ПРӘНИКЛЕ ТӨШЛӘРЕМ...


Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай итеп хис итә идем. Алтыдамы, әллә җиде
яшьтә булдыммы икән, тәгаен хәтерләмим. Әмма әтиемнең ике сүзнең берендә: «Әнә,
нинди зур үскән минем улым» яисә «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны
әйбәт тарта. Кар көрәсә – буран уйната», – дип, җай чыккан саен үземне мактап, туганнарым
алдында салпы якка салам кыстырып, очындырып торганнарын һич онытасым юк.
Табигый инде, мактагач, бермә-бер тырышыбрак эшлисең. Тырышкач – тагы
мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берендә, ишле гаилә кичке чәй табыны
әйләнәсенә җыелгачтын, әти җитди сүз башлап җибәрде.
– Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе, – диде, тирән көрсенеп.
Әти ни дисә, шулай була иде безнең өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады.
Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми торган иде ул.
– Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган шул, балаларга сөт кирәк. Гомер иткән
сыердан аерылу авыр булса да, нишлисең, әтисе, – дип, килешүен белдерде әни.
– Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсын алырга икән,
әнисе, син ничек уйлыйсың, – дип, тагын әнигә мөрәҗәгать итте ул.
Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, әти, мине», дип кычкырудан чак тыеп калдым
үземне. Абыйлар бар, энеләрем... Алар да, әнә, әтинең күзенә текәлгәннәр. Өчиле
базарына кемнең барасы килми инде. Анда ак икмәк саталар ди, келиндер, прәник…
Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән...
Шикәрен дә ашамый түзәр идең әле, шул базар дигәннәрен бер барып күрәсе килә
иде бит. Сыер саткан чакта да эләкмәсә, тагы кайчан тәтер соң ул.
– Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны, – дип әйтеп куймасынмы шунда
әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле. – Шултикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә...
«Ах, әни! Ни әйтеп ташладың син, әни... Нигә инде миңа җиткәч туктап калдың!»
Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем камашып куйды, бугазыма каты төер
килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына күз яшьләремне тыеп кала алдым.
Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле.
– Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен әзерләсеннәр.
Юл да озын, себереп тә тора, әнә, буран чыгуы ихтимал. Көнен барып кайта алмасак,
дәрестән калырлар. Яхшы булмас... – дип фикер йөртте ул. Гел шулай алдын-артын
уйлап, үлчәп сөйләшә торган иде шул безнең әти.
Сүзләрең сүз генә түгел, алтын бәясенә тиң бит, әти. Әйткән һәр сүзең йөрәгемә
сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, сузма,
зинһар, дип, зарыгып көттем аның соңгы сүзләрен.
– Ринатны гына алырмын, – диде, ниһаять, шактый көттерә төшеп. – Мәктәпкә дә
барасы юк. Үзе үсеп тә җиткән, ни йомыш кушсаң – шуңа ярый инде ул хәзер.
Абыйларның, энекәшләрнең кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма
әти үзе хәл итте бит, минем гаебем юк, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә
булачак, елашучы яисә каршы килүче булмады.
Ак җилкән
Балачак белән яшьлек арасындагы
гүзәл дөньяда яшәүчеләр, бу – безнең сәхифә!
165
– Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да йокларга ят, – дип, башымнан
сыйпап куйды әни. – Юлга бик иртә чыгачаксыз.
Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына җәһәт кенә чыгып кердем дә,
итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәкнең бер почмагына
кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек түшәк иде ул. Юрганны башыма
ук тартып куйдым. Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы
якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам. Кызык ич... Аннан, мин юлга
чыгасы кеше – белеп тә торырга тиеш.
– Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе...
– Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. – Кызык, әйтерсең,
исемнәре юк, безнең әти белән әни гел шулай эндәшә торганнар иде бер-берсенә.
– Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, яме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә.
– Ярый, әти.
– Чанага да бер-ике кочак салам салырга онытма.
– Салырмын, әти...
Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте. Каралты-кура
тирәсендәге эшкә аңа җиткән кеше юк инде ул.
– Рәшит, улым, безнең теге бастырык тарттыра торган әйбәт бау кайда икән?
Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр, дим.
– Ярый, әти, бауны чана түренә чыгарып куярмын. Бераздан тагы шапылдап ишек
ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте.
– Малайлар – Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз-бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка
чыгып, карны чылатып керегез дә түшәккә... Иртәгә иртән торып кар көрисегез булыр.
Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде. Әмма әти кушкач буйсынмыйча
булмый, энекәшләр дә, уйный-көлешә, аякларына ни эләксә, шуны киеп, шәрә көе
генә ишегалдын урап керделәр.
– Ашарыгызга ни тыгыйм икән, – дип, пышылдап кына сорады әни. – Пешкән ит
белән ипекәй булыр инде?
– Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик җиткән,– дип куйды әти.
Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма – Рамил, икенче ягыма
Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип
уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.
Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнемне хәтерләмим. Мин ишегалдына
чыкканда, ат җигелгән, сыерның мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп
куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка
төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни аркамнан сөеп куйды шунда.
– Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасың, – диде.
– Әйдә, – дип, дилбегәне тартты әти.
Без кузгалдык. Авылны чыкканчы толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп
бардым. Төн караңгы булса да, кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп
тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын, тәрәзәләр дөм караңгы.
Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып кул болгап озатып
калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.
Авыл капкасын чыккач та, сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды
әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара иде ул. Әллә
авылдан бөтенләйгә китеп баруын аңлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда.
Әледән-әле башын болгый, ераклаша барган авылга таба борылып, бер мөгрәп тә алды әле
хәтта. Хушлашуы булдымы икән... Мин үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем. Әтигә дә
сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы
килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем,
түздем... Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.
Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәник сата икән. Әти белән
прәник сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак – шундыен
алдырасым килә әтигә. Прәник сатучы апалар: «Монысын ал», – да, «Монысын ал», – дип,
кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, миңа ишарәли: «Әнә, улым сайласын,
166
ул бик ярата прәникне», – ди. Прәник сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять:
«Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын», – ди-ди кыстыйлар.
Кыстагач каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәникләрен бер генә кабып карыйм да
ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела.
Әти дә бит, әнә, ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый,
сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач кызарырга туры килмәслек булсын. «Кара
инде, безнең абый прәник тә сайлый белми икән...» дип әйтерлек булмасын», – дип, акыл
биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күңеле көр.
Һәр сатучыдан берәр прәник авыз итеп йөри-йөри, инде аяклар арыды, әмма тамак
туймый икән һаман. Прәник сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле тезелгәннәр.
Барысы да минем исемне белә, барысы да прәник
яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал...» – дип,
һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы
прәник сатучы янында тукталдык. Прәникләре
чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып
тора үзләреннән. Авызга капкан идем – эреде-
китте, телемне йотканмын дип торам.
– Әти, дим, әти, алыйк шунысын.
– Күпме алыйк икән соң? – ди әти.
– Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп... Бөтен
туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше
малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти...
Әти елмая, аның кәефе яхшы. Минем
сүзләремне хуплап, ярар да ярар гына дип тора...
Ах ул прәник! Мин андыйны күпме дөнья
гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба
алганым юк андый прәникне.
– Улым, тор әле, тор, – дигән тавыш ишетелде
шунда.
Аягүрә базар буйлап йөри идек бит, югыйсә.
Ә монда «тор», дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә,
кайсы түгел, озак кына аңыша алмый тордым.
– Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.
Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле
базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый...
Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат
туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда
гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп, моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән
йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине...» – дип әйтүе идеме икән?!
– Әти... Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? – дип тавыш
бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян
тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана
үрәчәсенә генә тотынып калдым.
Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч, мин шундук
аны танып алдым, әти булып чыкты.
– Тордыңмы, улым? – диде ул, күз керфекләре һәм битенә сыланган ак карны
күшеккән куллары белән сыпырып төшереп. – Күзачкысыз буран чыкты бит әле менә.
Ат юлны югалтты.
«Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни
аңлатканлыгын белеп бетерми идем.
– Нәрсә, без әллә адаштыкмы? – дип сорадым хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген
беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле
була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына
да, Яңа елга каршы кичне, Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз
адашып, суыктан катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен.
12 яшьләр чамасы, энекәшләр һәм
сеңел белән туган нигездә.
Р И Н А Т М Ө Х Ә М М Ә Д И Е В
167
Хәер, безнең әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Гомумән, борын
салындырган чагын хәтерләмим мин аның.
– Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк, – диде ул. – Юкса, ат
бара алмый. Кар тирән. Күрәсеңме, әнә, билдән көрткә чумган.
Шунда гына абайладым, атның, чынлап та, ботлары күренми иде диярлек, ул
минем биеклектә генә калган, бил тиңентен карга чумган. Сыер да шундый ук хәлдә.
– Өчиле базарына еракмы икән соң әле, без кай тирәдәрәк икән, әти?
– Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер. Өчилегә ерак әле, улым. Иң
элек Кече Сонга барып җитәргә кирәк.
Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар.
– Базарга соңга калмабы-
змы соң, әти?
– Белеп булмый, улым.
Мондый буран чыгар дип кем
уйлаган бит аны.
– Буран узар әле, киче-
гә төшсәк тә барыйк инде,
ярыймы, әти. Прәник сатучы
апалар кичкә тикле эшлиләр-
ме икән, белмисеңме, әти?
– Улым, әйдә, иң элек
юлны табыйк әле...
Килешми хәл юк, килеш-
тем. Юлны тапмый торып,
Өчиле дә юк, базар да юк –
аны гына аңлыйм.
– Ә ничек табарга соң
ул юлны? – дип, әти ни кушса, шуңа әзер булуымны белгертеп, чанадан ук сикереп
төштем һәм тез тиңентен көрткә кереп чумдым.
– Юлның маяклары да булырга тиеш иде, улым. Ат юлының уң ягына һәр кырык-
илле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп таяклар кадап
чыгалар. Ләкин без ул юлдан тайпылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан
котыра бит, әнә. Маяк түгел, каршыңда үсеп утырган агачны күрерлек түгел.
Чанадан төшкәч кенә хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк
карга чуммаган булса, билләһи дим, җил, кар өермәсе белән бергә, мине дә очыртып
китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә, башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер,
бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә,
хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.
– Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? – дидем шунда,
төшенкелеккә бирелергә теләмичә.
– Син, улым, колагыңа киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма,
яме, – диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Синең өчен иң җитди эш
шул әлегә. Ә мин тагы бер кат, уңга-сулга йөреп, юлны эзләп килим. Ул еракта түгел,
монда, якында гына булырга тиеш.
Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, аның шәүләсе күздән үк югалды. Әти
югалды, һәм мин аны шундук көтә дә башладым. Ул китеп югалган тарафка карап,
унга тикле санадым башта. Аннан бераз туктап тордым һәм тагы унга кадәр санадым.
Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк... Читен булып китте... Елар идең,
еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыерның хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.
Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын
ишеттем иң элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып
ала иде. Каеры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.
– Тапмадыңмы, әти? – дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмый.
– Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән,
тирән салган.
ПРӘНИКЛЕ ТӨШЛӘРЕМ...
Якын туганнары белән.
168
– Әти дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?
– Белмим шул, – диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.
Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда
чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.
– Тукта, – дигән тавыш кына тыеп калды үземне. – Тукта, кая ашыгасың? Кереп
киткән җиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме... Ашыкма, сабыр ит бераз.
Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул ипле генә ат янына барып, дилбегәнең
бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде.
Төенен кат-кат тартып тикшереп карагачтын бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.
– Мине тыңла, улым, – диде, ниһаять. – Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы?!
Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек, туп-туры менә бу тарафка – җилгә аркаң белән
барырсың. Бау тартылгач, көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласың булма. Шул
тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп
чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып, кычкырганыңны
ишетмәсәм, бауны бушата төшәрсең бераз. Мин үзем аңлап, бау буйлап яныңа
килермен. Инде аңладыңмы?
– Аңладым, – дидем. – Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк
ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам.
– Бар, улым, – диде әти, аркамнан кагып. – Тапсаң син генә табасың инде ул юлны.
Эчкә җылы кереп китте. Мактау – кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике
тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны башыма тагы да тарта төшеп, туп-туры
әти күрсәткән якка кереп ыргылдым.
– Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр, – дип, артымнан кычкырып калды әти.
Ипле генә барам югыйсә, ә җил, аркадан этеп, үзе йөгертә. Җилнең көченә түзәрлек
түгел. Ярый әле аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз
баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни күренми. Кая ул, күзне
ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, бауның
тартылганын аңарга да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул. Егылып, йөзтүбән
карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм-үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм
алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым
белән казып чыгарып, итегемне алып кидем дә яңадан алга омтылдым. Бау тартылды,
ниһаять. Шунда гына карга арка белән сузылып ятып бераз хәл алдым, аякларымны югары
күтәреп, итек кунычларыма шыплап тулган карны төшердем.
Ниһаять, эшнең иң җаваплы өлеше башланды. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп,
зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге бару түгел инде бу, һәр адым,
һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган
саен бот тиңентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса,
шул аякка торып басарга тырышу тагы да авыррак. Гәүдәне турайтырга өлгермисең,
тагы бил тиңентен карга төшеп чумасың.
Туктап ял итәсе, хәл аласы килә һаман. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә.
Юлны таптым, дигән хәбәр... Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып
җитәргә кирәк бит әле. Юкса, якын-тирәдәге авыллардан килгән малайлар прәникне
алып бетерергә мөмкин. Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар
чигеп килгәннәр, аларга да калсын инде бераз прәник, дип тормаслар. Аякларыма әллә
каян көч һәм гайрәт килеп тулды шунда. Мин тагы да ашкыныбрак алга ыргылдым.
Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп булмый, бата-чума гына кар көртләре
өстеннән йөзеп бара башлыйм. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып
беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй, тикшереп
тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым
каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.
Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым.
Яңадан арлы-бирле үтеп карадым – юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә, ике-өч адым
ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора.
Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген
белсәгез икән. Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.
Р И Н А Т М Ө Х Ә М М Ә Д И Е В
169
– Таптым... Ур-ра, таптым... Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып,
башымдагы колакчынлы бүрегемне салып, югары чөеп җибәргәнмен.
Әти дә тоемлады ахрысы минем тавышны. Ерактан ук бауга тотынып, аның миңа
таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.
– Нигә кычкырасың, улым? – диде ул, килә-килешкә.
– Юлны таптым, әти. Әнә, маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәникле
Өчилегә илтә торганы...
Үзе дә каты карга чыгып баскач, биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур
итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.
– Маладис, улым, булдырдың, – дип мактады үземне. – Тапсаң син генә табарсың
дип уйлаган идем аны...
– Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, – дигәнмен шунда, эреләнә төшеп.
Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.
– Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып
чыгып булмас үзен, – диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы
соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.
Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә,
куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары, ап-ак төскә кереп, буранга
уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.
Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.
– Син, улым, йөгән очыннан тартып, атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән
күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, – диде ул. Әмма ат, ике-өч мәртәбә кузгалырга
теләп талпынып караса да, кузгала алмады, гөрселдәп кире карга чумды.
Әти дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады
инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана
тәртәләреннән аерды ул аны.
– Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, – диде, ниһаять, йөгән очын үз кулына
алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды.
Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире
кар астына кереп югалалар.
– Әйдә, бахбай, әйдә, – ди-ди тартты аны әти. Ул тагы ыргылды һәм тагы көрткә
чумды. Тагы ыргылды...
Атның, ялларын җилгә таратып, болын сукмагыннан чабып барганын кем генә
сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда. Камиллек, җитезлек һәм
сылулыкның үрнәге бит ул башын бераз артка ташлап, койрыгын дуга сыман күтәрә
төшеп чабып барган аргамак. Ат чабар өчен, җилдәй җилдерер өчен яратылган.
Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка
чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булгандырмы ул
очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме... Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл ала-
ала, тояклары белән йомшак кар көртләрен ишеп, юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм
аяк астындагы юлны тоюдан, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карны
кагып алды. Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана
янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгрәп җавап кайтарды үзенә. Хайван диген инде
син аларны, әнә ич, нинди акыллылар.
Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча,
йөгән очын кулыма урап тоттым да аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич
сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым – атсыз калган чана белән сыерны ни
эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер.
Бахбай да шул хакта уйлана иде булса кирәк. Моңсу гына миңа карап тора. Буранда
юл югалтуда, һәм безнең шул тикле тоткарланып изалануыбызда ул иң элек үзен гаепле
саный иде булса кирәк.
«Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, маңгаең белән килеп
төртелми торып, маякны да күрерлек түгел бит, әнә», – дип әйтәсем килде аңа.
Әти киткәнгә инде байтак гомер узды, ә ул юк та юк, һаман күренми. Пошаманга
төштем, нигә шулай озак тора икән ул, бер-бер тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршы да
ПРӘНИКЛЕ ТӨШЛӘРЕМ...
170
барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә
торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады инде.
– Әти, син кайда? – дип кычкырдым. Җавап ишетелмәде.
Атның яңакларын, борын очларын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә
сабыр итәргә тиеш, дип, үз-үземне тынычландырдым.
– Улым, – дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына
булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп, бата-чума ат
чанасын өстерәп килүе икән аның. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда
ат чанасын өстерәп килә, әнә. Тавыш биреп, аны ашыктырганым өчен кыен булып
китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.
Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан чыгып, үзе урынына җәт кенә
атны җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән озын-озын итеп сузып ике мәртәбә сыер
мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.
– Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр, – дидем борчылып.
– Кая китсен, улым. Көрткә баткан сыер суга чумган балта кебек ул...
Чана өстендә яткан кожан торыпшаны алып, ул кире борылды.
– Ә монысы нигә? – дип кызыксындым, иске соры торыпшага күрсәтеп.
– Сыер ат түгел, улым, аны торыпша өстенә менгезеп булса, шуның белән өстерәп
килми чара юк.
Аңлагандай баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый.
Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына
күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла... Ат та тынгысызлана башлады,
басып торган җирендә аякларын тупырдатып, өстенә сарылган карны кагып алды.
Ә минем күз әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе
күренгәнне көтәм.
Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары – кар көрте
өстеннән өстерәлгән кожан торыпша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга
кадәр саныйм да көтәм... Шулай санагачтын, алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су
өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, торыпша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.
Яңадан җылы толып эченә төреп, чана түрендәге ышык урынга утыртты мине
әти. Аякларым чираган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым.
Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында
идем мин. Прәник сатучы апалар янында...
Әтинең «трр» дип, ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер
сөйләшергә кереште. Мин толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп,
ятуымны дәвам итәм.
– Заһидулла абый, исәннәрме? – дип, күптәнге танышын очраткандай, җылы итеп
күреште әти.
– Мөхәмәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне?
Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз? – дип җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә
дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.
– Авылдан чыкканда, буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына
башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күзачкысыз буранга
эләгербез, дип, кем уйлаган бит аны.
– Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит
инде, Мөхәмәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни...
– Мин үзем генә түгел, әнә, үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса, эшләр харап иде
әле... – дип, мине мактап алды әти.
Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәтеми
бит ул. Заһидулла абзый дигән кеше белән сөйләшә-сөйләшә, алар алгарак үттеләр.
Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды.
Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим. Әмма күзләремне ачарга ирендем,
җылы һәм рәхәт иде. Толыбым-нием белән мич башына кертеп салганнар үземне. Күземне
ачканда, өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыра.
Башына яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне.
Р И Н А Т М Ө Х Ә М М Ә Д И Е В
171
– Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсең, – дип дәште ул
миңа. Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым» дип, тәмле ризыклар
белән кызыктырып уята бит мине йокыдан. «Тор-тордан хәбәр килгән, торыгыз,
улларым, торыгыз...» ди-ди такмаклап уята. Ә кайнар коймак минем иң яраткан ашым,
«кайнар коймак», дисәләр, төн уртасында да сикереп торырга әзер мин.
– Рәхмәт, апа, – дидем, тартынып кына. – Бераз гына ятыйм да төшәрмен.
– Кәнифә... Кәнифә, дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник
уятасың, йокысы туйгач торыр әле, – диде Заһидулла абый, хатынына эндәшеп.
– Ярар, атасы, ярар. Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер, дип кенә
әйткән идем. Ятып торсын алай булгач, – диде ак алъяпкычлы апа.
Бу уянмады дип уйладылармы, мине оныттылар.
– Базарга өлгермәдек инде, хәерлегә булсын, – дип, көрсенеп алды шунда әти.
«Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?»
– дип кычкырып җибәрә яздым кинәт.
– Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени? – дип сорарга җөрьәт иттем шулай да.
– Улым торган икән бит, – дип, башын күтәрде әти. Сизеп торам, кәефе үзенең дә
бик шәптән түгел.
Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде.
– Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый
бит. Аннан, Мөхәмәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды
аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар
әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисәң, малы юк, сатыйм дисәң –
алучысы. Бетеп бара базар.
– Ә прәник... прәник бармы соң, абый? – дип аваз салдым мич башыннан.
Әмма җавап бирүче булмады. Әллә ишетмәделәр...
– И-и, Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде бит, – дип,
офтанып куйды әти. – Мин үзем әле колхозлашу башланганчы ук хәтерлим ул базарларны.
Ни генә булмый торган иде ул чактагы базарларда. Булмаса, шул кош сөте генә булмагандыр.
– Ул чаклар белән чагыштырырлыкмы? Һәр кешенең бер һөнәре яисә шөгыле бар
иде ул елларда! – дип өстәде Заһидулла абый.
Өйдә бераз тынлык утырып торды. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде
ул тынлыкны. Тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә.
– Заһидулла абый, – дип, өй хуҗасына мут кына елмаеп күзен кысып алды әти.
– Минем чана башында бер чәкүшкә булырга тиеш, тамак чылатып алмыйбызмы?
– Анысы качмас, – диде Заһидулла абый. – Синең бит әле иң элек мал сатасың
бар, Мөхәмәтсафа. Шуны хәл итик башта. Кәнифә, әнисе... карале, теге түбән очның
Мөхәммәтҗан Газизҗаны, Кәти Газизҗанын әйтәм, сугымга мал эзли дип ишеткән
идем, таптылар микән?
– Белмим шул, Заһидулла, – дигән җавап ишетелде. – Әнә, Мирсәет кайтты бугай,
капка шыгырдады. Бәлки, ул белә торгандыр. Кайчан карама, шуларның Фазылҗаны
белән бит ул. Бүген дә бергәләп тауда чаңгы шудылар.
Ялт кына ишегалдына чыгып керде Кәнифә апа.
– Әтисе, – диде, сүзен дәвам итеп. – Мирсәетне төшереп җибәрдем. Хәзер белеп
менәр, боерган булса.
– Рәхмәт инде, Заһидулла абый, сезгә мәшәкать тудырдым бит әле, – диде әти,
итагатьлек күрсәтеп.
– Безнең Мирсәет үземә охшаган, җиңел аяклы, хәзер менеп җитәр, – диде
Заһидулла абый, шаярган атлы итеп. – Синең бәхетең булса, Газизҗан үзе дә менәр
әле. Малайларына атап ясаткан гармуны бар иде, аны да аласы бар.
Мирсәет дигән малайлары озак көттермәде, кайтып та керде. «Малай» дигәч тә,
мин аны үзем кебек бер юеш борын дип уйлаган идем, ә ул буй җиткергән егет икән.
Чандыр гына үзе, озынча. Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык.
– Газизҗан абый хәзер менеп җитәм диде, – дип хәбәр салды малайлары. Аннан,
карга манчылып юешләнеп беткән киез итек һәм йон оекларын мич башына куярга
дип килгәч, мине күреп алды.
ПРӘНИКЛЕ ТӨШЛӘРЕМ...
172
Иң элек борынын җыерып, сүзсез генә, үземне үчекләп алды.
– Мич башында бер бәләкәй малай да утыра икән бит әле, – диде, авызын ерып.
«Бәләкәй» дигән була. Нинди бәләкәй булыйм инде мин...
Янган мич каршысына барып, кул-аякларын җылытып торды ул бераз. Миңа карап
елмайды һәм күзен кысып тагы бер кат мине үчекләп алды.
Бу юлы инде мин дә югалып калмадым, әти янда гына бит, бияләй кадәрле телемне
чыгарып күрсәттем үзенә.
Бераздан өйгә, Фазылҗан атлы дәү малаен ияртеп, башын кыңгыр салып,
әзмәвердәй дәү гәүдәле, Газизҗан абый килеп керде. Тыйнак кына авыл өе кеше белән
тулды, ул хәтта кысан булып китте.
Безнең әтинең белмәгән кешесе юк. Газизҗан атлы абзый белән дә күптәнге
танышлардай күреште алар.
– Синмени әле бу, Мөхәмәтсафа?! – диде ул аңа, ике кулын сузып.
– Исәнме, Газизҗан абый. Саулармы?..
Хәл-әхвәл белештеләр беравык. Аннан Газизҗан абый дигәне безнең авыл
кешеләрен сораштыра башлады. Дөнья кадәр икән таныш-белешләре. Туган-
тумачалары да бар икән, берәвен җизни, икенчеләрен кода-кодагый дип искә алды.
Миңа рәхәт, мич башыннан башны сузып, тик тыңлап утырам олылар сүзен.
Әтинең ни йомыш белән килеп чыгуын ачыкладылар. Шундый күзачкысыз буранда
юлга чыгып, исән-аман килеп җитүебезгә гаҗәпләнде Газизҗан абзый. Сүз иярә сүз
чыгып, сыерга да килеп җиттеләр, һәм шунда капылт кына өстәл артыннан торып,
җилкәләренә туннарын салып, бер-бер артлы өчесе дә ишегалдына чыгып киттеләр.
Ак алъяпкычлы Кәнифә апа табын тирәсендә мәш килде. Ә теге ике малай – Мирсәет
белән Фазылҗан – түрдәге шкаф каршына килеп, аның киштәләрендә торган гармуннар
белән кайнаша башлады. Мине искә дә алмыйлар, әйтерсең, мин бөтенләй юк.
– Менә бу гармунны әтигә Салих Сәйдәшев бүләк иткән, – диде Мирсәет, бер
горурлык белән.
Мактанчык, дип уйлап куйдым үзалдыма. Сәйдәшевнең кем икәнлеген мин каян
белим әле ул вакытта?! Ә Фазылҗан белә икән.
– Кит аннан, – дип куйды, соклануын яшермичә. – Кая, тотып кына карыйм әле,
малай. Салих Сәйдәш үзе бүләк иткән, дисеңме?
– Теләсәң, мә, уйнап кара, – дип, гармунны дустына сузды Мирсәет.
Фазылҗанның бәхете, эченә сыешмыйча, эчкерсез елмаю булып, авызына,
күзләренә бәреп чыкты. Теге, яшел күн белән чигелгән гармунны кулына алды да
елкылдап торган телләренә, бакаларына басып-басып тарткаларга кереште.
Мин аны кычкыртып кына карый торгандыр дип уйлаган идем, ә ул уйный да
белә икән. Ничек кенә уйный икән әле. Читтән карап торсаң, үзен бер дә гармунчы
димәссең...
– Мал хуҗасына охшый, диләр. Бу гармун үзе уйный икән, малай, – диде Фазылҗан,
бәхетеннән авызын җыеп ала алмыйча.
Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына алган булса, шундый ук кадер
белән кире урынына куйды.
– Монысы Вараксин, – диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп. – Әтигә
аны Вараксин үзе бүләк иткән...
Гаҗәпләнүен яшерә алмый, тел шартлатып, башын чайкап куйды Фазылҗан.
Ихластан сокланып күзәтте ул бу гармунны да.
Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларның
исемнәрен. «Бусы – баян, монысы – ике рәтле хромка. Монысы – тальян...» Кайдан
алынган һәм кем бүләге икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп барды.
Иң соңыннан гына шкафларының аскы ишеген ачып җибәрде – анда да гармуннар
икән, малай. Минем үз гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде, безнең бөтен
авылда булмагандыр алай. «Болар, нәрсә, шул тикле черегән байлар микәнни...» – дип
уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре гади генә, әллә ни зур да түгел. Бу хәл минем башка
сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керешеп карадым. Унга тулды тулуын, әмма
аннан ары санын бутаганмын.
Р И Н А Т М Ө Х Ә М М Ә Д И Е В
173
Минем дә, идәнгә төшеп, шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотып-тотып
карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып
карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән алардан шундый ук матур тавыш?!
Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле чакыручы да юк.
Шул рәвешле, теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда, шау-гөр
килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өс-башларын чишенгән арада
миңа дәште әти:
– Төш, улым, күпме йокларга була, – дип, күтәреп идәнгә төшереп бастырды. –
Сыерны саттык, буран да басылырга охшаган. Юллар уңды болай булгач, – дип, уч
төпләрен бер-беренә сыпырып куйды.
– Мөхәмәтсафа, – дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда. – Сыер сату, сыер алу
көн дә булмый. Авыл кешесе өчен ул бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк булмаса...
Бу – Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный
башлаган идем.
Газизҗан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең.
– Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, – дип әйтеп куйды ул көр тавышы
белән. – Киләсе базарга барырга дип тора идем әле. Әйбәт булды бу сыер, әйбәт...
Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул.
– Йә, Мөхәмәтсафа, чәкинең хуҗасы син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә, –
диде хуҗа кеше.
Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Әтиләр теге чәкүшкәне өстәл уртасына
утыртып, өч ир-ат кич буе, шау-гөр килеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.
Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршысындагы сәкегә әзерләде.
Мирсәет белән Фазылҗан ике яклап сәкедән аякларын асылындырып утырдылар, ә
мин, аякларымны матур гына бөкләп, түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан, аш та
тәмле иде. Ә иң мөһиме, мин бит, аларга тиң булып, ике олы малай белән бер табын
артында утырам. Алар мине үртәмиләр дә инде хәзер.
– Мирсәет, улым, әллә «бер матурның балдагын йә калфагын» тартып җибәрәсеңме
соң? Күңелле булып китте бит әле. Буран булса да – бәйрәм булсын инде, – дип,
Заһидулла абый улына эндәште шунда.
Минем дә күңелгә шатлык тулды. Баядан бирле шул гармуннар турында хыялланып,
сүз катарга кыймый утыра идем.
Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды
да, йоласын килештереп, иң элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан
сыздырып уйнап җибәрде. «Шахта» көе булды бугай. Ул уйнап җибәргәч тә, җанга
шундый рәхәт булып китте. Әтиләр дә онытылып тыңлый иде үзен. Фазылҗан булып,
ул да, ачыла төшкән авызын йомарга онытып, бер почмакка текәлгән, әнә. Күзләрен
челт-мелт йомып ала, аңа да бик моңсу иде, ахры.
– Инде хәзер, Фазылҗан, син уйна, улым, – диде Газизҗан абый, Мирсәет уйнап
туктагач. Аның да үз малаеның гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер
горурлык кичереп утырасы килгәндер...
Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да, әнә, кыңгыраулысын, яшелен сайлап
алды. Ишеткәнем бар, кыңгыраулы гармунда уйнау бермә-бер катлаулырак, диләр. Безнең
авылда бит кыңгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию
көе – «Чабата»ны гына оста чыгара. Фазылҗан, икеләнеп тә тормады әнә, шул гармунны
алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып, «Баламишкин»ны сайратырга кереште.
«Баламишкин»ны ишеткәч, йөрәк җилкенеп куйды. Безнең авылда да җәйге
кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга
кушылып, бер-ике егет кычкырып җырлап җибәрсә, яткан җиреңнән ничек сикереп
торганыңны да сизми каласың. Фазылҗан да, әнә, шул безнең авыл яшьләре кебек,
юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улының уенына сокланып утырган
Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән, кушылып җырлап җибәрде. Тора-бара,
Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.
Сыздырыпмы-сыздыра Фазылҗан, гармунының кыңгыравы, тарткан саен аваз
биреп, йөрәккә кагыла – йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.
ПРӘНИКЛЕ ТӨШЛӘРЕМ...
174
Мирсәет абый да, әнә, авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына,
онытылып, җыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, башындагы яулык чите белән
авызын каплап, чаршау артыннан исе китеп карап тора.
Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай, тик
тыңлап кына утыра идем бит, югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары
килеп буылган. Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм дип авызым ачсам, хәтта
кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак...
– Мөхәмәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? – дип сорап куйды шунда
Заһидулла абый.
Миңа читен һәм уңайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз
иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып
караганым юк.
– Минем улым уйный белми әлегә, – диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә.
– Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип уйлап
утыра идем әле.
«Ай әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганымны кайдан белдең син!..»
Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем.
Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый, өстәл артыннан торып, минем
янга килде шунда. Һәм кулын биреп, сәке өстеннән төшерде. Үзенә әллә кайчан тартып,
яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган
шкаф янына җитәкләп алып килде. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак
булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды.
– Ал, кайсын ошатасың – шунысы синеке! – диде.
Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Сыер саткан акчага ни
алырга җыенганнарын белә идем чөнки. Җиде балалы йортта гармун кайгысы түгел
иде әле.
– Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап ал. Акча бар бит менә, – диде
әти, сер бирмәде.
– Акча малы түгел, үзем ясаган гармуннар, – диде Заһидулла абый.
Барысы да матур, кайсын алырга белмәссең. Уртадагысына кулымны сузганмын.
– Ал, – диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып. – Миннән
бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең һәм шул чакны, яхшылык белән, мине дә искә
төшерерсең, ал.
Әтинең «юк-юк, сатып алабыз...» дигән ай-вайларына колак та салмады Заһидулла абый.
– Үзем ясаган гармун, малаеңа миннән бүләк булсын, – дип, бәхәсләргә урын
калдырмаслык итеп бастырып куйды сүзен.
***
Шул еллардан соң күпме гомер узып, күпме сулар аккандыр. Үсеп буйга җиткәнче,
Кече Сонда башкача булырга туры килмәде миңа. Заһидулла абый дигәнебез – мәшһүр
композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм.
Әмма Заһидулла абый инде күптән башка дөньяда. Газизҗан абыйны да шул көннән
соң күрергә язмаган булып чыкты. Әтине югалтканыма да байтак гомер. Заһидулла
абый да юк, Газизҗан абый да... Минем әтием дә... Хәтта гармун да юк.
Ул гармунны тыңлата алмадым мин үземә. Әллә гармун миңа буйсынмады, әллә
мин гармунга – әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән.
Әмма еллар үткән саен кайтып-кайтып, гомеремнең иң истәлекле бер көне сыман
хәтергә уелып калган, Өчиле базарына чыккан җирдән юл таба алмый адашып йөргән
буранлы иртәне сагынам. Шул чакта күпме хыялланып һәм омтылып та барып җитә
алмаган, гомеремдә бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам. Прәникле
төшләремне... Кече Сон авылындагы җылы мич башын. Әтине... Заһидулла абыйны...
Газизҗан абыйны... Һәм, ни өчендер, күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә
буйсынырга теләмәгән, киребеткән шул гармунны сагынам.

Реклама