Туган җирдә – канатлылар...

 

Очерк

Туган җирдә – канатлылар.

Туган җирдә – без тамырлы.

Яшәтүче, яшәртүче,

Саклаучылар без авылны!

(Ф.Дәүләтбаев)

 

Безнең буын кешесе элекке чорның кай якларын сагынып искә ала дисезме? – Якты хыяллар, өмет, матур эшләр һәм матур кешеләр турында күп сөйләнелә иде. Ә бит бүген дә янәшәбездә яхшы кешеләр, яхшы гамәлләр бихисап. Аларны күрә һәм башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белергә генә кирәк.

– Исәнмесез!

– Әссәламегаләйкүм! – дигән җавап алгач, миңа чын-чынлап уңайсыз булып китте. Үземнән яшь, өстәвенә җитәкче кешедән шундый сәламләшү сүзен ишетү гаҗәпләндерде дә, шул ук вакытта кызыксыну да уятты...

“Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Гаяз улы Фәтхиев хакында язарга дип кулыма каләм алгач, уйларым белән яшьлек елларымнан урап килдем... Усы авылыннан без, ике кыз, ике егет, Пучы урта мәктәбенә йөреп белем алдык. Юлыбыз Әнәк авылы яныннан үтә. Ул чорда әллә ни күзгә бәрелеп торган йортлары да, игътибарны җәлеп итәрдәй урамы да юк иде. Ә бүгенге Әнәк әллә каян балкып, үзенә тартып тора. Мәскәү-Уфа юлы аша узган кеше матур итеп язылган юлкүрсәткечне игътибарсыз калмыйдыр. Әнәк, дигәч, күбесе, “беләбез, Шәймиев туган авыл”, диләр. Асфальт юл түшәлгән урамның ике ягында мәһабәт йортлар тезелеп киткән. Ай саен диярлек яңа нигез барлыкка килә, яңа йортлар калкып чыга. Мәчете, Шәрип Шәймиев музее, кибетләре, җәмәгать үзәге күпләрне үзенә тарта.

Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе иясе Фарис Гаяз улы Фәтхиевның “Әнәк” агрофирмасын җитәкләвенә ун ел тулган. Районда һәм республикада зур уңышлары белән танылган җитәкченең үткәненә – балачагына кайтып килик әле. Чөнки кем генә булмасын, тормыш юлын нинди генә сукмаклардан түшәмәсен, аның юл башы, киләчәгенең нигез ташы балачактан башлана.

Аның кендек каны тамган җире – Актаныш районының Иске Җияш авылы. 1960 елның 13 октябрендә Гаяз Фәтхетдин улы һәм Гөлфинә Сәгадәтулла кызы гаиләсендә беренче бала – малай дөньяга килә. Аңа Фарис дип исем кушалар. Фарис – гарәпчәдән “рыцарь, егет, фидакарь хезмәт итүче” дигәнне аңлата. Чынбарлыкта да бу шәхес үз исеменең мәгънәсенә лаек. Ике энесе һәм ике сеңлесенә – абый, киләчәктә исә барысына үрнәк һәм терәк булачак әле ул бала! Әтисе – районның алдынгы умартачысы, колхозның 130-160 баш умартасын карый. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эштә булган әти-әнисенә ярдәм итәргә, ярый әле, күршедә якын әбисе – әтисенең әнисе Шәмсенур бар. Сугышта һәлак булган ирен теленнән төшерми ул, аны бик сагына. Олы яшьтә булса да, әбисенең өе һәрвакыт чиста, җылы. Ап-ак итеп агартылган мич, тимер караватка өеп куелган чигүле мендәрләр, сап-сары итеп юылган идән такталары – и ул чорның ак күңелле, тырыш, чиста, пөхтә әбекәйләре... Үз янына кунарга кергән оныкларын тәм-том белән сыйларга дигәндә, кулларыннан гөл коела инде. Пешергән коймак-көлчәләр, кыстыбыйларының тәмен бүген дә онытырлык түгел. Ә инде мөнәҗәтләр, бәетләр әйтә башласа, бөтенләй үзгәрә ул. Берсен әбисе бигрәкләр дә өзелеп көйли:

 

Күгәрченем, син гөрлисең, хәлләремне белмисең,

Моңлы итеп син гөрлисең, мин елыймын, күрмисең.

 

Үзенең күзеннән яшь тәгәри. Фарис, әбисенең ни өчен елаганын аңлап бетермәсә дә, куллары белән муеныннан кочып, аны юатырга тырыша. Ул арада Шәмсенур карчык күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп ала да мөнәҗәтләрнең икенче төрлесенә күчә.

 

Инандым мин Аллага,

Алланың барлыгына,

Алланың берлегенә,

Бердер Аллаһым бәнем.

 

Бу сүзләрне көйләгәндә, әбисе тавышын әкренәйтә, йөзләре нурланып китә. Шул рәвешчә, үзе дә сизмәстән, оныгы күңеленә иман нуры, нечкә күңеллелек, шәфкатьлелек орлыклары сибеп калдыра ул.

...Ә бит тормышта күңелгә шундый орлык салган затлар байтак булды. Күр инде, Иске Җияш башлангыч мәктәбендә укыганда ук саннарга мәхәббәт уяткан Хәкимә, Теләкәй сигезьеллык мәктәбендәге Миләүшә апасын шундый затларга кертмәслекмени?! Укытучы апасы математикадан ярыштыра-ярыштыра мәсьәлә чиштерә. Ул арада иң җитез укучысы булган Фарис белән шахмат уйнарга да өлгерәләр. Шахмат фигураларын тезгәндә, укытучының күңелендә нинди генә уйлар бөреләнмәгәндер: “Тормыш ул үзе шахмат уены кебек, агы да, карасы да бар. Менә бу ат – җигелеп эшләүне ярата, пешка булырга ярамый, филләрнең таптап китүе бар; король икәнсең – үз дәрәҗәңне бел, ләкин үзеңне генә кайгыртма, башкалар турында да уйла...” Фарисның төп сыйфаты – бал кортыдай тырышлык, хезмәт сөючәнлек балачактан тәрбияләнә. Буш вакыт дигәне кечкенәдән үк бик әз эләгә аңа. Иртә таңнан колхоз умарталыгына чыгып киткән әтисе ихатадагы умарталарны карауны олы улы Фариска ышанып калдыра. Кайсы умартага игътибар итәргә, нишләргә кирәклеген өйрәтә. Бал суырту да, аны сату да, алтынчы классларда укыганда ук, малай җилкәсенә төшә. Балның ничек барлыкка килгәнен, ни өчен бәләкәй кашыкның “бал кашыгы” дип аталганын бик иртә төшенә ул. Фарис бер елны мең сумлык бал сата, әтисе киңәше буенча, ул акчаны кассага салып куя. Көненә 20ләп корт чакса да, зарланмый үзе. Арттырып әйтү түгел, чөнки беркөнне иренмичә юри саный аларны! Фарис кортларга яшәү чыганагы, гаилә бюджетының кереме итеп карый. Әнә шул вакыттан ук булачак җитәкченең хезмәткә мөнәсәбәтенә, исәп-хисапка төгәллегенә, тырышлыгына хәйран каласың.

Әнисе Гөлфинәгә ике гектар чөгендер бүлеп бирелгән. Һәр авыл хатын-кызының, бала-чагасының җәе үтә торган урын иде ул – чөгендер басуы. Галәмгә ракеталар очырылса да, кулларда һаман борынгы заман кешесе уйлап тапкан китмән шул. Иптәш малайлары Шәбез елгасында көнозын су коенганда, майка белән балык сөзгәндә, Фарис әнисе белән чөгендер басуында “кызына”. Хезмәтне яратуга, ялкауланмаска этәрә торган эшләр күп инде ул авылда, файдалана гына белергә кирәк. Җитәкченең бу мәсьәләгә үз карашы бар. Ул болай ди: “Ялкаулыкны җенем сөйми. Ялкау балалар үзләреннән-үзләре генә килеп чыкмый. Аларны әти-әниләре шулай итеп үстерә. Кич сәгать унда чыгып китәләр, иртән өчтә-дүрттә кайталар, көндезге уникегә кадәр йоклыйлар. “Йокласын, соң кайтты”, диләр. Эшкә өйрәтмиләр. Соңыннан барысына да кыенга туры килә. Ялкау һәрвакыт: “Бир! Бирегез!” – дип кычкырып тора. Биргәндә: “Яратам”, – ди. Бирмәсәң, кечерәк чагында китереп сугарга да мөмкин. Әти-әни аның кубызына бии. Тормышыбыздагы бөтен начарлыкның, җинаятьләрнең башы – эш сөймәүдә”.

Теләкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Фарис Иске Кормаш урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган, пөхтә, тәртипле, математиканы су урынына эчкән егетне мөгаллимнәре укытучы булырга үгетлиләр. Фарис: “Юк, миннән укытучы чыкмый”, – дип, остазларының тәкъдимен кире кага. Инженер-механик булырга хыялланган егетне әтисе дә, “Маяк” колхозы рәисе Мирзәриф Шәйхразиев та икътисадчы булырга өндиләр. Фарис әтисенең теләгенә каршы килми, өстәвенә колхоз рәисе дә, “булышырмын”, дип тора. Документлар Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына тапшырыла. Ләкин конкурс зур булу сәбәпле, егеткә студент шулпасы чөмерү бәхете елмаймый.

Хезмәт сөйгән егет аптырап, каңгырап йөрми, авылга кайтып, терлек азыгы хәзерләү цехында эшли башлый. 120 сум хезмәт хакы ул чор өчен бик югары була. Фарис икенче елны Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының техник-планлаштыручылар әзерләү бүлегенә укырга керә. Бер ел укыгач, армия сафларына алынып, Оренбургта хезмәт итә. Кайткач, укуын тәмамлый. Армиядә Нурлат районы Зирекле авылы егете Әлфис белән дуслаша. Шул дуслык бүгенге көнгә кадәр сузыла. Ә Лаешта укыганда исә ул булачак хатынын – Гөлфия Рәхимҗан кызын очрата. Ике арада кабынган мәхәббәт очкынын аеры үткән еллар да, озын юллар да сүндерә алмый. Яшьләрнең берсен – Гөлфияне Свердловск өлкәсе Сосьвин районына юллама нигезендә эшкә җибәрәләр. Нинди урынга әле – каты режимлы колониянең ярдәмче хуҗалыгына! Соңрак өлкән икътисадчы итеп билгелиләр. Туган яклардан еракта яшәсә дә, адәм баласы күп нәрсәгә түзә, әмма сагыну хисләре күзләрдән моң булып түгелә. Кедр чикләвекләре, тайга җиләк-җимешләре мул булса да, үзебездә үскәненә җитәме соң?! Алардан битәр, сөйгән ярыннан аерган чакрымнар да үзәкне өзә. Сак белән Сок кебек үткән гомер йөрәкне әрнетә.

Фарис Гаяз улына Владивостокка юллама бирелә. “Җир читенә китеп бару” дигәннәре шул була, күрәсең. Иске Җияш егетен шунда җибәрмәсәләр, ул якларда кеше беткәнме? Һәркем үз ягында кирәгрәк. Кошлар да бит туган якта гына оя кора, бала үстерә.

...Кулларына икешәр чемодан тоткан Фарис белән Әлфисне Уфа аэропорты колач җәеп каршы алмый, билетлар булмый. Аэропорт залы халык белән шыгрым тулы. Ике тәүлек айларга тиң булып уза, оча алмый дуслар. Шулвакыт аларга бер хәрби кеше ярдәмгә килә. “Егетләр, әйдәгез, безнең белән Новосибирскига очыгыз, безнең самолёт буш, иртәгә Владивостокка очарсыз”, – ди ул. Фарис белән Әлфис бу тәкъдимне сөенеп кабул итәләр.

Кеше мыжлап торган Уфа аэропортыннан соң Новосибирск аларны ярымбуш вокзалы белән каршылый. Егетләр, булган бөтен байлыклары салынган чемоданнарын яннарына куеп, йокларга яталар. Кичтән ничек ятсалар, иртән шулай уяналар. Икесенең дә башында бер уй: “Чемоданнар!” Ярый әле Аллаһы Тәгалә яман кешеләр белән очраштырмаган. Әйберләренең югалмавына сөенеп, эчләренә җылы йөгергән егетләр вокзалда юынып, капкалап алгач, Владивостокка очалар. Беренче каршылык әнә шулай җиңелә.

Юллама буенча килгән егетләрне партоешма секретаре кабул итә. Әлфис якындарак авылга эшкә билгеләнә. Фарис Владивостоктан 170 чакрым ераклыктагы посёлок тибындагы хуҗалыкка җибәрелә, тик икътисадчы урыны буш булмый. Аңа яшелчәчелектә икътисадчы-реализатор урынын тәкъдим итәләр, ә егетнең белеме – техник-планлаштыручы. Бу эш – аныкы түгел, югары хезмәт хакы да, тору урыны булу да кызыктырмый аны. Егет монда калмаячак, бу – аның ныклы карары. Ничек кирәк-алай, директордан “вакансия юк” дигән белешмә алып, Фарис кире кайтып китә. Күңел ятмаган эш, җиде ятлар арасында калу ялгыш булыр иде. Туган җир – үзенең хуҗасын, Гөлфиясе сөйгән ярын әнә шулай яннарына тартып кайтара.

...Тук, тук, тук... Поезд тәгәрмәчләре “юк, юк, юк”, дип тәгәрәмәсәләр дә, “кукурузник” самолёты район үзәгендәге аэропортка китереп төшерсә дә, бу юлы Екатеринбург якларында Гөлфиясе белән күрешә алмый егет. Кыз янына барып җитү өчен, тагын 120 чакрым юл үтәргә кирәк икән. Анысы да елга буйлап. Ярдәм итәргә атлыгып торучылар табылмый. Рация аша сөйләшү дә сагынуны басарлык булмый. Хәер, алай дисәң, алар бер-берсенең сүзләрен аңламасалар да, күңел җылысын тоеп калалар. Бары тик Октябрь бәйрәменнән соң гына Бигеш аэропортында очрашу насыйп була үзләренә. Ул вакытта Фарис Гаяз улы “Нур Баян” колхозында экономист булып эшли. Яшьләр Иске Теләкәй авыл советына барып, паспортларына язылышу турында штамп куйдыралар. Бәхетле Гөлфиясе эш урынына кайтып, үзен эштән бушатуларын сорый. Хәзер инде каршы килә алмыйлар! Бөтен бюрократик киртәләрне үтеп, бер-берсен яраткан, тугрылык саклаган ике яшь йөрәк 1984 елның 19 ноябрендә кавыша. Шул көннән башлап, иңгә-иң торып, бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны җиңә-җиңә, максатларга ирешеп, туган җир җылысын тоеп яши һәм эшли алар.

Сүз дә юк, туган якка кайткач та, Фариска ярдәм кулы сузучы, туры юлны күрсәтүче кеше кирәк була. Актаныш районының баш икътисадчысы Садә Вафовна “Нур Баян” колхозында эш тәкъдим итә. Егет колхозның баш икътисадчысы Зөһрә Галиева-Мәҗитованың ярдәмчесе булып эшкә урнаша, үз белгечлеге буенча югары белем алуга ирешә. Колхоз рәисе Әхмәев Таһир Зиннур улы белән колхозчыларга хезмәт хакларын түләү буенча “әз чәкәләшми” алар. Ә бүген очрашсалар, “ничек эшләдек бит”, дип дусларча елмаеп искә төшерәләр. Шушы урында Зөһрә Мәҗитованың фикерләрен китерү урынлы булыр: “Фарис, ипле гаиләдә үскән егет буларак, үзен тыйнак, төпле фикерле хезмәткәр итеп күрсәтте. Галим-бакчачы Фарсель Зыятдинов “Нур Баян” колхозында гаилә подрядлары оештырган иде. Мин кияүгә чыгып, Качкынга күчкәч, Фарис баш икътисадчы булып калды. Кабат Пучыга кайтуыбызга да ул сәбәпче булды, йорт салганда да зур ярдәм күрсәтте. Фариска мең рәхмәтлебез”.

1985-1995 елларда баш икътисадчы “камытын” киеп, җигелеп тарта Фәтхиев. Ул арада колхоз рәисе дә алышына. Фарис Гаяз улын да баш икътисадчы вазифасыннан азат итәләр, икенче бригадага бригадир итеп билгелиләр:

– Бу – минем өчен Аллаһы Тәгалә биргән эш иде. Коллектив белән эшләүгә, кешеләрне белүгә, танырга өйрәнүдә зур этәргеч булды. Әз генә эшләсәм дә, безнең бригада районда икенче урынны алды.

Ф.Г.Фәтхиевне кабаттан саннар дөньясына – баш бухгалтер эшенә чакыралар. Ун ел баш хисапчы йөген тартканнан соң, аның оештыру сәләтен истә тотып, “Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы” ААҖнә директор итеп куялар. Ике елдан артык кына хезмәт куйса да, завод алдынгылар сафына чыга.

1995 елда “Нур Баян” колхозы белән Шәрип Шәймиевнең оныгы – Әнәктә туып-үскән Илшат Шәех улы Фәрдиев җитәкчелек итә башлый. 2001 елны аның инициативасы белән “Әнәк” хуҗалыгы төзелә, аны Тимерҗан Сәлимҗан улы Әхмәдишин җитәкли, баш хисапчы Гөлфия Рәхимҗан кызы Фәтхиева була. Ни сәбәпледер, 2007 елда хуҗалыкның эшләре кирегә тәгәри башлый. Җитәкчене алыштыру кирәклеге мәсьәләсе алга килеп баса. СОМда эшләрен җайга салган Фарис Фәтхиевне “Әнәк” ҖЧҖкә директор итеп күчерәләр.

– “Нур Баян” хуҗалыгыннан аерылу хакындагы җыелыш Әнәкнең машина-трактор паркында булды. Механизаторлар хуплап каршы алсалар да, “аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” килеп чыкмасмы кебек шикләрен дә белдерделәр. Берничә техника, лизингка алган трактор, Айман, Әнәк җирләре – бар байлык шул. Чәчүгә чыктык, кырдагыларны ашатырга кирәк. Ашханә юк, ашатырга юк, савыт-саба юк. Кыскасы, юктан күп нәрсә юк... Илшат Шәехович хәлебез белән һәрвакыт кызыксынып торды. Ашлама, ягулык, орлык алырга ул ярдәм итте. Иң соңгы булып чәчүне тәмамласак та, үзебез канәгать калдык. Ашханә мәсьәләсен дә хәл иттем. Сатарга куйган иске йортым бар иде, шуннан ашханә ясадык, ике ел шунда тукландылар. Беренче елны ук тиешле игеннәрне яхшы тәрбия кылып, иң югары уңыш алдык. Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдиме белән, финанс хәле начар булган авыллар “Әнәк” агрофирмасына кушылды. Бүген безгә 17 авыл керә, – ди Фарис Гаяз улы, сүзләрен бер җепкә тезеп. – Проблемалар да күп булды, аларны уңай хәл итүдә Илшат Шәеховичның һәм Альберт Фәндүсович Мостафиннарның, инвестицияләрнең ярдәме тиде. Аннан соң Аллаһы Тәгалә безгә бик булышты. Бар эшеңне “бисмилла” әйтеп башласаң, Аллаһка тапшырсаң, кеше башкара алмаслык эш юк. Коръәндә дә әйтелгән бит: “Мин бәндәләргә эшне авырлатмыйм”. Габдулла Тукай да: “Таян Аллага”, дип язган. Үзебезнең Актаныш егете Фәнәвис абый Дәүләтбаев шигырьләрен яратам мин. “Син Аллага сәҗдә кылып, / каршыла һәрбер таңны. / Аллаһыга табынып яшәү / бизи ул мөселманны”, дигән шигырь юлларын күңелемдә йөртәм. Әбиемнең мөнәҗәтләре дә онытылмаган. СОМда эшләгәндә үк, дингә тартыла башлаган идем. Хәләл ризык әзерләүгә өстенлек бирергә тырыштым. Чынлап торып дин юлына кереп китүемә Марсель абый Шәйхразиев этәргеч бирде. Үзебезнең Әнәк мәчетендә Инсаф хәзрәт тә бик күпләрне дингә тартты. Тәмәке тарту, аракы эчү дигән әйбер күпләр өчен ят нәрсәгә әверелде. Белгечләрне “ураза гаете алдыннан фитыр сәдакаларыгызны жәлләмәгез, мохтаҗларга бирегез, гаеткә барыгыз”, дип вәгазьлим. Бисмилла әйтеп, Аллаһ исеме белән башланган эш бәрәкәт китерә ул, – дип фикерен йомгаклады Фарис.

 

***

Агрофирма да заман белән бер адымда атлый. Күп илләрдә булу, андагы яңалыкларны үзебезгә кертүнең нәтиҗәсе дә югары. Германия, Нидерландия, Төркия, Гарәп Әмирлеге, Франция, Таиланд, Латвия, Венгрия, Белоруссия, Финляндия... Фарис Гаяз улы Россиянең күп төбәкләрендә хезмәт куючы, үзе кебек кызыксынучан коллегалары белән даими аралашып яши. Краснодар крае, Белгород, Киров өлкәләрендә ул еш була. Җитәкче үзе генә түгел, баш белгечләр дә сәфәргә йөреп тора. Максатлары – агрофирма өчен файдалы булырга мөмкин һәр яңалыкны эләктереп кайтып, практикага кертү. Игенчелек, терлекчелек өлкәсендәге уңышлар турында да горурланып сөйләрлек. Ә аның артында җитәкченең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыклары ята бит! Агрофирманың баш агрономы, үзебезнең элекке укучыбыз Заманов Айзат Мөнир улына “уңышларның сере нәрсәдә?” дигән сорауны биргәч, ул: “Бездә һәркем үз эше, үз технологиясе өчен җаваплы. Орлыкка, ашламага, агу-химикатларга Фарис Гаязович акча кызганмый. Гомумән, мондый җитәкче белән эшләп, уңышларга ирешми мөмкин түгел. Бер кешегә каты бәрелмәс. Гозер белән керсәң, кире борып чыгармас. Йорт җиткергәндә дә ярдәме бик тиде, төзелеш материаллары алып кайтырга техникасын бирде. Бергәләп мәчеткә йөрдек. Күбебезнең дин юлына кереп китүенә дә җитәкчебез һәм Инсаф хәзрәт сәбәпче булды. Намаз уку, ураза тоту – күбебез өчен хас”, – дип телгә ала.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле: агрофирманың алдынгылары арасында үзебезнең Качкын мәктәбен тәмамлаган укучыларның исемнәрен ишетү күңелдә, Сибгат Хәким язганча, “бер горурлык хисе уятты”. Тракторчы Марат Хәйретдинов, комбайнчы Алмарис Шәрәфиев, шофёр Данил Хәсәнов... Димәк, безнең – укытучыларның да хезмәте бушка китмәгән!

Илебездә үзгәртеп корулар башлангач, колхозлар таралды, ферма, амбар каралтылары күп авылларда таланып бетте. Кайчандыр гөрләп торган фермалар булганлыгын искәртеп, күңелгә шом салып, таш баганалар гына утыра, тирес өемнәре өстендә алабута үзенең бердәнбер хуҗа икәнлеген искәртә. Ә “Әнәк” агрофирмасына кергән авылларда алай түгел, киресенчә, яңалары төзелә. Машина-трактор паркларын да баетып, яңартып торалар. Пучы-Актаныш юлы буеннан үткәндә, түбәләре кояшта ялтыраган корылмаларны да күпләрнең күргәне бардыр. 2013 елда төзелә башлап, ел ярым эчендә сафка бастырылган тавык фермасы ул. Әллә кайлардан килеп хезмәт куялар монда. Алар өчен 15 йорт төзелгән, 13ендә инде яшиләр. Тагын сигез йорт төзиячәкләр, кем Әнәктә эшли – шуларга тәгаенләнгән. Шулай була күрсен, гөрләп өй туйлары үткәрелсен.

Хуҗалыкны алга җибәрим дисәң – иң элек исәп-хисап дөрес алып барылырга тиеш, дип саный Фарис Гаяз улы. Агрофирманың баш хисапчысы булып 2008 елдан Гөлфия Рәхимҗан кызы Фәтхиева эшли. Күп бүләкләр иясе булган баш хисапчыга 2016 елда “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исеме бирелә.

“Барысын да кадрлар хәл итә” дигән шигарьнең эчтәлеге бүген дә актуаль яңгырый.

– Кадрларны алмаштырмыйм, аларга иркенлек бирәм, мин аларга ышанам. Эшләү, җитештерү – сездән, миннән – ярдәм, дим. Бар нәрсәдә хисап булырга, һәр кеше, һәр белгеч үз эшенә җаваплы карарга тиеш. Техниканы сатып алып була, ремонтлап була, ә менә намуслы, тәҗрибәле белгечләрне табу күпкә авыррак, – дип фикерләре белән уртаклашты берничә тапкыр “Алтын йөрәкле кеше” исеменә ия булган, ТРның атказанган икътисадчысы, агрофирма директоры Фарис Фәтхиев. – Без Шәрип Шәймиев һәм Минтимер Шәрипович ничек эшләгән булса, шул кыйбланы саклыйбыз. Агрофирма акча эшләү өчен генә төзелмәде. Әнәк – әнәклеләр өчен булсын, кешеләр эшле һәм ашлы булсын, яшьләр бәхетне читтән эзләмәсен, дибез. Минтимер Шәрипович та безнең һәр эшебез белән кызыксынып тора, аның киңәшләре алга барырга рухландыра.

Фарис Гаяз улы хатыны Гөлфия ханым белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлар энергетика институтын тәмамлаган; Зилә декрет ялында; уллары Нияз белән кызлары Алсу, кияүләре дә шушында ук хезмәт куялар.

 

***

Бу урында мин, Фарис әфәнде белән барган әңгәмәбез вакытында яңгыраган кайбер сорау-җавапларны бернинди шәрехләүсез тәкъдим итсәм, язмам герое укучы өчен тагын да тулырак ачылыр дип уйлыйм. Чөнки ихластан яңгыраган җавапларда – аның тормыш кыйбласы, күңел сафлыгы, башкалар өчен үрнәге.

– Фарис әфәнде, күп җитәкчеләр ауга, балыкка йөрүне хуп күрә. Сез үзегез ялыгызны ничек уздырасыз?

– Минем өчен иң яхшы ял – ул намаз. Коръән ашларына барып, вәгазь тыңлау. Ауга йөрүне күңелем бөтенләй кабул итми. Кайлардан очып кайткан кыр казларын, парыннан аерып, атып алалар. Шуның итен ничек ашамак кирәк? Исән калганының рәнҗешеннән дә курыкмыйлар.

– Күпләр, авылда канат чыгарып, шәһәргә оча, тагы да югарырак биеклеккә күтәрелә. Сезнең андый ниятегез юкмы?

– Һич тә уйлаганым юк. Әгәр теләсәм, андый мөмкинлекләр бар иде. Мин – бөтен җаным-тәнем, рухым белән авылныкы. Авылны яраттым һәм яратам. Гомерем барында туган җиремне, авылны саклау өчен бөтен көчемне куярмын.

Авылны чын күңелдән яраткан, шул мәхәббәтенә тугры калганнар гына: “И авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш”, дип әйтә аладыр шул...

 

Реклама