Үлемсезлек җыры өзелмәс

 

 

 

 

“БАГЫШЛАУЛАР” ДӘФТӘРЕННӘН*

СЕЗ — ХӨКЕМДАР!..

Моннан 74 ел элек — 1944 елның 12 февралендә Германиядәге Икенче империя судының Дрезденда үткәрелгән утырышында, “Рейхның хәрби көчен какшатып, дошманга булышлык иткәннәре өчен”, “Идел-Урал” легионындагы яшерен антифашистик оешманың иң актив әгъзаларыннан 11 каһарман — Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров үлем җәзасына хөкем ителә. Элемтәче легионер Рәхим Саттарны фашистлар, огнемёттан ут сиптереп, тереләй яндырып үтерәләр. Фәрит Солтанбәковны исә гомерлек каторгага озаталар...

Франциядәге партизаннарга (макизарларга) каршы көрәшү өчен җибәрелгән җәлилче легионерлардан Әмир Үтәшев, Нигъмәт Терегулов, Рушад Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов һәм башкалар, фашистларның үзләрен җиңеп, туган илгә исән әйләнеп кайталар. Габбас Шәрипов, Әмир Үтәшев һәм Нигъмәт Терегулов, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нең берсен киләчәк буыннар өчен саклап калып, чын егетлек үрнәге күрсәтәләр.

 

Сынаулары белән сыный Тормыш —

Җиз иләктән кат-кат үткәрә...

Рухы-җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте Сезне дә ул, Җәлил,

Кормаш, Алиш, Гарәф, Рушад, Әмир!..

 

Йолдыз итте

Тиңсез батырлыкка таң калып:

— Аяк-кулга зыңҗыр салынса да,

Көрәшә, көлә белә бу халык!

Җырлый белә!..

 

Кырык яктан үлем янаса да,

Алмаз кебек нык сез, бөгелмәс! —

Иманына тугры күңелләрдән

Үлемсезлек җыры өзелмәс!

 

Ургыла җыр!..

Зинданнарың, дошман,

Туктаталмый хисләр ташкынын...

Ургыла җыр юллар, еллар аша,

Кайта илгә, кайта ашкынып!..

 

“...Җырың белән дусны иркәли бел,

Җырың белән җиң син дошманны!” —

Сезгә көч һәм гайрәт бирде Җәлил,

Үтәр өчен халкым кушканны —

Көлеп җиңәр өчен дошманны!..

 

Без беләбез:

Төп хөкемдар тик фашизм түгел,

Гильотинада башлар чапса да,

Сезнең рухи ныклык, җырга күчеп,

Меңнәр күңеленә кайтканга,

СЕЗ — ХӨКЕМДАР!!!..

 

Каныгыз белән язган һәр җырыгыз

Гаепләү акты булды фашистка,

Гаепләү акты булды хаиннарга —

Карарыгыз кискен һәм кыска!

 

Сатлык җаннар — яла-этдиновлар

Сезне гестапога чакса да,

Җыр тылсымы белән, Сез алардан

Алданрак басып чакмага,

Җиңү яуладыгыз шул “дуэль”дә! —

Хаклык сүзен кайтардыгыз Илгә!

(Сезне һәркем белә, башын ия —

Алдыгызга, зурлап, чәчәк сибә!..)

 

...Сынаулары белән сыный Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рухы-җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

 

Йолдыз итте Сезне дә ул, Габбас,

Фоат, Нигъмәт, Сәлим, Әхәт, Баттал,

Гариф, Әхмәт, Зиннәт, Фәрит, Саттар!

 

Йолдыз итте

Күңел күкләрендә кабызып!..

...Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә —

Без яшибез Сезгә табынып!..

 

БАТЫРЛЫКТА ЯШИ МАТУРЛЫК

Гомере буе ирен — офицер-юрист Шамил Ясәви улы Мәҗитовны (1924–1967) сагынып, аның якты рухын олылап — бер-бер артлы китаплар чыгарып, илаһи Тугрылык үрнәге күрсәтеп яшәүче милләтпәрвәр җанлы күркәм затка — икътисад фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, шәрәфле язучы Рауза Кадыйр кызы Мәҗитовага багышлыйм әлеге шигъри юлларымны:

                                                  

Одисеен көткән Пенелопадай,*

Күпме еллар сабыр итәсез!..

Тәрәз чиертеп, ишек шакысалар,

Сискәнепләр инде китәсез...

 

“Бәлкем, Ул кайткандыр?!.” —

Шундый уйдан

Тетрәнә һәрбер күзәнәк...

“Исән-имин булса әгәр ирем,

Яшәр идек гөрләп, бергәләп!

 

Икебез дә яз аенда туган,

                                 Язларда без ихлас таныштык!

Бер-беребезне сынап, аңлашкачтын:

“Гомерлеккә!” — диеп кавыштык...

 

Кызларыбыз үсте — гөлләр кебек,

Гаилә бакчасына ямь өстәп!..

Бәхетебез ташып торган чакта,

Яшьләй иртә киттең... Әйт, нишләп?

 

Шул сорауны Сиңа еш бирсәм дә,

Җавабын да табам тиз ара:

Озак яшәп булмый яра белән

Сугышлардан торган дөньяда!

 

Яшь көенчә ут эченә кереп,

Саклап калдың газиз Ватанны!

Бик күбәүләр шәһит китте яуда —

Нурлы булсын өчен Ил таңы!

Җиңеп кайткач дошман өерләрен,

Масаюны белми һич кенә,

Көне-төне, ялсыз-нисез эшләп,

Мәңгелеккә бик тиз күчтең лә...

 

Гаделлекне яклап узды гомерең,

Гел Хак сүзле булдың — чын батыр!

...Барчабыз да Сине сагынып яши,

Мин дә әйтәм: “Шамил, уян, тор!”

Күрче, нинди Синең балаларың,

Кияүләрең, нинди оныклар!

“Мин яратам барчагызны!” — диеп,

Әйткәнеңне һич тә онытмам!..

 

Рәсемеңнән карап торасың Син,

Еллар аша, мәңге яшь килеш...

Якты Рухың белән безнең янга

Син кайтырга тиеш, бик тиеш!..”

 

                                 Рауза ханым монологы шундый —

Колагымда һаман чыңлый ул!

Хәтер Уты дөрли йөрәкләрдә —

Көне-төне яна, тынмый ул!..

 

                               “Сабыр иткән — морадына җиткән!” —

Бик тә белеп әйткән халкыбыз,

Рухы сау булгач, җылы сүздән терелеп,

Китап булып, Сезгә кайтты Ул!

(Одиссейдай, Сезгә кайтты Ул!)

Мәңгелеккә кайтты! Сезнең өйне

Нурлап тора Аның Китабы!

Кызлар, кияүләр дә, оныклар да

Кат-кат укый — юктыр хисабы!

 

“Изге Китап кебек кадерле ул,

Һәрбер сүзе якын йөрәккә!

Шундый ирең булу — нинди бәхет!

Авыр чакта — Ул нык терәк тә!”

 

                                 Шатлыкта да кирәк асыл затлар —

Ясәви улы Шамил шикелле!

Портретыннан сөеп бага Сезгә:

Үзе — гади, үзе — сөйкемле!

 

Карашында — Олуг Рәхмәт хисе:

Изге әманәте үтәлде!

Сез, Рауза ханым, чын тормышка

Кайтардыгыз күптән көткәнне!

Язганнары — китап битләрендә,

Рәсемнәре калган уелып...

Рауза ханым, Сезгә, моның өчен,

Үзегезгә дә һәйкәл куерлык!

(Ак сүзләрдән һәйкәл коерлык!)

 

...Батырлыкның Туган көне бар ул! —

Үлгән көне генә юк аның...

Батырлыкта яши Матурлык —

Балкытасыз бергә Ил данын!..

 

СӘЛАМ ЮЛЛЫЙМ...

Сәлам юллыйм Сезгә, каһарманнар,

Сәлам юллыйм, тыл батырлары! —

Кешелекнең асыл затлары Сез,

Бу дөньяның иң матурлары!

 

Саклап калдыгыз сез Илебезне

Искитмәле авыр елларда.

Сезнең фидакарьлек сокландыра! —

Шуны раслап туа җырлар да...

 

Ул җырларда — Сезнең батырлыкның

Гасырларга күчәр балкышы!

Мәңге яңгырап торыр хәтерләрдә

Барлык халыкларның алкышы,

Барлык кыйтгаларның алкышы!

 

Бөек Җиңү өчен барлык көчен

Ахыргача биргән затлар Сез! —

Яңа меңьеллыклар түренә дә

Горур, мәгърүр килеш атларсыз!

 

...Сәлам юллыйм Сезгә, каһарманнар,

Сәлам юллыйм, тыл батырлары! —

Кешелекнең тиңсез шәхесләре,

Бу дөньяның иң матурлары,

Сәлам юллыйм Сезгә!..

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

* Шаһинур Мостафин (1948) — эзтабар язучы һәм шагыйрь; “Васыять”, “Хәтер яктысы”, “Яңа меңьеллыкка очыш”, “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр”, “Җирдә елмаюлар күбәйсен!” һ. б. китаплар авторы; Татарстан, Россия күләмендәге һәм Халыкара премияләр лауреаты. Казанда яши.

* Ирле-хатынлы Одиссей белән Пенелопа — борынгы грек мифологиясе геройлары, бер-берләренә искиткеч тугрылык символлары — Ш. М.

Реклама