Уены-чыны бергә

 

Чир

(Бүредән сарык туамы?)

Ерак араны якын итеп килгән Уфа татары Мәскәүдә халык депутаты Зюгановны көч-хәл белән генә эзләп тапты. Беренче карашка кырыс күренгән Зюганов, «илдә бердән бер чын коммунист бит Сез», дигәч, мәктәп дәреслегеннән сеңеп калган тарихи үчен онытып, татарга елмаеп карады. Танышу, гадәттәгечә, киеренкелекне йомшартудан башланды.

– Адольф Хөҗҗәтович дисез инде... Исемегез кызык... Адольф татарча нәрсәне аңлата?

– Безнең татар яңгыравыклы исемнәр яратучан. Мин үскән авылда өч Рузвельт, ике Черчилль, тагын... Блюхер белән Макнамара ишле-сыңарлы иде. Ә минем исемгә килгәндә... Сталин белән Гитлер, бер-берсен котлап, телеграммалар алышкан көннәрдә туганмын мин. Сталинның якын дусты кебек зур кеше булып үссен дип, миңа Гитлер исемен кушканнар. Кем белгән бит аның киләчәктә дошман буласын...

– Алай икән... – Зюганов, ирен чите белән елмаеп, Адольф Хөҗҗәтовичка карады.

Төп мәсьәләгә күчтеләр. Зюгановның өстәленә бихисап белешмәләр өелде.

– Мин Сезгә зур гозер белән килдем бит әле, Геннадий Әндриеч. Ярдәм итегез, зинһар, күпмилләтле гаиләләргә берәр төрле льгота бардыр бит?!

Күпмилләтле гаилә дигәнне аңышмыйчарак торган Зюгановка Адольф Хөҗҗәтович төшендереп бирде:

– Уфада яшим мин. Хатыным татар, үзем дә татар идем элек. Ике кызымның берсе – татар, икенчесе башкорт булып туды...

– Икенче хатынга өйләндегезмени? – диде Зюганов.

– Юк ла, беренче бала тугач...

– Ә-ә-ә, димәк, хатыныгыз хыянәт итте... – дип сак кына сорады Зюганов.

– Хыянәт итеп кенә карасын, бәреп үтерәм бит мин аны! Гафу итегез, нервылар какшаган. Аңлагыз хәлемне, Геннадий Әндриеч, мин бит Башкортстанда яшим. Икенче балаңны башкорт дип яздырсаң, ике бүлмәле фатир бирәбез, диделәр дә... Булгач-булгач, өч бүлмәле булсын инде дип, үземне дә берочтан башкортка әйләндердем. Бүгенге көндә ике кызым да үсеп җиттеләр. Берсе чувашка, икенчесе удмуртка кияүгә чыкты. Өчәр бала таптылар. Балалары бер-бер артлы урыс булып тудылар, рәхмәт төшкере. Яһүд белән әрмән кушылса, шахматист дигән милләт туа, диләр бит әле, ә безнең татар... үзегез күрәсез, минем ике кызым гына да илгә алты урыс үстереп ята! Булачак сугышка бер взвод солдат бит ул! Тик торганда гына йөз кырык миллионга җитмәгән бит ул бөек урыс халкы. Аның санын безнең кебек фидакар татарлар үрчетешә. Моның өчен безгә льгота булырга тиештер бит?! Зинһар, дип сорыйм, күпмилләтле татарның хәлен аңласагыз иде. Карап-карап торам да, Геннадий Әндриеч, сез үзегез дә... Зюганов дигән фамилиягезне әйтәм. Кайчандыр дөрес әйтелеше Җиһанов булган инде аның. «Зюган» дигән сүз урыста юк бит, шулаймы? Шулай... Холкыгыз да татарныкы: коммунизмга ышанып йөрүегездән әйтәм.

«Булыр да... Урысның маңгаена чиртсәң, татар каны чәчрәп чыга, дип, Наполеон чукынчык белми әйтмәгәндер», дип пошаманга калды Зюганов. Әмма, тәҗрибәле коммунист буларак, эчендәге уен сиздермәскә өйрәнгән иде ул. «Кара син аны, үзе үтенеч белән килгән, үзе кинаяләп сөйләшкән була... Коммунизмга ышанам, имеш, татар хәтәр халык шул, инде бетә дигәндә дә яңадан калкып чыга, каһәр... империя тоткан халык шул», дип уйлады Зюганов һәм үзе дә кинаягә күчте:

– Мин шуны һич кенә дә аңлый алмыйм: табигатьтә бар да уйланылган югыйсә. Бүредән бүре туа, сарык тумый бит. Төлкедән – төлке, куяннан – куян. Хәтта күке булып күке дә теләсә нинди кош оясына күкәен салып китә, әмма аңардан барыбер күке чыга. Менә Сезнең карга оясында үскән күкенең карга булып кычкырганын күргәнегез бармы? Юк бит! Шулай булгач, Сез, татарлар, табигать законына каршы килеп, ничек алай җиңел генә төрле милләт кешесенә әверелә аласыз, ә?! Әллә соң бу социализм казанышымы? Чөнки капиталистик илләрдә яшәүче татарларның үз милләтен саф килеш сакланганын яхшы беләм мин. Болай булмый, генетик яктан тикшертергә кирәк сезнең халыкны! Берәр төрле чир-зәхмәт түгел микән бу? Чирегезне без – урысларга йоктыра күрмәгез тагын. Мисалга алыйк: урыс татар кызына өйләнде дә, балалары татар булып туды ди. Күз алдына китереп булмый бит моны. Гаиләгездә ничә милләт вәкиле, дидегез әле?

– Тә-әк, хатыным белән бер кызым татар, үзем башта татар идем, хәзер башкортның халык санына керәм, икенче кызым башкорт, тә-әк, ире чуваш, балалары урыс, тагын... удмурт кияү...

– Ярый, ярый... ярдәм итүләрен сорап, мин биш республикага хат язармын, ничек дидегез әле, күпмилләтле татар, дидегезме? Кызык... – дип, Зюганов алтын очлы каләмен кулына алды.

Күп кирәкмени, ике чабата бер кием, дигән татарга. «Түшеңә медаль тагабыз, «ням-ням» кабиләсенә күчәсеңме?» – дисәләр, «Юк, кирәкми!» – дип каршы төшмәс иде Адольф Хөҗҗәтович. «Мин – грузин!», «Мин – латыш!» дип, күкрәк суга торган кире беткән милләттән түгел ич ул. Андый чакта татар юаш кына сорап куя:

– Медальне хәзер үк тагасызмы, әллә «ням-ням» булгачмы?..

 

Акча кемгә кирәк?

Камил Кәримовның сигез йөз дә кырык мең тиражлы “Чаян” журналында эшләгән чагы. Җаваплы секретарь буларак, гонорар язу көне җиткәч, аның кабинетыннан журнал хезмәткәрләре өзелми. Берәү дә: “Миңа гонорарны бигрәк күп язгансың”, – дип керми, әлбәттә. Танылган рәссам Леонид Елькович та, йомшак кына басып, бусагадан уза.

– Бу санга кергән рәсемнәрне өч тапкыр күчереп ясадым, ике-өч тәңкәгә арттыра алмассызмы, Камил Адгамович, – дип үтенечен белдерә.

– Эчмисез, тартмыйсыз, Леонид Яковлевич, нәрсәгә сезгә акча?! Сиксәнгә җитеп килгәндә, хатын-кыз да кирәк түгел инде сезгә...

– Хатын-кыз мәсьәләсендә алай кистереп әйтмә, – ди Леонид Елькович, бармагын чөеп, яһүдләрчә мут карашын төбәп, – менә сез күз алдына китерегез әле, Камил Адгамович, хатын-кыз белән якынлык кылганнан соң, карават кырыенарак шуышып, түшәмгә карап, бөтен нәрсәгә битараф булып, хәлсез рәхәтлектә чалкан яткалыйсыздыр бит?.. – Камилнең күзләрендә тояклар уйный башлавын күреп, ул өстәп куя: менә мин унбиш ел инде гел шундый халәттә яшим, – ди ул.

 

Кайчан бәреләчәк?

Бер төркем язучы кавеме, Ркаил Зәйдулланың тәмәке тартканына төтендәш булып, гәпләшеп тора.

– Ишеттегезме әле, безнең галактика, коточкыч зур тизлек белән очып барып, Андромеда галактикасына килеп бәреләчәк икән, – ди Рамил Ханнанов.

Моны ишеткәч, Ркаил Зәйдулла иреннәре арасыннан ялкау гына чыгып килгән төтен боҗрасын селтәп төшерә дә тел очыннан сүгенеп куя:

– Блин... Мин йорт төзергә тотынгач кына!

Аннары, бөтен гаеп синдә, дигән сыман, Рамилгә өнәмичә генә карап:

– Синеңчә, кайчан килеп бәреләчәк инде?

– Минемчә түгел, галимнәр әйтүенчә – дүрт миллиард елдан соң.

Ркаил Зәйдулла шаркылдамыйча гына көлеп куя:

– Алай булгач, төзеп өлгертәм икән әле...

 

***

– Мин яшьтән үк астрономия белән кызыксына идем, – дип, Рамил Ханнанов тагын ниндидер шөбһәле хәбәр әйтергә җыена. Шулчак Ләбиб Лерон:

– Без яшьлектә астрономия белән түгел, күбрәк гастрономия белән кызыксына идек шул. Кайчан ачыла, кайчан сатыла башлый...

Реклама