МӘСӘЛЛӘРДӘН ГӨЛӘНДӘМ


Көтү хәлләре
Сарык көтүенә ияләшкән Бүре,
Әйткән тинтәк малның өркәклеген күреп:
«Берсен ботарлыйсың – башкалары кача.
Һичбер каршылык юк – көн дә берне аша!»
...Сарык сарык инде! Көтүчесез – харап...
Тәк ияреп йөри, камчы-кулга карап.
И сөенә булыр, Яклаучым (!) дип тоеп,
Бергәлектәме эш, миең булса сыек?!.


Тигезлек
Ике чүмеч эленеп торган гел янәшә.
Берсе – гади аш чүмече, берсе – затлы:
Сырлап-бизәп, матур итеп эшләнгән ди,
Карап туймаслык зиннәтле, сөяк саплы!
Әйткән берчак затлы чүмеч, һаваланып:
– Синең белән рәттән тору оят миңа.
Хезмәтчедәй чабулыйсың кабаланып,
Минем даирәм – мәртәбәле кунак кына!
Гади чүмеч тыйнак кына көлемсерәп
Тыңлаган да күршесенә җавап биргән:
– Аерыммы, минем белән янәшәме,
Син дә бары аш бүләсең, кабәм, – дигән.
................................................................
Үз-үзеңә читтән карау муафыйк эш:
Биегерәк үрмәләсәң, егылмый төш...

Кайсы яхшырак?
Күзе ачылган песи баласына
Мәгърур Арысланны күрсәткәннәр:
– Арысланнар – синең ырудаш ул,
Тик саграк бул, – диеп кисәткәннәр.
– Күрәсеңме, күз карашы нинди?!
Җәнлекләрнең падишаһы мин, ди.
Утыруын кара, торышларын,
Җиңүчедәй муен борышларын!..
Нәни песи, хәвеф-мазар сизми,
Алпан-тилпән киткән аңа табан.
Арыслан тик берне ыр-р-лап куйган –
Һушын җуйган безнең песи-олан.
Исен җыеп, куркулары узгач,
Зурлар кебек уйлап куйган ди ул:
– Мин беркайчан болай усал булмам,
Читлекләрдә тормам, – дигән ди ул.


Алдавыч сөенеч
Әйләнмәле читлек-тәгәрмәчкә
Керткәннәр ди җитез тиенне.
Уен-тормыш кызык тоелганмы, –
Тиен сөенечкә тиенгән!
Тәгәрмәчне әйләндергән өчен
Җылы кулдан азык аласың!
Ләкин менә... белмәгән шул тиен
Бик озакка шунда каласын.
...Йөгерү түгел, аяк атларга да
Хәле беткәч, арып егылгач,
Чыгарырлар аны бу читлектән:
Ярымтере булыр, ярымач.
.............................................
Ә тәгәрмәч барыбер туктамас ул...


Соңарган үкенеч
– Сезгә кадәр өй түрендә иде урыным,
Хуҗам өчен бер сөйкемле сөяк идем, –
Дигән Мәче үзен баскан борчаларга. –
Каян гына сездәй әрсезләрне күрдем?!
– Без түгел лә, үзең безне эзләп таптың,
Ахры, пакьлек-чисталыктан туйган идең! –
Шулай диеп сөенешкән яңа дуслар.
...Азган чирү азгынлыкны тойган инде.
.............................................................
Кадер-хөрмәт күрим, дисәң, бу тормышта,
Нәфес-шайтан коткысына бирешмә син.
Кулың чиста, күңелең чиста, исемең чиста! –
Бет-борчалар теләгенә ирешмәсен.


Һәр теләкнең ахыры хәерле түгел
Колач җитмәслек кәүсәле бер Агачның
Зураюдан, ахры, бераз «башы киткән»:
– Бу ботаклар, бу яфраклар нигә миңа?
Үзагачым исән булса, шул да җиткән...
Туктаткан ул тамырлардан килгән дымны.
Ботак-яфрак корыр, дигән, туенмагач.
Күп тә үтми, зәгыйфьләнгән ябалдашы –
Һәм... кискәннәр, хәлсез инде, дип, бу Агач.
..................................................................
Бер үк Кояш асларында, бер туфракта
Яшим дисәң, комсызланма! Урын җитә!
Күбрәк алсам – баермын, дип уйлый күрмә,
Күбрәк бирсәң – зуррак әҗер сине көтә.


Хакыйкатьне эзләү
Әкәм-төкәм, Ташбака һәм Жираф
Бер заманны бәхәсләшеп киткән.
«Бу Җир – бишек очсыз-кырыйсызмы,
Әллә бармы аның берәр чите?»
– Минем уйлавымча, – дигән Жираф, –
Җирнең чите аның күккә тигән.
Тагын бераз тәпиләсәм әгәр,
Мин, мөгаен, барып җитәр идем.
– Син җүләрме? Ничек күккә тисен?
Җирнең чите аның – безнең урман.
Күпме яшим, күпме иңлим менә,
Җитәлгәнем юк бит әле һаман.
Шулай диеп олпат Ташбака да
Үз фикерен белдерәсе иткән.
– Ә минемчә, җирнең чите юктыр,
Чиксездер ул, – дигән Әкәм-төкәм.
.........................................................
Бер кырыйдан гына ишетеп алса
Бу бәхәсне әгәр Кеше заты:
– Җир – түгәрәк, – дияр иде кебек,
«Яссы» диеп ялгышканын онытып...


Уйлап сайла
– Мин алтынга бихуш, – дигән бер яшь сылу, –
Малы булса, шайтанга да яр булырмын.
«Амин» дигән чакка туры килеп, моңа:
Күзе төшкән карт кына бер җанкыярның.
Алтын-көмеш сылукайның ушын алган.
Вилла, яхта, хезмәтчеләр, шәп машина...
Бизмәненең тәлинкәсе төшкән аска:
Яшьлеге һәм чибәрлеген байлык баскан.
Җанкыярның үз дәүләте – үз кануны:
Һәр кешегә дәрәҗәгә тиң урыны.
Яшь сылуга да урынын күрсәткән ул,
Һәм кирегә юл юклыгын кисәткән ул...
............................................................
Бу дөньяның эте дә бар, бете дә бар.
Ходай биргәч, агы да бар, карасы да...
Тормыш юлын сайлаганда, бизмәнеңә
Уйлап сал син ни саласы-аласыңны.


Тынычлыкка ни җитә
Бу – Сарыкның утлап йөргән җире иде,
Ул тынычлап шунда гомер сөрә иде.
Тик бер көнне җирдән чишмә тибеп чыкты,
Шул көннән соң монда тәмам мәхшәр купты.
Әллә каян килеп тапты Дөясе дә,
Килеп җитте Айгыры да, Биясе дә.
Дуңгызына чаклы монда ияләште,
Килгән бере, үҗәтләшеп, җир бүлеште.
...Хәзер монда бай утлауның эзе дә юк.
Актарылган, туздырылган чишмә-арык.
Ни «ә», диеп, ни «бә», диеп әйтә алмый
Коты очкан, гаҗизләнгән мескен Сарык.
...........................................................
Көчленеке бу замана, дисәләр дә,
Хәрам малдан әле кем соң рәхәт күргән?!
Күрше малына ымсынмый яшәп кара:
Үз азыгың үзеңә, дип, Күктән бүлгән.

Реклама