Моң ул бездә тумыштан

Исән килеш күмәләр

           Падишаһлар фәрман бирә,

Яраннары – үтәүдә.

И туган тел! Язмышыңны

Салдылар бит  үлчәүгә.

 

Бизмәннәрнең бер ягында

Чал тарихлы үткәнең.

Әткәм-әнкәм теле булып

Яшәвең – көн иткәнең.

 

Кемдер сине кирәксенми,

Кемгәдер син артык йөк.

Ә кемнәрдер өзгәләнә,

Өзгәләнә минем күк.

 

Өзгәләнә бүген милләт:

“Дәхи без дә бетәбез!”

Исхакыйлар фаразлаган

Инкыйразга җитәбез.

 

Инкыйразны фәрман биреп

Ашыктыра түрәләр.

Милләт – исән, телем – исән –

Исән килеш күмәләр!

 

 

         Соңарган сын

Сынга табынулар, беләм, гөнаһ.

Зурлыйм, диеп, халкым улларын

Богауланган зынҗыр кидерә дә,

Бәйләп куя аяк-кулларын.

 

Җәлил сыны гүя бер кисәтү

Үткәннәрдән – килер көннәргә.

Такташыма һәйкәл ачылганда

Нинди көйне белмим көйләргә.

 

Онытылган көйме, яңасымы,

«Алсу»ынмы хәтер яңарта.

Татар бистәсендә Такташ сыны! –

Такташ белән яңа таң ата.

 

“Киләчәккә хатлар” бармадылар,

Үткәндәме алар югалды?

Тамбов урманнары каеннары

Шаулады да арып тын калды.

 

 Теләгәнсең, Такташ, һәйкәлеңнең

Үрелүен кызыл гөлләрдән.

Теләгәнсең һәйкәл күкрәгенә

“Яшьләй үтерелгән пәйгамбәр” дип

Язылуын синең сүзләрдән.

 

Бер күңелдә ике “мин”ең белән

Үзең белән үзең көрәшеп

Яшәүләре ничек җиңел булсын! –

Сының белән торам сөйләшеп.

 

“Мин киң хәят теләп илгә чыктым;

Албастылар кисте юлымны.

Мин “азатлык!” дидем.

Алар, көчләп,

Бәйләп куйды ике кулымны”.

Дип язгансың, шагыйрь, ни аяныч

Шагыйрьләрнең кулы богаулы.

Гасырларны гасырларга ялгар

Көннәр калып бара санаулы.

 

Аһ, сындырган кырыс заман җиле,

Өзеп атып сине як-якка.

Гасырларны минутларга бәйләп,

Син янәдән кайттың халыкка.

 

Тик... соңардың, Такташ,

Бүген инде

Үлеп бара милләт үзе дә.

Танымастыр сине яңа буын,

Бетеп бара аның теле дә...

 

Син теләгән азат яңа тормыш

Кемнең кулындадыр – кемнәрдә?

Һәйкәл эргәсендә сүзсез матәм:

Гыйсъянчы шагыйрь, бунтарь Такташ,

Яшьләй үтерелгән пәйгамбәр!

                                     

 

                                   ***

Бер җырладым – гел җырладым,

Җырларымның моңлысын.

Кемдер кушылып җырлады,

Кемдер көлде соңынтын.

 

«Моңың юк», – дип әйтмәделәр,

Моң ул бездә тумыштан.

Язмышка язылып туган:

Җырласаң – җырламасаң.

 

Язмышка язылып туган

Хәсрәтләрнең ачысы.

Берәү татлы шәраб эчте,

Безгә калды тамчысы.

 

Кызганмады, кызгандырып

Йөрмәдекме үзебез?

Язмыш белән көрәшмибез,

Ни күрсәк тә түзем без!

      

 

                  Әйтмә, яме...

Әйтмә, яме, “яратам...”, дип

“Сагынам...” дип тә әйтмә.

Сүзсез генә яратуга,

Сагынуга ни җитә!

 

Әйтмә, яме, чынга ашмас

Хыялны чыкма атлап.

Оныклар тора күзәтеп,

Үткәннәр тора саклап.

 

Әйтмә, яме, “язмыштыр...”, дип,

Язмышлар бит – яралы.

Җөйләре тырный бәгырьне

Булгангамы ямаулы.

 

Әйтмә, яме, “киләчәк... – дип, –

Бу, – дип, – безнең күрәчәк”.

Күрәчәкне күрәм, диеп,

Кадерсезгә әйләнсәк?

 

Һәр сүзгә җавап тотасы,

Һәр гамәл тора сакта.

Алдавыч-буш хыялларга

Куярга өйрән нокта.

 

Әйтмә, яме...

 

 

                ***

Чәлперәмә килде, чәлперәмә

Син яшәгән шәһәр сурәте

Төшерелгән савыт.

Калды бары –

Кыйпылчыклар-ватык.

Әйтте бугай кемдер:

Вакыт!

Вакыт онытырга –

Барсын-барсын.

Киләчәккә гамәлләрнең

Яхшылары гына барсын.

Кешеләрнең

күңелләре изгеләре генә

янәшәңдә калсын.

Әйтте бугай кемдер:

Вакыт!

Күп акландың.

Сөйлим, диеп, хакыйкатьне,

Күп вакландың!

 

 

                Гаеплеме заман?

                          «Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,

                           Кешеләрдән ерак кит икән”.

                                                      Л. Янсуар.

Һәммә кеше мохтаҗ  ул җылыга,

Һәммә кеше нидер көтә

Туар таңнан.

Дулкын ярдан киткән кебек

Ерагая кеше бер-берсеннән.

Туган – туганнан,

Бала –  анадан.

Гаеплеме заман?

Дустан – бизелгән,

Ара – өзелгән.

Ник кителә

Аллах сүзеннән:

«Заманны сүкмәгез –

Заман үземнән».

Кайтырмы изге хисләр

Кире эздән?!

Кайчакларда кычкырасы килә

Дөнья яңгыратып:

–Кешеләр! Ә бит мин сезне

 яраттым!

Дус-танышым туганымдай булды,

Ә туганым

үземнән дә якын!

Мәхәббәттә күпме

җан аттым!

 

...Кешеләрдән җылы  таба алмый

Кешеләрдән китеп барышым...

 

 

                  Бәхилләшү

 

Таралды хәбәр җиһанга,

Таң белән, иртә белән.

“Үлде” дияргә тел бармый,

Бары тик “китте” диям.

 

Талгансың татлы йокыга

Арып бар дөньясыннан.

Бер гасырлык тормыш йөгең

Яшәеш арбасында.

 

Анда ачлык, анда сугыш,

Ил белән күтәрешкән...

Чәчләреңне сүтә-сүтә

Тын гына бәхилләшәм...

 

Ак кәфенлек – ак биләүдә

Әйтерсең сабый бала!

Әниләр үлә димени!

Әниләр каршы ала.

 

...Кулларымда чәчүргечең,

Бер сүтәм дә бер җыям...

Чәчләреңә кырау төшеп

Өлгермәгән дә сыман...

 

 

Гөлзадә Бәйрәмова – шагыйрә; «Әле кайчан гына...», «Син һаман шул сандугач», «Дөнья шигырь яздыра» исемле китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.

 

 

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

Реклама