Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шамил Анак: «Өйрәнсәң иде иң бөек сәнгатькә – сүз ирке сәнгатенә»

Шамил Анак (Шамил Гомәр улы Мәхмүдев) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туа. Дәүләкән педагогия училищесында укыганнан соң, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын һәм аспирантураны тәмамлый. М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957-1959), Прага университетында да укыта. 1959 елда шагыйрь туган авылына кайта. Моннан соңгы гомерен туган төбәгендә яши.

Шамил Анак поэзиясе – чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзаллап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып, яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән үзенчәлекле.

Ул – татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан ике дистәләп китап авторы. «Тыйнак табын: шигырьләр» (Казан: Татар.кит.нәшр., 1982), «Сөю тамгалары» (Өфө: Китап, 1988; (башкорт телендә)) – шагыйрьнең төп басма китаплары. «Шамил Анак ничектер читтә торып, Казаннан еракта яшәп, 60-70 нче еллар әдәби процессына, бигрәк тә Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалимов, Р.Гатауллиннарның эзләнүләренә шактый көчле тәэсир ясый алды. Сүз ирекле шигырьгә, иркен композициягә, тар рамкалардан «коткарылган» образлы фикерләүгә киң таяну турында гына бармый. Шамил Анак иң гадәти, күзгә чалынып, күренеп, туйдырып, ялыктырып бетергән төшенчәләрнең дә поэзия бөрки алуларын исбат итә алды. Юкка гына ул: «Өйрәнсәң иде иң бөек сәнгатькә – сүз ирке сәнгатенә», дими. Нәкъ менә шул сыйфаты белән ул бер буын яшьләр өчен үрнәк булды.

...Ш.Анак поэзиясе – катлаулы күренеш. Аның шигырьләрен бербөтен итеп кабул итәргә кирәктер. Шигырьнең эчке ситуациясе, фикерләү үзенчәлеге бер әсәрдән икенчесенә күчә, образ катламы тулырак ачыла бара. Алар, бер-берсенә сырышып, ятышып, бина булып күтәрелгән блокларны хәтерләтә», – дип яза әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин шагыйрь иҗаты турында (Тыйнак табынга кил, укучы! // Казан утлары. – 1983. – №11. – 141-143 битләр). Шамил Анак – киң мәгълүматлы әдәбият белгече, оста тәрҗемәче. Ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең ике шигырь китабын, шулай ук төрек хикәяләрен тәрҗемә итә. Шамил Анакка 1990 елда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. Ш.Анак – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.