ЙОЛДЫЗ БЕЛӘН КҮК МАТУР...

Ватаным
Иксез-чиксез басулы,
Чишмәләре ярсулы,
Елгалары мул сулы,
Җирендә байлык тулы.
Бу җир минем Ватаным,
Минем Татарстаным!
Эшчән халкым, милләтем
Күтәрә татар данын.
Көрәшкәндә билле без,
Яуга керсәк, җилле без,
Нык тамырлы нәсел без,
Динле, илле, телле без.
Бу ил минем Ватаным! –
Кайнап тора дәрманың.
Кодрәтле батыр халкым
Саклаган татар данын.
Фидакарьлек каннарда,
Иман-әхлак җаннарда,
Булдырабыз, без – татар,
Татар барда бар хәтәр.
Бу минем горур халкым,
Бу ил минем Ватаным.
Тыныч атсын һәр таңың,
Яшә, Татарстаным!

Чәкчәк
Гәрәбәдәй уелган,
Сап-сары бал коелган,
Чиккән сөлге өстенә
Түбәтәйләр куелган.
Чәкчәк табын түрендә
Яктылык сирпеп тора,
Затлылык кертеп тора,
Телеңдә эреп тора.
Манпасилы өсләре,
Кояш кебек төсләре.
Пешерүчесе кемдер, –
Ничек уңган төшләре!
Көлеп тора, кара син!
Белеп тора бәһасен!
Татар сыен кунаклар
Авыз итеп карасын.
Милләт йоласы, йөзе,
Бик тәмле телле үзе,
Кунакка милләтемнең:
«Рәхим ит!» – дигән сүзе.
Мирас – безгә борыннан,
Болгар иле чорыннан,
Игенченең сәламе
Алтын иген кырыннан.


Яз
Яз сикерде түбәдән,
Көмеш тамчылар булып.
Кышның толыбын кисте,
Үткен кайчылар булып.
Гөрләвек булып акты,
Боз диварларны ватты,
Кошларны алып кайтты,
Җырлатты да сайратты.
Матур җырлар чалынды
Урманның колагына.
Алка-яфрак эленде
Агачка, куагына.
Итәк-җиңен сызганып,
Җиһанда яз йөгерә:
Җир ашлый, сөрә, чәчә,
Бар нәрсәгә өлгерә.
Җир, су, һава, җәнлекләр,
Кешеләр хәрәкәттә.
Эшчәннәргә шушы яз
Китерер бәрәкәт тә.


Кош теле
Карлыгач теле түгел,
Сандугач теле түгел,
Чыркылдамый, сайрамый,
Чебен-черки ауламый.
Кош авызында түгел,
Ләкин кош теле үзе.
Әби пешерә торган
Камыр хакында сүзем.


Кем чиртә, нәрсә чиртә?
Әти маңгайга чиртә:
– Тор, – ди, – бүген шәп иртә. –
Мондый көнне елгада
Балыклар әйбәт чиртә.
Рөстәмгә дәшим дисәм:
Тәрәз чиртәм – эндәшми.
Гитара чиртә таңнан,
Миңа гел исе китми.
Ярар, борынына чиртим:
Берүзем генә барам!
Чиртергә дип, кесәмә
Бераз көнбагыш салам.
Песи дә килә арттан,
Хәйләсен бик шәп беләм:
Күрми калсам, «чиртәчәк»,
Сыйланыр балык белән.

Алабай
Алка койрык – Алабай
Бигрәкләр дә ялагай.
Күзе йомры чиядәй,
Теле – алсу бияләй.
Минем кулымны ялый,
Үзе күземә карый:
– Ияртче мине, абый,
Кая барсам да яры-ы-й...


Яратыйк
Йолдыз белән күк матур,
Чәчәк белән җир матур.
Безнең елмаюлардан
Туган-үскән ил матур.
Йорт яме – әти-әни,
Дус белән рәхәт уен.
Яшәү матур, күңелле,
Изгедә булса уең.
Дөньяга үзебездән
Шатлык таратыйк әле.
Илебезне, җирне без
Ныклап яратыйк әле!


Бөреләр битен юа
Кыш сөяген сындырып,
Эретеп йә туңдырып,
Март килде кызып-кызып,
Юеш эзләрен сузып.
Пәкедәй үткен җиле
Карны чәрдәкли, тишә.
Тал кызларын уятып,
Билбау төенен чишә.
Түбәдән карлар шуа,
Бөреләр битен юа.
Кояш менә югары, –
Нурлары кышны куа.


Гөберле
Яшел гөберле бака
Безнең бакчада ята.
– Гөбер-гөбер, чур-чур-чур!
Кара, күзе нинди зур!
Гөбер-гөбер, гөберле,
Булсын озын гомерле.
Ул бакчаны тазарта:
Лайлачларны ярата...


Кыш һәм яз көрәше
Кыш тартыша. Яңгырларга
Карны бутый үч итеп.
Борын төрткән бөреләрне
Салкын йөри чеметеп.
Ләкин язның дуслары күп:
Кояш, тамчы, гөрләвек.
Яз җылысы, карны тишеп,
Кереп китә җиргә үк.
Ә анда ямь-яшел күзле
Үләннәр карап тора.
Иреккә чыгар көннәрен
Түземсез санап тора.
Кышның яралы йөрәге
Эреп бетә, тарала.
Җиһанда чәчәкле, җырлы
Яңа тормыш ярала.


Яңа китап
Яңа китап – яңа дус,
Ал да кулыңа, таныш.
Рәссам ничек тырышкан:
Ясаган бик матур тыш.
Тышлыгы да шәп чыккан,
Ялтырап тора, каты.
Автор исеме – өстә,
Аннан – китапның аты.
Тышлыгын ачу белән,
Каршылар сине форзац.
Анда әле тагын да
Рәсемнәр булмый калмас.
Бик күп нәрсә белерсең,
Кереп китсәң эчкәрәк.
Кем рәссамы, нашире,
Ниләр сөйли эчтәлек...
Бәлки, булыр сүз башы,
Танышу автор белән.
Инде укый башларга
Ашыгасыңдыр, беләм.
Ярар, әйдә, рәхәтлән,
Укы китапның үзен.
Кинән, һәрбер юлыннан
Сеңдер акыллы сүзен.
Яңа китап – яңа дус,
Укуга һәвәс булсаң.
Әниең дә сөенер,
Яңа китаптан уңсаң.


Кыш кичеккән
Кояш инде баеп бара,
Чыккан иде бит яңа.
Көнчыгыш белән көнбатыш
Көннән-көн якыная.
Көннәр кыска – бер тотамлык,
Көзге төн кара, шыксыз.
Җил йөри үтәдән-үтә,
Урманнары ышыксыз.
Юлда яфраклар кыштырдый,
Эзлиләр ышык урын.
Җилләр аларны бөтереп
Чыгара сары буран.
Ялангач калган басулар,
Шәп-шәрә бөтен җир-су.
Табигатьтә сагыш һәм моң,
Язларны көтеп җирсү.
Өшегән яшел уҗым да,
Хәтта болыт күшеккән.
Ак капкаларын ачарга
Кыш бүген дә кичеккән.


Бәс
Ак чәчәктәй куаклар,
Агачлар ак, ак авыл.
Көмеш төсле бәс төшкән,
Үткән мәллә ак давыл?
Бәс – бабам сакалында,
Һәр мыек бөртегендә.
Кечкенә Сөмбелнең дә
Көмеш бәс керфегендә.

Реклама