Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАУЛАР МИҢА – ЙӨРӘК ЯРАСЫ...


Тагын бер ел үтте…
Тагын бер ел үтте.
Тагын бер ел
Китеп бара,
күчә тарихка –
Шатлык-көенечләр,
мәшәкатьләр,
Иске дуслар, яңа танышлар.
Бар да үтә…
Кала җанда Сөю
Һәм… соклану кала Дөньяга.
Күпме сулар эчмә,
гомер кичмә,
Бу дөнья бит көн дә өр-яңа.
Сокландыра,
Моңландыра кайчак.
Уйландыра,
Са
ла утларга.
Кабатлана еллар,
фасыл, айлар,
Тик… һәр көне аның өр-яңа.
Яңа еллар килә…
Яңа еллар
Нинди б
улыр,
Ниләр күрсәтер?
Яхшыга тик юрыйк,
Исән булыйк.
Өзелмәсен Өмет
һәм Хәтер!

Татар көрәше
Сабантуйның төп бәйгесе – көрәш!
Кыл шикелле һава тартылган, –
Бөтен халык, бердәм өнсез калып,
Сулышын да ала бер тыннан.
Берләштергән,
укмаштырган көрәш, –
Монда бөтен мәйдан хөкемдар.
Бөек Гаделлекне саклый шулай, –
Уч төбендә кебек батырлар.
Хәрәмләшү, хәйлә коруларны
Бик тиз тотып ала ул халык.
Көрәшәсең икән, гадел көрәш! –
Милләтеңнең йөзен акларлык
Булсын синең һәрбер хәрәкәтең, –
Кыю, төгәл, матур, акыллы.
Бары шулай көрәшкәндә генә
Мәйдан таный асыл батырны.
Сабантуйның таҗы – милли көрәш,
Бил алышу гына түгел ул.
Карурманнар кичкән чакларда да
Кара ягылмаган күңел ул!


***
Кылдан нечкә – кыз баланың язмышы,
Кыл өстендә – кыз баланың бармышы.
И Ходаем,
Насыйп иткәч тиң ярын,
Хәерле кыл,
Гомерлек ит никахын!
Ир-егетнең иңнәрендә – ил йөге.
Ир-егетнең иңнәрендә – тиң йөге:
Кыз баланың кылдан нечкә язмышы.
Тормыш дигән сират аша барышы.
Кылдан нечкә,
Кылычтан да үткен ул, –
Тормыш шундый –
Кырык сыртлы үткел ул!
Мең эченнән бердәнберең ал табып!
Үтү кирәк бер-береңә таянып!


Ачы гамь
Ркаил Зәйдуллага
Ничә ел бер юлдан атлыйбыз,
Сулыйбыз шул бер үк гамьне без.
Баллана алмыйбыз,
Гамь ачы, –
Шуңа да гел балан тәмле без.
Язмышка язылган, күрәсең,
Гамьнәрнең ачысын йотарга.
Үтеңне сытардай ачыдан
Сискәнү
Күпвакыт коткара.
Йомылып
Йә оеп калудан
Коткара.
Һәм алга этәрә.
Бу җиргә, мөгаен, килгән без
Кышларны уятып китәргә!..


Авыр сүз
Авыр сүзләр ишетсәгез,
Үткәреп җибәрегез!
Халык җыры
Үткәреп җибәрәсең дә...
Күңел кителеп кала.
Сытылган үт күк ачысы
Бәгырьне өтеп ала.
Авыр сүз ишеткән саен
Тетелә бара йөрәк.
...Фәрештәләр китә качып,
Кала тик шыксыз өрәк!


***
Күз алдымда тора көлеп, –
Шомыртларың ап-ак күбек.
Күңелеңне аңлый алган
Булыр микән минем кебек?!.
Ап-ак хисләр
Коелып кала,
Гомеркәйләр
Узып бара.
Чәчәкләрне
Өзә җилләр,
Кадерләрне
Белер кемнәр?
Язда ап-ак шомыртларның
Җимешләре кара икән.
Тик язларның яктылыгы
Күңелләрдә кала икән!
Ап-ак хисләр
Коелып кала,
Өметләрне
Еллар ала.
Чәчәкләрне
Өзә җилләр,
Кадерләрне
Белер кемнәр?


***
Киткәнеңә күпме вакыт үтте.
Үзгәрдеме дөнья?
Үзгәрде!
Шау чәчәкле җәй башында калдым,
Инде көтеп торам көзләрне.
Киткәнеңә күпме гомер үтте, –
Синле гасыр күчте тарихка.
Син китте дип, туктамады вакыт...
Бармас төсле иде карыш та!..
Киткәнеңә күпме еллар үтте,
Күпме еллар өтте бәгырьне!
Көзләремә карап басып торам.
...Син җәйләрдә калдың, кадерлем.
***
Мин кем сиңа?..
Шушы соравыма
Җавап табалмадым ничә еллар!
Бүген белдем.
Йоттым яшьләремне, –
Чит-ятларга рәнҗеп еламыйлар...


Тауларны сагыну
1
Тау артында тагын таулар, –
Биегрәк һәм серлерәк...
Ап-ак түбәләрен күргәч,
Алгысынып тибә йөрәк.
Кул сузымы кебек кенә.
Җитим дисәң,
Ай-һай ерак!
Үткелләрне, бозлыкларны
Узу кирәк юллар урап.
Кичү кирәк тау елгасын –
Кайнап аккан бозлы суны.
Упкын-ярдан үтү кирәк –
Каласыңмы, егыласыңмы...
Үрмәлисең үҗәтләнеп,
Биеклек, һай, ашкындыра!
Түбәсенә җитсәң,
Алда
Яуланмаган таулар тора!
2
Күптән инде мин тауларга менмим!
Тик сагынам серле тауларны.
Тау сулышын тоймый яшәгәннәр
Минем халәтемне аңлармы?
Таулар миңа – сөю биеклеге,
Таулар миңа – йөрәк ярасы.
Үзәкләрне өзгән үткелләре –
Гомер белән гомер арасы.
Синле гомер биеклектә калды...
Мин ялгызым
Төштем үзәнгә.
Баш очында мәңге торган күкләр
Ишелер күк иде ул мәлдә...
Күкләр ишелмәде.
Таулар исән.
Чәлпәрәмә бары хыяллар...
Ымсындырып көтеп калды бары
Без яуларга тиеш кыялар.
Синнән ары тауга менгәнем юк!
Төшләремдә генә буталам, –
Биеклеккә мине өндәвеңме? –
Кул изисең кебек Ак таудан...


Өрәм...
Илдә көчек булсаң да бик ярый,
Тик ил өчен кирәк өрергә!
Зөлфәт

Ил өчен бит!
Өрәм, өрәм...
Көчек кенә булсам да.
Ил, дип, өргән көчекләрнең
Түре бездә – бусага.
Өрәм, өрәм...
Ил өчен бит!
Илдәшләрем тыңлыйлар.
...Алабайлар, Карабайлар
Кочаклашып җырлыйлар!


***
Минем илем төнгә кереп бара,
Таң юлыннан киттек каерылып.
Төн кичүләр таныш, юкса, безгә
Дөнья яктысыннан аерылып.
Күрә торып төнгә керәбез без.
Хакимнәргә кулай төн карасы.
Язмышына битараф бу илне
Гафиллектән ничек коткарасы?!.
Ничек кичеп чыгарбыз соң төнне?
Табылырмы ут кабызыр чакма?
Кабат төнгә кереп барабыз бит,
Таңга чыктык кына дигән чакта.