КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ (роман)

Дүртенче бүлек
1
Бу юлы да Рахманкулов, кунакханәдә торудан баш тартып, дусты
Дадоновларга тукталды. Юрий Владиславович бер атнадан Италиядән
кайтырга тиеш иде. Нина Ивановна үзенең аптекасына иртән китә, кич кайта.
Ул, очрашу белән, республика ярышында өченче урынны яулаган кызлары
Евгениянең соңга калып кайтуына зарлана башлады.
Дан-шөһрәт бераз кыйммәткәрәк төшә шул... Әнә кояш. Әнә зәңгәр күк.
Усак яфракларының кабаланып серләшүе. Туйганчы кара, ләззәтлән. Әлеге
рәхәтлекләр һәркемгә дә тигез өләшенә. Ә менә синең исемеңә тез чүгү, син
яулаган уңышларга табыну... Мәҗүсилек бит бу! Нигә шушы гөнаһны аңларга
кешеләрнең зиһеннәре җитми?
Төнне Габдрахман җир өстендә, адәм балалары көн күрә торган өй рәхәтендә
уздырды. Аста – җиргә салынган таш нигез. Идән һәрдаим тынычлыкта.
Өйнең диварлары әүмәк-тәүмәк килеп чайкалмый. Һәм иң зур, иң ышанычлы
иминлек – монда дошман кулына эләгү куркынычы янаганда, өегезгә ут төртеп
яндырыгыз дигән катгый боерыкның булмавы. Корабта исә андый куркыныч
сине даими сагалап тора иде.
Киенер алдыннан Рахманкулов тәрәзәгә карады. Көзге вак яңгыр сибәли.
Шәһәр өстен бүселергә торган авыр болытлар каплаган. Одесса көзе – елның
кыяфәтсез чагы.
Чалбарын кигәндә, күзе өстәлгә төште. Эре хәрефләр белән язылган ярты
дәфтәр бите.
«Габдрахман Бәкерович!
Казылык, йомырка, сыр, май – суыткычта. Чәй – шкафта. Төшке ашка безгә килеп,
Оксананың хәлен белешсәң, әйбәт булыр иде. Ул бит ярыштан имгәнеп кайтты. Син
килгәндә, Евгения йокыдан тормаган булса, уятып, укуына куып җибәр.
Ачкычның кая яшерелгәнен беләсең, урыны үзгәрмәде. Нина.»
Рахманкулов табага май агызды, вак итеп ипи һәм колбаса турады, тоз сипте,
кызара башлаганчы кыздырды, шуннан соң гына ике йомырка сытты. Йомырка
агы пешеп катты, сарысы сыек килеш калды. Бу аның үзе уйлап чыгарган
ризыгы иде. Шунлыктан һәм корабтагы общепит ашына охшамаганлыктан,
гаҗәеп тәмле тоелды.
Оксана... Бу исемнең кәгазьгә язылганы тавыш белән әйтелгәненнән
Дәвамы. Башы узган санда.
9
тәэсирлерәк икән. Кадрлар бүлегенә кереп, инде җиденче ел шунда эшләсә
дә, күнегелгән корабына путёвка алу һәм, өч-дүрт көннән соң шуңа утырып,
Апеннин ярыматавына турист халкының Мәккәсе һәм Мәдинәсе саналган
Италия портына әле беренче тапкыр юл тотуы гына иде.
Габдрахман урамга чыкты – һава юешлектән шыксыз. Әнә, җәен кояш
нурларына коенып утырган карагай ботакларыннан, салкын күз яшьләре
дымсу тротуарга тама. Йорт диварлары төссезлеккә төренгән. Салкын юешлек
кешеләрнең кыяфәтен җимергән. Каршы килүче җәяүлеләрнең кашлары
җыерылган, чырайларында канәгатьсезлек.
Пушкин урамының өч кварталын үткәч, ул, Дерибас урамын аркылыга
кисеп, Опера театры каршысындагы мәйданга чыкты. Мәйдан читенә тезелгән
юеш эскәмияләрнең бушлыгы, Диңгез буе бульварында яфрагын койган каштан
агачларының шыксызлыгы һәм бульварның урта бер җиренә урнашкан Пушкин
һәйкәле тирәсендәге моңсулык, бу – шат күңелле, уйнап-көлеп яшәргә күнеккән
Ильф һәм Петров каласын матәм кәефендә күрсәтә.
Воронцов сараена ике-өч йөз адым чамасы кала Габдрахман бина эченә
үтте. Озын коридор. Кадрлар бүлеге начальнигының, инспекторларның
ишекләре төбендә нибарысы бишәр-алтышар кеше. Кайда коридорга
сыймыйча ишегалдына бүселеп чыккан, язмыш көтеп зарыгучы чиратлар?..
Габдрахманның корабы теркәлгән инспекторның ишеге каршында, өнме бу –
төшме, күптән чүплек башын сагынган пиджак кигән сыңар диңгезче. Янына
килеп басуга, ишектән кызарып-бүртенеп чыккан стиляга артыннан күтәрәм
хәленә җиткән диңгезче дә эчкә чумды. Рахманкулов үзе генә калды. Чиновник
карамагына кергәндә, ялгыз басып тору катлаулырак икән...
– Кто крайний? – Рахманкуловның дәвамы булмаган чиратына берьюлы
өч кеше килеп басты.
«Последний» дими хәзер совет чынбарлыгында чират торуларга күнеккән
коммунизм төзүче. Хезмәтенә күрә, акча түлисе урынга, социалистик ярыштагы
алдынгылык, ударниклык кытлыгы биргән коры куанычларга сөенгән бичараның
«соңгы» сүзеннән шүрләве инде «крайний» мескенлегенә күчкән...
– Ә, Рахманкулов! – Инспектор аны аягүрә басып каршы алды. Ничәмә ел
эшләп, бу чиновникның шулай шат чырай белән каршы алганы юк иде әле.
Шушы кысыр рейстан соң, инспекторның якты йөз күрсәтүе Габдрахманны
шикләндереп җибәрде. Бәлки шуңадыр, гадәттәгечә, яңа тәкъдимен ишетүгә,
аның җавабы да шактый коры килеп чыкты:
– Җитмәдеме икән минем алмашка йөрүем?! Инде дүрт тәүлектән үз корабым
кайта. Мин бит «Чолман» экипажы штатында. Башка корабларның тишекләрен ямап
торудан арый башладым. «Чолман»га җибәрүегезне сорап, приказ алырга килдем.
– Сез бит үзегез әйттегез, яңа илләрне, яңа диңгезләрне күреп йөрергә
яратам, дип. Оныттыгызмыни?
– Онытмадым, шулай да яңа экипажга, яңа корабка күнегү мәшәкате
туйдыра башлады.
– Үз пароходыңа кайтканчы, бүлек мөдиренә кереп чык. Сине Ткаченко эзли.
Габдрахманның күңеленә курку йөгерде. Начальникның үзенә тора салып
кына чакырмыйлар. Диңгезчеләр арасында файдалы портларга йөрүче корабка
эләгү өчен, аяусыз астыртын көрәш барганда, сине зур түрә болай гына кабул
итми. Чакыру «Академик Крупчатов»тагы мәрәкәгә бәйләнешле булырга
охшаган?!
Бүлек начальнигы янына керергә теләүчеләр дистәдән артык иде.
10
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Рахманкулов чиратның койрыгына барып басты. Монда торучылар
инспектор ишеге янындагыларга охшамаган иде. Күпчелегенең кашлары
җимерек, йөзләрендә нәфрәт катнаш тирән төшенкелек. Болар «хакыйкать
эзләүче»ләрдән булса кирәк. Кемнеңдер семофорын1 япканнар. Кемнедер
самодур капитан «ашаган»2. Шушы бәхетсезләрнең күпчелеге, һичшиксез,
аларның туры әйтүен сыйнфый дошманлыкка санап, чит илләргә йөрүдән
мәхрүм иткән патриот рухлы куштан һәм надан помполит корбаны иде.
Коридорга начальникның секретарьшасы чыкты:
– Арагызда Рахманкулов бармы?
– Мин – Рахманкулов... – диде Габдрахман һәм, кызга ияреп, кабинетка узды.
– Сезне «күршеләр» чакыра, – диде Ткаченко, диңгезченең сәламенә җавап
биреп тормыйча гына.
– Кем соң ул «күршеләр»? – диде Рахманкулов. Аларның кем икәнлекләрен
ул белә иде. Шул исеме генә дә дер калтырата торган оешмага чакырылу аның
буыннарын йомшартып җибәрде. Тетрәнүен яшерер өчен бирде бу сорауны.
– Сез, мариман калдыклары, әлеге йортны «Белый дом» дип атап йөртәсез.
Сакчыга фамилиягезне әйтсәгез, шул җитә. Сезнең белән сөйләшәсе кеше үзе
чыгып алып керер. Уңыш телим.
Начальникның теләге егетнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул йорттагы
«уңыш» подвалга кереп мәңгелеккә олагу, юкка чыгу түгелме соң?.. Ежов,
Берия, Абакумов төзегән оешмадан тагын нинди изге гамәл көтәргә мөмкин...
Габдрахманның ишеткәне бар, үлемгә хөкем ителгән Лубянка корбанын
атарга алып чыкканда: «Шарфымны бәйләргә онытканмын. Минем тамагыма
бик тиз салкын тия», – дип, камерасына кереп, муенына шарфын урап чыккан,
имеш. Шундый игелек эшләсәләр генә инде...
Рахманкуловның күңелен бары бер нәрсә тынычландыра: Берияне,
Абакумовны атып үтереп, дистәләрчә миллион гөнаһсыз ГУЛАГ корбаннарына,
сүздә генә булса да реабилитация ясап, Никита Хрущёв совет кешеләрен
дер калтырап яшәү золымында тотучыларның җинаятьләренә чик куйды.
Шушы хакта уйлау Габдрахманга өмет терәге биреп тора иде. Кадрлар
бүлегеннән чыккач, ул Потёмкин баскычына янәшә яр өстенә тотылган
челтәрле тимер рәшәткәгә терәлде дә причалда йөк бушаттырып яисә төятеп
торган пароходларга, тышкы рейдта йокымсырап чират көткән корабларга
бертын карап торды. Ярдан караганда, кораб эчендәге михнәт, зарыктыргыч
диңгезчеләр тормышы күренми. Йөк төялеп беткәч, корабларның ерак
диңгез-океаннарга, ымсындыргыч бай, маҗаралы тормыш кичергән илләргә
юл тотачаклары гына күз алдына килеп баса. Әгәр Колумб, Магелланнар,
төрекләрдән чыккан «диңгез бүресе» Барбароссалар чорында аларның язмышы
КГБ кулында булса, ерак илләргә, хәтта моңа кадәр кешелек дөньясына
билгесез кыйтгаларга юл ачылыр идеме икән?!
2
Ак йорт. Гадәттә, АКШ Президенты яшәгән йортны шулай дип атап
йөртәләр. КГБның диңгезчеләр эше белән шөгыльләнгән бүлеге бинасына да
шундый ук исем бирелү бик үк аңлашылып бетми, әлбәттә. Диңгез ягыннан
караганда, бу йорт Вакуленчук урамының уң ягына урнашкан. Йортның акка
буялган биек дивары түгәрәкләнеп эчке якка батып тора. Рококо ысулына
1 Семафор – диңгезчеләр шивәсендә виза.
2 «Ашаган» – гаделсезлек эшләп, корабтан куылган.
11
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
алмашка килгән французлар классикасы. Бинаны Одессага нигез салдыртучы
Дюк Решелье төзеткән. Җитди эшкә тотыныр алдыннан, Габдрахманның әнисе
Фәриха карчык дога укый, Хозыр Ильястан юлдашлык сорый иде. Бала чагында
аның чәченә кадәр әнисе ала иде. Эшен бетергәннән соң, күлмәк-ыштанына
сырышкан чәчләрне сыпырып төшерә дә тәңречелек чорыннан калган ырым
сүзләрен такмаклап ала: «Карчыгадан – кан, ябалактан – йон. Кошка-киеккә
түмгәк булып күрен! Минем кулым түгел, Гайшә-Фатыйма кулы».
Ишек төбендә аяк сөртергә каеш җәймә. Янәшә бернинди белдерү
куелмаган. Габдрахман, мәңгелек өчен эшләнгән авыр имән ишекне ачып,
бусага аша эчкә атлады.
– Сез кемгә? – диде хәрбиләрчә киенгән кеше, каршы чыгып.
– Минем фамилиям Рахманкулов.
– Сезгә килделәр, – диде ишек саклаучы, телефон трубкасына.
Ишек сакчысы, күзе белән Габдрахманны капшап, сиздермичә генә тенти
иде. «Нәрсә эзли икән бу бәндә?» – дип уйлап алды Габдрахман. Коридорда
аңа таба килүче бер кеше күренде.
– Исәнмесез, – диде ул җылы гына. – Сез Рахманкулов буласызмы?
– Әйе, мин Рахманкулов.
– Әйдәгез.
Алар коридордан янәшә атладылар. Бераздан соң, каршы алучы арткарак
калып, бер ишекне ачты:
– Рәхим итегез. Утырыгыз, – диде ул, өстәл янындагы урындыкка күрсәтеп.
Үзе каршы якка барып урнашты. – Безгә сүзнең дөресе генә кирәк. Иң дөресе.
Курыктыгызмы кингстонны ачарга?
– Аны бит моторист Ясиненко ачты.
– Ачты? Ә нишләп соң корабка су кермәде?
– Ул вентильне кирегә, ябылу ягына борган.
– Кире якка борганын күргәч, нигә әйтмәдегез?
– Мин аны ача дип уйладым. Ясиненко сулагай.
– Нинди аерма? Сулагайга да бит ачар өчен сулга борырга кирәк. Сез аның
ябу ягына боруын аңларга тиеш идегез. Дөресен әйтегез, Ясиненко белән сүз
куешып ялганлыйсызмы?
– Сүз куешкан булсак, мин аны ломга йөгертмәс идем.
– Ярый. Дөресен әйтергә теләмисез инде. Куркасыз. Безнең бит ялганны
ача торган приборыбыз да бар. Ачыклыйк әле, – кабинет хуҗасы селектор
төймәсенә басты. – Миңа детектор кирәк. Көтәм.
Кабинетка, мунча кирәк-яраклары йөртә торган чемодан зурлыгы тартма
күтәреп, өлкән сержант килеп керде. Тартманы ачып, эченнән кабель чыгаргач,
Габдрахманның кулларына ике беләзек белән тоташтырды. Сорау алучының
алдына – экран, җавап тотучыга каратып өстәл сәгате зурлыгы прибор куелды.
– Ток җибәримме?
– Җибәрегез.
Өстәлдәге нәрсә ишетелер-ишетелмәс кенә безелди башлады.
– Минем сорауларга сез дөрес, бары тик дөрес кенә җавап бирергә тиешсез.
Аңладыгызмы?
– Аңлашылды.
Америка Үзәк разведка идарәсе уйлап чыгарган «ялган тоту детекторы»на
ишарә иде бу прибор. Америка приборын кайда гына мыскыллап бетермәделәр.
Хәзер инде үз мыскылларын үзләре үк куллана башлаганнар.
12
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
КГБчы бу юлы сорауларын читләтебрәк, бераз серлерәк итеп бирергә
тырыша иде. Үзе экранга карап та тормый. Әлеге хәл «ялган тота торган
детектор»ның куркытыр өчен генә куелган алдавыч икәнлеген ачык күрсәтә
иде. Курыкканда адәм баласы сагая. Бу чакта аның көче, зиһене шул куркуны
җиңүгә китеп бетә. Бу хәлне Габдрахман суга батып үлү куркынычы үткәч
аңлады. Кингстонны ачарга төшкәндә, аның мие таш булып каткан иде. Аңлап,
акыл белән эш итү сәләте юкка чыккан. Кораб суга батканнан соң, башкалар
белән ул үзе дә үләчәк бит. Менә шул тончыгуның үлем икәнлегенә аның
күңелендә бер генә бөртек тә ышану юк иде. Сөаль алучы хәлне аңларга әзер
түгел. Бу халәтне ул урыс телендәге «трусость» дип атый. Курыкканда син,
телисеңме-юкмы, сагаерга, шул куркыныч алып килгән афәткә каршы чара
эзләргә тиешсең. Илле җиде мең тонна авырлыктагы корабның суга батуына
каршы тора алырлык чара табу мөмкинме соң? Капитанның сейфында
сакланган секретный боерыкта диңгезчеләрне коткару турында бер генә сүз
дә юк иде. Бу бит очраклы хәл түгел. Алар катгый рәвештә батып үләргә
тиеш иделәр. Исән калсалар, америкалылар кулына эләгеп, серне сөйләүләре
мөмкин ич...
Аларны батырырга җибәрүче капитанның да башы каткандыр. Кингстонны
ачуга, ул үзе дә батып үлә. Ә кем исән кала? Әлбәттә, боерык кәгазен язучылар
исән кала. Кубага ракета илтүне оештыручылар да исән калачак. Алар әле исән
калу белән генә чикләнмичә, бер бөек вакыйганы оештыручы даһилар булып
тарих битенә керәчәкләр.
Ватан сугышында фашист гаскәрләренә каршы атакага баручылар, чигенә
калса, аларны атып үтерергә кулларына мылтык тоттырып артларыннан
заградотряд җибәрелгән шикелле чаралар да бүгенге көндә лаеклы алым
санала. Ә менә үләсе урынга исән калу!.. Моторист Ясиненконың, капитанның,
батып үләсе урынга исән калган өчен, ни сәбәпле приказ үтәлми калганын
ачыклаган булып җаннарын алалар иде. Алай гына да түгел, «Академик
Крупчатов»ның экипажы тулысынча кара исемлеккә эләкте. Хәзер аларның
барысы да совет чынбарлыгында Ватанга тугры булуларын югалттылар. Шушы
хәлне көнбатышта яшәүчегә сөйләсәң, ул сине ялганчыга санар иде. Ә алар
илендә бу табигый нәрсә.
– Башка соравым юк, – диде КГБчы, куркытырга көйләнгән сораулар
белән сәгатькә якын Габдрахманның җанын газаплаганнан соң. – Менә шушы
кәгазьгә язылганны дикъкать белән укып кул куясыз һәм, кисәтәм, бу йортта
булганыгызны беркем дә белмәскә тиеш.
Кәгазьгә шул ук «күрмәдем, белмәдем, кабергә кергәнче беркемгә дә
сөйләмичә, сер итеп сакларга ант итәм» сүзләре язылган иде.
«Ак йорт»тан чыккач, Габдрахман, трамвайга утырып, туры Ланжеронга
юл тотты. Трамвайдан төшеп, Шевченко паркы аша диңгез ярына чыкты.
Җил аударган агач кәүсәсе янында үзен кая куярга белмичә басып торгач, шул
агачка менеп утырды. Еракларда йөреп кайткан кораблар, диңгез яры буеннан
Воронцов маягына турылап, портка таба ашыгалар. Сәяхәткә китүчеләр,
палубага баскан килеш һаман ерагая, әкрен генә югала, җуела килгән үги туган
җирнең ярларына карап, ирексездән үзләренең хыялый киләчәгенә чумалар.
Колумблар, Джеймс Куклар чорында да инквизиция исемле кара көчләр,
һичшиксез, булмый калмаган. Тик ни өчен бу гамәлләрнең рәхимсезлеге,
кешелекнең аңы үскән саен, аз гына да кимүгә таба бармый?..
Христофор Колумб Җир шарының Библиядәгечә өч кенә кыйтгадан
13
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
тормавын ачты. Магеллан, инквизиция учагында яндырылган Джордано
Бруноның сүзен куәтләп, Җир шарының түгәрәк булуын, аның Кояш
тирәсендә әйләнүен раслады. Аларга бит инквизиция тимәде. Ә син, Бәкер улы
Габдрахман, Американы сугышта җиңү максаты белән халкын ярым ач, ярым
ялангач тотып, миллиард, триллионнарга төшкән ракета ясауны тәнкыйтьләп
кара әле – Советлар Союзының инквизициясе сине төрмәдә черетәчәк...
3
Йокысыз төн. Ул нигә шулай озын була икән? Иртән Рахманкулов
«Чолман»га путёвка алырга кадрлар бүлегенә килде. Чират озын иде. Ниһаять,
ул инспектор каршында.
– Ял сорап гариза языгыз, – диде инспектор.
– Мин бит «Крупчатов»ка утырыр алдыннан гына ял иттем. Минем үз
корабыма утырасым килә.
– Җитәкчелек сезне ялга җибәрергә куша.
Ялдан соң Габдрахман бары бер генә тапкыр диңгезгә чыкты. Әле бит
ялда тотарлык акча да ала алмады. Өстәвенә көзнең иң шыксыз, иң елак чагы.
Мондый шыксызлыкны ул Африкада, гарәп илләрендә, Һиндстанда үткәрергә
ярата иде. Ялга китәргә куштылар – син буйсынырга тиешсең.
Боерыкның «күрше»ләрдән килүе көн кебек ачык иде. Алар, Габдрахманның
визасын ябар өчен, тырнак астыннан кер эзли башлаячаклар. Хәзер аңа беркем
ярдәм итә алмый. «Күрше»ләр шулай куша. Бу карар Аллаһы Тәгаләнеке белән
дәгъвалашыр дәрәҗәдә иде. Аның визасы ябылу кадрлар бүлеге инспекторы
өчен дә файдалы иде. «Чолман» даими рәвештә Италия портларына йөри.
Димәк, Рахманкуловның урыны өчен әйбәт кенә ришвәт алырга була.
Эш көне тәмамланганда, мәсьәлә хәл ителгән иде инде. Җилнең кайсы яктан
искәнен ул аңлый... Дадоновның хатыны аңа Оксананы күрмичә китмә, дигән
иде. Кыз бит аны ошатмады шикелле... Баскыч төбенә килеп туктауга, ашыгып
өенә кереп китте. Кызның телефоны да юк иде аңарда. Хәзер бит очрашуны
телефон аша оештыралар. Ул гына иске гадәтеннән арына алмый. Сүз, югыйсә,
сөйләшүнең бер өлеше генә. Күреп сөйләшкәндә, адәм баласының күз карашы,
туктаусыз үзгәреп торган йөзе, аяк-кулларының хәрәкәте, хәтта киенеп килүе
– боларның барысы да әңгәмәгә катнаша. Кайчакта күз карашы, яисә кешенең
йөзендә туктаусыз үзгәреп торган хисләр чагылышы сүзнең эчтәлегеннән
дөресрәк була. Шуңа күрәме, телефоннан сөйләшкәннән соң барлыкка килгән
бушлык аның күңелен озак кына кыбырсытып тора иде.
Рахманкулов Нина Ивановна эшкә китәр алдыннан язып калдырган телефон
номерын җыйды. Шактый вакыт трубканы алмый тордылар. Ниһаять:
– Тыңлыйм.
Йа Хода! Аллаһы Тәгалә хатын-кызга тавышның шундый да матурын,
тәэсирлесен биргән бит! Телефон трубкасындагы аваз каяндыр тирәннән,
хисләрнең куе һәм кайнар төпкеленнән чыга иде.
– Рахманкулов мин. Хәтерлисезме икән, без Дадоновларда танышкан идек.
Исәнлек-саулыкмы?
– Рәхмәт. Зарланырлык түгел.
– Минем сезнең белән очрашасым килә. Сәгать ничәдә, кайда очраша
алабыз?
Тынлык. Трубкадан кызның сулыш алганы ишетелә шикелле.
– Нигә кирәк сезгә минем белән очрашу?
14
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
– Женя Дадонова миңа Киевта узган спартакиада турында сөйләде. Сезне
дә искә алды. Шул турыда минем үзегездән ишетәсем килә.
– Женя сөйләгән бит инде. Ул турыда минем сөйләшәсем дә килми.
«Шалтыратуыгызга рәхмәт, сау булыгыз», – дип трубкасын куйса,
шалтырату мөмкинлеге юкка чыгачак. Кыюрак кыланырга кирәк, дип уйлады
Габдрахман һәм ашыгып әйтте:
– Кичке сәгать алтыда мин сезне бульварда, Пушкин һәйкәле янында көтәм.
Үтенеп сорыйм, килми калмагыз, яме?
– Белмим әле... барасы җирем дә бар иде.
– Бергәләп барырбыз. Мин сезне көтәм...
– Килмәсәм... Килә алмасам... Кичерегез.
Моңа кадәр аның очрашудан баш тарткан кызга очраганы юк иде шикелле.
Ни өчен? Ул, чакырганчыга кадәр, башта кызның очрашасы килүен ачыкларга
тырыша иде. Кыз сиңа кызыкмый икән, аның белән очрашу нигә кирәк?
Очрашасым килми дип өзеп әйтмәде бит. Ярышта җиңә алмавын авыр
кичерә. Кызның очрашырга атлыгып тормавы аның теләген көчәйтеп җибәрде.
Бераз көтәргә дә кабат шалтыратырга.... Парикмахерскига кереп, чәчне
алдырырга кирәк булыр. Бу фикер аңа көлке тоелды. Фраер! Син нәрсә, әллә
горурлыгыңны сындырырга җыенасыңмы? Очрашасы килмәвен белгертте
бит. Төкер. Сине көчләп ялга җибәрәләр. Авылыңа кайт. Мәхәббәтне туган
авылыңнан эзләргә кирәк. Гаилә корыр вакыт җиткән. Нәсел калдыру турында
оныттыңмыни? Төкер! Төшермә абруеңны. Шалтыратма ул кызга. Спорт белән
шөгыльләнүчеләрнең кем икәнен белмисеңмени...
Габдрахман, бухгалтериягә кереп, ялга тиешле акчаны алып чыкты. Әз
түләделәр. Аны саклык кенәгәсенә күчерде. Мондый акча белән ялга кайтырга
ярамый. Парикмахердан чәчен алдырды. Телефон трубкасындагы таныш тавышны
ишеткәч кенә, каботажда йөзгәндә бергә эшләгән дусты Виктор Смирновка
шалтыратасы урынга Оксананың телефон номерын җыйганлыгын аңлап алды.
4
– Алло! Оксана тыңлый.
– Һаман мин әле бу, – диде Габдрахман, уңайсызланып. – «Украина»
кинотеатрында «Девять дней одного года» исемле фильм күрсәтәләр. Төп
рольне Алексей Баталов уйный. Карыйсыгыз килмиме?
Озак кына җавап булмады.
– Кайчан?
– Сәгать икедә башлана. Курыкмагыз, өлгерәсез әле.
– Минем поликлиникага кереп чыгасым бар иде.
– Өлгерәсез. Сезне касса янында көтәм. Танырсыз бит?
Җавап урынына трубкада «пип»ләгән тавыш ишетелде... Көтеп торуның
газаплы рәхәте. Көткән чакта нигәдер вакыт агымы әкренәя. Күңел түреннән
тынгысыз уйлар калкып чыга башлый. Әгәр килми калса?.. Кыбырсынма
инде. Тынычлан. Әнә, Собор мәйданы ягыннан бу якка ашыккан кыз күренде.
Оксанамы? Менә ул, Преображенскаяны аркылыга узып, Дерибас урамына
чыкты. Ашыга. Юк, бу башка кыз. Яһүдиләргә хас кылыч борын, ярым
кысылган җитди иреннәр. Атлап килүе исә шундый җиңел, килешле.
– Исәнмесез!
– Исәнмесез, – диде Габдрахман, югалып калуын сиздермәскә тырышып.
Оксана аңа сул кулын сузды.
15
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
– Кичә генә гипсны салдырдылар. Кыймылдатырга куркам.
Сеанс башланырга ярты сәгать вакыт бар иде әле.
– Башланганын монда көтәбезме, әллә керикме? – дип сорады Габдрахман
бераз кыюланып.
– Миңа барыбер.
– Әйдә, керик алайса. Мин фойеда артистларның сурәтләрен карарга яратам.
Фойега уздылар. Рахманкулов туңдырма алырга чиратка басты. Оксана,
аның янына килеп, җиңеннән тартты:
– Үзегезгә генә алыгыз. Миңа кирәкми.
– Яратмыйсызмыни?
– Яратмыйм да, аннан соң...
– Әйтеп бетерегез. Аннан соң нәрсә?
– Аңлатмасам ярыймы?
– Ярый да, минем беләсем килә, туңдырма алып бирүнең сезгә ошамаган
ягы бармыни?
– Бу дөньяда бит бернәрсә дә бушлай бирелми. Соңыннан шул бәяне
кайтарырга кирәк була.
– Ничек инде кайтарырга? Берничә ай үткәч: фәлән тапкыр туңдырма алып
бирдегез, фәлән мәртәбә кинога керергә билет алдыгыз, ә бусы – трамвай
акчасы, дип, сез миңа кире кайтарырга тиешмени?
– Кайтарып бирү гадәте юк, анысы дөрес. Беренчедән, мин түлисене түләү
сезне юмарт итеп күрсәтүгә көйләнгән. Икенчедән, хак зурая барган саен,
сезгә буйсынуым белән хокуксызлыгым көчәя генә. Әнә бит, алган эш хакын
бәхилләтү өчен, көне-төне бил бөгәләр. Банктан алган кредитны да арттырып
түлиләр.
Мондый фикерне Габдрахманның беренче тапкыр ишетүе иде. Ул
рәхәтләнеп көлде.
– Әнә, звонок бирделәр. Кереп утырыйк... Сез уң ягыгыз белән бәрелгән
идегезме?
– Әйе, уң як җилкә.
– Алай булгач, мин алдан керим әле.
Салмак кына караңгылана барып, ут сүнде. Зал эчен караңгылык капласа
да, Оксананың сурәте югалмыйча, күз алдында торуын дәвам итә иде. Күз генә
түгел, тәннең һәр күзәнәге тәнне чымырдата торган шушы тылсымны тоеп,
күреп тора шикелле иде. Әнә, кыска итеп калдырылган куе чәч. Кыйгач каш,
татар халкының җырларында сурәтләнгән уйчан кара күзләр. Алар хәзер кул
белән үрелеп тотарлык янәшәдә. Бу мизгелдә Оксананы аңлау өчен сүзнең
кирәге юк иде.
Экранда кеше сурәтләре хәрәкәтләнеп тора. Сөйләшәләр. Дуслык һәм
астыртын дошманлык. Фәнни институтта атом төшен өйрәнәләр. Галимнәрнең
көндәлек эшләре – Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен җимереп, миллионлаган
японнарны агулап үтергән атом көчен эшкә җигәләр. Габдрахманның иң
яраткан артисты Алексей Баталов атом радиациясе белән агуланган. Ул тиздән
үләргә тиеш. Шунлыктан, үлгәнче эшен тәмамлап өлгерер өчен, көне-төне
эшли. Экранда хезмәт, дуслык-дошманлык хисләре, фильм персонажларының
мәхәббәтләре хәрәкәткә килеп тора. Башка чакта артистлар уйнап күрсәткән
ясалма тормыш аңа тәэсир дә иткән булыр иде. Бүген аның дикъкатен янәшә
утырган кыз тулысынча яулап алган да, җибәрмичә, тетрәндергеч ләззәт
ялкынында тота.
16
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Егетнең уң кулы кызныкын эзләп тапты. Тотты. Оксана тоттырырга
теләмичә, кулын тартып алырга теләде. Карышуда хисләр сизгерлеге генә тоя
алырлык сүлпәнлек сизелде. Габдрахман кулны җибәрмәде. Әкренләп егет
учындагы бармакларның каршылыгы сүнде.
5
Ут кабынды. Габдрахман кызның кулын ычкындырды. Әнә, әле генә күңелләре
белән экрандагы сурәтләр арасында яшәгән тамашачылар, урыннарыннан
кузгалып, ишеккә ашыга. Бераздан дөнья көтүнең әрсез, вак мәшәкатьләре
кинофильм биргән хисләрне юып ыргытачак. Тормышның кануннары катгый.
Никадәр тырышып карасаң да, син кинодагы шикелле яши алмыйсың.
Дерибас урамында көн саен бәйрәм. Аралашу, күлмәк күрсәтү, менә мин
кем белән култыклашып йөрим дип мактану бәйрәме. Хәзер алар да бәйрәм
итәләр. Кыз белән егетнең аяк атлаулары үзара берләште. Ара якыная төште.
Күрегез, менә без бу! Башлап җибәрергә сүз генә табып булмый, чөнки чиктән
тыш акыллы, яңа, күңелне рәхәтләндерә алырлык хисләргә тәңгәл тантаналы
сүз кирәк. Көндәлек мәшәкатьләрдә кулланыла торган төссез, артык еш
кулланудан таушалып беткән сүз монда яңгырый алмый.
– Мине ял итәргә җибәрәләр, – диде Габдрахман, лаек сүз таба алмавына
тәмам газапланып.
– Ял итүе рәхәт бит. Шатлана торгансыздыр?
– Мин соңгы рейска чыгар алдыннан гына ялдан кайткан идем. Көчләп
җибәрәләр.
Оксананың йөзенә елмаю йөгерде. Елмаю адәм баласына эчке бер рәхәтлек,
канәгатьлек алып килә. Кызның матурлыгы тәэсирлерәк булып киткәндәй иде.
– Ялдан баш тартмас идем мин. – Кызның күз карашы тоныкланды. – Хәзер
минем эшем дә, ялым да юк. Спортны ташлыйм. Өч ел укыганым бушка китте.
– Укуыңны да ташлыйсыңмы?
– Мин бит юләр булганмын. Уку йортымыни ул спорт институты. Марксизм-
ленинизмнан башка бернинди фән керми. Физиология белеме буенча сынау
тапшырдым. Шушы көнгә кадәр бавырымның да, бөеремнең дә кайда икәнен
белмим.
Сәрби, каштан агачлары төбенә куелган эскәмияләрдә буш урыннар бар.
Шуларның диңгез ягына караганын сайларга да әңгәмәне утырып дәвам итәргә
иде. Урынны, гадәттә, егет сайлый. Әңгәмәне алып бару да, гадәттәгечә, егет
карамагында булырга тиеш. Габдрахман, утырсак әңгәмә туктар, дип курыкты.
Дадоновларда утырганда, беренче тапкыр озата барганда, кызны сөйләштерү
авыр иде. Бүген тыңларга гына өлгер.
– Мединститутка күчәргә уйламыйсыңмы?
– Анда бит читтән торып укытмыйлар. Әниемнең пенсиясе үзенә дә җитми.
Заочныйга күчәргә уйлыйм.
– Нинди факультетка?
– Әдәбиятныкына.
– Филфакка? Мин бит, читтән торып, шул факультетны тәмамладым.
– Женя әйткән иде. Аңламадым. Диңгезчегә әдәбият белеме нигә кирәк?
– Әдәбиятны белү һәркемгә дә кирәк. Яшәү тәҗрибәсенең күп өлеше
әдәбият битләренә тупланып калган.
– Тарихка түгелмени?
– Дөрес, тарихта да бар ул. Тарих фәнен сәясәт басып киткән. Диңгезгә бер
17
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
күтәрәм китап алып чыгам. Йөзү вакытында китап укудан да зур юаныч юк.
Китапны ял вакытында Мәскәүнең букинист кибетләреннән эзлим. Сатучылар
арасында минем танышларым бар, күбрәк шулардан алам. Билгеле, белмәгән
кешегә сатмыйлар. Алар белән университетта укыганда танышкан идем.
– Корабта стукачлар да шактый була, дип сөйлиләр бит. Курыкмыйсызмы соң?
– Андый китапларны яшереп укырга туры килә. Күз буяр өчен, китапханәдән
алганнарын өстәлемдә тотам. Диңгезче халкы күп укый. Бу турыда америка
язучысы Эрнест Хемингуэй да «диңгезчеләр арасында китап яратучылар күп»,
дип язган. Шымчылыктан тыш безне бит әле даими тикшереп тә торалар.
Тревога уйнап, экипаж әгъзаларын шлюпкага төшереп утырталар да стукачлар
каюталарда актарынып тентеп йөриләр. Евгениянең әтисе белән мин эшли
торган пароходның капитаны Иван Андреевич мине алдан кисәтеп куя. Корабта
«шмонь» булыр алдыннан укырга ярамаган китапларымны капитан каютасына
кертеп яшерәм.
– Ул үзе стукачлардан курыкмыймы соң?
– Курка. Башкача мөмкин түгел. Алар бит астыртын эшлиләр. Карап
торырга, болай, аерым дошманың да юк шикелле, ә сине меңләгән, йөз
меңләгән тулы бер система идән астыннан эзәрлекләп тора. Берияне атканда,
Колыма бозлыгында алар кулыннан үткән миллионлаган мәет ятуы ачыкланды.
Сөйләшеп бара торгач, суга батырылган инглиз корабы «Тигр»дан алып
һәйкәл итеп куелган тупны, Пушкин һәйкәлен, Потёмкин баскычын үтеп,
хәзерге пионерлар йорты – князь Потёмкин сараена барып та җиттеләр.
– Эчкә керәбезме?
– Рөхсәт итәләрме соң?
– Керергә ярый торгандыр, сакчы юк бит.
Алар, сарайның матурлыгына сокланып, бертын карап торганнан соң, яр
өстенә урнашкан колонналар янына – пропилеигә уздылар.
Аста, ярның итәге белән портның биек таш коймасы арасында урам. Койма
эчендә дәүләтләрне үзара тоташтырып, сәүдә итеп, байлык туплау мөмкинлеге
биреп торучы могҗизалы диңгез порты.
6
Габдрахман курткасын, салып, колонналар нигезендәге ташка җәйде:
– Рәхим итегез.
– Пычрана бит.
– Юарга була. Без керне бауга тагабыз да диңгезгә ташлыйбыз. Ярты
сәгатьтә чип-чиста итеп юыла.
– Кайсы илнеке бу куртка?
– Мин аны Сингапурдан алган идем. Инглизләрнеке булса кирәк.
Оксана сумкасыннан баш яулыгы алды да куртка урынына җәйде.
– Сез шул чит ил киемнәрен киеп, кызларның күзләренә төтен җибәреп
йөрисез бит. Таушалмасын инде.
Габдрахман кызның урнашканын көтеп торды да янына килеп утырды.
Оксана читкәрәк шуышмады. Габдрахман шатланып куйды. Димәк, каршы
түгел. Беренче тапкыр озатканда, кызның кочакларга рөхсәт итмәвен ул
якынаясы килмәүдәндер дип уйлаган иде. Ялгышкан икән.
– Миңа ял сорап гариза язарга куштылар. Көчләп җибәрәләр.
– Ялга җибәрсәләр, мин шатланыр гына идем. Ярышка катнаша башлаганнан
бирле ял дигән нәрсә онытылды.
18
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Кызларның матурлыгы алардагы күп нәрсәне каплап-яшереп куя.
Кызлардагы матурлык акыл юклыгын, холыксызлыкларын күрсәтми.
Чибәрлеге җитмәгәннәренең кимчелекләре күзгә бәрелеп тора, матурларныкы
исә өйләнешкәннән соң гына ачыла башлый.
– Туган авылыма кайтышлый мин Мәскәүгә тукталам. Теләсәгез, алып
барам. Ял итеп кайтырсыз. Башкалада булганыгыз бардыр бит?
– Юк шул. Киевтән соң Мәскәүне күрермен дип хыялланып йөри идем.
Менә бит ничек килеп чыкты...
Габдрахман кызның кәефе кырылганын сизеп алды. Спорт, ярышлар,
гомумән, кызның бүгенге хәленә кагылмаска кирәк иде.
– Икебезгә дә күңелле булыр, әйдә, Мәскәүгә бергә барыйк.
Кыз көлеп җибәрде:
– Дадоновлар сезне тыйнак дип мактыйлар. Минемчә, ирләрнең барысы
да бертөрле.
Беркемнең дә башкаларга охшыйсы килми. Һәр адәм заты үзенең
бердәнберлегенә инанып яши. Оксананың башкаларга тигезләве Габдрахманга
ошамады.
– Сезнең бу фикерегез белән килешмим мин, – диде Рахманкулов. – Һәр
кеше аның үзенә генә хас сыйфатларга ия. Минемчә, адәм заты башка җан
ияләреннән шушы ягы белән аерылып тора.
– Мин бит җир йөзендә яшәүчеләрнең бөтенесе турында сөйләмим.
Ирләр җенесе турында гына сүз алып барам. Әнә, обком секретаре. Мин бит
аның оныклары яшендә. Шул карт шакал сөяркәлеккә кодалый. Ул әле баш
тартырмын дип уйлап та карамый. Пароходчылыкның пассажир лайнерлары
белән идарә итүче ике балалы Маланский3 мине люкс каютага утыртып круизга
барып кайтырга кыстый. Ә бит аларның кесәләрендә кызыл тышлы партбилет.
Үзләре әхлаклы булу, хатыннарга хыянәт итүнең зур гөнаһ икәнлеге турында
безгә туктаусыз тукып торалар. Ә үзләре?
– Сез мине нигә шул карт алашаларга тиңлисез? Беренчедән, мин нәкъ
сезнең шикелле ялгыз, буйдак. Икенчедән, обком секретаре шикелле чиратсыз
фатир бирә алмыйм. Владлен Лебедев шикелле бушлай круизга да җибәрә
алмыйм. Дөрес, Мәскәүгә барып кайтырга билет юнәтә алам. Кунакханәгә
түләү мөмкинлегем дә бар. Бу егет мине Мәскәүгә алып барган өчен аның
белән түшәккә ятарга тиешмен дип уйлый күрмәгез. Шикләнсәгез: «Мин
Габдрахман Рахманкуловтан әҗәткә фәлән сум акча алып тордым, эш хакы
ала башлау белән, кайтарырга вәгъдә бирәм», – дип, расписка языгыз. Аннан
соң мөнәсәбәтләребезнең сафлыгы өчен мин Дадоновлар каршында җаваплы.
Белмим, минем турында сезгә әйттеләрме икән, Оксана саф күңелле, кулдан
кулга йөреп таушалмаган кыз, дип алдан кисәтеп куйдылар. Бу гаиләгә булган
изге мөнәсәбәтемә тап төшерәсем килми.
– Алар миңа да әти-әнием кебек якын. Танышларыбыз Евгенияне бертуган
сеңлем дип ышанып йөриләр.
– Оксана, – диде Рахманкулов. – Иртәгә иртүк аэрофлот кассасына билет
алырга барам. Әле вакыт бар, уйлагыз: күрәсегез киләме Мәскәүне, юкмы.
Иртәгә мин сезгә шалтыратырмын.
– Мин риза, – диде Оксана, бертын уйлап торганнан соң. – Тик бер
генә көнгә... Күпме түләгәнегезне әйтерсез. Мөмкинлек тууга сезгә тоткан
акчагызны кайтарып бирәчәкмен.
3 Одессада яһүдләрне шулай атап йөртәләр.
19
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
7
Үзәк почта бинасы янына җиткәч, Габдрахман җир шарын күтәргәндә
үләргә җитеп көчәнгән атлант сыннары янына тукталмыйча узмый иде.
Борынгы греклар адәм баласындагы акылга, аның көченә һәм матурлыгына
сабыйларча сокланып карый белгәннәр. Алар, чыннан да, кешелек дөньясының
сабыйлыгы чорында яшәгәннәр. «Ә без, – дип уйлады Рахманкулов, үзәк почта
яныннан узганда, – «салкын сугыш» дип аталган чорда яшибез...» Сабаниев
күпере янындагы йортка иртәнге сәгать алтыга килеп җитәргә тиеш иде. Инде
җиденче өч минут. Уйланып торырга вакыт юк. Ул ашыгып атлый башлады.
Әнә, баскыч төбендә аны Оксана көтеп тора. Габдрахманның күңелендә горурлык
уянды. Кыз Мәскәүгә барудан баш тартыр дип юкка гына хафаланган икән...
– Гафу итегез, биш минутка соңга калдым. Хәерле иртә.
– Хәерле иртә. Зур җүләрлек инде минем Мәскәүгә баруым. Анда соң миңа
нәрсә калган?
– Башкала белән танышырга кирәклегең калган. Әйдә, киттек. «Дулкын»
рестораны янында такси тукталышы. Шул якка барабыз.
– Аэропортка автобус йөрмимени?
– Йөри. Аэропортка егерме минуттан кузгалырга тиеш.
– Әйдәгез, автобуска утырыйк. Таксига, гадәттә, шапырыныр өчен утыралар.
Алар Ильф һәм Петровның китабында сурәтләнгән «Фанкони» кафесы
янындагы автобус тукталышына юл тоттылар.
Кызның өстендә тәненә сыланып торган ак свитер, тез астына төшеп туктаган
кара итәк, аягында тәбәнәк үкчәле арзанлы туфли. Юл йөргәндә кирәк-ярак
әйберләрен, спорт киемнәрен сала торган көрән сумкасын җилкәсенә аскан.
Баскыч төбендә аның килгәнен көтеп торган Оксананы күрү белән, Габдрахман
шуны аңлады: кызлар үзләрен матур итеп күрсәтү өчен юкка гына Парижның
данлыклы кутюрьеләре теккән кыйммәтле күлмәк киеп, меңәр, йөзәр мең сумга
төшкән бизәнү әйберләрен тагып барлы-юклы матурлыкларын көчәйтергә
тырышалар. Аллаһы Тәгалә биргән матурлыкны зурайтып та, кечерәйтеп тә
булмый, бары тик гәүдәгә килешле гади кием, хуҗаның чибәрлегенә комачаулык
китермичә, аның балкуына юл биреп торырга гына тиеш.
Габдрахманга бүген җир шары Оксананың матурлыгы тирәсендә әйләнгән
кебек тоела иде. Әнә, алар автобуска килеп керү белән, кырык яшьләр
тирәсендәге бер ир, урыныннан күчеп, янәшә утыру мөмкинлеге бирде.
Башта – шәһәр үзәге, аннан соң Исаак Бабель әсәрләрендәге Молдаванка,
җирдән яңа күтәрелә башлаган йортлар каплаган шәһәр чите... Ниһаять, адәм
балаларын кошлар дөньясы – могҗизалы күккә озата торган тылсымлы урын
– Одессаның аэропорты каршыларында әкияттәге шикелле үсеп чыкты.
8
– Без бит инде Мәскәүдә кунып тормабыз? – дип сорады Оксана, самолётка
кереп утыргач.
– Билетны кичке рейска компостировать иткән булсам, концертның яртысын
гына карый алыр идек. Мин инде билетны иртәнге самолётка компостировать
иттем.
Оксана җавап бирмәде. Егеткә ияреп Мәскәүгә бару турында ул озак баш
ваткан булса кирәк. Кичләрен Дерибас урамында, Диңгез буе бульварында
култыклашып йөрү – бусы табигый. Тойгыларның кузгалганын, бер-береңнең
20
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
хисле сүзләреннән исерә башлаганыңны тоеп йөрү – кыз белән егет арасындагы
гадәти хәл. Ә менә очкычның кәнәфиенә чумып утырганнан соң, бергәләп
күкләргә менгәнеңне тою, кул кысышып билгесезлек кочагына кереп югалу
– бу инде култыклашып йөрүдән дә, озатышулардан да җитдирәк нәрсә.
Очкыч, урыныннан кузгалып, очу кырына бара башлады. Самолётка
кушылып егет белән кызның да тәннәре калтырый кебек иде. Ниһаять, очкыч
тукталды, пилот, тормозга басып, двигательләрнең әйләнүен тизәйтә башлады.
Калтырану һаман көчәя. Улап сызгыруның иң көчле бер мизгелендә пилот
аякларын тормоздан алды. Самолёт мизгел саен тизлеген арттыра барып,
бетон өстеннән шашынып йөгерә иде. Кинәт җир очкычтан аерылып китте.
Туган көнеңнән алып куенына кереп ятканга кадәр адәм баласын саклый, тота,
өстендә йөртә торган җир тәэсире юкка чыгу күңелгә шом салды.
– Әллә куркасыз инде? – Габдрахман Оксананың кулын кысыбрак тотты.
– Гимнастика уенында сез бит һавада очып йөрисез, сальто ясап, әллә ничә
тапкыр бөтерелә аласыз. Ә монда арбага утырып барган кебек кенә.
– Җаным өлгерә алмыйча, җирдә калган шикелле булды. Мин җанымны
югалттым кебек тоям.
– Юк инде. Сез бит батыр кыз. Сер бирмәгез.
– Әйтүе җиңел. Әгәр сезнең белән Мәскәүләргә барып йөргәнемне әнигә
җиткерсәләр... Беләсезме, бездә кызларның үзләрен тота белмәүләренә ничек
карыйлар?..
– Бездәгедән дә катырак, катгыйрак түгелдер инде...
– Сездә ничек икәнен белмим. Безнең хуторда кияүгә чыкмый торып егет
белән әллә кайларга барып йөргәнен белсәләр, сиңа беркем өйләнми.
«Кирәк тә түгел, мин сезгә үзем өйләнәм», – дип әйтүдән Габдрахман көчкә
тыелып калды.
– Йә ничек, ошыймы күккә менү?
Оксана, сүз таба алмыйча, зәңгәр күккә түшәлгән болытларга карап алды:
– Тойгыларым буталып китте. Минем бит беренче тапкыр очуым.
– Каникулга самолёт белән кайтмыйсызмыни?
– Львов аэродромыннан авылыма кырык километр, тимер юл станциясеннән
бары өч кенә.
– Одессадан ярышка барганда да очмадыгызмыни?
– Без гел поезд белән бардык.
Болытлар артта калды. Самолёт саф зәңгәр чиксезлек кочагында иде.
– Өстән караганда, җир картага охшаган икән, – диде кыз, сабыйларча көләч
куанып. – Ә юллар! Авыл йортлары шырпы кабы зурлыгы гына. Елгалар нигә
турыга гына акмый икән? Әнә, ничек боргаланып агалар.
Кызның болай шатлануын Габдрахман беренче тапкыр күрә иде. Оксананың
матурлыгы җанланып тышка бәреп чыкты.
– Елгалар гына түгел, безнең яшәеш тә шулай боргаланып ага бит, – диде
Рахманкулов. – Көнкүрештә төрле киртәләр, сикәлтәләр очрап торганга шулай
түгелме икән?
– Шушы сәгатькә якын араны очып түгел, җәяүләп үткәндә, күпме вакыт
кирәк булыр иде икән?
– Атна-ун көн чамасы кирәк булыр иде.
Оксананың йөзенә кинәт кенә боегу билгеләре чыкты:
– Сез бит кунакханәдән миңа аерым номер алырмын, дидегез. Кыйммәткә
төшмәсме?
21
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
– Сез арзан тормыйсыздыр бит? Мин загранкага йөрим... Аерым номерга
гына түләрлек мөмкинлегем бардыр әле.
– Мөмкинлегегез барын беләм. Мине башка ягы борчый. Телисеңме-юкмы,
әҗәтне кайтарып бирер вакыт җитәчәк. Киевта җиңеп чыксам, Мәскәүгә
бушлай да барып булачак иде. Мин аңлыйм, акчалата кайтарып бирә алмаганда,
кызларның нәрсә белән түләргә тиешлекләрен аңлатып торасы юктыр?
– Юкны сөйләмәгез әле. Сезнең белән янәшә утырам – миңа рәхәт. Мәскәүдә
бергә йөрербез – тагын бер зур рәхәтлек. Мин сезгә үзем укыган университетны
күрсәтеп горурланырмын. – «Горурлану» сүзе аңа бу очракта урынсыз тоелды.
Фикерен эчтән дәвам итү рәвешендә Габдрахман Оксанадан сорап куйды:
«Горурлану белән мактану арасында берәр аерма бармы ул?»
– Әллә тагын. Бу турыда уйлаганым юк. Әйтә алмам шикелле.
Рахманкулов исә, гадәтенә тугры калып, тормыш тәҗрибәсенә таянып, әлеге
ике сүзнең фәлсәфи-психологик нигезләрен ачыкларга ябышты:
– Без, совет халкы, әйтик, Бөек Ватан сугышында олы җиңү белән
горурланабыз. Фашистлар ягыннан дүрт миллион чамасы кеше сугышкан.
Совет ягыннан – сигез миллионнан артык. Бу сугышта кырык җиде миллион
совет кешесе үтерелгән булса, нимес ягыннан бары тик өч миллион чамасы. Ә
инде тар-мар ителгән Германиянең бүгенге көндә иң бай, иң рәхәт яшәүче, ә
Советлар Союзында һаман хәерчелек хөкем итү турында әйткән кеше бу илнең
дошманына әверелә. Ә без әлеге дәүләтнең санап бетергесез сугышларында гел
җиңеп торуы белән горурланырга тиеш булабыз. Җиңү бит ул бушка бирелми.
Сугышларда кырылган корбаннар турында сөйләп тә торасы юк. Җиңүнең
икенче ягында җиңелү барлыкка килә. Җиңүчеләрнең горурлыгы белән янәшә
җиңелүчеләрнең хурлыклары, юкка чыгарылган ирекләре, мәсхәрәләнүләре
яши. Минемчә, җиңү белән горурланып яшәү үзе үк зур гөнаһ. Бу турыда сез
ничек уйлыйсыз?
– Тукта әле, – диде Оксана, пошаманга калып. – Фикерегезне аңлап та бетерә
алмыйм бугай... Җиңү турында без гел горурланып сөйләргә күнеккәнбез.
Икенчедән, сез чит илләргә йөрүдән колак кагармын дип курыкмыйсызмы?
– Бу турыда теләсә кемгә сөйләп йөрмим ич.
– Ә минем стукач түгеллегемне каян беләсез?
– Мин бит гомерем буе кешеләргә йотылып карап йөрим. Һәр әйткән сүзне
күңелемнең аяусыз цензурасы аша үткәреп, ихласмы бу, әллә үзен югарырак
күрсәтер өчен әйтәме, дип анализлап барам.
Кыз Рахманкуловка текәлеп карап торды.
9
– Сез куркыныч кеше икәнсез. Мин сезгә күпме юләр сүзләр әйтеп
өлгергәнмендер инде?
– Киресенчә, минем әле кызлардан бу кадәр айнык фикерле сүзләр ишеткәнем
юк иде... Иллюминатордан карагыз әле. Без башкалага якынлашып киләбез.
Очкыч, биеклеген югалтып, аска төшә башлады. Моңа кадәр бер-берсеннән
ара калдырып урнашкан йортлардан кыр ягына бәрәңге бакчалары сузылган
булса, Мәскәүгә җитәрәк, урман эчендәге агачлар арасына, җимеш бакчаларына
төренеп утырган йортлар күренә башлады. Алпавыт утарларын хәтерләткән
корылмалар арасында номенклатур урындагыларның ихата эчендә су коену
бассейннарына тиклем тотканнары табигатьнең иң гүзәл урынын сайлап
урнашканнар иде.
22
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Очкыч, сөзәк кенә вираж ясап, сулга борылды.
– Юл күрсәтә торган радиостанциягә килеп җиттек, – дип аңлатты
Габдрахман. – Өч тапкыр борылып, очучылар телендә «коробка» ясаганнан
соң, җиргә төшеп утырачакбыз.
Егетнең сүзен раслагандай, стюардесса игълан итте:
– Каешларыгызны эләктерегез! Урыныгыздан күчеп йөрү катгый тыела!
Дикъкать белән тыңлавыгыз өчен рәхмәт!
Дүртенче вираждан соң Габдрахман:
– Хәзер очкыч тәгәрмәчләрен чыгарырга тиеш, – дип куйды.
Берничә минуттан идән астыннан дөпелдәгән тавыш ишетелде. Очкыч
дерелдәп куйды, аның текә генә аска төшә башлавы сизелеп тора иде.
– Сез моны каян белдегез?
– Мин, диңгезчелеккә урнашканчы, унбер ел хәрби авиациядә очтым.
Пилотның осталыгын шуннан беләм, – диде Габдрахман.
Бу сүз дә тыйнаклыкка буйсынмыйча әйтелгән, үзенә соңыннан үкенү
кичерешләре генә тудырачак мактану иде. Рахманкуловның моңа кадәр күңелендә
яшәгән тормыш тәҗрибәсе бүген чәлпәрәмә килде. Ул бит моңарчы кызларның
матурлыгы үзеңнең тыйнак, акыллы булуыңа тәэсир итә дип тирән ышана иде.
Оксана янында исә аның үзен-үзе тотуы бу канунга буйсынырга һич теләмәде.
Көпчәкләр җиргә тиде. Самолётның ярсып алга ургылуын җир өнәми
шикелле иде. Пилот башта әкрен һәм кыска гына итеп тормозга баскалап
алды. Очкыч аяусыз зур тизлек белән алга ыргылды. Ниһаять, ул, очучының
теләгенә буйсынып, аэропорт бинасына борылды. Пассажирлар кабаланып
чыгарга җыена башладылар.
Рахманкулов исә үзенең күзәтү һәм шуңа бәйле төстә очыш фәлсәфәсеннән
әле һаман аерылып җитә алмаган иде. Әллә Оксанага, әллә үз-үзенә шул
күзәтүләрен фәлсәфи йомгаклап куюны кирәк тапты:
– Бу турыда минем күп мәртәбәләр уйланганым бар, – диде Габдрахман.
– Очкычның көпчәкләре беренче тапкыр аэродромга тигән мизгелдә җир аңа
дошманлык күрсәтә шикелле. Сакланырга, зур түземлек күрсәтергә тиеш
пилот шушы мизгелдә. Миңа җир-ана үзеннән аерылып күккә менүчеләрне
өнәп бетерми шикелле тоела.
– Ә мин очкан чакта авариягә юлыгырбыз дип бер генә тапкыр да
борчылмадым, – диде Оксана. – Хәзер инде мин – һавада очуны татыган
тәҗрибәле кеше!
Бишенче бүлек
1
Внуководан Мәскәүгә барырга җыенганда, Оксана таксига утырудан баш
тартты:
– Сез бит «акча эшләргә өлгерә алмадым, ялдан соң ялга җибәрәләр»,
дидегез. Туздырмагыз инде акчагызны.
Габдрахманга кызның аны кайгыртуы ошый иде. Димәк, Оксана аңа
җиңеллек китерергә, егетне бурычка кертмәскә тырыша.
Көнбатыш илләрендә җитештерелгәннәргә охшатырга тырышып ясалган
йомшак утыргычлы, эче якты автобуслар йөри башлаган чор иде. Авылларның
тәрәзә каршыннан артка таба йөгерүләрен карап барырга керештеләр. Каршы
яктан килгән йөк машиналары арасында «Москвич»лар, «Волга»лар чабып уза
иде. Алда Мәскәү тирәсендәге авылларны йота барып үсеп чыккан тугызар,
23
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
ундүртәр катлы яңа төзелешләр күренде. Төзелештән калган бетон плитәләр,
кирпеч өемнәре, җир өстендә өем-өем таралып яткан кызыл балчык, яңа
торак бәхетенә ирешкән хуҗаларның балконнарында иминлек байрагы булып
җилфердәгән керләр.
– Бусы Ленин проспекты, – диде Габдрахман, моңа кадәр очрамаган киң
урамга күрсәтеп. – Өскә таба тарая, очлана барган биек бинаны күрәсезме?
– Күрәм. Нинди бина бу дип сорап та тормыйм. Мәскәү университеты
бинасы сурәтләре белән газета-журнал битләре тулган.
– Без әле аның эченә дә кереп карарбыз, – диде Габдрахман, күңелендә
кабат мактанулы тойгы бәреп чыкканын тоеп.
Автобус машиналар теземенә төртелә язып туктап калды. Каршыда
милиционерлар, сыбызгы сызгыртып, машиналарны юл читенә куа иде.
– Нигә туктадык? – дип сорады Оксана.
– Бер зур түрәнең кортежы үтә булса кирәк. Әле алар узып киткәнче
тотачаклар.
– Ә нигә зур начальствоның машиналары башкалар шикелле йөрми? Аерым
йөргәч, куркынычрак кына түгелме соң?
– Нигә соң патшаларны бер көтү кораллы җайдаклар озатып йөргән?
Үзләренең гади халык түгеллеген күрсәтү өчен шулай кыланалар.
Башта очып кына милиция машинасы үтеп китте. Берничә минуттан
мотоциклчылар саклап алып барган өч кара «Зил» – халык телендә
«членовоз»лар узып киткәч тә, машиналарга юл бирми тордылар.
– Кем икән бу? – диде Оксана, егетнең колагына пышылдап.
– Брежнев тирәсендәге кеше булырга тиеш.
– Үзе үк түгелмени?
– Үзе булуы да мөмкин. Брежневтан түбәнрәкләрен мотоциклистлар озатып
йөрми.
– Ә нигә өч машина? Берсенә генә сыймый микәнни?
– Гади халыкның күзенә төтен җибәрер өчен, билгеле. Юлбашчының кайсы
машинада икәнлеген беркем белмәскә тиеш.
– Джон Кеннедине мин әле һаман кызганам. Теләсә, ул да менә шушындый
сак астында йөри алыр иде. Ә нигә Брежнев шикелле үзен саклатып йөрмәгән?
– Сакчылары булган аның. Ул бит демократик илнең президенты.
Демократия җитәкчеләргә гади халык белән аралашып идарә итәргә куша.
– Бездә дә иң көчле демократия, милек халык кулында, идарә итү дә халык
карамагында, диләр. Ә тормышта – киресенчә. Мин шуны аңлап бетерә
алмыйм.
– Борынгы Греция дә әнә демократия шартларында яшәгән. Демос –
гади халык, милекле булган. Колларны, Рәсәйдәге крепостнойларга тиң
колонналарны исә идарә итүгә, хәтта җәмгыятькә дә якын җибәрмәгәннәр.
Бездә дә бит хакимият белән җәмгыять арасында тирән упкын. Шул упкынга
салынган күпер хезмәтен партаппарат үтәп тора. Элек ул элемтәне патша
чиновниклары үз кулында тоткан.
Оксана алардан алгы рәттә утыручы карасу зәңгәр макинтош кигән иргә
ымлап күрсәтте. Ирнең сөйләшкәнне йотлыгып тыңлавын башын алар ягына
янтайтып куюыннан аңлап була иде.
«Тукта әле, – дип куркып куйды Рахманкулов. – Мин нигә дип әле болай
бөтенләй тугарылып беттем? Теләсә кайда телемне тыймыйча, уйларга да
куркыныч сүзләр сөйләп барам».
24
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Автобус Революция мәйданына килеп җиткән иде. Йөртүче кычкырып
белдерү ясады:
– Үзәктә төшеп калучылар, чыгарга әзерләнегез.
Габдрахман макинтошлыны күзәтә иде. Ул хәзер төшәрме, юкмы?
Макинтош урыныннан торды, Габдрахманның артына килеп басты. «Горбатого
могила исправит», диләр урыслар. Аның ничә тапкырлар телен тыярга сүз
биргәне, сәясәткә кагылмаска тәүбә иткәне булды. Тукталышка төшү белән, бу
бәндә түш кесәсеннән кызыл күн тышлы таныклык чыгарып, Рахманкуловның
борын төбенә китерәчәк:
– Минем белән барасыз. Анда ачыкларбыз...
Алла саклады бу юлы. Макинтош кигән кеше тукталышка төшүгә, сул якка
борылып, «Метрополь»гә таба юл тотты.
– Без хәзер кая барабыз?
«Метрога артың белән борылып басып торганда, нәкъ каршында «Москва»
кунакханәсе, аннан уңда – мәйдан уртасында Карл Маркс һәйкәле, «Большой
театр»ның мәһабәт колонналары өстендә квадрига – ике көпчәкле җиңел
арбага җигелгән, җир тетрәтеп барган дүрт атның дилбегәсен тоткан Аполлон,
тагын да уңдарак мәшһүр «Малый театр», Үзәк мунча, «Метрополь» бинасы
каплап торган «Морфлот» йорты. «Метрополь»дән уңдарак, метрога янәшә,
кызыл кирпечтән төзелгән җимерелми калган данлыклы «Кытай дивары...»
Боларның һәммәсен дә Оксанага сөйләп таныштырырга кирәк булыр, дип,
Габдрахман инде күңеленнән сәнгать һәм архитектура күренешләрен бер-бер
артлы барларга керешкән иде.
2
– Мәскәү урамнарының ташлары аягыгыз астында, – диде Габдрахман,
тантаналырак әйтергә тырышып. – Әйдә, әйтегез, сезнең иң беренче чиратта
нәрсә күрәсегез килә?
– Кызыл мәйдандыр инде, – диде Оксана, кыяр-кыймас кына. – Мәскәүдән
кайтучылар беренче чиратта шунда булганнарын сөйли башлыйлар.
– Әгәр Кызыл мәйданны закускага калдырсак, сез моңа ничек карыйсыз?
– Сез бит Мәскәүне яхшы беләсез, минем беренче килүем. Үзегез карагыз инде.
– Иң башта, каршы килмәсәгез, мин тамак ялгап алырга тәкъдим итәм.
Ресторанга керәбезме?
Оксана елмайды:
– Беләм бит кесәгезнең тирән түгеллеген. Минем каршыда шапырынасыгыз
киләмени? Гайбәт җыя дип уйлый күрмәгез, Дадоновлар да кисәттеләр.
Кызларны ресторанга чакыруның максаты миңа мәгълүм. «Кто платит, тот
музыку заказывает», – диләр. Ашханәгә керик, акчасын икәү түлибез.
Кызның сүзендә торачагын Габдрахман аңлый башлаган иде инде, бер
башланса, бу ниятнең таудан тәгәрәп төшкән җепшек кар шикелле туктаусыз
зураясын да белә иде.
– Миңа ашханә сайларга рөхсәт итәсезме?
– Билгеле.
– Әйдә, алайса университетныкына керәбез. Берочтан минем укып йөргән
яшьлек эзләреннән дә тагын бер кат үтәрбез.
– Еракмы соң ул?
– Ленин тавындагысы ерак. Без аның Моховая янындагысына – автобустан
төшкән җиргә кире кайтып барырбыз.
25
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Әнә, уңда журфак бинасы каршында таш Герцен һәм таш Огарёв, элеккечә
таш булып каткан караш белән, кыбырсып йөргән студент халкына тыныч
кына карап торалар. Филфак күчеп киткәннән соң, монда университет
карамагындагы Азия һәм Африка институты урнашкан иде.
Алар уртадагы бинаның ярым подвалына урнашкан ашханәгә керделәр.
Шул ук турникет. Касса. Турникет янына куелган пластик поднос өеме, кашык-
чәнечкеләр, пыяла витрина эчендәге тәлинкәләрдәге винегрет, закускалар.
Тәлинкәләргә шулпа, ботка салып торучы хатыннар да алышынмаган шикелле
күренәләр иде. Чиратта торганда кабаланып, имтихан биреп чыккач ук
онытылачак белемне конспект дәфтәреннән күзләре белән йотып торучы бу
яшьләр әйтерсең лә Габдрахман укыган чактагы студентлар иде!
Алар Оксана белән чират ахырына барып бастылар. Шушы ашханәдә соңгы
тапкыр ашаганнан соң, ничә ел вакыт узды икән? Алты кыш, җиденче җәй.
Шул вакыт эчендә Габдрахманның марҗага өйләнгән үзбәк дусты Өметгали
атеизм фәне буенча диссертация якларга, Баграт сценарий язып ике фильм
чыгарырга, ике тапкыр өйләнеп, ике тапкыр аерылышырга өлгергән иде инде.
Ниһаять, аларга да чират җитте.
– Нәрсә алабыз?
Сыек аш, кәбестә шулпасы белән токмач, икенчегә котлет салган дөге
боткасы һәм төйгән бәрәңге белән сосиска бар. Рахманкулов укыган елларны
монда шашлыкка кадәр була иде. Коммунизм төзүчеләр лагере дип аталган
Көнчыгыш Европа илләреннән, Африкадан, Кытай, Корея, Вьетнамнан килгән
студентларга социализмның өстенлеген торак, ашау-эчү сыйфаты аша күрсәтү
шарт итеп куелганлыктан, илнең данлыклы уку йортында бик нык тырышалар
иде. Әле дә тырышалар шикелле, әмма күзгә җибәрелгән төтен, әнә, елдан-ел
сүлпәнәя төшкән.
Алар кәбестә шулпасы белән сосиска алдылар. Монда күзгә чалынган
һәр әйбер, һәр кашык студент елларының хатирәләрен уята иде. Ул чакта
сосисканы өлкән яшьтәге бер татар хатыны сата иде. Әлеге хатынның киенүен
дә, үз-үзен тотуын да марҗаларныкыннан аерырлык түгел иде. Сөйләшүе?
Юк, татарның урысчасын өлкән абзыйларныкыннан аеруы шактый катлаулы.
Грузиннар исә урыс телендә ничек кенә оста сөйләшмәсеннәр, аларның
телләре милли үзенчәлекләрен барыбер саклый. Хәтта урыска иң якын милләт
– украинлылар йөз процентка урыслашып беткән очракта да «г» авазын
кыпчакларча «һ» рәвешендә яңгырата. Урыс телендә татар шома сөйләшә.
Бәлки, шул тел каршылыгы булмау аны бик тиз урыслаштыра торгандыр?
Милли үзенчәлекнең тамыры, аның җимеше телгә бәйләнешле. Саф урысча
сөйләшүче сосиска сатучының татарлыгын Габдрахман беренче күрүдә үк
чамалап алды. Иренең сугышта үтерелүе, бердәнбер малаеның марҗага
өйләнеп урыслашуы – боларның барысы да гадәттәгечә иде. Ә менә урыс
башкаласында яшәүләре инде өченче буынга җиткән кешенең телен, динен,
милли гадәтләрен саклый алуы – моны аңлавы шактый катлаулы иде. Татар
хатыны саткан сосискаларның тәмлерәк булуы студентларга мәгълүм иде.
Моның серен Рахманкулов хатынның үзеннән сорады.
– Сатып бетергәч, башкалар шикелле, сосиска пешкән шулпаны түгеп
китмим мин. Аны бәләкәйрәк савытка салам да суыткычка куям. Шулпа
кайнаткан саен куера, койкага әверелеп бетә. Әзәйгәч, мин аңа су гына өстим.
Суын яңартып торганда, сосисканың тәме шулпага чыга, миндә, киресенчә,
шулпадагы тәм сосискага кереп тора...
26
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
***
– Менә хәзер мин сезгә үземнең альма-матерым – университетны күрсәтәм,
– диде Габдрахман.
Алар Моховой урамының тугызынчы һәм унберенче йортларына урнашкан
иске университетны һәм Горький исемендәге китапханәне карап чыктылар.
– Яңа университет белән чагыштырганда, искесенең нинди өстенлекләре
бар? Шуны аңлый алдыгызмы?
– Кайчакта сез кызык кына әйтеп куясыз. Ничек аңлыйм инде мин аның
яңасын күрми торып...
– Соңгы килүебез түгелдер әле. Яңасын да карарбыз. «Впереди вечность!»
дигәнен ишеттем мин гасырның иң бөек шагыйре Арсений Тарковский
авызыннан.
– Сез аны күрдегезмени?
– Мәскәү университеты безгә белемне бирә алдымы, белмим. Иң мөһиме
– ул безгә гыйлемне ничек һәм кайдан эзләргә кирәк икәнлеген аңлата алды.
Аннан соң, монда укыганда, без атнасына ике тапкыр даими төстә иң күренекле
шәхесләр белән очрашып тордык. Шул очрашулар, бәлки, университет
программасына кергән фәннәрдән кыйммәтрәк тәдер әле. Мин, мәсәлән, өч
тапкыр Илья Эренбург белән очрашуда катнаштым. Баш сөягенә тәңгәлләп,
әллә ничә гасыр элек вафат булган кешеләрнең йөзләрен ясау серен ачкан
антрополог Михаил Михайлович Герасимовның лабораториясенә кергәнем
булды. Назыйм Хикмәт, Константин Симонов, Сергей Антонов, артист
Бабочкин, кинорежиссёр Михаил Ромм шикелле данлыклы шәхесләр белән
очрашуларны саный башласаң, очына да чыгып булмас иде. Университет
миңа культураның нәрсә икәнлеген аңлата алды шикелле. Культура белән
цивилизация арасындагы аерманы төгәл генә белүчеләр чиктән тыш сирәк
очрасалар да.
– Хәзер аңладым инде кызларның күзенә төтен җибәрүне кайдан
өйрәнгәнлегегезне.
3
Алар Ленин музее яныннан узгач, тарих музеена җитәрәк сулга борылып,
Советлар Союзының һәм коммунистлар хәрәкәтенең кәгъбәсе саналган Кызыл
мәйданга чыктылар.
Уңда, Кремльнең кирпеч диварына терәлә язып, революция пәйгамбәре,
аның идолы һәм кумиры Ленин мумиясен сакларга ясалган таш Мавзолей
урнашкан. Аның янына килеп җиткәндә, Мавзолейда каравыл алышынган
чак иде. Җилкәләренә мылтык салган өч солдат, олтаннарын ташка бердәм
бәреп, Спасс капкасыннан килеп чыктылар да, барганда аякларын билләре
турына кадәр күтәреп, Мавзолей ишеге төбендә сакта торучылар каршына
килеп туктадылар. Яңалары ишек саклаучыларны алыштырды. Өченчесе
нәкъ шулай парадтагыча атлатып алышынганнарны капкадан Кремль эченә
алып кереп китте.
Сулда – башкалага килүчеләрнең сиксән процент вакытларын кабып йотучы
суперкибет – ГУМ. Каршыда – Явыз Иван вандалларының Казан ханлыгын
җимергәндә агызган кан елгалары истәлеген саклаучы Василий Блаженный
чиркәве, җәзалап үтерелгән меңнәрнең ядкаре – Лобное место һәм Рәсәй
дәүләтен коткаручы князь-воевода Пожарский белән Нижгород керәшене
27
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Минин-Миңлебаевка куелган мәшһүр һәйкәл. Европада яшәүчеләрнең әбәд
вакыты булгангамы, җырга һәм табыну сүзләренә әверелеп беткән коммунистик
гыйбадәт кәгъбәсендә халык шактый сыек иде.
– Әлегә сезгә әйтеп кенә узам, – диде Габдрахман, үзенең тәмам гид роленә
керә баруын тоеп. – Без монда иркенләп йөрербез әле. Ул чакта һәр нәрсәне
җентекләп карарбыз. Бу инде урыс шовинизмы белән изеп, коммунизм
фанатиклыгы белән басылган җир шарын яулап алу диненең Мәккәсе һәм
Мәдинәсе.
– Әйдә, «син» дип сөйләшүгә күчәбез. Ризамы?
– Студент халкы үбешкәннән соң гына «син»гә күчә. Без үбештек тәмени
инде?
Оксана рәхәтләнеп көлде. Көлгән чакта аның күзләре кысыла төшеп,
бит алмалары чокыраеп китә, күкрәктән агылып чыккан тавышы егетнең
колагына дәртле музыка сыман ишетелеп, бөтен тән күзәнәкләрен уятып
җибәрә иде.
– Башка чакларда да үзеңне шулай тотсаң, чит илләргә чыгып йөрүдән
күптән колак каккан булыр идең инде. Син минем белән тәмам тугарылып
сөйләшәсең. Мин бит западенка. Аңлыйсыңмы бу сүзнең мәгънәсен?
– Бандера тарафдары дигәнне аңлата инде. Червонно-блокидный байрак.
Самостiная Украина. «Западенка» шуны аңлата төсле.
– Шул чама инде. Совет шартларында украиналы белән татар язмышы үзара
охшаш. Безне дә бит көчләп урыслаштыралар. Минем сиңа нәрсә әйтәсем
килә – теләсә кем белән алай тугарылып сөйләшмә.
Нәкъ шул вакытта, алдан килешенгәнчә, алар янына шыпырт кына, дәшми-
тынмый гына Габдрахманның башкалада укып яткан энесе Варис килеп басты.
Кочаклашып күрештеләр.
– Әле бит яңа гына ялдан эшеңә кайтып киткән идең. Бусы тагын нинди
ял соң?
Варис янәшә басып торган Оксанага күз сирпеп алды да сөйләвен дәвам
итте:
– Бәлки, сиңа акча туздырып, кунакханәгә урнашу кирәк тә түгелдер. Тулай
торакның мин яшәгән бүлмәсендә буш урын бар.
– Мин бит берүзем генә түгел. Таныш булыгыз. Минем вечный студент
энем Варис, ә бу туташ – Оксана Тарасовна Ярёменко.
Варис абыйсының юлдашын очраклы таныш кызына санаган булса кирәк.
Танышканнан соң, ул югалып калгандай булды.
– Тулай торакта безне кызлардан аерым тоталар. Кирәк икән, мин Оксанага
да берәр буш койка табып карармын... Әле бит эшкә чыккан гына идең шикелле,
нишләп ял алырга уйладың?
– Уйларга ирек биреп тормадылар. Көчләп җибәрделәр.
– Моңа кадәр мин көчләп эшләткәннәрен генә белә идем. Көчләп ялга
җибәрү – мәзәк бит, ә?.. Өйләнергә җыенуың түгелдер бит аны Мәскәүгә алып
килүең? – диде ул, берара Оксана читкәрәк борылганда.
Габдрахманның күңелен туктаусыз тырнап торган иң әрнүле мәсьәлә иде
бу. Вариска дөресен әйтергә аның батырлыгы җитмәде, туры җаваптан үзенчә
качып котылу ягын карады:
– Мәскәүгә генә түгел, мин бит аны әнигә күрсәтергә Караярга алып
кайтам...
Варис әлеге сүзләрнең әллә шаярып, әллә җитди әйтелгәнен ахыргача аңлап
28
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
бетермичә, берникадәр аптыраулы халәттә калды. Тик Оксана каршында бу
хакта җентекләп сорарга базмады.
Энесе белән Оксана танышуга ук үзара уртак тел таптылар. Варисның Совет
илендә иң абруйлы саналган, чит илләргә чыгу, илчелекләрдә дипломат булып
эшләү өметләре вәгъдә иткән ымсындыргыч МГИМО4да укып йөрүе Оксанага
гаҗәпләндергеч бер тәэсир ясады. Газета битләрендә һәм трибуналарда
әйтелгән нотыкларда милләтләр арасындагы тигезлек ялганы даими яңгырап
торса да, тарих дәреслекләрендә һәм совет кешесенең күңел түрендә татар-
монгол золымы җинаяте белән пычратылган татар егетенең Кремль хуҗалары
балалары арасында укып йөрүе авырлык белән генә ышана алырлык хәл иде.
«Шул институтка да кереп буламыни? – дип, Оксана Варис сузган студент
билетын кат-кат карады. – Шунда укучыларны минем үз күзем белән күрәсем
килә иде, ниһаять, күрдем», – диде ул.
4
МГИМОга кергәнче, Варис, Бөгелмәдә педучилище һәм икееллык
укытучылар институтын тәмамлап, Шөгер районындагы керәшен авылы
Федотовка мәктәбендә бер ел психология фәнен укытты һәм Баулы районының
мәгариф бүлегендә елдан артык инспектор булып эшләде. Инде стипендия
акчасына тукланып яшәү егетнең кыяфәтендә дә чагылып өлгергән иде.
Варис белемгә омтылу ягыннан абыйсына һәрвакыт үрнәк булды. 1944
елны Габдрахманны армиягә алып киттеләр. Сугыш Алман җирендә бара
иде. Ул чакта Советлар Союзы дип аталган урыс империясе үзенең җиңүләре
белән шапырынып яшәвен дәвам итте. Ничә гасырдан бирле яулап алу
сугышлары өчен генә яши башлаган бу ил үзенең яшәеш ысулына әверелгән
хәерчелеген дә, дәүләткә туктаусыз яңа колонияләр өстәп торып, йөзләгән
башка халыкларга кан һәм күз яше китерүен, аларны милли изүгә дучар итеп,
колларча хокуксызлыкта көн күрсәтүен дә инде күптән аңлый алмас дәрәҗәгә
җиткән иде. Португалия, Испания, Бөекбритания шикелле илләрнең,
колонияләренә ирек биреп, үз халкының иминлеге өчен яши башлаулары
да Рәсәйгә үрнәк була алмады. Советлар Союзын толлар, ятимнәр, сугыш
имгәткән гарипләр иленә әверелдергән сугыш исә бу империянең аппетитын
тагын да көчәйтеп җибәрде. Үз-үзен ватан өчен сугыш корбаны итүдән тәм
табып, шуның белән горурланып яшәргә өйрәнгән татарлар булмаган очракта,
Рәсәй җиңә алыр идеме икән? Бу сорау Рахманкуловның уйлануларында
гел кабатлана иде. Күңелен даими тырнап торган тагын бер соравы бар иде
аның: без, татарлар, нилектән «кеше булу» турында хыялланып яшибез икән?
Рахманкуловлар гаиләсендә «кеше булу»ны уку, белем алу белән бәйлиләр
иде. Дөрес, офицер дәрәҗәсенә ирешү дә инде «кеше булу»га тиң иде.
Әмма Габдрахманның җилкәсендәге ука погон гына аны канәгатьләндерә
алмады. Ул да укып «кеше булу» турында хыяллана иде. Бишенче классны
Габдрахман мәктәпкә йөреп тәмамлады. Алтынчыда язгы чәчү башланганчы
гына укыды. Җиденче класста мәктәпкә йөреп уку кыш вакытында гына
тәтеде. Шуңа карамастан, аңа җиде класс бетергәнлеккә таныклык бирделәр.
Сугыш елларында хезмәт иткән хәрбиләрне училищега характеристикасы
яхшы булган очракта тугыз класс белән дә алалар иде. Габдрахман училищега
керер өчен, кардәшлек аша, тугыз класс бетергәнлеккә таныклык оештыра
алды. Училищены гел «бишле» билгесенә бетерү аның җинаятен акларга
4 Московский государственный институт международных отношений.
29
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
тиеш иде кебек, тик ул армия хезмәтендә кичке мәктәпне алтын медальгә
тәмамлагач кына күпмедер тынычланды.
Габдрахманның энесе озакламый өченче дипломга ия булачак. Аның да
энесеннән һич калышасы килми иде. Дөрес, ул да югары белемгә иреште.
Иреште генә түгел, Советлар Союзында иң данлыклы, беренче уку йорты
саналган Ломоносов исемендәге университетны тәмамлады. Шуңа карамастан,
энесе укыган, дипломатлар әзерли торган институт нигәдер аның өчен
университеттан да абруйлырак тоела иде.
Нинди көч, нинди дәрт, нинди үгет туктаусыз өндәп, куып алып барды икән
аларның белемгә омтылуларын: буыннар чакыруымы, өлкәннәр теләгеме,
яшерен кимсетү-мыскыллауларга эчке бунтмы, милләтнең көчләп чукындырылу,
илнең чираттагы канлы басып алу сугышларына каршы тору реакциясеме?!.
***
– Хәзер мин профессор Трухановский лекциясенә ашыгам. Сәгать ничәдә,
кайда очрашабыз? – диде Варис.
– Тулай торагыңа ничәләрдә кайтасың?
– Сәгать өчләр тирәсендә.
– Мин сиңа үзем шалтыратырмын. Көтеп тор.
Китәр алдыннан Варис Оксанага текәлеп карап алды. Үзгәрешләр көтү,
борчылуы, абыйсының язмышын җентекләп күзаллау омтылышы язылган
иде аның күзләрендә.
– Тукта әле, – диде Габдрахман, энесе артыннан барып. – Әйтергә
онытканмын. Тулай торагыңда син шулай да миңа бер урын сөйләшеп куй
әле... Оксана янында калып булмас дип уйлыйм.
– Одессада куна кертергә рөхсәт итә торган кызлар юкмыни? Урынны
табарбыз. Пока.
Варис тукталышка барып җитү белән, трамвай килеп туктады. Пассажирлар
ташкыны егетне эләктереп эчкә таба алып китте. Ишек ябылды. Трамвай,
тимергә тимер бәрелгән шыксыз тавыш чыгарып, алга таба шуышты.
5
– Оксана! – диде Габдрахман. – Әгәр дә каршы килмәсәң, сине ярты гына
сәгатькә монда калдырып, йөгереп кенә Чайковский залына концертка билетка
барып килер идем. Әлегә Кызыл мәйданны, биналарны, мондагы халыкны
тамаша кылып тора аласың. Аннан соң без синең белән Измайлов бакчасын
күреп кайтырбыз. Син анда, һичшиксез, булырга тиеш. Шуны күрми торып,
татарларның кем икәнлеген аңлау мөмкин түгел.
– Җаваплылык синең өстеңдә, – диде Оксана, – кая алып барсаң, шунда барам.
***
Габдрахман әйләнеп килгәндә, Оксана Василий Блаженный чиркәвенең
гөмбәз стильләрен чагыштырып карап йөри иде.
Тәненең аскы өлешенә сыланып торган гап-гади кара итәк. Балтырлар... Соң
бит Аллаһы Тәгалә хатын-кызны һәйкәл булып алдыңа чыгып басар өчен яисә
бар вөҗүдеңне үзенә ияртеп алып китәрдәй затлы адымнар белән иләсләндерү
өчен яраткан. Аның аякларының, гәүдәсенең сихри тылсымын борынгы грек
сынчылары яхшы аңлаганнар.
30
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Франсуа Вийон исә:
Где твои тугие груди?
Где плеч атлас? Где губ бальзам?
Где тело, чтимое как храм,
Куда приходят издалека?..
– дип, нәкъ Оксананыкына охшаган хатын-кыз гәүдәсенә дога кылуга тиң
мәдхия җырлаган. Борынгы грек сынчылары, Вийон, бөек шагыйрьләрнең
һәрберсе хатын-кыз матурлыгын тасвирлаганда, һичшиксез, бүгенге Кызыл
мәйдан уртасының төп каһарманы Оксана сурәтен күз алларында тоткандыр...
Аның яныннан узганда, ир-атның атлап баруы үзгәрә. Узып киткәннән
соң да борылып караудан тыела алмыйлар. Хатын-кызлар да текәлеп карап
уза. Күбесенең күз карашында нәфрәткә охшашлы көнләшү билгесе. Менә
каршы яктан бер грузин килә. Кыз янына җиткәч, ул туктады, кавказлылар
кайнарлыгы белән, Оксананы аздыргыч хисләренә күмеп ташлады.
Сокланыргамы, битләренә төкерергәме грузин ирләренең? Үз хатыннарын
алар гарәпләрдән ким саклап тотмыйлар. Марҗаларның ниндие дә алар өчен
танышу белән түшәккә сөйрәргә яраган кәнтәй, чөнки алар марҗа халкын
Кавказ курортларында ял итүчеләргә тиңли.
Һаман басып тора проклятый кацо! Китәргә теләми. Оксана аңа метро
ягына төртеп күрсәтте. Янәсе, мин сөйгән егетемне көтәм... Кызның шушы
хәрәкәте Габдрахманның күңеленә рәхәт җылылык бөркеде. Менә мин нинди
кызны яратам... Белегез, ул да миңа карата битараф түгел, аңлагыз. Һәм егет
үзендә горурлык хисе уянуын, шуның белән бергә үк күңеленә әллә ниткән
көнчелек давылының килеп бәрелүен дә тоеп алды. Әгәр кызны күндереп,
аңа өйләнеп җибәрсә, ул Оксананы менә шушы грузинга охшаган ике аяклы
айгырлар арасында калдырып, ялыктыргыч озын айлар буе диңгезләрдә йөзәргә
ни җаны белән китә алыр икән?.. Бушка баш ватмыйк әле! Габдрахман үзен
көтеп торган кызга таба атлады.
Шәһәр Оксанага ошамый иде. Хәтта ошамый дип әйтү генә дә аз
кебек иде. Кая ашыга Мәскәү халкы? Нигә алар кабынырга җитеп
чабалар? Кешеләрнең күплеген аңларга була әле. Башкаланың зурлыгы
өстенә бүтән шәһәр-авыллардан килүчеләр, үтеп баручылар да хәйран
күп монда. Мәктәп елларында класстагы географик картадан Оксана
Советлар Союзының барлык тимер юллары Мәскәүгә килеп тоташуын
күреп гаҗәпләнгән иде. Бәлки, юлларын дәвам итәр өчен икенче поездны
көткәндә, халык данлыклы башкаланы карарга шулай урамга чыга
торгандыр... Күбрәк күрәсе килүдән шулай ашыгалар булыр?.. Ә үзара
шундый битарафлык. Бусы нәрсәдән?
– Дөресен әйткәндә, – диде, Оксана, егеткә, – Мәскәүне мин башкачарак
күз алдыма китерә идем.
– Яхшырак итепме, начарракмы?
– Мондагы халык кая ашыга соң?
– Сигез миллионга якын кеше яши монда. Кысынкылык. Эш урыны торган
җирләреннән еракта урнашкан. Одессадагы шикелле ашыкмыйча гына йөреп
булмыйдыр, мөгаен.
– Хәер, минем туган хуторым белән чагыштырганда, Одессада да кыбырсып
яшиләр, – дип килеште Оксана.
31
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
6
Габдрахман Оксананың иңбашыннан җиңелчә генә кочаклап куйды:
– Йә, киттекме Измаил бакчасына? – дип сорады ул. – Ял көннәрендә татар
яшьләре шунда җыела.
– Капитан ничек дип әйтә инде... – диде Оксана, егетенә елмая төшеп.
Алар метроның «Шоссе энтузиастов» станциясенә төшеп, утыз дүртенче
трамвайга утырдылар да Сигезенче лачын урамы дигән җиргә кадәр килделәр.
Будённый проспектына чыга торган кыска гына урам иде бу. Мәскәүнең
йогышлы авыруларны дәвалый торган иң зур поликлиникасы һәм юләрләр
йорты яныннан уздылар, шәһәрне урап алган тимер юл күперен үткәч, бакча
күренде.
– Бу парк Европа күләмендә иң зур бакчаларның берсе санала, – дип аңлатты
Габдрахман.
Алар шактый зур телескоп куелган обсерватория һәм зур китапханә бинасы
яныннан уздылар. Уң якта «Лето» дип аталган кинотеатр калды, милиция
идарәсен үткәч, уңга борылып, урман эченә керделәр. Асфальт юлдан сукмакка
төшү белән, каршы яктан килгән җыр һәм гармун тавышлары ишетелде. Киң
сукмак аларны аланлыкка алып чыкты. Шул аланлыкка шыгрым тулган яшь
егетләр, сан ягыннан егетләрдән күбрәк икәнлекләре күзгә бәрелеп торган яшь
кызлар төркем-төркем җыелып җырлыйлар иде.
– Минем әбием җырлый торган борынгы украин халык җырларында да
шулай зар белән елаганга охшаш авазлар яңгырый иде, – диде Оксана.
– Алар татар халык җырларын җырлыйлар.
– Кемнәр соң алар?
– Киемнәренә карап чамалый алмыйсыңмыни?
– Авыл кызларын хәтерләтәләр.
– Аларны татар авылларыннан җыеп алып килгәннәр. Мәскәү төзелешләрендә
өске катларга носилка белән кирпеч, измә ташыйлар. Хөкүмәткә кран белән
ташудан арзанракка төшә. Бусы әле аларның башкалага килүләренең төп сәбәбе
түгел. Сугыштан соң озак еллар яшьләрне татар авылыннан беркая җибәрмичә
тоттылар. Хәзер, киресенчә, татар яшьләрен авыллардан чүпләп алып китеп
кенә торалар. Анда бит күпләп нефть чыга башлады. Татарстаннан елына
йөз мең тонна кара алтын суырырга ирешү буенча аяусыз ярыш-көрәш бара.
Яшьләрне туган туфракларыннан аерып алып китәләр дә нефть чыгарырга
илнең төрле почмакларыннан әтрәк-әләмне китереп тутыралар. Татар милләтен
шул юл белән юкка чыгару сәясәте тормышка ашырыла. Тоташ татарлар яшәгән
җирдә тел дә, гореф-гадәтләр дә саклана, читкә олактыргач, алар әкренләп
туган телләрен оныталар, катнаш никахлар барлыкка килә. Казан ханлыгын
басып алганнан соң, туктаусыз чукындырулар, җирсез калдырулар, чукынырга
теләмәүчеләрне йорт эченә бикләп яндырулар даими булып торган. Менә хәзер
инде аның башка, цивилизацияле юлын таптылар.
– Нигә соң Украинадан яшьләрне алып китмиләр?
– Сезнең бит өлкән абзыйлардан аермагыз юк диярлек. Телегез үзе
әкренләп бетәчәк. Сез бит үз иркегездән урыслашасыз. Армиядә украин
офицерлары урысныкыннан күбрәк. Җитәкчелектә дә украинлылар шактый
күп. Диңгезчелектә сезнең милләт, бәлки, урыстан күбрәк тәдер әле.
Урта бер җиренә пычкы түбе түшәлгән, карт сөян, имән һәм каен агачлары
уратып алган аланлыкта туган авылларыннан, гаилә җылылыгыннан, туган
32
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
телләреннән язган авыл кызлары, монда армия хезмәтен үтүче татар егетләре
җанны әрнетеп торган сагыну моңнарыннан җырлап бушаналар иде. Бу урынны
урыслар читтәнрәк урап уза. Җырлаучылар арасында исерекләрне ауларга
теләүче милиционерларның ачуы эчкә сыймый. Аларга исерек татарларны
җыеп, айныту йортына олактырырга, зур штраф салырга, эшләгән җирләренә
язып торып, шул юл белән милләтчелек үрчетүче бу аланнан биздерергә дигән
боерык бар. Тик татар яшьләре мәйданда җырлап йөргәндә, авызларына бер
тамчы аракы капмыйлар. Кайтырга чыккач, бакча артта калгач, аракысын
да эчәләр, тәртибен бозарга да күп сорамыйлар анысы. Анда да әле бик сак
кыланалар...
7
Алар залга кереп утыру белән, концерт башланды.
Моисеев ансамбле еллар буе чит илләрдә гастрольләрдә йөри. Сирәк-мирәк
кенә Мәскәүдә берничә концерт бирә дә тагын юкка чыга. Дәүләт шул ансамбль
ярдәмендә валюта туплый.
Метроның «Маяковский» станциясеннән алып бөек пролетар шагыйренең
һәйкәленә каршы урнашкан баскыч төбенә, залның ишегенә кадәр араны
тутырып, артык билет өмет итүчеләр тезелгән иде. Аларны күрү белән
башланган сәерсенү Чайковский залына кергәч тагын да көчәеп китте.
– Күрдеңме, Оксана, – диде Габдрахман, – урамда калганнарның йөзләрендә
билет таба алмаммы дип көтү, өметләнү көче нинди икәнлеген? Залга керә
алганнарның йөзләренә кара: әйтерсең, гомер буе Ходайга табынып, догалар
укып, изге гамәлдә генә яшәүче бәндәләр, ниһаять, җәннәткә керү бәхетенә
ирешкәннәрдән бер дә ким түгел. Үзеңә янәшә утырган карчыкка күз сал әле.
Шундый шатлык белән нәрсә көтә икән ул ансамбльнең биюеннән?
– Ярыш башланыр алдыннан да шул ук хәл. Нәрсә көтә торгандыр тамашачы
нәфис гимнастикадан? Зал син снарядка атлап барганны күзләре белән йотардай
булып күзәтә. Иң катлаулы композицияләр ясаганда да, тамашачыларның сиңа
карап нәрсәдер көтеп утыруларын тәнең белән сизеп торасың.
Музыка уйный башлады. Оркестр чокырыннан чыккан салмак көй залга
агып керде, тамашачыларны ялгызлыктан алып, үзара тоташтырды. Сәхнәгә
болын чәчәкләрен хәтерләткән төсләрдәге сарафан кигән кызлар агылып чыкты.
Ак толымнарны маңгай өстеннән таҗ итеп урап беркеткәннәр. Тулы күкрәкле,
зифа буйлы марҗа кызлары, җепкә тезгәндәй, музыка тавышына тоташып,
сәхнәне тутырдылар. Сәхнә өстенә җан бөркелде. Кызлар тоташ боҗра ясап
шуышалар, парлашалар, төрле төркемнәргә бүленеп китәләр. Нәрсә сөйли
аларның хәрәкәтләре? Урыс хатын-кызларының ирләрен, егетләрен сугыштан
көтеп зарыгуларынмы? Һәр сугыш өләшеп чыккан каһәр толлыкнымы? Әллә
гасыр буе җәмгыятьнең бер катламыннан икенчесенә күчеп, үзара берләштереп
торган түнтәреш газапларын, сөргеннәрне, баш күтәрүләрне, Степан Разинлык,
Пугачёв яуларын, урыс тарихының аркылысына-буена җәелгән канлы
вакыйгаларын әлеге хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыларга сөйләп аңлатырга
тырышуларымы?..
Сәхнәгә киң кызыл ефәк күлмәк киеп, билләрен ефәк бау белән бәйләгән,
күнитекле, картуз кигән ир-егетләр атылып чыкты. Боларның һәр хәрәкәте
сугышка сусау, кылыч селтәү, ату, җимерү кыланышлары белән тулган иде. Без
дошман эзлибез, күрсәтегез, кай тарафта бүгенге дошман. Дошман юк чакта,
яшәеш тәмен югалта. Дошмансыз без бер-беребез белән бугазлаша башлыйбыз.
2. «К. У.» №11 33
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Дошман безне берләштерә, рухыбызны күтәрә. Безнең бар тапкан малыбыз
дошманны җиңеп, шулардан тартып алынган ганимәт... Урыс ирләренең һәр
хәрәкәте, хәрәкәт арасындагы бер генә мизгелгә туктап калып, яшәешне дәвам
итү юнәлешен сайлаулары – әнә шуны аңлата иде.
Оксананың онытылып, сәхнәдәге тамашага кереп оеп бетүе Габдрахманның
тоемлавын, фикер йөртүен көчәйтеп, җанландырып тора иде. Сәхнә
бушап калды. Зал җанланды. Алкышлау бинаның диварларын дерелдәтеп,
тойгыларның ташып чыгуын аңлата иде. Габдрахман уң як иңбашына рәхәт
җылылык сырышканын сизеп алды. Оксана, бер генә мизгелгә аны кочаклап:
– Рәхмәт сиңа. Бу минем өчен шундый зур бәхет. Әлеге ансамбль барлыгын
ишетеп кенә белә идем, – диде.
Инде сәхнәгә, салмак кына атлап, тар чалбар, түше ачык кара күлмәкнең
билен киң кара тукыма белән кысып буган испан ир-егете чыгып килә
иде. Оркестр кыска-кыска гына итеп тавыш биреп ала. Алты кыллы испан
гитарасының көчәйтелгән тавышы залга агыла. Фламенко – испаннар җирендәге
андалузлар биюе. Бу бию, бәлки, Пиреней ярыматавы гарәпләр кулында булган
гасырларда тугандыр? Бәлки, аннан да элегрәк, монда Атилланың баскан
җирләреннән очкын чыгарып, Европага нәсел орлыгы чәчеп йөргән чакларда
ук шыта, бөреләнә башлагандыр. Әндәлүс испаны булып биюченең басып
торуында, аның һәр йөрәк тибүеннән кан тамырларына таралган талпынулы
хәрәкәтләрнең һәр мизгелендә мөселманнарга хас тыштан тыюлы эчке ярсу,
күкрәген бәреп чыгарга әзер хисләр ташкыны эчкә яшеренгәне сизелә.
Биюче уң кулын җиңел генә бөгә төшеп өскә күтәрде. Сул кул артка
каерылып, билне кочаклады. Аяклар сак һәм әкрен генә сәхнәне капшарга
кереште. Әйтерсең, күңеле, җаны белән испанга әверелгән биюче, талпынып
һавада оча башласам, сәхнә такталары сынмасмы икән дип тикшерә иде.
Олтанның сәхнә тактасына бәрелүе салмак кына кыза, ешая башлады.
Гәүдә әле һаман төз, хәрәкәтсез. Тыштан гына хәрәкәтсез. Шул тыныч
хәрәкәтсезлеккә яшеренеп, эчтә менә-менә бәреп чыгарга торган ниндидер
сихри көч ятканын тамашачы тоя, түземсезлек белән, шомлы тынгысызлык
белән көтә. Аякларның хәрәкәте һаман тизәя, олтанның сәхнәгә бәрелү көче
артканнан-арта бара. Юк, бу гадәти таптану, сикергәләп йөрү генә түгел. Аяк
тавышы бер үк вакытта музыканы алга этеп һәм сөйрәп бара. Юк, аяклардагы
хәрәкәт белән испан музыкасының берләшүен, адәм баласының, киләчәктәге
ымсындыргыч бәхеткә йөрәк тибүенең соңгы тамчы көчен кызганмыйча,
бар җегәренә, барлык ашкын өметләренә ябышып, тәкъдиренә омтылуын
«сөйрәп» сүзе аңлата алмый. Биюченең күкрәк эчендә дөрләп ут яна. Ул аны
җаны-тәне белән яшерергә, сакларга тырыша. Менә шул эчтәге ут чәчрәтеп
торган хәрәкәт-омтылыш көче һәм тышкы яктагы көч-хәл белән сакланган
тынычлык тамашачының эченә үтеп кереп, кан тибешен көчәйтә, ашкындыра,
күңел тоемлавын күкләргә очыртып алып менеп китә.
Рахманкулов нәкъ шул чакта һәм соңрак, испаннарның үзләренең
биюләрен күргәч, бер нәрсәне аңлый башлады: Каталун кырындагы Атилла
гаскәрләренең сугышы испаннарга мәңгелек сабак булып сеңеп калган.
Тарихчылар Наполеонның Испан җирен басып ала алмавын мең төрле
сәбәпләр белән дәлилләп, мең төрле сылтаулар белән аңлатырга тырышалар.
Соң бит Атилланың йөз утыз мең сугышчысының яртысы да кире Дәште
Кыпчак җиренә әйләнеп кайтмаган. Бөек яугирнең хатын-кызга карата туймас
тамак булуын сурәтләргә яраталар. Аның сугышчылары да шундый булмый
34
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
калмагандыр? Габдрахман Европа илләрендә йөргәндә, кешеләрнең йөзләренә
йотлыгып карый иде. Аны ниндидер инстинкт һәр очраган кешенең күзе аша
күңеленә сеңдереп китәргә мәҗбүр итә иде. Еш, бик еш очрый иде аңа нәкъ
Караярда яшәүче авылдашларына охшаш кешеләр. Бигрәк тә Испаниянең
Каталониясендә, Франциянең көньягында, хәтта Британ утрауларында да татар
кыяфәтле кешеләр очрап тора иде. Әнә бит испаннар үзләрен Наполеоннан
җиңдермәгәннәр. Әгәр аларны француз яугире яулап алган булса, кем белә,
испаннар мондый биюне башкара алырлар идеме икән?!
Тоталитарлык чоры, коммунистик пропаганда совет кешеләренең миендәге
сырларын имгәтү белән генә чикләнмәде. Тоташ буйсынуда, дер калтырап яшәү
тәндәге хәрәкәт иреген дә имгәтеп ташлады шикелле. Биюне карап утырганда,
Габдрахманның күңеленнән шушы уйлар бер-бер артлы агылып уздылар.
8
– Мин сине «Метропль» кунакханәсенә урнаштыра алырмын дип уйлаган
идем. Барып чыкмады, – диде Габдрахман янәшә атлап барган кызга.
– Кая урнашабыз?
– Энем Варис «Балчуг»тан урын таба алган.
– «Балчуг» «Метропль»дан начарракмыни?
– Алар Мәскәүнең иң яхшы, иң кыйммәтле кунакханәләре. Йөзүдән кайткан
чак булса, мин анда урнаша алыр идем. Ә болай ялның азагында ришвәткә
түләрлек акчам юк.
– Син ришвәтче дәмени әле?
– Рәсәйдә ришвәт бирмичә яшәп буламыни?! Гомер буе мич башыннан
төшмичә утырган кешегә дә бердәнбер көнне районнан килгән берәр вәкил:
«Мәскәүдән фәрман килде: мич башында утыручыларның янып үлүләре бар.
Бүгенге көннән беркемне мич башына менгермәскә», – дип куркытып, ришвәт
алып китәчәк.
Армия хезмәтендә офицерлыкка ирешкәнгә кадәр, Габдрахман ришвәт
күрмичә, аның кануннарын белмичә яшәде. Ул чакта илдәге бар җинаять аңа
тиешле ризык рационын интендаттан алып, склад начальнигы, поварларга
кадәр даими урлап яшәүләре генә шикелле тоела иде. Дөрес, командирларның
өстәгерәкләре солдатларны бакча казуда, дача салуда, кайберләре хәтта утын
яруда «куллана» иде. «Кемнең кулында – шуның авызында», – ди татар халык
мәкале. Авыл шартларында да бит колхоз рәисе генә түгел, бригадирлар, хәтта
завхозлар да колхоз милкенә кул сузудан һич тартынып тормый. Аларның
эшләре мәшәкатьлерәк, җаваплырак, катгыйрак. Башкача кем алыр иде өстенә
шундый җаваплылыкны? Офицерлыкка ирешеп, шәһәрдә фатирга түләп
яши башлагач, Рахманкулов социализм тудырган кытлыкта күзгә күренеп
аккан көнкүрештән тыш күзгә күренмичә, законга, әхлак кагыйдәләренә
буйсынмыйча аккан «идән асты» тормышы барлыгын белде. Ә инде чит
илләргә йөри торган диңгезчелектә урлашып, ришвәт, кода-кодагыйлык
ярдәмендә аккан көнкүреш дәрьясының төбе тирән, агымы чиктән тыш көчле
икәнлеген үз күзе белән күрә башлады. Күрү белән генә чикләнмичә, ул әле
баштарак моңа каршы көрәшеп тә карады. Көрәш һәр очракта иләк белән су
ташуга тиң иде.
Советлар Союзындагы яшәүне һәм идарә итүне социалистик демократия
нигезендә дип аңлатсалар да, чынында ул шул элекке Явыз Иван, Пётр Беренче
заманындагыча дәвам итә иде. Яшәешнең эчтәлеге алдагы сугышта геройларча
2.* 35
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
үләргә өйрәтү, идарә – бу империягә хас крепостной коллыкны коммунизм
төзү дип аталган матур тышлыкка төреп дәвам итү иде.
Алар кичке шәһәр урамыннан Кызыл мәйданга таба баралар иде. Массовет
бинасы каршында, Горький урамының сул ягына урнашкан Юрий Долгорукий
һәйкәле янына килеп җиткәч, Оксана сорап куйды:
– Оят булса да сорыйм әле. Китап битләрендә йөз тапкыр күргәнмендер бу
һәйкәлне. Кемнеке ул?
– Юрий Долгорукийныкы,– диде Рахманкулов. – Атлы һәйкәлләрнең
барысы да диярлек Римның Капитолий калкулыгына куелган Марк Аврелий
һәйкәленнән күпмедер күчереп эшләнгән. Юрий Долгорукийныкына да шул
һәйкәлнең катнашы бар шикелле тоела, асылында Андреа Верроккьоның
Кондотьер Коллеони сыны ятса да.
– Шуларның барысын да син кайдан белеп бетерәсең? – диде Оксана, егеткә
якынрак сырышып. – Синең белән танышканнан соң, мин әллә нинди чит ил
язучылары, чит ил портлары, рәссам-скульпторлар турында ишеттем. Аларны
син кайдан беләсең?
– Кайдан дип, күбесен чит илләрдә йөргәндә күрдем. Портка килеп
туктауга, диңгезчеләр башта базарга йөгерәләр. Әз түлиләр бит безгә. Эш хакы
хатынының бер тапкыр ирен каршы алырга чит портка килүенә көчкә җитә.
Әйтик, без Батумига кайтып төштек ди йә булмаса Ленинградка, Ригага... Ә
бит дөньяны урап йөри торгач, Владивостокка да кайтып төшкән чакларыбыз
була. Ире янына барып кайту хатынына кыйммәткә чыга. Диңгезчеләр арзанлы
чүпрәк-чапрак сатып алалар, хатыннары шуны комиссион кибеткә тапшырып
акча эшлиләр. Башкача ачка үләрләр яисә гаиләләре юкка чыгар иде.
– Син моны миңа юри, диңгезчегә кияүгә чыкмасын, дип куркытыр өчен
сөйлисеңме?
– Анысы да бераз бар инде.
Габдрахман Оксананы Василий Блаженный (Тиле Василий) гыйбадәтханәсе
янына алып килде.
– Бу чиркәүне нинди зур вакыйгага багышлап салганнарын беләсеңме? –
дип сорады ул.
– Бу юлы син минем наданлыкны тота алмадың. Синең Казаныңны алу
хөрмәтенә салганнар, җанкисәгем.
– Син төгәл бер карышка үсеп күтәрелдең. Көтмәгән идем урыс тарихындагы
бу хәлиткеч вакыйганы белерсең дип...
Василий Блаженный чиркәве дә артта калды. Алар бертын мәскәүлеләрнең
Алтын Урдага илтә торган юлы – Ордынка урамыннан бардылар да сулга
борылдылар. «Балчуг» кунакханәсе шушында урнашкан иде.
– Сәер исем, – диде Оксана.– Бездә саман кирпечтән йорт салганда, цемент
урынына куллана торган измәне «балчык» диләр.
– «Балчык» – татар сүзе, – дип аңлатты Габдрахман. – Ерак бабайлар сүзгә
чиктән тыш талымлы булганнар. Җир, туфрак, балчык. Өстән караганда гына
аларның мәгънәләре уртак шикелле. Җир, гомумән, планетаның өстен каплаган
каты матдә. Туфрак – бусы инде җирнең эшкәртергә яраклысы. Балчык
исә, гомумән, эш материалы – безнең телдә аның карасы, агы, кызылы бар.
Акбалчык белән бүрәнәләр арасындагы җөйне сылыйлар, кызыл балчыктан
кирпеч сугалар, чүлмәк ясыйлар, кара балчык иген чәчүдә, бакча үстерүдә
кулланыла. Кунакханәнең нигә «Балчык» дип аталганын мин белмим.
Гомер-гомергә бу районда татарлар яшәгән. Бәлки, кунакханә дә заманында
36
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
шуларныкы булгандыр? Урыслар тик торганда андый исем кушмаслар
иде.
Авыр имән ишекне ачып эчкә үттеләр. Холл шактый иркен иде. Алар түр
яктагы пыялалы контора артында утырган администратор хатын янына килеп
туктадылар.
– Монда миңа бронь булырга тиеш, – диде Габдрахман. – Рахманкулов
исеменә.
– Әйе, бар, – диде администратор, өстәл тартмасында казынганнан соң.
– Буш люксыгыз бармы?
– Юк. Полулюкс кына. Номер сезнең икегезгәме?
– Әйе, икебезгә, – диде Рахманкулов.
Администратор Оксанага борылды:
– Паспортыгызны мөмкинме?
Оксана паспортын администраторга сузды. Хатын, ике-өч тапкыр актарып
караганнан соң:
– Регистрациягез юк бит. Юк, мин сезне бер номерга урнаштыра алмыйм,
– диде.
– Регистрация штампы булырга тиеш. Бирегез әле, мин сезгә шуны табып
бирәм. – Рахманкулов паспортны алды да читкәрәк борылып, бөкләп йөз сум
акча салды. – Бар бит регистрация штампы. Сез аны башка җирдән эзләгәнсез!
Паспортны кире алгач, администратор гафу үтенде һәм, иелеп, түләү кәгазе
язарга кереште. Язып бетергәч, каядыр шалтыратты. Зәңгәр униформа кигән
яшь кенә бер хатын, баскычтан төшеп, администратор каршына килеп туктады:
– Кайсы номерга?
– Егерме сигезгә урнаштыр. Анда тәртипме?
– Клиент киткәч, тузан суырткыч белән чистартып юып чыктым. Урын-
җирне алмаштырдым.
– Яхшы, урнаштыр менә бу парны.
«Пар» сүзе белән ирле-хатынлыны да, күңел ачып йөрүчеләрне дә атыйлар.
Икенче катка менә башлагач, Оксананың йөзе үзгәрде. Аяк атлавындагы
җиңеллек бетте, хәтта җилкәләре да салынып төшкәндәй булды. Нәрсә
турындадыр кыз газапланып уйлый, ниндидер бер ачык фикергә килергә
тырыша кебек иде.
Кастелянша, ишекне ачып, аларны номер эченә кертте:
– Җәймәләр, мендәр тышлары чиста. Сөлгеләр ваннада. Ванна чистартып
юылган. Телефон кенәгәсе өстәлдә. Теләсәгез, рестораннан кичке ашны китертә
аласыз. Тыныч ял сезгә. Сау булыгыз.
Оксананың йөзе танымаслык булып үзгәргән иде. Ул тотлыга-тотлыга сүз
башлады:
– Син мине түләп Мәскәүгә алып килгәч, мин инде әҗәтле булып калам.
Хакын сиңа түшәктә түләргә тиешмени?
– Нәрсә сөйлисең син, Оксана?! Син мине кем дип беләсең?
– Кем дип? Элекке танышларыңа еш кына Мәскәү күрсәтеп йөргән
тәҗрибәле донжуан дип саныйм. Әнә бит, администратор белән ничек тиз
уртак тел таптыгыз. Димәк, сез аның белән таныш.
– Тукта! – диде Габдрахман, тупас тавыш белән. – Мин энем янына тулай
торакка китәм. Самолёт Одессага сигез сәгать кырык минутта оча. Безнең
әле тамак ялгап аласыбыз булыр. Сәгать җиденче яртыда торып җыенган бул.
Тыныч йокы сиңа!
37
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
– Төн уртасында кем шулай кеше бимазалап йөри. Мин диванга ятам.
Караватны үзеңә ал. Мин бит сине кисәттем генә. Украина кызлары
никахлашканчы теләсә кем белән түшәккә ятмый. Шуны гына аңлаттым.
– Татар кызлары да үзләрен шулай тоталар. Син, Оксана, мине белмисең
икән. Әгәр мине синең шул ягың гына кызыктырган булса, андыйлар белән
буа буарлык. Ярый, тыныч йокы!
Габдрахман чыгып китте.
9
Энесенең тулай торагы метроның «Новокузнецк» станциясе янында гына
иде. Егерме минуттан ул Варисны чакыртып чыгарып, аның бүлмәсенә үтте.
– Мин сине ул кыз янында калырсың дип уйлаган идем, – диде Варис бераз
көлемсерәбрәк. – Син аңа аңлатмадыңмыни... безнең татарда кыз янына куна
керү дигән гореф-гадәт бар икәнен? Гыйффәтләренә тимичә кочаклап яту –
гөнаһ эш түгел бит. Ну чибәр дә инде кызың. Син аны каян таптың соң?
– Кайдан дип, Одессадан. Кораб врачы Дадоновның кызы Евгения нәфис
гимнастика белән шөгыльләнә. Спорт мастеры. Оксана аның иң якын дусты,
сердәше. Оксана – нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы. Мәскәүгә
килергә тиеш иде ярышка. Бәлки, Советлар Союзы чемпионы булырга да сәләте
җитәр иде, иңбашына зыян китерде. Аңа бик авыр хәзер. Очрашуыбыздан
юаныч табып яши. Саф күңелле, әйбәт кыз.
– Син әллә башлы-күзле булырга уйлыйсыңмы?
Варисның соравы, төзәп аткан ук шикелле, абыйсының соңгы көннәрдәге
кайнар уйларына килеп кадалды.
– Ошамыймыни сиңа Оксана?
– Эш анда түгел. Караярлыларның холкын белмисеңмени?
– Беләм. Алар марҗаларны өнәмиләр. Беренчедән, Оксана – украинка.
Икенчедән, мин Караяр халкы өчен түгел, үзем өчен өйләнәм.
– Караяр халкына татар булмаганнарының барысы да марҗа. Кисәтәсем
килә. Безнең авыл әле һаман хан заманындагыча яши, шушы көнгә кадәр
урыслашуга ханлыктан колак каккан чордагыча карыйлар. Бусы – бер хәл.
Инәки турында уйлыйсыңмы син? Акыл өйрәтергә җыенмыйм... Халыкның
хупламавы бер хәл. Фәриха малае мәткәгә өйләнгән икән, дип гауга күтәрерләр
дә тынычланырлар... Тик менә синең өйләнүең инәкине нинди хәлгә куяр...
Синең өйләнүең аңа инфаркт ясаячак. Түбән оч Габдинең фаҗигасен
белмисеңмени?
– Белмәскә. Ул мескен, дипломатлар телен кулланып әйткәндә, «персона
нон грата» булып яшәде.
– Белгәч. Беренче чиратта, син авыл халкы каршында инәкине улы
урысларга сатылып, марҗаны хатынлыкка алган икән дип хур итәсең, аннан
соң Рахманкуловлар нәселен. Мин бит моны синең күзеңне ачу нияте белән
генә кисәтеп әйтәм. Сүзеңне сүз итәсең икән, моңа әзер булырга тиешсең...
***
Оксанага өйләнгән очракта Варис аны алда Габди язмышы көтә дип кисәтә.
Бу турыда уйларга да куркыныч тоела иде. Биш йөздән артык хуҗалыклы
Караяр тарихында армия хезмәтеннән авылга марҗа алып кайткан бер Габди
булды. Габдине, носари динле хатынның ире булганлыктан, авыл җәмгыяте
кабул итә алмады. Авылдашлары аны гарипләр яисә акылы җиңеләйгән
38
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
бәндәләр дәрәҗәсендә күзаллый иде. Ул мескен марҗаны авыл халкы нигә
кабул итмәде икән? Аны бит колхоз эшенә дә чакырмадылар. Күршеләре белән
дә алар аралашып яшәмәде. Гомумән, урамга да чыкмый иде мескен марҗа.
Сугышка алынырга Габдинең яше өлкән иде. Аны Коми ягына урман кисәргә
җибәрделәр, шунда агач басып үтерде. Карчыклар аның фаҗигале үлемен
гөнаһлы булуыннан дип юрадылар.
Империя золымы астында яши башлаганга дүрт гасырдан артык вакыт узуга
карамастан, Караяр халкы һаман әле хан заманыннан килгән гадәтләрдән ваз
кичмәгән. Явыз Иван гаскәрләре татарларның җирен басып алса да, нинди
генә чара кулланып караса да, тулысынча урыслаштыра алмаган. Татарлар
теш-тырнаклары белән ата-бабадан калган кануннарга ябышып яши биргәннәр.
Алтынчы бүлек
1
Өй тагын да бәләкәйләнә, мескенләнә төшкән. Тәрәзә астындагы өч
ниргәнең бүрәнәләре муртаеп, тәмам черер хәлгә килгән. Тәрәзә пыялалары
тоныкланып беткән. Бура урам ягына таба янтая башлаган. Шунысын аңлап
булмый: йортның яңа салынган чагы әле һаман Габдрахманның күз алдында
тора иде. Балачакның җылы оясы да әкренләп картая икән.
Ишегалдын бәбкә үләне каплаган. Утынга сүтелгән келәт нигезен әрсез
алабуталар басып алган. Заманында алты балалы гаиләнең көнкүреше кайнаган
яшәеш мәйданында озакламый кычытканнар хакимлек итәчәк. Алабута
арасыннан канатларын җилпеп ак тавык атылып чыкты да, Габдрахманны
күргәч, кинәт туктап калды. «Син кем? Нәрсә эшләп йөрисең монда?» –
дигәндәй сәерсенүе.
– Мин бит синең хуҗаңның малае. Кайларда йөри минем әнием?
Тавык, кача-поса, алабута арасына чумды.
Тышкы ишеккә калай тас сөяп куелган. Бу – йорт хуҗасының каядыр әзгә
генә киткәнлеген белгертә торган күптәнге гадәт. Озакка киткәндә, Фәриха
карчык ишек тоткасына тышкы яктан таяк тыгып калдыра иде.
Колхоз Рәсәй халкын әкренләп урлашырга өйрәтте. Колхоз милкен
урлаучыны карак, димичә, бераз йомшартып, «несун» – алып кайтучы, дип
кенә атап йөртәләр иде. Күпме генә омтылып карасалар да, татарның озак
гасырлар шәригать кануннарында яшәгән өлкән буыны бу гөнаһлы гамәлне
кабул итә алмады. Фәриха карчык шундыйлардан иде. Тормыш кырыс иде: йә
ачка үләсең, яисә үзеңә тиешлене урлап исән каласың. Шундый шартларда да
Габдрахманның әнисе урып җыйганда коелган башакны, җирдә калган колхоз
бәрәңгесен алып кайтудан тартына иде.
Күрше малы яисә башка авыл кешеләренең милкенә тимиләр. Ә менә
колхозныкы? Дөрес, колхоз дигән нәрсәнең исеме бар, ә җисеме? Кемнең үз
күзе белән шул байлыкны күргәне бар? «Колхоз каз аламы икән? Колхоз тары
аламы икән?» – дип такмаклыйлар иде утызынчы елларда?.. Ягъни, колхоз
казала микән, колхоз тарала микән... «Кругом всё колхозное, кругом всё моё», –
дип җырлый башладылар сиксәненче елларда. Акционерлык җәмгыятьләре мал
хуҗасының өлеше күпме икәнлеген үзләренчә төгәл ачыклап бирергә мөмкин
әле. Ә социалистик милек, синеке саналса да, ничә дистә еллар буена түрәләр
кулында булды. Бәлки шуңадыр, үз милкеңне алудан нигә тартынып торырга?..
Әнә, Фәриха карчыкның мөлкәте бикләнмәгән, ал да кит!.. Тик урлап алып
китәрлек мөлкәт юк иде бу йортта.
39
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Шушы чуалчык уйлар арасында адашып басып торганда, бәләкәй арба
сөйрәп, Габдрахманның әнисе кайтып керде.
Габдрахман, почмак артына посып, күзәтеп тора башлады.
2
Баштагы яулыкны хан заманыннан калган мескен бүрек каплаган. Өстендә
– кече улы Варис Шәмшәрифтән алып кайтып биргән мөселман җиләне. Аякта
яңа резин калош.
Ишегалдына уфалла арбасын сөйрәп кертте дә капкага бик сала башлады.
Танклар, континенталь ракеталар ясау эшендә остарган илдә халык заманча
итеп «уфалла» ясарга да өлгергән. Әнә нинди матур, җыйнак, тартырга уңайлы
арба... Көпчәкләр – резинадан. Тимер тәртәләргә никель йөгертелгән. Арбага
сөт йөртергә бидон беркетелгән. Техника тәрәккыяте!
– Сөбханалла! Улым, синме бу? Әллә күземә генә күренәме?
– Мин бу. Өлкән улың. Менә кайттым әле.
Ана үкси башлавыннан көчкә тынычланып, күңелендә йөргән соравын
бирде:
– Бөтенләйгәме инде?
– Юк әле. Ялга гына.
Фәриха карчыкның сабыйларча мөлаем, ябык, кызганыч гәүдәсе, күз яшенә
тыгылып үксүе Габдрахманның күкрәгенә сырышкан иде.
– Авыр бит ялгыз яшәве! Нигә апалар янына – Таулыга күчмисең? Ул да
бит берьялгызы яши.
– Юк инде! Тәрәтләре өй эчендә. Түшәмнәре өстендә исерек урыслар бии.
Шундый йортта ничек намаз укып булсын! – Карчык бер адым артка чигенде.
– Тукта әле! Нигә болай мәлҗерәп төштем. Корсагың ачкандыр? Хәзер казан
асам.
«Карының» түгел – «корсагың». Бу бит... бу бүгенге үлем хөкеме көтеп яткан
мескен тел түгел. Бу – заманында Евразия киңлекләрендә яңгыраган хөр, горур
шивәнең җанлануы... Бу – Атиллалар чорыннан, баш бирмичә саклана алган
«казан асу». Аларның йортындагы казан мич авызының уң ягына урнашкан
учак өстенә беркетелгән...
Аш әзерләр алдыннан чатыр каршында янган учак өстенә казан асасы
булмаса да, бу борынгы сүз Габдрахманның күңелендә горурлык уятты.
Габдрахман әнисенең кулыннан «уфалла»ны алды.
– Башта сөткә баргансыңдыр дип уйлаган идем. Бидоныңда су икән.
– Чишмә суы.
– Коебызның суы киптеме?
– Юк, кипмәде. Чәйгә чишмә суы татлырак. Мин җимерелгән буа янындагы,
кыйбла якка аккан изгеләр чишмәсенә йөрим. Суы шундый татлы. Чәе дә
куерак чыга. – Карчык җиңел генә баскычка таба атлады. Бикләнмәгән ишекне
ачып, өйалдына узды.
Хәрабәгә әверелә башлаган абзар-кураларны, яртылаш алабута баскан
бәрәңге бакчасын, ботаклары корып бетә язган карт өянкеләрне карап йөргән
арада йортның торбасыннан зәңгәр күккә сыек соргылт төтен үрелде. Ишекне
ачу белән, Габдрахманның борынына яшәешкә җан өрә торган шулпа исе
килеп бәрелде. Өй эченә каклаган каз итенең тәмле исе таралып, очрашу
куанычына ямь өстәп, тантана уятып өлгергән иде инде. Анасын ялгызлыкта
яшәргә мәҗбүр иткән гөнаһ һәм үзеңне гаепле итеп тою, бәгырь түрендә
40
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
кузгалып, йөрәкне астыртын гына чеметеп, сыкрандырып тора. Алты баланың
сабыйчак сулышлары калган кысан, тәбәнәк түшәмле авыл өе. Идән такталары
арасындагы таныш ярыклар тагын да киңәя төшкән. Акшары соргылт төскә
керә башлаган, карап торырга килбәтсез, шулай да күңелгә җылы хис өреп
торган мич, инде музей әсбабына әверелеп килгән йорт җиһазлары. Шуларның
һәрберсе, авылын калдырып китеп, зимагурлыкта яшәгән егеткә рәнҗешле
караш ташлап тора иде. Әнисе, кат-кат бисмилласын әйтеп, өстәлгә ашъяулык
җәйде. Казан өстендәге капкачны алгач, каклаган каз итенең тарихларга барып
тоташкан татлы исе тагын да куерды. Агач табакка аш бушатылды. Шулпа агач
табактан ике чебешкегә бүленде. Табынга тоз, борыч, катык куелгач, әнисе
казанга чиләктән бер чүмеч су салды.
Бу йортта табын янында сөйләшергә яратмыйлар. Алар ашап туйганчы
сүзсез утырдылар.
– Чәй кайнатыйммы? – диде әнисе, тынлыкны бозып.
– Рәхмәт, шулпадан соң мин чәй эчмим.
– Мин чәйне шулпадан соң да эчәм. Гел эчеп торам. Рәхмәт чәйнең затлысын
җибәреп торуыгызга. – Самавырга учактан соскы белән кайнар күмер салды.
Амин тоттылар.
– Хәл җыеп аласың килсә, мин сиңа урын җәеп бирәм.
– Су буйларыннан урап кайтасым килә, – диде Габдрахман һәм киенә
башлады.
– Озаккамы?
– Бер-ике сәгатькә. Бәлки, озаграк та йөрелер.
– Нәрсә ашыйсың килә? Сыерсыз юньле сый да әзерләп булмый инде.
3
Бусаганы атлауга, күкрәк эчендәге ачы, кайнар төер, тамакны ачыттырып,
тышка бәреп чыкты. Җимерелеп яткан абзар хәрабәләре аша алабута баскан
бәрәңге бакчасына чыккач, Габдрахман эче бушаганчы үкседе.
Нишләп безнең көнкүрештә әниләргә урын калмый? Алар бит безне
картлык көннәрендә таяныч булыр дип өметләнеп, йөз җәфа, мең мәшәкать
эчендә тәрбияләп үстерәләр. Үсеп аягына баса башлаган бала шундук дәүләт
тозагына килеп каба да – сау бул, җылы туган оя! Сау булыгыз, әти-әниләр!
...Без читләрдә йөргән арада авылдагы безгә дигән урынны яңа буын вәкилләре
били башлаган. Тырышып эзләсәң, урын табылачак. Әйдә, менеп атлан
тракторга! Йә булмаса фермага мал асты пычрагын тазартырга яллан... Ә бит
син чит җирләрдә абруйлырак урында...
Бераз тынычлана төшкәч, Габдрахман урамга чыкты. Бертын кая барырга
белми торгач, зиратка таба атлый башлады. Күрше Миңлениса түтәйләр
урынының кычытканнары инде чирәмгә алышынган. Баз урыны тигезләнеп
беткән. Монда кайчандыр йорт, абзар-кура, бәрәңге бакчасы, хуҗалык һәм
гаилә көнкүреше булуын исбатлый алырлык бер генә эз, бер генә билге дә
калмаган. Бусы – Габдулла абзыйлар урыны. Бушлык... Рәттән өч йорт, өч
хуҗалык, өч гаилә... Кая китеп олакканнар? Бармы алар, әллә тамырлары корып
юкка чыкканмы?.. Нинди каһәрле көч, нинди рәхимсез давыл-өермә, эзләрен
җуйдыртып, тамырлары белән йолкып алып ыргыткан! Җавап юк. Өнсезлек...
Аңларга зиһене җиткән кешегә бар җавап, нигә булмасын. Йортларның юкка
чыгуының яшерен серен Габдрахманга үз йортының киләчәге кинаяләп тора
иде. Аларның нигезен дә шул ук кара тәкъдир көтә...
41
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Бусы – Хоснури түтәйләрнең йорты. Абзар-кура, Аллага шөкер, исән.
Сугышка кадәр бу йортның хуҗасы ир кеше иде бит. Сугыштан соң ирләр
исеме йөрткән гаиләләр хатын-кызныкына алышынып бетте... Ә исеме ничек
иде? Онытылган! Бу нигезне дә бит ирләр исеме белән атап йөртәләр иде.
«Никто не забыт, ничто не забыто!» – дип шапырына империянең
рәсми агитациясе. Чынбарлыкта исә исемнәр дә, совет власте алып килгән
җәэҗүз-мәэҗүз дә, аның фаҗигасе дә онытылачак, киләчәк буыннарга җиңү
шапырынуыннан әмәлләнгән коры куык пропагандасы гына калачак. Хоснури
түтәйләргә янәшә Шырый Ибрае исемле кеше яши иде. Шырыйныкылар
дип атап йөртәләр иде сигез бертуганны. Шуларның берәрсе исәнме икән
әле? Урыннарын кычыткан баскан... Урамның каршы ягында шулай ук җиде
бертуганнан торган Тартай нәселенең соңгы варисы – Рәиснең йорты авыл
читендә ялгыз тырпаеп утыра. Зәки, Мөкаддис, Батыр Тәрәе, Алтынгәрәй,
Инсаф. Нигъмәт агайларның урынында да моңсу бушлык... Кая китеп югала,
юкка чыга Караяр халкы?.. Әрсез бушлык каян килә?.. «Ватан» исемен
бөркәнгән империядәге канлы үтерешләр, колхозлаштыру, дошман эзләү,
кулакларны сөрү ашап бетергәнме бу хуҗалыкларны? Уйлап карасаң, сугыш
рәхимлерәк, ул ир-егетләрнең генә башын ашый… Хатын-кызлар кайда? Рәсәй
дәүләтенең төп, даими горурлыгы – бөек җиңүләр ирләрне кырып ташлау
белән генә чикләнми шул. Сугыш хатыннардан толлар, балалардан ятимнәр
ясый. Ачлык-ялангачлык алып килә һәр сугыш һәм, беренче чиратта, нацмен
тамгасы сугылган халыкларны кырып ташлый, аларны тоташтан кыркып,
юкка чыгарып килә…
Ачык чирәмлеккә әверелгән элекке тыкрыктан Габдрахман инеш буена
таба юл тотты.
Инешнең аръягында сөзәк таулар тезмәсе. Чаукалык тавыннан башлап
Бөгелмә тарафына таба тезелеп киткән Урындык тау, Бакыр тау. Араларында
тирән чокырлар.
Бала чакта болытларга тиеп торган таулар яңгыр суларына юылып
тәбәнәкләнгәнме, әллә Габдрахман күргән Везувилар, Этна, Стромболи, Альп
(аңа ул һәрвакыт «Алып» булып ишетелә иде) таулары белән чагыштырып карау
шулай тәбәнәкләндерәме... Күз күргәнне җиңел генә аңлап бетереп булмый.
Тукта әле, мин нигә таулар ягына атлыйм? Башта бит зиратка керергә,
әтиемнең һәм егерме бер яшендә якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан
газиз апам, әтиемнең энесе Нәби абзыкайның, әби-бабаларымның каберләрен
зиярәт кылып, җавап тотарга тиеш түгелменме?
Габдрахман, кире борылып, зират ягына таба юл тотты.
4
– Кайларда йөрдең?
Әнисенең өстендә кешелеккә генә кия торган шакмаклы яшел күлмәге.
Башында әтисенең Ырынбурдан алып кайткан бүләге – парчалы кашемир
яулык.
Эре шакмаклы тукымадан шотланд халкы милли киемнәрен тегә. Фәриха
карчык кына түгел, татарларның өлкән буыны да үз итә иде шундый тукыманы.
Шуңа өстәп шотландларның (инглизчә – скотлэнд) музыкалары да татарныкы
шикелле пентатоникага нигезләнгән. Мондый уртаклыкның сәбәбе булырга
тиеш бит. Без урыс көчләп таккан татар-монголлыктан ары китә алмыйбыз шул.
Улы зиратка барган арада карчык бер-ике дистә елга яшәреп киткәндәй
42
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
үзгәреп өлгергән. Өйдә кызган май катнаш көйгән камыр һәм бәйрәм исе.
Кунак каршылаудан, куанычлы очрашулардан туа мондый ис.
– Нәрсә пешерәсең, инәки?
– Мичкә бәлеш куйдым. Син яраткан ризык – каклаган каз ите турадым
бәлешкә.
– Рәхмәт, инәки! Сине сагынган чакларда нәкъ шушы ис җанымны тырнап
газаплый.
– Нигә газапланасың? Кайт. Соңгы эшең армия хезмәтендәге шикелле
мәҗбүри түгел, дидең бит. Нигә кайтмыйсың?
– Кайтып нинди эш башкара алырмын соң? Җирне хәзер трактор сөрә.
Печәнне йөк машинасына төяп ташыйлар. Саламны да инде кибәнгә өйми
башлаганнар. Заманында мин башкарган эшләр беткән.
– Укытырсың. Әнә бит Мәскәүдәге иң зур университетны бетердең. Ә
монда укытучыларның күпчелеге Бөгелмәдән ары китеп укый алмаганнардан.
Укытучылар рәхәт яши бит. Мал асрыйлар. Бакча тоталар. Хәзерге балалар
аларны бәйрәм саен бүләккә күмеп ташлый. Атаң мәрхүм, исән булса, синең
хәлфә булып йөрүең белән горурланыр иде.
– Ничек инде... ялгызым сыер асрый алыйм. Аны бит саварга кирәк.
– Менә-менә. Мин бит инде ничәмә ел шул бер балык башы турында әйтеп
торам. Нигә һаман башлы-күзле булырга теләмисең?
– Синеңчә, минем башым да, күзем дә юкмыни?
– Сукыр булганга, дивана булганга болай әйтмиләр. Өйләнеп, гаилә корып
яшәгән кеше дөньяга бөтенләй башкача карый башлый. Аның башы да
җаваплырак эшли. Гаиләле кеше буйдакларга күренмәгәнне күрә. Алар аңлый
алмаганны аңлауга ирешә.
«Башлы-күзле», диюләре шул инде...
Җиденче дистәне куган карчыкның зирәклеге Габдрахманны хәйран
калдырды.
Аны шушы җылы оядан мәҗбүри алып китүләренә ике дистә елдан артык
вакыт узды. Читтә йөреп кайткан Караяр кешесенең һәр очракта авылдашлары
каршында җитди имтихан тоту гадәте әле һаман исән иде. Нурми исемле бер
егет каршы алырга чыккан әнисе белән «здравствуй, мама», дип күрешкән.
Инде иртәгесен үк диярлек мескеннең кушаматы «Урыс Нурми» иде. Икенче
бер егет, Кәшфи, хезмәтен тәмамлап кайтып, авыл клубындагы танцыга баргач:
«Забыл по-татарски, могу только по-русски», – дип мактанган.
Авылның иң җор егетләре Кәшфелмаганны: «Одна девчонка с тобой хочет
познакомиться, сама стесняется, нас попросила», – дип, клуб артындагы аулак
җиргә чакырып чыгарганнар да туган телен оныткан егетнең кумпылына берне
тондырганнар.
– Нишлисез, егетләр?! Ни гаебем бар минем?
– Бәй!.. Син татармыни? Без бит сине урыс дип торабыз... – дигән тегеләр.
Шул сабактан соң егет, урысча белүе белән шапырынудан туктап,
авылдашлары телендә сөйләшә башлаган.
Заманнар үзгәрде. Озак гасырлар саф туган тел авазларын, бары тик шуны
гына ишетеп яшәгән урамнарда авыз тутырып рус телендә сөйләшеп йөрү
әкренләп табигый тоела башлады. Явыз Иван оештырган холокост. Гасырларга
сузылган, бер яктан үлем белән янап, икенче яктан түрәлек өстенлеге белән
ымсындырулар да татарны милли кыйбласыннан тайпылдыра алмый иде
әле. Көтүләп Себерләргә куулар да татарны какшата алмады. 1917 елдагы
43
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
түнтәрелештән соң татар күзгә күренеп телен, теле белән динен, дине белән
иманын, иманы белән тарих эзен, шул эзләрдәге мирасын туктаусыз югалта бара
иде. Шушы ачы уйлар кыска, газаплы минутлар дәвамында Рахманкуловның
бәгырен айкап узды.
«Син мине башлы-күзле булырга үгетлисең. Мин, әнием, нәкъ шул турыда
синең белән киңәшергә кайттым да инде...» – дип әйтергә иде хәзер. Карчык
яулык чите белән күзләрен сөртеп алсын да әйтсен иде: «Йә әле, тыңлап
карыйк, сөйлә – кем икән ул Бәкер мәрхүм белән минем киленем буласы
кыз?» – дисен иде.
Юк бит, шушы көтеп алынган иң табигый, тансык сөйләшүне дә үз әниеңә
юньле-башлы – кешечә җиткерә алмый җәфа чик инде. Ул турыда, бәлки,
бәлештән соң сөйләшү хәерлерәк булыр? Бигрәк тә тәмле бит каз бәлеше.
Телеңне йотарлык...
Бәлеш исенә кушылып, өй эченә Габдрахман алып кайткан «Граф Грей»
исемле чәйнең хуш исе таралган. Алар каз бәлеше белән янып-пешеп чәй
эчәләр. Караңгылык тәрәзә пыялаларына килеп терәлгән! Сирәк кенә урамнан
узган машиналарның уты тәрәзәдән өй эченә сирпелә дә караңгылык тагын
да куерып китә.
Адәм баласының ялгызлыгы кичләрен түзеп булмас хәлгә җитеп көчәя.
Ничә ел үтте икән әнисенең берьялгызы яши башлавына? Дистәдән артык
бит…
Эх, күпме сүзсез хатирәләр җыелган ике арада?! Әнисенең бишек тирбәтүе.
Бишекнең күтәрелә-төшә салмак кына чайкалуын әнисе көйләгән бишек җыры
хәрәкәткә китерүенә ул әле дә ышана шикелле.
Бишек җырларын әнисенең уйчан мөнәҗәтләре, «Йосыф китабы»ның
маҗаралы чынбарлыгы, фаҗигале бәетләре алыштыра; остазбикәгә
сабакка барган, утауга, уракка, ашлык сугуларга йөргәндә булган мәзәкләр,
Сабантуй, җыен хатирәләре, Самар губернаторы тройкага утырып авыл аша
узганда, ундүрт яшьлек Фәрихане бәйрәмчә киендереп, башка җиде кыз
белән шул патша түрәсен каршы алырга куюлары турында сөйләгәннәре
әле һаман Габдрахманның хәтерендә. Аларны бит Габдрахман бәләкәйдән
күңеленә беркетеп үскән. Ул истәлекләр улының да офыкларын киңәйтеп,
аның дөньяга карашы, фикер йөртүләренең үзәгенә яткан җуелмас эз булып
сузылган.
Чәйдән соң икәүләп амин тоттылар.
– Чыгып керәсем килә, – диде Габдрахман. Сөйләшүне иртәгәгә калдырырга
кирәк, дигән фикергә килде ул. Әнисе ястү намазына баскач, Габдрахман
ишегалдына чыкты. Әтисе утырткан карт өянкенең кытыршы тәненә сөялеп
һава сулады.
Өйгә кергәндә, түрдәге караватка урын җәелгән иде инде. Мамык
түшәк-ястык, дөя йоныннан сырылган җылы юрган. Җир йөзенең башка
бер генә җирендә дә мондый татлы рәхәтлек юк шикелле тоела иде
Габдрахманга. Ул бит, кисәкләрен бергә кушып алганда, җир шарын инде
бер генә тапкыр урап чыкмады. Аллаһы Тәгалә аңа үзен чолгап алган
тирәлек-тормышка дикъкатьле кызыксынулы күзәтүне мул итеп биргән
иде. Аның хәзер чагыштыру мөмкинлекләре бар. Күп күрде ул оҗмах
җирләрне. Башкалар аларны Караярдан күпкә күркәмрәк дип табар иде.
Хак иде бу җирләрнең күркәмлеге, әмма аларның берсе дә аңа туган җир
түгел иде.
44
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Фәриха карчык та озак кына йокыга китә алмыйча ятты, аның газиз улы да.
Сөйләшә башлаудан курыктылар. Әллә кайларга алып китә ул төнге сөйләшү.
Йокы тынычлыгы, аның шифалы кочагы төн уртасыннан соң гына ачылды.
5
Габдрахманны йокыдан коймак исе уятты. Бала чактан таныш, кайнар
коймак, көйгән май исе. Ымсыну чиктән тыш көчле иде. Торуга әнисе аны
сыйлый башлаячак. Йончыткан. Баш авырта.
– Хәерле иртә, инәки. Нигә болай иртә торасың?
– Без күнеккән инде. Син дә тор, юын, бергәләп чәй эчәрбез.
– Чәйгә хәтле тауга менеп төшәсем килә.
– Әллә исәрләндеңме? Тын кысыла бит анда менгәндә. Коймагым да суынып
бетәр. Әйдә, юын да утыр.
– Син бит беләсең, инәки, мин коймакның таба өстенә таба каплап кайнар
мичтә тотып алганын яратам. Һава сулап кайтасым килә, аппетитны уятып.
– Озак йөрмә. Ындыр артларын гына урап кайт.
Габдрахман тиз генә киенеп урамга чыкты. Аның малларны көтүгә
куганнарын күрәсе килә иде. Урам буш. Маллар абзарга керде микәнни? Колхоз
эшенә баручылар да күренми. Киң, иркен чирәмлектән ул ашыгып инешкә
таба атлый башлады.
Инеш. Йа Хода! Аның суы теләр-теләмәс кенә саркып ята. Суның читләренә,
уртасына басып чыгарга өч таш салганнар, җан биреп яткан инешнең киңлеге
шуңа калган. Атлап чыгар алдыннан ул туктап тыңлап торды. Кайда аның
чуерташлар белән серләшеп җырлаган тавышы? Каршы якның балчыгын ашап
ясаган биек ярлары кайда?
Ул Карагыш (кара кош – бөркет) кулы дип аталган уенкылыктан өскә,
тау сыртына таба атлады. Тыны кысыла башлаганда, Габдрахман тауның
уртасына да менеп җитә алмаган иде әле. Кире борылып, төшеп китәргә
туры килде.
Төшүе хәтта уңайсызрак та шикелле иде. Ниндидер көч гәүдәне аска
таба сөйри. Шуңа каршы торыр өчен, аякларны терәп карышырга кирәк
иде. Шунлыктанмы, әкияти балачактан үсмерлеккә күчә башлаган елларның
берсендә, тау сыртына тия язып узган болытларга утырып, зәңгәр диңгезләр
артындагы әкияти Занзибарны күреп кайту хыялы белән җенләнеп йөргән
сукмакларны күреп булмады...
– Тизрәк кулыңны ю, коймак суына, – дип каршы алды Фәриха карчык.
Өстәлдә – пешкәннән соң, кабат мичтә май сеңдереп, тагын да татлылана
төшкән коймак өеме. Шуңа өстәп туган йортның шифалы һавасы, газиз анаң,
балачак хатирәләрен сеңдергән стеналар…
– Картайдым мин. Сине соңгы күрүемдер, дип куркам.
– Юкны сөйләп утырма инде.
– Варисы да бит һаман укып туймый. Ничә ел Бөгелмәдә ятып укыды.
Бөгелмәдә балаларга сабак бирде. Бетереп кайткач, Печмән ягында балалар
укытты. Мәскәүгә китәр алдыннан ике ел укытучыларның эшләрен генә
тикшереп йөрде. Шул җитмәде микәнни?
– Бәләкәй чакта сез укып кеше булу турында гел тукып тордыгыз. Бишлегә
укыганга куанып туймый идегез.
«Белем алуның куркыныч ягы да бар икән...» дип, үзалдына эчтән генә
уйлап алды Габдрахман. Халык «укыган кеше – чукынган кеше», дип юкка
45
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
әйтмәгән. Бу гыйбарәгә кадәр аның гыйбрәтле, әче тормыш тәҗрибәсе
булганга охшый. Әнисе әнә бернинди университетларга кереп укып йөрмәгән.
Әмма яшәү гыйлеме, яшәү зирәклеге ягыннан Габдрахман аның янында
үзен һаман әле бала итеп тоя иде. Дөрес, ул да укымый түгел... Фәриха
карчык һаман намаз укый, ураза тота. Димәк, ул андый-мондый белем генә
түгел, үзенә һәм үзенең бөтен нәсел-нәсәбенә кыйбла булырлык гыйлем
алуга ирешкән! Көне буе ач йөрү ашказаныңа зарарлы, дип, аны туктаусыз
кисәтеп торалар. Ә ул намаз укуын, ураза тотуын дәвам итә. Сәламәтлек
бик кирәк. Дин йоласы сәламәтлектән дә кадерле микәнни? Бу кайтуында
Габдрахман әнисенең үҗәтлеген тагын да тирәнрәк аңлауга иреште. Урыслар
Казан ханлыгын яулап, татарларны буйсындыра алганнар. Җир-су аларныкы
санала башлаган. Идарә итү алар кулына күчкән. Күчүен күчкән, әмма
Фәриха карчык ишеләрне буйсындырырга чара таба алмаганнар. Ачыктан-
ачык каршы чыкмыйча гына, буйсынудан баш тартып, Казан ханлыгы
чорындагыча намаз укып, ураза тотып, чынбарлыкны туган телләренә төреп,
үзләренчә яшәүләрен дәвам иткәннәр. Алар, әҗәлләре килгәч, җир кочагына
ислам динен тоткан чын мөселман булып керәчәкләр. Балалары канын да
носариларныкына кушуга һич тә риза булмаячаклар. Бу фикер алда торган
өйләнү турындагы сөйләшү-аңлашуның ифрат авыр булачагын Габдрахманга
тагын бер тапкыр искәртеп тора иде.
6
Рахманкуловның Караярга кайтуына бер атна вакыт үтеп киткән иде инде.
Көн саен диярлек коеп яңгыр ява. Салкын, бик тиз чылатып ташлый торган
көзге яңгыр.
Габдрахман тауларда, урманда, армиягә киткәнче сабан сөргән яланнарда
йөреп кайткач, ишелеп төшәргә торган төз лапасны сүтеп, әнисенә утын
әзерләде. Таралып төшәргә торган капканы ныгытты, ләм басып бетергән
коены чистартып, сиртмәгә яңа чиләк асты. Район үзәгеннән поездга билет
алып кайтты.
Тәбикмәкләп ашыкмыйча гына кичке чәйне эчтеләр. Фәриха карчык
табынны җыйды, кухня ягына кереп, савыт-сабаны юарга тотынды. Атна буе
сүзне нәрсәдән башларга белмичә йөргән Габдрахман, ниһаять, өстәлдә яткан
ике беләгенә башын куеп, сүз катып җибәрде:
– Инәки, мин башлы-күзле булырга җыенам.
– Хәерлегә булсын, улым... Синең замандашларыңның балалары үсеп җитте
бит инде. Кем кызына?
Фәриха карчык шушы атна эчендә улы авылның бер яшь кызы белән уртак
тел табып, ярәшергә өлгергәндер дип уйлый иде.
– Инәки, син аның кем кызы икәнен белмисең. Ул Одессада яши.
Фәриха карчык эшеннән туктады, кулын сөртте дә малае каршысына килеп
утырды:
– Марҗамыни?
– Марҗа түгел. Аның милләте украиналы, ә болай тамырларында кыпчак
каны ага.
– Ул кыпчак дигәнең кемнәр соң алар? Мөселман өммәтеннәнме, әллә
чукынучыларданмы?
Әнисенең шушы дәрәҗәдә җитди, игътибарлы булуын Габдрахманның
күргәне юк иде шикелле. Әтисе вафат булганнан соң, ул чакта әле яңа кырыктан
46
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
узган, таза, көчле хатынның ярым ятим – әтисез калган балаларының киләчәге
турында уйлаганда гына җитдилеге шушы дәрәҗәгә җиткән булгандыр.
– Юк, алар мөселман түгел.
– Носарилармыни?
– Инәки, татар кызларының да барысы диярлек мөселман түгел бит инде хәзер.
Әниләре намаз укымый. Шәригать кануннарын белүчеләр үлеп бетте диярлек.
Шуңа өстәп комсомол тәрбиясе. Карт буын тота. Ә яшьләр? Бездән башта пионер
ясадылар. Аннан соң комсомол иттеләр. Хәзер мин партия әгъзасы. Партиягә
кермәсәм, миңа чит илләргә йөри торган корабта эшләргә рөхсәт итмиләр иде.
Фәриха карчык яулык чите белән күзен сөртеп алды.
– Армиягә киткәндә, син бит динне тота идең, ташладыңмыни?
– Юк, ташламадым. Диңгездә каты давыл кузгалганда, каты шторм
вакытларында каютаңның асты өскә килеп чайкалган чакларда, Аллаһы
Тәгаләгә ялварасың. Аннан башка сиңа беркем ярдәм итә алмый.
Армиягә кадәр Габдрахман ураза тотты. Ул инде намаз укырга да өйрәнгән
иде. Казарма шартларында һәм диңгезчелектә ураза тоту, намаз уку түгел, амин
тотканда, битеңне сыпырып та булмый иде. Ул «раббанә атинә»не авыз эченнән
генә укый иде. Мөселманлык аның күңелендә әнә шулай эчкә яшерелгән,
оеткы рәвешендә яши бирде.
– Аллаһы Тәгаләне оныткан очракта океаннарда йөзеп йөреп булмый, –
диде ул, фикерен йомгаклап.
– Юк, улым, – диде әнисе, алдагы сүзне яңабаштан ялгап. – Динне берничек
тә бетереп булмый аны. Комсомол булсалар да, безнең авыл кызлары тәре тагып
йөрми, почмакта эленеп торган потка карап чукынмыйлар. Күзгә ташланып
тормаса да, яшьләрдә барыбер мөселманлык яши ул.
– Ял вакытында мин аны Караярга алып кайтырмын, ә син амин тотарга,
догага, намаз укырга өйрәтерсең, – диде Габдрахман, әнисен ышандырырга
тырышып.
– Телләре безнекеме соң аларның?
– Юк, безнеке түгел.
– Алай булгач, минем белән үзебезчә сөйләшә алмас бит. Авылдашларыбыз
каршында да әпә булып йөрер. Син шуннан курыкмыйсыңмыни?
– Куркам. Бар анысы да. Ул миңа бик ошый. Хәйран калырлык матур ул.
Күрсәң, син дә хәйран калырсың әле.
– Авылыбызда андый матурлар юкмыни? Караяр кызларының матурлык
даны әллә кайларга таралган бит. Узган ел мин Ишендегә кунакка барган идем.
Карчыклар авылыбыздан чыккан кызларны иң матур, иң уңган киленнәребез,
дип сөйләделәр.
– Сүз дә юк, безнең авыл кызлары матур. Анысы шулай. Ә менә миңа
дигәннәре үсеп җитәр-җитмәс кияүгә чыгып өлгерәләр. Өйләнәсе кызым
миннән унбиш яшькә кечерәк. Чит җирдә яшь аермасы әллә ни сизелми.
Авылда нигәдер алай түгел. Ике-өч яшькә аерма да үтә зур тоела.
– Хәзер алай түгел инде. Әнә Шәмсенаһар кызы бер нифтәник нәчәлнигенә
чыкты. Яшь аермасы егерме тирәсе, дип сөйлиләр.
– Урыска чыктымыни Шәмсенаһарттәй кызы?
– Юк, урыс түгел. Теге Каф тавы ягыннан килгән бәндә, мөселман
өммәтеннән. Теле дә безнекенә тартым. Бите кара кучкыл. Мыеклы.
Шәмсенаһар кызын машинага гына утыртып йөртә. Үтә бай яшиләр, ди.
Ашаганнары да гел бал да май, ди.
47
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Берничә минутка сөйләшүне дәвам итәргә сүз таба алмыйча тынып
калдылар. Арада көчле киеренкелек иде. Әнисеннән ризалык булмаячагын
Габдрахман сөйләшә башлаганчы ук сизде. Сизенсә дә, аны күндерә алуына
өмете бар кебек иде әле Габдрахманның. Әмма, алай каты әйтеп карышмаса
да, чит җирдә үскән ят милләт кызын өенә килен итеп төшерүгә әнисенең риза
булачагы күренми иде. Рахманкулов яңа дәлил китерергә ашыкты:
– Ул кыз, инәки, шигем дә юк, килен булып төшкәч, телебезне өйрәнәчәк.
Хәзер бит, инәки, татарлар үзләре дә туган телдә сөйләшми башладылар. Авыл
җирендә бу хәл әлегә сизелми. Әнә, район үзәге Таулыда гына да ике татар
пыр туздырып үзара урысча сөйләшеп йөри.
– Юк, улым, без исән чакта, Аллага шөкер, кяферчә сөйләшмәбез.
– Бәлки, мөселманлыкка күчәргә дә риза булыр, аңлата алсак. Син моңа
ничек карыйсың?
– Нәрсә әйтергә дә белмим инде, улым. Мин гөнаһыннан куркам. Урыслар
белән бит аерма диндә генә түгел. Безнең язмышлар төрле. Син татарча
сөйләшкән урысны очратканың бармы? Аларның Казан каласын алып,
мөселманнарны кырып ташлаганнары турындагы мөнәҗәтне ишеткәнең
юкмыни? Ә мәчетләрне җимереп, чукындырып йөрүләре хакында? Синең
марҗа алуың турында ишетү миңа бик авыр булачак. Авырлыгын кичерер
дә идең... Ә гарьлеге? Авылдашларымның күзләренә мин ничек карармын?!
Фәриха малаен тәрбияли алмаган, аның Габдрахманы марҗага өйләнгән...
Шушы гарьлектән җир тишегенә керү дә коткара алмас...
Фәриха карчыкның күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп чыкты да авыз читеннән
ияк астына таба сузылган җыерчык буйлап күлмәк якасына төшеп тамды.
– Син, улым, ул кызга вәгъдә бирмәгәнсеңдер бит?
– Ничек әйтергә? Ул инде минем синнән хәер-фатыйха алырга китүемне
сизеп калды. Мондый чакларда бит бер-береңне сүзсез дә аңлап була.
– Нинди гөнаһларым өчен Аллаһы Тәгалә мине болай җәзалый икән?
И-и-и Раббым! Абыеңның хатыны Мәрфуга аракы эчә. Больниста эшли
бит. Хөкүмәт спирте аның үз кулында. Абыең аны кыйнап та, базга салып
та карады. Юк, бизәргә теләми, һаман чөмерә. Сәрхуш ана?! Раббым сакла
андыйлардан нәселебезне!.. Олы кызы кулдан-кулга йөри башлаган, дип
сөйлиләр. Малайларының да күзләре нурсыз. Тач урыс инде. Ә җизнәң дигән
бәндә? Карап торырга юаш кына үзе. Аракыга авызы тию белән, Кадриягә
кул күтәрә башлый, дип миңа җиткереп торалар. Уллары ятим бала шикелле,
сөйләшергә яратмый. Сабакташлары белән аралашмый. Бишенчедә укый.
Мәктәптән кайтып ашый да, йокларга ятканчы, почмакка карап утыра, ди.
Кадрия үзен брачка да күрсәтеп караган. Файдасы юк.
Фәриха карчык яулык чите белән авызын каплап елап алды. Тавышсыз гына.
– Йа Раббым! Син мине шулай бала сөюдән мәхрүм итәсеңмени! Марҗа
түгел, дисең... Безнеңчә белмәгәч – марҗа инде ул! Мин бит сине, төн
йокыларымны калдырып, марҗа өчен үстермәдем. – Әнисенең үксүе тирәнәя,
көчәя бара иде. Карчык урыныннан торды, ишектән чыгып китте. Шыгырдап
капка ачылган тавыш ишетелеп алды. Йорт эчендә йөрәк әрнеткеч тынлык,
өнсезлек урнашты. Кая юнәлде икән әнисе? Аның бит Оксананы күргәне дә юк.
Бер сәбәпсез, тора салып нигә шулай өзгәләнергә? Бер сәбәпсез. Юкка… Бары
тик, бары, бары тик татар кызы булмаган өчен генәме? Бәлки, Оксана турында
әйтмәскә кирәк булгандыр?.. Шәһәрдә туып үскән татар кызларының күпмесе
соң туган телен белә? Әнә бит, бер дә тартынмыйча, үзара кяферчә аңлашалар…
48
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Кич урын җәеп, шактый озак сүзсез ятканнан соң, Фәриха карчык ишетелер-
ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
– Картлык көнемдә шатланып бала сөяргә язмагандыр инде. Мин ничек
аның белән урысча сөйләшермен?!
Җавап бирергә Габдрахман ышандырырлык дәлил эзләп карады. Чыннан
да бит, урыс телле ана баласының теле урысча ачылачак. Ә тел сөйләшү, үзара
аңлашу коралы гына түгел. Тел – синең кем икәнлегеңнең иң дөрес, иң төгәл
күрсәткече.
Әйе, хәле җиңел түгел Габдрахманның. Аның Оксанага өйләнүенә әнисе каршы.
Исән булса, әтисе Бәкер дә, һичшиксез, каршы булыр иде. Әйтеп белгертмәсәләр
дә, Габдрахманның авылдашлары да, һичшиксез, Оксананы Караяр килене итеп
кабул итмәячәкләр. Рахманкуловның марҗага өйләнгән авылдашлары юкка
гына авылга ялгыз кайтып йөрмиләрдер? Өйләнсә дә, никахтан баш тартса да,
шушы гамәлләрнең икесендә дә оттырыш ярылып ята: өйләнсә, әнисенең хәер-
фатыйхасын югалта, баш тартса – мәхәббәтен. Шуларның кайсын сайларга?! Менә
нинди хәл итә алмаслык катлаулы сорау каршында калган иде Фәриха малае!
Габдрахманның исенә әкияттәге юл чаты тудырган бер өметсезлек килеп төште:
«Сулга барсаң – атыңны югалтасың, уңга барсаң – башыңны югалтасың...» Әкият
батыры, ике юлдан да ваз кичеп, юлсызлыкны сайлый һәм турыга китә. Турыдан
китү – бу очракта өйләнүдән баш тартып, гомерне буйдаклыкта үткәрү иде. Ә бит
канда, күзәнәкләрдә нәселне, нәсел аркылы ыруны, соңгы чиктә – милләтне дәвам
иттерү инстинкты, тынгы бирмичә, астыртын кыбырсыта иде.
Габдрахманның балачак бишеген тотып торган ыргак әле һаман матчада.
Шушы өй эчендә аның Оксана белән туган телдә сөйләшеп утыруы күз алдына
килеп басты... Юк, бу хыялый фаразга Габдрахман үзе дә инде ныклап ышана
алмый иде.
Кыйбла һәм иманына әнә шундый тугрылык, кагылгысыз ныклык саклый
алган инәкәе – Фәриха карчык, үлсә дә, Оксанага өйләнергә ризалыгын
бирмәячәк. Аның күргән нужалары, авыр сугыш еллары, яшьли ирсез калуы,
үсеп җитүгә балаларын үзенә тартып алган империя золымының аяусызлыгы…
бу эш белән килешергә юл калдырмаган иде. Әйе, аның сүзенә колак салмыйча,
үз теләгеңне генә алга куеп, үзең белгәнчә эш итәргә дә, димәк, Ана йөрәгенә
тагын бер төзәлмәс җәрәхәт, тагын бер кан сауган эз калдырып китәргә дә
тулы мөмкинлеге бар Габдрахманның бу дөньяда!..
7
Китәргә ике тәүлек кала, шулай да алар киләчәк турында сөйләшүгә кабат
кайттылар.
– Кышкы бураннарда тәүлегенә ике тапкыр мич ягып нигә интегәсең?
Катифә апа Таулыда ялгыз яши. Ике бүлмәле квартиры җылы. Аш әзерләргә
газы янып тора, кухнясына суы кергән. Нигә шунда гына тормыйсың? Ул миңа:
«Ник миндә торырга теләмидер? Күршеләр нигә әниеңне алып килмисең,
дип гел сорап торалар. Үз йортында яшисе килә дигәнгә ышанмыйлар.
Дошманлаша торганнардыр дип уйлыйлар», – дип зарланып сөйләде.
– Суы аш пешерергә ясалган бүлмәсендә агып тора. Аны бит эчәрлек түгел.
Тутык тәме килә.
– Чишмәләре дә якында гына бит. Чәй кайнатырга шуннан алып кайтырга
була.
– Катифәгә баргач, суны шуннан алып кайтып эчәм. Сулары тәмле.
49
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Шунысын пәрием сөйми: түшәмнәре өстендәгеләр шакы-шокы килеп йөреп
торалар. Бер баруымда йокыга гына киткән идем, дөбер-шатыр килеп бии
башладылар. Акырып улыйлар. Таң атканчы диярлек акыра-бакыра аракы
эчтеләр. Баш өстеңдә урыс акырып торганда, намазың да дөрес булмый
торгандыр. Тагын бер нәрсәсен үлеп яратмыйм. Аш пешерә торган бүлмәләренә
янәшә әбрәкәйләре. Катифәдә торганда, мин җилгә күрше урамга йөрим.
Гөнаһтыр ул аш пешеп торган җир янында тәрәт итеп утыру?
– Юкка башыңны ватма инде, – диде Габдрахман, әнисен юатып. – Хәзер
инде Мәккә гарәпләре дә шундый йортларда яши. Дөрес, аларның туалеттан,
ванна бүлмәсеннән тыш махсус тәһарәт ала торган бүлмәләре, намаз укырга
көйләнгән аерым заллары да бар.
– Син аларны үз күзең белән күрдеңме, әллә гәзиттән укыпмы?
– Сөйләдем бит сиңа, мөселман өммәтеннән икәнлегемне ишеткәч, йөк
төяүчеләрнең башлыклары мине гел кунакка чакыралар. Мисырда, Гыйракта,
Шәм Шәрифтә, Алжирда, Сәгуд Гарәбстаныннан тыш тагын да бик күп гарәп
илләрендә кунакта булганым бар.
Карчык, бертын сокланып, улына карап торды.
– Менә бит нинди зур бәхеткә ирешкәнсең. Шуның кадерен белеп кенә
яшисе урынга, марҗага өйләнергә кыҗрап йөрисең.
– Зинһар, борчылма бу турыда. Синнән хәер-фатыйха алмыйча, гаилә
кормаячакмын. Хафаланма, яме?
– Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде, – карчык яулык чите белән битен
каплап, эчен бушатып алды. – Әнә, абыеңның олы кызы, мәктәбен ташлап
урыска ябышып чыкты. Малайлары начар укый, дип җиткереп торалар. Ата-
аналар җыелышына барсам, сезнең турыда мактау сүзләре генә ишетеп кайта
идем.
– Монда чакта сине Катифә апага илтеп урнаштырып китәсе иде. Шулай
итәбезме?
– Ашыкмыйк әле. Кышка җитәрлек утын әмәлләдең. Ашарыма бар. Җаным
тыныч. Оныта язганмын. Институтын бетергәч, Варис кем була?
– Чит дәүләттәге берәр илчелеккә җибәрергә тиешләр. Ул бит гарәп һәм
инглиз телләрен өйрәнә. Димәк, мөселманнар арасында эшләп йөриячәк.
– Бу кайтуыңда мәктәпкә дә бармадың. Очраганда, укытучылар синең
турында да, Варисның хәлен дә гел сораштырып торалар. Персидәтел дә
кызыксына. Ул хәзер кем булып эшли соң, дип сорый. Аны чакырырга кирәк
иде. Сөйләшеп утырыр идегез. Киткән чакта Бөгелмәгә барырга машина
бирер иде.
– Чакырыр идем дә, хәзер бит андый кешеләр белән табынга аракысыз
утырмыйлар. Аракы эчкән җирдә намаз укырга ярамый торгандыр ул?..
8
Кайнар кыстыбыйның ымсындыргыч исе. Чынаякларда – сыек гәрәбәне
хәтерләткән «липтон» чәе. Татлы ризык, затлы табын, ә йөрәктә… Йөрәктә
авыр бушлык.
– Тагын күрешергә язганмы икән инде?.. – Карчык, урыныннан торып,
чаршау артына кереп китте. Улының башлы-күзле булырга теләве турында
тагын да сүз кузгатырга ул курка иде. Озак еллар читтә йөрүенә карамастан,
күкрәк сөте белән туклангандагы газизлеге кимемәгән улын янында тоту
мөмкинлегенең дә юк икәнлеген аңлап, шушы фикер белән килешә алмаячак
50
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
ана, бераздан ялгызлык кочагы көткәнен тоеп, эчтән өзгәләнә иде. Зарлан,
үксеп ела, башыңны ташка бәр…Тәкъдир барыбер аның газиз улын еракларга
алып китәчәк тә, карчык кабат шыксыз ялгызлыкта торып калачак.
Бу мизгелдә Габдрахман да чит илләрдә үтәргә дучар ителгән рәхимсез
язмышы турында уйлый иде. «Үсеп җиткәч, чит илләрдә үтә безнең
язмышлар…» дип җырлый бит татарның балалары. Урыслар да чыгып
китә туган җирләреннән. Алар да читтә йөри. Әмма алар илнең нинди генә
почмагында булмасыннар, биредә үзләрен алай ук чит итеп тоймыйлар
шикелле. Аларга Татарстан да, Кавказ да, башка ерак төбәкләр дә шул ук
Рәсәй булып тоела, күрәсең.
Амин тоттылар.
– Мин сиңа юлда ашарга каклаган каз ите, чәкчәк, кипкән җиләк салдым.
Кабат күрешергә язганмы икән инде…
Ашъяулыкка төргән юл ризыгын чемоданына көчкә сыйдырып, капкачын
япкач, Габдрахман әнисе янына килеп басты:
– Хәерле юл телә, инәки.
– Лә иляһе иллаллаһы йә хәерле халас. Мөхәммәде салуллаһы йә Хозыр
Ильяс!
Габдрахман чемоданын күтәреп урамга чыкканда, авыл йокыдан торып,
иртәнге чәен эчә генә башлаган иде. Капкадан чыккач, ул әнисе Фәриха
карчыкны кысып кочаклады. Карчыкның ябык, газиз тәне аның кочагында
сулкылдый. Аерылышу мизгеле.
– Хат язып торырмын. Киләсе кайтуымны көтеп тор инде. Кышка таба,
бәлки, апаның квартирына күчеп китәрсең?
– Юк инде...
Элекке көчен югалтып бетерә язган ябык тәне белән карчык улының
күкрәгенә сырышты. Авыз эченнән генә юл догасын кабатлый иде.
Габдрахман бераз баргач, урам калкулыгыннан туган нигезенә борылып
карады. Әнисе һаман капка төбендә басып тора. Ара ерагайган саен, күкрәк
эчендәге әрнүле аерылу, югалту әчесе белән сугарылган бушлык куерып
бәгырьне тырный. Уң якта бригада йортының таралып аварга торган такта
коймасы. Моннан узгач, аның туган йорты күздән югалачак. Габдрахман
кабат борылып карады. Әнисе һаман капка төбендә. Тагын да бөгелә төшкән,
бәләкәйләнгән. Ул бит аны ялгызлык кочагына ыргытып, ташлап китте... Шушы
булды аның әнисе биргән тәрбиягә җавабы...
Әнә, авылны аркылыга кисеп узган Богырыслан юлы. Таныш күпер. Суын
югалтып бетерә язган инеш. Үртәмәй үренең уң ягында белем юлын күрсәткән
газиз мәктәп, сул якта колхоз идарәсе, кибет, авыл клубы. Шалты белән Таулы
арасында йөрүче автобус тукталышына җиткәч, ул туктады. Чемоданын җиргә
куйды. Янына бала күтәргән яшь хатын белән ир кеше килеп басты.
– Во сколько приходит автобус?
Сорау бирүченең татар икәнлеге теленнән тыш аның кыяфәтенә, атлап
йөрүенә дә язылган иде.
– Унбиш минуттан килеп җитәргә тиеш, – диде Рахманкулов татарча.
– Сез Габдрахман абый түгелме соң? – диде бала күтәргән хатын.
– Шулайрак шул.
– Рафис, безнең Габдрахман абыебыз бу. Әнием сезнең белән бер класста
укыган. Хәлимә кызы мин, Раушана. Бусы – минем ирем Рафис.
Сабакташының кызы ирен этәребрәк аңа якынайтты:
51
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
– Күреш Габдрахман абый белән. Ул – моряк. Чит илләрне күреп йөри.
– Я тоже моряк, – диде Караяр кияве. – Служил на ракетоносце «Адмирале
Кузнецове».
– Ирегез урысмыни? – дип сорады Габдрахман Раушанадан.
– Юк, татар.
– Ә нигә соң урысча сөйләшә?
– Ул бит район үзәгендә туып үскән. Анда бит русча сөйләшәләр.
– Татарча бөтенләй белмисезмени? – диде Рахманкулов «Адмирал
Кузнецов»та хезмәт иткән егеткә.
– Нигә белмәскә, беләм.
– Шулай булгач?..
– Татарча кем сөйләшә? Надан карчыклар. Мин НГДУда эшлим.
Автобус килеп туктады. Кереп утырдылар. Яшь буынның өлкән абзыкай
теленә күчү сәбәбен сораштырмакчы иде, Хәлимәнең кызы белән кияве
арткарак барып утырдылар.
Кайткан көнне син туган авылыңның куенына җиңел генә кереп бетә
алмыйча, күңелең белән һаман читтә яшисең. Әкренләп туган-үскән йортың,
газиз авылың сине кочагына ала. Инде кабатлана торып та һаман күнектермәс
газабы кабат уянып хәрәкәткә килә.
Иң башта машина-тракторлар йөри башлагач, хәтфә чирәменнән мәхрүм
калган кантарлы урам күздән югалды. Аның артыннан – изге зират. Зиратның
изгелеге каршында большевиклар да, Сталин зобаниларының терсәктән канга
баткан куллары, фашистларныкыннан да аяусызрак сәясәте дә көчсез булып
чыкты. Караяр зираты – җиләкле яшел чирәм, моңсу канәфер куаклары баскан
изге алан үз гомерендә бер генә носарины да кабул итмәде.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, иске автобус инде шәһәр статусы алган район
үзәге Таулы автостанциясенә килеп, пассажирларны бушатты.
Кассада Бөгелмәгә баручыларга билет саталар. Алдан алып куйган билет
инде Рахманкуловның кесәсендә иде.
Бөгелмә юлы. Монда аның яшьлек эзләре калды. Ул эзләр астында –
ханлыкны урыс гаскәрләре канга батырганда, көньяк-көнчыгышка таба
чигенгән татарлардан тамган кан эзләре, аннан да астарак – Аксак Тимер
чирүләренә каршы Кандырча үзәненә ашыккан җайдаклар эзе. Тагын да
астарак – халыкларның бөек күчеше чорында ат тоякларыннан кубып калган
каты балчык кыйпылчыклары һәм кызыл балчык катламына якын борынгы
төрки кабиләләрнең учак көлләре.
Көнкүреш Габдрахманның күзенә күренеп үзгәрә. Җиңеләя. Камилләшә.
Тукта әле! Гасырлар буе Караяр халкы дошман күргән басып алучылар
теленең соңгы буынга табигый булып яңгыравы тәрәккыятме соң?! Чиләбе
– Мәскәү поезды вагонының өске ятагында Габдрахман шушы сораулар
чытырманлыгында баш вата иде. Гореф-гадәтен югалтып, урыс телен
культурный булуга санап кабул итүнең чукынып носарилыкка күчүдән дә
куркынычрак икәнлеген аңлаудан ник баш тарта халык?
Туган туфрак кабат еракта калды, ул кабат зимагурлык һәм күңелне әрнетеп
торган моңсу сагыну кочагында… Инде ничә еллар, ничәмә тапкырлар
Караярны ташлап киткәннән соң, ул әрнеткеч бер күңел бушлыгы, эчке вакуум
барлыкка килүен тоеп интегә иде. Бу хәл, һичшиксез, туган илдән аерылуга
бәйле.
Ниһаять, ул күңеле белән инде Хач-Бәй дип аталган татар авылы утырган
52
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
җирдә үсеп чыккан диңгез порты Одессада иде. Габдрахманның Одессага бу
китүе, бәлки, соңгысы булыр? Әгәр чит илләргә йөрүдән мәхрүм итеп, кабат
каботажда эшләргә тәкъдим итсәләр, ул, йөзүне ташлап, Караярына кайтып
китәчәк. Әйе, китәчәк. Китәчәк?..
Җиденче бүлек
1
Пароходчылыкның кадрлар бүлеге иртәнге тугызда эшли башлый. Габдрахман
килгәндә, инспекторның ишеге яныннан башланып киткән чират, коридорга сыя
алмыйча, ишегалдына бүселеп чыккан иде. Чиратка баскач, ул үзеннән артта
булачак диңгезченең килгәнен көтеп торды да эскәмиягә барып утырды.
Җәй башлангач, гадәттә, резерв юкка чыга. Мондый чакларда, үз
корабыңның рейстан кайтканын көтеп торырга да ирек бирмичә, алмаш сорап
инспекторларның теңкәләрен корыткан диңгезчеләргә алмашка җибәрергә
тырышалар. Диңгезчеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап утырганнан соң, моңа
кадәр корал ташу белән шөгыльләнгән корабларның күбесенең эшсез калуы
аңлашылды. Гадәттә, ташырга йөк таба алмаган корабны ремонтка куялар.
Ремонт барганда, экипажның яртысын гына калдыралар, шунлыктан диңгезгә
чыгарга атлыгып торучылар саны күзгә күренеп ишәйгән иде.
– Ялыгыз бетте дәмени инде, Рахманкулов? – Инспектор янәшә өстәлдәге
тартмалардан Габдрахманның карточкасын эзли башлады.
– Әҗәткә бирелгән ял тиз бетә икән ул, – диде Рахманкулов.
– Көтеп торыгыз, – диде инспектор, аның эш карточкасын эзләп табып. –
Сезнең мәсьәләне начальник хәл итәргә тиеш. Аңлый торгансыздыр?
Инспекторның күз карашында, сүзләрен элеккедән йомшаграк итеп
әйтүендә аның җинаятенә караш уңай якка табарак үзгәрүе сизелә иде.
Инспектор озак көттермәде.
– Начальник сезне каботажга йөрүче корабка билгеләргә куша. Өлкән
штурман итеп. Озак тотмабыз, ди. «Күршеләр»дән рөхсәт килү белән,
«Академик Крупчатов»ка кайтарырбыз, ди.
Каботажга бер килеп капсаң, котылу чиктән тыш катлаулы икәнлеген белә
иде ул. Эше авыр, эш хакы чиктән тыш такыр, өстәвенә каботажда эшләгән
кораблардагы тәртипсезлек һәм эчүчелек.
– Мин риза түгел, – диде Рахманкулов. – Мин көтәргә риза.
– Оныта язганмын. Капитан Зимин сезгә язу калдырган иде. – Инспектор
эш карточкасына беркетелгән конвертны Габдрахманга сузды. – Ярый, мин
сезне резервта калдырам. Шартларын беләсез.
Коридорга чыккач, Рахманкулов, конвертны ачып, язуны алды.
«Габдрахман Бәкерович, вакыт табып сугылып китегез әле. Унсигез
сәгатьтән соң мин өйдә булам. Адресым: Пушкин урамы, 22, 15 кв.,
«Моряк» редакциясеннән өч кенә йорт аша. Килүеңне алдан белгертеп куй.
Телефоныбыз: 22-64-05.
Ярый, күрешкәнгә кадәр. Зимин».
2
Одессаның һәркемгә мәгълүм урамы, билгеле, Дерибасовская. Совет
чорында татар авылы Хач-Бәй урынына шәһәр салдырту белән җитәкчелек
иткән һәм, диңгез порты үсеп чыкканнан соң, дистә елдан артык шәһәр башлыгы
53
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
вазифасын үтәгән Француз де Рибасның исемен өч тапкыр алыштырып
караганнар. Халык яңа исемне кабул итмичә, элеккечә – Дерибас дип атап
йөртүен дәвам иткәч, шәһәр башкарма комитеты одессалыларның үҗәтлегенә
буйсынырга мәҗбүр булган. Инде бу урамда бүгенге көндә «Моряк» газетасы
урнашкан йортта бөек урыс шагыйре яшәп киткәнлектән, аны Пушкин урамы
дип атаганнар, һәм исем шушы көнгә кадәр сакланып калган.
Егерме икенче йортны эзләп тапканнан соң, Габдрахман, эчкә кермичә,
урам ягыннан бина төзелешен җентекләп карап узды. Башта Хач-Бәй авылын,
бу җирне урыс яулап алганнан соң, казып чыгарылган кабырчык-таш-
ракушечниктан Одессаны төзегәннәр. Мондый төзелеш материалы кирпечтән
ныграк, җиңел һәм җылыны да тота. Шуңа аңардан төзелгән торакның
диварлары аша йорт эченә саф һава үтеп керә. Хәзерге бетоннан корылган
өйләрнең бүлмәләре сулыш алалмый, шунлыктан андый йортларда халык
тончыгып яши.
Челтәрле тимер ишектән Габдрахман ишегалдына керде. Борынгы римлеләр
стилендә эшләнгән җыйнак патио5 уртасында совет чорында туктатылган
фонтан күренә, патша заманында утыртылган платан агачлары картаюдан инде
корый башлаганнар. Габдрахман, авыр имән ишекне ачып, эчке якка узды. Киң
мәрмәр баскыч өске катларга алып менә иде. Беренче катта дүрт ишек, дүрт
дүртең – уналты, димәк, капитан Зимин дүртенче катта яши.
3
Ишекне кырыкларга җитеп килгән ябык гәүдәле хатын ачты.
– Исәнмесез! Сез Михаил Михайловичкамы? Узыгыз. – Габдрахман алып
килгән чәчәк бәйләмен килешле итеп иснәгәннән соң, елмаюын киңәйтеп,
өстәп куйды: – Мәшәкатьләнмәскә иде. Ялгышмасам, сез бит инде өченче ай
резервта. Әйдә, узыгыз.
Шәһәр көнкүрешенә күнегә башлаган совет кешесе – совок буларак,
Габдрахман күз сирпеп кенә фатирның зурлыгын һәм җиһазларын чамалаганнан
соң, ирексездән уйлап алды. Иван Бунинның «Сны Чанга» исемле хикәясендәге
капитан да нәкъ моңа охшашлы фатирда яшәгән булса кирәк. Очы-ахыры
күренмәгән резервка юлыкканнан соң, Рахманкулов бөек Бунинның хикәясен
инде өченче тапкыр хисләнеп укып чыккан иде.
Иркен алгы бүлмә. Сулга таба сузылган коридорның түрендәге пыяла
ишектән савыт-саба шкафы, плитә күренеп тора. Каршыдагы ишектән кунак
бүлмәсе – гостинаяга уздылар.
Ял вакытында тазарып китүе Зиминның кыяфәтенә чыккан иде.
– Салют, supercargo6!
– Исәнмесез, Михаил Михайлович!
– Туган җиреңә кайтып килгәнсең дип ишеткән идем. Туганнарың исән-
саулармы? Кәефләр?..
– Рәхмәт, зарланырлык түгел.
– Диңгезнең чакыруына түзәрлекмени?
– Түзмичә нишлисең? Шулай килеп чыкты бит. Бәлки, диңгез белән
бөтенләйгә саубуллашырга кирәктер? Мин инде кайчак шулай да уйлый
башладым.
– Кыбырсымаска кирәк. Пароходчылык начальнигы янына керергә иде.
5 Патио (исп.) – ачык эчке ишегалды.
6 Supercargo – зур пароходчылык компанияләрдәге йөк һәм фрахт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче диңгезче.
54
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Син бит армиядә офицер булып хезмәт иттем, дип сөйләгән идең. Андыйларга
фатирны чиратсыз бирергә тиешләр. Флоттан киткәнче алып калырга кирәк
түгелме икән. Начальник янына керергә тырыш әле. Сөйләшкәндә, бу
мәсьәләне дә кузгат.
– Кабул итәрме икән соң? Аның кабинеты каршында һәрвакыт мәшхәр бит.
– Алдан языл. Ул чәршәмбедә депутат буларак кабул итә. «Академик
Крупчатов»тан икәнлегеңне әйтергә онытма. Сине чиратсыз да кабул итүе
мөмкин.
– Куба рейсыннан соң без бик авыр хәлгә эләктек. Сугыш вакытында безнең
ишеләрне суд та ясап тормыйча атып үтергән булырлар иде.
– Пароходчылык начальнигы безнең җинаятьне башкачарак бәяли. Очрашып
сөйләшкәннән соң аңларсың. Әйтергә оныта язганмын. Американтюсларның
эсминецлары безне кысрыклаганда булган хәл турында сөйли күрмә тагын.
Стукачлар безнең һәр адымыбызны аларга җиткереп тора. Алар сер сакларга
сүз биргән расписка белән тынычланмадылар.
Кунак бүлмәсенә, бер яшь кызны ияртеп, капитанның хатыны килеп керде:
– Таныш булыгыз, бертуган сеңлем, филологиня. Бездә аспирантурада укый.
Капитанның хатыны Елизавета Матвеевнаның университетта филфак
кафедрасының мөдире икәнлеген Рахманкулов белә иде. Шуңа күрә
капитанның балдызы да филология фәнен сайлавы аңа табигый тоелды.
– Нора, – диде кыз, кулын Рахманкуловка сузып.
– Габдрахман.
Әлеге исемне ишеткәч каушамый калган кызны аның беренче тапкыр
очратуы иде. Гадәттә, «Чужак! – дип уйлый Явыз Иван токымы. – Бу бәндә
каян килеп эләккән?»
– Күрдеңме Элеонораның сиңа ничек сокланып каравын?
Кыз капыл гына борылды да апасы янына кухняга кереп китте.
– Оялды, – диде капитан. – Аны безгә чакыруымның сәбәбе дә бит синең
конкурста җиңеп чыгуыңа бәйле.
– Нинди конкурста? Диңгезгә чыга алмыйча, өч ай ярда аунап ятудамы?
– Кылануыңмы бу? Әллә туган ягыңда йөреп, «Моряк» газетасының соңгы
номерын күрми калдыңмы?
– Анда безнең экипажның «Александр Матросов» геройлыгын кабатлаудан
баш тартканын язмаганнардыр бит?
Сүзне Елизавета Матвеевна бүлде:
– Сез әтиебезнең бүлмәсендә сөйләшә торыгыз. Без монда Нора белән
өстәл әзерләп алырбыз.
4
Габдрахманны кунак бүлмәсендәге палисандр агачыннан эшләнгән затлы
буфет, арыслан-киек аякларына куелган өстәл, кием шкафлары һәм стенадагы
данлыклы рәссамнар иҗат иткән кыйммәтле полотнолар хәйран калдырган
булса, капитанның хосусый кабинетындагы китап шкафлары, затлы кызыл
агачтан, борынгы җиздән эшләнгән барометр, шкаф өстендәге җилкәнле
кораблар, каршы якның стенасына терәп идәнгә утыртылган кеше биеклеге
сәгать бөтенләй телсез калдырды. Алар уң як стенага терәлгән, затлы күн
белән тышланган кәнәфигә чумып утырдылар.
– Син чыннан да «Моряк» газетасын күрмәдеңмени?
– Нәрсә бар соң анда?
55
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
– Анда Константин Паустовскийның җитмеш яшьлек юбилее уңаеннан
игълан ителгән конкурсның нәтиҗәсен бастырганнар.
Конкурска үзенең хикәя язып җибәрүе келт итеп Габдрахманның исенә
килеп төште.
– Анда мине дә искә алганнармыни?
– Анда син җиңеп чыккансың. Беренче урынны сиңа биргәннәр.
– Кызыклы яңалык...
Шатланырга, ярсып горурланырга тиеш иде кебек ул. Аңа, сыңар бүлмәле
авыл йортында сәкедә аунап, абыйсы җилкәсеннән төшкән тузган бишмәт,
иске чабата киеп үскән татар малаена, Европа илләренең зыялыларыныкына
охшашлы, стенасында интеллигентлык тамгасы эленеп торган кабинетта рус
әдипләре ярышында җиңүче икәнлеген белдерделәр. Нигә шатлык аша ачыну,
үч тәме килеп торган кимсенү тойгысы эчне әрнетә? Нигә? Моның сәбәбе
нәрсәдә икән?..
Әйе, иң ерактагы тарих катламы астында калып сытылган, имгәнеп беткән
әрнеткеч ачы сәбәбе – 1552 елның 15 октябрь вакыйгасы. Шуңа өстәп, тарих
фәне дәресләрендәге, утка кыздырып маңгаеңа баскан тимер тамгадай искиткеч
«татар-монгол золымы» турындагы шовинистлар яласы…
Җиңү вакытында җиңелүләрен искә алмаган татарда, һичшиксез, манкортлык
сыйфаты посып ята. Менә әле дә «җиңү» сүзен ишетү белән, Габдрахманның
исенә армия хезмәтенең сугыш чорына туры килгән башлангыч еллары, урысча
сөйләшә белмәгәнлектән күргән мәсхәрәләр, «чурка», «йолдаш» кушаматлары
төшеп, аның күкрәк эчен айкап-ачыттырып узды.
Конкурста җиңү турында, бәлки, өстәл янында да сөйләшү булыр, аулакта
капитаннан сорап өлгерергә кирәк иде.
– Сезне дә йөзәргә җибәрмиләрме?
– Билгеле, мине беренче чиратта.
– Резервка утырдыгызмы?
– Юк. Мин ике ел ялсыз эшләдем... Әле һаман ялда.
– Ялыгыз беткәч?
– Пароходчылык начальнигы белән сөйләшкән идем. Ул көтәргә куша
инде. Пароходчылыкка эшкә алырга да әзер. Ә мин мореходкага күчәм.
Анда Навигация белән Мореходная астрономия курсын алып барачакмын.
Пароходчылык начальнигы Евгений Алексеевич Данченко безнең язмышны
Украинаның Үзәк Комитеты аша хәл итәргә вәгъдә бирде.
– Көче җитәрме икән?
– Нигә җитмәсен? Хәзер бит Берия заманындагы КГБ бетте. Алар хәзер
партиягә буйсына.
– Сез миңа Данченкога керергә кирәк, дисезме?
– Файдаланып калырга кирәк. Квартира сора. Отставкадагы офицерларга
льгота бар бит. Бирергә тиешләр.
– Ә мин, дурак, куркып йөрим. Без бит, югыйсә, Александр Матросовның
геройлыгын кабатларга тиеш идек. КГБ вәкиле миңа шулай аңлатты. «Син
куркаклыктан Ватан каршында зур җинаять эшләгәнсең. Сугыш вакытында
сине, судсыз, карарсыз, стенага бастырган булырлар иде», – диде.
Капитан Зимин рәхәтләнеп көлде:
– Шәрә күкрәк белән амбразура каплау япон камикадзелары үрнәге бит
ул. Япон самурайлары бу ысулны башка бернинди юл белән җиңеп булмаган
очракта, чиктән тыш сирәк кулланганнар. Үзен корбан итәр алдыннан
56
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
камикадзега бер атна нәрсә теләсә шуны эшләргә, иң матур, иң данлыклы
гейшалар белән кунарга рөхсәт иткәннәр. Шуңа өстәп, үзен корбан иткәннән
соң, ул изгеләр исемлегендә йөри башлаган.
– Табын әзер, – диде капитанның хатыны, ишекне ачып, – көтәбез.
Зимин аңа ванна бүлмәсен күрсәтте. Идәне, стеналары зәңгәрсу чынаяк
плиткә белән тышланган иркен бүлмәдә ике-өч кеше сыярлык киң ванна, кул
юу урыны. Краннары көмеш катнаш борынгы җиздән эшләнгән.
5
– Рәхим итегез, – диде капитанша, сеңлесе яныннан урын күрсәтеп. – Без
Нора белән ул хикәянең сюжетын ничек табуыгыз, аны күпме вакыт эшләвегез
турында сөйләрсез дип көткән идек! Алар кабинетка бикләнделәр дә һаман
шул диңгез турында, кораб йөртү, мариманлык турында сүз куерталар! Сез
«Моряк» газетасының соңгы номерын укымадыгызмыни?
– Аны инде күптән күргәнем юк.
– Анда Константин Паустовскийның 70 еллык юбилеена багышланган
конкурста җиңеп чыгучылар турында язганнар, – дип кабатлады капитан
Зимин.
Габдрахман газетага чынлап та хикәя язып җибәргән иде. Элегрәк тә
«Моряк» газетасында мәкаләләр бастырганы бар иде. Бу юлы Рахманкулов
хикәясен бәхәсләшеп язды. Ул заманында «Чолман» пароходында бергә
эшләгән, хәзер инде бер зур, яңа корабның капитаны Виктор Смирнов
каршында ресторанда кызмача баштан шапырынып алды.
– Менә, – диде ул, – «Моряк» газетасы Паустовскийның җитмеш еллык
юбилеена конкурс игълан иткән. Теләсәм, мин дә катнаша алам. Хәтта җиңеп
тә чыга алам...
– Мин синең Остап Бендер икәнлегеңне белми идем. Одесса үзенең
талантлы язучылары белән данлыклы. Син шуларны җиңмәкче буласыңмыни?
Җиңәрмен дип өметләнмә. Хикәяңне бассалар, миннән бер шешә «Митакса-
Атлас» коньягы.
– Хикәяңә үзгәрешләрне күп керткәннәрме? – диде Елизавета Матвеевна.
– Мин бит әле аны күрмәдем, – Габдрахман дулкынлана башлады.
– Без бит «Моряк» алып торабыз, – диде Зимин. – Лиза, табып бир әле
суперкаргога.
– Мин ул номерны Маринага биреп җибәрдем.
– Марина – минем балдызым, – диде капитан. – Ул да шигырь яза.
Әдәбиятның чын фанатигы. Сезне таныштырырга кирәк.
Рахманкулов саубуллаша башлады.
– Ашыкма әле, – диде капитан. – Марина күрше йортта гына яши. Чакырсак,
ярты сәгатьтә килеп җитәчәк.
Егетнең конкурста җиңеп чыккан хикәяне тизрәк укыйсы килә иде.
Озатырга чыккач, капитанның хатыны күңелгә бал да май булып кереп
сыланырлык фикер әйтте:
– Без хикәягезне филфак кафедрасында анализладык. Өлкә язучылары
берлегенең җитәкчесе Иван Гайдаенко күкрәгенә сугышта снаряд кыйпылчыгы
кереп утырган матрос-рулевой турында хикәя язган. Имеш, ул рульгә басуга,
компас угы корабның курсын ялгыш күрсәтә башлый. Ышандырмый! Григорий
Поженян шигырь белән катнашкан. Конкурс бит кыска хикәя белән катнашуны
сорый. Безгә яшь студент Михаил Жванецкийның хикәясе ошады. Ул егет
57
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
язганнарны Аркадий Райкин сәхнәдән укый, дип сөйлиләр. Конкурска биргән
хикәясендә диңгез сурәте юк диярлек, диңгезчеләр тормышы турында бер сүз
юк. Сезгә беренче урынны биреп дөрес эшләгәннәр.
– Язучы булдым, дип, диңгезне ташлап китә күрмә тагын. Әнә, Джозеф
Конрад иң уңышлы әсәрләремне диңгезчелектә эшләгәндә генә яза алдым,
дип әйтеп калдырган.
Саубуллашканнан соң, Зимин пароходчылык начальнигы янына керергә
кирәклекне кабат Габдрахманның исенә төшерде.
6
Ишеккә алтын хәрефләр белән «Кара диңгез пароходчылыгы начальнигы
Данченко Евгений Алексеевич» дип язылган элмә такта беркетелгән. Ишектән
керүгә, сул якта секретарь хатын утыра. Таза, матур. Кабул итү бүлмәсе халык
белән шыгрым тулы. Күбесе – диңгезчеләр. Аларда Габдрахманга таныш
капитаннар да бар. Әнә, Кубага ракета ташуны башлап җибәрүче Социалистик
Хезмәт Герое Ким Голубенко да тыныч кына чират көтә.
– Мин Рахманкулов, – диде Габдрахман секретарьга. Хатын өстәлдәге
исемлеккә күз сирпеп алды.
– Көтегез, – диде ул, дивар буендагы диваннан буш урын күрсәтеп.
Ишектән Данченконың урынбасары Пахолок чыкты. Габдрахман
пароходчылыкта эшли башлаган елны Юрий Петрович «Чолман» пароходының
капитаны иде. Ул, Рахманкуловны таныгач, гадәти елмаю белән генә
чикләнмәде.
– Эшләр барамы? – дип килеп тә күреште.
– Бара, Юрий Петрович. «Академик Крупчатов»та икенче штурман.
– Уңыш телим.
Аңа рәхәт булып китте. Пароходчылык хуҗасының уң кулы Куба рейсындагы
фаҗигане белми калмагандыр. Нинди җылы исәнләште. Габдрахманның эченә
дә җылы кереп китте.
– Ким Германович, – диде секретарь хатын. Кубага ракета ташуны башлап
җибәрүче капитан Голубенко кабинетка кереп китте.
Совет чынбарлыгы Габдрахманны көтү түземенә өйрәтте. Ул вакытта язмыш
түрәләр кулында. Алар хәл итә синең киләчәгеңне.
Сәркатип хатын, ниһаять, Рахманкуловның исемен атады:
– Аның вакыты тар. Сорау биреп башын катырмагыз, – дип, алдан кисәтте
ул. – Әйткәнен дикъкать белән тыңлагыз.
***
Рахманкулов газета битләрендәге сурәте конференцияләр вакытында
югарыда, президиум өстәле артында утырганда гына күренгән шәхес тарафына
таба атлап бара. Ара һаман якыная. Каршына ук килеп җиткәч, кабинет хуҗасы
өстәл каршына куелган ике кәнәфинең берсеннән урын күрсәтте:
– Рәхим итегез. – Хуҗа, урыныннан торып, кулын бирде.
Көтелмәгән хәл иде бу. Моңа кадәр аңа Ватанына хыянәт итүче шикеллерәк
карыйлар иде. «Бу зур, абруйлы түрә миңа уңай мөнәсәбәттә икән», дигән
фикер рәхәт итеп егетнең эчен җылытып алды.
– Сезне каботажга7 күчерделәрме?
– Юк. Әлегә мин резервта.
7 Каботаж – эчке (бер ил портлары арасындагы) флот.
58
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
– Каботажга күчерсәләр, сезне өлкән штурман итәргә дә була. Боерыгым
шундый. Минемчә, анда сезне озак тотарга тиеш түгелләр.
– Каботажга бер килеп капсаң, аннан загранкага чыгу чиктән тыш катлаулы
шул.
– Анысы да дөрес. Валюта тәмен татып караган кеше анда эшләргә бик
атлыгып тормый. Миңа дөресен, бары тик дөресен генә әйтегез. Үзегездән
ишетәсем килә: кингстонны ачмавыгыз чыннан да куркуданмы? Оялырга
ярамый. Дөньяга без яшәр өчен киләбез. Бу очракта курку – табигый.
– Дөрес, куркуы да бар иде инде. Әмма эш анда түгел. Сәбәбе – моторист
Ясиненко, сулагай булу сәбәпле, кингстонның тоткасын ябылу ягына борган.
Белмим, каушаудан булуы да ихтимал. Әгәр корабны батыруга каршы булсам,
мин аны лом алырга йөгертми идем.
Начальник бертын егетнең күзенә туры карап торды. Габдрахман кинәт
кенә тоеп алды: начальникның күз карашында янау һәм нәфрәт тойгылары
сизелми иде. Киресенчә, Данченконың күз карашыннан: «Син, егет, хакы йөз
алтмыш миллион торган корабны, хезмәт ияләренең салым акчасына ясалган
ракеталарны, кырык ике кешедән торган теплоход командасын, йөздән артык
хәрбиләрнең башын коткарып дөрес эшләгәнсең», дигән хуплау билгесе чагыла
иде. Габдрахманның исенә капитан Зиминның фатир сора дигән киңәше килеп
төште.
– Евгений Алексеевич, – диде ул, кыюсызлыгын көчкә җиңеп. – Мин сездән
квартира мәсьәләсен хәл итүегезне үтенеп сорар идем. Җитмеш өч яшьлек
әнием авылда ялгызы яши. Йөргән кызым белән күптән килешенгән. Торакка
мохтаҗ мин.
Данченко түшәмгә карап уйлап торды:
– Күпбалалы гаиләләрнең үтенечләрен хәл иткән юк бит әле. Аннан соң,
сез бит әле квартира алырга чиратта да тормыйсыздыр?
– Инде бишенче ел чиратта. Өстәвенә отставкага чыккан офицерлар
исемлегендә. Безгә торакны чиратсыз бирергә дигән карар бар.
Данченко кабат уйлап торды да телефон трубкасын күтәрде:
– Моисей Зиновьевич, нинди яңалыклар бар диңгезчеләрне тораклы итү
өлкәсендә? – Телефон трубкасын җилкәсе белән сулъяк колагына кысып,
начальник өстәлдәге кәгазьләрне күз йөгертеп карый башлады. – Аркадиядәге
объектны яңа елга кадәр, кровь из носу, тапшырырга кирәк. Сантехника?
Нигә элегрәк белгертмәдең? Безнең корабларыбыз бит сантехника өелеп
яткан портларга кереп йөри. Инде күптән кайтарткан булыр идек. Хәзер мине
дикъкать белән тыңла. Миндә пароходчылыкның киләчәген хәл итәчәк кадр
утыра. Син аның квартира мәсьәләсен оештырырга тиешсең! Аңладыңмы?
Юк, дисең инде. Нишләп юк? Ә резерв? Минем загажник? Бетте? Кемнәргә
өләштегез аларны? Май аена кадәр. Юк, син хәзер үк оештыр. Рөхсәтсез
таратып бетердең инде. Шулаймы? Феодосия? Алар төзеп бетерәләрмени инде?
Димәк, безнең өлеш тә өлгерә? Ничә квартира? Биш? Без унга сөйләшкән идек
түгелме? – Данченко телефон трубкасын учы белән каплады. – Феодосиядә
яшәргә ризамы?
Габдрахман югалып калды. Кабул итүгә язылганда да, әлеге сөйләшү
вакытында да ул фатир ала алырмын дип өметләнмәгән иде.
– Риза, – диде ул, үзен кулга алып. – Алар бирерләрме соң?
– Нигә бирмәсеннәр? Йорт пароходчылык акчасына салына. Тик шунысы
бар: квартиралар әлегә төзелеп бетмәгән. Якынча тагын дүрт-биш ай үтәр
59
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
төсле. Әлегә каботажда йөреп торсаң – бу вакытның үтүен сизми дә калырсың.
Дөрес, Феодосиядә – пароходчылыктан читтә яшәү бераз уңайсызрак, Одессага
күчәсем килә, дип килсәгез, кабул да итмәячәкмен.
Рәхмәт әйтәсе, бу илдә чиктән тыш сирәк, әз очрый торган шатлыгын
белгертәсе килгән иде Рахманкуловның, әмма аның алдагы бәхетенә аерым бер
шартлар куелып, ул каршылыклы тойгылар эченә ташлануын аңлап, бертын
сүзсез калып уйланып торды, ә киләсе мизгелдә инде начальнигының дикъкате
башкада, ишектән кереп өстәл янына якынлаша башлаган кешедә иде.
7
Әлеге яңа яхшы корабка эләгә алуына Габдрахман һаман да ышанып бетә
алмый иде. Мондый корабта, гадәттә, җитәкче балалары гына эшли. Эшли
дигәч тә, алар артык бил бөгәргә, имгәткеч авыр диңгезчелек вазифасын
башкарырга бик атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә ул корабларга Рахманкулов
шикелле крәстиян балаларының да билгеләнүе гаҗәп түгелдер...
Габдрахман тормыш-көнкүреше белән күптән инде крәстиянлыктан китсә
дә, яшәү принциплары, үзенең яшәү асылы белән гомергә, күрәсең, шушы
сыйныф вәкиле булып калуын дәвам итәчәк. Хәер, бу корабка килеп эләгү
сәбәбенең дә, ахыр чиктә, бер ягы белән нәкъ шушы хакыйкатькә бәйле булып
чыгуы шуны раслый түгелме?!
Гадәттә, төнге вахтага тәҗрибәле, чыдам матросны куялар. Габдрахманга
беренче тапкыр диңгезгә чыккан тәҗрибәсез, карап торышка томана һәм
культурадан шактый ерак күренгән Петро Семёнович Перебейнос атлы
матросны беркеттеләр. Өлкән штурманга ризасызлык белгерткәч, ул:
«Капитан кушты, мин аның боерыгын үзгәртә алмадым», – диде. Һәм шул
ук көнне капитан Рахманкуловны чакырып, эшнең асылын болай аңлатты:
«Перебейносның тәҗрибәсе юк. Беләм, аның белән эшләве сиңа җиңел булмас,
синең вахтаңа куюның сәбәбе – ул кадрлар бүлеге начальнигы Ткаченко
апасының малае. Син инде түзәргә тырыш. Оста тәрбияче икәнлегеңне
пароходчылыкта да беләләр икән. Әгәр егетне чын матрос итеп өйрәтә алсаң,
Ткаченко янына аның якын кешесе булып кереп йөри алырсың. Син инде
аның туганы безнең начальник булганга, йомшаклык та күрсәтмә, шул ук
вакытта аңа карата игътибарыңны да киметмә. Начальникларның туган-
тумачасы белән эш итү ифрат авыр. Корабтагы һәрнәрсәне алар начальствога
җиткереп тора. Ткаченко үтенеп сорагач, мин берни эшли алмадым, алырга
туры килде. Берәр белемле, егетнең культурасын күтәрә алырлык штурманның
вахтасына куйсагыз иде, дигәч, кадрлар начальнигының кинаясен аңладым.
Сезнең кесәгездә университет дипломы булганын да, «Моряк» газетасы
оештырган конкурста җиңеп чыгуыгызны да начальниклар яхшы белә. Бөтен
пароходчылык бер юрган астында йоклаган шикелле бит».
Шулай итеп, үзе өчен күктән төшкән бәхетнең кечкенә генә сере дә ачылып
киткәндәй булды. Имәндә икән чикләвек дигәндәй, Габдрахман ни өчен
үзен, һич көтмәгәндә, инспекторның резервтан чакырып алуын да, ашыгыч
рәвештә «Сергей Саблин» корабына утыртып, чираттагы рейска чыгаруларын
да берникадәр төшенгәндәй булды. Ахырын хәерле итсен!
Ә инде «Сергей Саблин»га килгәндә, кораб, чыннан да, мактарлык һәм
горурланырлык иде. Нишләмәк кирәк, французларда кораб ясау тәҗрибәсе
гасырлар буе камилләшкән. «Сергей Саблин» күз сирпеп карау белән
Габдрахманның күңелен үзенә җәлеп итте. Диңгез өстен җиңел генә ертып
60
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
барырга көйләнгән сөзәк форштевень8, «Крейсерская» дип аталган җыйнак
койрык һәм техниканың соңгы казанышы икәнлеген раслап торучы торба.
Төтен палубага төшмәсен өчен, аның арткы ягына беркетелгән уелма. Зур
ракеталарны да күтәрә алырлык мачталарга тоташ юан йөк төяү угы, көчле
чыгырлар, иркен палуба.
«Сергей Саблин»га охшашлы уналты кораб төзелергә тиеш була. Корабның
механизмнары корал ташырга көйләнгән икәнен аңлауга, французлар, бишне
тапшырганнан соң, контрактны бозып, төзү эшен туктаталар. Франциядән
кайтаргач, хәрбиләр җитәкчелегендә корабка сугышта кулланыла торган
механизмнар: койрыкка, бакка һәм өске палубага зенитка урнаштырырга
дип куелган нигезләр, солдатлар тончыгып үлмәсен өчен, твиндекка өстәмә
вентиляторлар, төп палубага урнашкан спортзалны бозып, уникешәр юынгыч
куйгач, кораб баштагы күркәмлеген шактый гына югалтып өлгерә, билгеле.
Шуңа карамастан, диңгезчеләр чит илләрдә төзелгән мондый корабларда
эшләргә атлыгып тора. Яшәр өчен комфортлы каюта, сауна һәм бассейн, һава
сулап йөрергә уңайлы итеп эшләнгән иркен палубалар, Көнбатыш илләрендә
һәм Япониядә яуланган тәрәккыят траптан күтәрелеп, кораб эченә керүгә
күзгә ташлана иде. «Чолман» пароходындагы кысан, тропикларда йөзгәндә
тончыгып үләрлек каюта белән чагыштырганда, «Сергей Саблин»дагы икенче
штурман каютасында җәннәт шартлары иде.
Тик яшәү шартлары никадәр уңайлы булса да, монда «Чолман»дагы озак
еллар бергә эшләп якынайган, туганыңа тиң газиз дуслар юк иде.
8
Төнге уникедә башланган вахтага чыгар алдыннан, ике-өч сәгать
йоклап ял итеп алсаң, вахта җиңелрәк үтә. «Сергей Саблин»дагы икенче
штурман каютасы нәкъ ашханә өстенә урнашкан. Кичке аштан соң һәр совет
корабында ашханә бүлмәсендә экипаж кино карый. Һәр кичне, фильмның
нинди генә булуына карамастан... Гадәткә әверелгәч, әйбәт фильммы,
әллә чын халтурамы, эчтәлеге кызыклымы-түгелме, артистларның уйнавы
табигыйме-ясалмамы, режиссёр эшенең сәнгатьлелеге ничек – барыбер.
Кичке аштан соң киноаппарат, шыпырдаган тавыш чыгарып, стенага асып
куйган ак экранда фильмның геройлары кыймылдап йөри башлау белән,
экипаж әгъзалары ашханә бүлмәсенә кереп тула. Һәркемнең үз урыны. Кеше
урынына утырырга ярамый, чөнки кино карауның тәме үз урыныңа урнашуга,
җае чыкканда, экрандагы геройларның сөйләшүенә катнашып, берәр мәзәк
сүз кыстыруга, тамашачыларга ошаган урынны кабат күрсәтүгә бәйле. Һәр
корабта иң кызыклы, күңелгә хуш килгән кисәкләрне кисеп алып, шуларны
бергә ябыштырып ясаган тамаша ярдәмендә сагынуны басар өчен кулланыла
торган винегрет фильм була.
Пароходчылык начальнигының «Кинолентаны кисәргә ярамый, бу эш зур
җинаять санала» дигән приказы да бар югыйсә... Әмма Россиядә законны
үтәүгә караганда, аны бозу лаеклырак эш санала. Корабта күрсәтелгән
киноны карауның максаты да тулысынча диярлек үзгә. «Летят журавли»,
«Всё остаётся людям», «Девять дней одного года», «Проверка на дорогах»
фильмнарыкинофестивальләрдә иң лаеклы призлар яулый алсалар да,
диңгезчеләр андый фильмнарны, бер тиенгә дә куймыйча, карарга яраксыз
дип саный. Диңгезче халкына «Полосатый рейс», «Пёс Барбос», «Операция
8 Форштевень (гол.) – кораб борынындагы киль белән астан тоташ брус.
61
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
«Ы» – чын-чынлап шедеврлар. Алар шундый фильмнарның чиктән тыш аз
булуына зарланалар иде.
Ял итәргә яткач, Габдрахманның каютасында кино экранындагы
геройларның тавышы йокларга мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә Босфорга
кергәндә, ул тәмам арыган, ватылган иде.
9
Габдрахман ял иткән арада пароходчылыктан радиограмма килеп төшкән
икән.
Йөк хуҗасы Одессада төягән прокатны Гонконг портына илтеп
бушатырга боерык биргән. Көньяк-көнчыгыш илләренең портларына күбрәк
Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш пароходчылыгының кораблары йөри
иде. Габдрахман йокыдан торганда, экипаж әгъзалары оялары җимерелгән
кырмыскаларны хәтерләтә иде. Утыз сигез диңгезче арасында Гонконгны
күргән өч-дүрт экипаж әгъзасы булдымы икән?.. Пароходчылыкта эшләргә
ялланып кына йөргән диңгезче дә Сингапур турында әйбәт белә. Җир шарында,
мөгаен, Сингапурдан да арзанлырак диңгез порты юктыр. Монда пошлинасыз
сәүдә. Ирекле порт. Әгәр бәхетең басып совет диңгезчесенең корабы
Сингапурга керсә, әҗәл даруыдай мыскаллап түләнгән кысыр валютасына ул
комиссион кибеткә тапшырырлык бер күтәрәм товар сатып ала. Сингапурга
кереп йөри торган корабка эләгү – совет диңгезчесе өчен бәхетләрнең иң
зурысыдыр, шәт? Гонконг та – пошлинасыз сәүдә итә торган ирекле порт. Анда
да, Сингапурдагы шикелле, Советлар Союзында дефицит товарлар тулып ята
торгандыр? «Сергей Саблин» экипажы бүген үзенең алда торган олы бәхетенә
генераль репетициясен кичерә иде. Диңгезчеләр үзара гел елмаеп сөйләшәләр.
Җор сүз, көлке фонтан булып бәреп чыгып тора.
Капитан Бородуля пароходчылыкта данлыклы капитаннарның берсе иде.
Аның белән эшләү Рахманкуловка тәҗрибә дә, кораб йөртү нечкәлекләрен дә
өстәячәк, билгеле. Аннан соң капитан белән икенче штурманны үзара якынайта
торган уртак язмыш-тәҗрибәләре дә бар иде. Анатолий Александрович сугыш
вакытында истребительдә очкан. Рахманкуловның да унбер елы авиациядә
узды. Аулакта очрашканда, алар гел шуны сагынып искә алалар иде. Эшли
башлаган көннән үк капитан Габдрахманны якын итүен сиздерде. Димәк, бу
корабта эшләү аңа күңелсез булмаячак.
10
Рахманкуловның өстәмә вазифасына әверелгән педагогик эшчәнлеге дә
вахтадан вахтага, көннән көнгә дәвам итте.
Тәҗрибәле матрос ике беләген дә штурвалга куя да, тыныч кына
гирокомпасның репитерына карап, корабның курстан тайпыла башлавын
көтеп тора. Кораб, гадәттә, агым, җил тәэсиреннән, тыныч диңгездә винт
әйләнүенең каршы ягына таба тайпыла. Тәҗрибәле рулевой корабның кайсы
якка һәм күпмегә тайпыласын алдан сизгәнлектән, шул беләкләре белән
штурвалга таянган җиреннән әз генә кыймылдаган шикелле итеп ала да
теплоходның линейка белән сызгандай туры эз калдырып баруына ирешә. Бу
турыда Габдрахман Перебейноска әйбәтләп аңлатты, теплоходны ничек курста
тотарга кирәклекне үзе штурвалга басып күрсәтте. Белү генә җитми иде шул
диңгезгә беренче тапкыр чыккан тәҗрибәсез матроска. Ике-өч айдан егет
корабны курста тоту серен дә, трюм идәне астындагы пьялога җыелган суны
62
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
үлчәргә ясалган, балласт, эчә торган су, корабны тигезләү өчен кулланылган
танкларның палубадагы бөкеләрен дә бер-берсеннән аерырга өйрәнер. Әмма
сәләтсез бәндәне никадәр өйрәтмә, нинди генә таләпләр куеп карама, барыбер
андый кешедән оста диңгезче ясап булмый. Юк, диңгезчелек эшендә генә түгел,
һәр һөнәрдә шулай. Аллаһы Тәгалә нигәдер адәм балаларының барысына да
сәләтне, бигрәк тә талантны тигез өләшмәгән. Җәмгыять вәкилләренең төрле
холыклы, акыл, сәләт, талант ягыннан төрле дәрәҗәдә булуы – бәлки, яшәешкә
шул кулай шарттыр.
Кораб Эгей, төрекләрнең Ак диңгезләрендә йөзә иде. Бу диңгезләр
кайчандыр төркиләр кулында булган. Әнә Мисырда мәмлүк дип аталган
кыпчаклар идарә иткән, Аппенин ярыматавында, латиннар яулап алганчыга
кадәр, төрки телле этрусклар яшәгән. Этрусклар культурасының югарылыгы
әле дә булса тәкәббер европалыларны хәйран калдыра. Төркиләр «төньяк»ны
«кара» дип, «көньяк»ны «ак» дип атап йөрткәннәр. Төрки телләрдә символика
тәэсире гаять көчле. Әгәр татарлар туган телләрен бөтенләйгә югалтып,
урысчага күчсәләр, бу югалту искиткеч зур һәм татар милләте өчен фаҗигале
булачак.
Диңгездә барганда, төн аеруча тылсымлы, сүзләр ярдәмендә генә аңлатып
булмаслык тирән серләргә төрелгәндәй тоела.
Корабның «тәнен», вакыт агымын хәтерләткән тавыш чыгарып, диңгез ялап
узып тора. Күктә – йолдызлар яңгыры. Алар җемелдиләр. Диңгез өстенә нур
коеп дерелдәүләре адәм баласына: синең көннәрең санаулы, җирдә изге гамәл
калдырырга ашык, вакыт, агымсудай ашыгып, синең дөнья белән саубуллашу
көнеңә таба йөгерә, бу турыда онытма, мәгънәсен аңларга, күктәге йолдызлар
кебек, дөньяда якты эз калдырып китәргә тырыш, дип әйтергә тели шикелле.
11
Рахманкулов коридорда барган җиреннән кинәт тукталып калды. Ябык
ишек, переборкалар аша капитан Бородуляның каютасында магнитофон
уйнаганы ишетелә иде. Нинди көйләр, нинди җырлар гына уйнатмыйлар
Япониядә, Сингапурда яисә Кувейт портында магнитофон сатып алу бәхетенә
ирешкән диңгезчеләр. Яңа хуҗалар, үзләренең чит илләргә йөрүен раслапмы,
әллә борынгы халык җыр-көйләрен искергәнгә санапмы, үзләрен алдынгы
карашлы, бүгенге көн шәхесе итеп күрсәтү өченме, күбрәк ят көйләрне, популяр
ансамбль башкарган җырларны уйнаталар иде. Совет корабларында менә ике
еллап инде коридорларда каюта ишеге аша бәреп чыккан, «Бони-М» башкарган
җырлар яңгырап тора. Шул җырлар арасында иң еш ишетелгәне «Чыңгыз
хан», «Распутин» иде. Инглизчә белүчеләр арасында ул җырларның эчтәлеген
аңлаучылар да, көйнең җыйнаклыгын, башкаруның югары сыйфатлы икәнлеген
тоючылыр да, бәлки, булгандыр. Тик күпчелек диңгезче җырның эчтәлеген
белми генә, сүзнең нәрсә турында барганлыгын төшенмичә, хәтта төшенергә
дә тырышмыйча тыңлый иде. Советлар Союзында чит ил товарлары, шулар
арасында Япониядә ясалган магнитофоннар, магнитолалар күренә башлагач,
элек тә абруе булмаган, тупас, инде дөнья базарына чыгар сыйфатлары түбән
совет товарлары авыл җирләрендә һәм кыйммәтле чит ил товарларын сатып
алырга акча табалмаган кешеләрдә генә калды. Пароходчылык кызыл почмакка,
офицерлар салонына һәм капитан каютасына кыйммәтле телевизорлар,
магнитолалар куярга онытмый иде. Кораб чит ил портларына туктый, совет
диңгезчеләренең тормыш-көнкүрешен карарга чит ил кешеләре килеп йөриләр.
63
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Совет илендәге муллыкны, андагы бәхетле тормышны аларга пропагандалау
зур тырышлык белән алып барыла иде.
Капитанның каютасына япон магнитофоны «Акаи» куелганын Рахманкулов
белә иде. Аннан тыш Анатолий Александровичның үз магнитоласы –
«Сони»ның соңгы модификациясе дә бар иде. Аларда «Мишка, Мишка, где
твоя улыбка?» дәрәҗәсендәге китч, шоу-бизнес музыкасыдыр, дип, Габдрахман
ялгышкан икән. Әнә, каютадан Булат Окуджава җырлаганы ишетелә башлады.
«Капитанның ишеге каршында торганыңны күрсәләр, әллә ни уйлаулары
бар», дип, Рахманкулов читкәрәк китте. Музыка монда да яхшы ишетелә иде.
Капитан Рахманкулов яраткан «Шарманка-шарлатанка»ны әйләндерә. Җырның
беренче куплетлары үткән иде инде. Габдрахман җырның азагын гына ишетте:
Работа есть работа. Работа есть всегда.
Хватило бы только пота на все мои года.
Шагаю еле-еле, вершок за пять минут,
Как дойти до цели, когда ботинки жмут?!
Расплата за ошибки – это ведь тоже труд.
Хватило бы только улыбки, когда под ребро бьют...
Кинаяле фикер... Күпләр аны аңлый алмый. Бәгъреңне сыкратып, яшәвеңне
кан елатып торган фикерне Аллаһы Тәгалә укучыга әз генә шагыйрьлек сәләте
биргән очракта да киная ярдәмендә әллә нинди катлаулы фикерләрне аңлап
була.
«Бу җырын минем турында язган», – дип уйлый иде Габдрахман. «Шагаю
еле-еле...» – соң бу безнең яшәү юлыбыз түгелмени?! Рахманкулов та әнә яшәеш
юлыннан көчкә ерып атлап бара. Ул да атлаган саен ялгышып тора түгелме?..
Кайберәүләрнең ялгышуы башкаларга зыян китерә, Габдрахманныкы исә
һәрдаим аның үзенә зыян сала. Ялгышлык эшләп ташлаганнан соң, шуны
төзәтү өчен күпме авырлыклар күрергә туры килә, күпме өстәмә көч түгәргә
кирәк. Шул ук вакытта аның, башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөрисе
дә килми иде.
Бу җыр Габдрахманга Кара диңгез пароходчылыгында Пастернакның
«Доктор Живаго» исемле романын тәнкыйтьләүгә, шагыйрьнең үзен,
Шолохов әйткәнчә, «Әдәбият власовчысы» икәнлеген раслауга оештырган
конференциясендәге үз чыгышын искә төшерде. Конференция тәмамлангач,
корабына: «Узган рейста минем чит илгә соңгы тапкыр чыгуым булган икән...
Иртәгә минем урынга башка кешене җибәрәчәкләр… визамны ябып, каботажга
күчерәчәкләр... диңгез белән саубуллашырга туры киләчәк!» – дип ут йотып,
күңеленнән кан елап кайтты.
Югыйсә, аның трибунадан әйткән сүзләрендә Совет системасын
тәнкыйтьләү дә, партиянең идеологиясенә тел тидерү дә юк иде. Трибунага
менеп баскач, ул болай дип башлады:
– Ничә кеше Борис Пастернакны әллә нинди мәсхәрәле сүзләр белән
тәнкыйтьләде. Шуларның берсе дә «Доктор Живаго» романын уку түгел,
кулларына да тотып караганын раслый алмады. Бу бит инде сукырның болын
чәчәкләрен тәнкыйтьләве белән бер. Аннан соң әдәби әсәрне тәнкыйтьләгәндә,
әдәбият белеме кагыйдәләренә таянып эш итәргә кирәк. Әдәбиятны тулысынча
идеология җимеше итеп кенә карау – бу үзе үк бик зур ялгышлык.
Шул чакта залдан Рахманкуловка сорау бирделәр:
– Ә сез үзегез «Доктор Живаго»ны укыдыгызмы соң?
64
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
Бу кешене Габдрахман таныды. Сорау бирүче өлкән механик Вердеревский
иде. Габдрахман «Пингвин бук» нәшриятында инглиз телендә басылып
чыккан «Доктор Живаго»ны укыганда, алар Вердеревский белән бер корабта
эшлиләр иде. Шул сорауга «әйе, мин укыдым», дип әйтүдән Рахманкулов көчкә
тыелып калды. Аны шул коткарды да булса кирәк. Пастернакны яклаганы өчен
Габдрахманның визасын да япмадылар, хәтта начаррак корабка да күчермәделәр.
Партком секретаре Матузенконың хатыны университетта әдәбият укыта иде.
Бәлки, парторгның хатыны филолог булу монда аның файдасына эшләгәндер?..
«Шарманка-шарлатанка» җырыннан соң, Окуджава «Не верьте пехоте, когда
они весёлые песни поют» дигән җырын башкарды. Бу җыр да Окуджавага хас
тетрәндергеч киная аша пехотада хезмәт итүнең газапларын, анда кешелек
сыйфатларын, Инжил китабындагы таш скрижалларга язылган Ун васыятьне
(заповедьне) саклап булмаганлыкны исбатлый иде. Габдрахман Мәскәү
университетында укыганда, Окуджаваның җырлары нонконформистларның
телләрендә дога шикелле яңгырый иде. Капитанның да Булат Окуджава
җырларын тыңлавы аның күңелен күтәреп җибәрде. Димәк, бу кеше белән
уртак тел табудан тыш, карашларның да уртак икәнлегенә ышанып була иде.
Кичке аш вакытында кают-компаниядә икәү генә калгач, Габдрахман
капитанга шул хакта сүз катты:
– Анатолий Александрович, мин сезнең Булат Окуджава җырларын
яратуыгызны белдем.
– Кемнән ишеттегез?
– Кешедән түгел, кичә коридордан барганда, каютагызда Окуджаваның
җырлары яңгырый иде. «Контора глубокого бурения»гә җиткерүләреннән
курыкмыйсызмы?
– «Фрязино» корабында эшләгәндә, мин Окуджаваны Сочидан Одессага
алып бардым. Алар Фазыл Искәндәр белән иделәр. Кораб бәләкәй. Юньле
каюта юк диярлек. Үз каютама урнаштырдым. Одессага кайтып җиткәнче
җырлаттым. Аның җырларына бүгенге көннең кырыс каршылыгы салынган.
Окуджаваның җырлары минем дөньяга карашымны, чынбарлыкны
тоюымны, йөрәк әрнүләрен, безнең системаның адәм баласын коллыкта
тотарга көйләнгәнен – барысын да колачлый. Окуджава җырлый. Мин елап
тыңлыйм. Билгеле, елавымны күрсәтмим, яшерәм. Сиңа таныш микән, күз яше
чыгармыйча, тавышсыз елау бар бит. Кайдадыр, җан урнашкан җирдә, йөрәк
эчендә нәрсәдер өзгәләнеп ыңгыраша, син күргән газапларны сыгып чыгара.
Булатның җырлаганын тыңлаганда да, нәкъ шундый елау барлыкка килә.
Минем янда Валера да бар иде. Ул күбрәк Фазыл Искәндәр белән сөйләште.
Булатны да тыңлады, билгеле. Валера Искәндәрнең әсәрләрен яттан белә
диярлек. Минем хатын филолог бит. Миңа кияүгә чыкканчы, Мәскәүдә басыла
торган әдәби журналларга мәкаләләр язган. Хәзер вакыты юк. Катлаулы эш
бит капитан хатыны булу, әгәр иренең диңгезне яратуын кабул итә алса.
– Анатолий Александрович, күптән сорарга җыена идем, сез нигә
хатыныгызны Валера дип атап йөртәсез? Валера бит ирләр исеме.
– Минем хатын андый исемгә лаеклы. Башка капитан хатыннары шикелле
түгел, чит илдән алып кайткан кием-салым аңа бер тиен тормый. Хәтта алтын-
көмеш, алка-йөзек белән дә мавыкмый. Ул – чын диңгезче хатыны. Портка
кайтканымны көтеп яши. Бу рейстан кайткач, мине пассажир лайнерына
утыртырга тиешләр. Әгәр башка капитан юлыма аркылы төшмәсә, Валераны
кече малаем белән янымда йөртәчәкмен...
3. «К. У.» № 11 65
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
Әллә Рахманкуловның йотлыгып тыңлавы күңеленә хуш килде, әллә Булат
Окуджаваны ярату уртаклыгы якынайтты аларны? – Капитан мәҗлесне бу
сөйләшү белән генә өзәргә теләмәде.
– Нишләп әле без кают-компаниядә сөйләшеп утырабыз. Кают-компания
– командирлар җыела торган урын. Әйдәгез, минем каютага.
12
Каютага керүгә, капитан китап шкафына тезеп куелган кассеталарга
күрсәтте:
– Аларның күбесе – Окуджаваныкы. «Бони-М», «АББА», джаз кассеталарым
да шактый гына. Шулар арасында әле яңа җырлый башлаган бер артистныкы
бар. Таганка театрында эшли, диләр. Үзенең танышлары аша Валера
Мәскәүдән кайтарткан. Владимир Высоцкий исемле. Җырларының һәр сүзе
аткан ук булып йөрәккә килеп кадала. Белмим, озак җырлый алмас шикелле
тоела. Һәр сүзе – ачы протест.
Рахманкулов кассеталарны карый башлагач, капитан ишеккә юнәлде:
– Син карый тор. Мин рубкага менеп төшим әле. Сокстра атавына җитеп
киләбез. Гадәттә, аны төньякта калдырып китәләр. Миңа бер инглиз капитаны
атауны көньяктан узганда, алтмышынчы меридианга кадәр көнчыгышка
юнәлгән агым ярдәм итә, дигән иде.
Хуҗа чыгып киткәч, Габдрахман капитанның каютасын җентекләп
карарга кереште. Каютадагы әйберләр, аларның урнашулары аша капитанның
ниндирәк кеше икәнлеген аңларга була.
Иң затлы төрле өстәмә приборлар, кыйммәтле белешмәләр, көмеш сыбызгы,
Лондоннан сатып алган фуражка, җиңенә укадан шефрон теккән тужурка,
өстәлдә министрдан, пароходчылык начальнигыннан килгән бер өем приказ-
күрсәтмәләр, переборкада чит илдән сатып алган ярымшарлар картасы, сирәк
очрый торган ялтыравык экзотик сувенирлар – мондый каюталар, нишләптер,
надан капитаннарда була. Тик белемне, сәләтне, бигрәк тә талантны стенага
элгән кыйммәтле карталар, мактау кәгазьләре, шкафтагы китаплар, аларның
тышлары гына билгеләми шул.
Талантлы капитанның каютасында яңгырдан саклый торган иске плащ,
шкафында таушалып беткән әллә нинди кулъязмалар, китаплар. Йокы
бүлмәсендә дә, эш өстәлендә дә китаплар өеме. Алардан тыш, әнә, Анатолий
Александровичның каютасында теләсә кайсы җирдә магнитофон кассеталары
чәчелгән. Мондый капитаннар югарыга күтәрелә алмый. Алар, гадәттә,
диңгезчеләр арасында гына абруйга ирешә.
Җитәкчелек. Менә кемнәр тирәсендә чуалырга кирәк дан казану өчен.
Бүләкләргә, мактаулы исемнәргә, орден һәм югарырак урынга күтәрелүгә,
түрәләр тирәсендә чуалган, аларга тәлинкә тотучылар ирешә. Кешелек дөньясы
тәрәккыят юлыннан тайпылмаган очракта бу гадәт-традицияләр киләчәк
гасырларда да сакланачак.
– Утрауның төньягыннан үтәргә маршрут сыздым, – диде капитан,
каютасына кергәч. – Агым корабка ярты узелдан артык тизлек өстәячәк. Җил
дә безгә ярдәм итеп тора. Гонконгка барып җиткәнче, ким дигәндә, биш-алты
тонна ягулыкка экономия ясыйбыз, ярты тәүлеккә алданрак барып җитәчәкбез.
Капитан суыткычтан Шотландия виские чыгарды, ике җәлпәк рюмка куйды.
– Сыекламыйча эчәсезме? Мин содовой белән сыеклап эчәргә яратам.
– Мин дә содовой белән сыеклыйм, – диде Рахманкулов.
66
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
– Окуджаваның нинди җырларын яратасыз?
– Аның һәр җыры безнең чорның маңгаена фәлсәфи ачыш тондыра шикелле.
Шоу-бизнес җырлары белән мавыгучыларның гына аның иҗатына буйлары
җитми шикелле, – диде Рахманкулов.
Капитан магнитоласына кассета куйды.
Пока ещё Земля вертится, пока ещё ярок свет,
Господи, дай же каждому, чего у кого нет;
Умному дай голову, трусливому дай коня.
Счастливому дай денег и не забудь про меня...
Капитан, кнопкага басып, җырны туктатты:
– Нигә ул акыллы кешегә Алладан баш сорый? Сез шуны аңлата аласызмы?
– Җыр бит Франсуа Вийонга багышланган. Урта гасыр белән Яңарыш
чоры арасында иҗат иткән иң зур, иң талантлы француз шагыйренә. Вийон,
бүгенгечә бәяләгәндә, бомж булып яшәгән. Принц Оранский оештырган
шигырь ярышында ул беренче урынны ала. Бүләк тапшырырга эзли
башласалар, Франсуа Вийон – юк. Бераздан соң, исерек килеш сугышып, дин
әһелләрен мыскыллап йөргәне өчен, аны төрмәгә ябалар һәм үлемгә хөкем
итәләр. Шул чакта ул үзенең тетрәндергеч «Җиде дарга асылганнар турында
баллада» исемле әсәрен язып, принц Оранскийга җибәрә. Принц Вийонны
үлемнән коткара, аны корольнең китапханәчесе итеп куймакчы була. Әмма
шагыйрь патшалар янында озак кала алмый. Ул кача. Аның ничек үлүе турында
төрлечә сөйлиләр: иң ышанычлы версия – исерек килеш сугышканда, шешә
белән сугып, шагыйрьнең башын яралар.
Булат Окуджава Вийонга багышланган шигырендә антитеза ярдәмендә
фикер йөртә. «Акыллыга баш бир» сүзләрен мин: «Җәмгыять законнары
нигезендә ярашу, хәйләкәрлек белән яшәргә өйрәт...» – дип аңлыйм. Бәхетле
яшәүчеләр, гадәттә, ярлылар арасында күбрәк очрый. Вийон: «Ярлылыкларына
канәгать булып яшәүчеләрне акчалы ит», – дип ялвара.
– Мин ул җырны тыңлаганда, Окуджава Алладан: «Адәм балаларына
тигезлек бир», – дип ялварып сорый торгандыр дип йөри идем... Миңа аның
тагын «Зәңгәр троллейбус»ы бик ошый. Аның философик нигезе дә гаҗәп
тирән бит. Чиновниклар эшли торган җиргә кереп кара әле. Югарырак урынга
күтәрелгән саен, кабинетлары зуррак, бүлмәләрендәге җиһазлар затлырак.
Шулар арасында эшеннән канәгатьлек тапкан түрәне очратканым юк минем.
– Чыннан да, Окуджаваның һәр җыры – притчага, хәтта догага якын.
Хәтерлисезме икән, аның « Отгремели песни нашего полка» дигән җырын? Ул
анда: «...для чего пишем кровью на песке, наши письма не нужны природе»,
– дип, кешелеккә чаң кага. Чыннан да бит, сугыш җиңелүчене искиткеч авыр
хәлгә куя. Әнә, Казан ханлыгын Явыз Иван яулап алганнан соң, татарлар
язмышына карагыз. Тик җиңүче дә бит… рәсми пропаганда аны күкләргә
чөеп мактаса да, беркайчан да бәхеткә ирешә алмый. Рәсәйнең җиңүләрен
генә алыйк. Җиңү вакытында ике яктан да күпме кан коела… Шундый зур
җиңүләргә ирешкән Рәсәй дәүләтенең кан кою ярдәмендә кайчан да булса
бәхетле, рәхәт тормыш кора алганы булдымы?
– Бу турыда теләсә кемгә сөйләп йөрмәгез, Рахманкулов. Кара халык,
яратмаса да, әле һаман Сталинга табынып яши бит. Сталинны гына түгел,
халыкка игелек күрсәткән патшаларны да яратмаганнар. Павел Беренче
3.* 67
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
алпавытларга хокук биргән. Алпавытлардан соң ул гади халыкны да хокуклы
итәргә хыялланган. Шул патшаны үтереп ташлаганнар. Пётр Өченче дә Рәсәйдә
Европа илләрендәге тәртипне урнаштырмакчы булган. Аны да үтергәннәр.
Ә инде крепостнойлыкны бетергән, ирек игълан иткән Александр Икенчене
үтерүләре... Бу инде Рәсәйгә хас искиткеч кыргыйлык. Француз революциясе
вакытында да бит башта корольне, аның хатынын һәм алпавытларны үтерәләр.
Аннан соң шул революция ясаучылар бер-берсен кыра башлый. Соңрак,
гомумән, революционерларны юкка чыгарып бетерәләр. Шул ук хәл бездә дә
кабатланып тора түгелме? Менә сиңа кан белән комга язылган язмышлар... –
дип уфтанып куйды капитан.
«Менә сиңа әдәби иҗат һәм тормыш чынлыгы! Синең үзеңә дә кулга ныклап
торып каләм алырга вакыт түгелме икән, иптәш?!.» – дип, үз-үзеннән сорады
Габдрахман.
***
Чәркәләрдә затлы виски, өстәлдә сёмга балыгы, кызыл һәм кара уылдык.
Каклаган ит яратканын белеп, Бородуля бастырма турап куя иде.
Әңгәмә тәмле булып, салмак кына ага. Төнге унике тулыр алдыннан
Рахманкулов рәхмәт әйтеп кузгала башлый.
– Мин сезне, Одессага кайткач, Валера янына чакырам әле. Әдәбият
өлкәсендә үземне дөм кара кешегә санамыйм. Шунысы аянычлы: өйләнгәч,
Валераның әдәбият өчен җанын бирергә әзер икәнлеген аңлаганнан соң гына,
ныклап торып әдәби әсәрләр укый башладым. Дөрес, элек тә укый идем. Ул
чакта укыган китаплар исемә төшкәндә, әле дә кызарам. Башкалардан үрнәк
алып, гел макулатура укыганмын икән.
– Рәхмәт, Анатолий Александрович. Бик матур утырдык. Күпме кызыклы
нәрсә ишеттем.
– Үзегезгә рәхмәт. Сезнең белән әңгәмә корып утырганнан соң, минем
эрудиция күтәрелә. Пассажир лайнеры кабул итеп алсам, мин сезне үземнең
командага чакырырга тырышырмын.
– Юк инде, Анатолий Александрович. Дарга ассалар да, мин пассажир
лайнерына утырудан баш тартам. Анда бит өч йөздән артык хатын-кыз.
Аларның һәммәсе диярлек сиңа җим салачак. Шуңа өстәп, пассажирлар
арасында нинди генә чибәр кызлар очрамый? Мин өйләнергә җыенам.
Телисеңме-юкмы, анда бит кызлар, бигрәк тә ирләреннән аерылып йөзәргә
чыгып киткән яшь хатыннар аздырмый калмаячак.
– Сезнең бу фикерегезне, начальстводан хатынны үзем белән йөртергә
сораганда, төп дәлил итеп алачакмын, – диде капитан.
Ахыры киләсе санда.

Реклама