Ташкичүнең олуг абызлары

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел

Казан арты, Арча ягының кайсы гына авылына игътибар итмә, аның һәрберсеннән татар әдәбияты, мәдәниятендә тирән эз калдырган шәхесләр, галим дәрәҗәсендәге дамелла-муллалар яшәгән. Ташкичү авылы исә мәшһүр, зыялы затлар –имам-хатыйп, мөдәррис һәм шагыйрь Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд); татар-башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша; “Мәҗмугыл-хикәят” әсәренкүчереп язып, бу мирасның безнең көннәргә килеп җитүенә сәбәпче булган Мөхәммәдрәхим; имам, соңрак Каһирәдә фарсы теле мөгаллиме Шәмсетдин бине Габдрахман; атаклы имамнар Баһаветдин, аның уллары Шиһабетдин, Галәветдин, Садретдин әл-Мәрҗаниләр; беренче тарихи роман авторы Мәхмүт Галәү-Мәрҗани; “Кояш” газетасының баш мөхәррире һәм нашире Зәкәрия Садретдин; үткен телле журналист, галим һәм педагог Рәшит Фәтхераман; атаклы табиб, шагыйрь Фаяз Ибраһимов туган һәм яшәгән җир. Бу мәкаләбездә шул шәхесләрнең фәкать икесенә – олуг имамнар Шиһабетдин әл-Мәрҗани һәм аның бертуган энесе, сабакташы, фикердәше Садредин әл-Мәрҗаниләрнең, аларның ата-бабаларының тормыш юлын һәм кылган гамәлләрен бәян кылабыз.

 

Ата-бабалар

ШиһабетдинМәрҗанинең әтисе ягыннан бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1747-1834) Өшкәтә, Бәрәскә, Мәчкәрә, Урбар авылларвның атаклы муллаларында белем алган,остазларыннан гыйлем эстәгән вакытта алтмыштан артык китап күчереп язган. 1776 елда Олы Җәке авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнә. 1790 елда бу хезмәтен Кысна авылында башкара, 1801 елда Диния Нәзарәтеннән рәсми указ алып дәвам итә. 1810 елданимамлыгын калдырып, сәүдә эшенәкерешә. “Сәүдәләре уңып,дөньясы яхшы ук түгәрәкләнгән, кадер-хөрмәттә бәхет белән яшәгән, барлык әйберләре һәм җиһазлары җитәрлек булган”, – дип яза Ш.Мәрҗани бабасы турында. Шуныда әйтергә кирәк: Ш.Мәрҗанинең әтисе ягыннан әбисе Бибизәгыйфә бинте Габделбакый кызы (1835 елда вафат) да затлы нәселдән – анасы Каратайның морза кызы Сәгыйдәбулган.

Ш.Мәрҗани “Мөстәфадел-әхбар”дә яза: “Бабабыз, мәрхүм Сөбхан, 1249 (1834) елда зөлхиҗҗә аенда, сиксән җиде яшендә вафат булды. Җеназасын мелла Садыйк бине мелла Сафакол укып, үзенең васыяте буенча, Хөснәдән чыкканда олы юлның сул ягына җирләнде,ләкин ул юл хәзер ташланып, каберлек уртасында калган. Мин факыйрь исемен, нәселен һәм туган-үлгән елларын яздырып бер таш куйдым”; “Бабабызның җәмәгате Бибизәгыйфә бинте Габделбакый 1251(1835) елда вафат булды һәм җеназасын әлеге мелла Садыйк укып, бабабыз янында, кыйбла ягында җирләнде”. Хәзерге вакытта Кысна авылы зиратында Сөбхан хәзрәт һәм Бибизәгыйфә абыстай истәлегенә куйган кабер ташы бар. Эпиграфи ядкәрнең уң ягына ташны Шиһабетдин Мәрҗани куйдырганлыгы язылган.

Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек хәзерге Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында туган. Урбар, Ашыт, Оры галим-дамеллаларыннан белем ала. Ул 1792 елдан Иске Ашыт авылында имам-хатыйп хезмәтен башкара, зур мәдрәсә тотып, төрле фәннәрдән шәкертләргә белем бирә. Ш.Мәраҗни бабасы турында: “Мелла Габденнасыйр бик тәкъва һәм диндар, изге һәм саф, данлыклы һәм хәрәмнән сакланучы, дөнья эшләреннән ваз кичкән һәм шәригать кануннары беләнгенә эш итүче кеше буларак шөһрәт казанган”, – дип язып калдырган. Әмма ул үзенең суфи блуын, Ор авылының Хәбибулла ишан бине Хөсәен мөриде булып, аннан иҗазәт алганлыгын, әмма түбәнчелек итеп, вафатына кадәр монысер итеп саклаган. Габденнасыйр хәзрәтнең йортында еш кына галим-голәмә, шул чорның укымышлылары җыелган, шунда дини мәсьәләләр буенча бәхәс кузгалгач, ул борынгы китаплардан дәлилләр китереп сөйли торган булган.

Габденнасыйр хәзрәт Кызыляр (Иске Коллар) авылындагы атаклы бай Туктамыш бине Габделкадыйрның кызы Бибимәхбүбәгә өйләнеп, 1794 елда Ш.Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә дөньяга килгән. Бибимәхбүбәнең анасы Зөбәйдә атаклы нәселдән – Иске Мәңгәр авылындагы мәшһүр морза Гашур бине Мөхәммәтнең кызы.

Ш.Мәрҗани “Мөстәфадел-әхбәр”ендә Габденнасыйр: “1833 елда чәршәмбе көн Ашытта вафат булды. Пәнҗешәмбе көн җеназасын ахун мелла Фәтхулла бине Хөсәен укып, шул авылның яңа каберлегендә җирләнде. Хатыны, ягъни безнең әбиебез Бибимәхбүбә 1843 елда, якшәмбе көне вафат булды. Кабере – бабабызның аяк очында. Мелла Габденнасыйрның Бибисәйидә исемле кызы 1833 елда, әткәсеннән өч ай элек шимбә көн вафат булды. Кабере анасы янында, төньякта. Җеназасын әткәсе укыды. Мин фәкыйрь, һәр өчәвенең исем һәм вафат тарихларын яздырып, бабабыз баш очына бер таш куйдым”, – дип язса да, кызганыч, Иске Ашыт зиратында әлеге таш сакланмаган.

Ш.Мәрҗанинең әтисе – Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1786 елда Олы Җәке авылында дөньяга килгән. Күәм, Бәрәскә, Ашыт, Ташкичү дамеллаларында һәм Бохараның “Турсуния” мәдрәсәендә гыйлем эстәгән. Баһаветдин шунда укыганда Бохара хакиме, әмир Хәйдәрбелән дуслашкан, ул биргән аерым бүлмәдә яшәгән. Әмир, дуслык хакына, Бохарада еллык акча биреп, мөдәррис итеп билгелим дистә дә, Баһаветдин 1813 елда туган җиренә кайткан. Алга таба да Хәйдәр Баһаветдин белән элемтәсен өзми, аңа Бохарадан бүләк итеп киемнәр җибәрә. Бу турыда Ш.Мәрҗани: “Безнең илебездә әмир илтифат итеп, бүләкләр җибәрелгән өч кешенең берсе – атабыз”, – дип язып калдырган. 1815 елда Баһаветдин Габденнасыйр кызы Бибихөбәйбәгә өйләнеп, Габделкәрим бай таләбе буенча, Ябынчы авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнгән. 1818 елның 16 гыйнварында (һиҗри ел исәбе белән 1233 елның 7 рабигель-әүвәлендә[1]) яшь парның беренче баласы Шиһабетдин дөньяга килгән. Хәзерге вакытта Әтнә районы Ябынчы авылында галим туган нигез тимер киртә белән уратып алынган, анда истәлек белгесе куелган һәм йорт ихатасыннан ерак булмаган “мулла коесы” да төзекләндерелгән.

Ташкичү авылның мулласы Шәмсетдин бине Габдерршид әл-Кышкарый[2] Мисырга күчеп китеп, шундагы бер мәртәбәле уку йортында фарсы телен укыта башлый. Баһаветдин хәзрәт 1821 елда Ташкичүгә, остазы урынына күчеп, шунда гомере буе – кырык елга якын имам-хатыйп һәм мөдәррис вазифасын башкара, шәкертләр тәрбияли. 1823 елда “акыллы, күркәм могамәләле, гыйбадәтчән” хатыны Бибихөбәйбә бала тапканда егерме яше тулар-тулмас биш яшьлек Шиһабетдинне һәм тагын ике баласын (Гыймадетдин һәм Гафифә) ятим калдырып бакый дөньяга күчә. Шул ук елда Баһаветдин Бибихөбәйбәнең сеңлесе Бибихәбибәгә өйләнә. Аларның Бибифатыйма, Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибидәрданә, Бибисәйидә, Галәветдин, Каваметдин исемле балалары дөньяга килә.

Ш.Мәраҗни: “1843 елда яңгыр булмыйча һавалар бик коры торып, игеннәр, үсемлекләр һәм агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, ике Кенәр, Печмәнтау, Хөснә (Кысна) һәм Ашытбаш авыллары халкы җыелып, яңгыр теләде. Атабыз, барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды”, – дип язып калдырган. Моннан исә, Баһаветдин хәзрәтнең тирә-якта мөхтәрәм имам булы һәм дини эшчәнлектә халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне инкяр кылмавы аңлашыла. “Вафийәтел-әсляф” китабында исә: “Бабам Сөбхан хуш мәҗлесле, мәгълүматы күп, азрак мәзәкчән булып, үткәндә булган вакыйгаларны, тарихи хәлләрне бик күп сөйли иде”, – дип искә ала. Сөбхан хәзрәт яшли ятим калган Шиһабетдинне аеруча яраткан, күп вакыт аны үзе белән йөрткән.Тарихи вакыйгаларны китап сәхифләренә төшерә башлагач, еш кына бабасы сөйләгәннәрне дә искә алган.

Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән, 1817 елда Оры сәүдәгәре Сөләйман бине Назир тарафыннан салынган таш мәчет хәзерге вакытта архитектура ядкәре – Ташкичүнең йөзек кашы булып тора. Авылның зиратында Мәрҗаниләргә бәйле ике эпиграфик истәлек – галимнең әтисе Баһаветдин Сөбхан улы Мәрҗанигә (1786-1856) һәм хатыны Хөбәйбә бинте Габденнасыйр кызына (1795-1823) куелган (ике мәрхүмгәбер) кабер ташы бар. Шәһәр Шәрәф “Мәрҗани” китабында: “Баһаветдин вә Хөбәйбәнең кабере Такшичүдә, икесе бергә. Соңыннан икесенә Мәрҗани тарафыннан дүрт тарафы язулы бер таш куела”, – дип язган. Шулай ук Ташкичү авылында Мәхмүт Галәүнең әтисе, Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуган энесе, галим Галәветдин ибне мулла Баһаветдин әл-Мәрҗани (1840-1908) каберенә куелган таш та бар.

Кысна авылындагы Сөбхан әл-Мәрҗани һәм Бибизәгыйфә абыстай каберләренә, Ташкичүдәге Баһаветдин әл-Мәрҗани һәм Бибихөбәйбә абыстай һәм Галәветдин әл-Мәрҗани хәзрәтләре каберләренә куелган ташлар – җәмгысе өч эпиграфик ядкәр дәүләт саклавына алынуга һәм кичекмәстән төзекләндерүгә мохтаҗ.Әлеге мөхтәрәм затлар – Шиһабетдин һәм Садретдин Мәрҗанләрнең мулла, атаклы галим булып җитлегүенә ата-бабаларының йогынтысы чиксез зур икәнлеге шөбһәсез.

 

Шиһабетдин Мәрҗани

Башка мулла балалары кебек үк Шиһабетдин дә алтынчы яше китү белән әтисенең мәдрәсәсендә сабак укыган. Нәхү һәм сарыф дәресләрен шул замандагы мәшһүр китаплар “Бидан”, “Шәрхе Габдулла”, “Куагыйд”, “Әнмүзәҗ”, “Кафия” һәм башкалардан өйрәнгән. Фикыһ гыйлемен исә “Мөхтәсарел-викайә”, “Шәрхел-викайә”, кәлямне “Шәрхе гакаиде Нәсәфи”, мантыйкны “Шәмсийә”, ысуле фикыһны “Тәүзих вә “Тәләүих” китапларыннан укыган. Ташкичү мәдрәсендә Әхмәд бине Габделҗәлил-әт-Тинчәли, Әхмәд бине Зөлхиҗҗә әт-Тимерҗани, Корбан бине Мөхәммәд бине Мансур әл-Чүнбәли кебек хәлфә-мөгаллимнәрдән, аннан әтисе Баһаветдиннан белем алган. Кыйрәт, ягъни Коръәнне дөрес итеп уку гыйлемен Казиле авылының имамы, мулла Таҗетдин бине Габделҗәлилдән өйрәнгән. Бер үк вакытта сабагыннан аерылып, йорт эшләрен башкарырга, терлек карарга да өлгергән. Шиһабетдин гаять сәләтле шәкерт булып, остазлары аның талантына, сәләтенә таң калган, зур галим булачагына фараз кылган.

Аңлашыла ки, әлеге кадими мәдрәсәдә тәфсир, хәдис, пәйгамбәрләрнең тормыш юлы, тарих, хисап, табигать фәннәре укытылмаган. Шәкертләр 10-15 ел дәвамында алда әйтелгән 5-10 китап, аның шәрех һәм хашияләрен укып чыгарга тиеш булган. Билгеле, Шиһабетдин болар белән генә канәгатьләнмәгән, атасының, бабасының китапханәсендәге гарәпчә китапларны укыган. Кайчакта атасы, моңа ачуланып: “Минем билгеләп куйган җирләремне югалтасың”, – дип шелтәли торган булган. Ш.Мәрҗани үзе бу турыда: “Үзем укымаган китапларны да укып төшенергә тырыша идем. Шуннан ләззәт ала идем. Һәрбер гарәпчә китапны укуны зур дәрәҗә дип уйлый идем. Күпвакыт бер нәрсәне дүрт мәрәтәбә укый идем. Беренче мәртәбә аңламыйча гына укып чыгып, баш кына авырта иде. Икенче мәртәбә укыганда, кайбер җөмләләрен, өченче мәртәбә укыганда, күп җирләрен аңлый идем. Дүртенче мәртәбә укыганда гына авторның максатын яхшы аңлап, аннан соң икенче китапларны укырга керешә идем”. Соңрак болай итеп китап уку “Мәрҗани ысулы” дип, мөгаллим-хәлфәләр тарафыннан башка мәдрәсәләргә дә тарала башлаган. Заманында кайбер хәлфәләр дә үз шәкертләренә: “Мәрҗани ысулы илә укыгыз, аңларсыз”, – дип киңәш биргәннәр икән.

Унҗиде яшендә Шиһабетдин атасы Баһаветдиннең мәдрәсәсендә үзе дә укыта башлый. Шунда кайбер дәресләрнең укыту рәвешләрен үзгәртә, элеккеге укыту ысулларынының кимчелекләре турында әтисе һәм мөгаллимләр белән киңәшә. Ташкичү һәм башка мәдрәсәләрдә гарәп теленең сарыфы фарсы китапларыннан (менә ни өчен борынгылар фарсы телен дә белгән) укытылса, Мәрҗани бу китапны үзе төркичә язып шәкертләргә шуның белән белем бирә башлый. Хәтта Ташкичүнең кайбер карчыкларына гакыйдә һәм намаз хакында татар телендә кечкенә китапчыклар да язып тараткан[3].

Шиһабетдин, китап уку белән бергә, яшьтән үк язу-сызу эше белән дә мавыккан. Бу турыда энесе Садретдин менә ниләр сөйләгән: “Мәрҗани яшьтән үк гыйлемгә ихласлы, ишеткән нәрсәләренең әһәмиятлеләрен махсус бер мәҗмугасенә яза бара, ул вакыттан ук язган нәрсәләрен гарәпчә язарга тырыша иде. Бервакыт атабыз Бохараны мактап, төрле-төрле озын вакыйгалар сөйләгәндә, Бохарага ихлас куеп, атабызның сүзләрен дәфтәренә гарәпчә язып куйган иде. Ул вакытта да кайбер иске нәрсәләрне белергә вә тикшерергә һәвәсле иде. Безгә якын бер җирдә кабер талшары булып, шуларны барып укыган, анасы каберенә үзе дә кечкенә таш язып куйган иде”. Шиһабетдин ата-бабасы яки башка укымышлылар арасында берәр гыйльми мәсьәләдә сүз кузгатырга, гыйльми мәҗлес ясап, шуны җентекләп тикшерергә дә яраткан.

Гыйлемгә сәләтле, зирәклеге өстенә, Шиһабетдин гаять шаян һәм шук булган, кешегә белдертмичә, вак-төяк эшләр чыгарырга яраткан, авыл Сабантуйларында “егылган зәгыйфь адәмнәр белән түгел, бәлки егучы баһадирлар илә көрәшүне” өстен күргән, бер мәртәбә егылган кеше белән бүтән көрәшмәгән. Ул гаять тәкъва, диндар булып, биш вакыт намазны калдырмаган.

 

***

Шиһабетдин Мәрҗани, “олуг галимнәрнең дәресләрендә булып, тынычлык илә гыйлем эстәргә, төрле китапханәләре булган зур белгечләрнең әсәрләрен укырга” теләп, 1838 елның маенда кием-салым һәм юлда укып барырга атасы биргән “Мелла Җәлял”, “Тәүзих вә тәлвих”, “Шәрхе гакаиде ән-нсәфи”, “Шәрхел-викая” кебек китапларны төяп, Мәңгәр авылы сәүдәгәре Мөхтәр бине Мөхәррәмнең йөкчеләре белән Бохара сәфәренә кузгала. Берничә ай Троицк каласында туктала, шундагы галим-голамә белән аралаша, мәшһүр якташыбыз Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре турында фикерләр ишетә. Әтисе биреп җибәргән акча Бохарага барып, хөҗрә – яшәр өчен бүлмә сатып алырга җитәрлек булмау сәбәпле, Троицкида кечкенә сандык, бизәкле савыт һәм тартмалар алып, аларны юлда һәм Бохара базарларында саткан. Кайбер урыннарда өчәр-дүртәр, кайбер җирләрдә бер атна-ун көн сәүдә иткән. Шулай итеп, алты ай дигәндә Бохарага барып җиткән һәм Г.Курсавиның остазы, ишан Ниязколый мәдрәсәсендә үз акчасына хөҗрә алып, шунда урнашкан. Соңрак иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе – “Күгелдаш” хөҗрәсендә яшәп, шунда гыйлем эстәргә керешкән.

Шиһабетдин биредә шул чорның атаклы дамеллалары Мирзасалих Әгълам, Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди, дамелла Фазыл бине Гашур әл-Гыйҗдивани, Габделмөэминхуҗа бине Үзбәкхуҗа әл-Бохари, Ходайбирде бине Габдулла әл-Байсуни, Бабарафигъ әл-Хөҗәндиләрдән һәрбер бохари кебек дәрес тыңлаган. Аның сабакташлары шәрех һәм хашияләрдә[4] язылганны гына сөйләсә, Мәрҗани исә үзе яңа фикер уйлап әйтә торган булган. Бер елдан соң кайбер остазлар үз шәкертләренә Мәрҗанидән дәресләр алырга киңәш итә башлаган.

Аңлашыла ки, Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада да укыту тәртипләреннән канәгать булмаган: “Безнең халык уку-укыту тәртипләрендә Бохараны үрнәк тотып, Бохараны хөрмәт илә генә “Бохараи шәриф”, дип сөйләсәләр дә, Бохараның халкы вә хөкүмәт мәгарифтән бик ерак, идарәләре бозык вә хөкүмәтләре мәгарифтән бик ерак, уку-укытулары гаять тәртипсездер”, – дип язган. Бохари мәдрәсәләрендә өч ел нәхүдән “Кафийә”, Шәрхе мелла Җами”, ике ел мантыйктан “Шәмсия”, өч ел “Гакаиде Нәсәфи”, бер ел мантыктан “Тәһзиб”, аннан өч ел дәвамында “Хикмәтел-гайн”, аннан дүрт ел “Мелла Җәлял” укытылган, ә гыйльме ысулдан “Тәүзих”, хәдис гыйлеменнән “Мишкятел-мәсабих”, тәфсир гыйлеменнән “Тәфсире Бәйзаваи” исемле китаплар нибары бер ел өйрәнелгән. Анда да Коръән, хәдис, гыйльме ысул, хикмәт, җәгърафия, тарих, әхвәле галәм һәм гарәп әдәбияты кебек фәнннәр укытылмавына кайгырган. Ш.Мәрҗани Ташкичүдә укыган вакыттагы проблема – дәрес ысулын үзгәртү турында бохари остазлары белән дә киңәшкән, әмма аңа: “Бохарада дәрес тәртипләрен үзгәртү гаять мөшкел эш”, – дип җавап кайтарганнар. Шулай итеп, Мәрҗани Бохара голамәләрен һәм укыту тәртипләрен тәнкыйтьләп, “Әгъляме ибна-иддәһр би әхвали әһли Мавәранэннәһер” исемле китабын язган. Әлеге китапта аның тәнкыйтди карашлары, галим-голамә турындагы фикерләре бохаралыларга әлләни тәэсир итмәсә дә, казан татарлары, аеруча атаклы имамнар аны бу хезмәте өчен тиргәгән. Китаптагы фикерләр Казан һәм Казан артындагы авылларда “кыямәт кубарган”. Ш.Мәрҗани фикерләре тарала башлагач, татар шәкертләре каршында Бохараның дәрәҗәсе төшкән, шуннан соң алар Истанбул һәм Мисыр мәдрәсәләрендә гыйлем эстәүне мәртәбәлерәк саный башлаган.

Ш.Мәрҗани Бохарада торган чагында, яз-җәй айларында Каракүлгә барып, казакъ арасында хәлфәлек һәм мөдәррислек иткән, үзенең матди ягын кайгырткан. Бу турыда: Галисәгар Чыгатай: “Элек һичбер дөньяга чыкмаган, Казан арты татарыннан башканы күрмәгән пакь вә саф Мәрҗани үз тереклегендә гаять бай вә кызыклы булган казак тормышыннан гыйбрәтне, әлбәттә, бик күп алгандыр”, – дип яза.

Мәрҗани Бохарада биш ел торгач, Сәмәркандка барып, атаклы “Ширдар” мәдрәсәсенә урнаша, төрки дөньяга мәшһүр Әбү Сәгыйдь хәзрәтләреннән дәресләр ала, аның бай китапханәсеннән борынгы әсәрләр һәм төрле китапларны укый. Әбү Сәгыйдь турында Ш.Мәрҗани: “Тарих гыйлеме белән шөгыльләнүемә бу адәм сәбәп булды”, – дип язган. Сәмәркандта яшәгәндә булачак галим имам Газали, Габденнасыйр Курсави хезмәтләре белән таныша (Курсави китаплары Бохарада тыелган була). Бу галим турында: “Габденнасыйрның бөтен әсәрләрен укып, һәрвакыт диярлек хакыйкатьне аның тарафыннан таптым”, – дип яза, борынгы һәм шул чорда язылган китапларны укып, мөселманнарның Коръән һәм сөннәттән тайпылганлыгын аңлый.

Сәмәркандта ике ел гыйлем эстәп, Әбү Сәгыйдь хәзрәтләреннән иҗазәтнамә алганнан соң, Ш.Мәрҗани яңадан Бохарага әйләнеп кайтып, танылган “Мир Гарәб мәдрәсәсенә урнаша, бер җәй шунда имам булып тора. Шактый вакыт бүлмәсенә бикләнеп, күп китаплар укый, гакаид, кәлям, фәлсәфә, һәйәт, һәндәсә гыйлемнәрен өйрәнә, бу турыда төрле китапларны күчереп ала. Шәһәр Шәрәф аның гыйлем дөньясына чумуын, дәрвиш кыяфәтендәйөрүен менә ничек тасвир кыла: “Бохарада чагында вакытның шулкадәр кадерен белгән, гыйлемнән шулкадәр ләззәт алган ки, хәтта иптәшләре илә катнашуны, башка адәмнәр бүлмәләренә барып сөйләшеп утыруны, урамнарда туктап сөйләшеп торуларны файдасызга гомер уздыру дип хисаплап, бөтенләе белән ялгызлыкка бирелгән. Берәр җиргә йомыш илә барганда яки кибеттән әйбер алырга чыкканда, чапаны илә төренеп, үзен танытмаска тырышып, аяк баскан җиргә генә карап йөри торган булган”. Садретдин хәзрәт: “Кием-салымга күп әһәмият бирми, шәкертләр арасында булган әшәке гадәтләрдән саклана, үзен бик саф итеп сакларга тырыша, башка шәкертләргә күп катнашмый, атна кичләрдә булган шәкертләр мәҗлесенә бармый, тамаша вә хозур урыннарына йөрми”, – дип сөйләгән. Нәтиҗәдә, Шиһабетдин Мәрҗани үзенең күп кенә тарихи һәм дини китапларына, шул исәптән атаклы галимнәр турындагы “Вафийәтел-әсляф”ына мәгълүмат туплый, кайберләрен Бохарада ук яза башлый.

“Мир-Гарәбтә” Шиһабетдин Мәрҗанидән дәрес алучы татар шәкертләре дә бихисап булган. Мәсәлән, Габделхәбир әл-Мөслими әл-Кызылҗари, Тымытыктан Әхмәдлатыйф хәзрәт, Казан имамы Мөхәммәди бине Салих, Шиһабетдиннең үз энесе Садретдин, Хафизетдин бине Насретдин әл-Курсави әл-Бәрәңгеви, Эстәрле мулласы Харрас бине Нигъмәтулла хәзрәтләр аның иң алдынгы шәкертләреннән булган.

Аңлы, зыялы, утыз яшьлек егет теләсә Бохара яки Сәмәркандта да калып, имам, мөдәррис була алыр иде, ләкин ул туган ватаны Ташкичү, Казан тарафына кайтуны өстен күрә. 1849 елны Бохарадан Мәрҗаниләрнең кияве, сәүдәгәр Фәйзрахман бине Габделгаффар әт-Тазларыйга ияреп Русиягә кайтырга чыга, ике айдан Казанга кайтып җитә.

 

***

Мәрҗани кайтып җиткәнче үк, аның дан-шөһрәте Урта Азия белән сәүдә итүче татар сәүдәгәрләре аша Казан һәм тирә-ягындагы татар авылларында таралып өлгергән була. Бохарадан укып кайтканнарның дәрәҗәсе гаять югары булу сәбәпле, яшь һәм зирәк Шиһабетдинне Казанның иң абруйлы бае Ибраһим бине Гобәйдулла Юнысов (Озын Ибрай) беренче мәчетнең имамы итеп куячагын белдерә. Шиһабетдин, атасының ризалыгын һәм фатихасын алыр өчен, Ташкичү авылына кайтып китә. Озак та үтми, Казан байлары “сигез ат җиккән өч чана” белән Ташкичүгә, Мәрҗанине алырга бара һәм, приговор ясап, аны 1850 елда беренче мәхәллә мәчет имам-хатыйбы һәм мөдәррисе итеп билгелиләр. Мәраҗанинең дан-шөһрәтен ишетеп белгән күп кенә шәкертләр аның мәдрәсәсенә күчә. Яңа мөгаллимнең исә иң беренче укыта башлаган дәресе тәфсир гыйлеме була.

Мәрҗанинең дини мәсьәләләрдә кыю фикере, тәнкыйди карашлары, өстәвенә китаплар язып таратуы башка муллаларның ачуын кабарткан. Алар: “Мәрҗанинең шәригатькә каршы сөйләве бар. Аның артында намаз укуның дөреслегендә зур шөбһә бар” яки “Бу кешенең игътикады бозык. Аны Себергә җибәрү хакында мал сарыф итү хаҗга бару кадәр саваплыдыр. Бу юлда тоткан малдан кыямәттә сорау булмас”, – дип, казанлыларны котырткан һәм, аеруча, Ибраһим байның яшь имамга булган мөнәсәбәтен үзгәртергә теләгән.

1954 елда Шиһабетдин Мәрҗанине, яше җитмәгән кызга никах укыды, дигән сылтау белән, имамлыктан читләштерәләр, аның урынына яңа гына хаҗдан кайткан, мәчетнең элекке хәзрәте Сәгыйдьне имам итәләр. Нәтиҗәдә, Мәрҗани мәдрәсәсендә биш-алты шәкерт кенә утырып калган, яраткан муллаларының гаепсез икәнен таныган мәхәллә халкы: “Бу кадәр галим кешене аз гына нәрсә өчен, кайбер кешеләрнең хәтере өчен генә төшерү тиеш түгел. Безгә башка кеше кирәкми”, – дип, приговор җыйган һәм, полицмейстер Шаһиәхмәт Алкин ярдәме белән, 1855 елда яңадан имам итеп раслатырга ирешкән.

Әмма моның белән эш җайланмаган. Мәрҗани “төрле яктан казылган базларның бәгъзысына басып абынгалый башлый”, аңа төрле яла ягулар ешая гына, нәтиҗәдә, башкаларның коткысына бирелеп булса кирәк, Ибраһим бай да мәдрәсәгә ярдәм итүен азайта. Бу турыда “Мөстафәдел-әхбар”да: “Мәдрәсәне Ибраһим бай рәтләп карамый, башкаларга карарга да рөхсәт итми, аннан рөхсәтсез карарга байлар куркалар иде. Мәдрәсәне югары каты агач булып, аның читләре черегән, ишелеп төшмәсен дип, берничә җиргә баганалар куелган, дивары юеш, идән башлары череп сынып төшкән, кыш көннәрендә читләреннән, тәрәзә тирәләреннән буран керә иде”, – дип яза. Шиһаб хәзрәт 22 ел дәвамында шушы җимерек мәдрәсәдә шәкертләр укыта, Казанны ташлап ислам мәмләкәтенә, Бәгдад тарафына китәргә дә уйлый, әмма, ташланган пычракны өстеннән төшереп, тагын үзен аклый, дошманнарын игътибарга алмаска тырыша.

1971 елда гына мәхәлләнең байлары, үз акчаларын җыеп, хәзерге “Мәрҗани” мәдрәсәсе урынын бер йорт белән сатып алалар, шәкертләр дә шунда күчерелгән. Берничә елдан Казан муллалары бер көн алда уразага керде, дип, Диния нәзарәтенә шикаять биреп, Мәрҗанине имам һәм мөдәррислектән алдырткан. Әмма тиздән үзенең хаклыгын, Истанбул, Гарәбстан, Бохара мөселманнарының да уразага шулай керүен раслап, указын кире кайтаруга ирешкән.

Истәлекләрдә Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ сәфәре турында еш телгә алалар. Хәтта аның шул чордагы истәлекләрен туплап, Ризаэддин Фәхреддин “Рихләтел-Мәрҗани” исемле китап та бастырган. 1880 елның август аенда, Ш.Мәрҗани мәхәллә эшләрен Печән базары мәчете имамы Хуҗаәхмәд бине Мозаффарга һәм улы Борһанетдинга тапшырып, алай-болай үлем афәте килә калса, дип, васыятен язып, китапларын төяп һәр мөселманга фарыз гамәлне кылырга – хаҗ сәфәренә юнәлә. Одесса, Истанбул, Измир, Искәндәрия, Каһирә, Сүәйесһәм, әлбәттә, Мәдинә беләнМәккә шәһәрләрендә яшәүче зыялылар, дәүләт эшлеклеләре белән очрашкан, аларга үз китапларын бүләк итеп калдырган. Төрле мәчетләрдә булып, мәшһүр кешеләрнең каберләрен дә зиярәт кылып, аларның тормыш юлы турында мәгълүмат та туплаган. Ш.Мәрҗани Казан каласына 1880 елның декабрендә кайтып җитә.

Агач бина тузу сәбәпле, 1881 елда Казан байлары (иң күп ярдәмне Сафа хаҗи Галикәев күрсәтә) ярдәме белән хәзерге көндә барыбызга да мәгълүм таш бина төзелеп бетә. Ш.Мәрҗан гомеренең азагына кадәр шунда укыта.

 

***

Ш.Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбен оештыруда катнашып, 1875-1884 елларда анда дин мөгаллиме дә булып торган. Укыта башлаган көннәрендә мәхәллә халкы аның бу мәктәпкә барганын һәм кайтканын тамаша кылып карап торган, әлеге гамәлен яратмаган, хәтта шәһәр мөдәррисләреннән берсе: “Шиһаб мулла – миссионер. Ул – сатылган кеше. Русча укуга баш сәбәп ул гына булды”, – дип сөйләгән. Аны әлеге, уку йорты ачылуга сәбәпче булганга горурланасы урынга, киресенчә, тәнкыйтьләгәннәр. Әмма Мәрҗани халыкка: “Мин школага укытырга барсам, андагы шәкертләргә рух бирер өчен барамын”, – дип җавап биргән. Әлеге мәктәпне оештырганда, аның хыялы рус телен яхшы белүче муллалар тәрбияләү булган. Мәрҗани: “Үз диненнән, милли тел һәм язуыннан хәбәре булмаган кешеләрнең русча укуыннан зур хәер көтелми”; “Мөселманча белмичә, русча укып калу гына ярый торган эш түгел”, – дигән. Шунлыктан галим мәктәпкә ислам гыйлеменнән, татар теленнән яхшы хәбәрдарларны гына кабул иттергән. Әмма бирдә дә Мәрҗанинең бу фикер-карашларын өнәп бетермәгәннәр, соңрак татар телен, динне камил белә торган укучыларны кабул итү традициясе бетерелгән, хәтта Мәрҗани киткәч, аның үз урынына тәгаенләп калдырган мөгаллимне дә эшкә алмаганнар.

Казанга мөселманнарның дөньяга карашларын үзгәртү хыялы белән кайтакан Шиһабетдин бу өлкәдә дә гамәли яктан әлләни уңышка кирешә алмый. Исламның беренче чыганаклары Коръән, сөннәт һәм мөҗтәһидләрнең фикерләрен алга куеп, соңгы дәвердә барлыкка килгән схоластика, тәкълид-иярүләрдән арынып, һәр кеше мөстәкыйль, хөр фикер чыгарырга тиеш, дигән карашлары, нигездә аның китапларында гына кала. Басылып чыккан күп китаплары, мәҗлесләрдә әйткән фикерләре Казан һәм өязенең имам, мөдәрисләр тарафыннан тәнкыйтьләнеп, алар мөфти хәзрәтләренә рапортлар язса, аның имамлыктан алынуын күпләр шатлыклык хәбәр итеп сөйләсә, Һиндстан, Мисыр галимнәре тарафыннан исә Шиһабетдин хәзрәт исеме хуплап телгә алынган. Биографиясе турындагы мәгълүмат Британия энциклопедиясенә җибәрелгән. Шәһәр Шәрәф “Шура” журналында басылган мәкаләсендә: “Татарлардан галим сыйфаты илә чит мәмләкәтләрдә танылган кешеләрнең беренчесе Шиһабетдин әл-Мәрҗани булды. Мәдрәсәдә һинд басмасы китабының һамишәдәге кыек язуларын ихлас илә укыганым заманда, шул китапта бер мәсьәләгә дәлил өчен “әл-фәзыйлү Шиһабетдин әл-Мәрҗани”нең фикере аерым зикер ителгәнен күрүмиңа шулчаклы шатлык булды, татарлык өчен шулкадәр горурландым ки, тизрәк кычкырып, иптәшләремне җыеп, китапның шул урынын күрсәтмичә чыдый алмадым. Ул китапта татар галимен искә төшерүченең кем идеген белергә телисезме? Рәхим итегез. Мәрҗанинең сүзе илә истидлял итүче кеше Һиндның иң зур вә иң мәшһүр галимнәреннән имам Габделхай әл-Лүкнәви иде”, – дип яза. Шиһабетдин, үзен аңлауны чит ил голамәсеннән өмет итеп булса кирәк, дини мәсьәләләр турындагы китапларын гарәп телендә язган. Бу турыда үзе дә: “Гарәп телен галимнәребез вә шәкертләребез беләләр. Китапларыбыз башка өлкәләргә китсә дә, бәлки укучылар булыр. Төркичә язылса, башка җирләрдә файдаланмаслар”, – дип җавап биргән.

Истәлекләргә караганда, Ш.Мәрҗани Бохара укыту ысулын тәнкыйтьләп, үз мәдрәсәсендә укыту ысулын тәртипкә кертергә тырышса да, әлләни үзгәртә алмый, шәкерт-хәлфәләр таләбе белән башка мәдрәсәләрдәге кебек үк укытырга мәҗбүр булган. Ул бу турыда менә ниләр яза: “Кышкар мәдрәсәләре, Буа мәдрәсәләре, Казан мәдрәсәләре, диеп, шулар кеби булырга тырышып, мәдрәсәмне юкка чыгардылар. Дәресләр хакында Бохарадан уйлап кайткан бөтен фаразлар бызылды. Юк нәрсәләр илә гомер әрәм итәләр. Кирәкле нәрсәләрне укымыйлар. Һай, шушы заманнны, нишләтмәк кирәк. Боларның берсен дә укытмас идем”, – дип сөйләгән. Мәрҗани хәзрәтләре үз идея-мәсләге (исламның беренче чыганаклары, борынгыларның фикерләре һ.б.) өчен кирәкле гыйлемнәр Коръән, тәфсир фәннәрен укытуга ирешсә дә, ислам тарихы, пәйгамәбәрнең тормыш һәм шул чордагы вакыйгалар тарихын укыта алмаган.

Мәрҗанинең сәләтле шәкертләре күп булса да, үзенә тиң алмаш әзерләп калдырмаган. Бу турыда үзе дә: “Минем шәкерттән зур бәхетем булмады”, – дигән. Шулай да, аның турыдан-туры шәкертләре булмаса да, кайбер яшь имамнарга зур өмет баглаган. Мәсәлән: “Галимҗан хәзрәт Баруди – өмидле кеше”; “Ризаэтдин әфәнденең “Игътибар”ын укыгач, өмидле егет, мәсләгенә дә сәбатле булса, эш эшләр”; “Хәсәнгата Габәшине бу зирәк егет икән, ләкин Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә нигә кызыгып тора икән?” – дип сөйләгән. Чутсыз мулла-мөәзиннәрне исәпкә алмаганда, Санкт-Петербург университетының гарәп һәм төрек телләре мөгаллиме Хөсәен Фәезханов һәм аның энесе, “Кәлилә вә Димнә”, “Шәҗәрәи төрек” китапларын татарчага тәрҗемә иткән Габделгалләм Фәезханов, “Идел” газетасының баш мөхәррире Габдрахман Гомәриләр – Мәрҗанидән белем алган мәшһүр шәкертләр. Шулай ук Казанның атаклы байлары Садыйк Галикәев, Салих Гобәйдуллин (тарихчы Газиз Гобәйдуллинның әтисе), Шакир Казаков, Мөхәммәдрәхим Юнысов, Мөхәммәдҗан Кәримов, Сәедгәрәй Алкин, Габдрахман Кушаевлар да “Казанның Шиһаб ахун”нан белем эстәүне үзләренә зур дәрәҗә дип санаган. Шиһабетдин гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөгаллим булган, хәтта өеннән чыга алмаслык хәлгә килгәч тә, шәкертләрне үз янына чакырып укыткан.

1859 елда Шиһабетдин Мәрҗани, дин белгече, галим буларак, басмага әзерләнә торган Коръән китапларының беренче “указлы” рәсми тикшерүчесе итеп тәгаенләнә. Әгәр дә басылып чыккан Коръәндә хаталар китә калса, ул бу гамәле өчен Оренбург Диния нәзарәте һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы каршында җавап бирергә тиеш була. Коръәнне төзәтү, басмага әзерләү эше, гарәп телен камил дәрҗәдә белү өстенә, әлеге өлкәдә ислам дәүләтләрендәге тәҗрибәне дә үзләштерүне таләп иткән. Галим бу турыда 1878 елда “Әл-фәваидүл-мөһиммә” исемле әсәрен бастырып чыгара, Диния нәзарәте үрнәк итеп тәкъдим иткән Коръәннәрдән дистәләрчә хата табып төзәтә, һәм яңа басылачак китапларны сәхабәләр язуына, хәзрәти Госман мосхафларының рәсеменнәренә туры китереп редакцияли башлый. Моның өчен аны дошманнары: “Коръәнне бозган, сүзләрен төшереп калдырган”, – дип сүккәннәр, яла якканнар, Диния нәзарәтенә төрле шикаятьләр яудырганнар. Шулай итеп, төрле гаеп һәм сылтаулар табып: “Исламнар арасында гауга һәм талашу белән мәшгуль булганлыктан, хезмәте күптер”, – дип, Ш.Мәрҗанине бу эшеннән азат итәләр. Бу турыда Р.Фәхреддин “Асар” исемле мәшһүр хезмәтендә: “Матбага сахибларыннан (хезмәткәрләреннән. – Л.Г.) вә яки бастыручылар тарафыннан “вакытында эшләми, без зарланабыз” кабиленнән шикаять булмаганы хәлдә, “мосхафне тәхрир (хур. – Л.Г.) итәдер” дип, рәсем мәсьәләсеннән хәбәрдары булмаган муллаларның сүзләрен гамәлгә кую өчен, берәүне үзе сөеп эшләгән гыйлеме вә дини хезмәтеннән аеруны золым итүдән башка берлә тәүсый кылу урынлы түгел”, – дип яза. Галим 1866 елда “бу хезмәтне башкарырга лаек булганлыктан” яңадан әлеге вазифага билгеләнгән. Шуны да искәртү урынлы булыр: бу эштә Ш.Мәрҗанигә гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән кызы Галия дә ярдәм иткән. “Мәрҗани” китабынада: “Күпвакыт Коръән аның төзәтүләре илә басылган”, – дип язылган җөмлә бар. Кызганыч, Ш.Мәрҗанинең бу юнәлештәге эшчәнлеге дә әлләни дәвамлы булмый. Бу турыда Г.Гыйсмәти: “1859 елда мәрхүм Мәрҗани хәзрәтләре башлап җибәргән рәсемгә иярү, төзәтүгә игътибар итү эше бу көнгә чаклы ахыргы ноктасына җитә алмады”, – дип яза. 1905, 1909 һәм 1913 елларда җитди хаталар белән басылган Коръәннәр татар җәмәгатьчелегендә, вакытлы матбугатта шактый бәхәс уятканы мәгълүм.

Ш.Мәрҗани гомере буе тарих белән шөгыльләнгән. Хәтта вафатына ике көн кала “Мөстәфадел-әхбәр” өчен бер шәкертенә Кәче мулласы Габделвәли мулланың тәрҗемәи хәлен әйтеп яздырган. Соңгы сәгатьләренә кадәр Коръән укыган, тәкъбир әйткән, “Коръән мәгънәләре җиңеллек бирә”, дип башкалардан да изге китапны укыткан. Казан һәм мөселман дөньясының олуг хәзрәте 1889 елның 18 апрелендә (һиҗри белән 1309 елның 29 шәгъбан аенда) “картлык хастасыннан”, Г.Баруди язган мәгълүматка караганда, “ашказаны шешеннән” бакый дөньяга күчә, Татар бистәсе зиратына җирләнә. Җеназасын улы Борһанетдин Мәрҗани укый.

 

***

Шиһаб хәзрәт Бохарадан кайткач, Әлмәт авылындагы Нигъмәтулла ишанның үги кызы Фатыйма белән никахлашкан була. Бу хатыны 1951 елда вафат, балалары булмый. Икенче хатыны – Хөсәен Апанаевның кызы Нәгыймә. Бу абыстай белән 19 ел чамасы яши, аларның ун баласы дөньяга килә. Кызганыч, өчесе – Борһанетдин, Галия һәм Хава исемлеләре генә озын гомерле була. Бибинәгыймә абыстай вафат булгач, 1871 елда, Мәрҗани Казан бае Хөсәеннең кызы Бибифатыйма белән никахлашкан. Буаның атаклы имамы һәм мөдәррисе Гаденнасыйр кызы Зөһрәне исә гомеренең соңгы елларында Бибифатыймага көндәш итеп алган.

 

Садретдин Мәрҗани

Тарих фәнендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы шактый өйрәнелгән булса, аның бертуган энесе, мәгърифәтче, Ташкичү авылының имам-хатыйбы һәм мөдәррисе Садретдин әл-Мәрҗанинең шәхесе әлегә кадәр күләгәдә кала бирде. Белешмә чыганакларда, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре чыгарган “Татар мәгърифәтчеләре” исемле китапта һәм Татар энциклопедия институты чыгарган фундаменталь хезмәт “Татар энциклопедиясе”ндә дә әлеге олуг дин галиме турында берни дә әйтелми.

Язган китаплары, зур хезмәтләре сакланып калмаса да, шул чор гарәби язулы татар вакытлы матбугаты һәм кайбер басмалар аша Садретдин әл-Мәрҗанинең татар иҗтимагый тормышында, аеруча татар мәхәлләсендә мөһим роль уйнаганлыгы ачыклана. Гомумән, Ташкичү авылы тарихын әлеге шәхестән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның турында Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел әхбар”ендә, Ризаэтдин Фәхреддиннең биобиблиографик хезмәте – “Асар”да биографик мәгълүмат, 1916 елда углы Зәкәрия Садретдин тарафыннан “Кояш” газетасында вафаты уңаеннан язылган мәкалә, шул ук басмада аның авыруы һәм “Йолдыз” газетасында аның вафаты турында кайгы уртаклашу хәбәрләре дөнья күргән. Шул чыганаклар нигезендә Ташкичү авылы имамы һәм мөдәррисе Садретдин әл-Мәрҗанинең тормыш юлыныннан кайбер сәхифәләрне ачыкларга мөмкин.

Садретдин бине Баһаветдин бине Собхан әл-Мәрҗани хаҗи 1826 елның (һиҗри белән 1242 елда рәбигыль әүвәл якшәмбе көн (Зәкәрия Садретдин язуынча), рәбигыль ахир пәнҗешәмбе көн төн уртасында (Шиһабетдин Мәрҗани язуынча) Казан өязе Ташкичү авылында дөньяга килә. Башлангыч гыйлемне атасы, Ташкичү имамы, мөдәррис Баһаветдин хәзрәт мәдрәсәсендә ала. Агасы кебек үк Садретдин да зирәк, акыллы шәкертләрнең берсе булган. Ш.Мәрҗани аның турында:“Безнең кече энебез миннән үткенрәк булып, дәресне дә тиз белә, сүзне тизрәк аңлый...” – дип язып калдарган.

Садретдин, яше унсигезләргә җиткәндә, Ташкичүнең Бохара белән сәүдә итә торган сәүдәгәрләреннән Җиһанша бине Габделсәләм ярдәме белән, гыйлем алыр өчен, Бохарага сәфәр китә. Юлда кыенлыклар булу сәбәпле, Петропавелга (хәзерге Казакъстан Республикасы шәһәре (Кызылъяр / Кызылҗар шәһәре)) барып җиткәч, бер елга тукталалар. Бу вакыт эчендә Садретдин, иптәшләре сәүдә белән шөгыльләнгән арада, Петропавел шәһәренең укымышлылары, галим-голамә һәм мөдәрисләре белән очрашкан, алар белән фикер алышкан, йортларында кунак булган.

Садретдин әл-Мәрҗани Бохарага барып җиткәч, абыйсы мелла Шиһабетдин әл-Мәрҗани укыган “Күгелдаш” мәдрәсәсенә урнашкан, аның белән очрашып, дүрт елы бергә яшәгән. Садретдин агасы Шиһабетдин[5] кайтып киткәч тә, сигез ел гомерен Бохарада гыйлем алуга багышлый.

Садретдинга Бохарада тору вакытында матди ярдәм бик аз гына, хәтта юк дәрәҗәсендә килгән, әмма үзенең тырышлыгы, пөхтәлеге, акылы аркасында хөҗрә тотып, яхшы гына торган. Тиешле фәннәрдән тыш, өстәмә, күбрәк дәресләрдә укытылмый торган фәннәрне укуга игътибар биргән. Ибне Сина, Ибне әл-Гарәби, Ибне Рөшдә, әл-Газали, ас-Суюти, Абү-Хәмидә, әш-Шаһрастани, Ибне Халдун кебек танылган авторларның хезмәтләрен өйрәнгән.

Күп эзләнүе һәм гыйлемлеге аркасында Садретдин әл-Мәрҗани Шәрык һәм Ауропа гыйлемнәреннән хәбәрдар булган. Бу турыда Зәкәрия Садретдин түбәндәгеләрне яза: “Зур сүзләрне күтәрерлек вә аңларлык яшькә малик (ия. – Л.Г.) булмаган чагымда, йортка килгән әтрафтагы (тирә-яктагы. – Л.Г.) бәгъзе (кайбер. – Л.Г.) имамнарга сүз мөнасбәте белән чыккан бәгъзе хосусый шәргый мәсәләләрдә әсрар максад исламияне (ислам серләрен. – Л.Г.) бәян итә вә аңлап җитмәсәм дә сүзләре хәтеремдә кала иде. Бара-тора табигый бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле вә никадәр гали (бөек. – Л.Г.) сүзләр икәнен аңладым. Соңрак мәшһүр төрек мөһәррире Әхмәд Мидхәд әфәнденең әсәрләрендә вә моннан да соң Мисыр мөфтисе әл-шәех Мөхәммәд Габдүнең әсәр вә дәресләрендә Садретдин хәзрәттән ишеттегем тәхкыйкатнең (хакыйкәтьнең. – Л.Г.) күбесен, Алланың үзләренә биргән нигъмәтләренә мәмнүният (разый булу. – Л.Г.), Ташкичү карясендә валид (ата. – Л.Г.) агызыннан ун елллар элек ишеткән икәнемне хәтерләп гаҗәпкә калдым. Ауропа лисаннарына (телләрен. – Л.Г.), Ауропа мөәллифәтен (мөхәррирләрен. – Л.Г.) моталлага итеп (өйрәнеп. – Л.Г.), Ауропа голәмәсенең дә фикерләреннән истифадә кыйлу (файдалану. – Л.Г.) вә хакаикъ исламиягә вакыйф булган (асылына төшенүче. – Л.Г.) бу ике Шәрыкъ галименең, ничә еллар мөкаддәм атам агызыннан ишеттегем хакыйкәтьләрне мәмнүнән (шатланып. – Л.Г.) вә мөфтәхирана (мактаган рәвештә. – Л.Г.) язганнарын вә бәян иткәнлекләрен ишеткәч, күңелемнең иң тирән урыннарына вә бөтен вөҗүдемә (барлыгыма. – Л.Г.) атама шулкадәр бөек гыйльми (угылыкныкы гына түгел) мәхәббәт вә ихтирам урынлашты ки, язып бәян итә алмыйм”.

Бохарада булган вакытта Садретдин Мәрҗани абыйсы Шиһабетдиннең Сәмәрканддагы казый Әбү Сәгыйдь китапханәсеннән язып алып кайткан китапларын үзе язган яки өмә ясап эшләткән, ә кайберләрен акча барәбәренә күчерткән[6]. Галим үзенең Бохарада үткәргән гыйлем алу вакытын китаплар җыю һәм күчерү белән тыгыз үреп барган.

Садретдин әл-Мәрҗани Бохарада унике ел гыйлем алганнан соң, ватаны Ташкичү авылына кайта. Атасы Баһаветдин хәзрәт бакый дөньяга күчкәч, аның урынына имам-хатыйп һәм мөдәррис булган. Шунда ул Кышкар имамы Ягъкуб бине Яхъя әд-Дөбьязиның Бибиәсма исемле кызына өйләнә. Нәкъ менә Ташкичү авылында аңа тормышның ачысын-төчесен татырга һәм аның авыр йөкләрен күтәрергә туры килгән. Ул һәрдаим уку, өйрәнү, фикер йөртү белән шөгыльләнгән, шул сәбәпле һәр мәсьәләгә, һәр бәхәстә үзенең тирән, төпле фикере булган. Шулар өстенә ул актив физик хезмәт белән шөгыльләнгән: гади авыл кешеләре белән бер сафта иген иккән, чәчүгә-уракка төшкән, мал-туар, кош-корт үстергән. Садретдин Мәрҗани шәкертләр җыеп гыйлем бирү эше белән соң гына шөгыльләнә башлый. Зәкәрия Садретдин язуынча, бу атасының тормыш-көнкүреш, гаилә мәшәкатьләренә, “вакытын мәгыйшәть өчен көрәшкә” сарыф итү белән бәйләп аңлатыла.

Ташкичү имамы Садретдинның тормыш юлы балачагыннан ук абыйсы Шиһабетдин Мәрҗанинеке белән үрелеп бара. Ул һәрвакыт Шиһабетдиннең дусты, юлдашы, ярдәмчесе, фикердәше һәм сердәше булган. Шиһабетдингә балачагында тавыкларга әтәч коерыгы тагуда кошларны тотып китерүче, кардәшләрен салга утыртып Кысна авылына алып баруда да Садретдин төп ярдәмчесе булган. Тора-бара Шиһабетдин Мәрҗани үзенең һичкемгә сөйләми торган һәм һәркемнән яшерергә тиеш булган серләрен бары тик энесенә генә ачкан. Казанның беренче җамигъ мәчетенә имам булганнан соң язган хатларында Садретдингә үзенең ялгызлыгын һәм тирә-ягын дошманнар белән уратылганын шикаять иткән. Вафатына кадәр Мәрҗани атнасына өчәр мәртәбә хат яза торган булган, хатлар киная белән язылып, аерым вак кәгазьләргә аерылып беткән (шулай итеп, алар чит кеше укудан сакланган). Шиһабетдин хатларның кереш өлешенең күбесендә бала вакытында бергә уйнап үскән иптәшләренә сәламнәр юллаган. Бу үзе исән вакытта ук дөнья күләмендә танылган галимнең гади крестьян дәрәҗәсендә булган яшьлек дусларын онытмавы, аларга кадер-хөрмәте булуы турында сөйли.

Күренекле дин эшлеклесе, “Шура” журналының баш мөхәррире, тарихчы галим Р.Фәхреддиннең “Асар” хезмәтеннән күренгәнчә, Садретдин әл-Мәрҗани аның белән дә хат язышып торган. Китапта китерелгән хатта 1896 елда аның җәмәгате авыруы һәм вафат булуы турында мәгълүмат бар. Р.Фәхреддин Садретдин Мәрҗанине Казан шәһәрендәге Мөхәммәдҗан Кәримининең табгыханәсендә очратуын әйтә һәм аның турында: “Гыйлем вә фазыл сахибе (белем иясе. – Л.Г.) булуы өстенә, вәкарлы, мөтәфәккир (фикер иясе. – Л.Г.), сәламәт табигатьле таптым”, – дип яза.

Шиһабетдин Мәрҗани елына өч-дүрт мәртәбә Ташкичү авылына кайта торган булган. Бу турыда Зәкәрия Садретдин түбәндәгеләрне яза: “Бер йөреп киләсе килде исә, Мәрҗани атларын җиктергән дә Ташкичүгә, туганы Садретдин хәзрәткә барган вә авылда кызу эш вакытында тәсадыф иткән (туры килгән. – Л.Г.) чакларда килеп энесен күрү илә: “Синең бик кызу печән яки урак вакыты икәнен белсәм дә, эш күп диеп абыз агай куып чыгармас әле дип килдем”, – дип күрешә, хәл-әхвәл сораша торган булган”. Әмма Садретдин абыйсы янына Казан каласына үзе күбрәк, кайбер очракларда гаиләсе белән дә бара торган булган.

Кичләрен бертуган Мәрҗаниләр гыйльми мәсьәләләр турында сөйләшкән. Садретдин хәтта кайбер өлкәдә абыйсыннан да өстен чыккан, үзенең хәбардарлыгы белән Шиһабетдинне гаҗәпкә калдырган. Ул хәтта шикләнеп: “Юктыр, абызагай, ялганламыйсың? Кайда шулай ди?” – дип, чыганагын сорый һәм Садретдин күрсәтеп биргәч: “Ай, абызагай, хәбәрдарлыгың бик күп, ничә мәртәбәләр чакырып та Казанга барып бергә дәрес әйтешмәдек, юкка Ташкичүдә калдың, юкка”, – ди торган булган. Әмма татар галиме, дин белгече Садретдин Мәрҗани гомере буе туган авылында, туган нигезендә яшәп, халкына хезмәт итеп, шул ук авылда дөнья куя. Югыйсә, бу шәхеснең Казан, Оренбург, Уфа шәһәрләрендә яки чит илләрдә яшәп тә дан шөһрәткә ирешү, иҗат итү мөмкинлеге, гыйльми куәте булган.

Садретдин хәзрәт Казан һәм Казан артында гыйлеме белән мөхтәбәр галимнәрдән саналган. Абыйсы Шиһабетдин кебек үк, хак сүзне әйтүдән курыкмаган, һәр әйткәнен, һәр фикерен җиренә җиткереп дәлилләгән. Садретдин гаять тәкъва, диндар шәхес булып, бер намазын да калдырмаган, хәтта яшьлегендә Бохарага сәфәре вакытында калдырган намазларын да каза кылып укып бетергән. Авыл халкы аны үзенә рухи, гыйльми юлбашчы итеп санаган. Садретдин хәзрәт Ташкичү авылы халкын ислам юлына өндәгән, моның нәтиҗәсе буларак,ташкичүлеләр күрше авыллар белән чагыштырганда, җәмәгать намазына күбрәк йөргән, мөлаем һәм әдәплерәк тә күренгән.

Картлык көнендә Садретдиннең күзе начар күрсә дә, җәйнең бик аяз һәм кояшлы көннәрендә китапларын тәрәзә янына алып килеп укый торган булган, дөньяга чыккан яңа һәр әсәр белән танышып барган. Китапларны Казаннан һәм Көнчыгыш илләреннән махсус кайтарткан. Гомеренең соңгы елларында Җамалетдин әл-Әфгани, Мөхәмәд Габдү кебек философларның әсәрләренә мөккиббән булган.

Картлык көнендә гыйлем иясе авырып китә. Аның авыруы турында “Кояш” газетасында түбәндәге хәбәр языла: “Кичә Казанга Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең борадаре (ир туганы. – Л.Г.) Ташкичүле Садретдин хәзрәт әл-Мәрҗанинең каты авырулыгы хакында телеграм хәбәре алынды. Шул мөнәсәбәт белән, газетабызның баш мөхәррире Зәкәрия әфәнде бине Садретдин әл-Мәрҗани Казаннан ватаны Ташкичүгә сәфәр итте. Садретдин хәзрәт, бу көндә хәяттәге Мәрҗаниләрнең иң карты булып, гыйлем әфзале (югарылыгы. – Л.Г.) белән мәгъруф (танылган. – Л.Г.) вә бу көннәрдә туксаннарын мөтәҗавиз (чиктән үткән. – Л.Г.) бер пир (карт. – Л.Г.) мөхтәрәмдер. Хөрмәтле картка тизлектә сихәтләнү телибез. Шәһәр Думасы мәҗелесе”. (Садретдин әл-Мәрҗани хәзрәтнең авыруы. – Кояш. – 1916. – №928. – 6 март.)

Вафаты турында “Йолдыз” һәм “Кояш” газеталарында түбәндәге хәбәрләр басыла: “Казан өязе Ташкичү авылында имам Садретдин әл-Мәрҗани хәзрәт, мартның 6сында вафат булган. Мәрхүм Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең бер тугма кардәше булып, аның белән бергә Бохарага һәм сәфәр иткән иде. “Кояш”ның баш мөхәррире Зәкәрия әфәнде мәрхүм Садретдин хәзрәтнең мәхдүмедер. Аллаһы Тәгалә мәрхүмне үзенең рәхмәтенә мәзъһәр[7] итеп, әһел әүляденә (нәсел-нәсәбенә. – Л.Г.) сабыр җәмил (күркәм сабырлык. – Л.Г.) бирсен”. (Йолдыз. – 1916. – №1618. – 9 март.)

“15 нче җомади әл-әүвәл (6 март) якшәмбе көн иртәнге сәгать унда Ташкичүле Седретдин хәзрәт Мәрҗанинең вафат итүе хакында идарәбезгә хәбәр алынды. Агасы Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең мәсләки юлдашы, бу көнне Казан әтрафы имамнары арасында зур әһел гыйлем вә фазыйльдән (укымышлы. – Л.Г.) булучылыгы белән мәгъруф (танылган. – Л.Г.) бу пир (карт. – Л.Г.) мөхтәрәм үз мәгасырларының (чордашларының. – Л.Г.) иң ахыргысыдыр. Аның вафаты белән инде бу буын әһел гыйлем тәмама вафат итеп бетеп, дөньяны үзеннән соңгы буынга ташлап киткән буладыр. Мәрхүмнең тәрҗемәи хәле бик күп нокталарында Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең тәрҗемәи хәлләре белән бергә үрелеп барганлыктан, гомум укучылар өчен әһәмиятле булырлыктыр. Кирәк материаллар җыелып бетү белән без газетабызга аның тәрҗемәи хәлен язарбыз, иншалла”. (“Кояш. – 1916. – 8 март. – №929.)

Зәкәрия Садретдинның әтисе турындагы күләмле мәкаләсе 1916 елгы “Кояш” газетасының 24, 25 март саннарында (№938, 939) дөнья күрә. Алдан язган мәгълүматларның да төп чыганагы булып татар мәгърифәтчесенең “Кояш” газетасында басылган тәрҗемәи хәле тора.

Садретдин әл-Мәрҗани Ташкичү авылында 60 елдан артык имамлык итеп, 90 яшендә, 1916 елда (һиҗри белән 1334 сәнәдә җомади әл-әвәл унбишендә) көндез сәгать унбердә вафат булган[8], икенче көнне Ташкичү авылы зиратына җирләнә. Авыл халкы имамны зиратка кадәр озата барган, җирләү йоласын, традиция буенча, үзләре башкарган. Шунысы кызганыч, Ташкичүнең зиратын аркылыга-буйга йөреп тә әлеге мөхтәрәм затның кабер ташын таба алмадык. Ул, әллә инде дөньялар үзгәреп китеп, революцияләр шаукымы белән куелмый калган, әллә куелып та, еллар узу белән җимерелеп, юкка чыккан. Зиратта Кышкар мулласы Ягъкуб бине Яхъя әд-Дөбъязиның кызы, Садретдин мулланың хатыны Бибиәсмага куелган кабер ташы бар. Таштан мәрхүмәнең 56 нчы яшендә, 1896 елның 4 октябрендә вафат булганын ачыклыйбыз.

Шиһабетдин Мәрҗанинең мәшһүр “Мөстәфадел әхбар...” хезмәтендә Садретдинның унике баласы булуы турында языла, шуларның әсәр язылган вакытка (китап, галим вафат булгач, 1897 елда басылган) алтысы вафат була. Ә Зәкәрия Садретдин язуына караганда, Садретдин Мәрҗанинең үзеннән соң (1916 елда) ике улы, бер кызы калган.Кызы китапчы Мөхәммәдҗан әл-Кәримидә[9] кияүдә булган. Олы улы атасы урынында Ташкичүдә имамлык вазифасын башкарган, ә икенче улы, безгә мәгълүм Зәкәрия Садретдин Казан шәһәрендә дөнья күрүче “Кояш” газетасының баш мөхәррире булып милләткә хезмәт иткән. Димәк, Садретдин Мәрҗанинең үзе вафатына кадәр тугыз баласы бакый дөньяга күчә.

Шунысын да онытмыйк: 1915 елда Мәрҗанинең тууына һиҗри ел хисабы белән 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган “Мәрҗани” дигән китапның галим балачагына һәм Бохарада укуы турындагы бүлекләре Садретдин Мәрҗани сөйләгәннәргә нигезләнеп язылган.

Тарихи чыганак һәм әдәбиятны бөртекләпҗыеп, андагы мәгълүматны тикшергәннән соң шул аңлашыла: Ташкичү имамы һәм мөдәррисе Садретдин әл-Мәрҗани ХIХ гасыр – ХХ йөз башы татар җәмгыятендә танылган шәхесләрнең берсе булган. Ул үзенең фикерләре, кылган гамәлләре белән үз авылында гына түгел, ә тирә-якта, Казан шәһәрендә мәшһүр галим. Бу шәхеснең ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатында телгә алынуы гына да аның шул чор татар җәмгыятендә тоткан урынының югарылыгына бер дәлил.

 

Чыганаклар һәм әдәбият

1. Мәрҗани Ш.Б. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: татар.кит.нәшр., 1989. – 415 б.

2. Фәхреддин Р. Асар: III һәм IV томнар. – Казан: Рухият, 2010. – 648 б.

3. “Кояш” һәм “Йолдыз” газеталарының 1915 елгы гыйнвар аенда басылган саннары.

4. Мәрҗани: Фәнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – 704 б.

5. Юсупов М.Х. Шигабутдин Марджани. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 271 с.

6. Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснение догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2008. – 479с.

7. Гобәйдуллин Л.И. “Шиһабетдинемез бер иде...” // Безнең мирас. – 2015. – №4. – Б.39-43.

8. Фәхреддин Р. Коръән вә табагат / Төз., кереш мәкалә авторы Л.Гобәйдуллин. – Казан, 2012.

 


[1] Татар җәмәгатьчелеге Шиһабетдин Мәрҗанинең 100 еллык юбилеен хәзерге укучылар уйлаганча 1918 елда түгел (бу елда булса, үткәрә алырлар идеме икән?!), ә һиҗри ел исәбенә туры китереп 1333 елда, ягъни миладигә күчергәндә 1915 елда зурлап үткәргән.

[2] Шунысы игътибарга лаек: Шәмсетдин әл-Габдерәшид вафат булганнан соң Мисырга хәзрге Наласа авылы имамы Мөхәммәдел бине Сәйфулла килә һәм шулай ук Ибраһим паша белән дуслашып, шундагы бер гыйлем йортында фарсы телен укыта башлый.

[3] Ш.Мәрҗани: “Карчыкларның игътикады гыйльме кәлям вә фәлсәфә илә мәшгуль байтак адәмнәрнең игътикадларыннан яхшырак, аларның Аллаһыга иманнары куәтлерәк”, – дип язган.

[4]Хашия – китап читендәге язма.

[5] Алда язганыбызча, Шиһабетдин Мәрҗани Бохара һәм Сәмәркандта 1838-1849 елларда гыйлем ала.

[6] Бу чорда Урта Азиядә һәм Идел буенда китап күчереп язып кәсеп итүче шәкертләр булган.

[7] Мәзъһәр – бер эш яки хәлнең барлыкка килгән урыны.

[8] Берничә көн алдан Казан шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең олы улы Борһанетдин Мәрҗани вафат була. Әлбәттә, бу турыда Садретдин Мәрҗани хәбардар булган һәм нык борчылган.

[9] Мөхәммәдҗан, Шәрифҗан һәм Хәсән Кәримевләр 1897 елда Казан шәһәрендә “Бертуган Кәримовларның сәүдә йорты” исемендә татар китапчылыгы тарихында беренче китап сату ширкәте, 1900 нчы елда “Матбагаи Кәримия” исемендә беренче хосусый татар басмаханәсе оештырган. Бу басмаханәдә революциягә кадәр “Таң йолдызы”, “Тавыш”, “Кояш” газеталары һәм меңләгән татар китабы басылган.

Реклама