ТАШ СЫРТЫНДА БҮГЕН УТЫРАМ МИН...

Бомба
Ул курыкты атом бомбасыннан...
Хәтта ялгыш искә төшерү дә
Аның өчен шомлы булды сыман.
Ә бер көнне, шулай иртә белән,
Ул ашыгып эшкә бара иде,
Ашлык төягән зур йөк машинасы
Юл чатында аны таптап китте.
Ә ул, исәр, машинадан түгел,
Атом бомбасыннан курка иде.


Чират
Зур бер ташка мин утырдым барып,
Юл читендә шунда тукталып.
Ял итәбез гүя өчебез дә –
Мин дә, юл да, таш та, тын калып.
Шулчак яныбызда үскән куак
Үләнгә сүз кушты пышылдап.
Тыныч кына яткан җирләреннән
Таш та, юл да сүзгә кушылды.
Бәхәс купты алар арасында.
Озак кына бәхәс тынмады.
Ишетмәдем берсенең дә сүзен,
Мин бары тик ташны тыңладым.
Таш сыртында бүген утырамын,
Кызык түгел инде берсе дә.
Күп тә үтмәс, ул таш кукраеп
Утырачак минем өстемдә.

Елга
Никадәрле елга коя диңгезгә!
Диңгез тыныч, алар суын сизми дә.
Кар эресә, яңгыр яуса тауларда,
Ярсый елга, ташып чыга ярлардан.
***
Мин атладым йөрәгемнең артыннан.
Сөюемнең шактый күп шаһитлары.
Яклаучысы булдым ләкин бер үзем –
Шуңа мәллә калды аннан көл бары.


Бала күңеле
Менә тагын яз җитте:
Кар эреде тауларда.
Яз күңелне җилкетте:
Бала күңеле – далада.
***
Кыен көнемдә юкса исемдә –
Тик күрешәбез бары туйларда.
Сәрхуш чагында әйтелгән сүзләр
Истә калмый шул, онытылганнар.
Кыен көнемдә мин юк исеңдә,
Хәтта янымда гына йөрсәң дә.


Йөрәк
Үз эчеңә сыйдырмаган
Кайгы юктыр синең өчен.
Бар байлыгың – кешеләрнең
Хәсрәте, көенече.
Ни кылмыйсың кешеләрнең
Борчуларын сипләр өчен.
Үз кайгыңны белмисең дә,
Ут янасың читләр өчен.


Тамырларын кояш күргән агач
Һәр яңа көн туган саен, иртән
Сине уйлап тибә йөрәгем.
Теләкләрең чынга ашты менә:
Күптәннән юк икән күргәнем.
Күптән инде мине искә алып,
Күңелеңне сагыш басмыйдыр.
Хәзер инде якты таңнарың да
Мине уйлар өчен атмыйдыр.
Ә мин тагын юлга чыктым әле,
Бер кагыйм, дип, сагыш тузанын.
Тик җаныма ничек аңлатыйм соң
Елларымның синсез узганын?
Өметләрем калган аргы ярда,
Кичералмый ялгышларымны.
Ят дулкыннар кочагында йөзәм,
Кайтар миңа сагышларымны.
Кая гына китеп югалсам да,
Күз алдымда сының торыр бит.
Тамырларын кояш күргән агач
Бер көн барыбер кибеп корыр бит.


***
Бер-бер артлы еллар үтә очып,
Чынга ашмый кала хыяллар.
Ә җырларым минем үзем белән,
Минем белән дөнья куярлар.
Еллар белән бергә гомер үтә,
Сизелми дә кала узганы.
Сагышларда узган еллар китә,
Еламыймын аны кызганып.
Гомер – ак тау, ә ул биек тауга,
Юк, менмәдем селкеп кулымны.
Үкенмимен һич тә, мин заяга
Үткәрмәдем гомер юлымны.


***
Мәҗбүр итмә, зинһар, ант эчәргә.
Карашың әйттермәс ни генә!
Ия була алмам күк сүземә –
Китә алмам кабат кирегә.
Синнән читтә юллар табалсам да,
Мин үземне киләм гел аклап. –
Каргарсың дип куркам китә калсам,
Шул каргышың саклый гөнаһтан.


***
Айсыз төндә ишетелә:
Күккә карап этләр өрә.
Кара төннең ак бураны
Этнең өнен карга төрә.
Ул, буранга ачу итеп,
Ыңгыраша, улый, елый.
Буранның юк анда эше,
Өнен ак кар белән сылый.
Эт улавы күкне яра.
Ул кызганыч әнә шуңа.
Кемдер исә суык төндә
Ыңгырашмый гына туңа.


***
Мөхетдин Абаевка
Тауга менәбез. Аяк асты боз.
Әле җитмәсә, кар япкан өстен.
Гафу ит, дустым, мин алга узыйм,
Анаң күз яшен килми күрәсем.

Каек
Мин алай ук бик карт түгел әле,
Тик тынычлык эзли йөрәгем.
Хыялларым бар да алда чакта
Ник өзелде болай йөгәнем?..
Бөтенесен, язмыш, син бирәсең,
Сорамыймын артык үзеңнән.
Кояш күктә көлеп торган чакта
Үз күләгәң йөри эзеңнән.
Алай ук бик карт та түгелмен күк,
Тик пышылдап, маңгай сырларым,
Куша кабат искә төшерергә
Артта калган яшьлек елларын.
Теләгеңә һәрчак ирешерсең,
Ни көткәнең җирдә булганда.
Сорап сузган кулга охшый каек,
Диңгез тыныч – батмый ул анда.
Хәлем бетсә, таш күк батачакмын.
Төпкә китәр бер көн каек та.
Җиңелрәк ташны күтәрүе
Су төбендә яткан каектан.


Ике дулкын
Кайчак текә борылышларында
Язмышымны һаман шелтәлим.
Тәмле бәлеш белән сыйласа да,
Аңарга шул бик еш үпкәлим.
Нәрсә кирәк миңа бу дөньяда?!
Белми булыр хәтта Алла да.
Бар өзелеп сөйгән газиз ярым,
Кирәгем юк кебек аңа да.
Берсен-берсе йота ике дулкын,
Кара-каршы әгәр килсәләр.
Яратуын аның өмет итмим,
Исем китми, сөйми, дисәләр.
Без икәү бу тормыш диңгезендә,
Ерак түгел юкса арабыз.
Ул – алдарак бераз, мин – артыннан,
Бер үк ярга таба барабыз.


Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

Реклама