Логотип Казан Утлары
Шигърият

Анам теле - телләр теле

          ХАЛЫККА ЭНДӘШҮ

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Сабырлыкмы, әллә ярсумы?

Ярсу булсаң — ярсыр вакыт җитте,

Таләп итә һәрбер җан шуны.

 

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Түбәнлекме, әллә зурлыкмы?

Зур икәнсең — әйдә, тураеп бас,

Алып ташла иңнән хурлыкны.

 

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Турылыкмы, әллә ялганмы?

Туры булсаң — турылыгың белән

Турайтырга кирәк заманны.

 

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Мескенлекме, әллә хөрлекме?

Хөр икәнсең — дөнья белән сөйләш

Баштан салмый гына бүрекне.

                                           

      ЯЗМЫШЫМНЫ ЯЗАМ

Язмышымны язам ак кәгазьгә,

Язам аны гомрем буена.

Язмышымда заман гаме дә бар,

Язмышымда гәвам уе да.

 

Язмышымны язам

Ак кәгазьгә       

Кара юллар ярылып калалар.

Кара юллар — кара эзләр безнең,

Кара юллар — канлы яралар.

 

Авыр еллар, ай-һай авыр еллар

Туры килде безнең буынга.

Кулыбызда богау булмаса да

Муенчаклар булды муенда.

 

Ирегебез шушы муенчакның

Бавы кадәр иде нибары.

Ул бауның да очын вак түрәләр

Үзләренең кулына урады.

 

Әз-мәз генә читкә тайпылсак та

Тынны буып баулар тартылды.

Коллар булмасак та безнең башлар

Арзан бәяләргә сатылды.

 

Алучысы табылып тора аның

Сат кына син бары, сат кына.

Әле дә күпләр кеше җаны сата

Үзенә бер ләззәт хакына.

 

Күңелләрдә һаман курку яши —

Кем сатар да безне, кем алыр?

Муендагы бавыбызның очы

Кемнең кулларына уралыр.

 

... Язмышымны язам, ә язмышым

Аерым түгел илдән, халыктан.

Гөнаһларны безнең яшерә-яшерә

Җир арыган инде, ялыккан.

 

Язмышымны язам, язган саен

Ак кәгазьнең йөзе карала.

Кояшны да күптән таплар идек

Буебыз гына җитми аңарга.

                                           

              ХАЛЫК ХӘТЕРЕ

Ни генә юк халык хәтерендә,

Хәтер чишмәсенә кагыл гына —

Әкият булып яки дастан булып

Вакыйгалар агылыр талгын гына.

 

Йә җыр булып ургып чыгар да ул

Күмеп китәр моңы, хисе белән.

Үткәннәрне ялгар бүгенгегә

Үзенең шундый сихри көче белән.

 

Бу хәтердә тагын ил тарихы,

Җир тарихы ята катлам-катлам:

Яхшыга да халык, яманга да

Үз хәтрендә һәрчак урын тапкан.

 

Саклаган ул кыз һәм улларының

Батырлыгын бер дә киметмичә.

Әйләнгәннәр алар дастаннарга

Телдән-телгә шулай күчә-күчә.

 

Яман эшләр хәтер төпкелендә

Ташка әверелгән ята-ята.

Баласының кылган яманлыгын

Тирән яшерә бит ана-ата.

 

Халкыбызның хәтер мәйданы зур,

Урын җитә анда һәммәбезгә.

Яман эшләр, явыз эшләр белән

Пычратмаска кирәк аны безгә.

                                           

 

            МИЛЛӘТЕМ

Әй милләтем, милләтем –

Байлык тулы келәтем;

Шул келәткә ачкыч тап дип

Туган телне өйрәттең.

 

Келәтең бик хикмәтле,

Байлыкларың кыйммәтле,

Һәр байлыгың үзенә тартып

Җилкендерде йөрәкне.

 

Авыр узган юлларың,

Шуңар моңлы җырларың.

Тик җырларың өзелмәде

Кысылса да тыңнарың.

 

Гасырларның сыры бар

Синең йөздә, милләтем.

Матурларның нуры бар,

Синең күздә, милләтем.

 

Үч тотмадың беркемгә –

Булдың олы йөрәкле.

Йөз чытмадың беркемгә –

Булдың изге ниятле.

 

Әй милләтем, милләтем,

Бар әле көч–күәтең.

Барасың иңеңә салып

Заманалар михнәтен,

Әй милләтем, милләтем.

 

 

     АНАМ ТЕЛЕ

Татар теле – анам теле,

Иң борынгы бабам теле.

Буыннардан буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

 

Ничә гасыр чарлангансың,

Матурайган, яңаргансың.

Халкыбызның күңеленнән

Җыр алгансың, моң алгансың.

 

Изегәнсең, тапталгансың,

Пычратсалар – пакьләнгәнсең.

Милләтемнең үлмәс җанын

Син үзеңдә саклагансың.

 

Сиңа безнең язмыш сыйган,

Син кайгы һәм шатлык теле.

Татарымны татар иткән

Беренче һәм актык теле.

 

Анам теле – телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере.

     ШУНДЫЙ БЕЗ

Хәзер инде милләтләр дә буталган,

Хәзер инде дәүләтләр дә буталган.

Барыбыз да бер хуҗаның ишәге —

Һәммәбезгә акча хуҗа, акча хан.

 

Шул патшага бил бөгәбез шатланып,

Ә ул безгә утырган нык атланып.

Торган саен башны ныграк идертә,

Борын белән хәтта җирләр сөрдертә.

 

Аның кадәр беркемне дә сөймибез,

Аның кадәр беркемгә баш имибез.

Акча безне таулар булып басса да,

Ай-һай авыр, үтерә бит, димибез.

 

 

            ГОРУР БУЛЫЙК

Мескенләнмик әле, горур булыйк,

Горур булуларга ни җитә!

Сокланабыз бит без бөркеткә дә

Очса гына күктә, биектә.

 

Син бит, халкым, бөркет нәселеннән,

Һич килешми сиңа мескенлек.

Дошманнарың хөрмәт итсен дисәң

Горурлыгың итсен өстенлек.

 

Матур халык бит без, батыр халык,

Күпме изсәләр дә калыктык –

Милләт үлми гоурлыгы барда,

Горурлык ул – безнең таныклык.

 

Яшереп яткырмыйча йөрәкләрдә

Никадәрле гайрәт, көч барын –

Яшик җирдә бер дә кимсенмичә,

Башны биек тотып, татарым.

 

                   * * *

Шагыйрьлек тә пәйгамбәрлек кебек

Бирелә бары Алла тарафыннан.

Яза шагыйрь каурый — каләм алып

Фәрештәнең ап-ак канатыннан.

 

Шул каләмен күк нурына манып,

Ак кәгазьгә юллар тезә-тезә,

Халык күңеленә бара шагыйрь —

Мең-мең газапларга түзә-түзә.