Логотип Казан Утлары
Публицистика

Йөрәге аша "дөнья уза шаулап..."

РӘМИС АЙМӘТКӘ 50 ЯШЬ

Рәмис Аймәтнең «Шомырт салкыннары» (2000) җыентыгы затлы шигърияткә ияләшкән татар укучысын хис-кичерешләрнең көче, тирәнлеге, үзгәрүчәнлеге, газаплы-әрнүле иң югары ноктага кадәр күтәрелә алуы белән гаҗәпләндереп, әдәбият мәйданына үзенчәлекле шигъри сүз остасы килүе хакында хәбәр биргән иде. Егерме елга якын һәр кичерешне сызланулы күңел кыллары аша уздырып, укучы йөрәгендә дә үз моңының кайтавазын тудырып иҗат итә ул...

Р.Аймәт җанында мең-миллион хисси тирбәлешләр тулы кешене сурәтләү объекты ясый, лирик героен үзенчәлекле, башкаларга охшамаган, беркемне дә кабатламаган, кешелекнең бар кайгы-шатлыгын кичерергә сәләтле шәхескә әйләндерә. Шул ук вакытта хис-кичерешләрнең сәбәбе, күнегелгәнчә, тышкы дөньяда түгел, геройның үз җанында, фикер-күзаллауларында булып чыга. Нәтиҗәдә, Р.Аймәт иҗатында кешенең эчке матурлыгы, рухи көче, акылы-фәлсәфәсе – яшәешне хисси кабул итүдә, яшәү мәгънәсе исә – һәрдаим көчле хисләр кичереп тә, яхшылыкны һәм матурлыкны алга куеп яшәүдә дигән фикер ассызыклана. Татар шигърияте өчен яңа сүз, үзгә аһәң, ят фәлсәфә бу.

Еш кына шагыйрь мондый кичерешләрнең сәбәбен кешенең кешелек асылында таба. Мәсәлән, «Кошмы? Колмы?» (1997) шигырендә Иреккә чыгаруны сорап ялварган лирик геройның авыру халәте – кешелекнең уртак сызлануы: күңелендә хөр яшәргә омтылыш белән кол булып тууында дип күрсәтелә. Монда сүз аерым лирик «мин»нең ирек сөюе яки аның иреген чикләүче тышкы сәбәпләр турында түгел, бәлки, гомумән, һәр кешедә тән һәм җанның тәңгәл килмәве: җан биеклеккә омтылып, очарга, күкләр иңләргә теләп тә, канатларсыз тәннең җиргә бәйләнгән булуы хакында бара. Лирик субъектның «Кошлар кавеменнән мин» дип риторик эндәшүе болай яңгырый: «Чыгарыгыз мине Иреккә! / Киңлекләрне иңләп очар идем, / Канат җәеп җирне кочар идем, – / Тартыла ла җаным биеккә, / Тартыла ла җаным биеккә».

Риторик эндәшнең күплек сандагы билгесезлеккә адреслануы, кабатлаулар, омтылышлар хакында кинәт кенә шәхси дулкынга күчеп сөйли башлау хискичерешләрне киеренкеләндерә һәм хәрәкәткә китерә: таләптән – теләккә, аннан – ялваруга, өметсезлеккә кадәр ара узып, хисләр, ахыр чиктә, өмет һәм өметсезлек арасында тирбәлә. Икенче строфада, лирик герой «коллар нәселеннән» булуын әйткәндә, хәтта иреккә омтылышның, ирек хакында уйлау-хыяллануның да йөрәктә «богау чыңы» зеңләтүе бу омтылышның беркайчан да тормышка ашмаячагын ахыргача ныгыта: «Әйләнде лә җаным өрәккә! / Ялварыплар күкләремә баксам, / Кыйгак-кыйгак кына канат каксам, – / Богау чыңы зеңли йөрәктә, / Богау чыңы зеңли йөрәктә».

Шуның белән бергә кешенең, оча алмаячагын аңлап-белеп тә, күкләргә омтылуы – иң олы хыял, иң якты, кеше җанын түбәнлеккә төшүдән саклап торган сыйфат итеп күтәрелә. Югары омтылышларның җирдә матди яшәү мәҗбүрияте белән тәңгәл килмәве лирик герой күңелендә тирән борчылу һәм сагыш, моң китереп чыгара, әмма ул – җиңү сагышы, якты сагыш; кешенең матди башлангычны рухи башлангычка буйсындырып яшәве бу хискә горурлык өсти. Лирик герой күз алдына менә шундый – тирән кичерешләргә, фәлсәфи карашка ия шәхес булып калка.

«Тантана» (1998) шигырендә бу мотив тагын да үстерелә. Кешеләр – шул ук кошлар, тик аларның канатлары киселгән. Лирик герой да шуларның берсе – канатлары сынган, «Куырылган канаттан кан тама» торган җир кешесе: «Мин яшим... Бер Тәңрем кайларга язгандыр: / Күпме соң дөньяда хак яшем? / Һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем – / Ул минем иң якын кардәшем... / Канаттан кан тама. / Кемгәдер – тантана...»

«Канаттан кан тама, / Кемгәдер – тантана…» юлларының кабатлануы лирик геройның – җир тормышыннан канәгать һәм шашып яшәргә ашыгучы кешеләр арасында ялгыз булуын ассызыклый. Аның күңеленә кардәш-җандашлар – бары тик «һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем». Әмма бу герой, классик әдәбият геройларыннан аермалы буларак, шушы кешеләр төркемен әйдәп, башка юлга чыгарырга яки үзгәрергә чакырырга омтылмый. Ул бары тик үзенең халәте – сагыш һәм чарасызлык, җан сызлавы турында сөйли. Бу халәтне тудырган сәбәпләрнең булмавы берничә укылыш вариантына ишарә ясый һәм «семантик бушлык», лакуна ролен үти. Бу бушлык укучы тарафыннан төрлечә тутырыла ала.

Кайчакта шагыйрь лирик субъект кичерешләрен укырга ачкыч сүз яки фраза, ягъни символ калдыра. Әйтик, «Ярты юлда» шигырендә шундый фраза шигырьнең исеменә чыгарылган: ул башлап ташланган эшләргә дә (татар мәкале белән интертекстуаль бәйләнештә), кеше гомеренең тиз узуына да ишарә итә.

Шигырьдә тирән сагыш, моң, кайгы халәтендәге лирик герой тудырыла. Аның кайсыдыр бер мизгел эчендәге кичерешләре шундый көчкә ия ки, әйтерсең лә алар тормыш агышын, вакыт хәрәкәтен, җиһанны туктаткан: «Хәрәкәтсез җиһан – нидер көтә бар да, / Онытылып дөнья аһ-зарыннан».

Үз чиратында, дөнья «аһ-зары» лирик герой күңелендә кайтаваз таба, аның җанындагы аһ-зарга әйләнә, күңел халәте поездлар китә алмый торган вокзал кебек күзаллана башлый: «Китәлмичә тора поездлар да / Актарылган күңел вокзалымнан».

Бу халәтнең сәбәпләрен ачмый-ачыкламый гына, тормыш хәрәкәтен туктатырлык көчкә ия гаять тирән, галәми авыртулы кичерешләр берәм-берәм санала.

Күп кенә шигырьләрдә хис-кичерешләрнең һәм моң-сагышның сәбәбе яшәешнең чикле булуы белән аңлатыла. Автор һәр очракта да тормыш сурәтен детальләп тергезү аша моңа төшендерә бара. Мәсәлән, «Җәйнең соңгы җыры» (1998) шигырендә җәйне озату, тормышка ашмаган өмет-хыяллар белән саубуллашу гаҗәеп төсмер ала: «Инде... үтте! Ерак офык аръягында / Җанкаемның яшел кошы – оча гына. / Мин үлмимен, юк, үлмимен / – китәм бары / Дөрләп янган чуар төсләр кочагына. / Мин үлмимен, юк, үлмимен / – күчәм бары / Лепердәшкән яфракларның җыр-моңына. / Иярәмен җан җылымны саклап барган / Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына».

Яшел җәй – очып киткән яшел кош, көзге чәчәкләрнең кызыллыгы, яфракларның сагышлы җыры, киек казлар чылбыры, «салкын көзнең шәрә җиле» бию, яңгыр – ел фасыллары алмашыну картинасын тудыра. Кешеләштерү-сынландыру һәм җәй белән лирик герой янәшәлеге, көтелмәгән шәхсиләшкән метаморфоза-үзгәрешләр әсәрнең төп эчтәлеген – җәй җырын – яшәешнең чиклелеген аңлаган, үтеп барган һәрнәрсәне җаны аша уздырып саубуллаша алган кеше монологына әйләндерә. Җилле көз һәм лирик геройның күңел халәте аерым-аерым торган чынбарлыклар түгел, бәлки бер үк вакытта пейзаж да, «мин»нең эчке кичерешләре дә. Үзен яшәештә «күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп» барган соңгы тамчы итеп күзаллаган бу кеше һәр үзгәреш-тирбәлешне җаны аша уздыра һәм кичерә белә. Әйләнә-тирә дөньядагы һәр хәрәкәт аның йөрәгендә сагыш тудыра (яралый яки үзен галәм күз яшенә әйләндерә).

Хисләрнең киеренкелеге, бер чиктән икенчесенә ташланып торуы, лирик геройның дөньяны җаны аша уздырып, кичереп яшәү сәләте иҗат эше белән бәйләп куела. Күп кенә шигырьләрдә лирик герой – шагыйрь, иң олы газап яки иң якты шатлык, иң олы өмет – иҗат тудырган хис булып аңлашыла. Мәсәлән, «Очыш көтәм» (1994) шигырендә илһам чаткысының, янып, шигырьгә әйләнү мизгеле тергезелә, аның бәгырьне яндырып, күзләрне каплап, иҗатчыны бар дөньядан аерып иҗат ителүе шагыйрьнең дә гадәти кеше түгел, бәлки үзенчәлекле хис-күзаллаулар дөньясында яшәүче булуын тагын бер кат раслый. «Шагыйрь» (1998) шигырендә шагыйрь образы тагын да төгәлләшә төшә: һәрбер мизгел «аның җанына» туктала, кабер казып китә; уч кадәрле йөрәге аша «дөнья уза шаулап», «йөрәгендә күпме ямаулык», учында йолдыз кабыза, җан аклыгын саклап кала ала, шигырьдә эреп югала... Әлеге сыйфатлар Р.Аймәт шигырьләрендәге лирик геройда кабатлана, аның чын мәгънәсендә хис кешесе булуын тәэмин итә.

«Хис белән яшәүче» лирик герой – кайчакта үзен «мәңгелек иренендә (...) Дога» («Мин әле тумаган...», 1998) итеп тоя. Катлаулы фәлсәфә кешене «тумаган», тумаган килеш «яшәп арылган», күкләрдә үзенә җеназа укыла торган адәм баласы итеп күз алдына бастыра: «Бу дөнья – гарасат мәйданы, / Әллә соң яшәү дә – бер җәза?! / ...Мин әле тумаган, ә инде / Күкләрдә укыйлар җеназа».

Сызлану фәлсәфәсе төрлечә тәэсирле, ассоциатив образ тирәсенә туплана. Тумаган килеш, кешегә күкләрдә җеназа укылу – гомернең чиклелеген, аның мизгелдән дә кыскарак булуын ассызыклый, «Ничә кат туамдыр? Язмышым / Күгендә гел тимер рәшәткә» дигән юллар кешенең яшәештә ирекле булмавын күрсәтә, тормышның кешегә авырлыклар гына китерүе чиктән тыш арттыру юлы белән ясалган «дөнья – гарасат мәйданы» һәм «яшәү – җәза» раслаулары ярдәмендә җиткерелә, «...ишетәмсез / Җанымда галәмнең гүләвен?» фикере исламдагы көзге тәгълиматын хәтерләтә; «Ак биләвем»не җую – кешеләрнең күңеле каралу хакындагы мифка ишарә ясый... Шул рәвешле, күпсанлы ассоциацияләр кешенең галәм, яшәеш нигезләренә кагылышлы сызланулы кичерешләрен өскә калкыта.

Тышкы дөньяны, табигать яки әйбер образларын лирик геройның хис-кичереш халәте белән янәшә кую әлеге образларны символлаштыру юлына әйләнә. Мәсәлән, «Төш» (1994) шигырендә алма-өмет – коелган алмаларга, тормышка ашмаган хыялларга әйләнә. Еш кына Р.Аймәт хисләрне гаять катлаулы, шигырь юлларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә торган үзенчәлекле образлар ярдәмендә көчәйтә. Мәсәлән, «Ялвару» (1999) шигырендә мәхәббәт сорап ялваручы, чарасызлык чигенә җиткән лирик герой үзен «язмыш сынавында» гөрселдәп ауган имән кебек күзаллый: «Язмыш суккан имән кебек мин дә / Аунап ятам җирдә – ни чара?! / ...Канатларым тамырлана инде, / Тамырларым канат чыгара...

Канатлары тамырланган, тамырлары канат чыгарган имән – кеше җанын телгәләгән омтылышларның көче турында сөйли.

Лирик герой хис-кичерешләрен иң киеренке чиккә җиткерү, гаять тәэсирле тышкы тирәлек образлары белән янәшә кую «Без генәме?» (1997), «Китү» (1995), «Син киткәч» (1996), «Ул төнне дә» (1997), «Элегия» (1992) кебек күпсанлы мәхәббәт лирикасы үрнәкләрендә аеруча ачык. Бәхеткә ирешүнең мөмкин түгеллегенә төшенү мәхәббәткә багышланган шигырьләрдә хисләрнең сызланулы, тормышның тәртипсезхаотик булуына китерә.

ХХI гасыр башында Р.Аймәт иҗатында милләт язмышы мотивы ачык билгеләнә торган шигырьләр пәйда була. Аларда үзгәртеп кору чорының иҗтимагый-сәяси шигарь-лозунглары татар халкы тарихына күчә, «без» образы хасил була. Әмма, мондый шигырьләрдә дә кичерешләр шәхсиләшә: аларның эчтәлеге лирик геройның татар халкы язмышындагы аерым сәхифәләргә рухи-эмоциональ мөнәсәбәте төсен ала. Мәсәлән, «Тәрәзә» (2001) шигырендә рәшәткәле тәрәзә символы үз иле белән чит илләр арасына тимер пәрдә корган, үз халкын рәшәткәле тәрәзәләр артына яшергән совет идеологиясенә ишарә ясый: «Өсләремә рәшәткәләр ава, / Якты хыялларны кыя-кыя. / Ябыла бара күңел тәрәзләре, / Европага тәрәз уя-уя...»

Шигырь шул чорда иҗат ителгән һәм совет чорында формалашкан күзаллауларны, мифларны җимерүгә хезмәт итә торган күпсанлы текстлар белән бер дулкында язылса да, анда вакыйгаларга шәхси мөнәсәбәт һәм бәя күзәтелә. Бу бәя көтелмәгәнчә яңгырый: рәшәткәләрне вату лирик геройның якты хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итмәү генә түгел, бәлки аларның үзләрен җимерә. Шигырь башында үтешли генә С.Хәким иҗатыннан татар укучысына халыкның инкыйлабка кадәрге тормышының символы буларак таныш «карындыклы тәрәзә» образы кулланыла. Лирик герой тарафыннан үзгәртеп кору чираттагы «Европага тәрәзә ачу, тәрәзә ую» буларак бәяләнә, анысы исә күңел тәрәзәләрен ябу дип атала. Чөнки ул татар милләте вәкилләрен тамырлардан, традицияләрдән, «карындыклы тәрәзә»ләрдән аера, ераклаштыра, өзә. Тирән иҗтимагый-сәяси фикер инкыйлабка кадәрге тормышны, советчыл идеологияне генә түгел, үзгәртеп корулар вазгыятен дә көтелмәгән яссылыкта тәнкыйтьләп уза.

 

«Безнең язмыш» (2002) шигырендә, «без» алмашлыгы кулланылса да, сүз шәхес язмышы турында бара: «Безнең язмыш Ходай кулында, / Үрелгән ул җитмеш толымга».

Актив рәвештә мифологик материалга мөрәҗәгать монда да лирик геройны – милли җәмәгатьчелекнең бер вәкиле итеп карарга юл калдыра. Шулай булса да, лирик геройның хис-кичерешләре махсус шәхсиләштерелә: милләт язмышы кеше язмышына күчерелә: «Шүрәленең бармагыдай, / Бүрәнәнең / Ярыгына әллә кысылдымы? / ...Безнең язмыш. / Ялгыз күке, / Сансыз күке баласыдай, / Туамы ул чит-ят ояларда? / ...Безнең язмыш».

«Гөлләр чагым эзлим» (2002) шигырендә лирик герой кичерешләренең сәбәбе шулай ук милләт язмышында булып чыга. Көчле позициядә мондый риторик эндәш яңгырый: «Дәшим кемгә? / Кемгә дәшим? Булмый! / Бар дөньясы сукыр һәм чукрак».

Шулай итеп, ХХ гасыр ахырындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр Р.Аймәт иҗатына хас әдәби гомумиләштерү ысулын үзгәртә алмый. Хәтта гражданлык лирикасында ул – дөньяда үзен аңларлык, ничек бар, шулай кабул итәрлек башка берәү булмаган индивидуалист («Кемнәр генә?», 2003). Аның лирик герое үзен кешеләр арасында чит итеп тоя («Мин җирләргә төштем», 2001), хыялларында – җирдән китеп югала, үзен эзләмәүләрен сорый («Эзләмәгез мине», 2000): «...Эзләмәгез мине беркайдан да, / Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!»

Бу авыртулы, чиктән тыш сызланулы ялгызлык хисе теләсә нинди ситуациягә бәйле рәвештә хасил була. Ләкин, барыннан да элек, мәхәббәтне югалту лирик геройны үзен ялгыз итеп сизүгә этәрә («Без генәме?», 1997): «Аерды ла толымыңдай сукмак, / Араларга ятты елан сымак. / Беркем дә юк. Шомлы шәүләмени – / Язмыш атлый, язмыш бара сынап».

Мәхәббәт аның иҗатында шулай ук шәхсиләшкән, шуның белән бергә, әлеге хис шигырьләрдә һәрвакыт иң югары ноктасына, чигенә җиткерелә: мәсәлән, бу шигырьдә яраткан кешесен югалтуны лирик герой галәмдә мәхәббәтнең югалуына тиңли.

Лирик геройның чиктән тыш хисчәнлеге, ялгызлыгы һәм шушы халәтне җиңүнең, атлап үтүнең мөмкин булмавы һәр шигырьдә диярлек аларны детальләп сурәтли бару төсен ала. Бу герой җирдә үзенә тиң башка кеше булмаган ят планета кешесе булып та тоелып китә. Шуңа ул кешелек җәмгыятендә үзенә урын таба алмый. Мәсәлән, «Автопортрет» шигырендә лирик герой үзе хакында болай ди: «Айдан сынып төшкән ялгыз нур мин, / Ялгыз җыр мин тумый онтылган».

Бер үк вакытта әлеге герой үзенә нәсел-ыруының, халкының, милләтенең тарихи хәтерен сыйдыра: «Дала уртасында ничә гасыр, / Утлы хәтер кебек талпынып, / Үрли-үрли янган учакның мин / Күзгә күренмәгән ялкыны».

Р.Аймәт лирик субъектының үзбилгеләнүендә интертекстуаль бәйләнешләр зур роль уйный: ул ХХ гасыр башы татар шигъриятендәге романтик геройга, Г.Тукай, С.Рәмиевләрнең пәйгамбәр-лирик геройларына якын тора: «Үзәк өзгеч кышкы салкында мин / Җирне гөлгә төреп кайткан яз. / Мин гасырлар буе кайта-кайта / Кайтып җиталмаган кайтаваз».

Р.Аймәт иҗатының бу үзенчәлегенә үз вакытында Лена Шагыйрьҗан игътибар иткән иде1 . Аймәт поэзиясендәге экзистенциальлеккә, сызлану фәлсәфәсенә Р.Фәйзуллин күрсәтте2 . Ләкин, гомумән алганда, шагыйрь иҗатында һәм романтик, һәм экзистенциаль мотивлар постмодернистик өземтәләр, цитаталар базасын формалаштыруда катнаша, нәтиҗәдә, элгәрге шагыйрьләр иҗатына хас традицияләр белән бәхәс, дискуссия туа: «Үксез кыл мин төпсез, тар бушлыктан / Аваз салган өзелә-өзелә... / Давыл эчендәге бер Тынлык мин, / Тынлык эчендәге Зилзилә».

Текстлардагы музыкальлек, сүзләр сайлаудагы гармония, хәтта эстетлык, фәлсәфилек, яңгыраш матурлыгы, аһәң татар укучысында иҗатның «традиционлыгы» тойгысы уята. Бу тәэсирне хасил иткән сәбәпләрнең берсе – чиктән тыш эмоциональлектә, ихласлыкта, лирик зат кичерешләрен шәхсиләштерүдә.

ХХ гасыр ахыры рус поэзиясен тикшерүчеләр охшаш тенденциягә игътибар итә: «ХХ гасырның 90 нчы еллары лирикасының сурәтләү предметы булып «шигырь яза торган кеше»3 килүне билгелиләр. Ләкин эчтәлектәге эмоциональ башлангычның сүзләр мәгънәсеннән, семантикасыннан өстенлеге, аһәң гармониясе, үзенчәлекле фәлсәфә Р.Аймәт шигъриятенең уникальлеге хакында сөйли. Даими рәвештә «мин» һәм дөнья, дөнья һәм иҗат арасындагы чикләрне үтеп чыгу үзенчәлекле лирик субъект тудыра, ул, үз тормышының гына герое булып калмыйча, аның авторына әйләнә, ягъни тормышка карата аннан югарырак актив позициягә баса (М.М.Бахтин терминологиясе буенча).

Р.Аймәт иҗатында символлар ярдәмендә эчтәлек хасил итү тенденциясе дә көчле булып, ул, бигрәк тә, гражданлык лирикасында калку билгеләнә. Бу яктан, аның «Бозлы җилкәннәр» җыентыгына тупланган гражданлык лирикасы үрнәкләре аерып күрсәтелә ала. Кайсыбер шигырьләрдә авторлык символлары шәхси яссылыкта да, милли-иҗтимагый эчтәлектә дә укыла ала. Җыентыкны ачып җибәргән «Күзгә күренмәгән нокта» шигырендә нокта – милли үзбилгеләнү булып та, лирик геройның ирешергә омтылган максаты рәвешендә дә, өмет кебек тә укыла ала. Аерым бер юлларда аның идеаль мәгънәсе дә күренеп китә: «Әллә минем карашларым гына / Барып җитәме соң ул Ноктага? / Юкса бәхет күлмәген дә киеп / Тумадым бит фани бу дөньяга».

«Ирек» шигырендә – ирек образы шәхси, милли һәм иҗтимагый-сәяси мәгънәләрне бергә туплаган символга әйләнә. Әйтик, «Минем илем»дә лирик герой тудырган ил – иҗат булып та, хыял-идеал мәгънәсендә дә, шәхси тормыш кебек тә укыла ала.

Аерым бер шигырьләрдә символлар, интертекстуаль бәйләнешләр, ассоциативлык күптөрле укылышка юл күрсәтә. Иң көчле үрнәкләрнең берсе – «Соңгы өмет» шигырендә үзгәреп тора торган хис-кичерешләр чолганышындагы, тирән сызлану һәм борчылу кичерүче лирик геройның халәте – тарихи ситуация, милләт язмышы булып аңлашыла. Ирек җиле – кырау символик образлары илдәге атмосфераны күрсәтеп килә. «Агачлар да очар күкләрдә» дигән юллар Р.Зәйдулланың Балтыйк буе республикалары ирек алуга багышланган «Литва» шигыренә ишарә ясый. Нәтиҗәдә, азатлык юлына чыккан Татарстан, аның очышы өзелү сурәте тергезелә: «Ирек – канат! / Без канатсыз калдык, / Очып барган килеш никләргә?! / Бәрелдек тә килеп кыя-тауга, / Мәтәлдек без чоңгыл күзенә? / Ирек җилен тойган гына идек – / Инде... / Соңгы Өмет өзелә».

Шундый гомуми картина фонында, нәкъ үзенчә итеп, шагыйрь бу очышның шәхси ягын калкуландыра: «ташланырга әзер җаныма», дип, азатлыкка очышның һәр кешегә бәйле булуын искәртә, аннары моны тагын бер сурәт – «Дөньяларга / пар канатлы булып тусак та» дигән фраза белән ассызыклый. Нәтиҗәдә, илнең, халыкның, милләтнең азатлыгы һәр кешенең күңелендәге омтылышка, эш-гамәлләренә бәйле дигән фикер хасил була.

Р.Аймәтнең хисчән лирик герое – табигать матурлыгын үзенчәлекле күрә-тоя алучы, аны дөнья матурлыгы белән тигезләүче. Әйтик, Зөлфәт шигыре белән интертекстуаль бәйләнештә иҗат ителгән «Бәллүр кебек садә иртәләрдә» шигырендә табигатьнең югалырга әзер матурлыгы – иҗат кешесе, шагыйрь күзенә күренә, аңа илһам китерә һәм уй иреге бирә торган кыйммәт кебек тә күренә: «Бәллүр кебек садә иртәләрдә, / Ак биләүдә чакта бар җиһан, / Иңнәремә килеп кунар кебек, / Канатларын җәеп ак илһам. / Уйларыма һич юк киртәләр дә / Бәллүр кебек садә иртәләрдә».

«Илһамлы минутлар», «Моңлы яңгыр» һ.б. шигырьдә дә табигать сурәте иҗатчының халәте белән бәйләп куела. Хәтта пейзаж лирикасы үрнәге кебек язылган шигырьләрдә дә икенче эчтәлек, кеше тормышы белән янәшәлек тоемлана («Китә җәем... (Элегия)», «Төн (Манзара)» һ.б.). Мәхәббәт лирикасы, шулай ук, лирик геройның үз халәтен, үз җанын телгәләгән хис-кичерешләрне җырлау рәвешен ала. Иң катлаулы кичерешләр өермәсендә калганда, чарасызлык чигенә җиткәндә, тормыш белән хушлашканда да, Р.Аймәтнең лирик герое көчне үз уенда, үз җанында, үз күңел дөньясында, акылында таба, шуның белән үзе фәлсәфи яктан авырлыклар һәм кайгылар итеп бәяләгән тормышта яктылык һәм өмет барлыкка инана. Бу яктан, иң мөһим шигырьләрнең берсе – «...Күкләремдә ай, йолдызлар сүнгән чакта...» Иң соңгы өметләре өзелеп, тормыш авырлыклары белән бергә-бер калган вакытта да кешене уй, акыл чарасызлыктан алып чыга, диюче озын шигырь Р.Аймәт лирик героеның тормыш кредосы, шигаре булып яңгырый: «Бу дөньялар ничек кенә җилләмәсен, / Биләп ала уйчан уйлар биләмәсе, / Күкләремдә ай, йолдызлар сүнгән чакта, / Күзләремә төн карасы сеңгән чакта...»

Шулай итеп, Рәмис Аймәтне кеше халәтен, аның һәм шәхси, һәм иҗтимагый кичерешләрен, шәхеснең каршылыклы дөньяда гармония табарга омтылып яшәвен җырлаучы шагыйрь дип атап булыр иде. Ул – лирик шагыйрь. Иҗатының үзенчәлеге, безнең фикеребезчә, гадәти булмаган, чиктән тыш эмоциональ һәм кешелек дөньясының сызлануын үзе аша уздырырга сәләтле лирик герой тәкъдим ителү белән бәйле. Аның ярдәмендә кешенең эчке матурлыгы, көче – яшәешне хисси кабул итә алуда; яшәү мәгънәсе – көчле хисләр кичерә алуда.

Хәтта иҗтимагый-сәяси мотивлар ачык күренеп торган шигырьләрдә дә хискичерешләр шәхсиләшә: аларның эчтәлеге булып лирик герой күңелендә татар халкы язмышы белән бәйле тарихи вакыйгаларның яңгырашы килә. Гражданлык лирикасында да ул – дөньяда үзен һичкем аңлый һәм кабул итә алмый торган индивидуалист. Дөнья сурәтендәге дисгармония, хаос-тәртипсезлек лирик геройның статусына тәэсир итә. Ахыр чиктә, аның лирик герое бу тышкы тәртипсезлекне, хаксызлыкны гармониягә китерү юлын да үз күңеленнән эзли башлый.

Р.Аймәт иҗаты мисалында ХХ-ХХI гасырлар чиге татар поэзиясендәге үзгәрешләр аермачык күренә. Татар шигъриятендә рух һәм илһам чыганагы булган туган авыл, туган җир, халык һәм милләт – аның әсәрләрендә сызлану, борчылу объекты, «соңгы кан тамыры» өзелергә торган авыл («Соңгы кан тамыры»), аварга җыенган татар каены («Татар каены»), «Гөлләр чагы»н югалткан Ватан («Йөрәккә эндәшү») булып калка. Шушы сызлануга бәйле символлар, башка шагыйрьләрнең әсәрләре белән интертекстуаль бәйләнешләр, янәшәлекләр аша Р.Аймәт ассоциатив сурәтлелеккә ирешә, укучыны төрле мәгънәләр эзләүгә тарта. Катлаулы, хисси образларны берберсенә янәшә куеп, тезеп барып, гаять зур тәэсир итү көчен хасил итә. ХХI гасырда татар шигъриятенең үзгәреш юлы бу.