Логотип Казан Утлары
Шигърият

Публицистик шигырьләр

Без әйтмәсәк...

Җиңел түгел дөрес сүз әйтү.

Җиңел түгел яңа сүз әйтү –

күңел офыкларын киңәйтү.

Ә әйтергә кирәк!

Без әйтмәсәк аны, кем әйтер?

 

Яшь чакларда яздык: “Җан ваклыгын

сылтама син!, диеп, заманга!”

Күпме еллар үтте. Ә сызлаулар

һич тә кимемәгән һаман да...

 

Яшиселәр килә һәркемнең дә.

Гомер бирелгән бит бер генә!

Һәммә кеше лаек үз бәхетенә

тамырланган Туган илендә.

 

Кимеп барган чакта милли үзаң,

азайганда чын милли җырлар,

“Без үсәбез! Алга барабыз!” –  дип,

калкып чыга миллиардерлар!

 

Туып тора төрле фиркә-миркә,

ява вәгъдәләр яңгыры!

Ә кайда соң матур нәтиҗәләр?

Кайда гамәл?.. анасын алгыры!

 

Ни мәгънә даның-дәрәҗәңнән,

туган нигезең, тамырың югалса?

Таш-асфальтта иген үсмәгәнне

яхшы беләбез бит ләбаса!

 

Ни мәгънә иркен мәктәбеңнән,

укытырга бала булмаса?

Ни мәгънә җыйган байлыгыңнан,

күңелеңдә иман булмаса?

Ни мәгънә шигырь язуыңнан,

әгәр аны кем дә укымаса?

Ипи кисәгенә ымсынып,

каләмеңнән рәнҗеш-моң тамса?

Ни мәгънә чит тел белүеңнән,

ата-баба телен югалтсаң?

Болай таркау булсак, берләшмәсәк,

инкыйраз ул, беркөн булачак...

 

...Әй, сез байлар! Угры хакимнәр!

Сез дә бит бу Җирнең баласы!

Сез яхшы беләсез. Дөньяда

нәрсәне бирәсе-аласын...

Мал, алтын дигәндә, ике дә уйламый,

Җир-Ана карынын тишәсез...

Байыйсыз ч-е-р-е-п, белеп тә,

юклыгын кәфеннең кесәсе!..

 

Онытмыйча бакыйлык турында,

булганына шөкер итегез!

Фәкыйрьләргә өлеш чыгарыгыз!

Ятимнәрнең яшен сөртегез!

Ходай каршында аз булса да,

ачык булыр йөзегез-битегез.

 

Эзсез калмый ачы сызланулар,

халык күңелендәге борчулар.

Ачу-нәфрәтне яшереп булмый.

Тулышкач ул, барыбер, бер чыга!

 

Җиңел түгел дөрес сүз әйтү.

Ә әйтергә кирәк!

Без әйтмәсәк,

аны кем әйтер? 

 

                              Сискәнеп уяну

 

                              Ник тыныч түгел бу күңел?

                              Ник тыныч түгел бу җан?..

                              Көч бир Син миңа, мадәт бир!

                              И, Аллам – Бөек хуҗам!

 

 

Балаларым исән. Үзем дә сау.

Йорт-җирем бар. Кул астында

чәчәк утыртырлык биләмәм...

 

Бурыч-кредитым юк шикелле.

Керемнәргә салым түләнгән...

Тыныч кына, тәмле төшләр күреп,

йокларга мин хаклы түгелме?

 

Юк шул!..

 

Еш кына шом баса күңелне:

югалтып барам бит телемне!

Югалтып барам бит илемне!..

Иң изге мирасны югалтсак,

кардәшем, булабыз кем инде?

 

Төннәрен сискәнеп уянам.

Сагышлы уйларга уралам...

Сизәмен үземне таңнарда

баласын урлаткан анадай...

 

P.S.

 

Әй, укучым!

Ялгыш жәлли күрмә!

Бу әрнүләр, бәргәләнүләр

юкка түгел! Язмыш киләчәктә

әҗерен аның әле бер түләр!

Чигенәбездер... әмма уянабыз

күтәрелер өчен яңадан!

Әгәр тамырларны корытмасак,

өстәлмичә калмас яңа кан.

Мин ышанам: халкым тарихына

язылачак әле яңа дан!

 

                                  Нишләп?

 

Закон (канун) посып чатта

тора ирен тешләп

 

Хуҗа булып йөри

Түш киереп Ришвәт.

 

Күпләр башын чайкый:

“Йөрсәк тә без эшләп,

Булмый берни эшләп!..”

 

Нишләп?

 

 

                               Мәхлуклар

 

Сөембикә манарасы

авышканмы?

                   Авышкан!

Нигә безгә авышмаска?

Югарыдан кушылганны

сайлыйк бертавыштан!

 

Тел ул нәрсә? Баш саклансын!

Кирәк икән –

                  сал ыштан...

Мандатларны өскә чөеп,

раслыйк бертавыштан!

 

...Мәхрүм калма табыштан!

“Милләт!” дигән бул тыштан!..

 

 

                                       Ни чара?

 

Тагын көннәр озыная!..

Язга таба барабыз.

Сукмаклар яктырган саен,

тоныклана арабыз...

 

Яктылык күбәйгән саен,

җанга караңгы иңә.

Әйтерсең, мин күчеп йөрим

ак өйдән кара өйгә.

 

Каеннарның кәүсәсенә

сут йөгерер чак килә!

Парны күрәсем килсә дә,

санаганым так килә...

 

Төннәр җылыга барса да,

суына безнең ара...

Көннәр озая барса да,

гомер кыскара бара...

 

Ни чара?

 

                                        Күчү алды

 

                                       Г.Р. гә

 

Эшләмәс инде ул Вакыт

карт-коры файдасына...

Сыгылып, чигенә җиткәч,

корыч та шартлап сына.

 

Тормыш яме кими, дисең.

Табигый хәл, борчылма!

Ышанып яшик сабыйларча

әкият-өметләребезнең

тормышка ашасына.

 

Тик... һәр мизгел әзер булыйк

“Яшәү”нең яңасына.

 

                                Коллык

 

Башың иеп, Җиргә кара!

Җирдә анда алтын ята!

Күккә бакма! Ай-йолдызлар

алар акыл чуалта!..

Кулыңнан төшмәсен бер дә

көрәк, кувалда, балта...

 

Эшлә, син! Башың күтәрмә!

Баш күтәрсәң, эш яман!

Баш күтәргән кавемнәрне

аса, кисәләр һаман...

 

Баш күтәрмә, таш күтәр!..

 

 

 

 

                                        *   *   *

         

                                            Таң-Шәфакь бер бөтен

 

Иртәгә нәрсә буласын

ярый белмибез әле!

Олы өметләр белән

яшәп йөрибез әле!..

 

Яхшымы бу? Гаделме бу?

Әйтә алмас беркем дә!

Таңда кичке шәфакь  төсен

күрер пәйгамбәр генә.

 

                      Карт залим

 

Ояты качкан...

 

Качыр да шул, ничек түзсен

бу гөнаһлы бәндәне!

Ничек аны моңа кадәр

Җир йотмаган ди әле!..

 

Барсы качкан: намусы да,

хәтере дә, аңы да...

Сыек тәндә калган бары –

нәҗес белән кан гына,

чыга алмаган җан гына.

 

 

                                        *   *   *   

                                          Башың эшли, акылың юк.

                                                                 Әнием сүзе.

 

Була акыл иясе.

Була гыйлем иясе.

Икесенә дә ия булса,

аны даһи диясе!

 

...Тик кызганыч, кем булсаң да

буласы гүр иясе.

 

 

                                     *   *   *

 

Үткән бөеклек турында

сөйлибез кызып-кызып!

Безне аңлыймы яңа буын?

Бармы тоташыр сызык?

Төгәл җавап таба алмыйча

гомерләр бара узып...

 

...Күрәмсең, Адәм затына

иртәгесе ачык булган

бүгенге генә кызык.

 

 

 

 

                                          *   *   *

 

Йөрәгемдә таулар тамырланган.

Манарадай баскан кыялар!..

Хакыйкатькә күңелең ачык булса,

горур җанга бар да сыя ала.

 

Ялагайдай иелә алмыйм мин.

Ярамый да!

Ишелерләр юкса тауларым.

Биек хыялларым ауса әгәр,

ни кызыгы калыр дөньяның?