Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хуҗа Бәдигый һәм аның нәсел-нәсәбе турында яңа табышлар

Хуҗа Бәдигый Казан губернасы Мамадыш өязе Түбән Сон волостена караган Югары Кыерлы авылында 1887 елның 24 декабрендә указлы мулла Габделгазизов Габделбәдыйк (1832-1899) гаиләсендә туган. Хуҗа Бәдигыйның нәсел чыгышы, ата-бабаларының туган җире турында әлегәчә төгәл билгеле түгел иде. Аңа багышлап чыгарылган китапта язылган «Габделгазиз улы Габделбадыйк Мичәннән чыккан» дигән хәбәр дөрес булмады. Мишә елгасы бассейнында Мичәнбаш, Яңа һәм Иске Мичән авыллары бар, ләкин Хуҗа Бәдигыйның әтисе әлеге авылларның кайсында вакытлыча муллалык итүе әле ачыкланмаган. Моны төгәл билгеләү – вакыт эше.

Габделбәдыйк мулла үзе Югары Кыерлыда өске мәчеттә имамлык иткәндә, «Ишаннар йорты»нда гомер кичергән. Бу йорт Бәлхия һәм Нурсабах апалар арасында булып, бүгенге көндә юкка чыккан. Элекке елларда мәрхүм Исмәгыйлев Наил абыйдан сорашканда, ул: «Хуҗа Бәдигыйның кызы сугыштан соң Югары Кыерлыга кайтып киткән, зиратларга барып, әрвахлар рухына дога кылып йөргән», – дип сөйләгән иде. Шушы очракны авылдашыбыз Фәрит абый Сәйфетдинов та раслады. Кыямов Габделхәй абыйлар астында, буа янәшәсендә өч бүлмәдән торган башлангыч мәктәп бар иде. Безнең буын шунда гыйлем алды. Муллалар һәм башка «кулаклар йорты сүтелеп, шул бүрәнәләрдән салынган бина икәнен өлкәннәр хәтерли әле. Ишаннар пуҗымы бетерелгәч, аның җирләрен ике күрше үзара бүлешкәннәр.

Габдессәламов Габделгазизнең нәселе ревизия кенәгәләре буенча төбәкнең данлыклы шәхесе Әҗикә1  бабайга һәм, аннан да тирәнрәк китсәк, тарихта билгеле «Кара бик» шәҗәрәсенә тоташа2. Әҗикә улы Габдессәлам Әбдекәев (1753-1820) Пугач полковнигы, Бәхтияр Канкаевның аркадашы Сөбханкул Әҗекәев (Ичкаев, Аскин3) белән бертуган.

Хуҗа Бәдигыйның бабасы Габдессәламов Габделгазизнең өч хатынга унбер улы, ике кызы булган. Авыл тарихында дин хезмәткәрләре буларак мәгълүм уллары4: Габделмәүлә 1856 елда (100 сум хезмәт хакы алып) мулла, Габделлатыйф 1864, Габделфәттах 1865 елда азанчылар вазифасын Югары Кыерлы мәчетендә намус белән башкаралар5. 1891-1892 еллар тирәсендә Габделгазизнең дүртенче улы Габделбәдыйк мулла гаиләсе белән Арча районындагы Түбән Курса авылына күчеп киткәндә, Хуҗага нибары дүрт-биш яшь кенә булган. Габделбәдыйк гаиләсе күченеп киткәч, Югары Кыерлыда, 1913 елның 17 маенда, мәчеткә имам-хатыйп итеп Мөхәммәтфазылов Габделкотдүс хәзрәт сайлана. Габделгазизнең бишенче улы Әхмәтгариф (1840) егерме яшендә хәзерге Теләче районындагы Айдар авылына китә6 , һәм аның улы Әхмәтвагыйз (1866-1920) Баскан авылына мулла булып кайта. Әхмәтгарифның икенче улы Габдулла Гарифов та 1893 елда шушы авылга мулла итеп билгеләнә.

Югарыдан күренгәнчә, Габдессәлам улы Габделгазиз – муллалар династиясенең башлангычы. Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Совет-Герман сугышлары ветераны Гарифулла бабай Нәдершин (1890), үзенең истәлекләрендә юкка гына: «Алар нәселеннән җиде мулла чыккан, алар безгә агай-эне булып чыга», – димәгәндер. Югарыда искә алуыбызча, Хуҗа Бәдигыйның мулла бабасы Габдессәлам улы Габделгазиз чыгышы белән хәзерге Югары Кыерлы авылыннан. Бу хәбәр ревизия кенәгәләре белән дә раслана. Югары Кыерлы авылы зиратында галим Хуҗа Бәдигыйның бабасы Габделгазизгә, әбисе Шәрифҗамалга куелган кабер ташлары бар. Әтисенең абыйсы Габделфәттах Габделгазизовка (1926 елда 72 яшендә вафат булган) һәм аның хатыны Бибикамәриягә куелган кабер ташлары да табылды7 . Аларның башка нәселдәшләренең дә күбесе әлеге зиратта җирләнгән.

Якташ-авылдашыбыз Хуҗа Бәдигый юбилеена багышлап басылган китапта8  күренекле галим Рәшит Ягъфәров үзенең эзләнүләрендә Хуҗа Бәдигыйның нәселыруын ачыкларга тырыша. Ул истәлекләрендә Хуҗага кардәш тиешле (Хуҗаның бертуган абыйсы Хәсәннең оныгы) Халитов Әсфәндияр Касыйм улыннан язып алган хәбәрләргә таяна. Андагы хәбәр буенча Галия Хәсән кызы: «Безнең нәсел тамырыбыз, мин белгәнчә, Мичән авылында яшәгән Габделгазиз бабабыздан башлана. Аның улы, безнең дәү әти Габделбәдыйк шул авылда туган. Соңыннанмы, Курса авылында мулла булган, ди. (Ул аның Югары Кыерлыда яшәгән чорыннан хәбәрдар булмый.) Истәлекләрдә: «Минем әтием Хәсән, нәселебездә беренче булып, Казанга килеп урнашкан, 1888 елда Садыйк Галикәев дигән татар баена ялланган. Бай аны яраткан, приказчик итеп Мәкәрҗәгә алып йөргән. Әтине бай өйләндергән, тормышы рәтләнеп киткән. Аннан соң әти туганнарын – Әхмәтне, Хуҗаны, Хөсәенне дә үз янына укырга чакыртып алган. Хәтерлим, әни аларны кунак итә иде, ял көннәрендә бергәләшеп безнең өйгә киләләр иде. Хуҗа абый 1918 елда гына өйләнде, җиңгәбез 1887 елда туган, Зәйнәп исемле иде. Роза исемле кызлары бар иде, Флүрә исемле асрау кыз алдылар. Абый «Мөхәммәдия»дә укыды, аның Гали Хәбиб исемле укытучысы бар иде. Бергә тордылар. Аннан шуны хәтерлим: 1920 елның 6 июнендә, төнге сәгать уникедә Хуҗа абыйларның өе янды (15 минут эчендә аның халыктан 13 ел буе җыйган әдәби җәүһәрләре көлгә әверелә). Ул вакытта алар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ишегалдында торалар иде... Зәкия апа Рәсүлева – Хуҗа абыйның бертуганы Әхмәт абыйның кызы, язучы Атилла Расихның хатыны».

Гаделбәдыйк Габделгазизовның җиде баласы туа: Сабирҗан, Мәхмүзә, Хәсән, Мөхәммәтвафа, Әхмәт, Хуҗа, Хөсәен. Мәхмүзәдән кала, һәркайсының балалары, оныклары булган. Габделбадыйкның улы, Хуҗа Бәдигыйның абыйсы Мөхәммәтвафа хәзрәт Югары Кыерлы авылы мәчетендә имамлык итеп яшәгән. Ул турыдагы мәгълүматлар Татарстан Милли архивында саклана9. Әлеге язмалардан күренгәнчә, берничә ел алдан Түбән Курса авылына килеп төпләнгән Бәдыйк хәзрәт Кыерлыдагы улы Мөхәммәтвафаны үз урынына калдырып, муллалык итүне аңа тапшыра. Мөхәммәтвафа Габделбәдыйгов 1909 елда да Югары Кыерлыда үзенең дини вазифаларын үтәвен дәвам итә10. Аның хәрби хезмәттә булуы, Чокырча авылындагы училищеда курслар тәмамлавы, урыс телен яхшы үзләштерүе архив документларыннан билгеле. Мәрхүм булып, мондагы зиратта күмелүе бик тә ихтимал. Шәкерт энесе Хуҗа, җәй айларында абыйсы янына авылга кайтып, хуҗалык эшләрендә аңа булышуы турында автобиографиясендә язып калдырган. Мөхәммәтвафаның улы Әхмәтхуҗа 1935 елның 28 декабрендә, мәчетне яптырмаска көрәшеп, курыкмыйча, тәнкыйтьнамәгә әби-бабайларыбыз белән бергә имзасын салган11. Мөхәммәтвафаның туганы Саҗидәбану, Югары Кыерлыдан китеп, Күки мулласына кияүгә чыга, остабикә буларак, анда кызларга дини сабак бирә.


1  Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995, 12-15 бб. Әҗекәй морза (Ю.Кыерлы). «Главный сотник дер. Верхнего Берсута».

2  Шунда ук. Карабик нәселенең бер тармагы, ревизия кенәгәләре буенча Габдессәлам Әбдекәев белән туры килә. Кара бәк шәҗәрәсенең ике дистәдән артык варианты бар. Шәҗәрәләр һәм аларга аңлатмалар урыс тарихчысы Пётр Рычков, татар тарихчылары Сәет Вахиди, Миркасыйм Госманов һ.б. тарафыннан да бирелә. Шәҗәрәләрнең вариантлары архивларда саклана. «Караби – яйло» – Туристическая карта. «Крым», 1984. Карабик нәселенең бер тармагы, үз нәселе белән туры килүе сәбәпле, чыганаклар Рәис Шаһи тарафыннан шәрехләнде.

3 РГАДА. Фонд 350. 2 тасв., 1084 эш. 1719 ел. 1-610 бб. Азыкачка Дусым – Пугачёв явында катнашкан Югары Кыерлы кешесе Әҗикә (Әҗкә) Сөбәй Аскинның (Сөбханкол Азиков) бабалары. «Чабаталы» морза.

 4  ТР МА. 3 фонд, 2 тасв., 69 эш кенәгәсе. 1818-1834 еллар арасы; ТР МА. 3 фонд, 2 тасв., 224 эш кенәгәсе. 1834-1850 еллар арасы. 7-9 ревизия кенәгәләре.

5  Казан губернасындагы мәхәллә-мәчетләрнең һәм шунда хезмәт кылучы дини җитәкчеләрнең исемлеге. Мамадыш өязе буенча мәгълүмат. ТР МА, 2 фонд, 2 тасв., 8 эш кенәгәсе, 1866 ел; ТР МА. 2 фонд, 2 тасв., 273 эш кенәгәсе, 1872 ел.

6  Яңа табылган, әмма әлегә өйрәнелмәгән документлар: НАРТ. 2 фонд, 2 тасв., 4425 эш кенәгәсе. 1892 ел. Дело о переводе муллы д.Новые Мичени Мамадышского уезда Абдулгазизова Абдула муллою в деревне Нижняя Корса Казанского уезда. На 20 стр.; НА РТ. 2 фонд, 2 тасв., 5577 эш кенәгәсе. 1897 ел. Дело об определении крестьянина д.Верхнего Берсута Мамадышского уезда Гарифова Ахметсабирзяна муэдзином соборной мечети в деревне Айдарово Мамадышского уезда. На 15 стр.

7  Гариф Н.Г., Шаһиев Р.Г. Югары Кыерлы (Югары Бөрсет) авылы тарихы. – Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе, 2013. – 178-179 бб. Югары Кыерлы авылы зиратындагы кабер ташларындагы язулар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, археограф, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов һәм Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ирек Һадиев тарафыннан укылды.

8  Хуҗа Бәдигый: Тел галиме, фольклорчы, педагог. – Казан, 2008.

9  НА РТ. Ф.2, оп.7, д.6417. На 24 лл. Дело Казанского Губернского Правления по ходатайству кр.дер.Нижней Корса, Казанского уезда, об определении к их мечети 2 муллою кр.Мамадышского уезда, дер.Верхнего Берсута Мухамета-Вафи Абдулбадигова. 1901 г.

10 Башкортстан Республикасы үзәк архивы. И-295 фонд, 5 тасв., 6149 нчы эш кенәгәсе. Югары Бөрсет (Кыерлы) авылы. М.Габделбәдыйговның ислам дине кануннарын белүен тикшерү һәм аңа дини дәрәҗә бирү турында. 1909 ел.

11 НА РТ. 732 фонд, 6 тасв., 222 эш кенәгәсе. 1937 ел. Югары Кыерлы авылы мәчетен ябу турында (1 нче мәхәллә мәчете) 24 бит.; НА РТ. 732 фонд, 6 тасв., 357 эш кенәгәсе. 1937 ел. Югары Бөрсет авылы мәчетен ябу турында (2 нче мәхәллә мәчете). 47 бит.

12 Бадыгов Ходжа Бадыгович (Бадиги). 1887 года рождения. Место рождения: Мамадышский район, с.Верхний Берсут. Татарин. Доцент. Преподаватель татарского языка. Казанский государственный пединститут. Место проживания: г.Казань. Арест: 29.06.1938. Осуждён 04.04.1939 г. Судебной коллегией Верховного суда ТАССР. Обвинён по статье 58-2, 58-10 ч. («Участник буржуазно-националистической организации «Идел-Урал»). Приговор: 10 лет лишения свободы, поражён в правах на 5 лет. Судебной коллегией Верховного суда ТАССР 2.06.1940 г. оправдан. (КПРТ).

----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Алгарак китеп, Хуҗа Бәдигый кызының язмышын да ачыклап китик әле. Роза Казан музыка училищесын тәмамлап, Ленинград консерваториясендә белем алуын дәвам иткән һәм шунда калып, озак еллар буена студентларга итальян телен укыткан. Аның уллары Антон һәм Алексей Бәдыйговлар Санкт-Петербург телевидениесендә эшләгәннәр. Соңрак Роза ханым уллары белән чит илгә киткән дигән хәбәр дә бар.

Түбән Курсада әтисеннән белем алган Хуҗа 1900 елда Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте була, анда сигез ел укый. Әтисе вафатыннан соң, финанс кытлыгы кичерә башлый. Укуын ташламас өчен, җәйге айларда акча туплый: Югары Кыерлыга кайтып, абыйсына булыша, Әхмәт Хөсәеновның сукно фабрикасында кара эшче һөнәрен башкара, Галикәев дигән байның мануфактура кибетендә эшли, Мәкәрҗә ярминкәсендә «малайка» сыйфатында да хезмәт куя, төрле сезонлы эшләрнең берсеннән дә тартынмый. Милләтпәрвәр шәкерт 1905 елгы революция вакытында сәяси хәрәкәткә тартыла. Габдрахман Мостафин дигән студент белән прокламацияләр язып, аларны коймаларга ябыштырып таратуда актив катнаша. «Әл-Ислах» гәҗитендә мәдрәсә тормышы турында кыю мәкаләләр бастыра.

1906 елда чуваш һәм татар халык авыз иҗатын өйрәнү максатыннан, Казанга Венгриянең мәркәзе Будапешт шәһәре Көнчыгыш университетының гыйльми хезмәткәре, тюрколог, этнограф-ориенталисты Дюла (Юлий) Мессарош килә. Мәдрәсә укытучысы (бер елдан соң Төркиягә эмиграциягә киткән дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе) Йосыф Акчура аңа ярдәмче итеп алдынгы карашлы шәкерт Хуҗа Бәдигыйны тәкъдим итә. Венгр галиме белән бергәләп, алар Казан арты авылларында фольклор әсәрләре җыю эшенә чумалар. Биш ай эчендә халык арасында йөреп, гаять зур хәзинә туплана. Хуҗа бу изге эшне соңрак та дәвам итә. 1908 елның көзендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучылар советы аны мөгаллим итеп сайлый. Ул 1912-1914 елларда тупланган халык әсәрләрен төрләргә һәм жанрларга аерып, «Халык әдәбияты» дигән гомуми исем астында «Мәкальләр», «Табышмаклар, такмаклар, такмазалар», «Бәетләр», «Җырлар» дигән җыентыкларын бастыра һәм татар дөньясында киң танылу ала. 1918 елга кадәр мәдрәсәдә татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле, гомуми тарих, урыс тарихы, география, математика фәннәреннән шәкертләргә белем бирә. 1909 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Укыту дәверендә үзлегеннән урыс теленнән белем алып, учитель дәрәҗәсенә ирешү өчен, Казан губернаторына прошение язса да, сәяси яктан ышанычсызлыкта билгеләнеп, аның бу үтенече кире кагыла. 1917 елгы революция давыллары күтәрелгәндә, ул туберкулёз белән авыруы сәбәпле, урын өстендә ятарга мәҗбүр була. Яз көне, кымыз белән дәвалану максатыннан, хәзерге Башкортстан якларына юл тота. 1921 елның июнь-июль айларында ул яңадан,фольклор әсәрләрен җыю өчен, Бөре, Бәләбәй өязләренә сәяхәт кыла. Күрмәнкәй, Калмак, Борай, Сәйтәк дигән татар-типтәр авылларында җирле халык белән якыннан аралаша. Иске Балтач, Югары Тәтешле, Оса кебек татар районнарын да иңләп чыга. Биниһая бай материаллар туплый.

Үзе тарафыннан тупланган мәгълүматларга таянып, Хуҗа Бәдигый дистәләрчә хезмәтләр яза, зур дәрәҗә яулый һәм галим буларак таныла. Хуҗа Бәдигый Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Газиз, Г.Әхмәров, Г.Алпаров, Г.Рәхим, Г.Ходаяров, Ф.Сәйфи-Казанлы, Х.Ярми, М.Фазлуллин, М.Гайнуллин, М.Җәләй кебек күренекле шәхесләр белән якыннан аралашкан. Тик бу дусларының күбесенең гомере (дәүләт эшлеклеләре, әдипләр, тарихчы һәм тел-әдәбият галимнәре) репрессия кампаниясендә өзелә. Татар зыялылары каймагын юкка чыгарганда, Хуҗаны да читтә калдырмыйлар, билгеле... Автономия кысаларында чикләнгән Татарстан җөмһүриятенең үсешен, күтәрелешен җаны-тәне белән яклаган гадел профессорны шәхес культы тегермәне он итеп тарттырырга була. Бәдигыйны «Буржуаз Идел-Урал штаты төзүдә катнашкан һәм режимга каршы хыянәтчел төркем оештыру»да гаепләп, 1938 елның 29 июнендә НКВД җәлладлары кулга ала12. Ул Пләтән төрмәсендә ябып тотыла. Туганнары аңа ашарына илтеп торалар. Хуҗа Бәдигый 1940 елның 22 июнендә акланып, әмма зинданнарда кыйналып, рухы сындырылу сәбәпле, бетәшеп, хәлсезләнеп төрмәдән кайта. Саулыгы беткән каһарман-галим, берничә генә ай яшәгәннән соң, 1940 елның 17 ноябрендә дөнья куя. Арча (кыры) зиратында җирләнә. Кабере Н.Лобачевский кабереннән ерак түгел, диләр...

***

Шунысы сөенечле: татар тарихында зур мирас калдырган якташыбыз онытылмый. 2008 елның 18 мартында Хуҗа Бәдигыйның тууына 120 ел тулу уңае белән, туган авылы Югары Кыерлы мәдәният йортында Мамадыш муниципаль районы хакимияте һәм ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында үткәрелгән Республика фәнни-гамәли конференцияне зур вакыйга дип танырга тиешбез. Бу җыенда Мамадыш шәһәренең бер урамына, Югары Кыерлы мәктәбенә галимнең исемен бирү турында карар кабул ителде һәм әлеге башлангыч идея тормышка ашмас хыял гына булып калды. Кызганычка каршы, «оптимальләштерү»не сәбәп итеп, башлангычка гына калган мәктәп 2015 елда бөтенләй ябылды. Бәлки авылның бер урамын Хуҗа Бәдигый исеме ярдәмендә мәңгеләштерү кирәктер. Аның әби-бабасының каберләрен чардуган белән әйләндереп алып, хәзерге язмада истәлек тактасы кую да мәслихәт булыр иде. Барыбызга да мәгълүм бит – үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк.

Рәис Шаһиев, Нурулла Гариф.