Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шигырьләре – гомер мизгелләре

 

Еламыйм, дим – елата,

Уйламыйм, дим – уйлата.

Гөлзадә Бәйрәмова

Гап-гади ике-өч сүзне берничә шигъри юлга салып, күңел мизгелеңнең сөйләп бетермәслек кичерешләрен үтемле итеп сурәтли белү – шигъриятнең төп вазифасыдыр. Ә инде үз холкыңның тынгысыз үҗәтлеген бер кискен юл белән ачып салу – осталык, талант билгеседер. Гөлзадә Бәйрәмованы язмышыннан зарланып, елап кына йөри икән дип уйламасыннар тагын. Көлә дә белә, сөя дә белә, эшли дә белә, яше илледән узса да, һаман белем дә эсти белә ул. Шигырьләр – гомер мизгелләре. Тәүлек буена, гомер буена барысы да үзгәрергә мөмкин. Шушы мең төрле үзгәрешләр нигезендә, шәхеснең төпле, какшамас холкы, тормышка карашы, яшәү рәвеше формалаша.

 

Шомландырып күңелләрне,

“Их, дөньясы!” – димә әле.

Туар көннәр бүгенгедән

Мең мәртәбә булыр ямьле.

 

Өмет яшәтә кешене. Бүгенге көндә кара козгын телебезне умырганда да, милләтебез таянычсыз калганда да, өмет булганда, әле тырышабыз, елый-елый, булган тарихыбызга, нигезебезгә ябышабыз. Киләчәк, балалар, оныклар өчен борчылабыз. Читтән бернинди ярдәм булмаячак. Таянычыбыз – бары үзебез, халкыбыз.

 

Дөнья шулай, татлысыннан бигрәк,

Ачыларын күбрәк ашата.

Падишаһ та ясый, мәхбүс-кол да,

Зинданнарга салып таптата,

 

– дип яза Гөлзадә, фин сугышыннан бер кулын югалтып кайткан, ялган әләк буенча төрмәгә эләккән әтисенә багышланган “Ил кадерен белер илсез калган” исемле шигырендә. “Нигә малай булып тумадың икән син, кызым?..” – дип әйткәләгән әтисе үзе дә, кул арасына бик иртә кереп, үзенә булыша башлаган кызына.

 

– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,

Их, малай булып калган туасың! –

 

Дия идең миңа һәрчак шулай,

Урманнарда печән чапканда;

Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,

Бастырыкка аркан такканда.

 

Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз,

Сабыйлыгым чыгып бетмәгән.

Сәнәк-тырмаларым онытыла,

Җир җиләге күренеп киткәндә,

 

Башка мисаллар буенча да мин яхшы беләм – андый гаиләләргә авылларда кырын карап, исәнләшмичә үтүчеләр дә, хәтта “халык дошманы”, дип ысылдаучылар да булган. Мондый мәгънәсез дошманлык Бәйрәмовлар гаиләсендә тирән яра калдырган, күрәсең. Күптән белгән авылдашлар арасында мондый “тамга” белән йөрү җиңел булмагандыр, ләкин, шул ук вакытта, чыныккан, каешланган талантлы шәхесләр тәрбияләүгә зур өлеш керткән, ә тормыш моны исбатлап кына тора. Авыл ул үзе бер зур гаилә һәм бу зур гаиләдәге кимсетелүләр гомер буена онытылмый. Әлеге яраларны вакыт та, күпкә соңга калып килгән үзгәрешләр дә төзәтә алмый. “Тигезләде дөнья һәммәсен дә, / Синең исем күптән акланды”.

Аянычлы, үкенечле аклаулар...

Бүгенге көндә хатын-кыз язучыларыбыз, шагыйрәләребез татар әдәбияты арбасына җигелеп, аның Олы йөген ир-атлар белән бер дәрәҗәдә диярлек тарта. Җентекләбрәк карасаң, кызларча яза торган егетләр дә, егетләрчә яза торган кызлар да бар икән. Кызларча язу әллә ни кыен түгелдер. Кызларга егетләрчә язу өчен, егетләр холкы кирәк.

Гөлзадә Бәйрәмова нечкә күңелле, хисле хатын-кыз затыннан булса да, аның холкында егетлек, шигырьләрендә һәм язмаларында кырыслык, кискен турылык, кыска сүзлелек, тайпылышсыз дөреслек бар. Тик холкың нинди генә булса да, мәхәббәт үзенекен итә, эретә, йомшарта: “Иелерлек башлар идемени, / “Сөям”, дигәч, мин дә иелдем”.

Әйе, егетләр мәхәббәте күңелләрне эретә ала, ләкин хатын-кызлардагы егетлекне, тайпылышсыз көчле холыкны яратмый шул. Көчле гүзәл затлар арасында ялгызлар күп.

Бу дөньяда тагын да аянычлырак ялгызлык бар әле. Монысы инде үлеп барган авыллар ялгызлыгы. Милләтнең саулыгын, гореф-гадәтләрен саклап килгән авыл бүген, күп очракта, йә бетеп килә, яисә, берән-сәрән генә булса да, үзенең йөзен, үзенчәлеген, чисталыгын югалтып үзгәрә, заманга яраклаша. Бөтен илгә шаулаган, 4-5 мәчетле, хәмер сатылмый торган, динле-иманлы берничә авылны да беләбез һәм аптырыйбыз – башкаларга нәрсә комачаулый соң? Милләтне һаман кысрыклап килгән, бөтенләй башка менталитетлы зур ил уртасында яшәү дә комачаулыйдыр. Татарның макталган тырышлыгы, эш сөючәнлеге аңа зыян гына китерде кебек. Халкыбыз үз илендәге гаделсезлектән, ясалма хәерчелектән бөтен дөньяга таралды һәм беркайда да югалмады, фәкыйрьлеккә батмады. Димәк, безгә монда, бу илдә үләргә “булышалар”. Хәерчелеккә батып үлеп барган авылларыбызны күргәндә, шундый фикер генә туа. Соңгы айларда телебезгә каршы барган һөҗүм, бу “үтерү”нең бер өлеше кебек кабул ителә. Әле һаман да ялган әләк язучылар безнең белән идарә итә...

 

Керү сукмакларын әрем баскан,

Аралыймын аны як-якка.

Тигәнәге сарыла бәгыремә,

Әрем исе әрни йөрәктә.

 

Үземнең дә, чүп үлән баскан туган йортым нигезендә шундый ук хисләр кичереп, сызланып торганым бар. Бала чагым узган нигездәге үләнне чүп дип әйтәсе дә килми. Алабута, кычыткан, әрем, тигәнәк... Анда хәзер нигез дә юк инде. Йөрәк никадәр әрнесә дә, “әрем исе әрни йөрәктә”, дип, шагыйрьләрчә әйтеп бирә алмадым.

Шигырь өчен хисләр киеренкелеге, кичерешләр көчәнеше, тынгысыз йөрәк кирәк. Шуларга тагын талантыңны, тырышлыгыңны өстәсәң, йөрәктән йөрәккә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итәргә була. Талант белән тырышлык – мәҗбүри шартлар. Туң йөрәкле, битараф күңелле адәмнәр дә аз түгел бит. Тик болары вакытлы күренештер. Бу аяусыз тормыш барыбер үзенекен итә, сикәлтәле юлларда сикертеп, тетрәтеп ала. Чыныкмаган, гамьсезлектән мәрткә китеп барган ваемсызлар өчен кечкенә генә сынаулар да кайвакыт бәхетсезлеккә, һәлакәткә әйләнә, таза-таза тәкәббер генә күкрәк кагып йөргән тәти егетләр дә елак имгәккә әверелә. Мин боларны үзем күреп, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып беләм. Ә минем язмыш гади генә булмады...

Шагыйрь өчен гамьсез тормыш үлем белән бер. Ул хәтта яшен утына да кулын сузарга әзер: “Шул яшеннең бер чаткысы / Төшсен, димме, күңелгә. / Кара күмер кебек күңел – / Сүнми дә, дөрләми дә”.

Дөрләмәгән тормышның яктылыгы булмый инде. Ялкынсыз пыскыган күңелгә җан өрергә кирәк, бу җан өрү чытырдатып суккан яшеннән булса да, ахыры куркытмый.

Тормыш кырыслыгында әвәләнеп үскән, күрәчәген күреп чыныккан Гөлзадә Бәйрәмова кайвакыт күп уйлап тормый – рәвеш-стиль, ритм-рифма кебек шигъри кануннарга артык игътибар итмичә, туры сүзен әйтә дә сала һәм, эчтәлеге белән, килеп чыккан кытыршылыкларны шомарта да куя, үзенең гадилеге белән әсәрләренә шигъри очкын сала. Аның гадилегендә катлаулы тормыш юлының кыен-кискен борылышлары ята. Ул сүзләр белән дә, хисләр белән дә уйнамый, күңелендә ничек бар – шулай яза. Шәхсән үзем, рәвешнең эчтәлеккә йогынтысы (рәвеш эчтәлекнең тәэсирен бермә-бер көчәйтә ала) зур дип саныйм. Ләкин, ахыр чиктә, фикер яңалыгы яисә шигъри ачыш, камил рәвеш калыбына салынмаган булса да, яңалык һәм ачыш булып кала. Кайвакыт ялт итеп торган кимчелексез әсәрнең эчке бушлыгы гаҗәпләндерә.

Шигырь шундый нәрсә ул – инде исемле, тәҗрибәле шагыйрьләрнең шигырьләрендә дә теге яки бу яктан ниндидер «кимчелек» булмый калмаска да, кемгәдер нәрсәдер ошап бетмәскә дә мөмкин. Гөлзадәнең шигырьләре дә «кимчелексез” генә дип әйтеп булмый, ә эчтәлексез дип әйтергә тел әйләнми.

Әлеге уйлануларым минем Г.Бәйрәмованың “Дөнья шигырь яздыра” дип исемләнгән шигырьләр китабын укыганнан соң туды. Аның чәчмә әсәрләре дә (повесть-хикәяләр, публицистик язмалар, әңгәмәләр...) аерым игътибарга лаек. Ул әлеге язмаларны “Син һаман шул сандугач” дигән исем астында аерым бер китап итеп чыгарган. Шул ук исемле повестен укучылар яратканнар иде. Әсәр геройларның хис-кичерешләрен сурәтләүгә нигезләнгән. Әйе, Гөлзадә Бәйрәмова вакыйгаларны ясалма сузып, озаклап сурәтләп, күз яшьләре сыгарга яратмый. Кыска, кырыс сүзләр белән дә тетрәтерлек әдәби сурәтләр ясый.

Бу китапта шулай ук күренекле, олы шәхесләребез турындагы мәкаләләр, алар белән әңгәмәләр тупланган. Алар турында язу, бер яктан, җиңел дә, икенче яктан, бик кыен да. Ничек кенә булса да, Гөлзадә мондый зур эшне башкарып чыга алган. Әлеге әсәрләр арасында мине тетрәткәне авторның “Дисбемнең өч төймәсе” дип аталган автобиографик язмасы булды. Өч бүлеккә (“Әби”, “Әни”, “Апа”) кыйссаларга җитәрлек эчтәлек сыйган. Ул монда да озын-озак итеп, тартып-сузып язмаган. Саллы-саллы фикерләрне, аяусыз фактларны җыйнак һәм үтемле итеп, буяулы пумала тоткан рәссам кебек кәгазьгә төшергән.

Авыл җирендәге бала кечкенәдән үк авыр эшкә өйрәнеп үсә. Үзем үскән балалар йортында да кечкенәләр ярылган утынны кырмыскалар кебек зур сарайга ташыйлар иде. Ә без, уналты яшьлек егетләр, шул ике-өч метрлы юан-юан агачларны Арча станциясендә йөк машинасына төяп ташый, бушата идек. Күз алдына китерегез, машинага сыйган кадәр утын төялгән, шуның өстендә без, чокырлы-чакырлы авыл юллары буйлап 20 чакрым кайтабыз. (Хәзерге ГИБДД хезмәткәрләре дә, балалар хокукын яклаучылар да әлеге күренештән акылдан язарлар иде...) Әле бу “почётлы” эшкә теләсә кемне алмыйлар да иде. Күз атып йөргән кызларга өстән генә карап узу – үзе бер дәрәҗә бит! Утынны бушаткач, бик эшлекле кыяфәт белән, салмак атлап, ашханәбезгә керәбез. Башкалар режим буенча ашый, ә без – “особый”лар. Инде үсеп җиттек, беребездә дә мондый авыр хезмәт өчен үпкә хисе калмады. Бар яктан дип әйтерлек, үзебезне үзебез карый идек. Алдагы мөстәкыйль тормышта да шулай булды.

Әйткәнемчә, ишле гаиләдә үскән Гөлзадә Бәйрәмова да туганнары белән бергәләп тир түгеп көн күрүне татып үскән.

“Җәйге челлә. Чөгендер кыры башында “уфалла” арбасы өстерәгән берничә бала мәш килә. Кайсы арба тарта, кайсы эт эчәгесе, чүп үләне китереп сала. Эш белән мавыгып, яннарына колхоз рәисе машинасы килеп туктаганны сизмиләр дә. Колхоз кырын “таптаганнары” өчен, рәис арбаның тәгәрмәчен салдырып китә. Чөнки белә, бер куллы әтиләре тәгәрмәчне рәтли алмаячак...”

Колхоз кырларында без дә печән җыя идек. Печән җыю дигәне – шул чүп үләне утау бит инде. Ләкин, бригадирлардан бик курка идек, куалар иде. Яшелчә бакчасыннан кыяр урлаган өчен кусалар да аңлашыла. Ә чүп үләне өчен... Хәзер Совет чорын сагынучылар да күбәйде. Бәхәсләшәсем килми, яхшы яклары да бар иде. Шул ук вакытта шәфкатьсезлек тә, мәгънәсезлек тә артыгы белән булды. Үз гаиләсенә кагылмагач, моны кайберәүләр аңлап та бетерми. Хәер, чоры гаеплеме монда, әллә аерым-аерым денсез, котырган вак-төяк түрәләрме – аңлап бетермәссең. Уйлаган саен гаҗәпләнәм, нинди коточкыч коллыкны халык дәшми генә, карышмый гына, шулай булырга тиеш дип кабул иткән. Шулай тилмерү аның ДНК молекулаларында генетик эз калдырган кебек. Без бит хәтта сайлауларда да үз-үзебезне ирекле тота белмибез, кемгә кушалар, шуңа тавыш бирәбез. Шундый юл белән сайланган икән, андый шәхестә өмет юк инде. Угры, денсез чиновниклар турында тикшерелгән, нигезләнгән күпме язмалар укыдым, күпме видео күрдем. Ә җәнҗал “геройлары”на җил дә, яңгыр да тими, күбесе депутат булып өлгергән. Ә аларга кагылырга ярамый. Тавыш бирүне дә нәкъ шундыйлар “көйли”, үз ишләренең иминлеген тәэмин итә. Беләбез, тик дәшмибез. Якын арада кискен үзгәрешләр көтеп булмый.

Соңгы елларда бер ханым үзенең берсе артыннан берсе язылган чәчмә әсәрләре белән бик танылган язучыга әйләнде. Укучылары, нигездә, хатын-кызлар, “елый-елый укыдык, укыйбыз...” диләр. Мин дә укып карадым, беренче битен, һәм үземне “туң йөрәкле кешедер мин”, дип уйладым. Максатым – ул китапларны хурлап, авторының дәрәҗәсен төшерү түгел. Әдәбият белән кызыксыну шактый кимегән чорда күпме милләттәшебезне китап укыта алуы да аерым мактауга лаектыр. Булдырган. Шуны гына көтәм: сан исәбе кайчан сыйфатка әверелер икән? Минемчә, беркайчан да. Елый-елый уку – сыйфат, тетрәнү билгесе түгел. Югары сәнгати дәрәҗәдә язылган әсәрләрне укырга һәркемнең дә көче, әзерлеге, рухи нигезе җитешмәскә дә мөмкин. Андый авторларның үз укучылары, үз катламы, алар күпчелек түгел. Интернетта, буыннан-буынга күчеп, инде таушалып беткән, шигырь итеп куелган декларатив сүз тезмәләренең дә үз укучысы бар. Һәркем үзенекен сайлый.

Кечкенәдән күп укыдым. Җанымны тетрәткән әсәрләр дә аз булмады. Хәтерлим, Воронеж язучысы Гавриил Троепольскийның “Ак Бим Кара Колак” исемле роман-газетаны бер танышымның үсмер кызына бирдем. Бер атнадан кызның әнкәсе: “Балконга чыгып елый-елый укыды”, – диде. Ышанам, бу күз яшьләре тетрәнү-чистарыну, ягъни катарсис булгандыр. Хәзер инде ул кызның үз оныклары бар. Шулай да балконда укылган әсәрне ул әле дә онытмый. Әйтерләр, тапкансың мисал, тапкансың чагыштыру... Ләкин эш монда башкада. Менә Гөлзадә Бәйрәмова әсәреннән бер мисал (сүз 1921 елда Идел буендагы ачлык турында):

“Аерым-аерым кабер казып тора алмадылар, казырга кешесе дә юк, үлүчесе дә күп иде. Зур бер чокыр казыйлар да барчасын берьюлы күмәләр. Мин дә алты баламны бергә салдым. Чокырны күмәргә ашыгалар. Әле кечкенәмнең, җан биреп бетереп, җылысы да суынырга өлгермәгән, бишеге белән төшереп куйдым”. Боларны, ачынып, Гөлзадәнең әбисе сөйли торган була. Менә кайда ул чын, аяусыз тетрәнү!

Шушы арада миңа Кукмара районының Балыклы авылы тарихы турында басылып чыгарга тиешле китапны тикшерергә бирделәр. Озакка сузылган искиткеч зур эшне җентекләп эшләгәннәр. Татар күргән, әле без белмәгән күпме газап, михнәт тулып ята икән тарихыбызда! Инде күпне беләм кебек иде, бу китап мине тетрәтте. Китапны әзерләүче Фирдания Нугаева: “Мин әле күп кенә хәлләрне монда кертмәдем”, – диде һәм сөйләп тә күрсәтте. Ул сөйләгәннәрне китапта чыгарырга ярамый. Укучыны да бераз жәлләргә кирәк... Әйтәсе килгәнем шул: күпчелек, елый-елый, егыла-егыла, шикле язмаларны укыганда, чын әдәбият, тарих, хакыйкать, тетрәнү-чистарыну, камиллеккә хәрәкәт читтә кала түгелме? Ягъни битараф наданлыкка юл тотабыз түгелме?

Танылган шәхесләребез турындагы мәкаләләрдә, алар белән әңгәмәләрдә Гөлзадә Бәйрәмова, иң мөһимен эләктереп алып, кыска, төгәл итеп, шәхеснең холкын, иҗатын, аларның тормыш юлын күрсәтә, ача белә, буш сүзле лирика белән мавыкмый. Кыскасы, фикерле шигърият, шәхесне зурлый торган әдәби портретлар язу – аның иҗатының төп асылы. Әле гомер уртасына гына якынлашып килүче Гөлзадә Бәйрәмовага яңадан-яңа иҗади уңышлар телик.