Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛ БЕТМӘСӘ, БЕТМӘС ТЕЛЕМ ДӘ...

Киткәннәрнең кадерләре арта
...Узып барасыңмы инде, елым,
Өмет баглап көтеп алганым.
Могҗизалар янә булмый калды,
Күңел – сабый. Тагын алдандым.
Уңышлар да булды, ялгышлар да,
Югалтулар күбрәк шул әле.
Ел да түгел, бу йөрәкне көн дә
Юатулар кирәк шул әле.
Узып барасыңмы? Йә, хуш инде,
Тарих битләрендә – урының.
Хушлашулар якынлашкан саен,
Һич табалмыйм очын уемның.
Күрешүләр булды, аерылу,
Тешне кысып түзгән көннәр дә.
Уңыш-шатлыклардан баш әйләнеп,
Биеп чыккан якты төннәр дә.
Барысы да булды. Өлешеңнән
Калдырмадың, рәхмәт, и елым.
Ни дип җавап бирим? Разыймын мин.
Ачуланып китмә. Бир кулың!
Синең белән күпме дустым китә,
Бергә чаклар китә мәңгегә...
Инде менә син дә хушлашасың –
Калам кебек җирдә мин генә.
...Узып барасыңмы инде, елым,
Күпме өмет баглап көткәнем?!
Киткәннәрнең кадерләре арта,
Синеке дә артыр, көт, яме...


Тукайга әйтер сүзем
Ишетәмсең мине, Тукай абый,
Тыңла әле әйтер сүземне.
Рәсемеңә карап сөйләшсәм дә,
Күргән кебек булам үзеңне.
Бел әле син, безнең бу гасырда
Булып тора төрле вазгыять.
Һәр көн саен кырыслана бара,
Усаллана бара җәмгыять.
Сабый лепкәседәй ката бара
Инсаннарның нәүмиз күңеле.
Онытабыз кебек, Апуш дустым,
Бу гомернең икәү түгелен.
Күзне томалады матди байлык,
Иркен фатир, затлы машина.
Мул тормышта яшим, диеп, кеше
Күпме бәла ала башына.
Ярты Рәсәй бурыч коллыгында,
Котылырга бармы чарасы?
Җир белән күк арасыдай хәзер
Туган белән туган арасы.
Җырлаучылар белән тулды илем,
Каләм тота белгән – язучы.
Нишләр иде алар, синдәй сәләт
Биргән булса әгәр язмышы?
Ана теле хәзер «мама теле»,
Дәү әниләр хәзер «бабушка».
Күкрәгендә җаны булган кеше
Ничек түзеп торыр бу эшкә?!
Калды микән күбәләкләр белән
Сөйләшүче хисле балалар?
Бетә бара татарыма рухи
Бишек булган авыл-салалар.
Шундый гасыр бездә, Габдуллаҗан,
Көн дә сала халкың борчуга,
Телен-илен сөйгән кыз-егетләр
Бик санаулы калган бу чорда.
Бөртек кенә калган ул-кызларга
Өмет баглап яши милләтем.
«И туган тел», «Шүрәле»ңнән башка
Мин үзем дә җирдә бер ятим.
Тик җан гына керләнмәсен, димен –
Ил бетмәсә, бетмәс телем дә.
Йөрәгемнән ургый милли моңнар
Һәм яңгырый туган илемдә!


Җыр
Мин Җыр булып туар идем җирдә,
Елый-елый тыңлый торган булып,
Елый-елый җырлый торган булып,
Яшәр идем күңелләргә тулып!
Табыннарда берәү башлаганда,
Икенчесе дәвам итәрлек җыр!
Кайгылардан арындырыр чара,
Туңган күңелләргә үтәрлек җыр!
Җырласыннар мине яңгыратып,
Биек тауның түбәсенә менеп!
Кеше туа җирдә. Җыр да туа.
Кеше китә, ә җыр ул – мәңгелек!

Бар...
Атлап киттем, дигән чакта
Аяктан тотканнар бар.
Алда көлеп, арттан килеп
Җилкәгә сукканнар бар.
Сырпаланып, җаен табып,
Күңелгә кергәннәр бар.
Аннан чыгып, серләреңне
Таратып йөргәннәр бар.
Сагышыңны үз иткәннәр,
Зарыгып көткәннәр бар.
Җылы кочагына алып,
Маңгайдан үпкәннәр бар.
Барлар алар... Күпләр алар –
Чыннары сирәк кенә.
Чын дустым ул, ахрысы,
Үземнең йөрәк кенә.


Хәлең ничек, балам?
Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,
Рәнҗетмиме узган-тузганы?
Чык тамчысы кебек күңелеңне
Капламыймы шәһәр тузаны?
Чит җирләрдә ничек, бездәгечә,
Көндез кояш, төнлә аймы ул?
Оҗмах булсын, ләкин туган җирдән
Кадерлерәк җирләр бармы ул?
Сагынулар шулай сарымы да,
Кайгы бездәгедәй карамы?
Зәңгәр күктә кыр казларын күрсәң,
Йөрәккәең әрнеп каламы?
Иртәләрен минем кебек сөеп,
Назлап уятучы бар микән?
Йөргән юлың күңелеңдәй киңме,
Әллә эз сыймаслык тар микән?
Чит җирләрдә ничек, сары көзләр
Сагыш утларына саламы?
Туган җирең сагынудан, балам,
Йөрәккәең тоташ ярамы?
Язлар ничек анда, кышлар ничек –
Буладыр бит кары-бураны?
Адашмасын балам буранда, дип,
Дога әйтеп сузам кулларым.
Хәлең ничек, балам, көн итмешең?
Рәнҗетмиме дусы-дошманы?
Чит җирдә дә узып булмыйдыр шул,
Узып булмый язмыш кушканны...
***
Җанымның кыйналган чаклары,
Җанымның кыелган чаклары.
Беркем юк янымда-якында
Шул җанны якларлык-сакларлык.
Җанымның үртәлгән мәлләре,
Җанымның битәрле мәлләре.
Янымда йөз кеше, мең кеше –
Ник берсе аңласа хәлләрем.
Җанымның көенгән көннәре,
Җанымның төелгән көннәре.
Көенгән-төелгән җанымны
Җан итәр, яр итәр кемнәре?
Җанымның өзелгән мизгеле,
Җанымның өзенгән мизгеле.
Өзелгән-өзенгән җанымда
Гомерлек, мәңгелек көз инде.
Ялгызлык – язмышым җәзасы –
Яр эзләп упкынга тарыма.
Ялгызлык – бәхет, дип сөенәм,
Бәхетсез парларга карыйм да...


Шушы куллар белән...
Мин барын да үз кулларым белән,
Шушы куллар белән башкардым.
Шушы куллар белән яшем сөрттем,
Кирәк икән, җирне актардым.
Шушы куллар белән печән чаптым,
Алдым балта, тоттым көрәген.
Шул кулларым белән җырлар яздым,
Учларыма кысып йөрәгем.
Шул кулларым күңелемне минем
Үсендерде, үргә үрләтте.
Усал булалмадым – йодрыкны да
Кесә аша гына күрсәттем.
Шул кулларым белән улларымны
Кочып алып, күккә чөйдем мин.
Шул кулларым белән йолдызларның
Тузаннарын сөртеп йөрдем мин.
Шул кулларны канат итеп җәйдем,
Тик аларны җыйдым еш кына.
Канатланма, диеп богаулыйлар,
Тик ни гаҗәп, куллар ычкына.
Күз тиярлек матур кул эшләрен
Эшли белмим – гафу, үпкәсез!
И кулларым, баксаң, үземнән дә
Яхшырак ла икән күпкә сез!