Логотип Казан Утлары
Бәян

Ак читек (ахыры)

Башыннан УКЫГЫЗ

Чыннан да, дару капкач, Зәйтүнә әкренләп тынычлана төште. Башын кысып торган кыршау да тора-бара юкка чыкты. Күзе белән генә ишек төбен айкады – ире күренми иде.

- Нургаян... кайтмадымы? – диде ул, күңел түренә янә үрмәләргә иткән курку хисен җиңеп.

- Кайта, әнә, йөгерә-йөгерә кайтып килә. – Рәзифә шат елмаеп тәрәзәдән урам якка кул болгады. – Һи, кул изәп маташам – күтәрелеп тә карамый җанашың.

Зәйтүнә рәхәт бер җиңеллек белән тирән сулыш алды. Клара Денисовна үзе аның кан басымын үлчәде дә:

- Менә бит, - диде йөзе яктырып. – Мондый ирләргә һәйкәл куйсаң да ярар иде...

 

***

Нургаян тәмәке пыскытырга өйрәнде. Югыйсә, башлангычта укыганда ук, күрше малайлары белән тәмәке тартабыз дип, әздән генә лапасларын яндырмый калгач, әнкәсеннән гомерлек сабак алган иде. Училищеда тракторчылыкка укыганда да, армиядә чагында да тәмәке, аракы ишене авызына якын китермәде. Ә менә монда, больницада, өйрәнде. Беркөнне, ирләр бәдрәфенә кергәч, аркасын стенага, беләкләрен култык таякларына сөяп, комсызланып тәмәке суырган абзыйга карап-карап торды да тартырга сорады.

Чәче кырып алынган, шуңа күрә колаклары шактый зур, мәзәк булып күренгән, кырык биш яшьләр тирәсендәге ир белән артык җәелеп сөйләшкәннәре булмаса да, Нургаян аның Гриша исемле икәнен дә, очучы булганлыгын да, өйрәнүләр вакытында бик каты имгәнгәнен дә белә. Григорий Петрович та шактый айлар ятакка кадакланып яткан иде, әкренләп аякка басып килә менә. Ул Нургаянга шиклерәк караш ташлады да күлмәк изүеннән тәмәке, шырпы алып, кулына сонды.

- Ничек, алга китеш бармы?

Нургаян, тәмәкесен, ут элдермәгән килеш, ирен читенә кыстырды, әкрен генә баш чайкады.

- Функция диделәрме, арка миеннән шуны алганнар ие бит. Анысы нидер, мин рәтләп аңламадым да... Файдасы тия торган нәрсәдер дисәм, юк, бер үзгәреш тә булмады... 

Гриша да, нәкъ Нургаянның хәрәкәтен кабатлап,  баш чайкады:

- Пункция. Миннән дә алабыз дигәннәр иде, риза булмадым. Син зря, канишны... Ярар инде, хәерле булсын берүк.

- Врач әйткәч, ризалаштык инде, без беләбезме, алармы. – Нургаян гасабиланып тәмәке кабызды. Йотлыгып, тәмләп бер-ике суыргач, ул да стенага сөялде. – Син ничек, әле чыгарабыз димиләрме?

- Бер-ике атнадан өйгә! Туйдым, тую белән туйдым, брат! – Гришаның кырыс йөзенә, сынык кашларына, бераз бөкрерәк борынына, елтыр башына тиклем өмет нуры йөгерде. – Һавага ук булмаса да, өйгә, черт возьми, өйгә! Онык туган бит минем, онык! Күр, нинди бүләк белән каршылыйлар! – Кайчандыр  болытлардан да югарырак очкан, биеклекләрне иярләгән, аннан лапылдап җиргә төшәргә мәҗбүр булган алыптай ирнең йөзе сабыйларча бер иләслек белән балкый иде. Ул, әле тартып та бетермәгән тәмәкесен ташлап, тагын яңасын кабызды.  Алкаланып чыккан төтенгә карап-карап торды да, уртадагы алтын тешен җемелдәтеп: - Хәзер тетя Нина килеп керәчәк, дөньяны сасытасыз дип. Ну ничего, вредный карчык түгел ул... Син новичок кебек, моның белән дуслык юкмы әллә?  – диде тәмәкесен тартмыйча, баядан бирле ике бармак арасында тоткан Нургаянга игътибар итеп.

Сөйләшергә сусаган идеме, гадәте шундыймы, өйгә кайту сөенеченнән теле телгә йокмый идеме – Гриша бер сүздән икенчесенә сикерде.

- Тарткан юк, - диде Нургаян, турысын әйтеп. – Бүген әллә нәрсә, йөрәк янганнан димме...

- Да, егет, аңлыйм. – Гриша башын читкә борып, уртын чәйнәп торды. – Сиңа инде бөтен больница шакката, молодец, түзәсең.

- Кеше шаккатырыр өчен ятмыйм мин монда. – Чыннан да, Нургаянга тирә-яктагы кешеләр, аларның язмышлары, ни уйлаулары бөтенләй диярлек әһәмиятсез иде. Зәйтүнәсеннән дә мөһим, аннан да кирәкле, аннан да якын беркем, бернәрсә юк иде – монда ярты ел яту дәверендә Нургаян бүтәннәр белән артык аралашмады да. Утыз тештән чыкканның утыз илгә таралуын белми түгел; кеше хәлен, үз башына төшмәсә, барыбер һичкем аңламый, артык сүзләр кемгә, нигә кирәк? Үзеннән сорашырга маташучылардан тизрәк ераклашу ягын карады, башка авыруларны сорау биреп тинтерәтмәде. Аның бу больницадагы дөньясы Зәйтүнә яткан палата белән чикләнгән кебек иде.

Ә менә Григорий Петрович, күрәсең, андый түгел. Барысын да күреп-белеп, кызыксынып тора бугай.

- Сезне дә документлар белән озак йөрттеләрме? – диде ул, култык таягын шыкылдатып, бәдрәф кабинасы янындагы тәрәзә төбенә барып утыргач.

Бу тар, сасы урында иркенләп сөйләшеп торырга аз гына да теләге юк иде, шулай да әлеге сорауны ишеткәч, Нургаян әңгәмәдәшенә гаҗәпләнеп карады.

- Нинди документлар?

- Хатының колхоз эшендә имгәнгән диделәр түгелме?

- Шулай инде. Эштә. – Нургаян чигәсен кашып куйды.

- Акт төзегәннәрдер бит? – Гриша, каршысында торган ирнең аптыраулы йөзеннән барысын да аңлаган иде, шулай да сорашуын дәвам итте. – Соң, эштә булгач, производственная травма була бит инде. Колхоз профкомы социаль страхование, пособие түләү турында кайгырткандыр бит? Акт төзегәнсездер?

- Юк, алай бернинди кәгазь-мазар тутырмадык. Аның ишене каян белик.

- Ничек инде? Әйтүче дә булмадымыни? – Гриша аты-юлы белән сүгенеп куйды. – Колхозыгызда, ярар, койрыкларын бот арасына кыстырганнардыр, врачлар да әйтмәдемени?

- Юк инде. Бездә документ кайгысы булдымыни. Кирәге дә юк. – Нургаян, сүзен раслап, кулын селтәде.

- Деревня! – Бу сүзне Гриша һич кенә дә мыскыллап әйтмәде, киресенчә,  Нургаянны кызганып кабатлады. – Деревня! Эш вакытында имгәнгәч, колхоз җитәкчеләре, профком сезнең арттан кайгыртып үзе йөгерергә тиеш иде бит. Һичьюгы, ялынып булса да... Ник, закон дигәнне бөтенләй белмисеңмени?

- Авылның законы үзе белән инде аның, Григорий Петрович. Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр бездә. Шуның белән шул.

- Алай булмый бит инде, егет. Уң яңагыңа сукканга сул яңагыңны куеп торырга өйрәнмә! Бик тиз сытып китәрләр. Сөйлә әле, нәрсә, ничек булган иде анда?

Нургаян кулындагы төпчеген эчтәге чиләккә томырды да, Зәйтүнә белән килеп чыккан хәлне теләр-теләмәс кенә шәрехләп бирде. Аны ияген уа-уа тыңлап торган Гриша янә сүгенеп куйды.

- Гаепле кешегә суд булдымы соң ичмаса? Шоферга дим?

-  Шоферга? – Нургаян, шул вакыйгадан соң күзгә-башка бер генә дә чалынмаган Ренатны уйлап, аптырап китте. – Юк инде, ниткән суд...

- Ну и ну! Ул да килмәде, эндәшмәде дисәң, шушыннан пике ясап төшеп китәм хәзер, - диде Гриша бу юлы тавышында ярылып яткан ачу белән, артындагы тәрәзәгә ымлап.

- Килмәде. Эндәшмәде. Хәтта... гафу да үтенгәне булмады. – Бу хакта менә хәзер, шушы минутта гына исенә алган Нургаян инде үзе дә Гриша кебек үк гаҗәпкә калган иде. – Кая, тагын берне бир әле, Григорий Петрович.

Әңгәмәдәше аңа дәшми-нитми генә тәмәке сузды. Ике ир, берсе тәрәзә төбенә утырган, икенчесе стенага сөялгән килеш, телсез калгандай, сөйләшми генә төтенгә күмелделәр.

- Ох, боларны! – Ишектән чиләк, швабра күтәреп кергән кечкенә буйлы карчык аларга йодрык болгады. – Дөньяны сасыткансыз! Тәмәкегез тәмәке түгел! Вот махорка булса! Барыгыз, марш палатагызга!

- Тетя Нина, красавица моя, мин кайтып киткәч кемне ачуланырсың икән син, ә? – Гриша башта горкылдап ютәлләде, аннан шаулап көлеп җибәрде. – Есть, товарищ капитан!

- Минем капитанлыгым... – Тетя Нина аңа ачусыз гына чүпрәк белән селтәнде. – Менә сине кем әйтер капитан авиации дип? Бала-чага...

Ишекә юнәлгән егетләрне санитарканың аркылы сузылган швабрасы туктатты.

-  Стоп! Гриша, тәмәке калдыр. Мин дә сез бөркетләр кебек кара яндырыйм әле бер. – Карчык бездәй карашы белән башта Гришага, аннан Нургаянга кадалып торды. – Бу егетне бозма, кирәкмәгән гадәткә өйрәнмәсен. Ул синең кебек түгел. Бүтәннәр кебек тә түгел.

 

          Бу араларда Нургаянның җаны үзенә урын таба алмый үрсәләнә. Ярты ел, әйтергә дә ансат түгел, ярты ел аларның бу стеналар арасына кереп бикләнүенә! Көзне, кышны уздырдылар. Инде менә язга кереп барышлары. Мендәргә сөялеп утыра башласа да, Зәйтүнәнең әле дә булса аякларында бер хәрәкәт тә сизелми. Алай гына да түгел, алар күз алдында кибеп-сулып бара  шикелле.  Даруларның да, көн саен ясаган массажларның да тәэсире сизелми. Көне-көне белән ирнең өмет канатлары сынып та киткәндәй, әле ярый Зәйтүнәсе сер бирми. Үз хәлен онытып, кояш кебек балкып елмая да, Нургаянның кулына кагылып: “Әллә кайчан үлгән идем инде мин. Әле дә син бар, Нургаян”, - ди шул сүзе белән иргә Алып көчләре өстәп.

Нургаян ары киткән Гришага кул изәде. Култык таяклары таш идәнгә түгел, йөрәккә бәрелеп шыкылдый диярсең: шык-шык, шак-шок... Бу шыкылдауда өмет авазы бар. Кеше атлый, үз аягы белән атлый! Таянып булса да атлый. Шул рәвешле ул, әнә, балкон янына барып баса, бикле тәрәзә аша булса да, кышкы матурлыкка сокланып тора ала. Туйса, кире борыла. Теләсә, палатага керә, теләмәсә, коридорның бер башыннан икенчесенә сәяхәт итә. Үз аягы белән атлап, врач кабинетына бара, тыңлыйлармы-юкмы, анысына игътибар итмичә, зарын түгә. Йә булмаса рәхмәт әйтә. Яки бу җирем, теге җирем авырта дип, нидер таләп итә. Зары-таләбе үтәләме – анысы мөһим түгел, иң мөһиме – ул йөри, әкрен генә булса да, үзе теләгәнчә йөри! Ә менә Зәйтүнәсенә нишләргә?..

Нургаянның өзелеп-өзелеп тагын тәмәке тартасы килде. Бу юлы йотлыгып, тетя Нина әйткәндәй, кара яндырып, комсызланып тартасы килде.

Ир, палатага керергә ашыкмыйча, берчә ишек тоткасына тотынып торды.   Рәзифәне, муенчагын салдырмасалар да, өенә кайтарып җибәрделәр. Любаны апасы, коляскага утыртып, еракка, Төмән шәһәре тирәсендә яңа гына төзелгән Тараскүл дигән тернәкләндерү үзәгенә алып китте. Шулай, биредә беркем дә гомерлеккә тукталып калмый, искеләр китә, яңалар килә.  Зәйтүнә янындагылар да әллә ничә алышынды инде, ә ул һаман ята бирә. Кайчанга кадәр? Эх, шул сорауга өздереп кенә, өметле бер җавап бирсәләр...

Нургаян эчкә узды. Зәйтүнәнең караватын күптәннән тәрәзә буена күчергән иде, хатыны карашын яз кояшы баккан зәңгәр күккә төбәгән дә, тын алырга да курыккандай ята. Калын чәче тузгып мендәргә таралган.

- Чәчеңне әллә хәзер юыйкмы, әнисе, кичкә калдырып, теге юлы да юеш чәч белән йокладың,  - диде Нургаян, тумбочканы ачып, пыяла савыттагы шампуньны барлагач. Әйтерсең, әле яңа гына ишекнең теге ягында бик озаклап шушы хакта гына уйланган да, катгый карарга килеп, палатага кергән.

Зәйтүнә эндәшмәде. Үз уйларына чумган идеме, ишетмәдеме, күзен тәрәзәдән алмады. Тышта яз. Агачларга сизелерлек булып яшел сут таралгандыр. Тал песиләре бөрегә тулышып ятадыр. Көндезләрен, кояшның елмаюы алдында бил биреп, гөрләвеккә әверелгән кар сулары йөгерешәдер... Йөгерәдер шул, йөгерәдер... Җырлый-җырлый йөгерәдер. Йөгерәдер... Бала чыгарам дип, ашкына-ашкына кошлар кайтадыр. И-и, әнисенең йорты өстеннән тагын кыр казлары, торналар тезелеп үтәр инде. Бала чыгарам дип ашкынып кайтулары булыр. Ишегалдында хуҗа булып йөргән күгәрченнәр, аларны күреп, әллә көнләшүдән, әллә сөенүдән, үзгә бер гөрләшү белән гөрләшергә тотыныр... Әле Зәйтүнә кияүгә киткәнче, тавыкларга сипкән бодайга әверепме, аларның лапас тирәсенә бер күгәрчен ияләшкән иде. Гарип иде ул. Тумыштан шулай булганмы, бер явызның кылыгымы – сыңар аягында гына титаклый иде. Икенче аягы, канатларын аралап, өскә үк  кайтарылып чыккан да һавага карап тора. Әй шул күгәрченнең үҗәтлеге! Бер тәпие белән койма өстенә дә килеп утыра, лапас кыегына да кунаклый. Яшәргә, ничек тә яшәргә тырыша иде, бичара. Хәзер кайларда, исәнме икән ул?... Бик кызгана иде аны Зәйтүнә. Бервакыт бакча казышырга килгән  Нургаянга да күрсәткән иде. Егет икенче көнне үк кечкенә җимлек ясап китерде. “Тавыктан бодай калырмы дип тилмермәсен, үз өе булсын”, - дип шаяртты җимлекне бакча коймасы янындагы агачка элеп куйгач. Кыз шунда ипи валчыгы да чыгарып сибә иде, сабантуйга кыздырырга дип саклап кына торган ярты табак көнбагыш та күгәрчен сыена әйләнде.

Ә менә хәзер Зәйтүнә үзе яралы күгәрчен хәлендә. Кошчыкның, берәү генә булса да, йөрерлек, әйе-әйе, йөрерлек аягы бар иде! Аяк кынамы, канатлары бар иде аның, канатлары! Зәйтүнәнең... Канаты юк дисә, гөнаһ булыр. Нургаяны янәшәдә бит,  ул – канат та, хатынның ярты җаны да.

-  Чәч дисеңме? – Зәйтүнә иренә борылды. Моңсу елмайды. – Кис дим бит, Нургаян,  бу кадәр авыр толымнарны юу мең мәшәкать.

- Мин юам бит аларны, синмени. Бөртегенә дә тимибез! Шул толымнарың белән гашыйк иттең дә, хәзер кис, имеш...

Нургаян хатынына шаярып кына бармак янады.

- Мин бәләкәй чакта әнкәйнең дә толымнары озын иде, - диде ул, Зәйтүнәнен чәчен юып, сөлге белән яхшылап корыта-корыта. – Беркөнне карасам, җилкәсеннән генә калдырып кисеп ташлаган! Әй үпкәләдем шунда әнкәйгә, әй ачуым килде... Мәктәпкә кыска чәчле укытучы килсә, шуның дәресендә утыруларга тиклем яратмый торган идем... Синең бит, Зәйтүнәкәем, кисәргә кул күтәрелә торган чәчмени бу?! Әзрәк кипсә, агач тарак белән тарыйбыз аны хәзер...

- Нургаян... – Зәйтүнәнең күзләрендә сагаю чалынды. – Бая йөзең качкан иде. Берәр нәрсә булмагандыр бит?

Һай, бу хатын-кыз! Җиде кат җир астыннан елан шуышып үткәнен дә сизеп алыр!

Палатаның шыксыз почмакларында хатынының җавап көтеп төбәлгән карашыннан качар урын юк иде.

- Булуын булмады... Теге летчик турында әйткән идем бит, аягына баскан дип... Шуның белән сөйләшеп тордым. “Эш вакытында имгәнгәч, документлар тутырырга тиеш идегез, колхоз кайгыртырга тиеш иде”, ди. Ренатны да искә төшерде. Суд булдымы, ди... Шуларны исәпләп уйга төшкән идем. Без соң, берсенә бер сүз кузгалтмадык бит...

- Кузгалта күрмә, Нургаян. – Гүя ире менә шушы минутта ук кемнедер судка бирергә җыена – Зәйтүнә, коты очып, баш чайкады. – Үзем гаепле, шул кабельне алып куям дип, иелмәгән булсамчы... Ятсын иде, тапталсын иде – бетмәс иде әле... Колхоз дип тә авыз ача күрмә. Гомер булса, шул авылда, шул кешеләр белән яшисе. Ренатны да судка бирүдән ни мәгънә – аннан аякка басаммы? Ашлык машинасын минем өскә юри аударган кеше түгел. Хатыны бар, баласы бар, берүк кеше рәнҗеше ала күрмик. Кирәкми. Тыныч кына яшәсеннәр.

- Тыныч кына? – Нургаян бу сүзләрне хатынына түгел, үзалдына әйтте. –Тыныч кына яшәп ята шул. Килеп хәл сораганы да булмады. Күңел хакы өчен генә дә. Колхоз җитәкчеләре турында әйтәсе дә юк.

- Үзләре беләдер.

Ир дә, хатын да байтак кына сүзсез тордылар. Тук чырайлы җитәкчеләрнең безнең илдәге законнарны уңнан да, сулдан да урап үтә белүләре икесенә дә билгеле: нәрсәдер дәгъвалап йөрүдән ни файда? Аларга тавыш-гауга да, кемнеңдер баш иеп килүе дә, гафу үтенүе дә кирәкми иде.

- Син янымда. – Зәйтүнәнең акбур төсенә кергән бармаклары иренең кул аркасына йомшак кына кагылды. – Миңа бүтәннәрнең кызгануы кирәкми.

 

- Кызганыч! Бик кызганыч. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. – Клара Денисовна күзлек өстеннән без кебек кадалган карашын Нургаянның маңгаеннан алмады. Ул ни өчендер ирнең күзләренә түгел, аның маңгаена текәлгән иде, әйтерсең, шунда язылган язмыш китабын бите-бите белән укырга маташуы. – Тугыз ай дәваладык, инде моннан да артык биредә ятуның мәгънәсен күрмим. Хатыныгызны өйгә алып китә аласыз. Кәгазьләр артыннан әллә кая йөрисе булмас, барысын да моннан әзерләп җибәрәбез.

- Нинди... кәгазьләр? – Нургаянның күзләре үзенең күлмәк төймәсенә беректе.

- Хатыныгызга беренче төркем инвалидлык бирелә. Сезгә барысын да аңлатырлар, авылыгыз фельдшерына да күрсәтмәләр җибәрелер, анысы өчен борчылмагыз... Коляскага гариза язарсыз, үрнәген бирерләр.

- Сез бит... Таякка таянып булса да йөрер дидегез... – Нургаян бу минутта чарасызлыкның үзе иде.

- Увы... Хатыныгыз беркайчан да аягына баса алмаячак. Мин аңа да,  сезгә сабырлык кына тели алам...

Тышта яз. Май аеның, ап-ак чәчкәгә күмелеп, яшәү җыры турында аваз салган чагы. Яшәү җыры! Тик нишләп шулкадәр моңлы, шулкадәр сагышлы, шулкадәр тетрәндергеч, үзәк өзгеч соң ул? Яз бит, дөньяның яшь, саф, матур, күкрәп торган мәле бит! Ә шомырт чәчәгенең ап-ак таҗларын рәхимсез усал җилләр өзгәли. Тырнакларыңны учларыңа батыра-батыра булса да шул җилләргә каршы торырлык көч табарга кирәк. Кирәк!  

 

***

Сабый баланы күтәргәндәй, Зәйтүнәне кулына күтәреп баскычтан менгәндә, Нургаянның борын төбендә генә ишек ачылып китте, уч төбе кадәр генә ыштан кигән Наил атылып та чыкты, үкчәсен ялтыратып, шунда ук кире томырылды. Малай әтисе белән әнисен танырга өлгермәдеме, әллә каршысында кисәк пәйда булудан куркып киттеме, аның: 

- Әбей, әбей! – дип чәрелдәгәне өйалдын яңгыратты.

Саимә кискән токмачын куна тактасына таратып маташа иде, оныгының чатыр чабып керүен үзенчә аңлап:

- Нәрсә, җитешмәдеңме? Астыңа пес иттеңме, улыкаем? – дип, онлы кулын алъяпкычына сөртә-сөртә  аның каршысына атлады.

Наилнең:

- Кеселәл, кеселәл! – дип сөрән салуына ияреп, бусагада хатынын күтәргән Нургаян күренде.

- Әнкәй, өйгә килен төшерәм, каршы ал! – дип шаяртты ул, үзен муеныннан кочкан Зәйтүнәне әкрен генә әйләндереп. – Улым, нәрсә, әллә безне онытып та куйдыңмы син? – диде әбисенең итәк артына поскан Наилгә күз кысып.

- Ай Алла, ай Алла, - дип бертуктаусыз кабатлады каушап төшкән Саимә, исәнләшергә дә онытып, кая барып тотынырга да белмичә. – И-и, мин, исәр, ирәвәнләп торам, башкаем әйләнеп киткән булды бит кисәк... Әйдүк, әйдүк, балалар, түрдә урын да әзер... И-и, киленкәем, кайттың бит, Аллага шөкер, кайттың! – дип, Зәйтүнәнең кулын кысты, беләген сыпырды, җәймәгә төренгән аякларын сөеп-сөеп алды. – Аллага мең шөкер, өебезгә кайттың! – дип тәкрарлады. Караватның чыбылдыгын күтәреп, чәчәкле зур ястыкны ары тартты, бире тартты да: - Йомшаграгын салыйм әле, монысы катырак шикелле, - дип сөйләнде,  шунда ук кире куйды.  – Аллага шөкер, кайттың бит!

Иренең кулларыннан тып итеп сикереп төшеп, улын кочагына ала алмау хәсрәтеннән баядан бирле күз яшен тыялмаган Зәйтүнә, ястыкка сөяп утырткач, ниһаять, телгә килде:

- Шөкер диярлек түгел шул, әнкәй, - диде ул учы белән йөзен сөртеп. – Менә шушындыйракка калдым бит... Улыкаем, Наилкәем, кил инде, җаныкаем, сөйим үзеңне, тотып булса да карыйм!

- Әниеңне кочакла инде, улым, әниең кайтты бит! – Саимә, ятсынып һаман үзе артына поскан малайны кулыннан җитәкләде. – Син кайтуга менә ничек үстем, диген. И-и, көләр инде әниең, минем улым куркак куян икән дияр...

Нургаян көйләп-чөйләп тормады, улын ике куллап күтәрде дә, башын түшәмгә тигерерлек итеп чөеп-чөеп алгач, битеннән, маңгаеннан үбә-үбә, Зәйтүнәнең кочагына китереп салды. Үзе улының кояшта янарга өлгергән муенын, ялтырап торган шәрә табанын кытыклап, ишеккә юнәлде:

- Әнкәй, Вәсимгә да кер дигән идем, чәең булса...

Томырылып килененә карап торган Саимә, яңа исенә килгәндәй дертләп китте дә кече якка юнәлде:

- Ничекләр булмасын, чәй дә бар, ашым да пешкән, токмач салып кабартып  кына алам! Чакыр, берүкләр чакыр, каян кая апкайтып, кешене ишек төбеннән борып җибәрергә...

Зәйтүнә, кочагында ятсынып, шулай да шуып төшәргә ашыкмыйча сәерсенеп яткан улының ялангач аркасын бертуктаусыз сыпырды. Үзенең күзеннән әрнетеп-әрнетеп өзлексез яшь акты. “Улым, улыкаем”, дип кабатлады ул, куенындагы бу нәни йомгакны кемдер алып китүдән курыккандай, малаен ныграк кочаклап. Юеш иреннәре белән аның ялтыр башын, озын керфек каймаланган күзләрен, күпереп торган кул аркаларын үпте, калтыранган бармакларын көчкә тыңлатып, шәрә тәпиләрне сөйде. Малай әллә аптырап, әллә шомраеп калган иде: үзен кочакларга тулы ирек биреп, тып-тын калды, аваз-өн чыгармады. Әнисе аның саен улын ныграк кочты, аның саен күзеннән мөлдерәп яшь коелды. Йә Хода, бу минутларны чынлап тояр көннәре дә бар икән!  Дөньядагы иң хуш ис белән өртелгән нарасыен төшләрендә ничә назлады, ничә иркәләде – өнендәге коточкыч чынбарлык белән очрашканда, бу көннәргә барып җитә алмас кебек иде. Больницаның салкын стеналары, тәнен-җанын тимер кыршау кебек кысып, шуннан инде мәңге ычкындырмас кебек иде.  Кеше кулларына калып булса да, кайтты бит, улыкае янына кайтты!

Әнисенең күкрәгенә башын салып яткан малай таныш исне тойдымы, күкрәк сөте исенә төштеме, ни булса да булгандыр – күзләрен шар ачып, уймак иреннәрен бөтереп, аның йөзенә күтәрелеп карады.

- Син сын әнейме?

Әни димәде улы, кызык итеп, әней диде.

Зәйтүнә бармагы белән аның кашына кагылды.

- Чын, улым, чын!

- Син минем әнейме?

- Синеке, улым, синеке... – Яшь ана җиһанда иң бәхетле кеше кебек балкып елмайды.

Ул арада өйгә шаулап Нургаян белән Вәсим килеп керде. Өстәл тирәсендә кайнашкан Саимә белән күрешкәч, Вәсим мич аралыгында кулын юып чыкты, гөлдерәвек тавышы белән бөтен өй эчен тутырып,  сөйләнә-сөйләнә урындыкка утырды.

- Мәшәкатьләнәсе түгел иде инде, өйдә дә пешкәндер. Ну шулай да Саимә апаның мич ипиен авыз итәсе килә, малай! Авылда синекенә җиткән юк, Саимә апа, ишетәсеңме? Минем хатын, Венераны әйтәм, ни уңган булса да, мич алдында биеп торса да, болай ук  оста пешерә алмый!

Күрше якта һәр сүзне ишетеп яткан Зәйтүнә, улының бармакларын берәм-берәм үбеп назлаган җиреннән, күкрәген калкытып, тирән сулыш алды. Вәсим – Нургаянның бер урамда уйнап үскән, бер сыйныфта укыган җан дусты, туйлары да бер тирәдәрәк булды. “Уазик”та колхоз рәисен йөртә ул. Нургаяннарны алып кайтырга рәис үзе җибәрде дисә дә, ай-һай, еламаган балага имчәк каптырмыйлар – мин барам дип чәчрәп торгандыр әле. Ачы таңнан кузгалып юлга чыккан, менә, караңгы төшәр-төшмәстә Казаннан алып та кайтты. Аның “минем хатын... мич алдында биеп тора...” дигән сүзләреннән сискәнде Зәйтүнә. Җылы җәймәгә төрелгән аякларын үрелеп сыпырды. Ә ул... башка беркайчан да... Үз аякларына басып, җиңен сызганып, куәс тә баса алмый, каенанасы өйрәткәнчә, унар йомыркага тугланган тәбикмәк пешерәм дип, мич алдында да кайнашмый. Зәңгәр буяуга буялган, оч-очларына ак бизәк төшерелгән  көянтәсен элеп, коега да, ерак чишмәгә дә бармый. Иренең төз аркасы артына басып, аның кебек үк булмаса да, каерылып-каерылып, печән дә чапмый....

Наил әнисе кочагыннан балык шикелле шуып кына төште.

- Тоҗлы, - диде малай, үзенең ирененә сыланган яшьләрне  учы белән сөртеп. Үкчәсен ялтыратып, теге якка йөгерде. – Әней елыыый!

Балалы өйдә бур тормас, ди.

Саимә, өстәл буеннан кыймылдаган Нургаянга, “үзем” дип ымлады да, ишекне ябып, килене янына чыкты. Аның нәзекләнеп калган кулын учына алды.

Зәйтүнә каенанасына борылды. Чәчләренә иртә чал төшкән иде аның. Арттан чөеп бәйләгән яулыгы астыннан көмеш-көмеш булып күренә. Нургаянның күзләре – суйган да каплаган, нәкъ әнисенеке. Икесенеке дә җылы коңгырт. Гәүдәләре дә охшаш, озынча, чандыр. Тик Нургаян әтисенә охшап, каракучкыл, Саимә исә – ак тәнле, кояшка күренсә дә карала торган түгел, ә дигәнче тиресе янып-пешеп чыга да, кубып та төшә. Шуңа күрә ул басуда эшләсә дә, бакчада казынса да, озын җиңле күлмәктән, башына япкан яулыктан булыр. Ул да ябыгып киткән шикелле. Тугыз ай буе берүзе дөнья көтү өстенә кечкенә бала карау сиздерми калмаган...

- Киленкәем, - диде Саимә,  дәшкән уңайга агач урындыкны карават янына китереп, шунда утыргач. Тагын Зәйтүнәнең кулын тотты. – Аллаһының сынавыдыр бу, нишлисең. Бетеренмә дә, кайгырма да. Баш исән булганда, адәм баласы ничек тә чыдый ул. Әле син берүзең түгел. Ирең бар, улыкаең. Мин кырыеңда, кодагый шушында. Һи-и, теттереп яшисең әле!.. Мин дә яшәдем бит. Тәнем авыртмаса да, гомер буе имгәнгән җан белән  яшәдем... Нургаяным да шулай яшәде, әйткәне генә юк. Атасы, “Урал” матаена балаларын утыртып, безнең капка төбеннән узганда, бәгырькәйләре өзелгәндер... Утыз биш яшемдә ирекәемне башка хатын тартып алды – җир читенә алып китсә, җиңелрәк буласы иде. Бер авылда, бер урамда бит. Иртән үтсәм дә парлап күзгә чалыналар, кич үтсәм дә... Бауга меним микән әллә, дигән чакларым булды – җан сызлавына түзәрлегем беткән иде. Авыл җирендә ирсез тормышны әйтмә инде син аны... Улым хакына түздем, уртларымны чәйни-чәйни түздем. Салкын мунчага бикләнеп, бүре урынына улап-улап еладым да, шулчагында әйттем үземә: һи-и, Саимә, мин әйтәм, каш ярылып күз чыкмаган,  нишләп үзеңне берүзем калдым дип кимсетәсең, дидем. Берүзем булырга, улым бар бит минем. Үсеп җитәр, өйләнер, гөрләтеп килен төшерербез, бәбәйләр үстерербез – нишләп берүзем булыйм, дип юандым. Сыртың сынса да, кешегә сер бирмә, дип яшәдем. Нургаянымны әтисенә каршы бер котыртканым булмады, якын итеп, күргәндә, әткәй дип тор, ди идем. Яңа хатынынанн туган балаларына да кара коелмадым. Аралашсыннар, бер-берләрен туган итсеннәр, дидем. Өстерүчеләр булды, янәсе, нигә аралаштырасың аларны, малаеңның чыраен да күрсәтмә... Шундыйларга үч итеп, йөземне балкытып яшәдем, киленкәем. Кара, сезнең туйда аталары да түрдә утыргач, Нургаянның сөенүләре... И-и, мине... үземнекен сөйлим, сөйлим – ничекләр телемә тилчә чыкмыйдыр. Синең белән күрешми торгач, киямыл* сагынып беткәнмен бит. – Саимә, кеткелдәп, урыныннан торды. – Ашны бу өстәлгә әзерлим, киленкәем, җыйнаулап утырырбыз әле. Сез кайтуга тавык суйдырттым, и аның шулпасының тәмлелеген күрсәң!.. Кодагый да килеп җитәр хәзер. Инде ике урап китте. Йөрәгенә урын тапмый тагын кайтып киткән булганые...

- Рәхмәт, - диде Зәйтүнә керфек кагып. – Рәхмәт сиңа, әнкәй!

 

*Киямыл – диал., шултиклем, шулхәтле дигән мәгънәдә  

 

 

Һәрбарчасына өр-яңадан яши башларга өйрәнү кирәк иде.

Иртәнчәк көтү куарга чыккан хатыннар телендә йөзгә бөтәрләнгән бер яңалык кич җиткәндә меңгә йомарлана. Төчкерсәң – авырый диләр, кычкырып җырласаң – исерек тамгасы сугарга да күп сорамыйлар, сыерыңның койрыгы гына пычракка батып көтүгә китсен – авылның бер ялкавы исемен ябыштырып куялар. Ныклап карасаң, авыл халкы бертөсле тәгәрмәчтә әйләнә шикелле: бәрәңге утырталар, фәләннәр әллә кайчан алган дип ярыша-ярыша, бәрәңге алалар; фәләннәр әллә кайчан кыркыган дип уфтана-уфтана, сарык йоны кыркыйлар; фәләннәр бәйләгән, минеке таралып ята дип үзләрен сүгә-сүгә, суган бәйлиләр; дөбертәдеп иртә-кич сыер савалар, май язалар, таба төбен сары май белән генә майлап, тәбикмәк пешерәләр; мич тутырып ипи яки көлгә тезеп көлчә салалар, ул ипи-көлчәләрне, мичтән алуга ястык өстенә кадерләп кенә тезеп яткыралар.  Суына төшкән ипине күкрәккә терәп, кибән башын каерып кисәләр дә, өстенә юка гына май ягып, яки писүк сибеп, бала-чагага тоттыралар. Авылның эреле-ваклы малай-кызы, кулларындагы шул ипине дөньядагы иң затлы, иң тәмле ризык күреп, уенга чаба. Тәгәрмәч исә һаман үз күчәрендә әйләнә: хатын-кызлар – Түбән очныкылар да, Югарыныкылар да, кышын-җәен иңбашларына көянтә элеп, Хәлим бабай яки Халик бабай коесыннан су ташый, һәр ике хуҗаның да гомергә капканы келәгә бикләнгәне, суга килгәннәрдән түләү сораганы юк, иң мөһиме – чәчеңне-башыңны туздырма, яулык яп та, кое капкачын ачык калдырма. Җәй җитүгә, авыл халкы, ике-өч көнгә генә колхоз коллыгыннан котылып, бөтенесе бер булып печәнгә төшә. Колхозның йөк машинасын, тракторын йөрткән шоферлар ул чорда ханга, солтанга әйләнә: син бит минем сабакташ, дус, өченче буын туган... дип зурлап, алар артыннан зур чират тезелә. Чабылган, өелгән печәнне һәркемнең тизрәк ихатага алып кайтасы, сәндерәгә менгереп урнаштырасы килә. Кичен бер-ике рейстан төп-төз, чибәр генә кыяфәттә урап кайткан шоферны өченче, дүртенче рейста көтеп торучыларга авыргарак туры килә, алар рәхмәт йөзеннән артыграк сыйлап ташлаганнары сүгә-сүгә, теш кысып төн уртасында печән ташыйлар, машинаны күчергән саен йоклап киткән шоферны уятып изаланалар.  Авылда иң кирәкле кеше – рәис тә, мәктәп директоры да, бухгалтер да түгел. Кемдә йөк машинасы һәм кемнең кулында  амбар ачкычы – алар Алланың кашка тәкәләре дә инде. Утын алып кайтасымы, саламмы, печәнме, тегермәнгә бодай алып барасымы – идарәдән сиңа бер түгел, йөз рөхсәт кәгазе бирсеннәр, шоферны игә-чөйгә китерә алмасаң, алып кайтырсың, бар... Колхоз кырында гектар-гектар булып үскән карабодайны, умарталыктан алынган мичкә-мичкә балны, рәешкә генә киярлек кызыл эчле кәлүшләрне әллә син колхоз рәисе өй борынча таратып йөрер дисеңме? Язын да бил бөктегез, җәен-көзен чөгендер, бәрәңге басуында чиләндегез, алны-ялны күрми басу сөрдегез, комбайн-тракторда үпкәгезгә тузан тутырдыгыз, билдән саз ерып, авыр чиләкләр күтәреп, фермада сыер саудыгыз, дип, ләббәйкә дип, хезмәтегезнең рәхәтен сез дә күрегез дип,  капка төбенә китерер дисеңме? Йөз суы түгеп, мескенләнеп идарә ишеге төбендә таптанганчы, амбар мөдире белән дуслаш син – менә шунда төп хуҗаның кем икәнен чамаларсың...

Болар барысы да – бер тәгәрмәчтә шул. Тик анда һәркем аерым-аерым әйләнә. Тотып селкесәң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Тик сандык капкачын бик сирәкләр кеше күзенә киереп ача, кайберәүләр хәтта үзләре дә ярыктан гына үрелеп карый. Кайберәүләр өчен – мең йозакка бикләнә ул, ачмаслык, кузгалтмаслык, көн күзенә чыгармаслык итеп.

Нургаян белән Зәйтүнәгә өр-яңадан яши башларга өйрәнү кирәк иде. Ир белән хатын – куш тирәк: төбе дә бер, тамыры да. Аларның икесенә бербөтен булып, сабырлыкны, чыдамлыкны һәм мәхәббәтне юлдаш итеп, ә күз яшьләрен – сандыкка бикләп  яшәргә, чит-ятларга күрсәтмәскә кирәк иде.

 

***

Нургаянның икенче кат шулай өзелеп, эчләре актарылып елавы.

Булгандыр, балачакта да, яшүсмер чагында да, үз әтисенең башка капка төбенә барып туктавын күргән мәлләрдә дә, ул ояда туган балаларның әти дип авыз тутырып дәшүләрен ишеткәннән соң да сатлык күз яшьләре үзенекен итми калмагандыр.

Зәйтүнәсе авыргач, икенче кат өзелеп елавы. Тәүге тапкыр тугыз ай больницада ятканнан соң кайтырга җыенгач, врач кабинетыннан Зәйтүнәгә “беренче төркем инвалид” дип  бирелгән катыргыны алып чыккач  елады. Аскы катка төшеп, аулак почмакка барып, стенага башын терәп елады. Иңбашларын дерелдәтә-дерелдәтә, өзелеп, бәгыре теленеп, озаклап елады. Япь-яшь, чибәр, чәчкәдәй хатынының гомерлеккә гарип калуын башына сыйдыра алмыйча, сыйдырырга теләмичә елады.

Бүген исә ул дусты Вәсимнең, хатынын култыклап, клубка юнәлүен күреп калды. Белә иде, кичен клубта “Хыянәт” дигән һинд киносы күрсәтеләсен белә иде. Саргайган кәгазьгә кызыл буяу белән эре итеп язылган белдерүне үз күзләре белән укып үтте. Башта игътибар итмәдеме, күңел күзе белән күрмәдеме,  числосын дикъкать белән карамады. Карагач, читкә тайпылды. Төп-төгәл бер ел элек, нәкъ шушы көнне ул да Зәйтүнәсе белән кинога җыенган иде. Анда да һинд киносы буласы иде. Арада 365 көн җәйрәп ятуына ышанырлык түгел. Көннәр генә түгел, уч төбенә язылган язмыш җәйрәп ята шул...

Тракторын капка төбендә сүндереп, ишегалдына атлаган ир урамга борылып карады. Кичке эңгер-меңгер төшеп килә, урам башыннан ак күлмәк, ак кепка кигән Вәсимнең хатынын култыклап клубка юл тотуы күренде. Ул да булмады, алар якынлашканда, тагын бер капка келәсе чылтырап күтәрелде, көлешә-көлешә, бер-берсенең култыгына сарылып, яңа өйләнешкән яшь пар килеп чыкты. Шат авазлар кичке урам кочагына сыенды.

Нургаян абзар эченә узды. Ялкау гына күшәп торган сыер йорт хуҗасына иренеп кенә башын борды да, койрыгы белән селтәнеп, чебен-кигәвенгә сыдырды. Түр бүлемдә сарыклар бәэлдәште. Куначага менеп кунаклаган тавыклар, ризасызлык белдереп, нидер бүлешеп алды. Ир аларның берсенә дә игътибар итмәде. Сәндерәгә менә торган баскычка башын терәп, сулыгып-сулыгып елап җибәрде.

Бу аның икенче кат шулай өзелеп елавы иде. Зәйтүнәсен култыклап, инде беркайчан да авыл урамыннан парлап узмаячагын белүдән үзе өчен дә, гөл чәчәге кебек хатыны өчен дә эче актарылып елавы иде. Болай булырга тиеш түгел иде, түгел иде... Яши генә башладылар лабаса! Матур итеп, бер-берсен яратып.  Ап-ак хыяллар белән.

Ирнең җанына баз салкыны үрмәләде. Кул астында булса, кабы белән тартып бетерергә әзер иде – котырып-котырып кесәсеннән тәмәке эзләде. Каян булсын, Казаннан кайтканнан бирле тартканы юк. Иртәгә үк тартмасы белән алып куярга кирәк булыр. Җан ярсуын ничек басарга белмәгәч, йодрыгы белән агач баскычны бәргәләргә тотынды. Кулы канап, авырта башлагач та туктамады, “түз, Зәйтүнә түзә бит. Мондый гына авыртугамы әле...”, - диде, тиле кеше кебек үз-үзе белән тарткалашып.  Бераздан суына төште. Акылы айныды. Кул аркасын печән белән сөрткәләп, абзардан чыкты.

Бакчада юынып, өйгә керүгә, каршысына йөгереп килгән улы ботыннан кочаклап алгач, җаны басыла төште. Әнисе мич алдында коймак пешерә, өйгә тәмле булып таба ашы исе таралган иде. Түр якка, китап укып яткан Зәйтүнәсе янына үтеп, аны кочып хәл-әхвәл белешкәч, бөтенләй тынычланды. Ярар, бүтәннәр парлап клубка йөрсен, алар исә үз дөньяларын булдырырлар...

- Иртәгә җыйнаулап балыкка төшәбез, әнисе, сиңа да кармак ясыйм, - дип каш сикертте ул, кулына тотып кергән сөлгене иңбашына ташлап. – Учак ягарбыз, уха пешерербез...

- Әтей, байыкка? – Ни арада колагына чалынган диген, Наил, сикергәләп, әтисенең чалбар балагына ябышты. – Әней дә, әбей дә, мин дә?

- Ерак әбиең белән якын әбиеңне дә ияртәбез, аларсыз ничек инде.

- Каммак бал?

- Һи, кармакның иң олысы сиңа, улым. – Нургаян шаяртып кына улының борын очына чиртте.

- Уйа! Әбей, каммак бил! – Малай мич янына атылды, коймак майлап яткан әбисенең итәгеннән тарткалады. – Каммак бил!

- Китчәле, исәр сөягеңне калкытып йөрмә! – Әбисе яратып кына оныгын битәрләде. – Төн уртасында кармак таптырмасаң...

Зәйтүнә иренә сораулы карады. Шифоньердан алган чиста күлмәкнең төймәләрен барлаган Нургаян янә каш сикертте.

- Күл буена төшәбез. Анда черки инде черкилеккә, ничава, учак ягып куркытабыз аларны. Син тоткан балыкны...

Зәйтүнә аны бүлдерергә ашыкты:

- Китчәле, Нургаян, миннән нинди балыкчы чыксын?

- Ничек чыкмасын? Икәү тотканда иң олысы кемгә эләгә иде, оныттың дамыни?

- Ул бит... элек...

- Балык элек тә балык, хәзер дә балык инде ул, Зәйтүнәкәем. Синең белән мин дә шулай. Элекке белән бүгенгене кара-каршы куярга маташма...

Нургаянны икенче көнне иртән, эшкә җыенып, капкадан чыкканда, артыннан әнисе дәшеп туктатты.

- Улым, күлгә аппарам дип, Зәйтүнәнең күңелен алгысытып калдыра күрмә берүк. Матаең белән генә урап менәрсез.

- Бәй, җыйнаулап барабыз, әнкәй. Иртәрәк кайтам, көн яктысында барырбыз. Трактор арбасына төйим дә үзегезне...

Саимә аны кул хәрәкәте белән туктатты.

- Җыйнаулап барган чак та булыр, Алла боерса. Бүген икәү генә төшегез. Мин Наилне ияртеп Югары очка чыгып кайтам, кодагыйга кич утырырга. Бәләкәй кармагыңны калдыр, инештә дә балык бетмәс. Кичә баланы котырттың бит...

 

Көзгә кереп барган табигатьнең күзгә күренмәгән, әмма бәгырьне айкап-айкап алган моңы бар. Җилләр кочагына ашкынган яфраклар биюендәме ул моң, сагыш төсе белән сугарылган басу-кырлардамы, җылы якка китәргә иртә булса да, хушлашып калырга ашыккандай баш очыннан сызылып үткән киек каз юлындамы – анысы билгесез. Әмам ул моң үзәкне өзә. Әле гомерләрнең көзе булмаса да, андый көзләргә ерак, бик ерак тоелса да, җанга билгесез бер моң урала да куя.

Нургаян матаен әкрен генә күлнең читенә үк диярлек китереп туктатты. Әле кайчан гына алар монда Зәйтүнәсе белән җитәкләшеп, йөгерә-йөгерә килерләр иде, ярты төн утырып, икесенә бер балык каптырсалар да, алтын тапкандай куанырлар, аннан ул балыкны суга кире җибәреп көлешерләр иде...

- Элекке учак урынын эзләп азапланмыйм, Зәйтүнәкәем, тотабыз да шушында ягабыз, ни дисең? Сиңа менә монда җайлырак булыр... – Ир күз карашы белән тирә-юньне айкады да куш каен тирәсенә кулы белән ымлады.

- Миңа шушында утырсам да ярар, күтәреп-төшереп мәшәкатьләнгәнче... – Матай бишегендә төренеп утырган Зәйтүнә көзге күлнең карасу төсен күреп, сискәнеп китте. Моңарчы шушы урынга җәен дә, көзен дә килә торганнар иде, күлдә йолдызлар коенганы гына күзгә чалынган шул ул чакларда... Ә бүген – бар дөньясын көз төсе, көз моңы урап алган.

Нургаян аның сүзенә карап тормады, бишек капкачын ачып, башта олы мендәрне, юрганны чыгарды, аларны агачлар тирәсенә җайлап урнаштырды. Шуннан соң Зәйтүнәне күтәреп алды, мендәр өстенә утыртып, аякларын җылы юрган белән төреп куйды. Чөнки Казаннан кат-кат  кисәтеп кайтардылар: аякларга аз гына да салкын ярамый, диделәр, туңдырмаска куштылар.

- Хәзер ут элдереп җибәрәбез, әнисе. Менә монда ярармы? Көлгә бәрәңге күмәрбез. Балык эләксә, шулпа да мишәйтләмәс...

- Балыгын үзең карарсың инде, Нургаян.

- Икәү тотабыз, әнисе! Юрганың белән алдыма утыртам мин сине, бер дә аптырама... 

 Ике яралы җанны үзләрен генә калдырырга теләп, балыклар да качышып беткән идеме – икесенә ике кармак салып, бербөтен булып байтак кына утырсалар да,  бармак буе балык та эләкмәде.

- Ярар безгә, прастуй авыл баласына, кабыклы бәрәңге дә, - дип шаяртты чебеннән фил ясарга яратмаган Нургаян, алып килгән бәрәңгеләрне бераздан көлгә  күмә-күмә.

Ә учак үзе көлгә калмаган иде. Күккә ашардай булып, һаман өскә, югарыга үрләде дә үрләде ул, үз яктысы, җылысы белән янындагы икәүне генә түгел, йөзләрне, меңнәрне җылытырга теләгәндәй, көзге кыраулардан курыкмагыз дип көч бирергә омтылгандай, юлын адашканнарга сукмак күрсәтергә тырышкандай, сүнми-сүрелми янды да янды.

- Нургаян, - диде Зәйтүнә, иренең алдында, аркасын аның күкрәгенә терәп утырган килеш, - сиңа сүзем бар...

- Син сөйләрсең, мин җырлармын,Күңелең тулса – еларсың, - дип җырлап җибәрде Нургаян, аны ике куллап кочаклаган килеш, җыр сүзләрен үзенчә үзгәртеп. – Сөйлә, әнисе, таңга кадәр сөйләсәң дә бер сүзем юк.

- Бик кыен булыр бит сиңа, Нургаян... – Зәйтүнә әйтәсе килгәнен ни рәвешле башларга белми иде, шулай да тәвәккәлләде. Башындагы шәлен сүтеп кире бәйләде, үрелгән толымнарын күкрәгенә төшереп куйды. – Күңелең төшкән хатын-кыз булса... Минем бер каршылыгым юк... Үзең аңлыйсыңдыр... Тик мине ташлама инде син, Нургаян. Синсез өч көн дә яши алмам. Наилне дә... ятим итә күрмик инде... Әтисез үсүнең ни икәнен синең белән миннән дә ныграк аңлаган кеше булырмы...

- Зәйтүнәкәем, акыллы дигән авыздан да исәр сүз чыгар икән кайчак... Тузга язмаган нәрсә сөйләп утырасың! Синнән башка беркем дә кирәкми миңа, җүләркәем! Бигрәкләр дә каты яратам бит үзеңне, бер-бер тылсымың бардыр, мөгаен.

- Артык яратканнарның бәхетле булганы бармы соң, Нургаян? И-и, Ромео белән Джульеттаны кызганып, яшь түгә торган идем...

- Кит әле, таптың чагыштырырга... Әллә кайдагы буржуй балаларын искә төшермәсәң... Чын мәхәббәт булса, аны ничек тә сакларга тырышырлар ие әле. Һе, җайлы бит, үлеп котыла, имеш... Урыслар нәрсә ди: бизвыхыдный положиние булмый, диме? Ә мин авыл малае, ишектән кусалар – тәрәзәдән керергә өйрәнгән, тормыш сынауларына баш иеп торырга җыенган кеше юк монда, син мине ул кадәр көчсезгә санама инде, Зәйтүнәкәем...

- Сүзне борырга дигәндә...

- Бормыйм, Зәйтүнәкәем, бормыйм. Килде-китте сүзләр белән башымны гына катырма...

Нургаян башын хатынының иңбашына салды, иреннәрен хатынының колак яфрагына, аннан яшь тамчылары тәгәрәшкән бит очына тигерде. Өтеп алырдай кайнар сулышы белән муен артын кытыклады. Беркадәр вакыт үткәч, инде иреннәре кавышкан мизгелдә, чык тамчысы ялтыраган күз алмасында үз шәүләсен дә күргән Нургаянның:

- Зәйтүнәкәем, бердәнберем... – дип пышылдаганы учак телләренә сарылып,  күкләр катына чөелде. 

 

***

- Нургаян, кыен булса да, син миңа почмак ясап бир инде.

Ире, әлеге сүзләренең мәгънәсенә төшенмичә:

- Нинди почмак, әнисе? – диде аптырый төшеп.

- Шушында, карават буенда. Су кертеп булмасмы?  Электр плитәсен менә монда, идәнгә көйли аласың. – Зәйтүнә, йөзтүбән яткан килеш, кулы белән тәрәзә астына ишарәләде. – Бу тирәгә шүрлек элсәң, бөтен вак-төякне тезәргә булыр. Табак-савытны, энә-кайчы ишене, үтүкне... Кунак тактасы ишене мондарак куярга була.

- Токмач басам димисеңдер бит? – Нургаян әле һаман хатынының тел төбен аңлап бетермәгән иде.

- Нигә басмаска? Ике кулым бар, Аллага шөкер, токмачын да басармын, ипиен дә.

- Син нәрсә инде, Зәйтүнә, әнкәйнең зарланганы юк, ипиен дә сала, ашны да пешерә. Әби дә көн саен килеп йөри, алар җитешмәсә, үзем эшлим – укам коелмый. – Нургаян, сөйләмә дә дигәндәй баш чайкады да үзе үк сүзенә ялгады: - Кирәк дисәң, суын да кертермен, барысын да көйләрмен анысы, сиңа ничек җайлы – шулай урнаштырырбыз, әнисе, - диде каршы төшеп хатынының кәефен кырмас өчен. – Бөтен эшне бездән тартып алмакчы булам дисең инде.

- Бөтенесен түгел. Эшли алырдаен. – Зәйтүнә шаяртмый иде. – Олы өйгә ни кирәк – кече өйгә шул кирәк диләр, шушы почмакта кече өй яса инде син, Нургаян, - диде ул сүзен кире какмаслык үтенү белән.

- Ярар, әнисе, ничек дисәң – шулай булыр!

Шулай булды да. Торба юк, насос юк, тегесе юк, монысы юк димәде Нургаян, бөтен урам халкын шаккатырып, кышын да катмаслык итеп өйгә су кертте. Нәрсә кирәксә – җир тишегеннән булса да эзләп табарга тырышты, юк әйберне үзе ясады, әллә нинди осталарны көнләштерерлек эш кораллары булдырды. Зәйтүнәсе помидор үсентеләре үстерәм дигәч, идәнгә тар-тар бүлемнәр ясап тезде, почта аша әллә ниткән орлыклар кайтартты. Хатынының “чеби  карасам...” диюе булды – аның буе җитәрлек урынга сап-сары тавык бибиләре пипелдәшкән тартма утыртып куйды.

Зәйтүнәсе исә эш белән кинәнде. Ул күз нурларын текәп үстергән үсентеләр яз башында ук чәчәккә бөреләнде, үз бакчаларына да, күрше-күләнгә өләшергә дә җитте. Чирәмгә таралганда, сары йомгаклар инде тәмам ап-ак чебиләргә әверелеп йөгереште. Йөзтүбән ятып, керен дә юды Зәйтүнә, үтњкләде, текте, ямады. Кайнанасы да, әнисе дә, башта “үзем, үзем” дип өзгәләнсәләр дә, әлеге шөгыльләрнең Зәйтүнәгә бер дәва икәнен аңлагач, үзләре үк йөгертеп эш таба башладылар: “Килен, синең кулың угата* тәмле, коймак кына туглап ал әле”; “Кызым, син теккәннең җөе җөйгә ятып кына тора – оекбаш табанына ямау салып бирсәң...”

 

*Угата – диал., аеруча, бигрәк тә дигән мәгънәдә

 

Саимә килененең сабырлыгына аптырый иде. Ник бер зарланып карасын да ник бер кара көеп эндәшсен! Тәне дә, җаны да сызланадыр бит үзенең, ник бер сиздерсен! “Әнкәй” дип өзелеп тора, йөзеннән яктылык китми. Нишлисең, язмыштан узмыш юк, һәрберсенең язмышына шушы сынау язылган – кая да качып котыла алмыйсың. Беркөн бакчада икәү кайнашканда, улына да шулай диде Саимә: “Язмышыңа язылган, - диде. – Зәйтүнәне рәнҗетсәң, мәңге бәхиллегем юк, улым. Аны бәхетсез итеп, синең дә беркайчан бәхетле буласың юк – язганы белән килешеп яшә”, -  диде катгый итеп, васыять итеп әйткәндәй.

Берәүнең дә гомере мәңгелек түгел. Әле җиргә нык басып йөргәндәй күренсә дә, алдагысын уйлап, Саимәнең дә йөрәге телгәләнә. Әле авырлыкны барысы да бүлешеп күтәрәләр, кодагые да көн туса Зәйтүнә янында. Ике карчыкның гомер офыгы әллә ни еракта шәйләнми – аннан соң бөтен мәшәкать Нургаяны җилкәсенә генә өелеп кала бит. Аңа да сабырлыклар бирсен Ходай, булган акылыннан гына аера күрмәсен...

Халисәттәйнең дә көн-төн туса теләгән теләге – кызына да, киявенә дә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, дигән сүзләр иде. Ана кеше өчен бала хәсрәтеннән дә тирәнрәк, бала кайгысыннан да ачырак кайгының булуы мөмкин түгел – кызын уйлап, йөрәге тузды, челтәрләнде карт ананың. Ул да түзде. Хәсрәтен йөзенә чыгармыйча, кызына сиздермичә түзде. Таң атса, Югары очтан, бакчалар артлатып кына бу якка чыкты, Зәйтүнәсенең җан ярасын үзенә күчерердәй булып, аның янында булашты;  ике кодагый,  бер-берсенә терәк булып, онык тәрбияләделәр, авыру хатынны карадылар, тәне авыртмасын дип бу якка борып яткырдылар, мендәргә сөяп утырттылар, кулына эш көйләделәр, арыгансыңдыр дип, йөзтүбән яткырдылар. Яшәргә, ничек тә дөнья көтәргә тырыштылар. Һәркөнне, эштән кайтуга, Нургаянны кайнар аш, улының яңгыравык тавышы, өч яралы җанның якты йөзе каршылый иде. Кичен караңгы төшүгә, “үз өемдә генә йоклый алам” дип, Халисәттәй Югары очка кайтып китә. Янә бакчалар артлатып кына. Умарта күчедәй гөжләгән уйларын буйсындыра алмыйча, шул уйлардан авырая төшкән башын иеп кенә, үзенең тәбәнәк түшәмле, дүрт тәрәзәле өенә кайтып бара ул. Каныннан, җаныннан яралган газиз баласының хәсрәтен киметә дә, бүлешә дә алмаудан гаҗиз булып, аны кызганудан буй-буй булып аккан яшьләрен сөртеп тә тормыйча, карашын кәлүш очына төбәгән килеш, атлый да атлый. Ә күз яшьләре өйгә кайтып кергәч тә ага бирә: карт ананың йөрәк сагышы, йөрәк яше, үзе гүргә кергәнче, бәлки аннан соң да озата барачак мәңгелек ярасы булып, ага да ага алар.

Халисәттәй, иртәгәсен ул яраны янә күкрәгенә йомарлап, беркемгә дә күрсәтмичә, янә кызы янына ашыга.   

 

***

Ашыгып яшәмәсәң дә, әллә ни арада уза икән бу гомер. Күз керфеген кагарга өлгермисең – кояш инде офыкка юл тота...

Нургаяннарга килен төшә бүген. Капка төбендә кайнашкан халык сабырсызланып урамны күзәтә: машиналар кычкырткан тавыш ишетелсә, кемдер юл бүләргә, кемдер кәнфит җыярга, кемдер фотога төшерергә ашыга. Тәрәзәдән күзен алмаган Зәйтүнә дә көтә. Йөрәге уч төбенә төшеп утырган диярсең. Югыйсә, Рәйләне тәүге күргәндә үк холык-фигылен чамалап, ошатып, бик якын итеп өлгерделәр. Шулай да ул бу өйгә моңарчы кунак буларак кына килсә, “Нургаян абый, Зәйтүнә апа” дип эндәшсә, бүгеннән аларга – килен, улларына – хатын,  йортка – хуҗабикә булып аяк атлый. Авыз тутырып әти-әни дип әйтә алырмы, өй түрендә көнен дә, төнен дә ятарга мәҗбүр Зәйтүнәдән тиз арада бизеп, Наилне калага алып китү җаен карамасмы?  Җавапсыз сораулардан ана кешенең башы тубал булды, янына керә-чыга йөргәннәрнең нидер соравы, кызыксынуы бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. “Урамда түгел, шушында, үз урынымда каршы алам киленне”, - дип кистереп әйтүенә борчылып та куйды. Эче пошып, кырык тапкыр көзгегә күз салды: челтәрле ак яулык астыннан ике калын толымы түшләре чигүле зәңгәрсу кофтасына салынып төшкән. Кашык очы белән сызгандай туры кашлары да, үз гомерендә бер тапкыр буяу күрмәгән керфекләре дә, иннек сөртүне белмәгән иреннәре дә – барысы да үз урынында. Улы белән килененә каптырасы бал белән май да түгәрәк подноска куелган, кашык онытылмаган; аяк астына дигән кершәндәй ак мендәр үз янына салынган. Бүләккә дигән, шәфталу төсендәге нәфис яулык кул астында. Һәммәсе дә бар, әзер кебек инде...

- Кайталар!

Ачык тәрәзә аша башта шул аваз, аннан әллә ничә машинаның бер булып кычкыртканы, җыр-музыка агылып керде.

“Төкле аягың белән! Төкле аягың белән, балакаем!” - Зәйтүнә, каядыр соңга калудан курыккандай, каударланып шул сүзләрне кабатлады.

Бераздан,  өй эченә шаулап кергән  яшьләр тавышын күмеп, Наилнең: “Әни, без кайттык!” – дигәне, Нургаянның, дулкынланыбрак: “Әнисе, киленеңне каршы ал!” – дигәне ишетелде. Бусагада җете кара костюм-чалбар кигән Наил һәм идәнгә тигән ап-ак күлмәктән, күз явын алырлык чибәр, яшь Рәйлә пәйда булды. Зәйтүнә, каушавыннан сүзен дә онытып, мендәрне үз янына идәнгә куйды, шуннан соң гына, өзеп-өзеп:

- Түрдән узыгыз, балалар! Кызым, төкле аягың белән! – дия алды.

Рәйлә вак-вак атлап Зәйтүнә янына килде дә:

- Исәнме, әни! – дип шулкадәр ачык итеп күреште, аннан, үзе дә каушый төшеп, Зәйтүнәнең җилкәсенә ап-ак челтәр шәл салды. Кисәк кенә күңеле тулган Зәйтүнә улы белән килененә бал-май каптырырга да онытып, берара тын торды. Әни, диде Рәйлә, исәнме, әни, диде! Әни, диде! Зәйтүнәнең керфегендә көмеш яшь тамчысы җемелдәде.

Наил дә, иелеп, әнисен кочаклап алды. Аның да күңеле тулганы күренеп тора иде, Зәйтүнә, шуны абайлап, улына ныклык өстәп, көләч елмайды. Үрелеп, баһадирдай улының иңбашларын сыйпады, шуннан соң, исенә төшеп, килененә бүләк яулыкны сузды.

- Башыңда тузсын, кызым, бәхетле бул берүк!

 

Туй турында барысы да хәл ителгәч, Зәйтүнә генә түгел, Наил дә көл астында көйрәгән учак утына әйләнде. Югыйсә, Рәйлә белән ачыктан-ачык сөйләшенгән, кыз кая, нинди йортка киләсен яхшы белә. Мәхәббәтләре айлар гына түгел, еллар белән сыналган. Рәйләнең йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур – монысына да кат-кат инанды Наил.  Шулай да, шулай да... Беркөн килеп Рәйлә әнисенә ялгыш каты бәрелмәсме? Аңа кыек сүз әйтмәсме? Шуны уйлап борчыла иде егет. Мондый хәл була калса, ике ут арасында калырга туры килсә... Юк, юк, башына каян җыен тузга язмаган уй кереп тула диген... Балачактан, үзен белә-белгәннән бирле әтисе аны: “Улым, син безнең бер генә бөртек.  Мин булсам да, булмасам да, әниеңнең иң олы терәге син”, - дип үстерде. Әнисенең башка әниләргә охшамавы белән ул сабый чактан килеште: нәни куллары белән кечкенә генә ярдәм күрсәтә алуына да сөенеп туя алмый иде. Аш ягыннан табак алып чыкса да, мич арасыннан берәмләп бәрәңге ташыса да, авып төшкән урындыкны турайтып куйса да, әнисе аның башыннан сыйпый, җан җылысы белән елмая. Улының кул арасына керүенә бер сөенсә, кече күңелле булып үсүенә мең шатлана иде. Наил мәктәпкә кергәч, ике әбинең кулына тоттырмыйча, күлмәк-костюмнарны үзе үтүкләде, дәресләрне үзе әзерләтте әнисе, маңгаенда “кәҗә” генә калдырып, улының чәчен үзе алды.

Әтисенең аны кулларына гына күтәреп мунчага алып китүен, күтәреп алып кайтуын, кулларына күтәреп, матай бишегенә утыртуын, әле балыкка, әле мәтрүшкәгә, әле пиннек бәйләргә алып баруын, кулларына гына күтәреп, бәбкә сакларга алып чыгуын күреп үсте Наил. Әнисе белән киңәшләшмичә, бу йортта бер эш тә эшләнмәде. Әбиләре исән чакта да шулай булды:

- Килен, чегәннәр чәчәкле келәм сатып йөриләр, әллә аш ягына берәрне алып куйыйкмы, ни диярсең?

- Кызым, кеше бакча сөрә башлады инде, әллә кияү минекен дә сөреп ташласынмы?

- Әнисе, берәр келәт эшләсәм дим, мунча тирәсенә бастырыйм микән, бакча буенаракмы?..

Ә хәзер? Хәзер ничек булыр? Рәйлә бу гадәтләрне кабул итәрме? Әнисенә ялгыш каты бәрелмәсме?

Туй алдыннан Наил менә шундый борчулы уйга төшкән иде. Түзмәде, кәләшенең күзенә карап, уйларын ачыктан-ачык уртаклашты.

Рәйлә исә, шомырт күзләрен кысып, нәкъ аның әнисе кебек җылы елмайды:

- И Наил, - диде ул, егетнең дулкын чәчләренә бармак очы белән кагылып. – Мин нигә сине сайладым дип уйлыйсың соң син? Синең ышанычлы терәк булырыңа ышандым. Әниеңне шулай хөрмәт итмәсәң, аны кайгыртмасаң, борылып караган булыр идемме? Икәү булсак, авырлыкларны  да бергә бүлешербез, Наил, - диде ул, йөзеннән нур бөркетеп.       

 

Бу җиһанда һәрнәрсәнең төсе, тавышы бар. Шуны күрә-ишетә белгән кеше – бәхетле дә инде. Бәхетнең үзен эзләп, әллә кайдагы Каф тавы түбәләренә менү дә кирәкми. Бөдрәләнеп аккан болытларга күзләреңне күтәреп   кара – син бәхетле. Күрә белүең белән. Ул болытларның кайсын юрганга, кайсын аргамакка, кайсын карлыгачка охшатып соклана белүең белән бәхетле. Күк йөзеннән ишелеп-ишелеп яңгыр яки кар яуганда, бәллүр тамчыларны учыңа алып кара – син бәхетле. Аллаһ сиңа ике кул биргән, яманга үрелмәсен, яхшылык кылсын дип биргән – шуны аңлый алсаң, син бәхетле. Йөрәгеңнең һәр тибешенә сөенә белсәң – син бәхетле. Үзеңнең кемгәдер бик кадерле булуыңны белсәң яки тирә-якта синең өчен бик кадерле кешеләр булуына төшенсәң – син бәхетле. Кар астыннан гөрләвекләр җырын ишетсәң, яфраклар лепердәгәндә аларның бер Аллаһка зекер кылып утыруларын аңласаң, син бәхетле. Утлы күмер йотып яшәгән мәлләрдә дә шөкер дип кабатлый алсаң – син бәхетле.

Зәйтүнә дә шулай диде. “Аллага шөкер, япа-ялгыз түгелмен”, - диде. “Аллага шөкер, ике кулым бар”, - диде. “Аллага шөкер, баламның туен күрә алдым”, - диде. Бу көннәргә килеп җитәр кебек тә түгел иде: элегрәк “улымның мәктәпкә киткәнен күрсәм иде”, - дип хыялланды; укып бетергәнен күрергә язсын иде, дип теләде; туйкаен күрә алсам иде, дип өметләнде. Менә бит, Аллага шөкер дими, ни дисең: барысы да насыйп булды. Гомер булып, инде оныклар сөю бәхетенә дә ирешсә...

 

***

- Әллә соң сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде микән, Нургаян? – диде Зәйтүнә, үзен мунчадан күтәреп чыгып, кәнәфи аркасына терәп утырткач, башына чалма итеп ураган сөлгене сүтә-сүтә.

Нургаян кече бүлмәдән салкын әйрән күтәреп чыкты, караватка утырып, банка авызыннан гына тәмләп карады да хатынына сузды.

- Катыгын күп итеп салдым, син яратканча. Нинди сүзне әйтәсең?

- Өйләнешкәнче, кич чыккач, гел әйтә идең бит... – Зәйтүнә, шул көннәрне хәтерендә яңартырга теләпме,  күзләрен йомды. – Кулларымда гына күтәреп йөртер идем, дия идең.

- Күтәрәм дә, эһ тә итмим, Зәйтүнәкәем. Ә ул чагында кая ул күтәртү... Дүрт ел йөрдек – билеңә кагылсам да кәҗә бәтие кебек читкә сикерә идең бит...

- И-и, алай ук булмагандыр... Ышана идем бит сиңа, Нургаян, үземнән битәр сиңа ышана идем...

- Соң, ул ышанычны яулар өчен башта сине капчык белән кулга ияләштердем, аннан сарык бәрәннәре ташып, ничә пар аяк киеме туздырдым!

Уен катыш чынын әйтүе Нургаянның. Унынчыны бетергәч, Алабугага китапханәчелеккә укырга китәм дип хыялланган кыз кисәк кенә ниятен үзгәртте, авылда, әнкәй янында калам, диде. Бу сүзләр теленнән төшкәнче Зәйтүнә барысын да кырык кат уйлады, кырык бизмәнгә салды. Ничә уйласа да, тәбәнәк түшәмле, дүрт тәрәзәле өйдә ялгыз башы торып каласы әнкәсе кызганыч иде. Олыгаеп кына килгәндә, бер иптәш булыр дип Зәйтүнәне тапкан, күз карасы кебек күреп, аны баккан, үз авызыннан өзеп, иң тәмлесен аңа ашатырга, иң матурын аңа кигерергә тырышкан әнисе берүзе нишләп бетәр? Аннары, Зәйтүнә үзе дә ул таш каласында әнисеннән, Нургаяннан башка нинди ямь табар? Шуларны соңгы тапкыр күңеленнән кичергәч, тотты да әнкәсе янына, сарык фермасына эшкә чыкты.

Нургаян аны күрер өчен фермага да килә, яңа туган сарык бәрәннәрен икәүләп эчкә – җылы бүлемгә ташыйлар иде.

Ирнең шуны күздә тотып шаяртуы.

- Мунчаны да өй эчендә салуыгыз иллә дә әйбәт булды, - диде Зәйтүнә, яңа өйдәге уңайлыкларга мең дә беренче кат шөкер итеп. – Синең дә яшең бара, Нургаян, мине йөртүләре җиңеләймәс. Коляскага ияләшергә кирәк инде.

- Әйтәсе бармы, әнисе, утыз җиде ел көткәч, коляска да кайтып җитте бит, - дип көлде Нургаян, ел саен яңа гариза язарга баруын искә алып. – Безнең илдә халыкны кайгыртмыйлар дип әйтеп кара син!.. Әй, Зәйтүнәкәем, ул колясканы, бик кирәксенсәк, әллә кайчан сатып та алганыек. Ике кулым барында, сине генә күтәрмәскә... Җайлы дисәң, өй арасында йөрерсең анысы...

Ишегалдында Актырнакның иркәләнеп кенә һау-һаулаганы ишетелде, кызларның мәктәптән кайтуын сөенеп каршылавы. Капкадан чит кеше керсә, бер дә болай йомшак тавыш чыкмый үзеннән, дөньяны шаулатып өрергә тотына. Шунысы әйбәт тә инде: Зәйтүнә кеше-кара кергәнен алдан ук белеп тора.

Өйалды ишеге ачылып-ябылды.

- Бабыкай! – дип сөрән салды өченчедә укучы Гөлүсә, кереп җитмәс борын сабырсызланып.

Бишенчегә күчкән Илүсә, үзенең апа икәнен искәртеп:

- Кычкырма шулхәтле! Әбекәй йокласа, - дип, аны шелтәләп куйды.

Оныкларының каршысына чыккан Нургаян, аларның аркасыннан сөйде дә, бик җитди төстә ике кулы белән сумкаларын капшап карады:

- Кая, берәр симез икеле юкмы монда алай-болай?

Бабаларының җор теленнән тәм табып, кытыкланып көлә-көлә, кызлар Зәйтүнә янына йөгереп керделәр:

- Әбекәй, Илсөяр апа сиңа сәлам әйтте!

- Әбекәй, инештәге басманы сындырганнар, бер генә тактасы калган!

- Әбекәй, беркөн әйткәниек бит, Рәхимә апаның казлары югалган диеп. Тапкан!

- Ие, кем инде, теге... әй, исемен оныттым... Әлләкем апаларның лапасында булган ди!

- Әбекәй, Вәсим абыйның аягы сынган ди!

-Аяклары диген. Икесе дә сынган бит.

Кызлар әбиләрен авыл яңалыклары белән таныштырырга ашыккан арада, бабалары, аларны бүлдереп:

- Һай, кычыткан чыпчыклары, Вәсим абыегызга ни булган? Каян ишеттегез? – диде, бик аптырап.

Кызлар, дәрестә җавап биргәндәй, икесе беравыздан чатнатып:

- Сүз иясе белән йөрми! – диделәр, кайчандыр Нургаян үзе өйрәткән җөмләне сүзен сүзгә кабатлап.

- Ярар, алайса хет шунысын әйтегез, шилмалар: бүлнистәме Вәсим абыегыз, өйдәме?

Гөлүсә белән Илүсә бер-берсенә борылып карап тордылар да, авызларын уч белән каплап, пырхылдап көләргә тотындылар.  Аякларын юка юрган белән төреп, кәнәфидә утырган Зәйтүнә көлемсерәп баш чайкады. Сабыйларның иң рәхәт, ваемсыз чаклары шул...

- Җә инде, рәтләп әйтегез, - диде ул да, түземлеге төкәнеп. – Аяк сынганга көләләр димени, менәтрәк.

- Өйдә-ә-ә ди, - дип сузды Илүсә, көлүдән көчкә тыелып. – Нияз әйтә, бабай идәндә ятып йөри ди, бәбәй кебек шуышып. Ике аягына да теге ни... нәрсә куйганнар соң инде...

- Гипстыр, - диде Нургаян, мунча сөлгесен муеныннан алып. – Кая, урап кайтыйм әле. Әнисе, сине караватка күчеримме? Болай арып бетәрсең.

- Күчер, үзеңә тыныч булыр, иркенләп йөрерсең.

Кызлар үз бүлмәләренә йөгереп, өсләрен алыштырган арада, Нургаян да шкафтан шакмаклы яшел күлмәген алып киде.

- Яка тирәләре бөгәрләнгән, берүк сал, үтүкләп алам, - диде Зәйтүнә, аңа күз төшерүгә, шул арада идәндә торган үтүкне дә кабызды.

- Яраган инде, әнисе, пенсионер бабайга... Минем якага кем карап торсын.

- Карамаса да, күрүчесе табыла аның. Хатынының кулы юк микәнни, диярләр... Китер, китер...

 

Нургаян капкадан керүгә, ишегалды чирәмендә мүкәйләп йөргән Вәсимне күреп, аптырап китте. Дустының ике табаны да гипска катырылган, шулар өстеннән оекбаш киеп куйган. Ике тезендә – оныгының хоккей уйнаганда кия торган “калкан”нары. Ике кулына исә хатынының аякка элә торган  артсыз башмакларын кигән дә, шуларны шап-шоп китереп, йөреп маташа.

- Нәрсә, ахир, мине олы капкаңы ачып каршыламакчы идеңме әллә? – дип шаяртырга ашыкты Нургаян, аның үпкәли торган гадәте юк икәнен белгәнгә, сүзен елмаюдан башлап.

- Шулай итмәкче идем дә, бер мәшәкатьтән коткардың, - диде үзе дә сүзгә аптырамаган Вәсим. Кулына кигән алсу төстәге җилем башмакны салмый гына, уң кулын һавага күтәреп, сәлам бирде. – Өйдә хатын мырлый, аяк астында йөрмә, утырып кына тор ди. Шуңа үч итеп ишегалдына чыктым. Әйдә, түрдән уз, яшьти, – дип, җылы яктагыча йөзем куаклары үрләгән беседкага ымлады.

Нургаянның:

- Кая, булышыйм, - дип иелүен күргәч, Вәсим йөзен җыерып баш чайкады.

- Үзем! – диде ул, кистереп. – Син мине, башын иеп, биш тиен акча эзләп йөри дисеңме әллә. Юри йөрим, сынган аякларга үч итеп йөрим... Картаеп килгәндә шушы көнгә калдырмасалар...

Нургаян – атлап, Вәсим – мүкәйләп, беседка эченә керделәр, тимердән челтәрләп эшләнгән эскәмиягә утырдылар.

- Болай дигәнгә хәтерең калмасын, яшьти, ну барыбер әйтәм:  синең Зәйтүнәң алдында оят, шуңа йөрим. Мин әйтәм, Зәйтүнә теттереп эш эшләгәндә, миңа кул кушырып ятарга соң... Бакчага дип чыккан идем, кереп кенә җитәлмәдем әле. Кишер йолкыйсы бар дип чәпчи бит. Иртәрәк дип торам. Үз туксаны туксан. – Вәсим башы белән өй тәрәзәсенә ымлады. – Юри чыктым, үзем йолкыйм, дим, берегез дә кирәкми, дим. Ике кул бар – нигә, рәхәтләнеп йолкыйм.

- Кызлар кайтып әйтмәсә, әле ишетмәгән дә идем, - диде Нургаян аның аякларына карап. – Син соң, кай арада, кайда җитештең?

- Тиз икән ул, яшьти... – Вәсим баш түбәсендә ялтыраган пеләшенә чәпелдәтеп алды. – Менә бу ахмак башны саклыйм дип, аяксыз калды абзаң... Кичә бит малай түбә яптырды, мин дә буталып йөргән булдым шунда карт дивана.  Аста калайны эләктереп кенә торсам ярамаган, юк, баскычка менеп басарга кирәк бит, кысылып торырга... Ул калайның как миленький гына менеп киткәнен дә күрдем мин, менеп тә җиткән иде, нәрсә дип ычкынгандыр. Туп-туры минем өскә очты, җүнсез. Күз кырыем белән генә шәйләп алдым, мин нәрсәдер уйлаганчы, баш үзе эшләп өлгерде – арт белән генә читкә сикердем. Анда таш булган икән, ике аяк табаны челпәрәмә килгән... Ну сикермәсәм – муенны гына кисеп үтәсе иде... Кичен район бүлнисенә алып китте малай – шатырдатып гипска катырып куйдылар – менә шул. Ничава, бер-ике айдан салып ташлыйм мин аны.

Өйдән, идән юган чиләк-мунчаласын тотып, Вәсимнең хатыны Венера күренде. Алтмыш яшьләр тирәсендә булса да, килешми дип тормаган – мич кадәр гәүдәсенә сыланып ябышкан кара трико, кыскарак кына аксыл футболка киеп куйган. Беседкада Нургаянны күреп, ул да Вәсим шикелле, уң кулын күтәреп сәлам бирде.

- Өйгә кер дигән кеше юкмы, Нургаян? Безнең бабай миннән зарланамы? Кеше көлдереп йөрмә дим, берәр колак салса сүземә... Керәсезме, чәй кайнаган? Кыстыбый да пешергән ием. Зәйтүнә ничек, әйбәт кенәме?

- Әйбәт кенә әле, Венера, Аллага шөкер, - диде Нургаян,  җавап көтеп тормыйча сорау арты сорау белән күмәргә яраткан Венераны, тын алган мәлендә, җайлы гына бүлдереп. – Сәлам әйтте.

- Рәхмәт, рәхмәт, - диде Венера, кулындагы юеш чүпрәкне җилләнә-җилләнә селкеп, койма башына элгәч. – И-и, элек кич утырырга бара торганыек, әйме, Нургаян? Сине җырлата торганыек, әйме? Хәзер дә җырлыйсыңмы син? Бетте, малай, кешегә йөрүләр дә бетте, бу вакытны гел җиткерә торган түгел, сиңа да шулай тоеламы? Вәсим, син минем розовый тапочканы күрмәдеңме, бая гына баскыч төбендә торган кебек иде?

- Күрмәдем. – Вәсим, аның такылдавыннан туеп, җирдә яткан башмакларны эскәмия астынарак күчерде. – Хатын, өйгә кереп-чыгып йөрергә рәт чамалы, белеп торасың. Чәеңне монда гына чыгар. Баярлар шикелле, киерелеп утырыйк әле бер. Безгә хәзер, пенсионер бабайларга, пачут булырга тиеш. Мәй дә чыгар дияр идем, Нургаян ни, мәчеткә йөргәч...

- Китәле, мәчеткә йөргәнче эчкән диярсең... Аңа ярты халык ышанмый инде, авылда, тракторда эшләп, кешегә утынын-печәнен ташып, бер румкы эчмәгән кеше буламы? Нургаян, әллә биргән антың бар идеме соң, ә? Хет безгә генә әйтериең инде, ә? Кара, сиңа чәйне сөтләп ясыйммы, күрәгә салыйммы?

- Ярар ла, эчмәгән чәй түгел, мәшәкатьләнмә, Венера, - диде Нургаян, озаклап утырырга җыенмыйча, хатынның соңгы соравына гына җавап биреп. 

Тик кунакчыл хуҗалар баш тартырга ирек бирмәделәр. Тиз арада беседкадагы агач өстәлгә сөт өсте, бал, телем-телем киселгән кибет күмәче, кыстыбый, чәйнек һәм чынаяклар чыгып утырды.

- И Нургаян, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди, мәгәр дә дөрес икән, әйме? – Венера кереп-чыгып йөргән арада да, чәй ясаганда да, үзе өстәл артына килеп утыргач та сүздән туктамады. – Бабайны әйтәм, әле аяктан калганына, ачуым да бер килмәгәе, тәүлек тә булмаган, аның көеннән торукайлары... Ятса – утырам ди, утырса – урамга чыгам ди, көен көйләтә, әйме, бабай? Сине әйтәбез әле, ничекләр генә сабырлыкларың җитәдер... Әле хатын-кыз, мыр-мыр килсә дә, көйли-чөйли инде ул, авыруын да карый, дөньясын да көтә. Син бит ир-ат, мырлаганыңны да ишеткән юк, ничекләр...

- Карале, хатын, патефоныңны туктат әле... Писүк апчыкмагансың. – Вәсим мәгънәле генә итеп ияк какты.

- Ай Алла, яңа аерткан бал куйдым бит, писүк ди... –Венера җәлт кенә кечкенә савыт белән писүк алып чыкты. – Әйтәм бит, иркәләнеп каласы килә, шулаймы, бабай? Менә кичә мине тыңласаң... Яшь чагың түгел, тегендә-монда менеп йөрмә, дидемме – дидем. И-и, мине юрикәйләр дә тыңламый бит ул...

- Малаеңа әйтәсе иде. Кеше куян куа диеп, каланча хәтле йорт җиткермәсә...  Ул ике катлы йортта куышлы уйнамакчы булалармы, белмим.

Вәсимнең малае урамның иң очында ике катлы таш йорт җиткереп ята иде, ата кешенең шуны әйтүе. Хәзер кеше ничек тә берсен-берсе уздырырга тырышып ярыша шул: йорт җиткерсә – күршесенекеннән биегрәк, койма яңартса – бүтәннекеннән чәчәклерәк-чуклырак, машина алса – тегенекеннән затлырак, кыйбатлырак булсын...

- Синең малай акыллы булды, - диде Вәсим, Наилне күздә тотып. – Курчак өе кебек итеп эшләдегез дә куйдыгыз.

Өч-дүрт ел элек Нургаяннар да яңа йорт җиткереп керделәр. Күршеләренеке кебек ике катлы итеп күтәрмәсәләр дә, зур, иркен итеп эшләделәр. Суы, газы кергән – элекке кебек мичкә утын ягып, чыра телеп азапланасы юк. Шәһәр фатирыннан ким түгел, ванна-мунчасына тиклем өйгә көйләделәр. Өй салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе, дисәләр дә, күзгә күренгән-күренмәгән мең мәшәкате бар инде анысы. Шунысы рәхәт: кырыклы кадакка да тилмергән чор түгел, акчаң булса, җаның теләгән нәрсәне табып була. Авыл җирендә күпләп мал асрасаң – акчасы да кулга кереп тора, карарга гына сабырлыгың җитсен. Сөтен, итен шәһәргә дә илтеп йөрисе юк – авылда сыер-бозау тотучылар бетеп бара, аларның да тамагы бар, каймак, кәтлит ишесен ашыйсылары килә...

- Кызлар да үсеп килә, кирәк иде инде, кирәк, - диде Нургаян, артык җәелеп китми генә. – Ул төзелешне бер башласаң, бетәргә җыенмый икән лә. Кул кычытып тик тора.

- Безгә соң хәзер, ишегалдында кадак кагып, бакчада жук чүпләп вакыт үткәрсәк кенә инде... – Вәсим шулай диде дә гипслы аякларына карап кызганыч елмайды. – Жук атпадает. Моның белән чүпләп булмас. – Иелеп, эскәмия астыннан ал башмакны болгап күрсәтте.

- Бәрәңге алыр вакыт җиткән, нинди жук сөйләп утырасың? – Венера, чәй ясаган җиреннән башын күтәрде дә, аһ итте. – Әстәгым, шул башмакны сорыйм бит, күрмәдем, ди. Нишлисең аның белән?

- Шаулама. Пирчәтке урынына ул, бик җайлы нәмәрсә икән. Җирдә йөргәндә кул пычранмый.

- Үтерә бу бабай мине, чистый үтерә. – Венера, оныкларына ияреп, иренә бабай дип эндәшә башлаган иде, шул сүзгә тәмам ияләшкән икән – Вәсим дигәне ишетелми хәзер. – Эш сорап тинтерәтә. Тик утырмыйм, эш тап ди бит, ә. Сиңа түгел, яшьләргә дә эш юк авылда, шуңа таешып беттеләр дә инде. Нургаянныкылар калды да безнекеләр калды.

- Килен әйбәт булды, - диде Вәсим, чәенә сыек бал салып. – Ул котыртса, шундук шәһәргә сыпырта иде безнеке дә.

- Зәйтүнә дә Наил өйләнгәнче гел шулай дип борчылган иде. Килен шәһәргә апкитеп бармасмы дип өтәләнде.

- И-и, сезнең Рәйлә гел үзегезнең сыңар бит, каяннар тапкан аны Наил... – Венера күмәч телеменә мул итеп сөт өсте, аннан бал ягып, тәмләп чәй эчкән җиреннән сөйләшергә дә җай таба иде. – Ул эшкә дисеңме, ул сабырлыккамы – кит, үзегезнең кыз булса да болай ук охшамас иде. Әле беркөн кибеттән икәү бергә кайттык, мине беләсең бит, телем тик тормый – бик авыр түгелме, дип сораштырдым инде. Бәй, тормыш булгач, төрле чак була бит, гаепмени... Ир белән хатын арасында да табак-савыт шалтырамый тормый... Андый чакта каш та җыерыла, тел дә катып китә... Шулай дигәнием, елмайды гына Рәйлә. “И Венера апа, бөтен курыкканым – авызымнан әнкәйне рәнҗетерлек сүз генә тәгәрәп төшә күрмәсен дим”, - ди үзе, балакаем.  Әйтәм бит, геләннәр үзегез, бөтенегез бер камырдан сез... Нургаян, нигә ул кыстыбыйны санап кына ашап утырасың, кыстый торган гадәт юк – алга куелган, ашап бетереш, чәшкеңне этмә, чәй ясыйм.

Нургаянның, амин тотып:

- Әппәр иттем, Венера, барысы да бик тәмле, Алланың рәхмәте яусын, - дип битен сыпыруы булды, Вәсим чәйнек-чынаякларны бәреп төшерерлек тавыш белән шаулап көләргә тотынды.

Венера башын тотты, Нургаян да, көлүнең дәвамын көтеп, ахиренә  төбәлде. Икесе дә белеп торалар: димәк, Вәсим нәрсәнедер исенә төшерде.

- Әппәр дигәч... – Вәсим һаман, шүрәле кытыклагандай, шырык-шырык килә иде.

- Карт исәр, кем әйтер шушыны акыллы дип... – Венера үзе дә иренә  кушылып елмайды.

- Безнең бит төпчек кызның ире урыс, үзең беләсең. – Ирнең чырае бер мизгелгә сытылып-җимерелеп алды. – Җир йөзендә татар беткән...

- Ярар, ярар, башлый күрмә берүк. – Венера да, үзенең дә йөрәк ярасы булган сүз җебен кузгатырга теләмичә, чыраен сытты.

- Ярар, чурт с ним... Сабантуйга кунакка кайтканнар иде. Шушында утырып ашлар ашадык, бер табак итне бөкләп куйдык. Миннән күреп, кияү дә битен сыпырып әппәр итеп утыра иде. Венераның бәләкәй тактага куеп бәлеш табасы алып чыкканын күргәч,  коты очты моның.  “Ой-ой, еще не әппәр, еще не әппәр”, - дип кулын кирегә болгарга тотынды, мин сиңа әйтим... Шул искә төште.

- Таптың кызык. – Кызы белән киявен искә төшергәч, Венераның йөзе качкан иде.

Вәсим дә бу юлы елмаймады.

- Үзең гаепле. Чаллыда укыган чагында башына яулык ябып кайткач, син дуладың. “Авыл халкы алдында  оятка калдырып, абыстай кебек төренеп йөрисең, берәү дә болай кыланмаганны”, дидең, оныттыңмы? Яулыгы белән бергә акылын да салдыргансың инде... Әнә, хәзер бүтәннәрнең кызлары кайта, яулык бәйләп, татар ирен култыклап...

Нургаян Вәсимне кыстап-кыстап та үзе белән мәчеткә ияртә алмады моңарчы. Соңгы араларда, кызын кияүгә биргәннән соң, башына бер-бер уй төштеме – ниндидер хикмәт белән җомга намазында күренгәли башлады шулай да. Венерасы аңа да баштарак өнәмичәрәк карады, тора-бара әллә кул селтәде, әллә килеште – аны-моны әйткәне юк бугай. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием инде ул:  Вәсим белән Венера да, карап торганда, икесе бөтенләй ике төрле кебек тоелсалар да, төбенә тоз коеп төпченә башласаң, бердәй холыкка киләсең дә юлыгасың. Әллә кай арада гына дөбердәтеп тавышланып та алалар, шаулатып көләргә дә тотыналар.

Менә әле дә әйткәләшергә әзер мизгелдә, капка төбеннән ап-ак биек машинаның түбәсе күренеп китүгә, бөтенләй башка сүзгә күчүләрен сизми дә калдылар.

- Рәхимәттәйнекеләр тагын яңа машина алган икән бит, синең тракторың чаклы бар, Нургаян, әйтмәсәм дә булмады, - диде Венера, муены каерылганчы урам якка борылып. – Каян акча җиткерәләр диген, машина арты машина алыштыралар, нәрсәсенә исләре китәдер.

- Барысын да белеп торасың үзең, Венера. – Нургаян, кайтырга ниятләп, урыныннан кузгалырга итте.

- Кеше тикшерергә дисәң, моңа куш инде... Үзен белми... Шул машинага алданып, миңа кияүгә чыкканын да сизми дә калды бит ул, - дип көлде Вәсим, Нургаянның ашыкканын сизмичә, иркенләп яңа сүз башлады. – Әле ул чакны колхоз машинасына утырмаган идем бит, бу күрше авылда, бүлнистә эшләп йөри. Беркөнне әйтеп ташладым бит, шимбә көнне эштән каршыларга машина белән киләм, юл чатына чыгып тор, дидем. Безнең әткәйнең “Зәпәрәе” бар иде, син дә хәтерлисең микән, яшьти?

Нургаян, кыймылдарга, аны бүлдерергә кыенсынды, башына киеп өлгергән кепкасын салып кулына тотты:

- Хәтерләмәскә. Әтәч кикриге шикелле кып-кызыл »зәпәрәйне»...

- Шуның белән килергә исәп. Ну әткәйгә әйтеп булмый бит, кызлар янына барам, машинаңны бир әле дип... Мине беләсең, күп уйлап торырга яратмыйм. “Чаллыдан абый кайткан, юл чатында көтеп тора, диделәр, шуны алырга киттем”, - дидем дә, ачкычны эләктереп, гаражга чаптым. Инде кузгалдым гына дигәндә, ишекне ачып, әткәй дә менде дә утырды. Мин дә барам, ди, малай! Киттек инде икәүләп... Юл чатында нинди абый булсын, анда тиклем кайтса, нәрсә дип безне көтеп торсын... Ә Венера түтәң тора! Түшләрен киергән, мин сиңа әйтим, тәти күлмәкләрен киеп куйган... Шту син, машиналы егетләр кемгә тәтегән әле ул чакта!

- Теле булмаса, карга күтәреп китәр иде шушыны.. – Венера, чынаякларны җыя-җыя, урыныннан торды. – Нургаянга да кырык сөйләгәнсеңдер инде бу әкиятеңне, башын катырма.

- Нишләп әкият булсын. Әткәй белән барып алу хакмы – хак. Утырып кайттыңмы – кайттың. Шул кайтудан берегеп тә калдың инде, гөнаһ шомлыгына...

- Вәсим, хәл беләм дә кайтам дип кергән идем, хәтәр җәелеп утырдым. Китим әле мин. Син, давай, тизрәк терел, бу таш бәтинкеләрне ыргытып, йөгереп йөрергә язсын. – Нургаян аягына ук торып басты, дустына кул биреп саубуллашты да рәхмәт әйтеп, капкага юнәлде. – Йөгерә башлагач, Венера әйтмешли, кич утырырга килерсез әле, яшь чакларны искә төшереп, җырлашып утырырбыз, Алла боерса.

- Барабыз, барабыз, Нургаян, бабайны гына аякка бастырыйк та...

Нургаян урам буйлап үзләренә юнәлде. Көн кичкә авышып килә иде. Ник бер кеше заты күренсен! Каңгылдашып йөргән казлар да күзгә чалынмый. Бала-чага турында әйтеп тә торасы юк. Алары авылда бармак белән санарлык кына инде, булганы да өйдә йә компьютерга, йә телефонга берегеп утырадыр. Һәй, элек соң, бу урам гөрләп тора иде бит! Халык бәрәңге сабагы чаба башлаганчы, берара эштән арыныбрак тора иде: капка төбендә эскәмия-эскәмия булып күршеләр гәп сата иде. Арканны иңбашына салган бала-чага, көтү кайтканчы дип, су буена бәйләнгән бозауларын алып кайтырга чаба иде. Бертөркеме каз-үрдәкләр юллап әйләнгәли иде. Хәзер исә үле тынлык.

Нургаян авыз эченнән генә җыр көйләп атлады, атлаган уңайга, үзалдына көлемсерәп, Вәсим белән Венераны исенә төшерде. Алар, авылның йөзләгән, меңләгән гаиләләре кебек, тыйнак бер ихласлык белән үз көйләренә яшәп яталар. Алар да, шул йөзләр, меңнәр кебек үк, авылның күзе, колагы, җанының бер өлеше. Авыл җанының гына түгел, гомер буе шушы туфракта гомер сөргәч, җирнең дә бер өлеше шикелле. Сулар һава, эчәр су ничек кирәк булса, аларга җир дә шулай кирәк. Сәбәп булса да, булмаса да, ишегалды чирәменнән көнгә кырык кат урап керү кирәк. Әнә бит, Вәсимне кара инде: сабый бала шикелле тезендә шуышып булса да, җирдә йөрергә тырыша! Бер дә болын шикелле өйләренең зал ягында, келәм өстендә мүкәйләми. Җаны алгысынып, чирәмгә чыккан!

Авыл кешесенең табынган бәхете дә үзе кебек үк гади, самими. Аяк терәп йөрер җир булсын аңа, җанга тынычлык иңдерә торган тымызык җилләр исеп үтсен; өенә су кергән булса да, тешне камаштырылык саф суны тансыклаганда, машинага бидон утыртып барып кайтырлык җырчы чишмә булсын. Кичен, юеш аркасына олы сөлгесен салып мунчадан чыккач, өйгә керергә ашыкмыйча, ләззәтләнеп сокланырга йодрык-йодрык йолдызлар булсын. Шуларга карап торганда, кетер-кетер кимерәм дип алма өзеп алырга, бакчадан үрелеп торган алмагач булсын. Ул мизгелдә яңа сыгылган әфлисун, анар  сутлары, фанта, спрайт кирәксенми кеше. Салкын катык болгатып, өч литрлы банка белән әйрән тоттырсыннар яки сап-салкын чишмә суы белән сыйласыннар үзен. Шәһәр халкы мунча ташына сибәргә дип кытайдан, гарәп әмирлекләреннән әллә ниткән хуш исле майлар кайтартып тинтерәсә, авыл кешесенең барысы да кул астында: кычытканын, әремен, мәтрүшкәсен, кыр бөтнеген, ромашкасын, кандала үләнен төнәткән кайнар суны ташка чажылдатып сибеп җибәрә – кыйммәтле хушбуйларың бер якта торсын!

Язга кергәндә, шәһәрнең ыбыр-чыбыры, кулчатыр тотарга иренеп, яңгырдан зарланса,  авыл кешесе күккә карап яңгыр көтә: яусын, чәчүләр башланганчы, җиркәйләр туенып, йомшарып калсын, дип тели ул. Җәйләрен, өтеп алырдай кыздырган кояштан туярга өлгергән шәһәр халкы: “Их, бер коеп үтсә иде”, дип ялварса, авылныкылар, киресенчә, печән өстен, урак өстен яңгырларсыз гына уздырсак иде, дип үрсәләнә.

Авыл кешесе кыш уртасында: “Быелгы җәйдә Төркиягә барыргамы, әллә Грециягәме?” - дип, туристик белешмәләр актарып интекми. “Берәрсе бозау суйса, балаларга берәр ботын алып куярга булыр”, - дип, кибет ишегенә эленгән белдерүләрне күзәтә. “Бу атнада кайтмадылар, бәрәңгеләре бетеп китмәде микән?” - дип, һаман каладагы балаларын уйлап борчыла. “Йомырка чиләкләп җыелды, берәрсе артыннан булса да җибәрәсе иде”,  - дип, кайткан-киткәнне барлый. Картаеп килгән авылның яшәү мәгънәсе – шәһәргә сибелгән балаларын, оныкларын кайгырту. Һәр почмактан хәвеф-хәтәр сагалап торган хәзерге заманда аларны, сакласа, бер Аллаһ үзе генә саклый ала шул... Менә шушы хакыйкатькә төшенүчеләр сирәк. Авыл уртасында иман йорты булып калыккан мәчет бусагасын авылның ничә кешесе атлап керә икән? Күп булса, алты-җиде... Мең, миллион сәбәп табалар – йөрмиләр. Кыйбласызлыкның, имансызлыкның чишмә башын коммунизм төзеп маташкан елларга сылтау җиңел дә соң, ә бит бүген акылга килергә беркем комачауламый.  Күңеленә иман орлыгы салынган кеше күзгә күренеп үзгәреп китә, йөзенә нур иңә, ул, үзе дә сизмәстән, яхшылык арты яхшылык кылырга омтыла. Әнә бит, һаман шул Вәсимгә кара... Яшерен-батырын түгел, саран дип булмаса да, элегрәк кысмырлыгы бар иде: артык бер генә тиен дә чыгармас, кесәсендәгене санап кына торыр... Ә беркөн?..

Наил аларны үзе белән шәһәргә алып барды. Нургаян – Зәйтүнәгә кирәк-яраклар алырга дип барса,  Вәсимгә бөерләрен тикшертергә кушканнар икән – ул җай чыкканда барыйм, УЗИга күренермен, дип утырды. Вәсимне шәһәр үзәгендәге түләүле клиника янында калдыргач, Нургаян белән Наил сәүдә үзәгенә кереп киттеләр. Сөйләшенгән вакыттан күпкә иртәрәк Вәсим янына дип килсәләр, ул алардан да җитезрәк булып чыкты – инде урамда, аягын аякка чөеп, эскәмиядә утыра иде.

- Тиз тоткансың әле син, - диде Нургаян, артык гаҗәпләнмичә. Түләүле дигән клиникаларда да хәзер су буе чират икәнен белә, анда эшләүчеләр, берничә ел элек, килгән һәркемне май кояшы кебек балкып каршы алсалар, зарларын яртышар сәгать тыңласалар,  инде елмаерга да вакытлары юк – бер ишектән кертәләр, икенчесеннән чыгаралар. Кайчандыр совет системасында алган тәҗрибәләрен искә төшереп, кабат үз калыпларына утырулары бугай...

- Тиз, - диде Вәсим, нишләптер саран гына итеп.

- Нәрсә диделәр, караучы булгандыр бит?

- Күрсәтәм дисәң, карамый ни...

- Рәтләп әйт әле, ахир, УЗИга күрендеңме соң син?

- Юк.

Инде Нургаян гына түгел, Наил дә аптырап китте. Багажник капкачын шапылдатып япты да, башта машинага утырып маташкан Вәсимгә, аннан  әтисенә сораулы караш ташлады. Нургаян иңсәсен генә җыерды.

- Вәсим, сиңа охшамаган әле бу... Авызыңнан сүз алып булмый.

Вәсим арткы урындыкка җайлап кереп утырды да, киттек дигәндәй, кул изәде.

- Нәрсә әйтим. Күренеп тормадым. Күренерсең, шуннан нәрсә? Ком диярләр инде, таш диярләр.  Кемдә юк инде ул ком... Цемент дисәләр дә гаҗәп түгел.

- Үтерәсең син, Вәсим абый. Әле килгәндә бөтенләй башкача сайрап килгән идең бит, - диде Наил, көзге аркылы артка күз ташлап.

- Әй, энекәш, кычытмаган җирне кашып йөрмим әле. – Вәсим киерелеп утырды. – Тәрәзәң караңгы, мине күрүче юктыр. Каешны әйтәм, эләктермәдем, агай-эне күренсә, сызгырырсың.

- Ул каеш агай-эне өчен түгел бит, Вәсим абый, үзең өчен, - дип елмайды Наил, янә көзгегә карап.

Нургаян тиз генә эндәшмәде. Ул ахиренең тикмәгә генә борылып чыкмавын аңлый иде. Тик нәрсә булган?

- Карале, Вәсим, монда чит кеше юк. Гомер буе бер табактан ашадык. Әйт – нәрсә булды?

- Булмады дим, кара, ышанмый... – Вәсим берара тын торды. Алдауны килештермәде, тамагын кырып кына: - Түлке син Венерага әйтеп торма инде, яшьти. Кырык сүзгә җитәр... – диде, ялварган тавыш белән. – Ни бит... Чират алдым да, кеше күп булгач,  ураштырып килим дип, чыгып киттем. Теге башта, чатта, бер бәләкәй кенә малай тора, муенына пыяла тартма аскан. Ни микән дип кырыена килгән идем, акча җыеп тора икән. Үзенә түгел, ике яшьлек бер кызның йөрәгенә чит илдә апиратсия ясарга акча кирәк, дип язганнар. Ул кызның матурлыкларын, томраеп карап торуларын күрсәң! Венера бөгәрләп тоттырган бер биш меңлек бар иде, шул тартмага салдым да киттем. Минем бөергә әле берни булмаган, дөбердәп эшләп тора, бу бала бигрәк кызганыч тоелды. Аннан, теге көнне, мәчеттән кайтканда, сөйләшеп кайткан идек бит... Бу дөнья, ахирәт турында... шул да искә төште... Бәләкәй генә булса да савап булмас микән дидем, Нургаян...

Нургаян сүз катмады. Наил генә: “И Вәсим абый, тартма тотып чыккан мошенниклар булмаса ярар да соң”, - дип авызын ачмакчы иде, ярый әле вакытында тыелып калды. Кешенең якты ниятенә балта чапкан шикелле булыр иде...

-  Ярар, анысы әйбәт булган, ахир, - диде Нургаян, нидер уйлап байтак кына сүзсез торгач. – Элек булмады шул, кая ул чит илләргә барып дәвалану... Андый  мөмкинлек булсамы... Зәйтүнәне чит илгә генә түгел, җир читләренә күтәреп барыр идем... Килгән-килгән, үзең дә күренеп чыгасы идең, анлык кына акча миндә дә бар. Әллә кире керәсеңме соң, ахир?

- Кая ул керү! Наил, туктый күрмә... – Вәсим талпына-талпына кул болгады. – Бик китереп кысса, киленер әле...

Тәки тыңлата алмадылар Вәсимне, өчәүләп авылга кайтып киттеләр.

Шуларның барысын уйлый-уйлый урам буйлап атлаган Нургаян, кайтып җиткәч, үзләренең капка келәсенә кулын салды да кире алды. Ишегалдына кермәде. Гаебе бар кешедәй башын иеп кенә капка төбендәге эскәмиягә утырды. Чәй эчкәндә нәрсә ди Вәсимнең хатыны? “Бер румкы эчмәгәнеңә ярты авыл ышанмый”, диме?.. “Биргән антың бармы әллә”, ди...

 

***

- Юк-юк-юк, аштан ниткән олы булу ул?  - Нәзирә өзми-куймый кыставын белде, Нургаянның лычма су булган телогрейка җиңеннән тартып, өйгә әйдәде. – Өшеп беткәнсең, чиргә олгашасың киләмени? Мәмрәп торган сарык итеннән аш пешердем, чәем кайнаган. Керәсең, керәсең, мине санламаган шикелле борылып китсәң, мәңге бәхиллегем юк, - дип әллә ниләр сөйләргә тотынгач, Нургаян да, кирза итекләрен лашпырдатып, башкалар артыннан иярде.

Югары очта ялгыз гына яши иде Нәзирә. Күрше авылга кияүгә чыгып, ике-өч ел торды микән, аерылып кайтты да әбисенең иске йортын ипләп-сипләп, шунда яши башлады. Ире дә юк, ирсез торганы да юк дип сөйли авыл халкы, Нургаянның исә, әллә нигә бер күргәндә исәнме-саумыдан ары сүз алышмагач, аның тормыш рәвеше белән кызыксынганы да юк. Алай гына да түгел, йөз-чыраен сурәтләп бир дисәләр, аны да әйтә алмас иде. Колхоз диләнкесен кискән җирдән, Нәзирәгә бер йөк агач кайтарырга кушкач, ялгыз хатынның ишегалдына трактор белән агач кайтарып бушатулары менә. Коеп яуган яңгыр астында ярый әле урманнан чыгып өлгерделәр, батып калсалар, эшләре хөрти иде. Өч ир-ат юан-юан агачларны җитез генә бушатып та ташладылар, аварга торган бакча коймасы буена берсе өстенә икенчесен тезеп тә куйдылар. Яңгыр астында кып-кыска халаттан шәрә балтырларын ялтыратып әрле-бирле йөргән Нәзирә:

- Чыланасыз инде, айкайларым, манма буласыз инде, - дип алар янында өтәләнде.

- Киптерү синнән инде, Нәзирә, синнән, - дип аңа күз кысты ирләрнең берсе, пеләш башындагы яңгыр тамчыларын сыпыра-сыпыра.

Хатын колын шикелле иһаһайлап көлеп җибәрде:

- Миннән калмас. Әйдәгез, өйгә үтегез. Чәем дә, мәем дә әзер. Ашым да пешкән, - дип, янбашларын уйната-уйната, баскычка атлады.

Нургаян, тракторны капка төбенә чыгарып куйгач, кайтырга кузгалмакчы булды.

- Нәзирә, җегетләрне сыйла, мин өйгә, - диде ул болдырдан менеп барган ирләргә кул изәп.

- Юк-юк-юк, аштан ниткән олы булу ул?... – Ватык патефон шикелле, хатын шул сүзләрне кабатлады.

Ничарадан бичара төстә башкаларга ияреп, Нургаян да өйгә узды. Өс киемнәрен сала башлагач, оекларына тиклем чыланганнарын абайлаган ирләр ишек төбендә икеләнеп калдылар.

- Бер аптырыйсы түгел, салыгыз, сал, мичем кайнар, шунда кибәргә куя торам. Һи, өйдә наски беткәнмени, - дип күгәрчен урына гөрли-гөрли, Нәзирә өчесенә дә оекбаш китереп тоттырды. – Кая, оялган кыяфәт чыгарып тормагыз әле, ачуым бер килмәгәе. Мин юеш наски күрмәгән кешеме...

Уйнак та, боеручан да тавышка буйсынган ирләргә сарык йоныннан бәйләнгән ап-ак оекбашларны ялт киеп куярга гына калды.

Пәрдәләре ныклап тартылган тәбәнәк тәрәзә буенда иске генә агач өстәл тора. Хатын җитез хәрәкәтләр белән чуар клеенка җәйде, ә дигәнче мич буендагы тумбочка өстеннән алып, каерып киселгән икмәк, табагы белән кайнар ит китереп утыртты, ирләрне өстәл янына дәште. Алар утырышкан арада әллә каян гына кырлы стаканнар да, шешә белән акбаш та менеп кунаклады. Урталай киселгән помидор, кыяр, боҗралап туралган суган кисәкләре өелгән калай тәлинкә пәйда булды. Тирән тәлинкәләргә аш бүленде.

- Булганыннан җитешегез, эшләгәндәге кебек җимертеп, умырып ашагыз, берүк кыенсынып тормагыз! – дия-дия, Нәзирә шешәне кулына алды, ирләрнең берсенә дә тоттырмыйча, аларны гаҗәпкә калдырып, теше белән ә дигәнче бөкесен ачты да, көлә-көлә Нургаянга сузды.

- Мәле, Нургаян, бушатып җибәр, күз көеге кебек утырмасын монда. Сезнең хөрмәткә үзем дә тотып куям, - дип, дүрт стаканны аның каршысына тезде.

Нургаян стаканнарның өчесенә аракыны мул итеп агызды, соңгысына төбен күмәрлек итеп кенә салды.

- Мине ул хәтле бетереп ташлама инде, Нургаян, - дип авызын турсайтты Нәзирә, - тигезләп сал, жәлләмә.

- Сиңа дигәне түгел лә. Үземә ул. Шул җитә.

Нургаянның сүзеннән хатын үзе дә, ирләр дә түшәмне җимерерлек итеп көлеп алдылар.

- Суфыйланып утырмачәле. Дөбердәтеп сал. – Нәзирә шулай диде дә, шешәне күтәреп, үзе аракы койды.

Ашамый эчкәнгәме, әллә гадәтләнмәгәнгәме, Нургаянның башына бик тиз китте. Болгаткалап, кайнар ашны бер-ике генә кабып карады да кашыгын читкә куйды. Зәйтүнәсенең җептәй өй токмачын яраткан Нургаянга, бармак юанлыгы кибет макароны салынган аш, тәмле генә булса да, тамагыннан үтмәстәй тоелды.

Ә менә аракы үтте. Башта икеләнеп торса да, үз-үзенә ачуы килгән ир салынган аракыны каплап кына куйды. Ә нигә эчмәскә? Ул кемнән ким? Көнозын эшләде. Аруы хак. Күптәннән болай тугарылмавы да хак. Ул да ир-ат. Әнә, башкалар бер дә баш ватып җәфаланмый, Нәзирәне мактый-мактый, итен дә кисәкләп-кисәкләп кабып кына йоталар, аракысына да чырай сытып тормыйлар. Нургаян монда алар кебек тамыр җәеп утырырга җыенмый, тагын печтик кенә авыз итсә... Аз гына, йөрәк ярсуларын басарлык кына... Утыра торгач, тәненә гаҗәеп рәхәтлек, җылылык таралды. Бая гына юан күренгән токмачлар да нечкәргәндәй булды, ир бер тәлинкә ашны төбенә кадәр ашап бетерде. Нидер сөйләштеләр, ул да нәрсәдер әйтеп мыгырданды. Күз алдындагы дүртпочмаклы өстәл дә түгәрәкләнгәндәй тоелды. Нәзирәнең, ялангач беләкләрен, шәрә ботларын ялтыратып, өстәл тирәли бөтерелүе дә, әле берсенең, әле икенчесенең колак төбенә иелеп, кычкыра-кычкыра көлүе дә ачуын китермәде. Янәшәсендә кемдер урыныннан кузгалды, артсыз урындык шапылдап ауды. Кемдер: “Нургаян, кайтабызмы?” – дип эндәшкәндәй булды. “Хәз-зер, хәз-зер”, - дип телен көчкә әйләндерде Нургаян, татлы йокысыннан аерыла алмыйча, урындык аркасына башын салып. Шап-шоп ишек ябылды, күз алдында кемдер әйләнгәләде, менә ул кемдер дигәне аның янына ук килеп басты бугай. Сары май кебек йомшак куллары белән ирнең җилкәсен, муенын иркәләде.

- Нургаян, кил әле, менә монда күчеп ят әле. – Ниндидер ымсындыргыч тавышка һәм кайнар кулларга буйсынып,  Нургаян аягына күтәрелде, аларга ияреп, иске шкаф янындагы сиртмәле караватка ауды, өеп куелган мендәрләр ирнең башына ишелеп төште. Колак төбендә Нәзирәнең яна-пешә нидер пышылдаганы ишетелде, кулларын җитез-җитез йөртеп, ирнең күлмәк сәдәфләренә, бил тирәсенә үрелгәне сизелде. Менә ул Нургаянның сул кулын алып, үзенең шәрә күкрәгенә терәде, сабырсызланып, елан күк бөтерелә, шуыша башлады. Ирнең бөтен гәүдәсенә рәхәт чемердәү йөгерде, һәр күзәнәгенә кайнар кан килеп тулды, ул, кайда, кем белән икәнен дә онытып, әлеге дәртле биюгә кушылырга теләде. Ярымачык иреннәре дә, дәрткә тулышып, үзенә иш эзләде. Шул мәлдә, инде идән белән түшәм бер булып әйләнергә әзер мизгелдә, йөзенә Нәзирәдән яңа эчелгән аракы, суган, сарымсак исе килеп бәрелде дә, күңеле болгануга түзә алмыйча, ир кинәт күзен ачты, авызын тотып идәнгә иелергә генә өлгерде...

Минутында айнып китте ул. Эчкән аракысы чыгып беттеме, әллә кайда икәнен аңышудан акылына килдеме, ашыга-ашыга ишек төбендәге телогрейкасына үрелде.

Нәзирә, халатының өске төймәләрен эләктерергә ашыкмыйча, аңа сарылды.

- Тукта инде, Нургаян, иртә бит әле, китмә, - дип пышылдады күпне вәгъдә иткән һәм күпне көткән күзләрен майландырып. – Курыкма, бөтенләйгә алып калырга җыенмыйм. Ял ит бераз. Миңа да ял булыр.

Ир аның кулларын җилкәсеннән ачу белән сыпырып төшерде.

- Кайтырга кирәк. Зәйтүнә борчыладыр.

- Зәйтүнә? – Нәзирә ямьсез итеп көлеп куйды. – Гарип хатының янына кайтып, ни кырмак буласың? Син өйдә булсаң да ята инде ул, өйдә булмасаң да...

Ирнең күзләрендә яшен уты киселеп үтте, тимер кебек куллары хатынның беләзеген авырттырып кысты да, йөзенә чабып җибәрергә әзер булып, һавага күтәрелде, кире төште.

- Сукты дип уйла.

Нәзирә кызарынды-бүртенде дә, селтәнеп, үзе Нургаянның яңагына сугып җибәрде. Ир аны туктатмады. Уңлы-суллы яңаклаган шәйгә хатын еларга, шыңшырга тотынды:

- Бар, олак, пешмәгән, җебегән, бүкән... Ирмен дигән ир булсаң... Анда гына хатын, имеш...

Нургаян артыннан ишек күк күкрәгән тавыш чыгарып ябылды.

Тракторын кабызып, үзләренә кайтырга чыкканда, яңгыр туктаган, тәмам караңгы төшкән, һәр йортта ут алынган иде. Кайтып җиткәнче Нургаян үзен битәрләүдән туктамады: “Вәт дивана мин, ә, вәт дивана! Елан авызына шушылай барып керәләрдер шул! Әткәйне дә шул рәвешле генә әверткәннәрдер әле! Их, мин! Дивана диген, дивана! Зәйтүнәнең күзенә ничекләр карар идем? Их, аңгыра шалкан...”

Ишегалдына караган тәрәзәдә Зәйтүнәнең томраеп торган күз карашы чагылып үтте. Болай да үзен мең гаепле хис итеп, төз атларга тырышкан Нургаян шул караштан тигез җирдә абынып, чайкалып куйды.

Наил йоклаган, әнисе исә мич арасында кайнаша иде. Улына пышылдап кына: “Озакладың бүген”, дип эндәшкәне ишетелде. Нургаян песи адымнары белән басып, Зәйтүнәсе янына үтте, бусагадан атлауга:

- Әнисе, мин исерек. Бераз. Ачуланма! – диде, мәктәп баласыдай оялчан йөз белән, пышылдап кына.

- Беләм, - диде ястыкка терәлгән Зәйтүнә, иренең аягындагы ап-ак оекбашларга күз төшереп. – Әнкәй сөенгәндер.

- Тсс! Күрмәде! – Нургаян бармагын ирененә терәде. Лап итеп диванга барып утырды. – Түлке син ни... ачуланма, әнисе. Вәсим сыйлады. Утырып алдык әзрәк.

- Вәсим? – Хатыны ни өчендер көлемсерәде. – Ә-ә... Син ят, Нургаян, әнкәй күзенә күренеп йөрмә. Арыган диярмен. Ят.

- Ярар, әнисе, ярар. – Нургаян мең рәхмәтле күзләре белән хатынына яратып карады.   

 

***

- Бабагыз озаклады әле. – Зәйтүнә башын күтәреп тәрәзәгә борылды.

- Эскәмиядә утыра бит ул, - диде Гөлүсә, җитен чәчләрен җилфердәтеп, урам якка карап алды да. – Әбекәй, безнең бабыкай кызык инде ул, име? – Кызчык, нидер искә төшереп, челтерәп көләргә тотынды. – Бакчада да җырлап йөри ул, капка төбендә дә. Минем дә җырлыйсы килә дә, мин оялам, кеше ишетсә, әллә ничек.

Зәйтүнә, үрелеп, оныгының аркасыннан сөеп алды, Гөлүсәнең кулында кысып тоткан телефонына, наушникларына ымлады:

- Боларны киеп, бүтәннәр җырын тыңлаганчы, үзең җырла, бабаңа охшагансың, моңың бар, бер дә оялма...

Гөлүсә иреннәрен мәзәк итеп бөрештерде, бер урында басып торалмыйча, аяк очларында бөтерелеп алды. Шул арада ялт кына Зәйтүнәнең муеныннан кочып үтәргә дә өлгерде.

- Әбекәй, син бит бүген шәңгә пешерергә өйрәтәм дигән идең, оныттың бит, - диде, курчакныкы кебек төймә күзләрен зур ачып.

 - И сабырсызкай... Онытмадым. Әнкәң келәткә яңа алынган бәрәңге куйдым дигән иде,  шуны алып кер, бәбкәем, өчәүләп тиз генә әрчеп атарбыз. Апаң камыр басар.

- Теге көнне коймак камырын да ул болгатты, монысын мин басып карыйм. Әбекәй, шулай диярсең инде, яме? – Кызчык, кулларын күкрәк турысына куеп кылана-кылана, ялваргандай кыяфәт чыгарды. – Әй, бәрәңгене апкермим лә, ишегалдында гына чистартып керәбез. Түлке, әбекәй, камырны апама бастырма, ну, пажааалысты... Минем дә өйрәнәсем килә.

- Ярар, бәбкәем, ярар. Икегезгә дә эш табылыр. – Зәйтүнә  күбәләк кебек бөтерелә-бөтерелә чыгып йөгергән оныгы артыннан елмаеп кул изәде.

Бәхетләре булсын берүк! Аллага шөкер, икесе дә тәүфыйклы булып үсеп киләләр. Кыз бала – кыз бала инде, аларга он бир, камыр бир, тегесен пешерергә өйрәт, монысын... Хәер, өйрәткәнне генә дә көтеп тормыйлар, телефонны гына кабызалар да, Интернеттан әллә ниләр табып, пешереп тә куялар. Кем кемнән күбрәк өйрәнәдер әле...

Зәйтүнә терсәкләренә таянып, янә тәрәзәгә борылды. Нургаянның көтү каршыларга дип утыруы микән? Алай дисәң, иртәрәктер әле... Тәрәзә ачык – сыер-сарык тавышы ишетелгән кебек түгел... Уйланып утыра микән? Бу йортка Рәйлә килгәнче, егерме ел буе сыер сауды бит Нургаяны, егерме ел! Иртә таңнан сыерны савып, көтүгә озатты, эштән кайтып керүгә, малларны карап, тагын сыер саварга ашыкты. Зарланам дисә, тел тибрәтер мәлләре күп, һай, күп иде дә соң. Зарланмады. Шушы гомер эчендә “их” дигәне дә булмады ирнең. Оныгы әйтмешли, гел җырлады микән? Елар чакларда да йөрәк сагышларын җыр белән басты микән?.. Күрче, әле дә эскәмиядә җырлап утыра түгелме соң?

Зәйтүнә ястыгыннан калкына төште. Иренең күкрәк тавышы белән үзалдына моңлануы, тәрәзә пәрдәләренә сарыла-сарыла, өй эченә үтеп керде:

Алтын алка сына диләр,

Сынмый да, бөгелми дә.

Сиңа булган мәхәббәтем

Сүнми дә, сүрелми дә...

И Нургаян,  Нургаян... Телеңә түгел, йөрәгеңә сандугач кунган бит синең... Шулай булмаса, сүрелмәгән мәхәббәтеңне раслап, утыз җиде ел буе кулларыңда күтәреп йөртер идеңме?.. Ничәләр әйтте Зәйтүнә: барасы килгән җиреңә бар, миңа гына карап ятма, диде. Клубка концерт-спектакль килсә дә, “бар, күреп кайт”, дип үгетләде. Мәҗлесләргә чакырганда да шул ук сүзләрне әйтте. Нургаянның гына үз сүзе сүз булды: “Юк! – диде. – Аның ише җиргә, барсаң, парлап бар инде ул, юк икән – ялгыз каз шикелле, күз көеге булып йөрмә!” - диде, бармады. Зәйтүнә урынга калган көннән башлап, бер генә тапкыр да сәхнәгә менеп, кеше алдында җырламады. Элек ничек хыяллана иде үзе: “Мин җырлармын, ә син, әнисе, ак читекләреңне киеп, күбәләк кебек бөтерелә-бөтерелә биерсең”, - ди иде. Насыйп булмады. Ак читек тә өр-яңа килеш сандык төбендә ята бирде. Аларны киеп, Нургаян теләгәнчә, тыпыр-тыпыр биергә дә, керт-керт басып, чишмәгә барырга да насыйп булмады Зәйтүнәгә. Ә менә... ире әйткәнчә, пар булып, гел янәшә булып, ак булып яшәргә язган икән... “Берсе – син, икенчесе – мин”, дип көлгән иде Зәйтүнә, шул читекләрне кулына алып куанганда. Читекләр дә аерылмас пар булып сакланды, Зәйтүнә белән Нургаян да... 

Адәм баласы җиргә михнәт белән сыналыр өчен туа диюләре хактыр. Сабырлык белән сыналадыр. Уңга-сулга әйләнеп карасаң, рәхәт белән, бәхет белән сыналганнар да бардыр, тик аларның берсе дә Зәйтүнә янәшәсендә түгел... Каенанасы Саимәгә кара – үз гомеренең кай мизгелендә рәхәт күрергә өлгерде икән? Сабые, Нургаяны туып, аны кулына тоткан мәлдә бәхет күлендә коенып алгандыр. Шуннан кала? Тома ятимлектә үткән балачагындамы? Яшьлеген урлаган сугыш чорындамы? Күршеләрнең капка төбендәге кычыткан өчен зар елаган ачлык елларындамы? Ирен тартып алган хатын белән бер авылда, бер урамда гомер кичергәндәме? Әти дип әйтергә тилмергән, әтиле килеш ятим үскән улының күзләрендәге әрнүне күргәндәме? Килен рәхәте күрермен дип хыялланган картлык көнендә авыру килененә үзе таянычка әйләнгәндәме? Кайчан, кайчан гына рәхәт күрергә җитеште икән соң ул? Әллә соң... мәңгелеккә күчкән мизгелдәме? Нәкъ үзе теләгәнчә: җомга иртәсендә, йоклап яткан җиреннән тыныч кына күчте дә куйды бит. Менә шуны бәхет дисәң генә инде... Аңа да сабырлыкны учлап-учлап биргәндер Аллаһы Тәгалә, түз дигәндер, әҗерен ахирәттә алырсың, дигәндер. Шулай булмаса, ни сабыр дигән каенана да түзәр-түзәр иде дә беркөн килеп улына әйтер иде: “Туйдым, - дияр иде. – Картлык көнемдә минем дә тынычлап яшисем килә, - дияр иде. – Синең дә бәхетле булуыңны, мәшәкатьсез генә яшәвеңне күрәсем килә”, - дияр иде...

Ә Зәйтүнәнең үз әнисе? Аның өлешенә тигән көмешләр дә – шушылар бит инде, шул чорның ачыдан-ачы нигъмәтләре: сугышы, ачлыгы, колхоз коллыгы... Аның да бар юанычы, бар бәхете һәм бар бәхетсезлеге – карап торган Зәйтүнәсе генә иде бит... Үз балаңның әнкәй дип күзгә карап тилмереп ятуларын күреп тору – җирдәге тәмугка тиң булгандыр лабаса... Ни сабырлыклар белән түзде икән соң бичара ана? Кайлардан көч алды икән? Берәр бөртек күз яшен күрсәтсә... Берәрсенә барып зарын түксә... Берәрсен гаепләсә... Берәрсенә дәгъва белдерсә... Күңеле мөлдерәмә тулы мәлләрдә камзул кесәсенә салган дисбесен чыгарыр иде дә, иреннәрен кыймылдатыр-кыймылдатмас кына зикер кылып утырыр иде. Хәл-әхвәл сораучы булса, “Аллага шөкер әле”, дип җаваплар иде. Ул да сабыр булып яшәде, сабыр гына китеп барды. Авырлыкны бергә бүлешкән ике карчык, җәннәт ишекләреннән үткәндә дә бер-берсеннән калмаска теләгәндәй, бергә киттеләр. Әнкәсенең йөзенә яулык япкан Нургаян ишегалдына чыкканда, Халисәттәйнең комган күтәреп койма буйлап килеп барышы иде. Әлеге хәбәрне ишеткән карчык: “Хәзер, кияү, кереп җитәм”, дип калса да, бусаганы үз аягы белән атлап кермәде. Эзләп чыкканда, ул комганын җиргә куйган, үзе баскычка утырган да, ял итәргә генә теләгәндәй, яны белән сөялеп, күзләрен йомган иде.

Нургаян белән Зәйтүнә ничек түзделәр икән? Ике әнкәйне бер көнне мәңгелеккә озатуны ничекләр күтәрделәр икән?.. Мең дә беренче кабат “Аллага шөкер” дими, тагын ни дисең – бирде бит, сабырлыгың да, түземлеген дә бирде! Йөрәк кыл урталай ярылыр яки капылт кына туктап калыр мизгелләрдә дә яшәү көче бирде...

“Минем хәлне дошманыма да күрсәтмәсен”. Бу сүзләрне Зәйтүнә күңеленнән генә дә, кычкырып та ничә әйткәндер... Утыз җиде ел... Йа Раббым, бу аякларны да чыклы үләннән яланаяк йөгереп йөрсен, балаларны каршылыйм дип капка ачарга йөгерсен, җиргә басып йөрсен дип яралткансыңдыр да соң, юклык белән сыныйм әле дип, үзең үк сынау җибәргәнсеңдер... Күтәрә алырдаен... Ярты гәүдә белән булса да тырышып-тырмашып яшә әле, яшәү көчен югалтма, син бу дөньяга яшәр өчен килдең, дигәнсеңдер... Янында Нургаяны булмаса, сабыр канатлары гына түгел, яшәү теләге дә әллә кайчан каерылып, сынып, изелеп беткән иде. Ул булды, бүгенгәчә “Зәйтүнәкәем” дип дәшәрлек мәхәббәте булды, җан җылысы булды. Төчеләнмәде, әмма “бигрәкләр дә каты яраттым шул үзеңне” дигән сүзләрне кабатлаудан туктамады. И Нургаян... Сүз бирсәң, үтәми калмадың шул...

 

***

Нургаянның мәчеткә юл тотуы иде. Әбәдкә бикләнгәнче дип, почтага да сугыласы итте. Килеп керде дә аптырап калды: компьютер каршында утырган Мәрзия борынын тарта-тарта мышык-мышык елый, өстәлдә яткан телефоннан бер җырчының “Дәшмәгез, дәшмәгез” дип өзгәләнгәне ишетелә.

- Берәрсе кыйнадымы әллә, Мәрзия, суган суы түгәсең? – дип шаяртырга итте Нургаян, ни әйтергә белмәгәч, уенга борып.

Мәрзия, тутырган тавык кебек гәүдәсен көчкә кыймылдатып, урыныннан торды, тәрәзә төбендәге сумкасыннан кулъяулык чыгарып, күзен, борынын сөртте. Стенага эленгән көзгегә карап, сарык йоны кебек бөдрәләткән кыска сары чәчләрен рәтләгәндәй итте. Шуннан соң гына Нургаянга борылды.

- Жәлке бит. – Хатын ияге белән әле дә булса җыр яңгыраткан телефонга ымлады.

- Телефоның ватылдымы дисәм... – Нургаян аптырап җилкәсен җыерды.

- Җырчыны әйтәм. “Йөрәгем урталай ярыла”, дип җырлый бит, бичаракаем. Бәй, син дә кырык укыгансыңдыр инде, Нургаян абый, иң күп гәзит синдә: бөтен җиргә яздылар, ире белән аерылышкан бит, җаныкаем. Телевизордан да күрсәттеләр. И-и, күзкәйләр генә тигәндер, башкача булмас... – Мәрзия тагын күз төпләрен сөрткәләде. – Шушы җырын тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм, бигрәкләр дә кызганам үзен. Йөрәгем ярыла ди бит, ярыла ди!

- Шул гынамы? – Нургаян көлемсерәп куйды.

- Нәрсә шул гынамы? – Мәрзиянең күзләре шар булып түгәрәкләнде.

- Башка бер кайгың да юкмы дим? – Нургаян утка-газга түләргә дигән кәгазьләрне кесәсенә кире салып, ишеккә борылды. – Намазга соңга калам бугай...

- Ярар, без пенсиягә чыккач йөрербез инде. Вәгазь тыңларга да вакыт булыр. Әле берсенә-бер җитешә торган түгел. – Мәрзия, авыр сулап, телефоныннан яңа җыр кушты.

Нургаян, урамга чыккач, кәләпүшен салып, ни өчен икәнен дә аңламастан, кулында әйләндерде, бик дикъкать белән эчке ягына текәлеп торды. Гүя башы уйсыз, буп-буш калган иде, шушы сәер халәттән арына алмыйча, ике-өч адым атлады да, мәчетнең бөтенләй бүтән якта икәнен абайлап, кире борылды. Шунда гына исенә килде. Нишләде бу дөнья, нишләде? Ризыкка да, малга да туеп сикергән халык кайсы якка, кайчан, кем артыннан салулап китте? Кара инде бу Мәрзияне, үз тормышында бер хәсрәте юк кешедәй, артист хатын өчен күз яше түгеп утыра. Үз улына акыл сорап, елый-елый дога кылса, аңлар да идең. Утыз яше тулып килгән малае, авыл халкы алдында рисвай булып, эчеп, азып-тузып йөри, өйләнергә дә исәбе юк. Аңа да әйтеп караганнары булды: мәчеткә сугыл, тыңлап булса да утыр, диделәр. Багана буйлы егет, саргайган тешләрен күрсәтеп, ыржаеп кына көлде, нәкъ әнисе кебек: “Пенсиягә чыккач йөрермен әле”, - диде. Ярый ла сиңа ул яшькә җитәрлек гомер язылган булса... Гомер язылып та, акыл керерлек булса... Вакыт юк, диләр. Гыйбрәтле сүз тыңларга вакыт юк, ә җыр тыңларга, ул җырчыларның эчке киемнәренә чаклы салып чайкаган гайбәтләрне ишетергә, укырга, чәйнәргә вакыт бар – шунысына шаккатырсың! Дөнья кендеге – артистлар хәзер, кеше күзе алдында алардан да кәттәрәк беркем, һичнәрсә юк. Бот буе бала-чагадан алып ак сакаллы бабайга кадәр кайсы артистның кем белән торганын, нинди машинада йөргәнен, аена ничә сум штраф түләгәнен белә, тик... үзенең яшәү мәгънәсе, яшәү асылы турында гына белми, белергә дә теләми. Ул бүген яши, ашый, эчә – шунысына канәгать. Туфрактан яралган кеше янә туфракка әверелгәч, ни булыр, анда ни көтә; адәм баласына яшәү һәм үлем биргән Аллаһы Тәгалә хозурына нинди гамәлләре белән барыр – мондый сорауларга җавап эзләп тинтерәмиләр. Эх, Нургаян үзе дә хакыйкать асылына соңлап төшенде. Күпме яшәп, чын-чынлап, чәчләрне йолкып  үкенерлек бер генә гамәле бар: бала чакта, яшьрәк чакта кул күтәреп дога кылуны, намаз могҗизасын белмәде. Чорга сылтаргамы? Пионер, комсомол булып горурланып йөргән елларның денсезлегенәме?.. 

Бүгенге акылкае булсамы...  Ул чакта ук алдына намазлык җәяр иде дә сәҗдәгә егылыр иде. Намаз соңында, күз яшьләреннән тартынмыйча, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорар иде. Күпне түгел, бала вакытта бер генә теләген ирештерер иде: әткәсен, күреп туялмаган, җанга якын газиз әткәсен үз янына кайтаруны сорар иде. Аһ, әтиле килеш ятим булуның авырлыгы! Таулар да, кыя ташлар да күтәрә алмас ул авырлыкны үз башыннан кичергәннәр генә беләдер. Әллә кайда да түгел, бер авылда, бер урамда бит әткәсе! Күрешкәндә улым диеп дәшсә дә, җан ярасын басарга шул сүз генә җитә ди мени? Яңа оясында яңа хатыны да, яңа балалар да Нургаянны чит итмәделәр анысы, караңгы чырай каткан кеше булмады, килеп керсә, чәй эчәргә дәштеләр, бер ата балалары дип, туган итәргә тырыштылар. Шулай да, шулай да... Әткәй бит ул! Берәү генә бит ул! Ничекләр аны икегә бүлмәк кирәк?.. Урамда “Урал” матаеның тавышы ишетелә калса, Нургаян ишегалдына атылып чыгар иде. Койма ярыгына сарылыр иде. Ике күзе, чишмә кебек мөлдерәмә тулып, шул ярыктан кара матайны каршы алыр, озатып калыр иде. Менә аның әтисе, телогрейкасының изүләрен ачып, учма-учма чәчен җилгә сибеп, урам буйлап матайда килә. Артына, биленнән ике кулы белән кочаклап, төпчек малае утырган! Тешсез авызын ерып, иң бәхетле кеше кыяфәтендә елмаеп бара! Борын очына сибелгән сипкелләренә кадәр елмая! Ул бәхетле! Чөнки аның әтисе үз янында, якында, янәшәдә. Малай шуңа күрә елмая!

Әтиле әтисез Нургаянның койма ярыгына берегеп калган күзләреннән  исә тамчы-тамчы яшь коела...

Зәйтүнәсе өчен дә намазлыкка егылып сорый белмәде – үкенеч булмый, ни булсын? Сынау килгән мәлдә ярдәм сорап кешеләр катына гына барып баш иделәр шул, кул күтәреп дога кылуны уйламадылар, намазны белмәделәр... Кешеләрнең дә төрлесе очрады. Бәхеткә, яхшылары күбрәк иде. Авылдашлар дисеңме, туганнар, дуслар... Әткәсе дә, аның ул нигездә туган балалары да бер йодрык булып ярдәмгә ашыктылар, кайгы килгәч, авырлыгын алар да күтәрде. Фельдшер Рәхимә апаны әйт син... Көнен чакырасыңмы, төненме, мәҗлестә утырган чагымы, мунча кереп ятуымы – юк диюне белмичә, йөгереп килеп җитә иде... Авыл үзенең гадилеге, ихласлыгы белән бу хәсрәтне ничек тә җиңеләйтергә, бүлешергә тырышты. Шәһәр күпкә кырысрак иде... Бер-бер  кәгазе булмаса, кешене бөҗәк урынына да күрмәгән эреле-ваклы оешмалары шактый иде аның. Инде җыелып бетте дигән документлар арасыннан койрыгы ошап бетмәгән имзага бәйләнеп булса да тәм табучылар бар иде. Ишектән ишеккә йөртергә яратучылар байтак иде. Инвалид кешенең генә түгел, сау-сәламәтнең дә бер кадере булмавын күптән аңлады инде Нургаян, шуңа күрә тиешлесен дә даулап йөрмәде, кул гына селтәде. Селтәмәс тә иде... Бер баруында, озын тырнагын да, иреннәрен дә кып-кызылга буяган, керфекләрен буяуга катырган ханымның: “Хатыныгыз һаман исәнмени әле?” – дип соравын ишетте дә, өстәлдә таралып яткан кәгазьләрне учына йомарлап, кабинеттан чыгып китте. Коляскасын да, арбасын да башларына капласыннар, ике кулы бар чагында, Зәйтүнәсен күтәреп йөрмәскә...

Йомгак урынына тәгәрәгән уйлардан азан тавышы арындырды. Нургаян, адымын кызулатып, мәчет ишегалдына атлады. Ул эчкә үткәндә, яшел келәм өстенә дүрт-биш кеше тезелеп баскан, иң читтәгесе – туйга килгәндәй ак күлмәк, кап-кара костюм-чалбар киеп, яланбаш кына торганы – кайчандыр шофер булып эшләгән Ренат иде.

Аны күргәч, Нургаян ни уйларга да белмәде. Утыз җиде ел эчендә Ренат белән бер генә авыз сүз дә алышканнары булмады аларның. Күрешкәндә, ияк кагып кына исәнләшкәндәй итеп үттеләр, актан-карадан бер-берсенә сүз катмадылар. Аның әлегәчә мәчеткә аяк басканы күренмәде.   “Зәйтүнәнең хәле ничек?” – Ренатның теленнән шушы бер сорау төшсә, Нургаян җанын кысып торган кыршаудан котылыр иде. Юкса, күңелендә алып аткысыз ачу да, үпкә дә сакламый, теге вакытта Зәйтүнә дә кат-кат әйтте, гаепләп, тәмсезләнеп йөри күрмә, ашлык төягечне юри аударган кеше түгел, диде. Барысын да аңлый Нургаян, тик бернәрсәне генә аңламый: ни тота, ни тыя бу кешене күңел хакы өчен генә булса да хәл-әхвәл сорашудан?

Намазы намаз булмады ирнең. Уйлары чуалды, ничек кенә бирелеп укырга тырышса да, сәҗдәгә иелгәндә күзалдында Ренатның шәүләсе бөтерелде. Доганы да ашык-пошык кылып, кайтырга кузгалды. Тик мәчетнең тимер капкасына үрелүгә, арттан куып җиткән тавыш кулына китереп органдай булды:

- Нургаян... ашыкмасаң, сөйләшер идек...

Нургаян, үз колакларына үзе ышанмыйча, артына борылды. Аннан, чалбар өстеннән чыгарып куйган күлмәк итәгенең вак шакмагында тузан бөртеге күреп, бармак очы белән шуны каккалады. Капка келәсендә дә бер-бер тап булды, ахыры, икенче кулы белән аны сөрткәләде.

- Ашыгыр җир... юк инде. – Шуннан соң гына Ренатка күтәрелеп карады.

Нургаяннан өч-дүрт яшькә генә олы булса да, Ренатның чәче агарып, маңгай турысыннан коелып беткән. Бүген кияү егетедәй киенсә дә, ыспай костюмы астыннан иңсәләренең салынып торуы шәйләнә. Авыруы бар икән, ике кулы да бертуктамый сизелер-сизелмәс калтырый. Элек зәп-зәңгәр булып янып торган күзләре уңып киткән, тоныкланып калган. Шулай, картлык килсә, яшьлекнең төсен урларга дип килә шул...

- Юл өстендә торганчы, тегендәрәк барып утырабызмы соң... – Ренат ишегалдының кашкарыйлар үскән почмагындагы эскәмиягә ымлады.

- Утырып сөйләшерлек сүзмени? – Нургаян төртмә телле түгел иде, шулай да тавышында киная яңгырагандай булды.

Ике ир эскәмиянең ике башынарак килеп утырдылар. Берсе дә сүз башламады. Капкадан берәм-берәм чыгып киткән агайларны күз карашы белән генә озаттылар. Тирә-якта хушбуй булып таралган кашкарыйлар исе һәм төклетура тавышы гына торып калды.

Бераздан гына Ренат тамак кырып куйды:

- Киләсе килгән ие. Мәчеткә дим. Әллә кайчаннан.

- Яхшы иткәнсең.

- Хатын йөри. Күптәннән. Гарәпчә укырга да өйрәнгән.

- Беләм. Икәү-өчәү инде алар. Чәчәкләрне дә шулар үстерә.

-  Мулланы әйтәм. Яшь булса да, акыллы күренә.

- Гыйлеме бар. Эшләсен генә.

-  Тавышы моңлы. Күздән яшь килде прәме.

- Вәгазьне дә шәп сөйли.

- Кеше әз икән.

- Килерләр. Син дә килгәнсең бит. – Нургаян читкә карап кына шулай диде. Ул баядан бирле сүз башлануын көтә иде.

Ренат төртелеп калгандай булды. Алай да үзен кулга алды, салмак тавыш белән дәвам итте:

- Килдем. Җанга тынгы табып булмас микән дидем... Ышансаң ышан, ышанмасаң юк: әле бүген белер-белмәс укысам да, шулкадәр рәхәт булып китте! Ничә еллар... мин дә тынгы күрми яшим бит, Нургаян... Үземне-үзем ашап... Көчем җитмәде, сезнең урамга төшеп, капкагызны ачып керергә, Зәйтүнәне күреп, гафу сорарга көчем җитмәде. Бүгенгәчә. Әгәр шулвакытны... саграк булсам... Болай да килеп чыкмас иде... Син мине күрми, белми, дөньяның артына тибеп яши дип уйлама. Күреп торам, Зәйтүнәне кулларыңда күтәреп йөрүеңне дә күрәм, күргән саен үземне кимерүем арта гына... Арыдым мин, Нургаян, җилкәмне баскан йөкне күтәреп арыдым... Яшәлде инде. Гомер дә әллә ни арада узды да китте. Күңел тынычлыгы булмагач, яшәүнең дә яме юк. Үземне дә уйлыйм, сезне дә... Хатын әллә кайчаннан ачулана. Намазга бас, Аллаһыдан гафу сора, ди. Тәүбә итәргә куша. Баштарак җен ачуым чыга иде шулай дигәненә. Тәүбә итәргә, мин җинаять кылган кеше түгел, төрмәдә утырмыйм... Тора-бара аңладым: яшәвемнең төрмәдәгедән кай җире артык? Үз-үземне бикләгәнмен инде мин... Бүген монда килгәч, әйтәм бит, әллә ничек булып китте... Зәйтүнә янына барсам... Бәхиллек сорасам... Нәрсә диярсең, Нургаян?

-  Мин ни әйтим? Зәйтүнәдән сора. Килгән кешене куып чыгарганы юк...

 - Шулай дисеңме? – Ренатның тавышы сизелерлек җанланды. – Алайса, кичкә таба... сездән урап китәм. Зәйтүнәне күрәм. Каршысына утырып сүзләремне әйтәм, яме.

- Алла боерса, диген, Ренат.

- Ә? Юк, киләм булгач киләм инде. Син каршы килмәгәч... Кич абизателне киләм.

- Алла боерса диген. Кичкә кадәр кем белән нәрсә буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

- Ә-ә-ә... – Ренат каударланып урыныннан торды. – Киләм, Алла боерса. Киләм.

 

***

Көзге кояш димәссең, хәйран юмарт елмаеп маташа иде. Хәзер язы – язга, җәе – җәйгә охшамаган: кешеләрне генә түгел, табигатьне дә аңламассың. Яз ашыгып килә, җәй ашыгып китә. Барысы да каядыр ашыгалар, кабаланалар. Яшәп калырга ашыгумы бу? Ә бит, баксаң, никадәр генә кабаланма яки никадәр генә салмак кыланма, һәр сукмакның ахыры – бер нокта, бер чик. Ул чикнең теге ягында – башланмаган чиксезлек...

Ниткән көн булды соң бу? Дулкын-дулкын булып, әллә нинди уйлар чигә буйлап бәреләләр дә сугылалар. ...Нургаян, үзенең эленке-салынкы гына атлавын абайлап, гәүдәсен турайтты, адымын тизләтте. Һи, элек кенә ул, илле-алтмыш яшькә җиткән агайлар инде авыл аксакалы, яшисен яшәгән карт бабай булып тоела иде, аларга башын иеп, бөкрәеп, аяк сөйрәп атласа да килешәдер шикелле иде. Үзеңә килеп кагылгач, алтмышында да, алтмыш бишендә дә картайган кебек түгел икән лә, күңел һаман яшь... Шулай дип уйлагач, күңеле күтәрелеп китте, аякларына җитезлек иңде. Баш иеп атларга соң... Күр, дөньясы нинди матур! Күктә ник бер болыт кисәге күренсен – чалт аяз, зәп-зәңгәр гөмбәз. Әле үләннәр дә көзгә бирешергә җыенмый: ямь-яшел булып утыралар. Матур дөнья, матур... Хәтта бик ямьсез дигән җиреннән дә матурлык табарга була, күңел күзеңне генә ачып кара. Зарланырга, уфтанырга, таллар кебек бөгелергә, чал имәннәр кебек чартлап сынарга ашыкма гына. Яшәргә килгәнсең икән, яшә! Чөнки... шулай кирәк. Яшәргә, ничек тә яшәргә кирәк...

Үз урамнарына борылам дигәндә, тыкрык буйлап судан кайтып килгән кыз баланы күреп, Нургаян барган җиреннән туктап калды. Кызның иңбашында көянтә-чиләк, өстендә – күкрәкчә дә кендеген күрсәтеп торган кыска ыштан, аякларында... ак читек иде. Нургаян берничә адым атлады,  күзләрен челт-мелт китереп, шул читеккә төбәлде. Читек үк түгел, әллә ниткән хикмәтле, тишекле-тишекле, чүпрәк дисәң чүпрәккә охшамаган, оек дисәң – оек булмаган киң балтырлы ак итек икән... Көянтәле кыз аңа сәерсенүле карап, ашыгып кына узып китте, Нургаян исә, борылып бер күз салды да, чалымнарыннан  Вәсимнең шәһәрдән кайткан оныгы икәнен искәреп, үзеннән ераклаша барган читекләргә янә текәлеп карады. Бу балакай үзенең никадәр бәхетле икәнен дә абайламый бит! Бәхетнең ни икәне хакында уйланганы да юктыр, чишмә чагылышында да, көзгедә дә үзенең яшьлеген генә күргән чагы...

Зәйтүнәнең ак читекләре исә өр-яңа килеш сандык төбендә саклана...  Пар булып, бүгенгәчә ак булып... Нәкъ аларның хисләре кебек... Сынаулардан кер дә, тузан да кунмаган мәхәббәтләре кебек. Әйдә, читекне киеп туздыру насыйп булмады Зәйтүнәсенә, аларны киеп, бизәкле көянтәсен асып, су юлына бару да насыйп булмады. Тик Аллаһы Тәгалә аларга бәхетсезлек белән сынаган бәхетне дә бирде ләбаса... Пар канат булып, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, бер-берсен яратып яшәү бәхетен бирде.

Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн кебек бер-берсе белән кавыша алмаганнарның мәхәббәтен җырга салганнар. Кыйсса итеп язганнар. Телдән-телгә сөйләгәннәр. Һи-и, кавышып, бер түбә астында яшәсәләр, мәхәббәтләре күпмегә җитәр иде икән? Нургаян белән Зәйтүнә шикелле, көн саен бер-берсенең күзенә карап,  “әле дә син бар” дип, кырык ел буе яшәп күрсәтсеннәр иде алар...

Тукта, тукта, нәрсә дип көн буе агын-карасын уйлап, бизмәнгә салып йөри дисә... Нинди көн соң әле бүген? И-и, кешегә пенсияне тикмәгә бирәләр дисеңме... Хәтер диген! Зәйтүнәсе белән язылышкан көннәре бит! Кырык ел элек, нәкъ шушы көнне, ак күлмәккә, ак калфакка төренгән Зәйтүнәсен кулларына күтәреп, үзләренең бусагасын атлаган иде. Гомеркәйләр диген... Кырык ел үткән!.. Җырга тиң гомер бит! Сагышлы, моңлы, үзәк өзгеч булса да, җырга тиң!..

“Әле дә син бар әле бәхетемә,

Әле дә син бар әле дөньяда”.

Нургаян, учына бәхет кошы кунгандай канатланып, теленә килеп сарылган җыр сүзләрен көйли-көйли, Зәйтүнәсе янына ашыкты.