Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гаяз Исхакыйның мәгърифәтчелек чоры иҗатында герой эволюциясе

Гаяз Исхакыйның тууына – 140 ел

Татар халкының бөек әдибе Гаяз Исхакыйның 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатын язучының «дөньяга карашы, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә мөнәсәбәте, әдәби-эстетик зәвыгы, сәнгатьчә фикерләве, әсәрләренең идея юнәлеше, язу стиле» ягыннан фәндә өч чорга бүлеп тикшерү гадәткә кергән:

– Мәгърифәтчелек дәвере (1897-1904);

– «Таңчы»лык дәвере (1905-1911);

– Милләтчелек дәвере (1912-1918) [14: 319].

Аңлашыла ки, һәр чор иҗатының үзәгендә язучының шушы дәвердәге иҗтимагый, әдәби-эстетик карашларын гәүдәләндергән үзенчәлекле герой тора. Мәсәлән, Гаяз Исхакыйның беренче проза әсәрләре авторның мәгърифәтчелек идеалын чагылдырган герой һәм аны борчыган мәсьәләләр тирәсендә формалаша. Шуны әйтергә кирәк: бу герой статик фигура түгел. Әдипнең карашлары үскән саен, ул да сыйфат үзгәрешләре кичерә, аның фикер офыклары киңәя, чынбарлыкка мөнәсәбәте катлаулана. Гаяз Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1897), «Кәләпүшче кыз» (1897), «Бай углы» (1899), «Өч хатын берлән тормыш» (1900), «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1904) кебек әсәрләре уртак иҗат ысулы – мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылсалар да, алардагы төп каһарманнар үзләренең дөньяга карашлары, күтәргән мәсьәләләренең киңлеге, җәмгыятьне камилләштерү юллары турындагы фикерләре, хәтта ки эстетик идеаллары нисбәтеннән бер-берсеннән шактый аерылалар.

Әдәбият галиме Д.Заһидуллина билгеләвенчә, «татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы укыту ысуллары хакында бәхәсләшеп мәйданга чыкты» [1: 155]. Филология фәннәре докторы Ф.Хатипов исә укыту мәсьәләләрен әдәбиятта сурәтләүнең ике юнәлештә баруын ассызыклый: «беренчесе – искечә сабак бирүне, ысулы кадимне тәнкыйтьләү; икенчесе – яңача белем бирүнең, ысулы җәдитнең кирәклеген, зарурлыгын раслау» [15: 273]. Әлеге фикерләрне Гаяз Исхакыйның беренче әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1897) хикәясенә карата да тулаем кабатларга мөмкин.

Академик М.Хәсәнов күрсәтүенчә, «үзенең темасы белән дә, эчтәлеге ягыннан да бу әсәр әле алда торган сәяси тетрәнүләргә ишарә ясамый, татар тормышында булачак җитди үзгәрешләргә нигез бирми шикелле. <…>. Әсәрдә иҗтимагый тәртипләргә кизәнү дә, социаль проблемалар да, сәяси нәтиҗәләр дә юк. Башлап язучы бары тик аң-белем, тәрбия мәсьәләләрен генә күтәреп чыга» [8: 15].

Хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Хәлим, туган авылында мәдрәсә тәмамлагач, укуын Казанда дәвам итәргә тели. Әнисе Фатыйма һәм укымышлы затлар – Кәрим абзый белән Әсма абыстай ярдәмендә, ул әтисе Габдерахманның каршылыгын җиңеп чыгып, аңардан гыйлем эстәргә китәргә рөхсәт ала, хәтта ки әтисе улына ун сум акчасын да кызганмый.

Казан мәдрәсәсендә Хәлим яхшы укуы, тәрбиялелеге белән мөгаллимнәре арасында ихтирам казана. Беренче елны ул акча түләп белем алса, икенчесендә түләүдән азат ителә һәм тиздән үзе үк Казанның бер мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Мәдрәсә җитәкчесе Рәшит бай хәйләсе белән аның кызы Маһирәгә өйләнүдән баш тартып, Габдерәхим мөгаллим кызы Галия белән никахка керә һәм бәхетле гаилә кора [8: 31-49].

Шулай итеп, «әсәрнең төп мәгънәсе – кешенең гаиләдә, тормышта бәхетле булуы өчен зарури шарт – уку, белемле, тәрбияле булу» [8: 15] дигәнгә туры килә. Д.Заһидуллина билгеләвенчә, биредә «кешенең әхлагы турыдан-туры аның белеменә бәйләп карала» [1: 155].

Хикәядә Гаяз Исхакый «бәхет» төшенчәсен шактый тар – шәхси тормыш һәм гаилә кысаларында гына карый, әлегә гомум милләт, җәмгыять дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Ләкин үзәк герой Хәлимнең, (ә димәк, авторның да), уй-фикерләре шул юнәлештә үсә баруын егетнең Казанга китәр алдыннан әтисе белән килеп чыккан бәхәсеннән күрергә мөмкин.

«Дөньяда килүдән мәкъсуд (теләк, омтылыш. – И.Ф.) – дөньяда гына ничек җитте шулай көн уздыру түгел, бәлки үземез рәхәт яшәп вә башка мөселман карендәшләремезнең дә рәхәт гомер кичерүләренә тырышып вә гайрәт кылып, ахирәт көнендә әбәди мәсгудиятләр (мәңгелек бәхет. – И.Ф.) ирешмәктер, болар өчен тәхсиле гыйлемнән башка бернәрсә берлә хасил була торган түгел, шуның өчен дә мәдрәсәләргә барып гыйлем өйрәнергә кирәк [8: 32]», – ди ул. Димәк, Хәлимнең максаты шәхси бәхеткә ирешү белән генә чикләнми, ул гыйлем-мәгърифәт аша барлык «мөселман карендәшләремезне» дә бәхетле итәргә тели. Ләкин, кызганычка каршы, геройның әлеге максаты аның эш-гамәлләрендә берничек тә ачылмый, коры вәгазь сату булып кына кала.

Шул ук вакытта, автор Рәхимә абыстай авызыннан барлык мәдрәсәләрнең дә, барлык укыту алымнарының да бер түгеллеге, аларда дөньяви белем бирү һәм тәрбия эше бергә алып барылырга тиешлеге хакындагы фикерләре белән дә уртаклаша. «Менә монда Сәгъди хәзрәт шәкертләре бар, – ди ул. – Алар да шул ук мәчеткә баралар, күрерсең, әллә ни кыланып бетәләр, берсе берсе берлә көлешкән булып, ялтыр-йолтыр күзләрен тәрәзәгә әйләндерәләр, әйтерсең, аларны монда көтеп торалар. Ул, шәкерт булгач та, бары да әдәпле булмый, әдәп өйрәтсәләр генә әдәпле була» [8: 41]. Хәлим биредә белем һәм әхлак камиллеге аша рухи гармониягә, ә димәк, шәхси бәхеткә ирешкән идеаль герой дәрәҗәсенә күтәрелә.

Әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдин фикеренчә, «җәдитчелек шавы әдәбияты Муса Акъегет, Заһир Бигиевлардан башланса, әдәбиятта ысулы җәдит Г.Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясеннән башлана» [2: 211]. Галим шушы хикәядән соң язылган «Бай углы», «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын берлән тормыш» әсәрләрен идея-тематика, стиль уртаклыклары ягыннан Исхакый иҗатындагы аерым этап итеп бәяли һәм аның мәшһүр «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестена кадәр дәвам итүен күрсәтә [2: 211]. Санап үтелгән әсәрләрдә үзәк герой җәһәтеннән язучы иҗатына гына түгел, ә бөтен татар мәгърифәтчелек әдәбияты өчен мөһим булган сыйфат үзгәрешләрен күрергә мөмкин. Мәсгуд Гайнетдин билгеләвенчә, «яңа реалистик проза, мәгърифәтчелек реализмына хас идеал гәүдәләнеше, заманының матур максатларына ирешү юлын күрсәтүче, әдәпле, эшчән, сөйкемле үрнәк мулла абзыйлар, сәүдәгәрләр, әдәпле егетләр, гүзәл кызлар образларын үзәккә куеп, бу «алдакчы дөньяда» аларның ничек <…> әүлиядәй саф яшәүләрен күрсәтергә дә өлгерми, Г.Исхакый тормышның интегүле язмышлы Камәрләрен («Кәләпүшче кыз») әдәбият түренә китереп кертә» [2: 212].

Чынлап та, Гаяз Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) хикәясеннән соң язылган әсәрләрендәге үзәк геройлар башка мәгърифәтче язучыларның хикәя-повесть каһарманнарыннан шактый үзгә. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повестендагы Хисаметдин менла, Закир Һадинең «Җиһанша хәзрәт» повестендагы Хәсән мулла, Риза Фәхретдиновның «Сәлимә яки гыйффәт», «Әсма яки гамәл вә җәза» әсәрләрендәге Сәлимә, Әсма кебек идеаллаштырылган образлардан аермалы буларак, Гаяз Исхакыйның геройлары реалистик планда сурәтләнә. Кеше язмышына белем, тәрбиянең генә түгел, ә җәмгыятьтәге социаль-иҗтимагый факторларның да хәлиткеч йогынтысы язучы тарафыннан татар әдәбиятында беренчеләрдән булып тасвирлана башлый. Бу сыйфат аның һәр героеның язмышына да хас диярлек.

Мәсәлән, «Кәләпүшче кыз» (1897) повестенда Кәримә, ире үлеп, улы Габделәхәтне мәдрәсә интернатына урнаштыргач, теккән кәләпүшләрен Сәлимовлар кибетенә илтеп тапшыру эшен яшүсмер кызы – Камәргә йөкләтеп, аны берьялгызын ирләр янына чыгарырга мәҗбүр була. «Чыгармый хәле юк! Чыгармаса, акча юк, башка чыгарга кеше юк. Ай, фәкыйрьлек ниләр күрсәтә?! [8: 55]» дип яза автор. Димәк, үзәк геройны һәлакәткә илтүче сәбәпләрнең берсе – социаль эчтәлекле, ягъни фәкыйрьлек. Нәтиҗәдә, физик яктан да, мораль-әхлак сыйфатлары да ныгып җитмәгән кыз, Вафа исемле бозык приказчикның татлы сүзләренә алданып, сафлыгын югалта; Зөһрә карчык «ярдәмендә» кулдан-кулга китеп, фәхешханәгә килеп эләгә, яман чир эләктерә; дәваланып чыкса да, җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча, элекке шөгыленә кайта һәм ахырда кабат-кабат җенси авырулар белән чирләп, бала тапканда вафат була. Безнең фикеребезчә, Камәрнең трагедиясен, мәгърифәтчеләргә хас булганча, бары тик ана тәрбиясе һәм белем җитмәүгә генә кайтарып калдыру хакыйкатькә туры килми. Юкса автор: «Камәрнең фатирга акчасы, расхутка акчасы юк иде, һәммәсе кирәк! Фатирга акча сорыйлар! Кибеттә кенәгә тулган! Анда акча кирәк иде. Ни эшләсен?.. Кемгә киңәш итсен?.. Кемнән гакыл сорасын – һичкем юк» [8: 68] яисә: «Шулай итеп, Камәр больнистан аерылды. Ләкин ничек тамак туйдырсын? Кайда торсын? Ни берлә дөньясын кичерсен? <…>. Ике тәүлек буе ашаган юк [8: 74-75]», – дип, героеның авыр матди хәленә кабат-кабат басым ясамас иде. Димәк, әлеге шәхес фаҗигасен рухи сәбәпләр белән бергә, фәкыйрьлек, акчасызлык кебек социаль факторларга таянып та аңлатып була. Кешенең бәхет-бәхетсезлеген аның социаль хәле, әйләнә-тирәлек, иҗтимагый тәртипләр белән бәйләү мәгърифәтчелек әдәбияты өчен, чын мәгънәсендә, яңалык иде.

«Теләнче кыз» романының 1901-1907 елларда язылган беренче өлешендә дә үзәк геройның язмышы мәгърифәтчелек реализмына хас традицион схемага сыешмый, вакыйгаларга янә социаль мотивлар килеп керә. Әсәрнең төп каһарманы Сәгадәт (бәхет. – И.Ф.) исемле. Димәк, ул дөньяга бәхетле яшәр өчен килгән. Ата-анасы ярлы гына булсалар да, кызларына тиешле тәрбия һәм белем бирәләр. Ул мулла кызы белән ахирәт була, күркәм гадәтләргә өйрәнә. Шулай итеп, мәгърифәтчелек реализмы калыплары буенча, Сәгадәтнең тормышы имин һәм бәхетле булырга тиеш кебек. Ләкин алай килеп чыкмый. 1897 елны иген уңмый һәм кызның алтмыш яшьлек әтисе Шәрип карт, ачлыктан куркып, гаиләсе белән шәһәргә күчәргә карар кыла. Тик калада аларны беркем дә көтеп тормый. Шәрип карт та, Хөсниҗамал карчык та яшәрләренә урын, тамак туйдырырга эш таба алмыйча, ачлыктан һәм авырулардан үлеп китәләр, ә уналты яшьлек Сәгадәт хәер сорашып көн күрергә мәҗбүр була. Бай углы, «потомственный почётный гражданин» Габдулла Әмирханович Сәгадәтне, капкадан капкага йөргән чагында хәерчеләр төркеменнән аерып, аулакка алып керә һәм мәсхәрәли. Нәтиҗәдә, кыз фәхешханәгә килеп эләгә.

Сәгадәтнең фаҗигасен бары тик рухи сәбәпләр белән генә аңлатып булмый. Ул тиешле тәрбия алган, укыган. Ләкин заманның аяусыз чынбарлыгы, кешегә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен җәмгыятьтә шартлар тудырылмавы аркасында, кыз бәхетсезлеккә дучар була. Фәхешханәгә дә аны җан саклап калу ихтыяҗы өстерәп китерә, ул анда ачтан үлмәс өчен бара. Күренүенчә, биредә шәхес трагедиясен социаль-иҗтимагый сәбәпләр белән аңлату инде, гомумән, өстенлек ала һәм бу сыйфат язучының, мәгърифәтчелек реализмы кысаларын җимереп чыгып, тәнкыйди реализм позицияләренә басуын билгеләп тора. М.Сәхәпов күрсәтүенчә, әлеге әсәрләрдә хатын-кыз язмышы милләт язмышы белән тәңгәл куела һәм җенси тигезсезлек киләчәктә халыкның юкка чыгуының бер сәбәбе булу мөмкинлеге турында кисәтелә. «Хатын-кызны ихтирам итмәгән, аны гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче шәхес итеп күрмәгән, рухи үсеше һәм камилләшүе өчен тиешле шартлар тудырмаган милләтнең киләчәге томанлы [8: 74-75]», – ди галим.

Димәк, «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясеннән аермалы буларак, автор биредә үзәк геройларының язмышын милләт язмышы белән тәңгәлләштерә, аларның рухи сәламәтлеге гомум милләт киләчәген билгели. Шулай итеп, «бәхет» төшенчәсе, «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендәге шәхси бәхет кысаларына гына сыймыйча, гомум милләт дәрәҗәсенә күтәрелә. Язучы бары тик гомум милли бәхеткә ирешкәндә генә, ягъни халыкның һәр вәкиленә җәмгыятьтә үз урынын табарга мөмкинлекләр тудырылганда гына, аерым шәхес үзен бәхетле исәпли ала дигән карашка күчә.

Гаяз Исхакыйның мәгърифәтчелек чоры иҗатындагы герой эволюциясен югарыда анализланган әсәрләрне 1904 елда дөнья күргән атаклы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» хыялый-публицистик повесте белән чагыштырма планда тикшергәндә, аеруча ачык күрергә мөмкин. Әсәр үзәгендәге каһарман язмышын милләт язмышы белән тәңгәлләштерү биредә ярылып ята.

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны «геройсыз әсәр» дип атый [3: 161]. Чынлап та, «XXI гасырның соңгы унъеллыгын тасвирлый башлаганчы, автор сүзне, гомуми рәвештә, ягъни тулаем милләт хакында алып бара. Бары тик болгарлар тәмам юкка чыгарга берничә ел калгач кына, әсәргә Җәгъфәр исемле аерым бер шәхес – тарихчы, язучы образы килеп керә» [3: 162]. Фоат Галимуллин фикеренчә, «әлеге әсәрдә Җәгъфәр чын мәгънәсендә үзәк образ түгел, бәлки ул – автор күтәргән мәсьәләләрнең олылыгын һәм әһәмиятен тагын да көчәйтү өчен хезмәт итә торган сәнгать чарасы» [3: 162].

Шулай итеп, Җәгъфәр образы повестьта милләт символы булып хезмәт итә. Ул – гомумиләштерелгән образ. «Соңгы болгар»ның Болгар хәрабәләрендә манара астында калып һәлак булуы да очраклы түгел. Дәүләтсез халыкның киләчәге юк – бу үлемнән килеп чыккан төп нәтиҗә шул. Җәгъфәрнең борынгы Ватанында манара астында калуы да милләтнең һәлакәтенә, беренче чиратта, ул үзе сәбәпче икәнлегенә ишарәли. Хәер, автор ишарәләп кенә калмый, ә әсәргә керешендә бу сәбәпләрне – биш «манигы тәрәкъкый»ны атап ук уза. Болар исәбенә, беренчедән, тормыш тоткасының иске фикерле руханилар кулында булуы; икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз санлылыгы, булганнарында да уку-укыту процессының тиешле югарылыкта алып барылмавы; өченчедән, милләткә хезмәт итүчеләрнең фәкыйрь булып, тамак хакына эшләве; дүртенчедән, урыс мәктәпләрендә укымау, ә димәк, дөнья мәдәниятеннән читләшү; бишенчедән, башкарган эшләрнең нәтиҗәсезлеге, башлау-ташлау һ.б. керә [8: 154-159]. Ягъни әсәрдә тасвирланган вакыйгалар язучының иҗтимагый һәм фәлсәфи карашларына иллюстрация вазифасын үти. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның өчтән ике өлеше патша цензурасы тарафыннан киселеп, бары тик 1990 елларда гына олуг галимебез Миркасыйм Госманов тарафыннан табылып, яңадан гыйльми әйләнешкә кертелүе дә [5: 200-240] повестьның заман чынбарлыгына, милләт сагында торырга тиешле дин әһелләренә, акчаларын халык файдасына тотар урынга, «курчак туйлары» үткәреп, җилгә очырган татар байларына, Русиянең колониаль сәясәтенә гаепләү акты булып яңгыравын күрсәтә. Язучы милли инкыйразга каршы көрәшкә бар гомерен багышлады.

Шулай итеп, Гаяз Исхакый иҗатындагы мәгърифәтчелек чоры озакка сузылмаса да, андагы үзәк герой катлаулы үсеш, эволюция юлы үтә дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Башта ул, «саф» мәгърифәтчеләргә хас булганча, «белем, тәрбия һәм тән камиллеге»нә ия идеаль шәхес сыйфатында тасвирланса, соңрак дөньяви, реалистик төс ала һәм әйләнә-тирәлек, социаль-иҗтимагый күренешләр белән бәйләнештә сурәтләнә башлый, кешенең бәхет-бәхетсезлегенең сәбәпләре итеп, аның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе генә түгел, ә җәмгыять тәртипләре дә күрсәтелә; соңга таба исә үзәк герой, гомумән, милләт символына әверелә. Болар һәммәсе дә Гаяз Исхакыйның фикер үсешен, рухи эволюциясен билгеләп тора. Чөнки әсәр – язучының күңел көзгесе ул...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты,

Башкорт дәүләт университетының

татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты