Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГЕЛ ҮТКЕЛДӘН ҮТЕП ЙӨРМЕШЕБЕЗ...

Упкын күзе
Ркаилгә
Без тауларга барган идек берчак,
Үткелен дә күрдек, упкынын да.
Безнең маңгайга да язылган шул
Упкыннарга карап укынырга.
Үткелләрдән үткән мәлләреңдә
Упкын күзе күзли ымыңны да.
Безгә дә бер үрелепләр генә
Ярыйдыр ла күккә орынырга.
Таулар белән бер даулашыр өчен
Бирелгәнме әллә йөрәк безгә?..
Ә үзебез Язмыш үзәнендә
Гел үткелдән үтеп йөрибез лә.
Гел үткелдән үтеп йөрмешебез –
Упкын күзе күзли үзәндә дә...
Күңелләр дә тетрәп убыладыр,
Кыйбла тарафлары үзгәргәндә.
Хәвефтән дә хәвефлерәк фалдыр,
Упкын ояласа калебләргә.
Кем дә искәрмәстер –
Беркөн Кояш
Килеп чыкса әгәр гарепләрдән.

Гарепләрдән чыга калса Кояш,
Бу дөньяны инде танымабыз...
Хан Тәңребез*, бәлки, көтә булыр,
Кабат китик мәллә тауларга без?
Ә тауларда
әлмисакка чаклук
Әверелгән Вакыт тораташка...
Бер бушанып алу ярыйдыр ул,
Башкаеңны ора-ора ташка.
Бер бушанып алу ярыйдыр ул,
Упкыннарга карап укынганда...
Безнең хакта хәбәрнең дә
Ташка
Уелганын, бәлки, укырлар да,
Әйтерләр күк: «Бу кавемне, – диеп, –
Йоталмаган хәтта упкыннар да!»
Сатаналар сатайланган чакта,
Җанга инде тынгы табалмабыз.
Таланмабыз,
күккә якынайсак,
Китик,
әйдә,
кабат
тауларга
без...


Дәрдемәндкә эндәшү
Тел – кисек. Авыз – ямаулы.
Чайкала чүлдә кораб...
Сыңар сәтырга тормастай
Вакытлар килде кабат.


Узаман
Хезмәт Каһарманы Камил Шакиров рухына
* Хан Тәңре – кытайча Тянь-Шань.
Камиллекнең чиге юктыр ансы,
Ә чиксезлек мотлак камил лә!
Иксез-чиксез салаватлар булсын
Габделфаяз улы Камилгә.
Иксез-чиксез салаватлар яусын,
Гел догада торсын бу заман.
Үз заманын узып яшәде ул,
Ул тумыштан булган узаман.
Малай килеш яулар-даулар кичкән,
Күп иснәгән дары исен дә...
Үз иленә кайткан полк улы
Халык улы булыр өчен дә.
Каһарманлык кылды тынычта да
Үз заманы белән узышта...
Гомер буе ул төзеде генә,
Ул төзүче булган тумыштан.
Ул – төзүче иде...
Төзү генә
Төс адәмгә туган эргәдә...
Герой килеш хәтта «бугор» булды,
Кай диварны өйдек бергә дә.
Ул – төзүче иде...
Таш та салды,
Дәвер белән дауда – башын да.
Ул – чорының хак шаһиты иде,
Шәһите дә булды асылда.
Иксез-чиксез салаватлар яусын,
Гел догада торсын бу заман.
Габделфаяз улы Габделкамил... –
Ул тумыштан иде узаман.


Тылмач
Татарга тылмач кирәкми –
Билгеле әүвәлгедән;
Мәсләге белән ул күптән
Тылмачка әверелгән.


Кеше
Гомерен суга да сала,
Сала хәмеренә дә,
Күнә сөмсез түрәләрнең
Денсез әмеренә дә,
Гаме юк – каннан исергән
Чорсыз дәверендә дә...
Шулай яшәп ята кеше
Колга әверелә дә...


Евтушенко шигырь укый
(Хатирә)
Муса Җәлил сәхнәсендә бүген
Бер шагыйрьлек кенә тамаша, –
Евтушенко безгә шигырь укый,
Үз яшьлеге белән аңлаша.
Евтушенко шигырь укый безгә,
Яшьлек мәгъшукасы хакында.
Үзе һаман япь-яшь...
Сүзе генә
Олыгайган инде чак кына.
Чынлап сөя белсәң, сиксәндә дә
Сөюнамә бик шәп языла.
Очкын чәчә күзе...
Үзе генә
Сабырланган инде аз гына.
Күк астында гомер чигә-чигә,
Аң да, җан да, дан да чүкелә.
Уе гел биектә...
Буе гына
Чүгә төшкән бугай чүт кенә.
Казанны да ул үз итте бугай,
Үз иткәндер, димәк, Казан да, –
Яшьлегендә безгә юкка гына
Килмәгәндер дастан язарга.
Канатланыр Сүзгә бәрабәрдер
Шагыйрь гомеренең кыйммәте...
Евтушенко безгә шигырь укый,
Дон Кихоттай – бөтен килбәте.
Евтушенко шигырь укый безгә,
Үз яшьлеге белән аңлаша.
Муса Җәлил сәхнәсендә бүген
Бер шагыйрьлек кенә тамаша...

Чапай
Рафаил Фәттахов истәлегенә
Кәккүк гомер юраса да,
Безгә
Гел яшисе икән сагаеп...
Тагын бер яшьтием китеп барган,
Малайчакның чая Чапае.
Тагын бер яшьтием китеп барган,
Чапай кебек җилә торганы –
Ат караучы Кәшиф абзый улы,
Бөдрә Бәдәр апа оланы,
Син – Тауасты узаманы идең,
Тауга карап без дә исәйдек...
Без шыртлака сөзгән инештә дә
Сыза әнә күпме истәлек.
Шул инешкә чумып, бата-калка,
Без өйрәнгән идек йөзәргә.
Йөзә-йөзә, бер талчыгыр чаклар
Килә икән, килә безгә дә.
Тауастының казы таласа да,
Еламадык бугай – түздек без...
Тау башында атлар саклап үстек,
Колын чакта гына үзебез.
Тау башында атлар саклап үстек.
Учак үрләттергән чакларда
Дөнья гизә идек
Үзебезнең
Борак дигән парлак чаптарда.
Дөнья гизә идек...
Сәфәрләрнең
Көтеп алдык аннан азагын –
Син Мәскәүгә китеп оя кордың,
Мин ятиме булдым Казанның.
Еракмы без, әллә якындамы –
Күкләр торыр һәрчак тигезләп, –
Кая гына барып сыенсак та,
Сыгынырбыз туган нигезгә.
Мин дә, яшьти, йөзне яшәмәмдер,
Яшәүләрнең белмим хәйләсен.
Кабаланмый гына,
Бу дөньяга
Бер-ике сүз бардыр әйтәсем.
Мин дә, яшьти, учак тирәсендә
Дөнья гизгән чакны сагынам.
Бер үксисе иде...
Яхшы түгел... –
Малайчагым тарта чабудан.
Син бит, яшьти, безнең Чапай идең,
Гел Чапай күк җилә торганы –
Ат караучы Кәшиф абзый улы,
Бөдрә Бәдәр апа оланы.
Без үскәндә ут күршеләр идек,
Хыялдаш та идек, кардәш тә...
Мин ышанам: бакый йортыбыз да
Төп нигездә булыр, янәшә...


***
Кычкырмагыз
изге сүзне,
бугаз ертып!
Пышылдаулар һәр телдә дә
мәгънәлерәк,
ләззәтлерәк,
илаһирак...


Таган
Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да...
Көзге таңда
ике ялгыз
Атынабыз таганда.
Атынабыз. Атлыгабыз.
Күккә тия түбәбез.
Көзге таңның мөлдерәмә
Күзләреннән үбәбез.
Әллә инде дөньясы да
Томан кебек агарды...
Томан безне адаштырды,
Кавыштырды аннары.
Гүя безнең хәлләрне дә
Аңлый көзге таң гына.
Ике ялгызак кавышса,
Куш бәхет, ди, табыла.
Шулай юрыйк.
Юкса инде
Чигәләр дә ак кына...
Ә таганда – без түгел ул,
Безнең яшьлек атына.
Ә яшьлеккә иләслек тә,
Исәрлек тә килешә...
Ялгыз уза икән гомер
Кайчак парлы килеш тә.
...Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да, –
Көзге таңда
ике ялгыз
Атынганда таганда.


Без башкача яши башлыйк, дисең...
А. әзи авызыннан

Без башкача яши башлыйк, дисең,
Җиргә төшик. Дөнья көтәргә.
Безнең сәер иләс-миләслекне
Аңламастыр, дисең, күкләр дә.
Без башкача яши башлыйк, дисең,
Мин – тормышлы, ә син – оныклы...
Безгә инде сөю килешмәстер,
Фани дөнья барын онытып.
Безгә, дисең, сөю килешмәстер.
Башны җуеп. Уйлыйк азагын.
Кавышуның соңы – хушлашудыр...
Хушлашуның татлы газабын
Татып яшәү ләззәтенә күник,
Имен күрик назлы әрнүнең.
Мең шифалы сагыш белән тулсын
Һәрбер күзәнәге бәгырьнең.
Без башкача яши башлыйк, дисең,
Җиргә төшик – яшик... бер көйгә.
Безне һушсыз иткән хушлашуның
Ярасыннан калмас бер җөй дә...
Тик мин алай яши алмамдыр күк, –
Бу сөюнең юктыр башкасы...
Түшкәеңә чал башымны куеп,
Гарешләргә килә ашасым.
...Әгәр кабат яза калсаң,
Хатың
Яңабаштан, зинһар, башлачы...