ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР КӨНДӘЛЕГЕННӘН
Яшәсен талон
Талонга күчү тәмам күтәрде бәндәне. Кесәңдә талоның булмаса, сине кешегә
санаучы да юк. Ансыз кибеткә керү турында уйлыйсы да юк. Сатучы синең
тарафка күтәрелеп тә карамаячак. Әгәр талоннарың булса – син бай кеше!
Кибеткә керү генә түгел, төрледән-төрле ризыклар тезелгән киштәләрне карап,
миллионер кыяфәте чыгарып йөрергә мөмкинсең.
Кечкенә генә булса да талон дигән кәгазь кисәге хәзер күңелгә шундый
якын тоела башлады, талонсыз бирелгән әйберне сатып аласы да килми хәтта.
Беркөнне урамда иске танышымны очраттым. Шартын китереп исәнләшкәч,
әлбәттә, хәл-әхвәлләрне белешә башладык. «Тазалыгың ничек?» – дип сорыйсы
урынга: «Талоның ничек?» – дигән сүзнең авыздан чыгып очуын үзем дә
шәйләми калдым. Шушының белән генә бетсә бер хәл иде, тагын саташып
ташлаганмын.
– Бабай булырга торам, кызны ярәшергә сорап килделәр, – дип, танышым
үзенең шатлыгы белән уртаклашкан иде.
– Кияү ниндирәк? – дим.
– Ярыйсы күренә.
– Талоны бармы соң?.. – Тфү-тфү... Тагын ычкынды, тәре! Саташтыра
башлады, ахрысы, бу талон. Югыйсә: «Ата-анасы бармы?» – дип сорамакчы
идем бит.
Танышым карашын читкә борды. Миңа гына түгел, аңа да кыен булып китте
бугай. Бу бәндә саташа башлаган, ахры, дип шикләнгәндер дә әле.
Ничек уйласа да урынлы. Талон мәсьәләсе тәмам миемә сеңде. Аны
ничек һәм кайда куллану, аерым тармакларга гамәлгә кертүдән нинди уңай
нәтиҗәләргә ирешеп булачагы турында баш ватам хәзер.
Әйтик, аерылышу, кат-кат өйләнешү илдә киң таралган. Балаларны ятим
итмәс өчен, талон тәртибе кертергә кирәк. Гаиләне ташлап китүченең талонын
алып, бала калган якка бирү, аңа башкача талонның духын да күрсәтмәү
аерылышуларны киметергә тиеш.
Бала табучыларга да талон кертү зарури. Югыйсә, халык үрчи дә үрчи, ә
ашау ягын җиткерер хәл юк...
Төрле дәрәҗәдәге түрәләрне дә талонга калдыру отышлы булыр. Үз кул
астындагы туган-тумачаларын мактаган саен, аларның талонын кисәргә кирәк.
Телен дә, кулын да тыя алмаган түрәләрне гел талонсыз калдыру урынлы
булыр. Бәлки, билләре нечкәрер, дөресрәге, бил урыннары сизелә башлар иде.
Талон кирәк. Талонсыз яшәү – файдасыз яшәү. Әнә, туксан яшен күптән
уздырган Хәмит ага да Газраилне кире борган.
– Бездә талонсыз җан түгел, конфет та бирмиләр, – дип, талон белән килергә
кушып җибәргән.
Талон безне озын гомерле итә икән бит. Яшәсен талон!
Декабрь, 1990 ел
Тыңлаучан кеше
Минем алдан тартучым да, арттан этүчем дә булмады. Салмак кына, үз
көемә эшләп йөрдем. Каршы дәшмәдем, ни кушсалар, шуны үтәдем, эшкә соңга
калмадым, алдан килмәдем, хуҗаның теләген алдан сиземләдем. Фәкать үз
тырышлыгым, үз көчем белән генә күтәрелә алдым, инде урынбасар иттеләр.
Бәндә дигәнең тиз дә үзгәрә икән, җен алыштырып куйдымыни?! Сөйләшү,
йөрү, күз карашым, кыяфәтем, тавышым – бары да үзгәрде. Акрын гына
эндәшәм, кычкырып көлмим, җыелышларда ахырдан гына сөйлим. Хәтта
хатын да, миндә үзгәреш сизеп, иртән ашарга әзерли башлады...
«Галстук» астына «сам» белән икәү генә җибәрәбез. Өч кеше булса, кем
«сатканын» белеп булмый, ди хуҗа.
Мин сатмыйм. Тырышып эшлим. Ял көне дип тормыйм, эш урыныма барып,
газета-журналлар булса да укып кайтам.
Күрделәр. Хуҗа итеп күчерделәр.
Шәхси тормышны җайга салмыйча, тыныч күңел белән яшәп булмый:
йортын да, машинасын да яңарттым. Башка вак-төякләрен әйтеп тә тормыйм.
Көнләштеләр, сөйләделәр, тикшерделәр. Кесәләрне бутагансың, дип, икенче
хуҗалыкка күчерделәр. Мин каршы килмәдем.
Тора-бара дөньялар тагын көйләнде. Поши атарга дәүләт машинасы белән
йөрим. Халык арасында сүз чыккан: имеш, минем малай мәктәпкә импортный
кием белән йөри; имеш, хатын кунакка иномаркада...
Сөйләсеннәр. Хәзер демократия. Кеше сөйли дип, минем япон телевизоры
күрсәтүдән, магнитофон уйнаудан туктамас, аларның озын-озак гарантиясе бар.
Әлбәттә, нәфсенең чиге юк. Тик нәфсене чикли торган оешмаларда
эшләүчеләрнең дә нәфесе барын онытмаска кирәк. Алар арасында тамагы бик
туймаганнары да була – әнә бит, мине тагын тикшерә башладылар.
Тикшереп нигә вакыт әрәм итәргә? Һич аңламыйм! Нервыда уйнамыйча
гына, туп-туры әйтсеннәр! Мин бит өченче хуҗалыкка күчәргә дә риза...
Апрель, 1991 ел
Яшәсен – Мин!
Җитәкче урыннарда эшләү өчен миңа әлләни акыл да, белем дә кирәк
булмады. Гәүдәгә накыслык* та карьерага зыян сала алмады. Иң мөһиме, усал
кыяфәткә кереп үтәли карау, тавышның калын һәм көчле булуы, кирәкле сүзне
урынында һәм кешесенә карап әйтә белүем адым саен файда китерде.
Безнең халыкта «Сакланганны саклармын», дигән гыйбарә бар бит. Мин
моны бервакытта да онытмадым, сакландым: салкын аракы, бозлы сөт
эчмәдем. Тамакка даими күнегүләр ясадым. Аның гади юлы шул: кул астында
эшләүчеләрне кабинетка җыям да сәгатьләр буе нотык тотам. Бу – минем төп
эшем. Дөньяның буталган чагы, ни сөйләсәң дә ярый. Соңгы вакытта хөкүмәтнең
тетмәсен тетәм. Хәзер кемнең дөреслеген берәү дә төшенми, белергә дә теләми.
*Накыс (диал.) – кече.
Чыгышны ипләп, йомшак кына итеп башлыйм. Тавышны шундук
көчәйтсәм, карлыгуы ихтимал. Тамак җылынгач кына, полный ходка җибәрәм.
Үзебезнең оешма эчендәге кимчелекләрдән башлыйм да чит илнекеләрне искә
алганда, тавыш үзеннән-үзе кабарып, калынаеп, көчәеп китә. Шөкер, белем
җәмгыятенең шәрәфле лекторы дигән таныклык тоттырдылар.
Кайбер исәрләрнең икешәр дипломы бар. Акыллы кешегә аның берсе дә
җитә...
Гомеремнең иң рәхәт көннәре колхоз рәисе булып эшләгән чакка туры
килде. Сәкинә әбинең өй түбәсен шифер белән яптырып, тәрәзәләренә пыяла
куйдырган идем, алдан планлаштырып эшләгәнчә килеп чыкты. Озак та
тормыйча, карчык гүр иясе булды. Аның өен балалар бакчасы иттек. Минем
бу хезмәтемне билгеләп, «Атказанган укытучы» исеме бирделәр.
Клубның түшәменә терәү куйдырып, сарык торагы төзүдән калган вак-
төяк белән сипләп, тыштан буяткан идем... Бу хезмәтем дә игътибардан читтә
калмады. «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән зурладылар.
Авылны төзекләндерүгә дә игътибар бирдем. Үземә алты почмаклы йорт,
мунча, гараж салдырдым. Ике катлы итеп идарә бинасы төзеттем. Алдына
тимер-бетон плитәләр җәйдердем, идарәгә килү сукмагының як-якларына
агачлар утырттырдым... «Атказанган төзүче» исемен алдым...
Сыер тотудан да уңмадык, ни итләре, ни сөтләре юк ул хайваннарның.
Терлекләр өчен әзерләнгән азыкның иң күбе шуларга китә югыйсә. Дуңгызлары
да киребеткән чучка булып чыкты. Үз балаларын да рәтләп карамыйлар,
кешегә салыналар. Сарыклар да ышанычны акламады. Җәй буе кәнтәйләнеп
йөрсәләр дә, без көткән үрчемне бирмәделәр. Тавыклар да тибенүдән башканы
белмиләр. Хет берәрсе йомырка салу турында уйласа иде. Чолыкчылыкка
күчәрбез – «Атказанган умартачы» исемен аласым килә...
Шулай өметләнеп тора идем. Дөньяның асты өскә килде. Үзгәртеп
корулар башланды. Мине дә үзгәртерләр, дип, бик нык хафаландым. Әмма
борчылуларым юкка булды. Әнә, абзагызны район хакимиятенә чакырталар!
Үземне ни көткәнен беләм... Икенең берсе булыр: йә үстерәләр, йә хуҗалыкка
күчерәләр...
Июль, 1993 ел
Эш кирәк иде бит
Мине эшсез калдырдылар. Кыскартуга эләктем. Базар мөнәсәбәтләренә
күчү заманасы бит. Гаҗәпләнәсе юк – илдә ничәмә-ничә завод-фабрика туктап
калган, хәзер эшсезләр белән дөнья тулы.
Ә шулай да эшләргә кирәк. Пенсиягә чыгу өчен стаж туплыйсы бар.
Оешмадан-оешмага чабулыйм, үземнең дипломлы белгеч икәнлегемне дә
җиткерәм, хезмәткә намуслы карау галәмәтенең канга сеңгәнлеген дә әйтәм,
тәртип ягының да үрнәк дәрәҗәдә икәнлеген сөйлим. Тыңлыйлар. Минем
борчуны аңлаганнар да кебек, хәлгә керәселәре дә килгәндәй тоела, тик ярдәм
кулы сузучы юк. Кайсы ишекне шакыма: «Синең белгечлек буенча бездә урын
юк», – дип кырт кистерәләр.
Элек бергә эшләгән якын танышымны очраткан идем, минем хәлгә керергә
теләп, үз киңәшен бирде:
– Син белгечлегең буенча беркая урнаша алмассың хәзер. Андый штатларны
тутырып бетергәннәр инде... – дип сүз башлаган иде, мин шундук бүлдердем:
– Ничек тутырсыннар? Минем һөнәрдәге кешеләр районда санаулы гына.
– Санаулы булсагыз да урын юк. Хәзер дипломлылар урынын тулыр-тулмас
урта белемле туган-тумача, дус-иш белән шыплап тутыралар.
– Минем кебекләргә нишләргә кала инде?
– Иң кулае – каравылга урнашу. Анда хезмәт хакы инженерныкыннан да
күбрәк. Мин капка каравылчысы кирәк, дигән бер контораны беләм, шунда
сугылып кара, – дип киңәш итте танышым. – Директорын бюрократның
бюрократы, диләр, артыңны-алдыңны уйлап сөйләш, – дип тә өстәде.
Ярый, мин әйтәм, бюрократлык галәмәте коммунистлар арасында да,
капиталистлар арасында да киң таралган күренеш. Күнеккән инде без аңа.
Капка каравылчысына бюрократның сөрәсе** әлләни тимәс, дип киттем
танышым әйткән конторага.
Гариза язып керттем. Кадрлар бүлегендә утыручы кызлар мәсьәләне тиз хәл
иттеләр. Гаризага кул куйдырып чыктылар да, приказ язып, мөһер суктыргач
кына, директорга керергә куштылар.
– Абзый, эшкә алындыгыз, хәзер директор сезнең белән әңгәмә үткәрергә
тели, – диделәр.
Менә әкәмәт! Капка каравылчысын да санлыйлар икән биредә! Түрә үзе
аның белән гәп кора. Кердем кабул итү бүлмәсенә. Чират көтәм секретарь
янында – сокланырлык чибәр кыз. Сайлый беләләр түрәләр матурларны.
Модный журнал тышына төшерелгән гүзәлкәйләргә биргесез бу бала.
Кызга сокланып озак утырырга туры килмәде, телефон шалтырады.
Секретарь төрепкәне тыңлагач, миңа директор кабинеты ишегенә таба ымлады.
Кердем эчкә. Бюрократ дигәннәре ыспай кыяфәттәге яшь кеше булып чыкты.
Мөлаем гына каршы алып, урындыкка таба күрсәтте.
– Озак сөйләшеп тормабыз, эшнең тыгыз чагы. Шулай да иң мөһим
мәсьәләләр буенча фикер уртаклашмыйча булмас. Синең төп бурычыңны
төшендерәсем килә. Каравылчы ул, үзең беләсең, сакчы дигән сүз. Дефицит
әйберләр күп бездә. Шуңа күрә каравылчыдан уяулык таләп ителә. Кергән-
чыккан машиналарны контрольдә тотарга кирәк булачак. Рөхсәтсез әйбер
алып чыгучыларны тикшерергә туры килер. Тик минем машина исәпкә керми.
Баш инженерныкын да тикшереп торасы юк, минем урынбасарның, бүлек
җитәкчеләренең машиналарын да туктатмассың. Склад мөдире Гатифә апа
намазлы кеше, хилаф юлга басмый. Баш механик белән баш энергетикны да
тикшереп торма.
– Ничек инде ул алай, – дим. – Тикшерергә машиналар калмый түгелме соң?
– Бигрәк әйбәт, сиңа эш җиңеләер, – ди ул, көлеп.
– Алай булмый, мин эшләмичә ашарга күнекмәгән, – дим.
– Менә нәрсә, әфәнде, – ди директор, җитди тонга күчеп, – кулың бик
кычытып тора икән, мин сиңа йөк төяүче булып урнашырга киңәш итәм. Башка
предприятиегә, әлбәттә, – дип көлеп куйды түрә үзенең тапкырлыгыннан
канәгатьләнеп.
Һәм приказ белән гаризаны бөгәрләп, аяк астындагы кәрҗингә ыргытты.
Мин дә көлгәндәй иттем.
Октябрь, 1995 ел