Логотип Казан Утлары
Публицистика

Милли яңгыраш

Моннан хәтсез еллар элек кирилл алфавиты, яңалифне алыштыру белән канәгатьләнмичә, хәзерге графикага парлы хәрефләрне (я, ё, ю, е) ияртеп керде, авазларның үз хәрефләрен кысрыклап, шулар урынына урнаштырды. Югыйсә моңа ихтыяҗ юк иде. Җанлы сөйләшебездә аларга ярардай куш авазлар юк бит. Парлылар, билгеле, шунда ук эшкә керешеп китә алмады. Чөнки татар һәм рус телләре икесе ике системага карый. Милли сүз кабул итсен өчен, әлеге куш билгеләрне бераз каккалап-суккалап, нечкәртергә-калынайтырга, өстәмә чаралар күрергә туры килә иде.

Парлы хәрефләрнең туган туфрагы – рус әлифбасы. Алар шуңа җайлашкан. Яңа мохиттә исә алар милли авазларның яңгырашына яраклашырга тиеш була. Рус һәм татар телләрендә бер үк хәрефләр белән белдерелгән сүз төрлечә яңгырый. Менә «он» кәлимәсе. Шуны рус телендәге «ул» мәгънәсендә әйтеп карагыз. Шуннан соң «мука» мәгънәсендәге татарча сүзне әйтерсез. Ике төрле яңгырашны тойдыгызмы? Аерма шактый бит. Язуда парлы хәреф милли яңгыраш ала.

Менә «якын» сүзе. Биредә тәүге иҗеге дә, татар сүзе дә калын авазлардан тора. Тышкы яктан парлы хәреф үзгәрми. Үзгәреш эчке якта хасил була: «я» иҗеге үз яңгырашын югалта, милли яңгырашны кабул итә. Кабул итмәсә, язылганча гына укылса, сүзнең яме югала.

Нечкә әйтелешле кәлимәдә үзгәреш арта төшә. Әйтик, «яшел» сүзендә «я» иҗеге нечкәрә, моңа тулаем сүзнең нечкәлеге йогынты ясый. Шуңа тиң яңгыраш барлыкка килә. Бүтән төрле яңгыраш була алмый.

Күп кенә сүзләрдә үзгәреш тагын да катлаулана. Менә «ямьле» кәлимәсе. Биредә «йәм» иҗеген нечкәртү өчен нечкәлек билгесе «ь» өстәлә. Парлы хәрефнең үз яңгырашы югала, «йәм» иҗегенең аһәҗе пәйда була.

Шул рәвешчә, яраклаша торган сүзләр белән эш итеп, авазларның яңгырашын игә китердек ди. Алга таба исә үтә үзсүзле кәлимәләр белән очрашабыз. Язу-сызу гамәле гүя бетон стенага барып төртелә. Әйтик, «йозак», «йөзек» ише сүзләргә куш хәрефне берничек тә урнаштыру, янәшә китерү мөмкин түгел. Бердәм милли яңгыраш хасил булмый. Татар лексикасында алар шактый калын катламны тәшкил итә. Язу-сызу эше Миңлебикә кодагыйның чуар тавыгы хәлендә кала. Менә ул, кырт-кырт килеп, үзе утырып чыгарган үрдәк бәбкәләренең сүзен тыңлап, күл буена төшә, җәйрәп яткан суга карап бергәләп хозурланырга ниятли. Ләкин сары йомгаклар аны-моны уйламый, килгән шәпкә йөзеп кереп китәләр. Әниләре зур хафага төшә, «кермәгез, кермә, батасыз бит» дип арлы-бирле йөгереп йөри, ярдәм итмәкче була, ләкин суга керә алмый. «Әле ничек батмадыгыз?» дип аптырый.

Каз-үрдәк моның хикмәтен яхшы белә. Шуңа күрә суга кергәнче һәм йөзеп чыккач, каурый төбендәге биздән томшыгы белән май алып, каурыен, мамыгын мул итеп майлый. Каурый белән мамык арасында әле һава да була. Шуңа күрә бу кошлар суда батмый. Тавыкта суга мондый җайлашу юк.

Шуның кебек, теге «йозак», «йөзек» ише үҗәт кәлимәләрдә парлы хәреф авазының русча яңгырашы үзгәрми. Шуңа мондый сүзләргә парлы хәреф кушыла алмый. Табигате белән ул моңа җайланмаган. Кушыйм дисәң, «ёлдыз», «ёгән» килеп чыга.

Сорау туа: әгәр читтән кергән өстәмә парлылар милли лөгатькә тулысынча хезмәт итә алмыйлар, өлешчә генә хезмәт күрсәтәләр икән, алайса аларны әлифбага кертү нәрсәгә кирәк булды соң? Алардан башка да хәрефләр җитәрлек иде бит. Сөаль, әлбәттә, җавапсыз кала.

Инде теге үҗәт сүзләр язмышына килсәк, әлегә кадәр кулланылган чаралар монда бармый. Галимнәр аларны бары тик үз хәрефләре белән генә язарга мөмкин, дигән нәтиҗәгә киләләр. Бу фикерне әлеге сүзләр шатланып, колач җәеп каршы ала. Шул ук вакытта ул тәкъдим башка авазлар массасында көнләшү, ризасызлык тудыра: нишләп алар гына үз билгеләре, үз “киемнәре” белән йөри? Нишләп безне дә үз хәрефләребез белән язмыйсыз? Язуның табигыйлеге, төгәллеге, күркәмлеге җәһәтеннән, аннан да ышанычлырак, әйбәтрәк юл юк бит, диләр күк. Бу эштә яңаларны уйлап чыгарасы да түгел. Алар бар һәм җитәрлек күләмдә.

Заманында Q, G, Wларның әлифбага сыймавын алфавитның бик нык ишәюе белән аңлаталар иде. Артык үрчү әлеге парлы билгеләрнең басып керүе хисабына барлыкка килде. Димәк, нормаль хәлгә кайту өчен шулардан арыну фарыз. Әмма мантыйк буенча эш ителми. Парлылар урыннарыннан кымшанмыйлар да, кирәкле, әһәмиятле хәрефләр әлифбадан читтә кала бирә. Безнең графика мәгыйшәтендә логикасызлык, эзлексезлек бик күп булды. Инде, акыл белән эш итеп, артык билгеләрне әлифбадан чыгару, файдалы, ләкин үгисетелгән хәрефләргә закон көче бирү таләп ителә. Мондый гамәл парлы хәрефләрне һич тә кимсетмәс, алар үзләренең туган туфрагында гомер кичерер, ә милли әлифба тулыланып, төзекләнеп калыр.