Бер күрешү

Фатих Хөснинең тууына 110 ел

Узган гасырның җитмешенче елларында, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганда, диплом яклау мәҗбүрияты килеп тугач, укытучыбыз Флера Әкрам кызы Ганиева тәкьдим иткән темаларның “Фатих Хөсни – хикәяче” дигәнен сайлап алдым. Балачактан бирле укылмаган әйбере калмады, иң яраткан язучыларымның берсе... Шулай булгач, хикмәти хәйран бай иҗатын шәп беләм – җылы юмор һәм нечкә лирика белән сугарылган әсәрләре дәрьясында рәхәтләнеп йөзәргә була янәсе. Әмма фәкать күп санлы хикәяләрен җентекләп өйрәнә торгач, шуны аңладым: кече күләмле прозада беренче карашка шук күңелле, шаян, гади күренгән Фатих Хөсни үзе бер – ифрат катлаулы, фәлсәфи, романтик, сихри, тылсымлы дөнья икән ләбаса! Аһәңе, моңлы көйдәй җырлап торган җор теле белән, тормышның үзеннән чумырып алган теләсә кайсы вакыйганы, хәлне яисә гадәти кеше холкын, сурәтен хикәя дигән кысан мәйданда ачык, җете күрсәтеп бирергә сәләтле, олуг талантлы каләм иясе... Образларны тасвирламый, коеп кына куя инде менә! Чагыштырмача әллә ни киң булмаган күренешләрне, табигать манзарасын йомшак, сихри ут яктысында бирә белүе белән ул Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин кебек зур шагыйрьләрне хәтерләтә димме. Хикәядә “Фатих Хөсни феномены” дигән кабатланмас асыл сыйфатны диплом эшемдә ничекләр генә күрсәтә алырмын дип гаҗизләнеп калган, ут йоткан чакларым бу...  Диплом эшен яклар көн дә якынлаша.

Фәнни җитәкчем Флера Әкрәмовна, гадәтенчә сөйкемле генә елмаеп, әлеге мөһим вакыйгага язучының үзен дә чакырырга киңәш итте. Иң әүвәле, кечерәк гәүдәле, чибәр мөгаллимәмнең мондаен батырлыгына сокланып карап каттым. Ниндидер диплом кәмәшен тыңлауга Фатих Хөсни хәтле Фатих Хөсни үзе киләме?! Аның алдында хурлыкка калсам?

Урам телефоныннан курка-курка гына Фатих аганың фатирына шалтыратам. Ул төребкәне алуга, исәнләшкәннән соң, дулкынлануымны басар өчен, бертуктаусыз тамак кырам:

– Фатих ага, ...Сезне Казан университеты... студенты борчый иде...,-дип өнемне кысып чыгарам, ниһаять.

Ярый әле, үзем белән таныштырганда бик тә каушавымнан дөньяларымны онытып, … ... Хезмәт Кызыл Байрак орденлы ... В.И.Ленин-Ульянов исемендәге... дәүләт университеты ... дип, әлеге вуз титулын тулысынча вәземләп тезеп чыкмаганмын...

Язучының :

– Ул Казан университеты студентына нәрсә кирәк булды икән соң? -дип гади генә, көлемсерәгәндәй сорап куюы тынычландырды булса кирәк мине – ходай тел ачкычлары биреп, йомышымны юньле-башлы аңлата алдым. Кыюланып та киттем хәтта:

- Теләсәгез, алдан ук авторефераты белән дә таныша аласыз, -дип тә ычкындырдым бугай. Һәм гозеремә җавап итеп ... ни ишетәм? Үз колагыма үзем ышанмыйм… Фатих ага “ Сезне бүген кич өйдә көтәм”, дип әйтте дә куйды!

...Маяковский урамындагы күпкатлы йорттагы фатирның ишеген кыяр-кыймас кына шакуга, каршыма хуҗасы үзе килеп чыкты... Фоторәсемнәрдән таныш зур түгәрәк йөз, игьтибарлы, үткен караш, дулкынланып торган, чалара башлаган чәч. Ихластан ачык чырай белән каршылады, яшь кенә егетнең аягына чүәк табып бирмичә тынычланмады. Ул арада үзе аяк астында чуалган дүрт-биш яшьлек сабый белән әвәрә килә, урысчалатып үгетли, җаен көйли тегенең. Минем бу хәлгә бераз сәерсенүемне күреп алды булса кирәк.

- Сез инде, Илдус, язучы башына оныгы белән урысча гына сиптерә икән бу, дип гаҗәпкә калгансыздыр. Нишлисең бит, заманалар шундыйга китте... Үземнең балаларны чын татар итеп үстердем, ә боларына хәлемнән килми... Картаелды, күрәсең ,-дип уңайсызлануыннан уфтанып куйды.

Өстәл артына әңгәмәгә утыргач та, берәр чынаяк чәй эчерми торып, гозеремне үтәргә ашыкмады. Җайлап кына хәл-әхвәлемне белеште башта, кайда туып-үсүемә тиклем сорашты. Норлат-Октябрь* районы исемен ишеткәч, аеруча җанланып китте. Алмышынчы елларда китап укучылар белән очрашуларын тәэсирләнеп, сагынып искә төшерде.

Шулкадәр гади , эчкерсез сөйләшә, гапләшә, кешене тыңлый белүе белән үземнең бабама охшаттым мин аны. Әйтерсең лә, янәшәмдә күп нужа күргән, олыгая төшкән авыл карты, якын кешем – дәү әтием утыра. Чыннан да, ачысын-төчесен байтак татыган әңгәмәдәшем. Соңгы елларында тәкьдир дигәнең аеруча мәрхәмәтсез кыланган : бер-берартлы коточкыч бәла-каза, хәвеф-хәтәр кичергән ул. Машинада авариягә очрап вафат булган киявен гүргә иңдереп өлгермиләр, ул да булмый, газиз улы фаҗигале төстә үлеп китә. Аннары хатыны Мәрфуга апа... Ни кызганыч, бу очрашудан соң шактый еллар узгач, әнә шул кайгы-хәсрәт касәфәте гомере азагында хәтерен чуалтып, саташуга китерә дә инде...

Әнә шулай кайгылары белән уртаклашып күңелен юаткач, инде миңа сүз биргәндәй, тынып калды. Авторефератымны бер сулышта укып чыктым.

... –Да-а-а, -дип кенә сузды Фатих ага, тыңлап бетергәч. Ни яхшы димәде, ни начар димәде. Соңыннан белдем, ифрат четерекле, мөһим мәсьәләне хәл иткәндә шулайрак урысчалатып “да”лап куя торган гадәте бар икән аның. Аннары үз алдына гына сөйләнгәндәй, уйчан төс белән:

- Хикәя белән новелла арасында Кытай стенасы юк инде ул үзе... Язучы кеше алар арасындагы сизелер-сизелмәс аерманы, чикне үзе төгәл тоемларга тиеш. Бары шул гына...,- диде.

Тәнкыйть сүзләрен диплом яклаган көнгә калдырган булып чыкты хәйләкәр абзый. Фатих ага килгәнне ишетеп, байтак кеше кереп тулды аудиториягә. Оппонентым да теләсә кем түгел – яңа гына, “Хәзерге татар поэтикасы» китабы өчен, галимнәр арасында беренче булып Тукай бүләге

-------------------------------------------

*Шәһәрнең элеккеге атамасы.

алган Нил Юзиев. Дәүләт комиссиясе рәисе дә Мөхәммәт ага

Мәһдиев үзе! Нык борчылам, тәшвишләнәм, билгеле. Түбән Кама төзелеше чорыннан ук дус иткән шагыйрь Фәннур Сафин “нык бул!” итенгәләп иңемә кагылып үтә.

...Менә диплом эше белән таныштыру тәмам. Аннан соң чыгыш ясаган Нил абый аны уңай бәяләде. Инде эчке калтырану белән четерекле, астыртын сораулар гына көтәсе калды. Мөхәммәт ага, әлеге дә баягы, хикәя белән новелла арасындагы принципиаль аерма турында төпченде дә, җавабымнан разый булды. Гомумән, диплом яклау майлагандай ипле генә бара әле минем, тыңлаучылар канәгать күренә. Шул вакыт арткы рәттә утырган Фатих ага торды да:

- Психологик хикәяләрне анализлау бүлегенә “Ана хикәясе”н дә кертергә кирәк иде, минемчә. Авыл карчыгының ничәмә елдан соң күрешү өчен генә төнлә кайтып кергән кызылармеец улының күлмәк төймәләрен ай яктысында ныгытып тагу күренеше, мәсәлән?... Образларның эчке кичерешләре динамикасы мул итеп бирелгән анда, -дип катгый төстә сорау куйды.

- Дөрес анысы, рухи халәтне куе буяулар белән сурәтләгән һәйбәт хикәя ул. Әмма без бит Сезнең бөтен хикәяләрне дә анализлап чыгу максатын куймадык, -дидем. Фатих ага үзе дә бу җавабыма күңеле булып, “Молодец, үз сүзеңдә тора беләсең икән. Бик кирәкле сыйфат,” дип мактап та җибәрде хәтта. Ни генә булмасын, үзенең иҗатын диплом рәвешендә яктырткан өчен генә дә бик рәхмәтле икәнен яшермәде гаҗәеп әдәпле, итәгатьле классик язучы.

Диплом эше “ бишле”гә бәяләнгәч, бу уңышны “юу” гадәте бар икән ич. Флера апа белән Нил абый, вакытлары тыгыз булганга, кече “мәҗлес”тән баш тарттылар. Фатих ага исә каршы килмәде. Ниндидер бер ресторанда чамасын белеп кенә пирәшләп утыргач та, очрашу түгәрәкләнеп бетмәгән икән әле, Эрмитаж бакчасында дәвам иттердек аны. Искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, мәзәк кеше икән ул. Фәлсәфи уй-фикерләрен дә фонтандай аттырып кына тора... Сүзебез һаман да иҗат эше, китаплар тирәсендә әйләнә. Янә, хикәя жанрына кагылгач, бу хакта да әйтер сүз калган булып чыкты Фатих аганың:

- Әмирхан Еники салмак-сабыр агышлы, моңсу-уйчан психология белән сугарылган хикәяләр төрен үстерә... Фатих Хөсни исә башлыча елмаюлы, җырлап торган әсәрләре, нечкә лиризм, үткен юморы белән көчле, диләр...Бөтенләй үк дөрес дип булмый ич моны. Ике язучыны шулай маңгайга-маңгай китереп чәкәштерергә маташу ярыймыни!?. Дөрес, безнең икебезгә дә төрле индивидуаль стиль хас. Әмма арада аның кадәр үк тирән, киң упкын ыржаеп тормый ич... Уртак якларыбыз да җитәрлек... Миндә, мәсәлән, психилогик дөреслек азракмы? -дип сөйләп китте. Күңеленә юшкын булып утырган үпкә-сапкасын да тышка чыгармыйча түзмәде:

- Тотабыз да һәрбер хикәядән иң элек каш җыерып проблема эзли башлыйбыз. Ә бит аны шәм яндырып эзлисе юк, ныграк игьтибар иткәндә, төбеннән әһәмиятле икенче мәсьәләләр дә калкып чыга. Булганны күрә белергә генә кирәк...

Монысы инде минем бакчага атылган таш дип кабул иттем. Чөнки мин әлеге дә баягы диплом эшендә, аның “Шәмәхә тавыклар”, “ Сабан туе”, “Үземне югаттым” кебек хикәяләренә – юморга, лирикага манчылган булсалар да, асылда шуклыкка, сүз уйнатуга гына корылган, вак темаларга язылган әсәрләр дигән тамга суккан идем.

Минем йөзем кызарып чыгуны сизмәгән атлы булып, игьтибарлы Фатих ага һич ни булмагандай, тиз генә бүтән “сукмакка” кереп китте... Көндәлек тормыш турында, каләмдәшләре хакында яратып, үз итеп, юксынып, уенын-чынын кушып тасвирлый ул. Тыңлап туймассың. Үзләренең йортында Гомәр ага Бәшировның , тагын кайсыдыр күренекле әдипнең яшәвен горурланып искәртүе дә хәтердә калган. Сәясәт турында кызып-кызып сөйләшкәндә, кинәт сүзеннән бүленеп ни өчендер:

- Син, энем, фиркада тормыйсыңдыр, бит? –дип һич көтмәгәндә сорап куйды ул. Тискәре җавап ишеткәч:

- Бик ашкынма анда... Сизәм, үзең дә язгалыйсың бугай. Шуның белән ныграк шөгыльлән, каләмеңне чарла,-дип тә өстәде. Партиянең кызганыч киләчәген шул чакта ук чамалады микәнни тирән гакыллы әдип?

Саубуллашканда:

- Син минем фатирны беләсең хәзер, килеп йөр, оялма!...Менә бу бакчаны көзен килеп күрсәң икән син! Яфраклар коелганда искиткеч матур була монда, - диде Фатих ага беравык әсәрләнеп, хискә бирелеп... Аның елмаюлы, сөйкемле йөзе, мәзәк сүз ишеткәч, киң маңгае өстендә бер тотам ак чугы шәйләнеп торган куе чәчләрен артка таба сыпыра-сыпыра, чын күңелдән шаркылдап көлүләре, әңгәмә барышында тиктомалга сүздән туктап, тирән уйга талып, авыр көрсенүләре хәзер дә күз алдымда. Бүтән очрашу насыйп итмәде. Күрәсең, ул чакта чиктән тыш тыйнак булганмындыр инде...

 

Реклама