Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни

Әни
Гомерләре куркынычта булып,
Авыр хәлдә калса нәниләр,
Бала өчен, гомерләре белән
Хушлашырга әзер әниләр.
Әни бит ул – иң-иң күркәм кеше,
Күп сынаулар җыйган үзенә.
Кызыллыклар китермичә яшик
Без дә әнкәйләрнең йөзенә.
Якты көздә шундый бәйрәм бүген,
Эндәшәмен һәрбер балага:
Күмәкләшеп, ак бәхетләр телик,
Чын күңелдән Бөек Анага!


Елена НУЖДИНА,
Баулы районы Крым-Сарай мәктәбе укучысы