Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар илле Нурихан

НУРИХАН ФӘТТАХНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Безнең буынга Нурихан Фәттах исемен мәктәп елларында ук хәтергә сеңдерү бәхете эләкте. Әдипнең «Бала күңеле далада» романы (1966), «Мөдир Саҗидә» (1968) повесте, хәтта нигездә балалар өчен язылган «Ирек, Алмаз һәм Җәлил» (1966), «Яшь чакларда» (1967) исемле хикәя җыентыклары белән бер сыйныфтан икенчесенә күчәкүчә таныштык. Сюжетлары әллә ни бормалы булмаса да, әсәрләр йөгерек, шаян теле, анысыннан да бигрәк – «таныш» геройлары белән җәлеп итә иде. Әйтик, ул заманда һәрбер зуррак авыл саен фельдшер-акушерлык пункты (аннан тыш әле почта бүлеге, җирле радио челтәре, электр станциясе, сельпо, пекарня, мәктәп, клуб, китапханә, әллә ничә төрле терлек фермасы, ындыр табагы, парник, тимерчелеге, ремонт цехы булган машина-трактор паркы, кирпеч заводы, пилорам, ветеринария участогы, май заводы бүлекчәсе, тегү мастерское, ашханә, икешәр-өчәр кибет) бар, ә Нурихан ага үзенең Саҗидәсен безнең авылдагы шәфкать туташы Әнисә ханымнан күчереп язган сыман. Башка геройлары, тиктормас комсомоллары да – авылыбызда чебеннән фил ясап, чикерткәдәй сикереп йөрүче замандашларга охшаган. Кайчан килгән дә, ничек танышкан бу Нурихан ага безнең яшьләр белән, дип аптырап укыган вакытлар әле кичә генә булып узган кебек. Чынында да, концерт-спектакльләрдә, сайлауларда катнашудан, «Комсомол прожекторы» гәзитен чыгарудан качып йөргән киребеткәннәр, кунакка кайткан кызның кулын бүлешә алмыйча тәпәләшеп алуны «һөнәр иткән» калай әтәчләр авыл саен бар иде бит инде...

Ул елларда ук авторының тормыш юлына, шәхесенә игътибар итү дигән мәнне белмәгәнбез. Ә югыйсә, Нурихан ага мин фәкыйрегезгә, Мөхәммәт ага Мәһдиев теле белән әйткәндә, «пачти» якташ туры килә. Мин – Сөн елгасының сулъяк ярындагы Актаныш төбәгеннән, ә ул – Башкортстанның терәлеп яткан Яңавыл районыннан. Студент елларында туган төбәгенә кайтып йөргән чакта Уфа – Казан трассасындагы безнең Байсар авылы аша да үтми калмагандыр. Кемнәр белә, табигатьнең гүзәл почмакларын сурәтләгән чакта, бәлки, Нурихан ага Сөн елгасын, аның аша язгы ташу узган саен, һәр елда да өр-яңадан салына торган агач күперләрен, Сөнне кичкәннән соң, машина-тракторлар менә алмый азапланган Каравыл, Чәүкә, Алкаби тауларын да күз алдына китергәндер әле. Алай дисәң, безнең як белән Нурихан ага үзе туып-үскән төбәкнең бизәкләре бер үк. Казан – Уфа юлы буйлап барганда, игътибар итәсезме? Ике арада 15-20 чакрым ара узган саен Аллаһы Тәгалә корган тау сыртлары ята. Әүвәл бер ягы – һәрчак текәләнеп менгән тау гөмбәзе, аннары икенче ягына сөзәкләнеп төшкән тау итәге, ике арада – инеш-күлләр чәчелгән зур иңкүлек. Бик биектән яки хыял күзлегеннән карадыңмы, кодрәтле көч коры җирдән океан дулкыннары ясап куйган сыман. Әле шунда каен, имән, нарат, усак, зирек, юкә агачларыннан хасил урманнарга, гөлҗимеш, чия, шомырт, карагат, камырлыкка бай куаклыкларга да урын табылган бит. Нурихан аганың студентлыктан соң, илленче елларның икенче яртысында, чирәм җирләрне күтәрергә дип, Павлодар өлкәсенә барып йөргәнен инде аның биографиясен өйрәнә башлагач кына белдем. Шыр далада, брезент чатырларда айлар буе газап чиккәннән туган төбәгенә, ашкына-ашкына, очкандай кайтуына бер шигем юк...

Ә биографиясен өйрәнүне Нурихан ага «Әтил суы ака торур» романы (1970) белән кискен мәҗбүр итте. Арттыру юк, татар дөньясын ядрә сыман шартлатты бу әсәр. Без инде, студент булып, Казан университетында гыйлем кыясын яулыйбыз. Ә тулай торакта, кулдан-кулга күчеп, инде яртылаш теткәләнеп беткән яңа китап йөри. Җитмешенче еллар, «сөекле» партия идарә иткән заман. Елдан-елга күчерелеп барган исемлек буенча, безгә, булачак филолог-журналистларга, Алексей Толстой, Евгений Евтушенко, Борис Пастернак әсәрләрен дә советча укыталар. Лев Толстой, Михаил Шолохов, Василий Ян, Алексей Чапыгиннар да бөек, мәгәр аларның һәммәсе дә рус халкының гына язмышын вә тарихын тасвирлый шул. Тулай торакларда инде Василий Шукшинның Степан Разин фетнәсе турындагы «Я пришёл вам дать волю», Солженицынның «Один день Ивана Денисовича» кебек китаплары да кулдан-кулга күчеп йөри. Ләкин аларның һәммәсе дә һаман өлкән агай язмышы турында бит. Укырга тиешле әсәрләр йөзәрләгән, әмма сыңары да татар милләтенең язмышына багышланган түгел. Элеккерәк елларда безнең язмышыбызга кагылган хезмәтләр дә туыштырган, мәгәр алар җиде йозак астында, Үзәк Комитетның безгә үз тарихыбызны актармаска дигән 1944 елгы җәлладчыл фәрманы көчен югалтмаган. «Вак» халыклардан башкортларга Степан Злобин язып биргән «Салават Юлаев» романын укырга рөхсәт бар да, таба алсаң, казакъларның Ильяс Есенберлин язган трилогиясен укы. Ә татарга үз тарихына кагылырга, аеруча Алтын Урда дәүләте нигезләрендә казынырга кискен тыю! Бүгенге биеклеккә менеп алгач кына тәкәббер без, ә ул елларда үзебезнең болгар каһарманнары да, Билге каганнан алып Батыршаларга, Максуди-Исхакыйларга чаклы сузылган татар тарихы да дөм караңгы иде. Нинди 7-8 дәүләт тоткан, инде 552 елда ук Алтай даласындагы ташларга язылып, тарихларга кергән бөек милләт ди син? Кыйбладинең – коммунизм, ә үзең – өлкән агай канаты астына баскан совет милләтедер! Ятла шуны, ятла!..

Менә шушы кара пәрдәне безнең күздән Нурихан Фәттах алып атты. Шул бер «Әтил суы...» аша болгарларның VI-VII гасырларда ук Идел белән Чулман буйларына килеп урнашуын да, биш кабиләне үзенә буйсындырган Алмыш ханның 922 елда, «урыслар»дан да алда, дәүләт динен һәм ерак Баһдад хәлифәте кунакларын кабул итүе хакында да белеп алдык. Безнең аяк астында инде тураеп басардай һәм башны югары тотып атлардай тарихи туфрак пәйда булды. Бүген бөек Кол Гали һәйкәле, ханнар аллеясы, кабаттан аякка бастырылган Олы Манарасы, төзекләндерелгән төрбәләре, җир йөзендәге иң зур Коръәне, Ак мәчете, ахыр чиктә, дарелфөнүне – Ислам академиясе белән дан казанган Болгар каласы бөтендөньяның йөзек кашыдай кадерле ядкәрләре исемлегендә урын алган икән, аның халык хыялында формалашкан тәүге нигез ташын газиз Нурихан ага, бөек Фәттах салды! Һәм «Әтил суы ака торур» романында сурәтләнгән Болгар дәүләте хәрабәләреннән һаман арынмаган янәшәдәге Бөек Биләр белән Сувар да, Җүкәтау белән Кашан калалары да кабат аякка бастыруны өмет итә әле...

Ни кызганыч, шушы «Әтил суы ака торур» романы өчен «азык, чимал» эзләп, Нурихан аганың әле 1960 елларда ук Болгар каласы хәрабәләре урынында археологик казуларда катнашуын, әдәби романнан тыш дистәләгән тарихи мәкаләләр язып, тарихыбызның бүгенге яңарышына җирлек әзерләве турында искә алучы юк. «Әтил суы...» романын һәркем сөя, әле бүген дә эзли-эзли укый, әмма яңартылган Болгар туфрагына аяк бастыгызмы, анда Нурихан аганың исемен ялгыш та ишетмәссез...

Без җитмешенче елларда «Әтил суы...» белән саташып һәм очынып йөргән арада Нурихан ага тарихның тагын да ераграк төпкеленә, татар милләте формалашкан Ерак Көнчыгыш елъязмаларына чумарга өлгергән икән. Аның моннан 2600 ел элек үк бүгенге Кытай белән Монголия җирләрендә формалашкан татар кабиләләре турындагы «Сызгыра торган уклар» исемле роман-дилогиясе янә үткән тарихыбыз белән горурланырга мәҗбүр итте. 1980 еллар башында безнең өчен әле дөм-караңгы булган һәм Кытай дәүләтен дер селкетеп торган чаган татарлары, урман татарлары, берьюлы утыз күрем (курень – мең чатырны берләштергән ыстан) куярга да куәтләре булган кара татарлар турында да мәгълүмат алдык. Безнең колак өчен бөтенләй чит-ят булган алухай, ангыт, гәрәй, тугыз татар атлы ырулардан хасил шушы ерак бабаларыбызның киләчәктә бөек Алтын Урда каһанлыгын, үз башбаштаклыклары аркасында анысы таркалгач, Казан, Себер, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Ногай ханлыкларын төзиячәкләре һәм ярты җиһанны биш гасыр буена дер селкетеп тотачаклары турында уйлап карарга да куркабыз, тәүге кат укыгач, хәтта үзебезнең Ерак Көнчыгыштан таралган милләт булуыбыз да кыргый фикер шикеллерәк тоела иде әле. Нурихан ага үзенә бозваткыч ролен алган, аның «Сызгыра торган уклар»ы дөнья күргәннән соң, бер дистә ел үткәч кенә, безнең тарих фәнендә дә ерактагы татар милләтенең узган юлы турында йөзәрләгән хезмәт пәйда булды. Яшерәсе түгел, «болгарлыктан татарлыкка күчкән өчен» Нурихан аганы сөймәүчеләр дә, аңа аяк чалучылар саны да артты. Югыйсә, «болгарчы» яки «татар яклы», дип, читәннең ике ягында мөнбәр корып ызгышырга җирлек тә юк. Бөтенләй гадиләштереп бетерсәң, хакыйкать бәрәңге бакчасыдай аермачык төсмерләнә: болгар кабиләсе дә, татарлар да бер тамырдан чыккан. Ерак бабаларыбызның бер өлеше, Атилла җиһангирга ияреп, әле II-III гасырларда ук Европа кыйтгасына күчеп килгән һәм IV гасырда – әүвәл Кара диңгез, ә VII гасырда инде Идел буенда үз дәүләтен корса, шәрыкта калганнары, XI-XII гасырларда гына Кытай басымыннан качып бу якларга «кыяклый» башлаган, ә XIII гасырда инде Бату хан кул астында ташкын булып күчкән. Бөтенләй галәм югарылыгына менеп күз салсаң, Ерак Көнчыгыштагы төркиләрнең әүвәл җитлеккән өлкән улы «болгар»ны, аның артыннан «Сабантуй»лардагы көрәш өчен әзер «татар»ны да «башка чыгару», аерым йортлы итүе түгелмени? Ә асылда, ничек кенә бүлмә-боргалама – бер үк кан һәм гомумтөркиләр без!..

Кайсыдыр даһиның: «Адәм баласының уңышы яулаган үрләре белән генә түгел, ә ул кичәргә мәҗбүр киртә-каршылыклар белән дә үлчәнә», – дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Туры сүзлелеге, бернинди дә чигенү-ялагайлыкларны белмәве өчен язмыш Нурихан агага да шактый тал чыбыгы ашатты. Гәрчә тәүге тарихи романы «Әтил суы...» ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булса да, партия карарларын колагына да элми торган Нурихан аганы коммунист түрәләр күз чалымына да китерми тилмерттеләр. Инде ике романнан хасил «Сызгыра торган уклар» да бер дистә ел буе бәяләнми ятты. Тукай бүләгенә дә Нурихан ага хаким фирка юкка чыкканнан соң, 1994 елда гына лаек булды. Нурихан аганың менә шулай типкәләнеп йөрүен күз алдыннан кичергәч, әдипнең соңыннан Рабит Батулла шаяртып язган студентлык еллары күз алдына баса. Нурихан ага студентлыкка аяк баскан 1946 ел. Бөек Ватан сугышы китергән тоташ җимереклек, ялангачлык, мохтаҗлык өстенә коточкыч ачлык килеп өстәлә. Ярымҗимерек тулай торакның бер бүлмәсендә 40-50ләп егет бергә гомер кичерәләр. Кулда акча, әле берәр төрле ялланып эшләүдән соң анысы табылса да, базарында да ризык-ашамлык юк. Кайсыдыр бүлмә егетләре Казан янындагы колхоз кырларыннан җир астында калып туңган кишер-чөгендер җыеп кайта, Нурихан абыйның ишләре «байлар» әрчегәннән соң ихатага чыгарган бәрәңге кабыкларыннан кичке «сый» әзерли. Һәрбер егет холкында авыл агайларына гына хас кысмырлык, алга карап исәп тоту да яши. Ашханәдә кәбестә шулпасын «сосып» куйганнан соң, кичкелеккә йә иртәнгә дип, коры-сары, ипи катысын җыеп кайту бар. Ризыкны тумбочканың иң түренә яшереп ләззәт кичерәләр, кайберәүләр ясалма гына йозаклар да элә. Мәгәр файдасы юк, кайбер төндә хәтта шул йозаклы тумбочкалардан да «мал» югала ди. Соңрак ачыкланган: студент елларында комсомол активисты булып исәпләнгән, тора-бара өлкә комитетның олуг түрәсенә әвереләчәк берәү чит-ят хисабына сыртта утыруны егет чагында ук кәсеп иткән икән...

Нурихан ага партия, аның түрәләре белән, асылда, санлашмый гомер сөрде. Икенче бер хатирә искә төшә. Нурихан аганың инде, гаилә корып, Киров районындагы иске агач йорт фатирында гомер итеп яткан вакыты. Ул урамдагы сәләмә йортларны сүтеп, анда «яшәүчеләрне» яңа районга күчерү турында сүз таралгач, бөтен тирә-күрше хакимият янына, кабинетлар ишеге төбенә чыгып чаба. Нурихан ага үзенә нинди кара мөһер сугылган булуын да, очсызланып чабулауның файдасызлыгын да тиз чамалый. Ул тота да, җитмеш-сиксәненче елларда әле ятим, ташландыграк исәпләнгән Нагорный бистәсендә участок ала. Шәһәрнең сүтелергә хөкем ителгән кайсыдыр урамында 1900 еллар башында ук корылган бер иске бай йортын да карап куйган икән. Анысын да сатып алгач, көз айларында сүтеп кайтара да, икенче җәйдә «бай сараен» яңартып һәм сипләп, кабат җыеп куя. Таш нигезен хатыны Руфинә ханым белән бергәләп үзе сала, ишек-тәрәзәләрен, түбә-кәрнизләрне дә, күңеленә ятардай итеп кыргачлый. Иң мөһиме – Нурихан ага таш җанлы түрәләр каршында йөз суы түгеп йөрүдән котыла, гомерен туктаусыз иҗат белән үткәрү өчен, үзенә оя әзерли... Нурихан аганың ни дәрәҗәдә хуҗалыкчан булуын нык чамалыйм. ХIХ йөз азагында, ХХ гасыр чигендә татар байлары тергезеп калдырган нарат биналарны байтак күрдем. Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов шәкертләр өчен дип 1884 елда төзеткән мәдрәсә бинасы 2010 елга чаклы район үзәгендә туган як музее булып та хезмәт итте әле. Шул ук райондагы Татар Шаршадысы авылында генерал Шәехгали йорты кичәге көнгә чаклы әүвәл урта, аннары тугызъеллык мәктәп иде. Мамадыш районының Дүсмәт авылында духовная семинария өчен төзелгән уку йорты бинасын 1980 еллар үрендә дә «әрәм» итмәделәр – Минзәлә төбәгендәге яңа бер «бай», сүтепҗыеп, үзенә куыш корды. Иж-Бубыйда Мөхәммәтҗан бай 1880 елларда ук төзегән нарат мәчет каршында бүген дә баш ия аласыз. Бүрәнәләре арасына киез түшәп салган әлеге ике катлы йорт әле бүгенге «бөек» төзүчеләрнең дә борынына чиертерлек дәрәҗәдә кукраеп утыра... Ә Нурихан ага каршында мин шушы «авылчанлыгы», хуҗалыкчанлыгы өчен дә баш иям. Үз кадерен үзе белгән, башкалардан таптатырга ирек куймыйча яшәгән ир-егет ул.

Татар әдәбиятында Нурихан агага кадәр булган мирасны күзаллыйм. Бөтенләй үк бушлык, дип кырт кисеп тә булмый. Афзал Таһировның тарихи әсәрләр исемлегендәге «Ямәлкә тавы», мәсәлән – заводларда крепостной булып газап чигүче һәм, азат дәүләт төзүгә өметләнеп, Емельян Пугачёв явына кушылган татар крестьяннары турында 27 битлек повесть. Газиз Гобәйдуллинның «Татар-башкортлар Пугачёв явында» атлы 9 битлек тарихи очеркы бар. Шул ук Газиз Гобәйдуллин «Тарихи сәхифәләр ачылганда», бөек Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар...», Ризаэддин хәзрәт атаклы «Асар» хезмәтләрен язып калдырган. Ләкин исегезгә алыгыз: аларның барысы да диярлек фәкать 1990 еллардан соң, безгә хәбәрдарлык һәм мөстәкыйльлек килгәннән соң гына нәшер ителде, аңа чаклы әлеге әсәрләр турында ишетеп белүче дә санаулы иде. Ә Нурихан ага «Әтил суы ака торур» һәм «Сызгыра торган уклар» романнарын, алардан тыш тагын йөзәрләгән тарихи язма һәм мәкаләләрен 1970-1980 еллар башында ук бүләк итте. Ул – татар әдәбиятында тарихи романнарга нигез салучы да. Ул – татар өчен ябылган, бикләнгән, тыелган тарихи торгынлык буасын ерып җибәрүче дә. Әмма, ни үкенеч, Нурихан аганың романнары да, «Фест дисбесе» шикелле дистәләгән хезмәте дә һич югы төрки телләргә булса да тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемәгә дисәң, бездә елгыр җаннар, үзләренең бер яңалык та өстәмәс һәм теләсә кайсы милләттә кабатланырга, яңгырарга мөмкин гыйшык яки табигать күренешләре турындагы куплетларын урыс, казакъ, азәри, үзбәк, хәтта инглиз теленә дә калыплау өчен, акча дигәннәрен таба белә, ә менә татарның ачы язмышын, ул үткән газаплы да, шанлы да көрәш юлын, бөек Алмышлары, бөек Кол Галие, дөя шикелле тез чүкмәгән өчен, башы кыеп төшерелгән Бачман тарханы, Бикчура ханы, Мәскәүләрне дер селкеткән Туктамышы, 50-60 еллар буена милләтнең азатлык яуларын җитәкләгән Теләкәй-Күчем-Акайлары, коллыкта да кулына балта тотып һәм дошманнарының башын ярып, теле йолкынган, әмма аягүрә һәлак булган Батыршасы, 68 яшендә төрмә диварына терәп юк ителгән Мөхлисәсе турындагы әсәрләрне чит халыклар алдында яңгыраттыру өчен акча бирүче юк... Зыялылык җитмәгәнгә, Исхакый, Сәйдәш, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах исемнәре өч-дүрт йортлы урамнарга «чәпәп» куелган. Йә, оят-хурлык түгелме бу?

Башкортстан турында аерым әйтү зарур. Безнең әдәбият белән сәнгатьне яртылаш рәвештә диярлек бүгенге Башкортстан җирлегендә туып-үскән талант ияләре тулыландырып торды. Җитмешенче елларда анда җанисәп вакытында татар халкын көчләп башкортлаштыру башлангач, Нурихан ага кебек фидакярләребез дәшми кала алмады. Туры сүзле әдип «Казан утлары» журналында «Башкорт» атлы мәкалә бастыруга, ике милләт арасына чөй кагуда гаепләп, көтү-көтү дошманнары аның өстенә ташланды. Шуннан соң хәтта туган ягына юл бикләнде, аны күзләрен акайтып текәлгән көе дә күрми башладылар. Гәрчә дәшми калганнары да шундый ук аяныч язмышка дучар булды. Башкортстан туфрагыннан чыгып, иҗат күгенә менгән рәссамыбыз Эрот Зарипов, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Риза Ишморат, бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар, Нурихан Фәттах, Әхсән Баян, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Ризван Хәмид, исәннәрдән Рәдиф Гаташ белән Роберт Миңнуллин һәм тагын әле дистәләгән талант ияләренең туган җирләрендә музей-һәйкәлләре, алар исемендәге урам һәм мәктәпләр юк. Гаҗәеп хәл: «читтә» туып-үскән булгач, моны безнең хөкүмәт ияләре дә Татарстан туфрагында күтәреп чыкмый, алар Башкортстан җире өчен дә чит-ят икән. Президентыбыз һәм хөкүмәт әһелләренә әлеге сансызлыкка чик куярга, тугандаш республика белән уртак тел табарга да күптән вакыт лабаса!..

Хатирәсе белән бәгырьләрне менә шулай итеп теткәләгән, әмма гаярьлеге өчен сокландырган Нурихан ага белән шәхсән үземә фәкать 1984 елда гына танышу бәхете эләкте. Гәрчә әле сыңар китабым чыкмаса да, «өметле каләм», дип, мин фәкыйрегезне дә Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтаенда катнашырга чакырдылар. «Волга» кунакханәсенә урнаштырдылар, корылтай өч көн буе барды (коры хисап белән сайлаулардан гына хасил соңгы корылтайлар белән чагыштырышлы да түгел). «Казан утлары» журналында Нурихан аганың «Сызгыра торган уклар» романы басылып чыккан, ә без аңа мөкиббән киткән көннәр. Үземнең «пачти» якташ икәнлегемне әйтеп танышкач, Нурихан ага тик бер генә сорау бирде бугай: «Ни язасың?» «Хикәяләр тырмаштырам», дигән җавап әсир итмәгәндер, шуннан соң безнең аралашу кул кысышудан ары узалмады.

Ун ел үтеп китте. 1994 елда «Сәет батыр» китабым дөнья күргәч, «Төрек араштырмалары вакыфы» аша Төркиягә кунакка чакырдылар. Шушы җәмгыятьтә торучы галимнәр белән әңгәмә вакытында Нурихан аганың яклаучысына әверелдем дә куйдым. Төрек галимнәре берничә юл аша татар оешмаларыннан Нурихан аганың тарихи романнарын, алардан тыш әле «Шәҗәрә» исемле китабындагы «Фест дисбесе»н тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару өчен рөхсәт сорый, әмма ул елларда Төркиянең Министрлар кабинетына кадәр сукмак салып өлгергән үтә елгыр татар түрәсе боларның ниятен сугым пычагыдай кисеп бара икән. Төрек әдәбиятчылары Әмирхан Еникинең хикәяләр җыентыгын, Батулланың «Сөембикә» романын, фәкыйрегезнең «Сәет батыр»ы белән «Татарларның Ватан сугышы» әсәрләрен дә төрекчәгә калыплау турында теләк белдереп караган, әмма түрә һәммәсенә кара мөһер суга, «башканлык» аша боларга юл бикли…

Исән чакта Нурихан аганың да ул киртәне ерып чыгарга, буа шикелле киртәләнеп куелган тыюлыкны җимерергә куәте җитмәде. Ходайга шөкер, еллар үткәннән соң, Нурихан аганың «Аллаһ һәм фиргавеннәр теле» исемле хезмәтен үзләренчә укып, меңәрләгән төрек татар әдибенә гашыйк булды.

Мин исә Нурихан аганың буйсынмас, горур, тәвәккәл булуына гомер буе сокланып яшәдем. Аның белән кунакларга йөрешү, табын уртаклашу бәхете елмаймады. Ләкин беләм, ул минем «Татарларның Ватан сугышы», «Сәет батыр», «Татарлар Пугачёв явында» исемле әсәрләремне сөенеп кабул иткән иде, үз якларында – Яңавыл, Борай, Балтач районнары җирлегендә булып узган яулар турындагы хәбәрләр өчен һәрчак рәхмәт әйтте. Соңгы бер-ике елда гел шалтыраткалап яшәде, кунакка да дәште. Тормышның өч тиенгә дә кирәксез мәшәкате аркасында вакыт таба алмадым. Аның 75 яшьлек юбилей кичәсенә дә чакырулы идем. Остазларымның берсе булган Мөхәммәт Мәһдиевнең яман чир белән интеккән вакытында, мескен хәлгә калуын чит-ят күзгә күрсәтмәү өчен, ишеген бикләп тотуы канга тикле сеңгән. Мин шул ук яман чир эзәрлекләгән Нурихан аганың юбилеена да бармадым. Бәлки, нәкъ шуңадыр, Нурихан ага хәтеремдә һәрчак үтә чибәр һәм бөркеттәй гаярь, ярымшаярган дустымдай, гел елмаеп тора. Исән чакта аны бары тик шундый итеп сагынырмын.