Китмә, сандугач!..

Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел

 

2013 елның җәендә, әле “Чын мирас” журналында эшләгәндә, редакциябезгә бер абзый килеп керде. Үзен, Энциклопедия институты галиме, икътисад фәннәре кандидаты Марс Гаитов, дип таныштырды. “Казанның Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче китапханәсендә Гөлшат Зәйнашева музее бар. Ул 2006 елда ачылган иде. Биредә шагыйрә язмышы һәм иҗатына багышланган бик күп кызыклы документлар саклана. Мин Гөлшат апаның туганы булам: аның әтисе Хисам әбием Фәрхисрур белән бертуган. Гөлшат Зәйнашева турында җентекле мәкалә әзерлисем килә. Бастырып булыр микән?!” – диде ул. Без шатланып риза булдык. Бер-ике атнадан шагыйрәнең бар фаҗигасен, казаныш-уңышларын ачкан мәкалә әзер һәм минем өстәлдә иде инде. Ул 2013 елның ноябрь санында “Яралы язмышлы шагыйрә” исеме астында басылып чыкты.

Үзе турында тулы мәгълүмат туплаган автобиографик альбом төзүне дә, кемнәрдәндер, биш елдан биш елга килә торган чираттагы юбилейлары уңаеннан, мәкалә язуларны оештыруны да хупламаган Гөлшат Зәйнашеваның тулы биографиясе белән мин әлеге фәнни-популяр, документаль язма аша таныштым.

Шулай да Гөлшат Зәйнашева шәхесенә бәйле кызыксынуларым күпкә алданрак башланган иде. Педагогика университетында укыганда һәм эшләгәндә, “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек иттем. Шунда үзебезнең уку йортын тәмамлаган язучы-шагыйрьләрне утырышларга чакыруны матур бер традициягә әйләндердек. Илдар Юзеев, Ренат Харис, Лена Шагыйрьҗан, Мәдинә Маликова, Зиннур Хөснияр белән очрашуларда булган кызыклы вакыйгалар аеруча да хәтергә уелган. Чаллыда инде өеннән чыга алмаучы, олыгайган Энҗе апа Мөэминова белән телефоннан алып барылган онлайн очрашу-трансляция дә – күңелдә якты истәлек.

Әлеге очрашу чараларына әзерләнгәндә, һәрвакыт остазым Фоат абый Галимуллин белән киңәшләшә идем. Ул мине сабыр гына тыңлый да, үзе кебек олпат, минем өчен аерым бер сихрилеккә ия, күп серләр саклаучы  өстәле тартмасыннан альманахлар тартып чыгара. (Шәкертлек елларында гел шулай бит ул: профессорның портфелендә ниләр бар икән; кабинетына кереп, өстәл тартмаларын бер “тентеп” чыгасы иде, дигән хыяллар ниндидер татлы, хулиганый ләззәт бирә!) Кулдан эшләнгәннәр... Тәмләп төпләнгәннәр... Тышлыгына “Яшьлек тавышы” дип язылган. “Син кемнәрнең юлын дәвам иткәнеңне беләсең инде. “Илһам” берләшмәсенең тарихы нинди бай. Галимә Мәдинә апаң Җәләлиева җитәкли иде аны элек. Бу альманахларда Марс Шабай, Хисам Камалов, Энҗе Мөэминова, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева һәм башка бик күпләрнең тәүге – өйрәнчек әсәрләре басылган. Мә, алып карап чык. Бар сорауларыңа шуннан җавап табарсың”, – диде Фоат абый. Чыннан да, альманахлар хәзинә иде минем өчен. Элгәрләребезнең юлын дәвам итеп, дәртләнеп, без дә “Яшьлек тавышы”н чыгара башладык. Ул газета буларак дөнья күреп, Казанның педагогика университеты галәмнән гаип булу язмышына дучар ителгәнче шактый еллар басылып килде. Илдар абый, Гөлшат апалар эше дәвам иттерелде...

Ни кызганыч, Гөлшат Зәйнашева белән очрашуга чират җитми калды... Ләкин мин аның тәүге шигъри тәҗрибәләре хакында да, ни өчен Тукай стипендиясе алып укучы студентның безнең уку йортыннан куылуын да, кире кайтарылып, укып бетерү тарихын да, фаҗигале язмышлы шагыйрә булуы турында да мәгълүмат туплаган идем.

 

Тыңлыйсызмы, мин сөйлимен

Үткән гомерем турында.

Үткәннәрем – бер җыр, бәет,

Барысы чагыла җырымда.

 

Барысы, җырларга әверелеп,

Сибелеп калган эзләремдә.

Җырларыма сыеп бетми,

Моңы калган күзләремдә,

 

– дип яза ул “Үзем турында” шигырендә. Әлеге юлларга шагыйрәнең балачак елларында, үсмерлек һәм студентлык чорларында күргән бар авырлыгы тулган. Җыр язуның, моң-аһәңне иң нәзек, тирән катламнарында аңлауның асылы да шул строфаларда ачыла.

Фикердәшен шагыйрә Лена Шагыйрьҗан заманында: “Җырлар дәүләтенең башлыгы”, – дип атаган иде. Шул дәүләт белән ничек идарә итүе турында сөйләшик әле. Ярдәм рәвешендә, Гөлшат Зәйнашеваның ахирәте Нәсимә Әхмәтҗанова язган истәлекләр игътибарга лаек. Бүген, татар совет җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертеп, сан ягыннан да, сыйфат мәсләгеннән дә алыштыргысыз роль уйнаган Әхмәт Ерикәй, Мостафа Ногман, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Гөлшат Зәйнашевалар буыны китеп баргач, матур әдәбиятка катнашы булмаганнар тарафыннан заман шаукымына иммунитеты бик тә зәгыйфь җыр текстлары язылганда, әлеге фикерләр аеруча да әһәмиятле.

“Гөлшат җыр язып йокларга ятты, җыр белән йокыдан уянды. Аларда кунарга калган төннәрдә кәгазь кыштырдаган тавышка уянып китәм дә гаҗәеп бер хәлгә шаһит булам. Кичтән язган шигырь битен бөтәрләп ыргыта да, үҗәтләнеп, яңа вариантын яза башлый. Очына чыкмыйча йокларга ятмый. Катлаулы, югары стильдә дә язмый үзе, гап-гади сүзләр белән гап-гади уйларын сынландыра. Менә шул сәләте аны җыр остасы итеп үстерде дә инде. Җыр аның стихиясе булды, бөтен иҗатын, бөтен вөҗүден биләде. ...Һәр шигырендә “җыр” дигән могҗизага мәдхия яңгырый. Яшәешебезнең төрледән-төрле күренешләре җыр образы белән өртелгән. Табигатьнең һәр бизәгендә җыр күргән, кешенең һәр гамәлендә җыр ишеткән Гөлшат. Гомере буе җыр колы булып, яктылыкка, биеклеккә омтылып яшәгән. “Менәргә иде Урал тауларына” дигән җырында шагыйрәнең бу омтылышы бөтен мәгънәсе белән ачыла” (Әхмәтҗанова Н. Сайрар кошы идең халкыңның // Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр / [төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – Б.26), – дип яза ул.

 

Менәргә иде Урал тауларына,

Басарга иде кыя ташына.

Шул кыядан кушылып җырларга иде

Урал бөркетләре таушына.

 

Чыннан да, Мансур Мозаффаров тарафыннан киң диапазонлы көйгә салынган, халык беренче яңгыраштан ук үз иткән, Илһам Шакировны зур артист буларак бар татар дөньясына таныткан әлеге җыр шактый бәхәсләр уята. Шул уңайдан, Ләбибә Ихсанова болай дип белдерә: “Бер төркем яшь язучылар әдәбиятка килгән 50 нче еллар шигърияттә лириканың читкә кагылган еллары булды. Кешенең рухи дөньясына, эчке кичерешләренә, уй-хисләренә урын аз бирелде. Җырчы шагыйрьләрне “күбрәк мәхәббәт җырлары язасыз”, дип шелтәләделәр...

Ә Сибгат Хәким Гөлшатны Язучылар берлегенә тәкъдим иткән рекомендациясендә: “Зәйнашева җырларының халыкка ничек хезмәт итүен белү өчен, берәр атна авылларда булу да җитә. Авылларга чыга алмасаң, радиога колак салу да җитә”, – дип язды” (Ихсанова Л. “Җырны тиккә җырламыйлар...” // Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр / [төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – Б.45).

Әйе, авыл кешесенә, гомумән, безнең татар халкына лирик нечкәлек бервакытта да ят булмады. Халык җәүһәрләре мисалында тәрбияләнгән биниһая күп профессиональ композиторлар, бу үзенчәлекне тирәнтен аңлап, Гөлшат Зәйнашеваның күңел лирикасы төренә кергән җыр текстларын бик теләп, ярыша-ярыша көйгә салдылар. Аеруча да туган якка, аның табигатенә мәхәббәт хисе белән өртелгән ихлас поэзия җәлеп итте аларны. Шагыйрә дә, үз чиратында, туган як образын типиклаштыра белде. Идел буйлары да, Урал таулары да, Кукмара юллары һәм Ык агышлары да, Керкәле таулары һәм туган Минзәләсе дә, гомере узган Казаны, Казансу буйлары да, Яңа Әтнәсе, әле тагын халкыбыз гомер кичергән бик күп төбәкләр – һәммәсе аның туган ягына әверелгән иде. Бу күзәтүчәнлек, кендек каны таммаган, бала чагы гөрләп узмаган җирләрнең дә сихри гәүһәрләрен табу Гөлшат Зәйнашеваның гомере буе сөйгән халкы арасында туктаусыз очрашуларда йөрүдән киләдер.

 

Юлда йөрсәм, никтер күңелем

Яктыра матур уйлардан.

Нинди серләр бардыр офыкта, –

Чакыра әллә кайлардан.

 

Юлга чыксам, җырлап барам,

Моң уяна йөрәкләрдә...

(“Бәхет юллары”. Луиза Батыр-Болгари көе)

 

“Бәхет юллары” җыры тексты – шуның мисалы. Гомумән, юл, туган якка кайту юлы, урман юлы, су юлы һ.б. юллар белән бәйле символлар шагыйрә иҗатында әһәмиятле урын били.

Туган як төшенчәсенә тоташкан тагын бер калып – тау символы. Инде алдарак Урал тауларын телгә алган идек. Кукмараның тауларын да бер “ярсытып” тетрәндерә шагыйрә:

 

Ярсып поездлар узганда,

Тетрәп кала таулары...

Эх, Кукмара, Кукмара!

Ерагаймасын ара...

(“Кукмара”. Мәсгуд Имашев көе)

 

“Сәяхәтче җыры” (Зиннур Гыйбадуллин көе) да таусыз язылмый (“Таныш түгел юллар буйлап / Мин озак йөрдем. / Туган ягым күрнерме дип, / Тауларга мендем”), Керкәленең исә таулары биек (Илгиз Закиров көе; “Керкәле таулары биек, / Биек булса да меник...”), “Туган ягымда” (Илгиз Закиров көе) җырында да бер тау бар (“Туган ягымда бер тау бар, / Түбәсе күккә тигән...). Һаман үсештә булу, биеклеккә менеп, туган як гүзәллеген күзәтү әнә шулай гәүдәләндерелә. “...бу шагыйрә – татар сәнгате, мәдәнияте белән шигъриятне тоташтыручы рухи бер ялганыш ул: каядыр югарыда, сәхнәдә йә күңелләр мөнбәрендә мөлаем итеп сөйли, җырлый, каядыр чакыра кебек”, – дип яза аның таланты турында Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ (Гаташ Р. Моңнар бәйрәме // Казан утлары. – 1998. – №1. – Б.115).

Шунысы бар: һәр ике очракта – юллар-илләр гизгәндә дә, текә тауларга менгәндә дә, лирик герой төп образ булып кала, аның янәшәсендәге кошлар, урман-күлләр, поезд-машиналар, хәтта сөйгән яры икенчел планда сурәтләнә – төп басым лирик геройның психологиясен, хис-кичереш-халәтен әлеге ярдәмчел образ-символлар аша сюжетчыл җыр текстына салу кыйммәтенә ирешүгә ясала.

“Радио, телевидение, концертларда аның сүзләренә язылган җырлар бик еш яңгырый иде, алар халыкның мәхәббәтен тиз яулады. Чөнки күренекле композиторлар иҗат иткән моңлы көйләр, Гөлшат апа язган тирән фикерле сүзләр халыкчан, аңлаешлы, җырчылар да аларны бик теләп, яратып, оста башкаралар, тыңлаучының күңел кылларын тибрәндереп, җырга гашыйк итәләр. Ул җырларда чын мәхәббәт, дуслык, туган илгә тугрылык, аны ярату хисләре яңгырый, алар тыңлаучыны уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, яшәргә көч бирә” (Гаитов М. Җырга багышланган гомер // Казан утлары. – 2008. – №1. – Б.119-128), – дип яза галим Марс Гаитов.

Урманнарга керик... Гөлшат Зәйнашеваның урман образы – үзе бер стихия. Анда адашыплар бетәсең, үзеңчә сагышланып моңаясың.

 

Урманнарда йөрдем

Иркен сулап,

Бигрәк хуш исле нарат ылысы.

 

Урманнарда йөрдем

Җәйге таңда,

Басылмасмы дип сагыш күңелдә.

 

Урманнарда йөрдем

Бер ялгызым,

Баласын җуйган болан эзеннән.

 

Өч строфа. Һәммәсе үзенчә яңгыраш ала. Бездә сорау уяткан вак кына вакыйгаларны бер сихрилек белән тезә ул. Нидер булган, нәрсә бар, дип сискәнеп китәсең... Әмма тәҗрибәле җырчы шагыйрә һәммәсенә җавап таба:

 

Йөрәк ярасын да

Төзәтәдер

Күз карашкайларыңның җылысы.

 

Төннәрне яктырткан

Ай шикелле

Булсаң иде язмышым күгендә.

 

Башларым әйләнеп

Китте кинәт

“Башканы сөям”, дигән сүзеңнән.

 

Күрәбез: строфалар ике блокка бүленә. Беренчесендә шәхси хисләр мәнфәгатенә һичнинди ишарә юк та кебек, шулай да соклануның ни өчендер сагышка әйләнүен тоябыз. Ә икенче блок инде беренчесендә әйтелгәннәргә “мин монда”, дип җавап кычкыра. Соклану, ярату, өмет хисләрен соңгы юлда үкенү хисе чәлпәрәмә китерә. Шул рәвешле, хисләр дөньясы һәм аларның сәбәпләре ачыла. Йөрәкнең, күңелнең кискен дулкыны ташыганда бәреп чыккан эмоция, милли моң-хис үстерелеше сәнгати позициягә баса. Җыр сәнгатенең сыйфат билгесе – барометры Гөлшат Зәйнашева моны яхшы тоя.

Урман безнең татар халкы өчен аеруча да якын бит. Ул мичкә ягарга утын әзерләү, себерке сындыру, җиләк-җимеш җыю урыны гына түгел. Динебезне мәсхәрәләгән елларда халкыбыз, төпләп-тамырлап, аның иң караңгы төпкелләрендә милләтне бүгенгегә китереп җиткерәчәк татар авылларын корган.

 

Кердем карурманнарга,

Калдым караңгыларга.

Газиз башлар сау булганда,

Нигә ямансуларга?

 

Халык көенә язылган әлеге җыр шул хакта уйланырга этәрә.

Урман образының лирик-җиңел бер мисалы “Урман юлында” (Илгиз Мәҗитов көе) җырында ачыла:

 

Борылдык урман юлыннан,

Атладым синең эздән.

Җир җиләгенә чык түгел,

Яшь тамды минем күздән.

 

Шәхсианә-эротик хәл кичереп укыганда-тыңлаганда, строфаның соңгы ике юлы фани дөньяның реаль чынбарлыгын бәреп төшерә: җир җиләгенә кыз күзеннән яшь тама. Ни өчен? Ә мондый табышларны Гөлшат апа җырларыннан көшелләп табып була: кайнар чишмә; кояш нуры сипкән, эчендә йолдызы булган җырлар; җиләк аралап йөрүче сандугачлар; гөл үбүче кояш; моң булып түгелүче яшь парлар – саный китсәң, шактый җыела.

Барча кыйммәтләрен туплагач, нәрсәдә соң Гөлшат Зәйнашева җырларының гомерле язмышы, диярсез. Әлбәттә, сюжетта. Ул беркайчан да беренче юлларда ук күңелен ачып ташламый – зәвык саклый. Хәзер бит җырларның бик күбесе “шәп-шәрә күңел” рухында башлана һәм төгәлләнә. Алар буенча озакламый биология укытучылары физиология-анатомия укытачак: йөрәк, бавыр, үпкә кайда һ.б. Гөлшат Зәйнашевада иң беренчел – сюжет. Вакыйганы, аның буласы урынын, геройларын ике юлга сыйдыра да бетерә, калган хиссилекне шуларга бәйле ача. Бала чакта җырлаган бер җырны гына искә төшерәм:

 

Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк, диеп,

Өйрәткән энесенә.

 

“Җыр чыгару”, “багышлау”, “бергә җырлау”, “өйрәтү” фигыль сүзләр – һәммәсе сюжетчыл вакыйгалылыкка этәрә. Һәм бу калган һәр строфада да шулай.

Йөрәк сөенә! Гөлшат апаның чыннан да җыр сандугачы икәнлеген гыйльми дәлилләүче кеше булды – иҗатын диссертация дәрәҗәсендә фәнни әйләнешкә керткән галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова хезмәте мәртәбәле һәм мактауга лаек.

Халкыбыз арасыннан артист-җырчылар белән бергә кайтып кермәгән җор, шаян Гөлшат Зәйнашеваның ихлас күңел халәтен тоябыз – чын юмор остасы. Сәхнәләр тоткан алып баручы.

 

Ялкау син, дип, кимсетәләр –

Үләрсең ачуыңнан.

Җәй буена карга кудым

Кукуруз басуыннан.

 

Шундый шаян шагыйрәнең вафаты 1 апрельгә – көлке көненә туры килү безне тетрәндерде...

Хәзер кем соң сандугач?!

Сандугач... Сандугач! Нинди кош соң син, Гөлшат Зәйнашева сандугачы?


 
Сандугач, сандугач, 
Китмә, китмә, сандугач!..
Курыкма син кышлардан,
Кал син башка кошлардан,
Саклармын салкын җилдән,
Китмә син туган илдән.

 

Миллилегебезне, халкыбызның ачы язмышын, моңыбызны ачкан кош син – Гөлшат Зәйнашева һәм... синең сандугачың! Янә шундый сандугачларны үстерсәк иде!

Реклама