КҮККӘ БАГА, КУЛЛАРЫНА ДОГА АЛЫП

Кем ?
Эх, бу яраклашу – шашу, –
Яратмасаң – ят алар,
Яраклашсаң – ярканат, дип,
Төн-пәригә саталар.
Очсаң очкылык тоталар,
Очмасаң – очсыз, диләр.
Көчлегә акыл нәрсәгә,
Бик җиткән өч сүз, диләр.
Без! Без!! Без-без!!! Безелди дә
Йә тешли, йә ук кадый.
Хөкемдар кем? – Ар диңгезнең
Аръягында шук казый.


Әллә?
Киләчәк, дип, көннәр уза, төннәр уза,
Җәйләр җәйләп, кышлар кышлап туннар туза.
Гомер бакый туар белән туендырып,
Әләмнәрен суллар суза, уңнар суза.
Шәп җилферди... Бәлки... ди дә күнә халык,
Сайлауларда сайраша да сүнә халык.
Куш вәгъдәдән, буш вәгъдәдән гаҗиз калып,
Күккә бага, кулларына дога алып:
Йә, Раббым! Без күнеккән – иман, диеп,
Үстерделәр: Иманлыга – инан, диеп.
Вәгъдә – иман! Бу – иманны сату мәллә?
Киләчәккә барабыз, дип, кайту мәллә...

Дөнья белән әңгәмә
– И, дөнья! Син нигә мондый,
Нигә андый булмадың?
– «Андый» булсам – «мондый», – дисең, –
Үзең шундый бул, наным!
– И, дөнья! Игелек белән
Милек нигә бутала?
– Буталмый – игелек кала,
Ә милекне ут ала.
– И, дөнья! Нигә бу акыл
Бераз гына тулмаган?..
–Тулган заманнар булган ул,
Ул чакта син булмаган...
Мең соравыңа җавап – бер, –
Һәркемнең үз дөньясы:
Берәүдә – оҗмах кояшы!
Берәүдә – җен оясы!
Аннарымы... Җаннарнымы
Кайсын кайда куясы?
Үз төсенә буясы да
Үз ташына уясы...


Барлы-юклы
Туып туймаучылар да бар,
Туып уйнаучылар да,
Ник туганына үкенеп,
Туар-тумаучылар да.
Сабыйны санга сукмыйча,
Туйга батканнар да бар.
Бер кочак бала үстереп,
Чәчәк атканнар да бар.
Бар булгач, бар!
Бар өстенә
Төкереп ятканнар да бар.
Акча, дисәң, ач пәригә
Денен сатканнар да бар.
Барны – юк, дигәннән генә
Юк булмый.
Юк-юк – булмый!
Бу дөнья шундый үзгәрде –
Уңнан сулга укылмый.


Аптырау
Әллә ничек хәзер, әллә ничек –
Йә ачылмый, йә ябылмый ишек.
Сагындыра салмак тибрәлүче
Матча кадагына аскан бишек.
Бишек урынына гамак корып,
Юксынабыз юкны, тамак кырып:
Утыр идең утызыңа кадәр,
Бишегеңнән аяк салындырып...
Ни майтардык, бишекләрдән төшеп?
Күәс төпләрендә әчеп-төчеп,
Күбекләнеп бер күпергән идек,
Йөрү әле менә әйрән эчеп...


Язмыш...
Нишләргәме?
Нишләсәң дә, синең кулда!
Фәрештәң бар озатырга озын юлда,
Яшим, дисәң, бер Ходайга башың иеп.
Тагын нинди киңәш бирим, нәрсә диеп?
Матур килеш калыйм, дисәң – иртә кит син...
Моно Лиза булыйм, дисәң – иргә кит син!
Байыйм, дисәң – байга чыгып баеп кара!
Сайладыңмы?
Әнәтерә юлың бара...
Язмыш юк ул!
Күпме генә язсалар да –
Язылмый ул, язылмаган «яса»ларда.
Фиркалегә бирелә ул фиркаләрдә...
Сатылганга сатыла ул кассаларда...


Кимү
Күп балалы – бал эчмәс, дип, шикләнәбез,
Сан өчен бер сабый белән чикләнәбез;
Әнә, алар ! – Көне-төне үрчеми, дип,
Көнбатышның кабыгына бикләнәбез.
Кысмыр нәсел тиз кысыла, чыдыйк ласа,
Кояш кебек көнчыгыштан чыгыйк ласа.
Ишәйгәннәр исәя бит – искитмәле!
Кибетләрен күбекләнеп товар баса...
Шатлык нигә – илең илә шатланмасаң?
Мәгънә нидә – нәсел-нәсәп сакланмаса?
Тамырларны танучылар каян килсен,
Саныбызны санарлык та сан калмаса?


Сорау – җавап
Сорыйм әле алагаем кубып зурдан:
Нишләттегез, кая китте Алтын Урдам?
Бурдан кала, уттан калмый, дисәләр дә, –
Бернәрсә дә калмый икән бур убырдан.
Бер сорагач сорыйм инде: кая ханлык?
Ниләр калган, кемнәр калган кеше санлык?
Чит ояга күкәй салыр күкеләр күп...
Алтыннар күп күл төбендә – сандык-сандык...

Хөсет
Кая ул, таныш-белешкә юл сабу,
Бар эше – тырнак астыннан кер табу.
Шатлана, шәрран яра – шәрә бу! – дип,
Чак ачылып китсә дә итәк, чабу.
Үзе бер ялдыр аңа – яла ягу.
Нидән бу?
Каян килә мондый агу? –
Хөсетлек сөте әчи дә күперә, –
Юк, чаянга тиң түгел мондый чагу!
Ни чара күрик? – Бичара болай да.
Кемгәдер бик кирәк тә ул, кулай да...
Белми тик, теле тәмам корыр көнне,
Тап, җавап тотасын бер Ходайга.


Чиксезлек
Чиксезлекне оныт, туган!
Бу дөнья – бу! Ул – башка!
Чиксезлекне аңлау өчен
Бераз гына тулмаска,
Тулып җитмәскә тиештер
Акылың да, аңың да...
Чиксезлек ул синнән читтә
Һәм гел синең яныңда:
Яшәү чиксез – туган чакта,
Хыял чиксез – үскәндә,
Өмет чиксез – чәч агарып,
Тәңрең искә төшкәндә.
Чиксезлекне оныт, туган –
Бернинең дә чиге юк!
Туганнар шикләнүчән ул,
Тумаганның шиге юк...
Чиксезлекнең очы, кыры
Булмаган да, булмас та!
Бу каян төшкән таяктыр
Безнең авыртмас башка...
Галәм ничек туган?
Уйласаң, уең җитмәс,
Үрелсәң, буең җитмәс;
Зур шартлау булган галәмдә –
Аңлыйсыңмы син, иптәш?
Галәм яралган шулчак, –
Валлаһ, аттырмыйм борчак, –
Тарыдай таралган күккә
Йолдызлар кочак-кочак.
Күк үзе дә булмаган,
Бушлык та – буш, тулмаган...
Акыл җитәр эш түгел бу –
Бул даһи син, бул надан.
Энә күзеннән миллион,
Миллиард тапкыр кечерәк
Җисем шартлаган да, имеш,
Дөнья туган чәч(е)рәп.
Вакыт, киңлек яралган,
Тавыш, тынлык таралган.
Киләчәктә яралырга
Тагын ниләр каралган?
...Көн тәртибе вәссәлам,
Тукта инде, и каләм:
Шартлаудан туган галәм ул
Шартлаудан булыр тәмам...
Аңлашыйк аек баштан,
Арынып уһтан, аһтан:
Нәрсә бар, булган, булачак –
Барысы да Аллаһтан!

Реклама