмәс күзләрем.

Чакырмам чуалгач хисләрем,

Туктат, дип, дөньямның күчәрен!

 

Өшемәм, ялгызым кышларда,

Иңнәрдән алмамын шәлемне.

Мин калам мәңгегә бу кышта

Яңгырлы! Сөюле! Аһәңле!

 

               Ят килеш

Көн тумый, таң атмый һич бүген.

Тукталган вакыт та... Төн имеш

Тугайлар иңлибез...Төш икән

Мин сиңа, син миңа ят килеш...

 

Ят, имеш... Күкләргә аш та син сөюдән!

Ай тикле ай кабыз чырасыз.

Кояшны учыңа сыйдыр да,

Кал, имеш, бер йотым җылысыз!

 

Ят, имеш... Үзеңнең сулышны

Суларга ымсынып торганда...

Һаваны бүләк ит! Юк! Күкне!

Ул гел яшь! Мәхәббәт сулса да!

 

Төш икән! Януым, көюем

Син диеп өзелгән  мең төнем.

Үзәкнең һәр кылын кискәләп

Таң атты. Көземнең соң көнем.

 

 

Ерак киттем

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән

Ап-ак карда килә ауныйсым!

Күккә  куеп нәни учларымны,

Аклыгын каларның аулыйсым.

 

Ерак киттем, ахры, үз эшемнән

Көзге җилләр талкый җанымны.

Шигъри тәлгәшләрне тезгән чакта

“Сан дөньясы» били хушымны...

 

Ерак киттем, ахры, кешеләрдән

Җылылыкка сусап таң калам!

Сөйләшәм дә төнге тынлык белән,

Йөрәгемә талгын моң салам.

 

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән

Кайтыр юлым эзләп йөрим менә...

Язмыш кына риза түгел бер дә,

Карлы яңгыр булып миннән көлә!

 

 

 Әни

Йөзләреңә яшьлек төсен ягып,

Яшәртәсем килә сине, әни!

Канатланып очыйк әле бергә,

Яшьлек тугайларың ят мени!

 

Рәнҗүләрең тулы йөрәгеңне,

Төзәлсеннәр, бәйлим, түз, әни!

Синең янда шундый җылы миңа

Боз салкыны эри, күр, әни!

 

Галәмдә юк, бәгырьдәге җырны,

Көйлик  әле бергә, суз, әни!

Күңел дәрьясыннан бәреп чыгар,

Үксетердәй  моңым әз мени?!

 

Челтәрләнеп беткән күңелеңә,

Яңа пәрдә элдем, күр, әни!

Үзәгеңә үткән сызлануың,

Синең яраң миндә юк мени?

Синең язмыш миңа  ят мени?!

 

Реклама