Рәхмәтле каләмдәшем

 

Шаһинур Мостафинга 70 яшь

Үзен күргәнчегә кадәр Шаһинур Мостафин исеме белән матбугат битләре аша таныштым мин. Балык Бистәсенең район газетасы редакциясендә эшләп йөргән вакыт. Гаҗәеп матур йола чәчәк аткан икән: егермедән артык район газеталарын үзара алышабыз. Ниндидер тема чәлдерү, сюжет күчерү шикелле яман чир булмаса да, күрше район газеталарын да почта килеп җитүгә үк кулга эләктерәбез. Ерак районмы, терсәккә терәлеп торамы, барыбер дә кызык: алар нинди тормыш белән яши, күршеләрдә кайсы сәхифәләр отышлырак? Бер үк хикәя-шигырьләрен фәлән төбәккә юллап, каләм хакы сугып ятучы әрсезләр юкмы икән?

Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы аеруча саллы. Шаһинур Мостафин атлы егет сугыш ветераннары, аеруча сирәк батырлыклар күрсәткән каһарманнар турында бик тәфсилле яза. Егетнең матросовчы якташларыбыз турындагы мәкаләләренә, рәхәтләнеп, бер дә “тунамыйча”, республика матбугатында да урын биргәлиләр. Совет чире, ватанпәрвәрлек белән сугарып үстергән буын вәкиле бит Шаһинурның язмаларын икешәр-өчәр газета битләрендә эзләп тапкан саен, амбразура каплаучылар белән горурлану хисе арта бара. Тагын бер чирне дә яшерүдән тирән мәгънә күрмим. Байтак газета кочак ачып торган өчен, Шаһинурның каләме дә шактый көнләштерә. Ләкин яңа язма күргән саен, сорау арты сорау калкып чыга: һәр мәкаләне шаккатырлык итеп язарлык ничек кенә чимал таба соң ул?..

Яшь чак, йөгәнсез чак бит. Гаиләм юк. Үзем Балык Бистәсендә эшлим, ә ял көннәре саен Казан тарафына чыгып чабам. Шунда мине серле автор белән яшьтәш дустым Нияз Акмал таныштырды.

Шаһинур шалтыратты. Чемодан тутырырлык китап җыйган икән. Кичке алтыга Кукмара поездына билет алдым, син, дускаем, давай, мине озатып куй әле, ди. Ул Хөсәен Ямашев премиясенә дә лаек булды, әйдә, киттек, берочтан аны котлап та кайтырбыз, ди.

Ялгышмасам, Болак тирәсеннән тимер юл вокзалына чаклы Шаһинурны озата киттек. Әллә хәйләкәр, әллә ачык күңелле булып чыкты инде, Шаһинур да: “Сине укып барам, матур язасың?” дип, салпы якка салам кыстыргалый. Каләмне әле чарлап кына маташкан чак, үземнән өлкәнрәк булган каләмдәш бәясе башны әйләндерә. Поезд вагоны янына килеп җиткәч кенә, инде түшенә элгән Ямаш медаленә дә күз төшереп алырга рөхсәт итте ул. Утыз яшьлек чагында ук республика журналистлары арасында әйдәманга әверелсен әле, көнләшмичә түз, ди!..

Шуннан ары Шаһинур дустым белән гел кочаклашып кына күрешә торганга әверелдек. Танышуыбызга 40 еллап вакыт үткән икән, кайларга гына бергә бармадык та нинди генә хисләр кичермәдек!

Шаһинурдагы олы җанлылык, киң күңеллелек һаман сокландыра. Анысын аеруча Казаннан шактый еракта, Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында яшәп ятучы әдип Рафаэль Сибат янына барып йөргән чакларда күрдем. Рафаэль үзенең яшьлегендә, күзе төшкән бер кыз янына дип, безнең авылга гына түгел, хәтта урамыбызга килеп йөргән булган. Беләкләре дага сындыра алырлык куәткә тиң, әмма, ни галәмәт, яз җитүгә, аяклары хәрәкәтләнүдән туктап, берничә атна буена газап чигә икән. Компьютер яки язу машинкасы дигән “җәфалар”ны белми, аның каравы, сәйлән тезгән төсле, каләм белән үтә матур яза. Чаллыдагы “Мәйдан” журналын нәшер итүче булгач, Рафаэльнең роман-повестьларын алып та киткәләдем. Әүвәл берәм-берәм итеп, аннары инде махсус санга туплап та дөньяга чыгардык; фәкыйрегез тырышлыгы илә ике-өч китабы да пәйда булды. Рафаэль белән кулга-кул тотышып яшәгән “Яңа тормыш” колхозы рәисе Рәфыйк абый Рәүпов, тагын бер-ике Шөнле – дуслар булып киттек. Рафаэль янына юл ешайды, шушында йөри-йөри, Илдар абый Юзеев, Шәүкәт абый Галиев, Гариф абый Ахунов белән әшнәгә әверелдек. Өлкән каләмдәшләр белән мәктәптә очрашулар, сәхнәдә чыгыш ясауларны тасвирлаган сурәтләр генә түгел, ат арбасында, салам эскертендә аунап төшкәннәре дә гаилә альбомында кадерләп саклана...

Шаһинур тумышы белән Мамадыш каһарманы. Ел саен 15 гыйнвар көнне уздырыла торган Шәйхи ага Маннурны искә алу чараларына да иң әүвәл ул дәште. Туган-үскән җирендә шагыйрьгә мәхәббәтне, әдип ядкәре авылны саклап калуын һәм төптән яңартуын тәү мәртәбә менә шунда күрдем. Шуннан ары Шәйхи аганың Тулбаен гына түгел, райондагы иллегә якын авылын урап чыктым, газиз Татарстанымның гүзәллегенә шулар аша тәмам гашыйк булдым.

Кече Кирмән авылындагы мәктәп ихатасында әлеге төбәктә туып үскән сугыш һәм хезмәт батырларына һәйкәлләр калкып чыккан икән, монда, директор-каләмдәшебез Рафаил Газизов тырышлыгы белән бергә, аны шушы эшкә рухландырган университет буенча сабакташы Шаһинур дустыбыз тәэсире дә бар бит. Ә Мамадыш үзәгендә 8 баласын (!) сугыш кырларында югалткан Герой-Ана, тыл каһарманы Фатыйха апа Әхмәдиева һәйкәле калкуда, иң беренче чиратта, һичшиксез, Шаһинур Мостафинның өлеше зур. Аның “котыртуы” һәм йөгереп йөрүе нәтиҗәсендә район үзәгендә “Батырлар аллеясы” пәйда булды (һәйкәл-сыннарның скульпторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Әбдрәшитов); туган төбәк тарихына багышланган музейлар ачылды; ел саен аның җитәкчелегендә Шәйхи ага Маннур бәйрәме шаулап үтә. Гомумән, Мамадыш җирендә Шаһинур ымыннан башка “җил дә исми, яңгыр да яумый” сыман. Ул Мамадышның сөекле баласы, мактаулы гражданины аның өчен мин дә горурланам. Әйткәч-әйтим: үз төбәгенең җитәкчеләре белән кулга-кул тотынып, үзара аңлашып һәм аларны яңадан-яңа идеяләре, башлангычлары аша рухландырып яши торган башка бер әдипне дә белмим...

Сүз дә юк, матур итеп нотык тоту белән генә үрнәк биреп булмый. Шаһинур бик сирәк каләм ияләре генә сайларга җөрьәт иткән эзтабарлар сукмагыннан китте. Илдәге Кораллы Көчләрнең Подольск каласында урнашкан төп архивына барып, Шаһинурдан да артыграк казынган татар журналисты булмагандыр да әле. Иртәнге тугызда ук өстәлләр артына кереп утырган каләмдәшемнең кичке тугызда бик теләмичә генә архив документларын тапшырырга мәҗбүр булуы, үзем дә унике ел буе архивта чокынган кеше буларак, шактый анык рәвештә күз алдыма килә. Эзләнә башлаган җеп очын инде таптым, дип өметләнгәндә генә, газиз шөгылеңнән мәхрүм итүләре нарасыйны ана күкрәгеннән аеруга тиңдер. Ләкин өлкән агайлар урнаштырган тәртип әнә шундый: иртәгә янә таң сәгате белән өр-яңадан “казый башлау” өчен гайрәт туплап килә белү кирәк. Нәкъ шундый үҗәтлек нәтиҗәсендә, Шаһинур архив материаллары арасыннан Шакирҗан Мөхәммәтҗанов Александр Матросов батырлыгын кабатлаган 20 татар каһарманының исемен эзләп тапты. Татарстан матросовчылары арасында тагын дүрт урыс, бер чуваш герое бар. Ә инде Советлар ватаны буенча санасаң, андыйларның гомумсаны 438гә җитә икән. Дзотка күкрәге белән капланганнан соң, Ходай миһербаныдыр, фидакарь шәхесләрнең фәкать тугызы гына исән-сау калган... Шул ук чигенү белмәс холкы ярдәмендә, остазы Рафаэль ага Мостафин кебек, Шаһинур Муса Җәлил, Гайнан Кормаш белән бер үк легионда, бер үк яшерен оешмада фашистларга каршы көрәшкән татар каһарманнарының исемнәрен, кылган гамәлләрен бөтен Советлар илен гизеп ачыклады. Тынгысыз җанлы Шаһинур янә Бөек Ватан сугышы чорында яки Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы елларында батырлык кылган бихисап якташларыбызның данлыклы исемнәрен туганнарына һәм халкыбызга кайтарды...

Югыйсә ул үзе дә якты җиһанга зур могҗиза белән генә туган егет ләбаса! Аның әтисе Әхмәтсафа да 18 яшендә дошман дзоты амбразурасына капланган һәм, җиде ай буе госпиталь өстәлләрендә теккәләгәч һәм ямагач кына, исән кала алган. Ярымгарип, дөм сукыр булып туган авылы Арташка (Мамадыш районы) әйләнеп кайткан егет Гөлзәйнәп исемле кызга өйләнгән. Ирле-хатынлы Мостафиннар гаиләләрен, бер-бер артлы, унбер сабый белән баетканнар!

1948 елның 12 февралендә туган Шаһинур шулар арасында иң өлкәне. Холкына хас булганча, аларның һәркайсын кулларыннан җитәкләп баручы, үрнәк бирүче, җаннарына туганлык хисе һәм армас көч өстәүче җыйнап кына әйткәндә, гаилә тоткасы ул! Мин аның туганнары өчен янып-көеп йөрүен күреп гаҗәпләнәм, әти-әнисенә карата гомер буена сакланган хөрмәт һәм мәхәббәте дә нык сокландыра. “Менә шундый итеп яши белсәң иде!” дигән таң калу сүзләре дә, иң беренче чиратта, эчкерсез һәм сабый җанлы Шаһинур дускаема карата әйтелгәндер. Аның белән Чаллы, Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Минзәлә җирлегендә, күршедәге Ижау каласында дистәләгән кичәләрдә катнаштык. Каләмдәшемә карата укучылар мәхәббәтен күреп, аңа ихтирамым тагын да арта төште...

...Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ике мәртәбә “Бәллүр каләм” иясе, РФның М.Ломоносов исемендәге алтын медаленә һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек булган Шаһинур Мостафинның иҗатташлар теленә менгән матур гадәте бар. Ул очрашкан, сәламләшкән һәрбер танышына бер үк гыйбарәне әйтми китә белмәс:

Рәхмәт сиңа, дустым, рәхмәт, рәхмәт!

Үзен “акылга утыртмакчы” булып, кайбер очрашулардан соң юри төрттергәнем бар:

Иренмичә санап утырдым, “чын күңелдән” тәкъбирен 39 мәртәбә, “рәхмәт”еңне 57 тапкыр кабатладың!

Җавап урынына дустым авызыннан һаман шул ук сүз:

Ялгышмыйча санаганың өчен рәхмәт, дустым, рәхмәт!..

Казан-Мамадыш юлындагы Рәхмәт(улла) Аланын да Шаһинурныкы, дип атауга чаклы барып җиттек. Ә дустымның йөзендә гел елмаю. Әнә шундый якты учак, һәрбер милләттәшеңне үз яныңа тартып торучы җылы учак булып яши белүең өчен рәхмәт сиңа, дустым, олы рәхмәт!

Вахит Имамов,

Татарстан Республикасының

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Реклама