Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кечкенә әзи – зур абыем

Шамил Маннаповның тууына 80 ел

Шамил абый, аның иҗаты һәм тормышы турында беренче тапкыр язарга керешү миңа кыен да, рәхәт тә. Бер яктан караганда, без “бергә” үстек: ул минем киләчәк язмышымны хәл иткән олы туганым булса, икенче яктан, мин аның күләгәсенә сыенып, җылы канаты астында яшәмәдем. Гәрчә, Мөхәммәт абый Мәһдиевне әдип итеп таныткан беренче повесть-бәяннарын бабасы (хатыны Лилия апаның әтисе – олуг әдип Гомәр Бәширов) “язып биргән” кебек, ул да миңа тәүге каләм тибрәтүләремне “язып биргән” дип санаганнардыр. Университетта үземнән өлкәнрәк сыек буынлы кайбер сабакташларымның “син абыеңа ышанма, таянма, ул печән кибәне (йомшартыбрак әйттем) күләгәсе генә” кебегрәк сүзләре күңелне җәрәхәтләсә дә, күпмедер дәрәҗәдә мин аның юлыннан барганмын. Чөнки безнең илһам чишмәбез бер: икебезгә тиң кадерле шигъри җанлы Әниебез – Дәү әнием. Шуңа күрә Маннапов тамырлы булып тууыма, Шамил абыйның пеләмәше икәнлегемә һич тә кимсенмим. Ике Туфанның – Хәсән аганың һәм Туфан абый Миңнуллинның (ул үзе дә шагыйранә зат иде) – аның иҗатына бәя биреп, “Шамилдәге кебек ихлас шигырьләр бик азларда гына бар”, дигән сүзләрен тапшыра алмый калуыма гына үкенәм. Янә бер үкенечем – абыйга исән чагында рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмадым шул. Югыйсә, ул үзе дә, ниндидер җил-зәхмәт тимәсен дигәндәй, мине саклагандыр.

 

...Кем уйлаган, “әзи, әзи!” диеп,

Минем арттан чапкан бу малай,

Казан урамында куып тотып,

Мине узар, диеп, берзаман.

Узу кирәк, –

Карт агачлар кайчак

Яшьрәкләргә ясый күләгә.

Кала инде безгә – өлкәннәргә –

Сезгә күбрәк якты теләргә.

...Җил уңдыра, яңгыр суы юа, –

Бина кала, бина бирешми.

Безгә, энем, кешегә җылы биргән

Бина кебек булу тиешле.

...Бу дөньяда, гыйбрәт алыйм, дисәң,

Үз җаныңа күз сал иң башта.

Ятлар белән дөнья куганда да,

Алар белән җиңел булганда да,

Туганнарың юлда югалтма!

(“Гыйбрәт алыйм, дисәң...”)

 

Аның бүген инде бөек дип әйтә алырлык шагыйрь-кордашлары да бар иде: Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим һәм әле тагын байтак исемнәрне (әлбәттә, иҗатлары буенча) тезеп китәргә була. Мөгаен, аларның берсе дә каләмдәшләре Шамил Маннаповны “печән кибәне күләгәсе иде”, дип санамыйдыр...

Бу истәлек-язмамда мин абый иҗатына ниндидер бәя бирергә җыенмыйм. Аның тәрҗемәи хәле дә (биографик тормышы) аерым китапларда, байтак мәкаләләрдә тасвирланган. Шулар арасыннан, сезгә никадәр генә сәер булып тоелмасын, минем өчен иң мәгънәлесе, иң кадерлесе – якташыбыз (инде үзе дә гүр иясе булган), талантлы журналист, газета редакторы Рәфыйк абый Шәйхетдиновның сүзләрендә уелып калган сыман. Район үзәгендә (Базарлы Матакта) узган бер кичәдә ул болай дигән иде: “Шамил абый, аяк очларына басып, зур булып күренергә ымсынмый. Ул үзенең иҗаты белән тиешле биеклекләрне яулады”.

Абый, авылдашым Нәби ага Дәүли кебек үк, үзенең туган-үскән Әлки якларын, Мулла авылы дигән бәләкәй ватанын сагынып яшәде. Кызганыч, гомере кыскарак булды шул, газиз туган төбәк Сабантуйларын юньләп күрә алмый китте. Нәби аганың да күңеле, Сабантуй аты кебек, яз саен шул тарафка талпына иде. Ни үкенеч, ул заманда “тимер атым” юк, үземнең дә атаклы Әлки – Алпар батырлары мәйдан тоткан бәйрәмне күрергә тилмергән чаклар... Юллар ябык, Нәби агадай мәшһүр якташларын булса да чакыру, каршы алу турында сүз катып карасам да, моңа исе киткән адәм табылмады. Ул чордагы район түрәләренең колаклары саңгырау, күзләре томаланган, дөньяның “куласа” икәнлеген онытып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртудан ары китә алмадылар шул. Инде, даһи ятим Тукай сүзләрен чак кына үзгәртеп әйткәндә, “бар да бар, тик юк туганнар. Без ятим анда, ятим...” (Шул ук вакытта миңа кайбер бәндәләрнең: “Синең туганнарың юк бит”, – дигән мыскыллы сүзләре ошый, аларны үземчә кызганам, чөнки алар мөстәкыйль, башкортлар әйтмешли, үз һәлмәклегең, ягъни “дәүмәле зур булмаса да, авырлыгы булган”ча, башкалардан бәйсез хәлдә яшәүнең тәмен белми. Дөрес, мин туганнарым юклыгына эчтән сызам. Әмма бу вөҗдансыз, оятсыз заманда кемнең туганлыгы чын икән?!)

Чувашның танылган әдибе, безнең Сихтерма тумасы (хәзер ул авылга Хузангай исеме бирелгән!) Педер Хузангай агай бәйрәменә кем генә чакырылмады, музее ачылган икән, дип тә сөйләделәр, әмма, якташлар үпкәләмәсен, бу – кайсы милләт төбәге, кемнәр ватаны соң? Сүз иярә сүз чыккач, шундый гөнаһлы уйлар да килә күңелгә. Район үзәгендә минем, ничектер, юл уңаенда, шактый бай, матур интернациональ музейга кергәнем бар, аны торгызуда Г.Булатова, Н.Дәүли, Ә.Яһудин, Ш.Маннапов, аннары И.Мәхмүтова, Р.Мотыйгулина, М.Сөнгатуллин кебек күренекле шәхесләребезнең, нинди исемнәребез булуга, нинди вазифалар биләвебезгә карамастан, ул чорда әүхәтебез җитеп бетмәгәнен таныйм. Ихтимал, моңа үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан, бүген бар, иртәгә юк төбәк хакимияте генә түгел, без дә гаепледер.

 

Идел суы нигә тәмле,

Идел суы ник тирән? –

Аңа сулар кушылгандыр

Әлки чишмәләреннән...

Бу җырларым нигә моңлы,

Сагышларым ник тирән? –

Аңа моңнар кушылгандыр

Җанымны сугарып торган

Әлки чишмәләреннән.

(“Әлки чишмәләре”)

 

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белми торган кавемгә әверелеп барабыз шикелле шул.

...Ярый, “сүзебезнең башы иде бит Шүрәле”. Нинди күңелсез темаларга кереп киткәнмен, күр әле! Хәер, бу юлы да шул хәлләрне искә төшереп сызланмасак-сыкранмасак-үкенмәсәк, Нәби абзыйлар, Шамил абыйлар кайтып искәртә алырмы икән? Юктыр...

Беренче җөмләмдә үк мин, Шамил абый белән бергә үстем, дип мактанып куйдым. Без, чынлап та, язмыш туры китереп, ул туган йортта – аның әти-әнисе (Дәү Әтием белән Дәү Әнием) ихатасында үстек. Сабый чагымда ул мине караган, уйнаткан кебек булгандыр. Үз әнием сөйләве буенча, Кечкенә әзи (ягъни Шамил абый) иптәшләре белән пәке кадашмы, башка берәр уенмы белән онытылып-мавыгып киткән арада, мин капка төбендәге каз үләне өстендә тәгәрәшеп яткан кәҗә “чикләвек”ләрен авызга тутырырга өлгергәнмен. Моның өчен әни Шамил абыйның маңгаена чирткән дә мине өйгә алып кереп киткән. Аннары инде мин үзем дә абыемны, авыл тузанын куптарып, кыркапкада армиягә озатып калганыбызны хәтерлим... Һәм, ниһаять, аның берзаман, өч ел Мәскәү янында хезмәт иткәч, авылга әйләнеп кайтканын. Оят булса да язам: кышкы төн булса кирәк, мин, аннан унбиш яшькә кечерәк шалапай, кече йомышымны үтәргә ниятләп, ишегалдына чыкканмын. Ә солдаттан кайтучы Кечкенә әзи, әтисе яисә әнисе чыкмасмы (имештер, аларга сюрприз ясарга) дип, чолан почмагына посып торган. Аны, әлбәттә, мин абайламаганмын... Шулай итеп, абыйның абруе чылана яза,“авантюра”сы барып чыкмый. (Кем белә, “Солдатта булган, диләр” җырының оеткысы, бәлки, шул чакта ук тугандыр...)

Дәү Әни читтәге улларына, үзе чыгарган шигырь-мөнәҗәтләрне куша-куша, хатны, ни өчендер, миннән (6 яшьлек оныгы-улыннан) яздыра. Икесе дә заманнар аркасында өч язу (гарәп, латин, кирилл) таныган Дәү Әтигә күңел серләрен чишеп бетерә алмаганмы, әллә Мәгыйз бабайның җыр, мәзәк сүз, әкият яратуына карамастан, шигырьгә беркадәр кырысрак мөнәсәбәтеннән килдеме икән ул тыелу, – тәгаен генә белмим, әмма, шигырь-җырларны үземчә борып җибәрүдән тәм табып, ул хатларны беренче иҗат җимешләре итеп яза идем. Ә мәдрәсә сабагы алган, төп гомерен авылда уздырган Дәү Әнием бер дә уйламаган Крылов мәсәлләреннән татарчалап канатлы сүзләр китерә (аның “Тиле Трушка” дигәне кайдан килгәнен соңрак – үсә төшкәч белдем), алай гына да түгел, Пушкин, Лермонтов кебек шагыйрьләрнең байтак әсәрләрен үз күрә, шуңа күрә әдәби оеткыны (Шамил абыйның рухы шат булсын), иң элек, мин аңардан – кайчандыр, яшьлегендә Дәү Әти белән бергәләп Кавказ якларында тимер юллар төзешкән Дәү Әниемнән алганмындыр, дип уйлыйм.

Дөресен әйтергә кирәк, абый Казанда әллә ни муллыкта, рәхәт гаилә кочагында яшәмәде, дип беләм. Ул – тыйнак, ни барына шөкер итеп гомер кичкән бәхетле кеше. Юклык кичергән чаклары да булгандыр. Мин, әле сабый, яшүсмер чагымда ук, аның Казаннан бүләк алып кайтмавына үпкәләми идем. Бер генә мисал: без мәктәптә укыганда, сызым дәресләре бар, сызымны дөрес итеп эшләү генә җитми, кара тушь белән башкарып бирүне дә таләп итәләр. Авылда, әлбәттә, тушь дигән нәрсә юк, аны калада туганнары булган малайлар-кызлар гына күз карасы кебек саклап-кадерләп тота. Мин абыйдан тушь алып кайтуын сораганымны хәтерләмим, әмма укытучыма рәнҗим: миңа, карандаш белән эшләгән өчен генә, “дүртле” куя... Тушьны башка классташларга дөрес-пөхтә итеп сызып бирсәң яисә мәктәпкә плакат язсаң, табып була-булуын, һәм мин шулай эшләргә мәҗбүр идем. Шамил абый, ихтимал, минем бу “проблема”ны белмәгәндер дә. Шулай да аның бер бүләген – Хәсән Туфанның 1964 елда чыккан “Сайланма әсәрләр” китабын әле дә кадерле ядкяр итеп саклыйм. Ул заманда хәзерге яшьләр ишетмәгән абзыйларның уртакул шигырь җыентыклары шактый күп чыга, авыл кибетендә һәм китапханәсендә исә Туфан яки Дәрдемәнд турында белмиләр дә, Такташ, Җәлил китаплары юк, дәреслекләрдә башлыча “тегеләр” генә түрдә утыра, ә Туфан китабы миңа чын шигъриятнең нинди булырга тиеш икәнлеген аңларга булышты. Менә монысы өчен абыйга рәхмәт укып яшәдем.

...Безнең гаиләдә шундый рәсми булмаган иерархия бар иде: Әти-Әнидән кала, Зур әзи, Шәкерт әзи, Туган әзи, Зур апа (кайчандыр Кечкенә апа да булган әле, тик ул яшьли үлгән), аннары азмы-күпме якын туганнар: Тумачи апа, Туган апа, Матур апа һ.б. Ә Шамил абый – миңа һәм Зур әзи белән Тумачи апаның балалары өчен Кечкенә әзи. Дөрес, буйга чандыррак булгангамы, ул инде “зуп-зур Апуш” чагында болай эндәшүне бигүк өнәп бетерми кебек тойдык, шуңа безнең балалар аңа Матур абый дип әйтеп үстеләр, ул, чыннан да, матур, нечкә күңелле, игелекле зат иде. Кызларымны да телләре ачылган чакта ук җәмәгатемнең бертуганнарына, аларның үз ягында электән үк Дәү апа, Бал апа кебек якын итү сүзләре булса да, Алма апа, Зур абый дип хөрмәтләп дәшәргә өйрәттек (безнең авылларда әле дә бармы икән мондый тәмле эндәшүләр, әллә, урыс “туганнарыбыз” шикелле, Иван, Мария дип кенә йөртә башладыкмы?!).

Сүз җаеннан гына әйтим, минем белән шаярырга яратканга, кечкенә чагымда ниндидер кушамат таккач, үзем дә “сдача” бирми калмадым: аңа, алайса, син Шаман булырсың, дидем. Үртәүчән кеше үзе дә үртәлүчән, үпкәчелрәк була бит. Ул, чынлап та, моңа үпкәләгән иде. Заман әдәбияты белән танышлар белә: мәзәкләр, шаян хикәяләр яза башлагач, ул Шаман дигән (Шамил Маннаповтан кыскартылган) әдәби кушаматына ияләшеп китте, шундый тәхәллүс (псевдоним) белән китап та чыгарды әле. Алга таба да мин аның шактый кырыс тәнкыйтьчесе булдым. Хәтта яңа шигырьләрен, мәзәкләрен күрсәтми үк башлады. Нашир буларак, китап чыгарырга булышмаганым өчен дә миңа аның хәтере калган иде кебек. Шөкер, мөмкинлекләрем чикле булуга карамастан, гомер китабын – туган якларга, балачагына багышланган “Мәңгелектән елмаю” дигән хатирә-хикәяләрен мин дә чыгарыштым. Баштагы вариантын “тетеп” ташлагач, кереш сүзен, үпкәли-үпкәли булса да, яңадан язган иде ул. Без чыгарган китап “Гаҗәеп хәл: тормышымда ниндидер җитди үзгәрешләр көтелгәндә яисә нәрсәдәндер җаным тетрәнгән вакытларда минем төшемә әни килеп керә”, дип башланган ихлас-җылы сүзләр белән ачыла.

 

...Күкрәк көчем белән

Мул җимешләр җыеп алсам әгәр эшемдә,

Әллә нигә, иркәләгән кебек,

Әни керә минем төшемә.

Кинәт кенә хәсрәт уты кабып,

Янып йөрсә әгәр эчемдә,

Кемнәргәдер үпкәләгән сыман,

Әни керә минем төшемә...

 

Икебезнең уртак Әниебезгә багышланган “Керфегеңә тамармын мин” җыры да шул китапның прелюдиясе кебек ишетелә.

Мөхтәрәм әдәби журналыбыз хуҗалары, бигрәк тә укучыларым гафу итсен, абый турында язарга кушсалар да, күбрәк үземә кагылышлы хәлләргә кереп киткәнмен. “Бергә үстек”, дип башлавым ук каләмемне шул якка авыштырды бугай.

“Кечкенә” зур абыем турында язмамны түгәрәкләп, аның – иҗатыннан аерылмыйча гомер иткән эш атының – хезмәт кенәгәсендә өч кенә юл булуын искәртәсем килә: “Татарстан яшьләре” газетасы, китап нәшрияты һәм иң кадерлесе дип уйлыйм – ул да булса – “Казан утлары”. Урыслар әйтмешли, “әле узмаган узган заманда” (“непрошедшее прошедшее время”) ун елга якын үзем дә шунда беркадәр хезмәт куйган “Казан утлары”на аерым рәхмәтем – фани гомерен йомгаклап килгәндә, Шамил Маннаповка сыену-иҗат мәйданы һәм, әлбәттә, бүген,“ягез, бер дога”, дип, искә алу мөмкинлеге биргән өчен.