Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯТЛАР САЛГАН ЮЛДАН БАРМАДЫМ МИН...

Рухка эндәшү
И Рух!..
Күтәрел син, әйдә,
Биеккә, югарыга.
Җитте вакыт сине дә бит
Коллыктан тугарырга.
Җиргә тамыр җибәрергә
Ашыкма, иртә әле...
Син – Тере суы, синсез бит,
Аһ, сулыр җанның гөле.
Син – Күкнеке! Күкләрнеке!
Боекма, җәй канатың.
Бар әле безгә очасы,
Канатларны канатып.
Бар әле безгә менәсе
Хыялым кыясына.
Ышанамын, шул кыяга
Исемем уясыма.


Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту...
(Татар теленең хушлашуы)
Яклап-саклап кала алмадыгыз,
Соңгы төнем бүген, мин китәм.
Упкыннармы, чоңгыл-сазлыклармы? –
Алда, белмим, мине ни көтә?!
Ера-ера тыгыз төн карасын,
Мин китәмен, йә, күр, татарым.
Канатларым канлы килеш китәм,
Күкрәгемә кысып аһ-зарым.
Телем тешләп китәм, авызыма
Шыплап тулган, тулган кара кан.
Төкерергә базмыйм, кара кандай
Тиздән туар җиргә яңа таң.
Ә ул инде... минем таңым булмас,
Ятлар хуҗа аңа, ят рухлар.
Ләззәтләнеп чөй-тамгасын сугар,
Сугар аңа карагруһлар...
Ана телен сайлап буламыни,
Сайрап буламыни ят телдә?
Тел карында туа, үз бишеге,
Тел-бишеге кирәк һәр гөлгә.
Бөек идем, боек килеш китәм,
Канлы сөрем баскан күзләрем.
Тылмачларсыз дөнья гизә идем,
Җуелдымы абруй, эзләрем?!
Ихтыярый ихтыярсыз тел мин,
Чит-ят бакчаларның читендә
Килмешәктәй үсәм, үз җиреңдә
Туфрак телән, имеш... читен лә...
И татарым! Нәрсә булды сиңа,
Синме соң ул чүплек өеме?!
Үз телеңне саклап кала алмадың,
Нишләдең син Чыңгыз кавеме?!
Рәнҗеп китәм... Йә, хуш, бөек халкым.
(Чабатаңны, әйдә, эл түргә!)
Күрмисеңме, мин-минлегең белән
Кереп барганыңны тар гүргә.
Күрмисеңме, якыная бара
Инкыйразның канлы офыгы?
Тоймыйсыңмы, тетрәп телгә килә
Шәҗәрәңнең һәрбер яфрагы?
Бабаларың дәшә. Күзләреңә
Тутырып баккан алар, күр әнә.
...Яргаланган канлы иренемдә
Соңгы сүзем, тыным тетрәнә.
Соңгы аһым гөлтли... гомеркәйне
Ай күрдеме, кояш алдымы?
Авызыма су салучы берәр
Татар әле җирдә калдымы?
Кабат кайтыр өчен... китеп торам...
Яна-яна мәхшәр утында.
Мин яшәрмен Аңда, Канда, хәтта
Чәчәк сабагының сутында.
Мин яшәрмен, мин дәшәрмен сезгә,
Җаны барлар мине ишетер.
Күңеленә тутык кунганнарны
Рәнҗешләрем минем өшетер.
Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту,
Күрешербез, көтеп алырмын.
Юк, гарасат мәйданыннан түгел,
Үз дәүләтем мөнбәреннән беркөн
Бар дөньяга аваз салырмын.


***
Диңгез, диңгез...
Мин әле бу тагын,
Җеп тә өзәр хәл юк. Арылган.
Һич тә аңлашмаган гашыйклар күк,
Китәлмичә торам ярыңнан.
Китәлмичә торам. Минем дә бит
Уем – тирән, уем – шаулы җыр.
Төпләреннән һаман калкан кебек
Калкып чыга, чыга туган җир.
Күңел барыбер кайта үз ярына,
Җир тетрәсен, дөнья ярылсын.
Туган якның болын-тугайларын
Яраталырмынмы икән соң?!
Алып китим әле дулкыннарның
Тынмас шавын салып җаныма.
Шаулар алар кушылып туган якның
Олпат имәннәре шавына.
Диңгез, диңгез...
Без әйтерсең игез.
Бер анадан, бер үк карыннан.
Һич тә аңлашмаган гашыйклар күк,
Китәлмичә торам ярыңнан...


Ялкаулык
Ялкаулыкны күңел утарыңа
Кертә күрмә ялгыш кына да.
Ялкаулык ул – бер залимдер, аны
Күпме генә сына, сынама...
Кире ишәк кебек муеныңа
Атланса ул әгәр беркөнне,
Иҗтиһатың качар, рухың сүнәр,
Күрәсең дә килмәс беркемне.
Ку син аны, кагылмасын килеп,
Хәтта келәсенә капкаңның.
Сизмәссең дә, аның тозагына
Ничек итеп килеп капканны.
Кол ит аны, күтәрмәсен башын,
Юкса, сине хәлдән тайдырыр.
Ирек бирсәң аңа, өстеңдәге
Соңгы күлмәгеңне салдырыр.
Ялкаулыкка колач җәябез дә
Сылтыйбыз без соңрак язмышка.
...Ялкаулыкны күңел утарыңа
Кертә күрмә хәтта ялгыш та.


Еллар аша...
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың,
Үрермен мин күпер гөлләрдән...
Яшьлек дәфтәреннән

Гомер буе сине җил-давылдан
Баралмадым саклап, ышыклап.
Үрәлмәдем күпер гөлләрдән дә,
Булсак та без тугры гашыйклар.
Тормышыңа хәвеф янаганда
Сугалмадым чакырып мин набат.
Барыр юлларың да мең өзелеп,
Ялгангандыр инде мең кабат.
Мин аларның ләкин берсенең дә
Булалмадым тере шаһиты.
Бары еллар аша йөрәгемне
Телгәләде сөюең уты.
Бәлки, мине уйламыйсың дадыр,
Сагынмыйсың дадыр син бер дә.
Бәлки, барлык хатирәләрне дә
Күмгәнсеңдер күптән кабергә.
Синең өчен, бәлки, мин күптәннән
Кипкән елга, сүнгән учактыр.
Назларыңнан мәңге мәхрүм калган
Котып кебек салкын кочактыр.
Ә кем белә? Бәлки, йөрәгеңне
Үкенү газаплары теләдер.
Бәлки, язмыш, һаман сыный-сыный,
Качып кына бездән көләдер.
(Дәшмәвең дә бары горурлыгың,
Ялган тәкәбберлек кенәдер).
Ни булса да, бар да булган инде:
Һәрбер юлның хәзер үз юлы,
Ул юлларның үз юлчысы хәзер,
Үз тирәге аның, үз талы.
Тормышымда «Сөю» дигән җырның
Мәңге тынмас көмеш көе син.
Йөзләреңдә һәрчак нур балкысын,
Күзләреңдә бәхет биесен.


***
Үз-үзенә бер дә охшамаган
Табигать тә бүген нигәдер.
Күз яшьләрен түгеп, быелгы көз
Китмәскә дип, бәлки, килгәндер.
Үз-үземә мин соң охшаганмы?
Нәрсә булды, нәрсә бу җанга?
Гүя тәүге тапкыр күргән кебек,
Карап торам соры җиһанга.
Үз-үземне мин соң югалтаммы?
Әллә инде табам гынамы?
Озаккарак китте, озаккарак...
Бу тормышның мине сынавы.
Качыр мине, качыр, и Табигать,
Кочагыңа алчы син, әйдә.
Терәгем бул олпат, карт имәнем,
Ябалдашларыңны син җәй дә.
Ташлап барлык дөнья мәшәкатен,
Аһ-зарларын, барын, барысын.
Кешеләрдән качып, сабыр гына
Табигатькә китеп барышым...


Минем юлым
Ятлар салган юлдан бармадым мин,
Юлсыз юлдан һәрчак атладым.
Күкләремә багып, эчтән генә
Һаман изге сүрә ятладым.
Адашканда тимерказык йолдыз
Юл күрсәтте миңа төннәрен.
Юлдаш булды бары тулган Аем,
Читләткәндә хәтта тиңнәрем.
Ялгыз бүре кебек уладым мин,
Өмет йолдызыма юл тотып.
Ач булсам да, ятлар өлешенә
Ташланмадым.
Һәрчак ут йотып,
Дәвам иттем изге юлымны мин,
Сүрелсә дә рухым, көчләрем.
Нинди гаҗәп, һәрчак өннәремдә
Юш килделәр минем төшләрем.
Җан дусларга түгел, ак кәгазьгә
Серләремне чишеп бушандым.
Булды инде, булды... Кайчакларда
Ала каргага да ышандым.
Булды инде... Ант-вәгъдәләр биреп
Торалмаган чаклар сүземдә.
Үтергәнче кытыклаган чаклар
Шүрәленең хәтта үзен дә.
«Иблис коткысы»на бирелеп тә,
Үз кыйбламны ләкин җуймадым.
Язмадым мин юлдан, кирәк чакта
Тормыш сәхнәсендә уйнадым.
Нигә читләтергә? Барыбыз да
Коябыз ла бер үк инешкә.
Алар барсалар да шома юлдан,
Соңарырлар кебек финишка.


***
Вакытлыча бәхеттер бу,
Вакытлыча шатлык.
Шул мизгелне татыр өчен,
Күпме елны яктык?!
Эреп акты күпме шәмнәр,
Күз яшьләрен түгеп.
Узды еллар, һәр сурәтне
Хәтерләргә чигеп.
Бар да сүнәр, изге хисләр
Җанны назга төрер.
Вакытларның таҗыдыр ул –
Бер мизгеллек гомер.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.