Булу кирәк бергә үзәктә

   Догалы хатирә

 Миңа өч яшь иде. Иртәнге өч –

Әни белән йөрдек үләнгә.

Ул утыртып йөрде «уфалла»га,

Яклар көче итеп күргәнгә.

 

 

Чалгы чыңы, печән кыштырдавы,

Бишек җыры булды җаныма.

Хәле беткән чакларда да әни,

Алып сөяр иде алдына.

 

 

Чык тамчысын кояш киптергәндә,

Без кузгала идек кайтырга.

Йөк өстендә мин бастырык булдым,

Буй җитмәгәч арба тартырга.

 

Үрләр менеп үрләр төшкән чакта,

Авыл өсте учка сыйганда,

Әни һәрчак нидер укый иде,

Куш учларын төбәп җиһанга.

 

Кайтып җиткәч, күңле тынычлангач,

Сала мине түшәк өстенә.

Мин талганмын татлы йокыларга,

Ә ул киткән колхоз эшенә.

 

Күпме сулар хәтерләрне юган,

«Уфалла»лар иңгән туфракка.

Тик бәгырьдән китми йокы тәме,

Калсалар да еллар еракта.

 

…Машинада икәү. Әни дә мин.

Үткән юллар буйлап барабыз.

Үр өстенә туктап дога кылдык –

Кабул булсын изге догабыз!

 

              Бер йодрык булыйк!

Кеше җаны шундый серле бит ул,

Авыр чакта бергә сыена.

Бергә ишү җиңел көймәләрне,

Каршылык юк кебек тоела.

 

Үзгә бүген вакыт агышлары,

Дөньялары шактый катлаулы.

Бергә булсак авызлыкларбыз без,

Ияр салдырмаган атларны.

 

Тормыш баскычларын аз менмәдек,

Язмыш безне шактый иләде.

Ә без бергә җилкән була белдек,

Шуңа салкын җилләр тимәде.

 

Кендек каның тамган туган җиргә,

Тугры калу, нинди мәртәбә!

Шушы җирне матур бизи алсак,

Бәхет калдырырбыз иртәгә.

 

Аерылганны – аю ашый, диләр,

Бүленгәнне – бүре күзәтә.

Берләшүләр кирәк һәр адымда,

Булу кирәк бергә үзәктә.

 

Ун чыбыкмы, әллә бер чыбыкмы,

Кайсысы соң сынмый бөккәндә?

Бер йодрык булыйк, җиңел булыр,

Язмыш сынауларын үткәндә.

 

Нинди генә чаклар булганда да,

Өметләнәсең  бит яхшыга.

Онытмыйкчы, без җаваплы бүген,

Туар буыннарның каршында.

 

Шөкер кылыйк изге гамәлләргә,

Тынычланмыйк, тормыш-чаптарда!

 Иңнәр – иңдә булсын, җиңел булыр,

Кыенлыклар килгән чакларда.       

 

          

                   Кайтаваз
Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә,
Нурлырак, ди, хәтта Кояштан?!
Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,
–Күңел кояш белән охшашкан.

Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә,
Иң чибәрне кочып югала!
Җавап кайтарамын; Билләһи, дим,
–Һәрчак мәхәббәттән көч алам.

Йолдызлар да миннән көнләшәләр,
Ай, Кояшны якын күргәнгә.
Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,
–Якын якынрак һәрхәлдә.

Чулманым да еш көнләшеп дәшә:
–Дулкыннар, дип, үлеп китәсең?!
Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,
–Дулкын – рухым, ни хәл итәсең?

Сандугачлар кайчак көнләшәләр:
–Безне уздырырга телисең?
Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,
–Жаным моңлы булгач, нишлим соң?

 Кычытканнар кайчак көнләшәләр,
Әремнәргә башым игәнгә.
Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,
–Туган туфрак тәме килгәнгә!

Көнләшәләр, кайчак көнләшәләр,
Дус-туганнар, читләр көнләшә.
Читен булыр иде дөньялары, 
Үз бәһасен кеше белмәсә!

Җавап кайтарамын кайтаваздай:
–Билләһидер серле һәр халәт!
Көнләштереп яшик дөньяларын –
Миннән сезгә изге әманәт!


              Юкка чыккан авыл нигезендә…

Нигезләрдә әрсез кычытканнар,

Өтеп-өтеп ала карашны.

Искән җилне чага зәһәрләре,

Саркып куя язмыш ярасы.

 

Нигезләрдә сантый тигәнәкләр,

Килүчегә ачык “хуҗалар”.

Чалбар балагыннан тоталар да,

Иңбашына куллар сузалар.

 

Нигезләрдә татлы әрем исе,

Ул хушбуе авыл җиренең.

Исни-исни атлыйм авыл буйлап,

Монда тагын кайчан килермен…

 

Морҗаларда чәүкә патша бүген,

Канат кагышлары гел үзгә.

Бөкересен тезләренә салып,

Авыл кереп бара бу көзгә.

 

Авылларда буш нигезләр ята,

Булган – авыл, бүген юк менә.

Кычытканнар чаккан җилләр генә,

          Арка кашытырга иелә.

 

Гомер юлыннан

Сипләп барам нигез ниргәләрем,

Гомер дигән тормыш-диварның.

Бер ниргәсе күтәрелгән саен,

Капшап карыйм тирә-жиһаным.

 

Ерак китмәдемме өч аршыннан –

Анысы минем төшәр бер ноктам!

Күбәләк тә кайта учагына,

Туңа калгач ачы суыктан.

 

Оча-оча кошлар арып  төшә,

Ял итәргә табып ноктасын.

Күтәрә җир сине, мине, аны,

Күчәреннән генә чыкмасын!

 

Кайчакларда, «вай» чакларда кайчак,

Хәлләр киткән хәлсез бер чакта.

Иеләм дә җиргә кулым бирәм,

Ихлас кысам, алып кочакка,

Шундый рәхәт була шул чакта!

 

Җирдән иңгән җанга җир якын шул,

Җир – имчәге, сулар һавасы.

Әҗәл дәшсә, җиргә күбрәк елыш –

Яшәүләрнең шунда дәвасы.

 

Басып торам, ныклы басып торам,

Гомер дигән тормыш юлында.

Уңда – язмыш, сулда ниләр көтә,

Безнең  гомер Тәңрем кулында!

 

Саный калсам нигез ниргәләрем,

Биек кебек инде тоелыр.

Җиргә төшәм, бары шунда гына,

Бар урыным мәңге сыеныр.

 

Мин җир улы. Такташ оныгымын,

Җирдә минем бөтен тотнагым.

Ниргәләре ныклы, бер зурлыкта –

Беләм җирдә уртак йорт барын,

Өч аршынлы соңгы йорт барын!

 

 Бәргәләнү

Эскерттән ишек эзләгән,

Кешене күргәнем бар.

Аны күзләп түземлегем,

Бетсә дә түзгәнем бар.

 

 Суга исемен язарга

Тырышканнарны беләм.

Булмасын да беләм үзем,

Аның хәленә керәм.

 

 Җилгә карап хәбәр салып,

Кем соң жавап алалсын!

Сүз катсам да беләм аның,

Гамәлендә каласын.

 

Күзен йомып кояш көткән,

Җаннарны күргәнем бар.

Күзем анык күргәндә дә,

“Күрмичә” йөргәнем бар.

 

 Белмим, ничек, ни өчендер,

Тынлык та була тансык.

Җаныңа урын тапмыйсың,

Күңел йөргәндә ярсып.

 

Мин сөюсез яши алмыйм…

Мин сөюсез яши алмыйм,

Сөю тулы һәрбер уем.

Кояшны да кочар идем,

Җитми генә юкса буем.

 

Нишлим инде, шундый булгач,

Йөрәк тоташ мәхәббәттә.

Һәр карашка җавап бирәм,

Куркам ачы җәрәхәттән.

 

Язмышыма насыйп булган,

Сөю – мәхәббәт юлы.

Шуңа күрә күңелем дә,

Кайнар хисләргә тулы.

 

Мин сөюсез яши алмыйм,

Таһир каны йөрәктә.

Пыскып кына яна белмим,

Яратудан бигрәк тә.

 

Гаепләрләр белмәүчеләр,

Мәхәббәтнең назларын.

Яшәү фасылларым булды,

Тоташ сөю язларым.

 

Ни булса да үземнеке –

Шатлыгым, ялгышларым.

Үзем теләп сайлап алдым,

Мәхәббәт язмышларын.

 

Мин сөюсез яши алмыйм –

Җанымдагы кануным!

Бәһаләрен яхшы беләм,

Ихлас сөеп януның!

 

 

               Ташламасын безне өмет кош

Хушлашканда булмый тигезләр –

Берәү елый, берәү үкенә.

Язылмаган тормыш кануны –

Язмыш җиңә, кеше җиңелә.

 

Саубуллашкан чакта кинәттән,

Билгесезлек хисе исертә.

Җаның исән икән, үз-үзеңне,

Кулга алу кирәк ничек тә!

 

Каерылганда парлы канатлар,

Усал җилләр талкып йөдәтә.

Каршы тору авыр берүзең,

Кыен бигрәк ялгыз йөрәккә.

 

Тормыш – көрәш, аның мәйданы:

Берәү җиңә, берәү җиңелә.

Бәхетме ул, сагыш, кайгымы –

Барысы да адәмнең иңендә.

Тигез генә күтәр идең лә,

Йөкләр никтер төрле бүленә.

 

 

Вазыйх Фатыйхов (1958) – шагыйрь; «Тормыш – ормыш», «Яшерен сөю», «Язлар көтә күңел» исемле китаплар авторы. Балык Бистәсендә яши.

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

 

 

Реклама