Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар кыйтгасының сагында

 

Халкым мәрҗәне

       ... Шиһабеддинебез бар иде. Кадер вә кыйммәтен белү            

аның өчен түгел, безнең өчен горурлык...

И.Гаспринский.«Тәрҗеман», 1889.

 

Кадер киче кемгә хәер-хаклы,

Кемгә чалма — милли горурлык?

Заманына күрә, бер Мәрҗани

Ничә «Мин»гә бүген торырлык!

 

Нахак, гайбәтләрдән сыену тапкан

Тәкъвалык һәм гыйлем юлында.

Хәкиме дә, гадел хөкеме дә —

Коръән Кәрим булган кулында.

 

Һәр адымда аңа сиздергәннәр

Үз кардәшен — кардәш сатарын...

Милләт мәрҗәненә — Мәрҗанигә

Кадер күрсәткәнме татарым?

 

Карун Ибрай1 кебек кара байлар

Аермаган яхшы-яманны:

Мәдрәсәсен химаядән өзгән,

Хур итәм дип Шиһаб имамны,

Милләт бизмәнендәүлчәмичә

Шәкертләргә салган зыянны.

 

Үз чорының галим вә хадиме

(Андый затлар тансык бүген дә),

Элгәр тарихыбыз йолдызларын

Балкыткан ул дөнья күгендә.

 

Тәкъвалылар таный Мәрҗанидә

Курсавиның алмаш-варисын.

Рухи иңдәш булып ачкан алар

Татарымның яңа тарихын.

 

Милләтемә Ислам нуры иңгән

Галәм гөмбәзеннән яңача.

(Алга алып беркем сансынмаган

Татар исемен әле аңарчы).

 

Чит мәмләкәт, ерак кыйтгаларда

Таныткан ул татар дөньясын.

Мәчетенең ае нурын җуймас,

Нинди җилгә заман куймасын.

 

Хәзрәтебез рухы тора кебек

Татар кыйтгасының сагында.

Ул утырткан гыйрфан орлыклары

Яшәр, яшьнәр милләт багында.

 

Дин галәме... Күге — Ай әләмле,

Дәһриләргә2 урын юк анда...

Ислам нуры иңмәс яманга.

Халкың нинди — хакың шундый, диеп,

Әйттерәсе килми һаман да;

Мәргәне дә җитә, мәрҗәне дә,

Бер Мәрҗани җитми заманга!

 

 

1 Казан байларыннан Озын Ибрай буларак танылган Ибраһим Юнысов күз алдында тотыла.

2Дәһри – динсез, Алласыз.

 

      Сабыр ит

Мендем дә гомернең үренә,

Төбәлдем хәтернең түренә.

Еракта – чигүле болыным,

Балачак – тиктормас колыным,

Уйнаклап-уйнаклап томанга күмелә.

 

Кашыма куеп мин кулымны,

Күзләдем кичәге юлымны.

Кайда сез, чакмадай чакларым,

Яшьлегем – йөгәнсез чаптарым,

Яшендәй, яшендәй, рәшәгә томылды.

 

Бер матур җыр кебек юл башым,

Сәламли бүгенге кояшым.

Көмештәй ак яллы ат кынам,

Кешнәмә, көт мине чак кына,

Сабыр ит, сабыр ит, иң тугры юлдашым.

 

Әремле гамь

Яшь әремнәр, уйдык-уйдык булып,

Ызан буйларына тезелгән.

Сәлам биреп кенә китим дисәм,

Кочып алды алар теземнән.

 

Иелдем дә шул чак, әсәрләнеп,

Әремнәрне алдым кочакка.

Әрем исләренең хисләремә

Иш килгәнен тойдым шул чакта.

 

И әремнәр – туган нигез гаме!

Тыйнак та сез, әрсез-ярсу да...

Елыйсылар килә үкси-үкси,

Тезләнепләр сезнең каршыда.

 

Иләсләнгән җанны гаепләмим –

Озын кышлар аны тилмертте.

Сыешалмый дөньям бер йөрәккә –

Әрем исе мине тилертте.

 

Учма-учма булып яшь әремнәр

Сибелгәннәр ызан буена.

Нәүмизәләнеп әзерләнгән кебек

Аллы-гөлле чәчәк туена.

 

Янәшәдә әрем үскәнгәме,

Көяз балкып гөлләр очына...

Бәхеткә дә кайчак, кадерен бел дип,

Әрем керә сыңар уч кына.

 

Килен-сеңелкәш

Килен кайнана туфрагыннан ярала.

                             Халык әйтеме.

Кайттым әле… кайттым гүя кыз чагыма,

Аһ иттем дә, ишегалдын тутырып элгән,

Җилкән сыман киерелгән керләр күреп.

Әни, әни! Ник көтмәгән мин кайтканны?!

Кай арада керен элгән, кай арада киткән кереп.

 

Әнә генә  кызыл эчле кәвешләрен

Салып куйган гәрәбәдәй баскычына,

Ашыга- ашыга: берсе – монда, берсе – анда...

Вак ком белән ышкый-ышкый идән юган,

Көтүгәчә өлгерим, дип, иртә таңда.

 

Саф керләрнең иснәп туймыйм хуш исләрен –

Әни җаным чишмәләрдә чайкагандыр,

Айкалгандыр җанкайлары бер тулышып.

Җил хисе дә, җәй төсе дә җилфердәшә керләрендә,

Туган авыл, болын яме, җир сулышы.

 

Сискәндем дә айнып киттем уйларымнан,

Дөньялыкка кире кайттым… кинәт  дәшкән

Тавышка мин. Ә каршымда – әни түгел...

Киленебез.  Мәрхүмәкәй кайнанасы туфрагыннан

Яралгандыр… нәкъ әни шул. Саумы, сеңел!

Кочып алдым. Әни исе. Тулды күңел...

 

Бал онык

Баланың баласы – балдан татлы.

                                         Халык әйтеме.

Күкләр сөеп биргән бәхет –

Балдан татлы оныгым.

Сагыныплар көтеп торган

Иң кадерле кунагым.

 

Ул яраткан сый-нигъмәтне

Пешереп каршы алам.

Ә бабасы бал каптыра:

– Баллы телле бул, балам!

 

Умартачы бабасының

Сыен яратты онык.

Бал бабай, дип, муеныннан

Коча, тезенә кунып.

 

Балдан татлы оныгыбыз

Үз көенә йөгертә.

Бал бабай да бал әби, дип,

Сөйгән саен сөйдертә.

 

Озатканда оныгымны

Теләкләр теләп калам:

– Гомер буе баллы телле –

Туган телле бул, балам!

 

              Сөю фасылы

Керде Сөю фасылына бу тормышым  –

Юк язларым, юк җәйләрем, көзем, кышым...

Тын да  алмыйм,  керфек какмыйм – ялгыш кына,

Куркытмыйм, дип, учымдагы Бәхет кошын.

 

Рөхсәт бирче, хис бакчаңа  керим әле,

Сиңа атап, таҗ-такыя үрим әле.

Гомер уза, олыгайдык димә, зинһар,

Килде безгә Сөю яше – сөю мәле.

 

Син ул, беләм, мин сагынган, мин эзләгән  –

Бизмәннәрне язмыш үзе тигезләгән.

Ярты сүздән аңлавыңнан сизеп торам:

Син бит минем җан тиңдәшем – игезәгем.

 

Керде Сөю фасылына бу тормышым –

Син – язларым, син –  җәйләрем, көзем, кышым...           

Калдырганмы шушы көнгә тәкъдиребез

Бүләк итеп, мәхәббәтнең соң алкышын?

 

               Бию дәресе

Кичә шомырт шау күбектә иде,

Аңа сирень килде алмашка.

Таҗын кою белән алмагачлар,

Купшы миләш керде алышка.

 

Хушбуй сөрткән, бигрәк көязләнгән –

Бу миләшне  генә күр әле!

Касә-касә ак чәчәкләр чиккән –

Күпереп тора затлы күлмәге.

 

Менә-менә очып китәр кебек,

Җилкенәләр үсмер миләшләр.

Арагызга мине алыгызчы,

Биюдәшләр бит без, көйдәшләр...

 

Урынында басып торалмаган,

Дәрте ташкан ярсу туташ сез!

Сокланудан күңелем чәчкә ачты –

Килешегез инде – охшаш без.

 

Читек  кунычымда –  чәмчә бизәк,

Бала итәк тоткан күлмәгем.

Унсигезем зырлап әйләнсен бер,

Көегезне сезнең бүлмәмен.

 

Чү, миләшләр! Качыйм арагызга,

Үз-үземә калам хәйранга:

Гөләп таҗы кебек бөреләнгән

Яшь туташлар йөри сәйранда.

 

Яшьтәш түгел, беләм – өлкән апа...

Килешми ни – шул бит дөресе...

Тезелегез, миләш-сеңелкәшләр,

Бирәм сезгә бию дәресе!