ВАКЫТ – ҖИТЕЗ БОЛАН (сонетлар)

1
Язмышыңа әгәр язган булса сагыш,
Яба вакыт сары яулык алсу йөзгә.
Күңел күген күкселләтеп болыт йөзә,
Аваз сала кара төндә әрсез байгыш.
Усал җилләр тәрәзәне килеп кага,
Тынлыкның да тавышыннан чыңлый колак.
Җан сыктаудан тамырларны иңләп-буйлап,
Дөрли-дөрли ут сулышлы ялкын ага.
Тилергән хис өндә түгел, төштә сыный,
Күзәнәкләр уяна да, сагыш сулый,
Әйтерсең лә куып тоткан кара каргыш.
Төннәр озын, таңнар атмый интектерә,
Торган йортың кайчак гүя була төрмә,
Ялгызлыкка дучар булсаң әгәр ялгыш.

2
Җилләр исә дулый-дулый, болыт тузгый,
Өзеләләр яфраклары агачымның,
Җиргә төшә әҗереме адашуның,
Кемнәр әйткән, гомер, диеп, зая узмый.
Өшегәндә тәнем түгел, җаным туңып,
Сыенырлык, җылытырлык юк якыным.
Саран ай да жәлләп сибә нур-яктысын.
Салкын мендәр, эчем-тышым ялкынлы ут.
Айлар арты еллар ага алга таба,
Вакыт җитез болан кебек һаман чаба,
Син еракта башка ярлар куенында.
Сөю эзләп, назлар көтеп узган гомер,
Юанганмын, бер килмәсә, дип, бер килер,
Югалтулар отканмын фал уенында.

3
Чәчләремә бәс төшкәндә, син җан өрдең,
Йөгереп кердем дөрләп янган ут эченә,
Кергән идең син күптәннән бер төшемә,
Мин ул чакта ак гөлләрдән такыя үрдем.
Ак чәчәкләр – аклык төсе. Якты хисне
Сакларсың дип уйлап йөрдем гомер буе.
И тансык яр, сиздеңме син минем уйны,
Укыганда күзләремнән серле кичне.
Дулкын-дулкын хисләр ташый күңелемнән,
Үзем куркам чайпалыплар түгелүдән,
Тибрәттең дә сабый сыман кочагыңда.
Соң мәртәбә йөрәгемә ялкын капты,
Күкрәгемдә җырчы былбыл канат какты,
Янам дөрләп ялкынлы ут учагында.
4
Каршылыймын сөю тулы язларымны,
Китә күрмә каерыплар канатымны.
Әле яңа таныйм синең яратуны,
Төштәме соң, әллә өндә бу назларың...
Шәм түгел лә, кояш элеп куйдың күккә,
Җан түренә оя корды пар сандугач,
Өздерепләр сайрашалар, ал таң тугач...
Юкка чыкты язмышыма булган үпкә.
Канатыңа тотынам да күккә ашам,
Гөлләр белән тулы синең күңел бакчаң,
Гарешләргә юл ачучы ул син икән.
Хуш исләрдән исерәбез икебез дә,
Җәннәтләрдә пешкән алма икебезгә...
Алып менгәч, ега күрмә мине күктән.
5
Таһир-Зөһрә хәлен белә бары күкләр,
Галәм карый күзен кысып гашыйкларга,
Күк капусы ачыла тик ашкыннарга,
Мәхәббәтен җуйганнарга ябык чикләр.
Галәм кичтек, йолдызларның нурын эчтек
Һәм яшәрдек сөю дигән затлы хистән.
Мең ел үтеп киткәндә дә чыкмас истән,
Чиксезлекнең серен ачып, җиргә төштек.
Уйласак та, безнең башлар күккә тия...
Җир күчәрен күтәрерлек көчкә ия...
Адымнар да хәзер күпкә базымлырак.
Җаныбызда, аңыбызда сихри балкыш,
Фал китабы битләрендә серле язмыш...
Безне кавыштырган йолдыз юлы ерак.
6
Йолдыз булып балкыр өчен Сөю кирәк.
«Син минеке, мин синеке» дигән сүзләр
Галәмнәрне кичеп мәңге безне эзләр,
Берсен-берсе тоеп тибәр ике йөрәк.
Кушылганда синең сулыш, минем сулыш,
Шаһит булды ай-йолдызлы җәйге кичләр.
Мәңгелекнең юлы булган галәм нишләр,
Аерылса кап икегә безнең язмыш?
Мәхәббәтен беркөн җуйса гашыйк җаннар,
Безнең хәлне, әйтче, җирдә кемнәр аңлар,
Ишелмәсме күк капусы өстебезгә?
Бертуктамый яңгыр койса, ташлар яуса,
Җимерелеп юлыбызга таулар ауса,
Каргыш булыр ул Сөюдән икебезгә.
7
Акыл белән хис табышкан көнне саклыйк.
Сизәсеңме, сөю хисе яши, тере!
Күзен ача агачларда яшел бөре.
Кышларга да җитәкләшеп бергә атлыйк.
Яшел үлән борын төртә. Сары чәчәк
Керфекләрен назлап искән җилләр тарый.
Җиргә килгәч очрашканбыз әле ярый,
Димәк, безгә насыйп икән бу күрәчәк.
Синсез дөнья булыр иде ямьсез, шыксыз,
Яшәр идем ятим булып, бер шатлыксыз.
Аңлаучылар булмас иде минем җанны.
Сөю тәмен татымаган бәхет тапмый,
Мәхәббәтен эзли, тәүге хисен саклый
Каршы алганчыга кадәр соңгы таңны.
8
Әле соңгы түгел, уртак таңны көтәм,
Төн пәрдәсен ерта якты йолдыз нуры...
Бергә атлап барган юллар безнең туры,
Җәйге якты иртә көмеш чыклар сипкән.
Энҗе бөртекләрен җыям учларыма.
Хисләремне тыям син янымда чакта.
Тарат шик-шөбһәне бер күземә бак та
Ялкын өстәп тор син күңел учагына.
Йөрәк дулап чаба, ул зарыккан назга,
Әйтмә миңа берүк, килдем, дип, бик азга.
Сөю әле яңа шаулап чәчәк ата.
Мин бит таптым сине чып-чын ихлас хистә,
Бәхетем син, дию ялган түгел һич тә.
Кал син яннарымда, янәшәмнән атла.
9
Таштан булса җаның, кит янымнан, әйдә,
Бәхет тәмен белдем синең белән бергә,
Тын тынлыкны бозып узган идең түргә...
Каршы алдың язда, калсаң әгәр җәйдә,
Рәнҗеп калмам сиңа, фал китабын ачтың.
Сөеп туймаганнар, дисә дисен язмыш,
Син бит гомеремдә иң зур татлы табыш,
Башка кидем якут серле сөю таҗын.
Яши алсак җирдә үкенмәслек итеп,
Яшәрерләр гөлләр, тансык назны көтеп,
Сөю күзе ачык, ак нур сибә юлга.
Ай күренгәч, кояш йөз яшерә, бакчы,
Кызарды да йөзе, ал офыкка качты...
Гашыйк булган ахры минем кебек ул да.
10
Төн тынлыгы – тылсым, ярда зифа буй-сын...
Япь-яшь кыз һәм егет су коена күлдә.
Безнең җаннар кабат дүңгәләкле чүлдә...
Шом өн ишетелә: «Язмышыңа буйсын!»
Югалттым мин ярны, өндә түгел, төштә,
Эзлим гасырлардан, таба алмыйм сине,
Вакыт саксыз өзде бергә язган көйне...
Җан ярылды шул чак, дүрткә әллә бишкә.
Тып-тын калды дөнья, йокы баскан сыман,
Ул тынлыкка сагыш, әрнү, үксү сыйган...
Тукталгандай вакыт, бар да калган катып.
Җиһан телсез, җансыз, ярымүле хәлдә,
Галәм төргән үзен бүген кара шәлгә.
Кояш чыкмас кире, безне кабат танып.
11
Саташулы йокы халәтеннән ардым.
Уянасым килә, уятасым килә.
Ишегемдә кинәт шылтырады келә,
Ишетелә төштә сүзе тансык ярның.
Дәшә ул да миңа: «Хисләреңне тыйма!..»
Сагынганын беләм, тоя ярсу йөрәк.
Шыбыр-шыбыр көлә тышта ялгыз тирәк,
Табигать тә сыен әзерлиме туйга.
Җете буяу белән буйый урманнарны,
Көзләр яба җиргә төсле юрганнарны...
Болытлардан тама шатлык яше, күрче!
Чык җемелди әнә дымсу яфракларда,
Бәхет кошын эзләп килдек таллы ярга...
Алтын яфраклардан бәйләм җыеп бирче!
12
Тезелешеп күктә кыр казлары оча,
Чит җирләргә сынап илтә язмышлары,
Каңгылдаша казлар, боек тавышлары,
Талган канатлары күк болытны коча.
Хушлашырга безгә иртә әле, иркәм,
Кыр казлары сыман китә күрмә очып,
Туйдым сагыш эчеп, ялгызлыкны кочып,
Күктә түгел, җанда кояш чыксын иртән.
Гомер үтеп бара ак бәхетне көтеп,
Һәрбер аткан таңны якты сагыш итеп
Каршы алыйк бергә, төреп татлы сергә.
Галиҗәнап Сөю җаныбызга керсен,
Мәңге китмәс булып аңыбызга сеңсен,
Узсын кыенсынмый тәвәккәлләп түргә.
13
Ап-ак кышлар алда, матур җырга ялга
Икәү бергә язган моңлы озын көйне.
Хәтерләрдә саклыйк күккә менгән көнне,
Өзеп биргән чакны язмыш алсу алма.
Сүлпәнәя күрмә, ялкын утта җылыт,
Ышыкланыйм синең көчле рухыңа.
Нокта куймый гына сөю тарихына,
Сагыш кочагыннан ал син мине йолып.
Колак салмый гына күңелдәге зарга,
Синең өчен яшим көч-дәрманым барда.
Кышны көткән чакта, яз китердең әл дә.
Оран салып дәшим, белсен бөтен галәм,
Өзлеп сөйгән ярга шигырь яза каләм,
Язмыш бураннары тынып калган мәлдә.

14
Язгы елга сыман ташый ярсу җаным,
Ташу судай хисләр били үзәннәрне.
Башта уйлар чаба, бал кортыдай гүли,
Таныйсыңмы кырда үскән үләннәрне?
Күреп белгәнче үк җанга якын кешем,
Юра күргән төшем, юра тик яхшыга.
Уртак таңны кояштай көлеп каршыла,
Җиһан йөзен дымга төрмәсен лә яшең.
Таулар булып таулар башын ия безгә,
Кыяларга басып дөньяга кул изә.
Тау башында бөркет оя корган икән.
Күкрәгеңдә тибә бөркет кебек йөрәк,
Яра тулы җанга аумас ныклы терәк,
Мәхәббәттән олы ни бар икән, иркәм?!
15
Бу сагыну җыры, соңгы җырым түгел,
Канат кына кага дәртле илһам кошы.
Чут-чут тавышыннан җуймам микән
һушны?!
Сандугачтай сайрап тора моңлы күңел.
Кушыл син дә, ярым, бергә җырлыйк тагын,
Көе яңа, сүзе тик языла гына,
Күмеп дөньялыкны сихри назлы моңга,
Ал нурларга төреп уртак сөю таңын.
Йөз пәрдәсен тарткан күңел тәрәзәдә,
Колагымда алка, ташы фирүзә лә,
Тын тынлыкта саклый өрфиядәй җанны.
Язгы моңнар кага күңел ярларына,
Бер көчәя агым, бер карасаң тына,
Көтеп яшим җирдә синле якты таңны.

Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.

Реклама