Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа 2018 ел белән!

...Минем кебек кемнәр генә

Көтеп аладыр тагын

Яңа ел туар таңында

Буранлап кар яуганын?!.

 

Бөтерелеп биеп торсын,

Сызгырыплар дуласын...

Һәркем, шуңа разый булып,

Ак бәхеткә юрасын...

 

Нәкъ шагыйрь теләгәнчә, атна буе буранлап яуды да ап-ак юрганына төреп каршы алды Яңа ел таңын вакыт галиҗәнапләре!

Вакыт агышын иҗатчылар сизгеррәк тоя... Ел фасылларының һәр мизгеле мәңгелекнең бер төше булуын тасвирлап, рәссамнарның язган полотнолары, көйчеләрнең симфонияләре, шагыйрьләрнең шигырь, поэмалары туа... Ул иҗат үрнәкләре гомум сәнгать дөньясына тәкъдим ителә. (Сәнгать базарына дип әйтәсе килми.) Бөтен кешелекнең рухи казанышына әверелә.

Табигатьнең тәэсире, табигыйлек иҗатчының иң саф, иң самими халәтен уята, кайтара торган кодрәткә ия!..

Дөнья яратылышыннан алып, кешелек никадәрле колач җитмәс, акыл аныклый алмаслык үзгәрешләргә тармасын, Адәм баласында аның сабый хәлендәге табигый самимилеге сакланып кала икән... Шул табигыйлеккә якынаеп, аңа ягылган, ягылдырган саен, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр сафланып, җылынып, матураеп китә...

Бүгенге глобаль дөньяда мондый җылылык, мондый матурлыкка ихтыяҗ бик тә зурдан... Изге китапларда әйтелгәнчә, фәкать мөнәсәбәтләр матурлыгы, гаделлеге, гуманлылыгы гына кешелекне алгарышка алып барачак. Кешелекнең рухи төсен, сурәтен, үсешенең дәрәҗәсен, аның мәгарифе, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгатенең дәрәҗәсе билгели...

Узган 2017 ел халкыбызның рухи тормышында зур сынаулар елы булды. “Ә кайчан сынауларсыз яшәдек соң әле?” дигән сорау туа. Сынаулар, каршылыкларны җиңү аша гына алгарышка бара бу дөнья... Ачы тәҗрибә, үткәннәрне тирәнтен өйрәнеп, киләчәкне реаль-анык күзаллау, шуңа бердәм рәвештә омтылу, иҗтиһад итү белән ирешелә ул.

Бөекләребез Гаяз Исхакый, Габдулла Тукайлар йөз ел алдан күреп кисәткән афәттән котылу юлы да, алар күрсәткәнчә, йоклап ятмауда, рухи ялкаулыкка юл куймауда, тәрәккыйлектәге халыклардан үрнәк алып, дөнья барышы тизлегеннән калышмыйча иҗтиһад итүдә бит. Бүгенге глобаль дөнья – табигый сайланышның үзе. Аның төс-сурәте күптөрле. Шул күптөрлелекне аңламау, кабул итмәү, үз-үзеңә бикләнү – бөтен бер халык-кавемнең нәкъ Исхакый сурәтләгән Җәгъфәр хәлендә, берүзеңне ялгыз калдыруга – инкыйразыңа илтәчәк тә. Тукаебыз да, мондый шартларда нәрсә эшләргә, дигән сорауга үзенең “фикере касыйрын” әйтә: “Без иң алга киткән милләтләр сафында булырга тиеш!” – ди. Әлбәттә, үз йөзебез, үз төсебез, үз иманыбызга тугры калган хәлдә!.. Тукайча, милләткә үз хәлен, үз сурәтен көзгедәгедәй күрсәтү – рәссамнар хезмәте, музыка, әдәби сүз аша вәгазьләү, бертуктаусыз милли үзаңын үстерүгә юнәлтүдә... Аның: “Уртак Ватанда хаккыбыз шактый ук”, – дигәне дә бүгенге глобаль дөньяда глобаль дәүләттәге хәлебез, халәтебезне чагылдыра ич.

Узып киткән ел республикабызның төп әдәби басмасы “Казан утлары” журналы өчен аеруча истәлекле булды – аңа 95 яшь тулды! 1922 елның май аенда тәүге саны “Безнең юл” исеме белән нәшер ителгән журналыбыз әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси басма буларак билгеләнә. “Атака”, “Яңалиф”, “Совет әдәбияты” исемнәре белән нәшер ителгәндә дә, шул миссияне үти ул. Әлбәттә, узган гасырның башында ук Ризаэддин Фәхреддин, Фатих Кәрими, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Дәрдемәнд, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди кебек зыялыларыбыз тырышлыгы белән дөнья күргән “Аң”, “Шура” журналлары юл сапкан “Миллият дөньясы”ның “Безнең юл”га тәэсире хәлиткеч булуы ачык аңлашыладыр... “Безнең юл” – “Казан утлары” халкыбыз тарихында, беренче тапкыр тулаем дәүләт тарафыннан нәшер ителгән милли әдәби басма буларак, олы тарихи әһәмияткә ия вакыйгадыр.

Узган 2017 ел милли әдәбиятыбыз тарихына романнар елы булып кереп калыр, мөгаен... Аксакал язучыбыз Рабит Батулла үзенең “Илбашы” романында бер гасыр дәвамында халкыбызның үз дәүләтчелеген торгызуга омтылышы фонында замандашларыбыз – Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның аркадашларының әдәби образын тудыруга иреште.

Язучы, галимә Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романында узган гасырда Себер төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, аларның, бөтен авыллары белән кубарылып, диннәрен саклап калу максатында, Төркия мәмләкәтенә һиҗрәт кылуы белән бәйле үтә дә катлаулы вакыйгалар, язмышлар сурәтләнә.

Вахит Имамовның “Карәбәк” романы исә безне халкыбыз тарихына кан-яшь белән язылган урта гасырлар чорына – Алтын Урда дәүләтенең инкыйразы фаҗигасенә алып керә. Вакыйгаларның хәзерге, без көн иткән җирлектә тасвирлануы укучыларда аеруча кызыксыну уята.

Узган гасырның утызынчы елларында әдәби иҗатка беренче адымнарын ясаган Нәфикъ Яһудин “Атлы казаклар” романын беркайда да бастырып чыгарырга өлгерми – фронтка китеп һәлак була. Әлеге әсәр җитмеш җиде елдан соң “Казан утлары”нда басылып чыкты. (Авторның улы Марс Яһудинга кулъязманы саклап, журналга тәкъдим иткәне өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.) “Атлы казаклар” романы укучыларыбызны дөнья буйлап сибелгән татарларның казаклар сословиесендә дә булуы, аларның яшәү-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Марсель Галиевнең “Тимә, яшәсен!” романы, Фоат Садриевнең романга тиң “Кышкы яшен” повесте бүгенге көнебез, яшәешебезнең әхлакый кыйммәтләрен күтәреп чыга.

Әлеге романнар турында тәфсилләп язуыбыз шуның өчен ки: аларны, кичекмәстән рус һәм дөньяның башка телләренә тәрҗемә итеп, киң даирәләргә чыгарасы иде. Бу романнарның һәркайсы үсешкә исәп тоткан милли кино сәнгатебез өчен әзер сценарийлар да була ала.

Проза елы журналыбызда басылып чыккан 11 повесть, 42 хикәя, 50 очерк һәм фәнни мәкалә белән тагы да тулылана.

Декабрь аенда Татарстан Язучылар берлеге үткәргән “Әдәби ел йомгаклары” корылтаенда әдәби барышның торышы тулысынча “Казан утлары”нда дөнья күргән әсәрләргә нигезләп тикшерелүе безнең олпат журналыбызның, милли әдәбиятыбызның барышын төп оештыручы буларак, мөһимлеген тагын да раслады. Бу уртак хезмәтебез язучы-шагыйрьләребез, нәшриятчылар һәм, әлбәттә, укучыларыбызның бер әдәби кырда, уртак рухи дулкында булуын билгели.

Әйе, әйе, заманча әдәби барышны оештыруда әсәрләребезне укучылар язучы, ягъни безнең белән бер биеклектә тора бүген. Укучылар даирәсенең киңлеге-күләме язган иҗат җимешләребезнең сыйфатына бәйлелеген галимнәр белән бергә укучыларыбыз да билгели.

Әдәбиятның хөкемдарлары кемнәр, дигәндә, бер икеләнүсез – укучылар, дибез. 2017 елда басылып чыккан роман, повестьлар, пьесалар, шигырь-поэмалар журналыбызга язылучылар санын ел башыннан 5250гә кадәр үстерде. Бу соңгы ун елда югары күрсәткеч иде... Укучылар дигәннән – без аларның даирәсе мәктәп укытучылары, укучылары, ата-аналар икәнен дә беләбез, тоябыз. Соңгы ике елда гына да редакциябез хезмәткәрләре республикабызның йөзләрчә мәктәпләрендә очрашуларда катнашты һәм катнашабыз... Укучылар әдәби әсәрләрдә үзләрен, үз тиңнәрен күрергә тели. Бу да табигый. Бу да табигый сайланыш. Шуңа да “Казан утлары” үзендә укучылар өчен махсус яңа – “Каләм тибрәтүчеләр”, “Ак җилкән”, “Укытучы мөнбәре”, “Укучы сүзе”, “Хикәя яза аласыңмы”, “100нче бит”, “Яңа исемнәр” кебек рубрикалар ачты. Журналның өр-яңа сайты булдырылды һәм анда көн саен 1700-2000 укучы хәбәргә керә. Бер сүз белән әйткәндә, әдәби журналларның эчтәлеге милли мәгариф эшенә кайчандагыга караганда да ныграк җәлеп ителергә тиеш бүген. Шулай кирәклеген Тукаебыз әйткән, шуны бүгенге заман да таләп итә.

Хөрмәтле журнал укучыларыбыз!

Яңа 2018 елда журналыбыз битләрендә яңадан-яңа роман-повестьлар, поэмалар, хәтта шигъри романнар белән дә танышырсыз.

Яраткан әдипләребез, шагыйрьләребез сафына яшь талантларның кушылуына чиксез куанырсыз! Без исә сезнең белән Яңа елда да бергә булуыбыз белән чиксез бәхетле!

Тагын шуны да җиткерим әле: яңа елның тәүге басмасы минем баш мөхәррир буларак имзалаган соңгы нәшер саны булыр. Мин бу вазифамны бик тә яратып, җаваплылык тоеп башкарырга тырыштым. Журналның эшен оештыру, укучылар даирәсе белән элемтәләр булдыруда, авторларны “Казан утлары”бызга якынайту буенча ирешкән тыйнак кына нәтиҗәләребезгә дә ихластан куанам. Журналыбыз хезмәткәрләренә, редакция советы әгъзаләренә олы рәхмәтлемен!

Әлеге үзгәрешләр, шөкер, журнал редакциясенең эшчәнлегенә сәбәпле түгел. Алар фәкать минем шәхесемә карата булган мөнәсәбәткә бәйле... (Монысының инде әдәбиятка бернинди катнашы да юк.) Бу да, бездәгечә – “табигый”  күренеш...

 

...Шушы төндә зур җир шарын

Килә акка төрәсем.

Дөньяның бар халыкларын

Килә азат күрәсем.

 

Дулап торсын, бурап торсын,

Бер тынга да тынмасын.

Каралыгыннан арынсын

Илнең йорты-курасы.

 

Һәр Яңа ел өметләрнең

Яңарып туар чагы.

Күккә җитеп, балкып янсын

Өметләрнең учагы!

 

Даулап тусын, елап тусын,

Бер сүз әйтмә син аңа!

Тик сау-таза сабый гына

Елап туа дөньяга!..

 

Яңа елда безне тагын да зуррак эшләр көтә... Барчабызга иминлек телим! Уртак ватаныбызда татулыкта, хөрлектә яшик! Амин!