Курт Воннегут хикәяләре


ГОМЕРЛЕК СӘЙРАН
Алар кырларга, агачларга һәм бакчаларга терәлеп торган шәһәр читендәге
күрше йортларда үсте. Ерак түгел сукырлар мәктәбе урнашкан иде.
Хәзер икесе дә егерме яшьтә, бер-берсен елдан артык күргәннәре юк. Ике
арада һәрдаим җылылык саклануга карамастан, аларның беркайчан да мәхәббәт
турында сөйләшкәне булмады.
Егет Ньют исемле иде. Кыз – Катарина. Кояш кичкә авышкач, Ньют
Катарина яшәгән өйнең ишеген шакыды.
Катарина, кәләшләргә багышлап чыгарылган калын, ялтыравыклы
журналын кулдан төшермичә, тоткага үрелде һәм, гаҗәпләнүдән:
– Ньют! – дип кычкырып җибәрде.
– Әйдә, йөреп кайтабыз, – диде Ньют. Ул оялчан иде. Хәтта Катаринадан да
ояла иде. Оялчанлыгын яшерер өчен, таркау сөйләшергә тырышты – әйтерсең,
аны чын-чынлап борчыган мәсьәләләр әллә кайда калган, әйтерсең, ул берәр
шымчы һәм хәзер аның матур, буй җитмәслек, дәһшәтле вакыйгалардан
143
арынып, ял итеп торган чагы. Беркайчан да, мәсьәлә турыдан-туры үзенә
кагылганда да, Ньют сөйләм рәвешен үзгәртмәде.
– Йөреп кайтабызмы? – дип сорады Катарина.
– Бер адым, ике адым, – диде Ньют. – Яфраклар таптап, басмалар кичеп.
– Син шәһәрдәмени?
– Берәр сәгать кенә әле.
– Болай... һаман сафта, алайса?
– Җиде ай калды. – Ул артиллериядә беренче класс рядовое булып хезмәт
итә иде. Формасы бөгәрләнгән. Ботинкасы тузанлы. Үзе кырынмаган. Журналга
үрелде:
– Матур китабыңны карыйм әле.
– Мин кияүгә чыгам, Ньют.
– Беләм, – диде ул. – Әйдә, йөреп кайтабыз.
– Кырык якта кырык эшем ята, Ньют, ә туйга бер атна вакыт калды.
– Саф һавада йөзең алланыр... Алсу йөзле кәләш булырсың. – Ул журнал
битләрен әйләндерде: – Менә аның кебек, аның кебек, аның кебек. – Ньют
алсу йөзле кәләшләргә төртеп күрсәтте.
Алсу йөзле кәләшләргә карап, Катарина да алсуланды.
– Генри Стюарт Чезенска бүләгем булыр, – диде Ньют. – Сәйраннан мин
аңа алсу йөзле кәләш алып кайтырмын.
– Исемен дә беләсең?
– Әнкәй хат салды, – диде ул. – Питтсбургтан бит?
– Әйе, – диде Катарина. – Ул синең күңелеңә хуш киләчәк.
– Бәлки.
– Син туйга... килә алырсыңмы, Ньют?
– Белмим шул.
– Ялга ничә көнгә кайттың соң?
– Ялга? – дип кабаттан сорады Ньют. Ул куш биттә сурәтләнгән көмеш
сувенирлардан күзен алмый иде. – Мин ялга кайтмадым.
– О?
– Бездә аны «самоволка» диләр.
– Булмаганны!
– Әйе шул, – диде ул, яңадан журналга текәлеп. – Һәдия эзлим. – Ул
журналдагы исем-атамаларны укып китте. – Альбемарль? Вереск? Легенда?
Роза? – Катаринага бакты. Елмайды. – Икегезгә дә калак бүләк итсәм, ничек?
– Ньют, Ньют, чынлап әйт әле...
– Минем йөреп кайтасым килә.
Катарина, борчылып, учын кысты:
– Хәрби хезмәтеңне ташлап качу турында шаярдың гына бит?
Ньют, кашларын сикертеп, сак кына, полиция машинасына охшаган тавыш
чыгарды.
– Кайдан... Кайдан качтың?
– Форт Брег, – диде Ньют.
– Төньяк Каролина?
– Әйе, – дип җавап бирде ул. – Скарлет О’Хара мәктәпкә йөргән Фаетвилль
тирәсеннән.
– Монда ничек килеп чыктың?
Ул, юлаучы машиналарның тукталуын сорагандай, баш бармагын өскә
күтәргән килеш кул селкеде:
144
– Ике көн.
– Әниең беләме?
– Мин аның янына кайтмадым.
– Кем янына кайттың?
– Синең янга.
– Ни өчен?
– Чөнки мин сине яратам, – диде ул. – Әйдә, йөреп кайтабыз? Бер адым,
ике адым, яфраклар таптап, басмалар кичеп...
Озакламый алар көрән төс сеңгән яфраклар келәме буйлап агачлар арасына
узды.
Катарина ачулы, ярсулы иде. Еламыйча көчкә тыелып:
– Ньют, – диде, – ахмаклык бит бу.
– Нәрсә?
– Хәзер менә яратам дип әйтүең. Моңарчы ул турыда сүз кушканың булмады.
– Кыз туктаган урынында басып калды.
– Киттек, – диде Ньют.
– Юк, ары бармыйбыз. Гомумән, сиңа иярәсе калмаган, – диде Катарина.
– Иярдең бит инде.
– Өйдән читкәрәк алып китәсе килде, – диде ул. – Кем дә кем туйга бер
атна кала синең миңа әйткән сүзләреңне ишетсә...
– Ни булыр иде?
– Сине тилергән дип уйлар иде.
– Ник алай? – дип сорады ул.
Катарина көрсенеп куйды.
– Әйткән ахмаклыгың миңа бик ошады, күңелемне нечкәртте. Ләкин...
хәрби хезмәттән качып кайтуыңа ышанып җитә алмыйм. Бәлки бу, чыннан да,
шулайдыр. Мине яратуыңа да ышанып җитә алмыйм. Бәлки, бу да, чыннан
да, шулайдыр. Ләкин...
– Бу чыннан да шулай.
– Яхшы. Рәхмәт, алайса, – диде Катарина. – Дустым буларак, Ньют, мин
дә сине бик нык яратам. Ләкин... Мондый вакыйгалар кичерер өчен шактый
соңга калдык без. – Катарина Ньюттан читләште. – Синең беркайчан да мине
үпкәнең булмады. – Ул йөзен каплады. – Хәзер үбәргә кирәк, димим. Барысы
да, ничектер, көтелмәгәнчә килеп чыкты. Мин ни әйтергә дә белмим.
– Әйдә, сәйранда йөри бирик. Шул гына, – диде ул. – Җаның ял итсен. –
Алар янә кузгалды.
– Син миннән нәрсә көттең соң?! – дип сорады Катарина.
– Нәрсә көткәнемне кайдан белим инде? – диде Ньют. – Минем беркайчан
да болай эшләгәнем юк иде әле.
– Кочагыңа ташланырмын дип уйладыңмы?
– Бәлки.
– Өметеңне өзгәнгә гафу ит.
– Өметем өзелмәде, – диде ул. – Мин бернигә дә өметләнмәдем. Шәп
йөрибез бит?
Катарина тагын тукталды.
– Хәзер ни буласын беләсеңме?
– Уема да китермим.
– Без бер-беребезнең кулын кысышабыз, – диде Катарина. – Бер-беребезнең
кулын кысышабыз да, дуслар булып, ике якка таралышабыз. Менә ни булачак.
Ньют башын чайкады.
– Яхшы. Вакыт-вакыт искә төшер мине. Сине дөньядан артык күреп
яратуымны искә төшер.
Катарина үзе теләмәстән елап җибәрде. Ул Ньютка аркасын куеп басты,
иге-чиге күренмәгән агачлар буена күз текте.
– Ни бу? – дип сорады Ньют.
– Чиксез ачу, – диде Катарина. – Синең хакың юк иде...
– Мин белергә тиеш идем, – диде ул.
– Мин сине яратсам, алдан ук белдерер идем.
– Белдерер идеңме? – дип кабатлап сорады ул.
– Әйе, – диде Катарина. Ньютка борылып карады. Аның йөзе ут яна иде.
– Үзең күрер идең, – диде Катарина.
– Ничек?
– Күрер идең, – дип кабатлады ул. – Мондый хисне яшерер өчен хатын-
кызның акылы җитми.
Ньют игътибар белән кызның йөзенә бакты. Әле генә әйткән сүзләренең
хакыйкать булуыннан Катарина үзе дертләп китте: әйе, хатын-кыз мәхәббәтне
яшереп тота белми шул.
Ньют ул мәхәббәтне күреп өлгергән иде.
Ул күңеле кушкан адымга барды. Катаринаны суырып үпте.
– Сиңа ярап булмый! – диде Катарина, егетнең кочагыннан котылгач.
– Чынлапмы?
– Кирәкми иде.
– Ошамадыммы?
– Син нәрсә көттең? Кыргый дәртем ташып чыгар, дипме?
– Мин күрәзәче түгел.
– Саубуллашыйк, – диде Катарина. Ньют кашын чак кына җыерып алды.
Аннары:
– Ярар, – диде.
Катарина яңадан сүз катты:
– Үбешүебезгә тамчы да үкенмим. Миңа бик тә, бик тә рәхәт булды. Безгә
иртәрәк үбешә башлыйсы иде. Аралар якынрак чакта. Мин сине һәрвакыт
хәтерләрмен, Ньют... Бәхетле бул.
– Син дә, – диде ул.
– Рәхмәт, Ньют.
– Утыз көн, – диде ул.
– Нәрсә? – дип аңышмыйча калды Катарина.
– Гауптвахтада утыз көн, – диде ул. – Шушы үбешүнең бәһасе...
– Гафу ит, – диде Катарина. – Мин сине качып китәргә кыстамадым.
– Беләм.
– Батырлык түгел бу. Бүләкләү көтмә.
– Батыр булу шәптер, – диде Ньют. – Генри Стюарт Чезенс батырмы соң?
– Очрагы туры килсә, – диде Катарина. Алар, саубуллашуны онытып,
яңадан сәфәргә кузгалган иде. Бу хәлне аңлаудан Катаринага эсселе-суыклы
булып китте.
– Син аны, чыннан да, яратасыңмы? – дип сорады Ньют.
– Әлбәттә, яратам! – диде Катарина, кайнар сулышын бөркеп. – Яратмасам,
кияүгә чыгар идеммени?
– Кай ягы белән ошый ул сиңа?
– Болай төпченүең белән син мине рәнҗетәсең, аңлыйсыңмы? Генриның
яхшы яклары күп, бик күп. Мөгаен, начар яклары да күп, бик күптер. Ләкин
бу – синең эш түгел. Мин аны яратам һәм холык-фигылен синең хозурыңда
тикшерергә җыенмыйм.
– Гафу ит, – диде Ньют.
– Шаккатарсың! – диде Катарина. Ньют аны яңадан үбеп алды. Аңа
Катарина үзен үбүен сорый сыман тоелды.
Алар диңгез булып җәйрәгән җиләк-җимеш бакчасына килеп керүләрен
сизмәделәр.
– Ничек шулкадәр ераклаштык без? – дип сорады Катарина.
– Бер адым, ике адым, яфраклар таптап, басмалар кичеп, – диде Ньют.
Сукырлар мәктәбенең чиркәү манарасында чаң кагу ишетелде.
– Сукырлар мәктәбе, – диде Ньют.
– Сукырлар мәктәбе, – дип кабатлады Катарина. Ул, гүя йокы исереклеге
аша, башын чайкады: – Мин өйгә кайтырга тиеш бит!
– Саубуллашыйк, – диде Ньют.
– Мин саубуллашырга теләп авыз ачуга, син үбешә башлыйсың, – диде
Катарина.
Ньют алмагач астында чабылган печән өстенә сузылды:
– Әйдә, утырып торабыз.
– Юк, – диде Катарина.
– Мин сиңа кагылмыйм.
– Ышанмыйм, – диде Катарина.
Ул, Ньюттан егерме адым читкәрәк китеп, үзгә агач астына сыенды. Һәм
күзен йомды.
– Төшеңә Генри Стюарт Чезенс керсен, – диде Ньют.
– Кем?
– Төшеңдә сөекле киявеңне күр, – диде Ньют.
– Күрермен дә! – диде Катарина һәм, булачак ирен күз алдына китерергә
теләп, чытырдатып күзен йомды.
Ньют иснәде.
Яфрак арасында бал кортлары гүелдәде, һәм Катарина чак кына мәрткә
китми калды. Керфекләрен күтәргәч, Ньютның, чыннан да, йокыга талганын
күрде. Ньют ара-тирә гырлап та алгалый иде.
Бер сәгать буе Катарина Ньютны уятырга базмады. Бер сәгать буе
җаныннан артык яратып аның йокысын саклады. Алмагачларның шәүләсе
көнчыгышка авышты. Сукырлар мәктәбендәге чиркәү манарасы яңадан аваз
бирде. Песнәк:
– Чик-а ди-ди-ди, – дип җыр сузды. Еракта-еракта машина бырылдый
башлады, ләкин, күпмедер эшләгәч, тавышын басты. Аннары яңадан
бырылдый башлады һәм, тавышын баса-баса, ниһаять, бөтенләй тынды.
Катарина Ньют алдына тезләнә төште:
– Ньют!
– Нәрсә? – диде егет, күзен ачып.
– Соң инде!
– Сәлам, Катарина!
– Сәлам, Ньют! – диде Катарина.
– Мин сине яратам, – диде егет.
– Беләм, – диде Катарина.
– Соң инде, – диде Ньют.
– Соң инде, – дип кабатлады Катарина. Ньют урыныннан торды, тамагын
кырып алды, тураеп басты.
– Шәп йөрдек, – диде ул.
– Килешәм, – диде Катарина.
– Саубуллашабызмы? – дип сорады Ньют.
– Син нишлисең? – дип сорады Катарина.
– Шәһәргә җитүгә, үземне җитәкчелек кулына тапшырам, – диде егет.
– Уңышлар! – диде Катарина.
– Сиңа да, – диде Ньют. – Миңа кияүгә чыгасыңмы?
– Юк.
Ньютның ирен чите тартылып куйды, ул игътибар белән Катаринага карап
торды, аннары, кызу-кызу атлап, ары китте.
Катарина аның ерагайган саен кечерәя баруын, бихисап шәүләләр, агачлар
арасында югалып-югалып алуын күрде һәм бөтен җаны-тәне, һәр күзәнәге
белән һич икеләнмичә белеп торды: борылып эндәшсен генә, ул, хисләрен тыя
алмыйча, егетнең кочагына томырылачак. Аның шулай итми чарасы калмаячак.
Күпмедер баргач, Ньют туктады, әйләнеп карады. Изрәп утырган кызыл
яфракларны сискәндереп, бакча аркылы гайрәтле өн узды:
– Катарина!


СӘЛАМ, ҖИРӘН!
Кояш күпер артына тәгәрәде. Аның торыкларыннан төшкән алагаем зур
күләгә елга тамагына тыгылган авылны шомлы караңгылыкка күмде. Якында
гына урнашкан ашханәнең әйләнмәле урындыгына Җирән Мейо – күпернең яңа
механигы арт төрткән иде. Каһвә белән гамбургер алып янә урынына утыруга,
урындык авыр ыңгырашып өн салды. Җирән – үтерүче чырайлы егерме сигез
яшьлек сөмсез егет иде.
Йолкыш сатучы һәм сатып алучы өч ир-ат – барысы да – аны дустанә
игътибар белән күзәтте: ул борылып карап, ым каксын гына, дүртесе дә май
кояшыдай балкый башларга әзер иде.
Ым кагучы булмады. Карашлар очрашуга, Җирән пошкырып куйды һәм
яңадан тәгаме өстенә авышты. Аның йомрандай мускуллары уйнаклап торды,
мәхәббәткә һәм канга сусауны белдереп, беләгендә кисешкән хәнҗәр белән
йөрәк сурәте ялтырап-ялтырап алды.
Иптәшләренең хуплавына буйсынып, сатучы үтә итагатьле төстә Җирәнгә
дәште:
– Кичерегез, сэр, сез, чыннан да, Җирән Мейомы?
– Кем булсам – шул, – дип җавап кайтарды ул, сатучыга күтәрелеп тә
карамыйча.
Барысы җиңел сулап куйды. Аннары канәгать пышылдашу ишетелде. Өч
кеше:
– Мин уйлаган идем, бу... фаразлавымча, бу... кем булса – шул, – дип гөжләп
алды.
– Син мине хәтерлисеңме, Җирән? – дип сорады сатучы. – Слим Корби?
– Әйе, мин сине хәтерлим, – дип коры гына җаваплады Җирән.
– Мине хәтерлисеңме соң, Җирән? – дип өметләнеп бакты арада иң карты.
– Джордж Мотт?
ХИКӘЯЛӘР
148
– Сәлам, – диде Җирән.
Мотт:
– Әти-әниең үлеп китте, бик кызганыч. Күпме сулар акты. Сине шуннан
бирле күргән булмады. Яхшы кешеләр иде. Чын кешеләр, – дип тезеп киткән
иде, ләкин Җирәннең карашында салкын битарафлык күргәч, беркадәр
икеләнеп калды. – Син мине хәтерлисеңме, Җирән? Джордж Мотт?
– Хәтерлим, – диде Җирән һәм янына җыелып өлгергән башкаларга төртте.
– Бусы Гарри Чилдс, бусы Стен Вест.
Халык яңадан:
– Ул хәтерли... Әлбәттә, хәтерли... Ничек онытсын? – дип гөжләп алды һәм
Җирәнне сәламләвен дәвам итте.
– Менә, ичмасам! – дип кычкырып җибәрде Слим, сатучы. – Болай
очрашуыбызны күз алдыма да китермәс идем. Кайтмас, мөгаен, дип ышандым.
– Ялгышкансың, – диде Җирән. – Булгалый.
– Киткәнеңә ничә ел? – дип сорады Слим. – Сигез? Тугыз?
– Сигез.
– Син һаман сәүдә флотындамы? – дип сорады Мотт.
– Күпер механигы.
– Кайда? – дип сорады Слим.
– Монда, – дип тәрәзәгә ишарәләде Җирән.
– Һә-ә-әй, ишеттегезме? – дип кычкырды Слим. Ул, итагатен онытып,
Җирәннең иңенә кагылырга талпынса да, вакытында тыелып калды. – Җирән
– күперебезнең механигы!
– Төкле аягың белән... Яхшы эш... Шәп бит? – дип гөжләде халык.
– Күптәннәнме? – дип сорады Мотт.
– Ике көн.
Барысы да таң калды.
– Ишетмәдек тә… Анда кем утыра икән дигән фикер дә килеп карамады...
Ике көн! Ә без сизмәгәнбез, – дип гөжләде халык.
– Мин күпер аша көненә дүрт тапкыр узам, – диде Слим. – Ник бер дә хәл
сорашмадың? Без, ярар инде, механикны күпернең бер өлеше итеп кенә беләбез.
Ләкин син, ихтимал, минем дә, Гарриның, Стенның, мистер Моттның, Эдди
Скуддерның, башкаларның да янәшә узганын күргәнсеңдер, ник эндәшмәдең?
– Әзерлегем җитмәде. Аңарчы бер кеше белән сөйләшеп аласым бар иде.
– Аһ, – дип көрсенде Слим, агара төшеп. Ул иптәшләренә сораулы караш
ташлады, әмма тегеләр җилкә кагудан узмады. Слим, маңгайга бәреп сорарлык
форсат булуга карамастан, кул хәрәкәтләре белән генә һаваны ботарларга кереште.
– Кирәкми, – диде ачуы кузгалган Җирән.
– Нәрсә кирәкми? – дип сорады Слим.
– Кем белән сөйләшүемне ачыкларга теләп маймылланма.
– Билләһи, тел төбеңне аңламыйм, Җирән, – дип җаваплады Слим. – Күпме
гомер узды. Кем белән очрашырга теләвеңне кем белсен?
– Күпме кеше килеп китте... Күпер астыннан күпме сулар акты... Элекке
дус-ишләрең олпатланды, акыл утыртты, – дип гөжләде халык.
Җирән астыртын елмайды гына. Алай да, бераздан:
– Кыз, – диде. – Миңа бер кыз белән сөйләшергә кирәк иде.
– О-о-һо, – диде Слим, оятсызларча елмаеп. – Син, ата эт, карт диңгезче!
Туган туфрагыңның берәр чибәркәендә сыену урыны эзләдеңме? – Җирәннең
үтәли тишеп каравыннан соң, Слим елмаймый башлады.
К У Р Т В О Н Н Е Г У Т
149
– Йә, күңелсезләнмә, – диде Җирән, усал гына. – Синең якынча биш минут
вакытың бар әле. Эдди Скуддер килгәнче.
– Эдди? – дип кабатлап сорады Слим. Аның Җирән әйткән сүзләрне
бербөтенгә оештыра алмавы йөзенә чыккан иде.
Халык тынып калды. Җирән аларның дуслыгын кабул итмәде. Ул аларны
куркытты һәм тәмам бутады гына.
Җирән ләззәтләнеп иренен кысты.
– Һич төшенерлек түгел: Җирән Мейога Эдди Скуддер нигә кирәк булды
икән? – диде ул, тавышын сузып. Тирә-юньнең самимилеге аны чыгырыннан
чыгарды. – Мин бу авылны бөтенләй онытканмын. Илаһым, барысы да акылга
сыймаслык ялган сөйли. – Ул йодрыгы белән сатучыга төртеп алды. – Хәтта
туган-тумача, минем каным, минем тәнем – берсе-бер хәбәр салмаган!
Халык шыпырт кына почмакка сеңде һәм Слим куркыныч җирән ир-ат
белән япа-ялгызы калды.
– Нинди ялган? – диде ул, калтыраган тавышын баса төшеп.
– Нинди ялган, нинди ялган, – диде Җирән, әңгәмәдәшен үртәгәндәй. –
Шулкадәр дөнья гизеп тә мине шаккатырыр нәрсә калган икән әле. Күзем
маңгайга менде.
Слим үзенең:
– Нинди нәрсә? – дип сораганын сизмәде дә.
– Көньяк Африкада шундый елан бар, ишеткәнең юкмы?.. Ул бала урларга
ярата. Урлый да аны үзенеке итеп тәрбияләп үстерә. Шуышырга өйрәтә.
Күпмедер вакыттан соң башка еланнар да сабыйны үз ише итеп күрә башлый.
– Ишеткәнем юк... Чын әйтәсеңме? Башка сыймаслык. – Почмактагы шау-
шу пышылдауга әверелде.
– Без бу хакта Эддидан сорарбыз, килеп җитсен инде. Ул җәнлекләр
дөньясыннан да, табигать белеменнән дә хәбәрдар кеше, – диде Җирән һәм,
әңгәмәнең төкәнүен искәртеп, гамбургер чәйнәргә кереште. – Эдди тоткарлана,
– дип өстәде аннары, сүзен авыз тулы ризык аша көчкә чыгарып. – Хәбәремне
алгандыр, шәт.
Җирән үзенең «илчесе» турында уйлады. Карашын аска төбәгән килеш,
ияген уйната-уйната, төш турысындагы очрашуны хәтерендә яңартты.
Корыч һәм пыяладан эшләнеп, юлдан ике метр өстә асылынып торган оя-
будкада утырганда, Җирән үзен авылның хуҗасы итеп тойды. Болытлар гына
аннан биегрәк йөзде.
Күпернең авызын ачып-ябу кодрәтенә ия рычаг күп дигәндә ярты
сантиметрга күчә иде. Шулай да, бу ара авыл белән идарә итәргә бик җитте.
Аңа үзе дә, әйләнә-тирә дөнья да туктаусыз хәрәкәттә, астагы елга гына мәңгегә
тынып-тукталып калгандай тоелды. Ул тугыз ел буе диңгезләр кичте. Ә күпер
механигы булуына нибары ике көн иде.
Төш вакыты җиткәнен белдереп яңгыраган гудокны ишеткәч, Җирән эшен
читкә куйды һәм күзәтү торбасы аша аска, Эдди Скуддерның соры алачыгына
бакты. Җил катырак иссә ишелергә әзер бу алачык елга тамагында күкрәк
киереп торган алагаем зур, затлы йортлар янында мескеннәрчә боегып утыра.
Тозлак ярларга ике сыгылмалы такта сузылган. Алачык янындагы су төбен
устрица* кабырчыклары каплаган. Алар кояш нурында җем-җем килә.
Эддиның сигез яшьлек кызы – Ненси – алачыктан чыгып, такталар өстендә
* Устрица – диңгез моллюскасы.
ХИКӘЯЛӘР
150
сикереп уйнады. Кояшка тутырып карады. Аннары, сикерүдән туктап,
тыйнаклана төште.
Җирән бу эшкә аны күрер өчен генә урнашкан иде. Ул аның гаять тыйнак
булуын белә. Ир-ат, кларнетта уйнагандай, бармаклары белән күзәтү торбасына
сугып алды.
– Сәлам, Җирән, – дип пышылдады.
Ненси һаман-һаман бакыр чәчләренең шарлавыгын тарады. Аның
күзләре йомылган иде. Кулының һәр хәрәкәте искиткеч ләззәт бирә иде
кебек.
Озакламый чәч белән әвәрә килү дә туйдырды. Ул каш җыерып кына тозлак
басу аша үтте, аннары, текә ярга күтәрелеп, күпергә илткән юлга чыкты. Ненси
көн саен бу вакытта, күпер янындагы ашханәгә килеп, әтисе белән үзенә кайнар
аш алып кайта иде.
Ике ара кими төшкәч, Җирән аңа карап елмайды.
Кыз чәчләрен төзәтеп куйды.
– Урынында, – диде Җирән.
– Нәрсә урынында? – дип сорады Ненси.
– Чәчләрең, Җирән.
– Минем исемем Җирән түгел, дидем бит инде. Мин – Ненси.
– Сине авыл халкы Җирән дип атый ласа.
– Синең исем ул.
– Теләсәм, сиңа да куша алам. Моңа тулы хакым бар.
– Мин сөйләшеп тора алмыйм, – диде кыз, шатлыгын тыеп. Аңа Җирәнне
үртәү рәхәт тоелды. Ненси бу иргә тулысынча ышана иде. Аларның һәр
очрашуы чын әкияткә тиң, һәм кыз өчен Җирән – билгесез берәү түгел, ә
күпер кадәр күперне күчерә алган чын тылсымчы булды. Һәм ул тылсымчы,
ни гаҗәп, нәни кызчык турында кирәгеннән артыгын белә иде.
– Синең кебек, мин дә монда туып үстем, бу хакта сөйләдем бит инде, –
дип куйды Җирән. – Әти-әниең белән бергә укыдык. Сөйләдем бит инде?
Ышанмыйсыңмыни?
– Ышанам, – дип җаваплады Ненси, – ләкин әни кечкенә кызларга таныш
булмаган кешеләр белән сөйләшергә ярамый, ди торган иде.
– Бигрәк тәүфикълы бала, – диде Җирән, авыз чите белән. – Әйе, әниең
кечкенә кызларның, кечкенә малайларның тәртипле булырга тиешлеген яхшы
аңлый иде. Әйе-е-е, Виолет әдәпле иде. Аның авызыннан беркайчан да әшәке
сүз чыкмады.
– Бөтен кеше шулай дип сөйли, – диде Ненси, горур басып. – Әле әти белән
миннән кала да.
– Әти? Әтиме? – дип үчекләде Җирән. – Әти, әти, әти, батыр әтием – Эдди
Скуддер, – ул сак кына башын күтәрде. – Минем монда булуымны әйтмәдеңме?
– Мин вәгъдәмне бозмыйм. – Ненси нахак яладан кызарып чыкты.
– Күпме гомердән соң башына ишелеп төшим әле, ә? Күзе маңгаена
менмәсме?
– Әни, беркайчан да вәгъдәңне бозма, дип кабатлап үлде.
– Әниең җитди кеше иде шул, – дип куйды Җирән. Аның тавышына ихтирам
хисе үтеп кергән иде. – Мәктәпне бетергәндә, кызларның барысы да, диярлек,
кәеф-сафа корырга, күңел ачып калырга теләде. Виолет кына үзгә иде. Әйе.
Мин тәүге сәяхәтемдә бер ел йөреп кайттым. Ә ул инде Эддига кияүгә чыккан.
Син дә бар идең. Чәчең генә юк иде әле.
К У Р Т В О Н Н Е Г У Т
151
– Мин әтигә төшке аш алып кайтырга тиеш.
– Әти, әти, әти. «Мин әтигә алай итәргә тиеш, мин әтигә болай итәргә тиеш».
Синең кебек сөйкемле һәм акыллы кызың булу шәптер. «Әти, әти». Әтиеңнән
чәчең турында сораштыңмы соң? Ник төсе җирән икән?
– Дөньяда төрле хәлләр була, диде. Кайвакыт тиктомалдан да җирәнләнеп
чыгарга мөмкин алар. Менә, минеке сыман, – диде кыз, чәчләрен сыйпап.
– Урынында.
– Нәрсә урынында?
– Чәчләрең, – дип хахылдап җибәрде Җирән. – Ант итәм: аларга ул-бу
булган көнне үк син, кибеп-корып, җил белән очып китәчәксең. Тиктомалдан,
диме? Эдди шулай диме? – Җирән җитди генә ияк какты. – Ул әйтсә белеп
әйтер. Син тугач та Эдди җирән төс турында күп уйлагандыр. Инде сүземә
колак сал: әгәр дә минем бала җирән булмаса, авыл, умарта күчедәй, гөж
килер иде. Башка сыймаслык хәл! Чөнки безнең нәселдә буыннан буынга
җирәннәр генә туган.
– Кызык.
– Төбенә төшеп уйласаң, тагын да кызыграк ул. Син, мин, әти картлач. Бу
авылда бездән башка бер җирәннең дә булганы юк. Билләһи. Хәзер әти мәрхүм
инде. Синең белән икәү генә калдык.
– Ух, сау бул, – Ненсиның исе китмәде.
– Сау бул, Җирән.
Кыз урыныннан кузгалуга, Җирән күзәтү торбасы аша Эддиның соры
алачыгына текәлде. Йорт эчендәге эңгер-меңгер аша ул хуҗаның зәңгәрсу-
соры шәүләсен абайлады. Эдди кыска буйлы һәм зарлы уйлар тулы зур башлы
ир-ат иде. Әйтерсең, яшь Әйюпнең башы иде аңарда.
– Сәлам, – дип пышылдады Җирән, – өйдә кем бар?
Ненси җылы һәм калын кәгазь пакет тотып кайтканда, Җирән аны яңадан
туктатты.
– Әйт ә-ә-әле, – диде ул, – Эдди картлачны шулай тырышып карагач, синең,
бәлки, шәфкать туташы буласың киләдер? Мин яткан хастаханәдә дә табибәләр
синдәй сөйкемле иде.
– Син хастаханәдә яттыңмы? – дип, шунда ук сагышланды Ненси.
– Өч ай буе, Җирән, Ливерпульдә. Дус-ишсез, туган-тумачасыз. Хәлемне
белүче дә, открытка юллаучы да булмады, – дип боега төште ир. – Кызык инде,
Җирән, аңарчы үземнең шулкадәр ялгыз икәнемне уйлап карамый идем. Башка
беркайчан да диңгезгә чыкмаячагымны аңлап ятакта ятканчы, – дип, иренен
ялап куйды. – Тормышым мизгел эчендә үзгәрде. – Ул бармак шартлатты.
– Кинәт миңа үз йортым җитми башлады, – дип дәвам итте аннары, – хәлемне
белүче, кайгыртучы кеше тансыкланды. Ярты учка сыйган юллама кәгазеннән
башка һичнәрсәм юк иде, Җирән. Сыңар аякта калганда, андый кәгазьдән
файда юк шул.
– Синең бер аягың юкмы? – дип, күзләрен шарландырды Ненси.
– Бәйдән ычкынган шайтан баласы идем, мине монда һәркем хәтерли иде,
– диде Җирән, куллары белән бөтен авылны колачларга тырышып. – Күп тә
үтмәде, карт, бик карт кеше булып янә кайтып аудым.
– Хатының йә әниең бардыр бит? Сине кем карый соң? – диде Ненси,
аның кайгысын уртаклашып, һәм күкрәгенә сукты: ул, тәртипле кыз буларак,
хәленнән килгән ярдәмне хәзер үк күрсәтергә әзер иде.
– Үлеп беттеләр, – дип баш какты Җирән. – Әни дә үлде, мин яраткан
ХИКӘЯЛӘР
152
бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан
да сиңа тугрылык сакламаячак. Өрәккә гашыйк булсаң гына.
Җирән сөйләгән тормыш ачысы Ненсиның алсу йөзендә чагылды.
– Нигә, алайса, агым буенча өстә яшисең? – дип сорады ул. – Нигә син
күптәнге дусларың белән бергә түгел?
– Дуслар, имеш. – Җирән кашын җыерды. – Виолет җирән чәчле кыз тапты,
дип хәбәр дә салмагач, шәп дуслар инде... Туганнар да сиздермәде, ичмасам!
Җил куәтләнә төште. Ул Ненсиның тавышын әллә кайлардан әйләндереп
китергәндәй тоелды.
– Әтинең ашы суына, – диде кыз, китәргә кузгалып.
– Җирән!
Кыз Җирәнгә аркасы белән баскан килеш туктап калды. Чәченә орынды.
Җирән аның борылуын теләп Илаһка ялварды.
– Минем Эдди белән сөйләшәсем килә. Син аңа шул хакта әйт әле, яме?
Эштән соң, алтынчы ун минутта аны ашханәдә көтәрмен.
Саф һәм тыныч тавыш белән:
– Ярар, – диде кыз.
– Вәгъдәме?
– Вәгъдә, – диде кыз, янә китәргә җыенып.
– Җирән!
Ул чәчләренә орынды, ләкин адымын киметмәде.
Җирән аны торба аша күзәтте. Кыз, шулай буласын белеп, йөзен күрсәтмәс
өчен, башын читкә борды. Йөгерә-уйный алачыкка барып җитте.
Җирән алачык эчендә ниләр кылынганын күрмәде. Алай да, кояш баер
алдыннан, Эдди, урамга чыгып, күзгә чалынып алды. Җәһәт кенә күпергә
бакты. Ләкин ул да йөзен күрсәтмәде.
...Урындык шыгырдавы Җирәнне яңадан чынбарлыкка кайтарды. Ул, күз
кысып шәфәкъкә караганда, күпердән атлаучы Эдди Скуддерның шәүләсен
чамалады. Кәкре аякларында зур башын чайпалдырып килүче бу кеше кулына
кәгазь пакет тоткан иде.
Җирән ишеккә аркасын борды, пинжәгенең кесәсендә актарынып, алдына
бер төргәк хат чыгарып салды. Аннары учы белән аларның өстенә сукты.
– Әнә ул, яңа көн батыры, – диде.
Халык дәшмәде.
Эдди шактый кыю адымнар белән ашханәгә керде, коры гына исәнләшкәндәй
итте, иң ахырдан Җирәнне сәламләде. Аның тавышы гаять тирән һәм мәгънәле
булып тоелды.
– Саумы, Җирән, – диде ул. – Күрешәсең килгән икән. Ненси әйтте.
– Нәкъ шулай. Нәрсә әйтергә теләвемне кем белә икән?
– Ненси да аптырады, – диде Эдди, һич үпкәләмичә.
– Аннары төшенеп җиттеме соң?
– Сигез яшьлек бала төшенә алган кадәренә төшенде, – Эдди янәшәдәге
урындыкка утырды, кулындагы пакетны өстәлгә, хатлар янына куйды.
Хатлардагы хәрефләрнең язылышын танып, беркадәр гаҗәпләнде. Һәм
гаҗәпләнүен яшермәде.
– Слим, каһвә китерче, – диде.
– Бәлки, аулак урын табарбыз? – дип сорады Җирән. Эддиның чиктән тыш
тынычлыгы аны каушата төште. Ул танышын тилемсә шамакай итеп хәтерли
иде.
– Нигә? Барыбер Илаһ һәммәсен күрә.
Җирән әңгәмәгә Илаһның да килеп керәсен көтмәде. Хастаханәдә чакта ул
бу мизгелне, гомумән, үзгәчә күз алдына китерә иде. Һәр яктан хаклы булуына
ышанып ятты: һичшиксез, үз канын, үз дәвамын кайтарыр өчен аның тулы хакы
бар! Җирән, җитдилеген һәм көндәшеннән өстенлеген ассызыкларга теләп:
– Беренчедән, – диде, авыр сулап, – бу очракта канунның нәрсә кушуы миңа
барыбер. Вазгыять һичнинди кануннарга сыймый.
– Яхшы, – диде Эдди. – Бусын килештек. Мин дә шулай уйлыйм.
– Без бер сүз сөйлибезме? Баланың әтисе – мин, син түгел.
Эдди калагын кысып тоткан килеш каһвә болгатырга кереште:
– Без, чыннан да, бер сүз сөйлибез.
Слим да, калганнар да, битараф чырай ясап, тәрәзәгә текәлде.
Эдди калагын каһвә чынаягында әвәрә китерде:
– Дәвам ит, – диде.
Җирән югалып калды. Сөйләшү ул уйлаганнан тизрәк һәм башкача,
бөтенләй башкача бара иде. Әңгәмәнең иң югары ноктасына җителде, югыйсә!
Әмма чынбарлыкта берни үзгәрмәде, үзгәрергә уйламады да.
– Теләсә кемнән сора, алар минем сүзне раслаячак! – диде Җирән, ачулана
башлап.
– Намуслы кешеләр, димәк.
Әйтелергә тиешле булып та әйтелә алмаган сүзләр Җирәннең башында
кайнады.
– Чын әтисен ачыклар өчен, кан бирмәкче булам, ризалыкмы? – дип сорады
ул.
– Бер-беребезне ышандырыр өчен, канга бату мәҗбүриме? Килешәм, дидем
бит инде. Аның әтисе – син. Моны бөтен кеше белә. Моны күрмәс өчен, сукыр
булырга кирәк.
– Аяксыз булуымны әйттеме?
– Әйе. Анысын күңеленә аерата якын алган. Шөбһәле хәбәр. Бигрәк тә
сигез яшьтә.
Җирән үз чагылышын каһвә чәйнегендә күреп аһ итте: аның чырае кып-
кызыл, ә күзләренә яшь тыгылган иде. Алай да, ул тынычланды. Сулышы
тигезләнде. Сөйләме төзекләнде. Аның белән уйнап сөйләшергә ярамый иде.
– Эдди, ул минеке, һәм мин аны кайтарырга телим.
– Кызганыч, Җирән, ләкин бу мөмкин хәл түгел, – Эддиның беренче мәртәбә
кулы калтырап китте, һәм калак чынаяк читенә бәрелде. – Мин сиңа китәргә
киңәш итәм.
– Вак-төякме бу, синеңчә? Кеше, берни булмагандай, мондый хәлдән җиңел
генә кача аламы? Газиз баласын калдырып? Яисә онытканга сабышып?
– Минем әти булып караган юк. Нәрсә кичерүеңне бик якынча гына
чамалыйм.
– Көләсеңме?
– Көлмим, – диде Эдди, тынычлыгын саклап.
– Үзеңне әтирәк саныйсыңмы? Йомры сүзләрең артында шул фикер ятамы?
– Яткан фикерем ята торсын, – Эддиның кулы янә калтырап китте, һәм ул,
өстәл читенә тотыныр өчен, калагын куярга мәҗбүр булды.
Җирән шулвакытта гына Эддиның никадәр куркынганын сизде. Аның
моңарчы тыныч һәм тәкъва булып күренергә тырышуын, дөресе – кылануын
фаш итте. Бәдәненә көч-куәт агып кергәнен сизде, күпме гомер хыялланган
ХИКӘЯЛӘР
154
гаделлек тантанасы җитүен тоюдан рухы-иманы ныгыды. Ул бер мизгелдә
әңгәмәнең хуҗасына әверелде, бар уйлаганын әйтер өчен, ниһаять, аның
чамадан тыш вакыты һәм бихисап сүзе барлыкка килде.
Эддиның алдарга, башын тәмам бутап, аяктан яздырырга теләвен, һәм әлеге
теләгенә чак кына ирешми калуын аңлаудан Җирәннең җен ачуы чыкты. Бу
ачуның үзәгендә җәһәннәм уты булып салкын һәм буш дөньяга карата нәфрәт
хисе кайный иде. Хәзерге вакытта каршысында торган кечкенә кешене бөҗәк
сыман сытып үтерергә әзер иде ул.
– Ул бала Виолет белән минеке. Виолет сине беркайчан да яратмады.
– Ә мин яраткандыр дип ышанам, – диде Эдди, беркадәр тартынып.
– Ул мине кире кайтмаячак, дип уйлады, шуңа күрә генә сиңа чыкты! –
Җирән төргәктәге иң өске хатны алып Эддига сузды. – Аның сүзе бу, менә,
кара, бик тәфсилле язылган анда. Кара.
Эдди хатка күз дә төшермәде.
– Булган – беткән, Җирән. Аннан соң нәрсә генә үзгәрмәгәндер.
– Нәрсә үзгәрмәгәнен әйтимме соң? Аның миңа хат язуы, кире кайт, дип
ялваруы үзгәрмәде. Беркайчан да!
– Беренче вакытта булса гына.
– Беренче вакытта? – ул хатларны учлап Эддиның борын төбендә
җилфердәтте. – Син көне-сәгатенә кара! Кара, ник карамыйсың?
– Карыйсым килми. – Эдди урыныннан торды.
– Куркасың.
– Шулай, – диде Эдди, күзен йомып. – Кит, Җирән. Зинһар өчен, кит син.
– Бигайбә, Эдди, миңа хәзер кая да булса китүнең хаҗәте юк. Җирән үз
өендә.
– Алайса, Илаһ ярдәменнән ташламасын, – диде Эдди, ишеккә юнәлеп.
– Син кәгазь пакетыңны оныттың, – Җирән үкчәсе белән идәнне төя иде.
– Сиңа ул. Ненси бирергә кушты. Бу – аның теләге, Илаһ шаһит: белсәм,
тыеп калыр идем, – Эдди елап ук җибәрде.
Ул, караңгылыкны ерып, күпердән атлады.
Слим да, баягы өч кеше дә өнсез-тынсыз калдылар.
– Йа Хода! – дип кычкырды Җирән. – Ул минем тәнем, минем каным!
Яшәвемнең мәгънәсе! Моннан китәргә нәрсә мәҗбүр итә ала мине?
Беркем дә җавап бирмәде.
Җирәннең кәефе тәмам кырылган иде. Ул, ярасын дәваларга теләгәндәй,
кинәнеп уч төбен ялады:
– Слим, пакетта нәрсә? – дип сорады аннары.
Слим пакетның авызын ачты.
– Чәчләр, Җирән. Җирән чәчләр.


Русчадан Рүзәл МӨХӘММӘТША тәрҗемәсе.

Реклама