УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА


Арба төбендә пычак
Ул елларда һәр авыл-колхозда балалар бакчасы ачыла иде. Буа мәктәпкәчә тәрбия
училищесын тәмамлаучы ир-ат тәрбиячеләрне балалар бакчасы инспекторлары
итеп файдаланырга тиеш булсалар да, безне, ир-егетләрне, авылларга укытучы итеп
җибәрделәр, чөнки бу елларда укытучылар да җитешми иде. Педучилищены тәмамлау
алдыннан өченче курс студентларын ТАССР Мәгариф министрлыгы төрле районнарга
эшкә билгеләде. Районнар исемлеген күрсәтеп, безгә эш урыны сайлау мөмкинлеге
бирделәр. Мин дигән «акыллы баш» ул вакытта болай фикер йөртте: «Яшь вакытта,
өйләнеп гаилә корганчы, үзебезнең яклардан читкә китеп, Кама буйларын күреп
кайтырга!» Ул вакытта иң кулай район дип Кама буендагы Яр Чаллыны сайлап, эшкә
шунда билгеләүләрен үтенеп гариза яздым. Ләкин мине гаризамда күрсәтелгән районга
түгел, ә Тәкәнеш (ул вакытта шундый район бар иде) районына билгеләгәннәр булып
чыкты. Тәкәнеш районына һич тә барасым килмәде. Иң якын дусларымнан берсен,
Апас районының Күкшим авылыннан Әхмәтов Газиз Галимҗановичны, эшкә Дөбъяз
районына билгеләгәннәр иде. Ул үзе белән мине шунда китәргә күндерде. Әнкәй яңа
күлмәк текте, йокы әйберләре сырды. Мин тёс тактасыннан кечкенә юл сандыгы
ясап, аны карага буядым. (Ул сандык хәзер дә саклана). 1937 елның 13нче августында
мине әткәй Тәтеш пристанена ат белән илтеп куйды. Менә шул Тәтеш пристаненнан
башланды тормыш белән танышу сәяхәтләрем... Билгеләнгән көнне Тәтештә Газиз
белән очрашачак «Крестьян йортына» килеп җиттем, ул әле килеп җитмәгән икән.
Әткәй, атын ял иттергәч, саубуллашып авылга кайтып китте. Өйдән аерылганда алай
ук күңелсез булмаган иде, әткәйдән аерылып ялгыз калгач ямансу булды. Көтеп-көтеп
тә Газиз килмәгәч, иртәгесен пароход белән Казанга юл тоттым. Ялгызлыктан кәеф
кырылды. Әллә нинди уйлар килеп, башым катты. Идел ярларының матурлыгы да,
пристаньнардагы сәүдә ыгы-зыгысы да, пароходтагы пассажирлар да минем өчен юк
кебек. Ниһаять, ящиклар, мичкәләр арасында Казанга килеп төштем. Иделдән Яңа
бистәгә 3 чакрым чамасы. Пристаньнан Казанга трамвай белән килеп җиттем. Инде кая
барырга?! Дөбъяз ягына баручыны кайдан табарга?! Мин шуны гына беләм: Караваево
ягыннан китә, имеш. Кремль янында күпердән Казанны чыккач авыллар, буш кырлар
аша шул елларда гына сафка бастырылган трамвай белән Караваевога килдем. Байтак
вакыт эзләгәч кенә Дөбъяз ягына баручы бер олаучы таптым. Кояш баер алдыннан без
юлга чыктык. Юлда барганда олаучым миннән кая баруымны, нишләп йөрүемне бик
җентекләп сорашты. Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман,
без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да
тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Үргә
каршы булса да, ул да арбага менеп утырды. Ат азыкларын караган булды һәм арба
төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды. Боларны костюм якасына
башны тыгып, йокымсырап барган булып ихтыярсыздан күзәтәм. Минем костюм
кесәсендә дә кечкенә чалгы пәке бар, ләкин аның белән ни эш корасың?! Олаучының
яхшы каеш чыбыркысы арбада сузылып ята. Ул-бу була калса, чыбыркыны кулга
төшерү бик җай. Олаучым торган саен борчыла, ат сбруен рәтләгән була, әле арбаның
Истәлекләр
Дәвамы. Башы 5-6 нчы саннарда.
127
бер, әле икенче ягына чыга. Менә ул хәзер арба үрәчәсе яныннан ук бара. Кулы пычак
янында ук. Ул пычакны кулына ала. Мин кинәт кенә чыбыркыны кулга алып, атка
селтәнәм. Ат кинәт сикереп чабып киткәнлектән, олаучым арбага ава, ләкин утыра
алмый кала. Олаучым арба артыннан шактый чабып, атны куаламаска кушса да, мин
аны арбага йөз метрлар чамасы якын җибәрмәдем. Ул кулындагы пычагын да ташлады.
Кыңгырау тавышлары ишетелде. Арттан биш-алты олаулы килә иде. Мин иркен
сулап куйдым. Олауларның бер-икесе мине узып та китте. Мин чыбыркыны кулдан
ычкындырмадым. Атны куып, башкаларына узарга ирек бирмәдем. Олаучым минем янга
килеп ауды. Ул шактый өшәнгән. Урманны чыгып күпме барганбыздыр, рус авылына килеп
кердек. Олаучым булган хәлне үзенчә аңлаткан булды. Имеш, ул пычак белән чыбыркы
саплык кына кисмәкче булган. Бу рус авылыннан соң үзләре авылы Әлдермеш булачак,
үзләренә алып кереп кундырачак, аннан иртә белән Дөбъязга озатачак, имеш. Бу сүзләргә
ышанмадым, билгеле. Капка төбендә тәмәке тартып торучы карт турысында атны туктатып,
әйберләремне алып, төшеп калдым. Рус бабай мине үзләренә кунарга алып керде. Булган
хәлне сөйләп бирдем. Карт, башын селкеп торып, бик гаҗәпләнде. Ул урманда берничә
кешенең талануын, ике кешенең үтерелүен, шуңа күрә олаучыларның урманны ялгыз
чыкмыйча, 5-6 олау булып, бергә генә чыгуларын сөйләп бирде. Бәлкем, минем олаучым да,
пычак белән мине куркытып, әйберләремне таламакчы булгандыр, дип уйларга бик мөмкин.
Иртә торып, узгынчы олаучылар белән Дөбъязга юл тоттым. Район үзәге Дөбъяз
зур гына татар авылы икән. Минем белән Тәтештән үк бергә килергә тиешле Әхмәтов
Газизне РОНО тирәсендә бер тәүлек көтсәм дә, ул күренмәде. РОНО мөдире янында
булдым. Ул миңа берничә авыл мәктәбенә китәргә тәкъдим итте. Үз йомышы белән
мөдир янына кергән Чуашиле башлангыч мәктәп директоры үзләре мәктәбенә димләде.
Алар мәктәбенә ике укытучы кирәк икән. Үзем өчен генә түгел, Әхмәтов Газиз өчен
дә шул мәктәпкә приказ алып, аның килүен көттем. Ниһаять, ул килде. Көчле яңгыр
яуганлыктан, вакытында юлга кузгала алмыйча, соңга калган икән.
Район үзәге ашханәсендә Чуашиле юлаучыларын табып, юлга кузгалдык. Олаучыбыз
сүзчән кеше булып чыкты. Юл буе сүз өзелмәде, ул сорашты, без сораштык. Ниһаять,
алдыбызда Чуашиле авылы. Табигате матур, ярымай формасында әйләнәсен урман
чолгап алган. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш-елгачык ага. Ярларында эре өянкеләр.
Олаучыбыз тәкъдиме белән, вакытлыча дип, бер ялгыз әбигә фатирга кердек. Юынып,
кырынып, тамак ялгап, өс-башны рәтләгәч, мәктәпкә киттек. Мәктәп мөдире Мөхтәрев
Зариф безне ачык йөз белән каршы алды. Мәктәп бинасы манарасы төшерелгән мәчет
икән. Эчтән такта стена белән класс бүлмәләре ясалган. Мөдиребез мәктәбе белән
таныштырды. Фатир белешү өчен авыл советына киттек. Авыл советы, колхоз идарәсе
элекке мулла йортына урнашканнар. Мәктәп мөдире һәм авыл советы рәисе тәкъдиме
белән Әминә исемле ялгыз апага фатирга урнаштык. Авыл белән танышканда күзгә
шул чалынды: авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп, почта, кибет – һәммәсе бер
тирәдәрәк. Авыл халкы да бик әйбәт, ягымлы, олысы-кечесе, хатыны-кызы – һәммәсе дә
исәнләшәләр, ачык йөзлеләр. Җае чыкканда сорашып, хәл-әхвәл белешергә телиләр. Без,
билгеле, йорт төзелеше, урам күренеше, халыкның кием-салымына да игътибар иттек.
Безнең яктагыдан аермалы буларак, монда өйләр эчкәрәк салынып, тәрәзә каршында
рәшәткәле биек койма капка белән тигез итеп эшләнгән. Авыл халкының аягында
чүәк яки резина галуш. Ак йон оекбаш. Ирләрнең чалбар балагы оекбаш кунычына
кыстырылган. Ирләрнең билендә эзәр, башларында түбәтәй. Ә хатыннар яулыкны
башларына ике кат – берсен муеннан, икенчесен шуның өстеннән баш артына – бәйлиләр
икән. Без аларны ничек күзәтсәк, алар да безне шулай ук, хәтта артыграк та күзәткәннәр
һәм сынаганнардыр – без бит аларның балаларына белем һәм тәрбия бирүче кешеләр.
Кичен клубка чыктык. Клублары авыл өйләреннән җыеп салынган иркен генә агач
бина. Эш өсте булуга карамастан, клуб яшьләр белән тулы. Яшьләр түгәрәк әйләнә ясап
җырлыйлар. Уртада гармунчы сыздыра. Аның янында бер пар, башкаларга кушылып, алар
да җырлый. Без буш урыннарга барып утырдык. Ләкин авылныкылар «ятларны» бик тиз
күреп алдылар. Егете-кызы безне уенга чакырдылар. Без бу кичне уенга кушылып, үз булып
китә алмадык. Ни әйтсәң дә, Тау ягы гадәте үзенекен итте. Уеннар, эш өсте булгангадыр,
бик озынга сузылмады. Яшьләр тарала башлады, без дә кайтыр юлга чыктык. Фатирыбызга
128
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
кайтып җитәрәк, безне ике шәүлә куып җитеп, икебезне дә култыклап та алдылар. Болар
кызлар булып чыктылар. Фатирыбыз капка төбендә юкны-барны сөйләшеп, байтак торгач,
озатып куюларын өмет итеп тә бездән өметле сүз чыкмагач, хәерле төн теләп, алда очрашуны
теләп, китеп бардылар. Кызларның бу кадәр кыю булуларына исебез китте. Безнең тау ягы
кызлары болай кыю түгелләр. Без ул кызларны иртәгесен һәм аннан соң да күрдек. Мине
култыклаганы идарәдә хисапчы, ә икенчесе колхозчы звеновод икән (Шиһапова Мәрьям,
Маһирә). Бу кызларны көндез күргәч, Газиз дустымның кәефе бераз кырылды, кызы шадра
битле, үзеннән олырак яшьтә булып чыкты. Бу як кызлары «хуҗасыз» егетләрне шулай кулга
төшерәләр, шулай «акылга» өйрәтәләр икән. Көннәр үтү белән без авыл гадәтенә ияләшә
төштек, аны үзләштерә дә башладык. Бу якта, гадәт буенчадыр, кызлар һәм егетләр булып
дүртенче-бишенче класстан сөелә, сөешә башлыйлар икән.
Авыл белән танышып, урманнан чикләвекләр җыеп, колхозчылар белән агитатор булып
аралашып йөри торгач, беренче сентябрьда укуларны башлап җибәрдек. Мәктәптә 5 класс.
Дүртенче классларны Шәрәф Шәрәфиев укытачак. Ул Чуашиле күршесе Айбат авылыннан
йөреп укыта. Абыйлары белән бергә яши. Уртачадан калкурак буйлы, өйләнмәгән егет.
Махсус педагогик белемле. Үзен һавалырак тота, белемлерәк һәм тәҗрибәле укытучы
булуын күрсәтергә теләве ачык сизелеп тора. Әхмәтов Газиз өченче классларны, мин
икенче классны укытачакмын, керәшен татары Зоя Волкова беренче классларны укытачак.
Ул үзенең сабырлыгы, аз сүзлелеге һәм һәрчак көлемсерәп торуы белән истә калган. Ул
бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшмәс, шаркылдап көлмәс. Үз эшенә җитди караучан
тырыш кына кыз булып чыкты. Теләүчеләр булса да, ул авыл егетләре белән аралашмады,
әллә аларны тиңсенмәде, әллә башка бер сәбәбе булдымы... Мәктәп мөдиребез Мөхтәрев
Зариф өченче классны укытырга тиеш. Менә шушы 5 укытучыдан торган коллективта
беренче педагогик эшем башланды. Сагынам мин беренче коллегаларымны, ләкин аларның
язмышларын белмим. Беренче мәртәбә класска кереп, хуҗа булып, балаларга белем
бирүләре кызык та, романтикалы да булып тоела иде. Ләкин шунысы бар: нинди педагог
булып җитешермен, бу җаваплы эшне ничек башкарырмын дигән җитди уйлар да борчый,
уйландыра. Чөнки чын педагогик белем алмадым. Мәктәпкәчә тәрбия училищесында,
укытуга – дәрес бирүгә түгел, ә тәрбия бирү мәсьәләсенә басым ясала. Өлкән яшьтәге
тәҗрибәле остазлар да юк. Мәктәп мөдиребез баштарак минем дәресләремдә утыргалап,
дәрес бирүемне анализлап, планнарымны караштыргаласа да, соңга таба онытты. Үзенең
«өйрәтүенә», минем «өйрәнүемә» тәмам ышанып җитте булса кирәк. Мин бүген дә шуны
әйтә алам, укыту-тәрбия эшемнең сыйфаты ничек булгандыр, ләкин хәлемнән килгәнчә,
иренмичә, тырышып, бар белемем һәм осталыгымны куеп, укучыларымны яратып хезмәт
иттем. Укучыларымның әти- әниләре мине ихтирам иттеләр. Укучыларның хәлен белергә
баргач та, якын күреп каршы алалар, чәйгә кыстыйлар иде. Ирексездән, кесәгә кипкән
урман чикләвеге тутырып җибәрәләр. Чуашиле авылы халкы аяк киеме тегү белән дә
шөгыльләнә икән. Күпчелек ата-аналарны кыш көне тегү өстәле янында күрәсең. Алар
буш вакытларында Казан аяк киеме предприятиеләре заказын үти. Үзләре дә күн аяк киеме
киюне хуп күрәләр. Чабатаны кыр эшләрендә генә күрергә була.
Кайбер вакытларда мондыйрак сөйләшүләр дә була:
– Син, мөгаллим, кайсы яктан?
– Тау ягы. Буа районы.
– Ә, алайса, икмәкле як, чабаталы як, – дип үртәп тә куя.
– Шулаен шулайдыр да, безнең авыл халкы да чабата кими.
– Булмас, аяк киеме тегә белмәгән кеше чабата кими ни кисен?!
– Безнең авыл халкы да аяк киеме тегә.
– Булмас, булмас, Тау ягы бит, – дип, көлгән була.
Мин абзыйны урыныннан торырга үтенәм дә, кулындагы эшен алып, аның урынына
утырам һәм җайлап кына аның эшен дәвам итәм.
– На самом деле! Син безнең һөнәрне беләсең икән, молодец! – дип, кулын бирә.
Бу авылның тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр гаиләнең кушаматы бар. «Бачала Барие»,
«Чәүкә Сөнгате» формасында сөйләшәләр. Гайбәт сөйләмиләр, кешене мыскыл итеп
көлмиләр. Җыр-биюгә оста булулары белән дә безнең Тау ягы халкыннан аерылып торалар.
Укытучыга авторитет кирәк, аны ничек яуларга?! Мәктәптә тырышып эшләү өстенә
129
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
һөнәр белүең, үз-үзеңне җәмгыятьтә тотуың, сөйләү алымың, киенү рәвешең, кешеләргә
карата һәрьяклы мөнәсәбәтең, гадәтләрең (тәмәке тарту, аракы эчү) – һәммәсе дә зур урын
тота. Соңгысыннан башласак, шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчеп, исереп йөрмәдем,
сүгенә белмим. Заманча киенергә тырыштым. Вак сырлы кара вельвет толстовка
киеп, ачык якасыннан галстукны күрсәтеп, чәчне янга тарап, галифе белән хром итек
кисәң, шәт, кеше синнән өмет өзмәс. Кызлар да күз салмый калмас. Агитатор булып,
эчтәлекле генә әңгәмә үткәрсәң, әзерләнеп лекция, доклад укысаң, кешеләр игътибарсыз
калмаслар. Бригада газетасын тормышчан, художестволы итеп чыгарсаң, аның яныннан
кешеләр битараф үтмәс. Кызлар янында әдәпле сөйләшү, үзеңне тыйнак тоту, аз гына
гармун кычкырта белү дә авторитетыңны югары күтәрә. Менә бу сыйфатларны мин
үземдә тәрбияләргә тырыштым, ә үземә өлге итеп әткәй-әнкәйне алдым. Яшь кешене
эш арытмый. Эштән соң клубка чыгарга да, аулак өйләргә йөрергә дә вакыт кала. Авыл
гадәтенә дә өйрәнәсең. Безнең кебек «килмешәкләргә» кунак кызлары янында куна
калу да куркыныч һәм оят түгел. Аулак өйләрдә «җәза биреш», «кәбестә сатыш», «йөзек
салыш» һ.б. уеннар – һәммәсе истә. Бар иде шундый чаклар.
1937 елның 12 декабрендә СССР Верховный Советына сайлаулар булды. Яшерен
тавыш бирү белән беренче сайлау булганлыктан, сайлаулар бик зур әзерлек белән үтте.
Сайлау системасын башта агитаторларның үзләренә сеңдерделәр. Үз чиратыбызда без
сайлаучыларыбызны ун йортлыкларда өйрәттек. Һәр яңалыкны башта халык авыр
кабул итсә дә, сайлаулар бәйрәм төсе алды. Уку елы тәмамланды. Хөр күңелле һәм
кунакчыл ата-аналар, дуслашырга әзер торган егетләре-кызлары күңелгә якын булса
да, сагындырды туган як, әти-әниләр, туганнар сагындырды. Дөбъяз РОНОсына,
эштән азат итүне сорап, үтенеч бирдем, ләкин мине эштән азат итмәделәр. Җәйге
каникул вакытында, авылга кайтып атна-ун көн торгач, Хәлилрахман абый янына
Горький шәһәренә кунакка барып, анда бер ай чамасы тордым. Горький шәһәре миңа
бик ошады. Берәр профессия алып, шунда эшкә калырга да теләк туды.
Бу үткән бер елда мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Әти-әнидән, туганнардан аерылып,
читтә дөнья белән танышып йөрү – үзе бер гомер. Халык белән аралашу, аларның уй-
фигылен белү, кайгы-шатлыкларын уртаклашу, аларның эчке дөньясын белү – үзе бер
гомер. Мәктәптә алган теоретик белемеңне практикада сынап карыйсың, үз көчеңә
ышанып, иҗади эш алымнары кертәсең. Үз профессияңне дөрес сайлау һәм сайламауга
ышанасың. Гомумән, бу бер елда дөньяны үземчә танып белә башладым – һәрьяклап
шомардым. Ир-егетлеккә тагын бер адым атладым. Шунысын ачык итеп әйтә алам: мәктәп
бусагасын беренче атлап кергән яшь укытучыга остаз кирәк. Яшь укытучы остазлык
ярдәменә мохтаҗ. Чуашиле мәктәбендә мин үземә хәтле кемдер укырга-язарга өйрәткән
балаларны укытуны гына дәвам иттем. Укый белгән баланы йөгерек укырга, хәреф
таныган баланы дөрес һәм матур язарга гына өйрәттем. Математикадан дәреслек буенча
укытылгандыр инде! Мин нинди методик ярдәмлекләрдән файдаландым икән? Белмим!
Кем ярдәм итте икән?.. Мин укучыларның йөгерек һәм сәнгатьле укуларына игътибар
иттем. Училищеда минем кычкырып укуымны яраталар иде. Бәлкем, укучыларым да
яраткандыр. Укучыларымның уку тизлеге артуын, мәгънәле укуга омтылышлары арта
баруын күреп шатлана идем. Күчереп язу да укучыларның язу күнекмәләрен арттыра.
Укучыларның изложениеләрен тикшерү үзенә күрә бер ләззәт бирә. Берничә генә
җөмләдән торган язма эштә укучыңның омтылышы, фантазиясе, хыялы чагыла кебек.
Шунысы кызык: бер үк яшьтәге балаларның төрлечә фикер йөртүләрен күреп, хәйран
каласың. Минем эшемә мәктәп мөдире үзенең РОНОга җибәргән отчётында ничек
язгандыр, анык әйтә алмыйм. Ләкин соңгы педсоветта, аның: «Безнең коллективта
начар эшләүче булмады, тырыштык, рәхмәт сезгә», – дигән сүзләре генә истә калган.
Мин Аны очраттым...
Мин 1938-39нчы уку елында Дөбъяз районына кабат эшкә китмәдем. Аның сәбәбен
болайрак аңлатып булыр иде. Беренчедән, мин дөнья белән тәмам «танышып» җиттем,
дип уйладым. Торган җиргә караганда туган җир якынрак булуына ышандым. Дусларга
караганда туганнар якын. Икенчедән, әгәр дә җае чыкса, Хәлилрахман абый үзе янына
5. «К. У.» № 8
130
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
Горький шәһәренә курска укырга яки эшкә чакырырга тиеш иде. Ни сәбәптәндер, ул
миңа чакырып хат язмады. Ә көзен Буа районы мәктәпләренә эшкә керергә соңга калган
булып чыктым. 1938 елның декабрь аенда Буада бергә укыган Шиһапов Ризатдиннан
үзләре укыта торган Суыксу НСШна (Неполная средняя школа) укытырга урын булуын
белдереп, чакырып язган хат алдым.
Суыксу авылы миңа таныш түгел. Суыксу – районыбызда иң зур авыл, «Париж»
дигән кушамат та йөртә. 600 йортлы, берничә мәчетле-мәхәлләле авылның мәктәбе
берничә бинага урнашкан. Төп бинада югары класслар, ә башка мәчет биналарында түбән
класслар укый. Төп бинасы революциядән соң салынган типовой бина булып, дирекция,
учительская шунда урнашкан. Мин мәктәп директоры Сүнәев Зариф Гарипович янында
булдым. Ул минем белән әңгәмә үткәрде – нәрсәгә сәләтле икәнлегемне белергә теләде.
Соңыннан мине эшкә алачагын әйтеп, РОНО мөдире исеменә (Хөсәенов) гариза язарга,
мөдир белән үзе сөйләшәчәгенә ышандырып, иртәгәдән үк, ягъни 16 декабрьдан ук,
Яшел мәчет бинасында икенче классларда икенче сменада укыта башларга кушты.
Эшкә урнашу турында приказны Буадан үзе алып кайтачак икән.
Мин – яңадан укытучы. Быелгы уку елында зур коллективта эшләячәкмен. Авыл,
укытучылар коллективы, класс белән минем үземә танышырга туры килмәде. Эресеннән
алып вагы-төягенә кадәр Зариф абый үзе таныштырды, күрсәтмә бирде һәм хәтта таләп
итәчәген дә кисәтеп куйды. Аның сөйләве-киңәше буенча фикер йөртеп карасаң, минем
педагоглык стажым бик кечкенә икән әле. Ул башта авылга, аның халкына гомуми
характеристика бирде. Укытучылар коллективы алдына нинди бурыч куелуын искәртте.
Аның сөйләвенчә, авыл халкының мәктәпкә карашы, балаларын укырга йөртү бик үк
әйбәттән түгел. Ата-аналар белән системалы эш алып барылганда гына укучыларның
мәктәпкә йөреше, өлгереше юлга салыначак. Ата-аналар белән катырак булырга, таләпчән
булырга киңәш биреп, эшемдә уңышлар теләп, озатып калды. Ул миңа педагогик
таләпләрне ничегрәк тормышка ашырырга күрсәтмә бирде. Киңәш-табышны мыекка
чолгап, зур дәрт белән Шиһапов Ризатдин фатирына кайтып киттем. Шиһапов белән бергә
педучилищеда укыган Василий Иванович Козлов та тора икән. Без – өч дус очраштык.
Училище хәлләрен искә алдык, бүгенге көн темасына кайтып төштек. Яшьләр авызында
ни булыр дисез?! Шул – кызлар. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз хәлләрен сөйлиләр.
Козлов үзләре ягы кызы Ахметкина Лида белән ныклы бәйләнештә икән.
– Пожалуй мин аңа өйләнермен дә, – дип куя.
– Да, шундый кыз булганда нигә өйләнмәскә! – дип куәтли Шиһапов.
– Ә синең эшләр ничек, бар да җайдамы? – дип сорый Шиһаповтан.
– Безнең ара өзелде, башкага кармак салырга йөрим дә, әлегә бик чиртми.
Көндәлек дәрес планнары төзеп, юк-барны сөйләшеп үтте кичебез.
Иртә белән, Шиһаповка ияреп, мәктәпкә киттем. Аның ике дәресендә утырдым.
Укучыларның мишәр акценты белән җавап бирүләре миңа кызык тоелды. Фатирыма
кайтып чәйләдем дә Суыксу урамнары буйлап, яңадан Яшел мәчет бинасына урнашкан
мәктәпкә юл тоттым. Авыл зур булганлыктан, ят кеше авыл халкы күзенә бик үк чалынмый.
Шулай да: «Күрегез, урамыгыздан яңа укытучы уза!» – дигән хис белән мәктәпкә барып
кердем. Минем белән бер сменада, янәшә бүлмәдә ниндидер кыз укытачак икән. Миңа
бу турыда хәбәр иткәннәр иде. Кем икән ул? Ниндирәк икән? Төсе?!.. Акылы?! Классны
миңа үзем белән бергә эшләячәк Фәезова Зәкия Камалетдиновна тапшырачак, укучылар
белән таныштырачак. Фәезова эшчәнлеге турында кичә Сүнәев шактый тулы мәгълүмат
та бирде кебек. Шиһапов белән Козлов та кичә бу кызны телләренә алдылар.
Ниһаять, Зәкия Камалетдиновна учительскаяда минем каршымда утыра. Ул мине
класс журналы буенча укучыларым белән таныштыра.
– Әлегә авыр укый.
– Саннарын бутый.
– Каллиграфиясе начар.
– Әнисе авырый.
Аның аңлатмасын дикъкать белән тыңлаган булам. Мине бу минутларда укучылар
түгел, ә Зәкия үзе кызыксындыра иде инде.
Такта белән генә бүленгән классларда дәресләр башланып китте. Тәнәфес
131
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
вакытларында учительскаяда без бик сирәк очраша идек. Дежур торганда бер-берең
белән очрашмыйсың икән ул. Яңа ел җитеп килгәнлектәндер, мәктәптә һәм авыл
клубында концертка әзерләнәләр һәм пьеса кую өчен репетицияләр үткәрәләр.
Коллективка мин дә кушылып киттем. Бергә җыелгач, кызлар да, егетләр дә шактый
ишле икән без. Мәктәп директоры Сүнәев Зариф Шәрипович үзе җитәкчелек итә.
Мондый очрашулар яшьләрне ялыктырмый, ә киресенчә, бер-берсенә якынайта гына.
Мин яңа фатирга чыктым. Буа районында экономик яктан иң таза «Татарстан» колхозы
председателе Әбелханов Кәбирне Буада яңа оешкан РТСка директор итеп алдылар.
Аның әнисе ялгыз калган. Шуңа иптәш булсын өчен мине фатирга аларга керттеләр.
Фатир мәктәп каршында гына. Бер атна эчендә авылга, мәктәпкә, коллективка ияләшеп
тә киттем. Класстагы эш тә әкренләп җайга салына. Эштән тынып калган арада күңел
җилкенеп куя. Күңел кемнедер юксына, кемнедер көтә. Яңа коллективтагы кызларның
иясез кебек күренгәннәренә күңелдән генә характеристика бирү, чагыштыру, бизмәнгә салу
башлана. Василий Лида белән һәрвакыт бергә. Шиһаповның өмете берничәдә. Ә минем
таныш кызлар еракта – төрле районнарда, тик хатлар аша гына хәбәрләшергә мөмкин һәм
хатлар аша гына хәл-әхвәл белешеп торабыз. «Җәйгә туй ясарбыз», – дип торучы Вәлиева
Мәрзия дә, күз алдындагы, янәшәдәге кызлар алдында ничектер күләгәләнеп югала бара.
Һәр педсоветта уңай яктан телгә алынган, аның эш стилен үрнәк итеп тәкъдим
ителгән укытучы Фәезова Зәкия минем белән бер сменада янәшә класста гына эшли.
Ул кызга мин беренче күрүгә үк игътибар иткән идем. Эш вакытында төрле сәбәпләр
табып, аның белән якынаерга җай эзләдем. Дөресрәге, мин аңардан укыту серләренә
төшенергә теләдем. Ул һәр соравыма чын күңелдән җавап бирде, үз фикерләре
белән уртаклашты. Дәрес планнары төзешүдә, укучыларның язма эшен тикшереп
анализлауда, практик эш белән ярдәм итте. Чуашиле авылы балаларының саф татарча
сөйләшүләреннән соң бу укучыларны сәнгатьле итеп, саф татарча сөйләшергә өйрәтүе
бик кыен булды миңа. Мишәр акценты язма эшләрдә дә бик ачык чагыла. Ул ничек
сөйли – шулай яза, җирле сөйләм сүзләрен куллана. «Әтәч» сүзе урынына «кучат» сүзе
куллана. Укучылар коллективын туплау да бик кыен булды. Аларны төрле укытучы
укыткан, төрле метод һәм алым кулланганнар. Ачу килүне балаларга кычкырып,
аларны әрләп кенә басып булмый, чөнки такта белән бүленгән класста иң алдынгы
укытучы Зәкия укыта. Ул бер дә кычкырмый, аның мәсьәлә аңлатуы, җавабы аерым
ачык ишетелеп тора. Ир-егет булып, оялмыйча ничек тавыш күтәрәсең?!
Мәктәпнең завучы Билалов һәм мәктәп директоры Зариф абый дәрестә еш кунак
булалар. Мин аларның дәресемә керүләренә ияләшә дә башладым. Төпле анализ
ясыйлар, үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр. Аларның педагогик өйрәтмәләре, шул ук
вакытта таләпләре без яшьләрне «шомарттылар». Без ул вакытта бик яшел булып,
эшлекле тәкъдимнәргә, ярдәмгә мотаҗ булганбыз.
Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак
та, күңелләр һаман якыная кебек. Ниһаять, без бер-беребезне аңладык, бер-беребезгә
мөнәсәбәтебез ачыкланды. Мин кызлар белән хат язышудан туктадым. Безнең бер-
беребезгә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләвебез бушка китмәде, минем эшләр дә җайга
салынды. Дәресемдә булучылар минем классның алга китешен ачык әйттеләр, эшемнән
канәгать булдылар. Эшемә уңай бәя бирү мине канатландыра. Суыксу мәктәбендә ярты
ел эш дәверендә яхшы ук педагогик тәҗрибә тупладым. Моңа Зәкиянең өлеше бик зур.
Зәкиядә үземне җәлеп итәрлек түбәндәге сыйфатларны күрдем: ул тормышка аек карый,
эшне яратып, җиренә җиткереп, иҗади рәвештә вакытында башкара, романтик күңелле,
хыялга бай булуы белән аерылып тора. Ул кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә
омтыла. Үз фикерләре белән уртаклаша. Ялганны, кылануны, икейөзләнүне яратмый.
Юкка-барга көнләшми, гайбәт сөйләүне, алдашуны белми. Эч серен яшермичә сөйләве,
кирәк вакытта серне саклый да белүе кебек көчле ихтыярга ия булуы белән ул мине үзенә
җәлеп итте. Тез астыннан узган калын толымлы коңгырт озын чәчләре, зәңгәрсу соры
күзе, мөлаем йөзе үзенә тартып тора. Өстенә пөхтә киенеп йөрүе, матурлык өстенә ямь
өстәп, үзенә гашыйк итте. Кичләрен концерт һәм спектакльләргә әзерләнү, кино караулар,
бер мәктәптә янәшә классларда укытулар безнең арабызны тагын да якынайтты. 1938-
1939 уку елларын уңышлы гына тәмамлап, вәгъдәләр куешып, җәйге каникулга таралдык.
5*
132
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
1939 нчы елның җәендә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе каршында
педучилище күләмендә экстерн имтиханнар тапшырып, башлангыч класс укытучылары
булырга хокук бирә торган аттестат алдык. Мәктәпкәчә тәрбия педучилищесы укытучы
булырга хокук бирми, ә Зәкиянең белеме урта мәктәп күләмендә иде. Дөрес, ул
Казан финанс-экономика институты каршындагы рабфакта да укыган булган, ләкин
авыру сәбәпле, институтта укуын дәвам итә алмаган, мәктәптә эшли башлаган. Ул
тумыштан укытучы, тумыштан педагог иде. Зәкиянең педагоглык даны Суыксу мәктәбе
стеналарыннан үтеп, район, республика һәм ил күләменә таралды. 1939 нчы елның җәендә
Советлар Союзы буенча алдынгы укытучыларны беренче мәртәбә орден һәм медальләр
белән (800 укытучыны) бүләкләделәр. СССР Верховный Советы Президиумының 1939
ел 3 нче июль Указы белән Буа районыннан Фәезова Зәкия Камалетдиновна, Татарстанда
беренчеләрдән булып, «За трудовое отличие» медале белән бүләкләнде.
Сөйгән кызыңның – булачак тормыш иптәшеңнең шундый зур бүләккә лаек
булуы мине бик шатландырды. Дөресен әйтергә кирәк, бу хәл минем үземә дә зур
җаваплылык йөкләде. «Кызый, бүләкләнүең белән бик һаваланма, мин дә эшемдә
синнән калышмам», – дип, тыштан аваз салмасам да, эчемнән: «Мин дә үземне
нәрсәгә сәләтле икәнемне күрсәтермен әле», – дигән уй-теләк уянды. Мин гомерем буе
күңелемнән Зәкия белән ярышып эшләдем һәм яшәдем. Зәкиянең, Мәскәүгә барып,
ил старостасы М.И.Калинин кулыннан медаль алып кайтуын Буада каршыладым.
Авылларына кайтып атна-ун көн үткәч, ул Моркваш ял йортына китте.
1939-40нчы уку елларында Зәкияне Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә химия-
биология укытучысы итеп күчерделәр. Миңа Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбендә
буш урын булмады, ә Суыксу авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып каласы
килми. Моның сәбәпләре бар: беренчедән, Зәкиядән аерылу, икенчедән педучилище
образованиесе була торып, башлангыч классларда укыт, имеш?! Мин дә Суыксудан
китү өчен РОНОга гариза бирдем. Үтенечемне канәгатьләндерделәр, мине Яңа Чәчкап
җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мәктәп директоры
Садыйков Сабир Садыйкович миңа электән таныш. Беренчедән, ул колхозлашу
елларында безнең Казма авылында райком вәкиле, икенчедән, мин Килдураз җидееллык
мәктәбендә укыганда шул мәктәпнең директоры иде. Мәктәпнең завучы Әхмәтов Газиз,
рус теле укытучысы Мушкеев, немец теле укытучысы Кузьмин, тарихтан Галиев Харис
(Кайбыч районы, Урсак авылыннан), физикадан Садоров Тәүфикъ һ.б. эшли иде. Ана
теленнән Кәшә кызы Хөсәенова Шәмҗиһан укыта иде. Шулай итеп, мин 1939-40 уку
елында Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытучысы булып эшләдем.
Минем фатир хуҗасы Бикмуллин Сөбеханкол Яңа Чәчкап авылында бердәнбер
ялгыз хуҗалык булып яши. Без дөнья хәлләре, колхоз тормышы, киләчәк турында
кызып-кызып бәхәсләшә идек. Бик тә үзсүзле карт булганлыктан, мин ярты кыштан
соң фатирга Сәлахов Гарәфләргә күчтем. Биредә фатир хуҗалары яшьләр булып, көн
күңеллерәк үтә иде.
Яңа Чәчкап авылында да концертларга, спектакльләргә катнашырга туры килде,
ләкин төп эшне җиренә җиткереп башкаруны асыл бурычым итеп куйдым. Кайда
гына эшләсәм дә, намус кушканча эшләргә тиеш. Минем эшем укытучыларның август
конференциясендә тәнкыйтьләнсә, Зәкия күзенә ничек күренермен, коллективым
алдында ничек җавап бирермен! Дөресен әйтим, училище күләмендәге белем белән
җидееллык мәктәптә математика укытуны миңа ничек тапшырганнардыр,гаҗәп.
Димәк, ышанганнар, димәк, шул ышанычны акларга кирәк! Укытучы кайда гына
эшләмәсен, ул – җәмәгать эшлеклесе. Агитатор, пропагандист, докладчы, редактор,
артист – һәммәсе дә авыл укытучысы.
Ара ераклыгы Зәкия белән безнең эшебезгә комачауламады, мәхәббәтебезне
сүрелдермәде. 1939нчы елны Зәкияне Буа район Советына депутат итеп сайладылар.
Зур җәмәгать эшләре тапшырылу Зәкиянең район укытучылары алдында авторитетын
күтәрә һәм аңа бик зур җаваплылык йөкли. Мин Зәкиянең даны күтәрелүгә бик шат. Ләкин
шунысы бар: профессиональ белемеңне күтәрми торып, яхшы укытучы булып булмый,
иҗтимагый политик белемеңне тирәнәйтми торып, җәмәгать эшлеклесе булып булмый.
Педагогия институтына укырга керергә! Безнең алга тормыш әнә шундый катлаулы
133
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
бурыч куйды. Институтка имтиханнар тапшыру өчен әзерләнә башладым. Ләкин нинди
факультетка имтихан тотасымны тәгаен генә белмим әле. Мин үзем тарих укытучысы
булырга хыялланам.
Өйләнү – түгел сөйләнү
Вәгъдә – иман, диләр. Иман – ул ышану, үзеңне һәм иптәшләреңне ышандыру.
Ышану – тәвәккәлләү. Тәвәккәлләү – кыю рәвештә бәхеткә таба адым атлау. Югарыдагы
принципларны чын мәхәббәт ияләре генә үти аладыр! Характерларны, карашларны
сынаганнан соң гына, югарыда санап киткән принцип шартларында, бер-беребезгә ышаныч
нигезендә өйләнештек без. Күрешеп, бергә 5 ай эшләү һәм бер ел аерым эшләү дәвамында
бер-беребезне өйрәнү, сынау безгә өйләнешергә, тормыш корырга җитәрлек вакыт булды.
Мин, әдәбият укытучысы буларак, өлкән класс укучылары белән мәхәббәт темасына
әңгәмә алып барганда, алар: «Мәхәббәт – бер-береңне ярату», – дип җавап бирәләр.
Ә яратуны тышкы матурлыкка, мутлыкка, көязлеккә кайтарып калдыралар. Мәхәббәт
күзне сукырайта, колакны саңгыраулата, диләр. Шулайдыр! Ләкин мәхәббәтең төшкән
кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга
кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга
килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак
хатынымны һәрьяклап өйрәндем. Зур коллективта макталган, эше белән үрнәк булган
кыз, тормышка чыккач та югалып калмас, тормыш авырлыкларын бергә тартырбыз
дип, эшен яраткан кешенең тормышы да яхшы булыр дип, мин аңа өйләнергә катгый
карар кылдым. Без 1939 елның 13 нче маенда өйләнештек. Шул елларның модасы-
гадәте буенча, икәү үзара сөйләшеп ризалашканнан соң, Зәкияне, җәйге каникулда
авылына кайтып киткәнче, Түбән Наратбашы авылындагы Гыйлаҗ абый һәм Зәйтүнә
апалар өеннән гади җигүле ат белән Казмага алып кайттым. Менә шулай гап-гади
генә булды безнең өйләнешү. Гади генә булса да, болай өйләнешү чорына, заманына
карата законлы төс алып, үзенә күрә бик килешеп тора иде.
– Фәлән кыз алып кайткан...
– Фәлән кияүгә киткән...
– Фәлән фәләнгә өйләнәчәк, туй булачак икән! – кебек сүзләр авыл халкына
таралып, берәр атна сөйләнә дә, шуның белән эш бетә. Кода-кодагыйлар да алдан ук
имеш-мимешләрне ишетеп торганга, бик тиз арада килешеп, туй итү хәстәрен күрә
башлыйлар. ЗАГСта язылышып, юридик яктан формальләштерү дә бик гади һәм иркен
иде. Бусын инде без 1939 елның 8 нче июнендә эшләдек.
Өйләнешкәннән соң бер атна, бер ай, хәтта бер ел үтеп, бала дөньяга килеп, аңа
исем кушарга кирәк булгач та ЗАГСта язылышу гадәте бар иде ул заманнарда. Шуны
да әйтеп үтәргә кирәк, ЗАГСта язылышу вакыты катгый күрсәтелмәсә дә, «характерлар
туры килмәде» һәм башка шундый сәбәпләр белән яшь гаиләнең таркалуы бик сирәк
күренеш иде ул елларда. Мәсәлән, мин үзебезнең нәсел-ырудан хатынын аерган, яки
ирдән аерылган кешене белмим. Авыл халкы арасында да андый яман гадәт юк диярлек.
Өйдәгеләр Зәкияне күреп белмәсәләр дә, минем аңа өйләнүемә хәер-фатихаларын
бирделәр. Элекке вакытны искә алып, «Кәшә авылы кызлары белән безнең нәсел
бәйләнгән Тәчә әни бик акыллы кеше булган», – дип, Казма белән Кәшә бәйләнешен
яхшыга юрадылар. Зәкия дә, үз хәл-әхвәлен белдереп, әти-әниләренә хат язды.
Хатының эчтәлеге болайрак истә калган: «Мин быелгы җәйге каникулда, авылга үткән
ел Сабантуенда бездә кунак булып киткән Мәгъсум белән кайтырмын. Үзегез беләсез,
минем яшьтәшләр тормышка чыктылар. Мин дә Мәгъсумга тормышка чыгам. Минем
Мәгъсумны тормыш иптәшем итеп сайлавымның төп сәбәбе шунда: аның характеры,
әти, синең характерыңа охшаган. Ул да синең кебек күпне белергә, күп укырга ярата.
Ул да синең кебек киң күңелле, сабыр, күп сөйләми. Эшен яратып башкара. Аның
турында күп язмыйм, күреп сөйләшкәч, аңа бәяне үзегез бирерсез. Минем аның
белән тормыш коруыма хәер-фатихагызны бирүне өмет итеп калучы кызыгыз Зәкия»,
формасындарак язган иде. Аның шулай әтисен искә алып, аның белән чагыштырып
язуы әтисенең күңелен йомшатуы өчен кирәк булгандыр, бәлкем.
134
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
Әткәй, Кәшә авылына барып, кодалашып, аларны туйга чакырып кайтты. Шунысы
кызык: Зәкиянең әти-әниләре, туганнары, якыннары Кәшәдә: «Зәкиябезне бер Буа
мишәренә биреп җибәрәбез – хәерлегә булсын инде...» дип сөйләшәләр икән. Казмада
да: «Мәгъсум сары чәчле, зәңгәр күзле Сембер мишәр кызы алып кайта – хәерлегә
була күрсен...» дип уфтаналар икән.
Казмада туйга әзерлек башланды. Һәр чорның үзенә күрә гадәтләре, кыенлыклары
була. Туй үткәрү өчен азык-төлеккә кытлык булмаса да, аракы табу мәсьәләсе кыен иде.
Хәстәрлеген күргәч, ул мәсьәлә уңай хәл ителде: Түбән Наратбаш, Черкен, Казма авылы
кибетчеләре өлеш чыгардылар. Ул заманда да бирнә биреш гадәте бар иде. Бирнәгә
бирү өчен ситса табасы (кием-салым турында сүз дә юк) проблема иде. Тирә-як авыл
кибетләрен йөреп чыкканнан соң, атка атланып, Чувашия авылларына чыгып киттем.
Байтирәк авылы кибетеннән гади ситса сатып алып кайттым. Ул ситсаның матурлыгы
ни дәрәҗәдә булгандыр, әмма дә ләкин әбием (Зәкия әнисе) шул ситсадан үзенә күлмәк
тегеп киде. Ул, еш кына: «Кияү, син биргән ситса күлмәгем, бигрәкләр дә үземә
килешә инде», – дип мактап киеп, өстендә туздырды. Әйтерсең лә мин аңа япон ефәге
алып биргәнмен. Шул ук кибеттән ике гади пыяла ваза, бер утыртмалы унлы керосин
лампасы сатып алдым. Ул утыртмалы керосин лампаның кирәклеге һәм дәрәҗәсе хәзерге
бәллүр люстралардан күпкә артык булгандыр безнең өчен. Чөнки андый утыртмалы
лампа безнең авылыбызда һәм без эшләп киткән авыл укытучыларында да күренми
иде. Лампаның утырткычы-подставкасы тонык пыяла булып, аңа төсле буяулар белән
матур чәчәкләр төшерелгән. Көндез кояш яктысында бер төсле күренсә, ут алгач, ут
яктысында үзенә генә хас бер матур төскә керә. Без, шул искиткеч матур лампа яктысында
илһамланып күпме китап укыганбыз да, күпме язганбыз. Күпме укучыларның язма
эшләрен тикшереп, аларны, грамоталы итеп, тормыш юлына бастырганбыз. Ә вазаның
берсе әле дә исән. Мин Казмага кайткач, чәчәккә охшатып ясалган пыяла вазадагы
нигъмәтне авызыма алмыйча калмыйм. Ул ваза - безнең яшьлек хатирәсе.
Һәр ике якта да туйлар үтте. Туйга Зәкиянең Ташкенттагы апасы белән җизнәсе
(Нурмөхәммәт һәм Гөлсем) дә кайттылар. Туйлар үтеп киткәч, эшкә урнашу,
тормышка әзерлек мәсьәләсе башланды. Безгә бер мәктәптә эшләргә кирәк. Зәкия
Түбән Наратбашы мәктәбендә биология, ә мин Яңа Чәчкап мәктәбендә математика
укытам бит әле. РОНО мине дә Түбән Наратбаш мәктәбенә күчерде. Без быелгы уку
елында Түбән Наратбашында фатирда торачакбыз, Зәкия белән бергә эшләячәкбез.
Буа универмагыннан тимер карават, сырган матрас сатып алдык. Икебезгә дә өйдән
бирелгән урын-җир, вак-төяк савыт-саба белән тормышны башлап җибәрдек. Без
эш дәверендә кайда күчеп йөрсәк тә, алар бездән калмадылар. Без өйләнешкән елны
Зәкиянең олы энесе Әнвәр Фәезов Тимерчән мәктәбендә укыта иде. Зәкиянең хатын
алып укыгач, әти-әниләре кызларының иргә чыгуына ничек караганнардыр, алар
исән вакытта бу турыда ләм-мим сүз кузгатмадылар. Әмма Әнвәрнең, ризасызлыгын
белдереп, бик каты елаганын искә алып сөйлиләр иде. Вакытлар үтү белән Әнвәрнең
безгә карата үпкәсе язылды – таралды. Без бер-беребезне бик тиз аңлаштык. Бер-
беребезгә ихтирамыбыз зур. Кунак булып Кәшәгә баруыбызны бабай белән әби көтеп
алалар, хәл кадәренчә кунак итәләр һәм ярдәм итәргә тырышалар иде. Шуны да әйтеп
үтәргә кирәк, Зәкия безнең йортка килен булып төшкәч, аны суга да җибәрмәделәр,
идән дә юдырмадылар, мунча да яктырмадылар, йокысыннан аерып, көтү дә
кудырмадылар, камыр да издермәделәр. Гомумән, әнкәй: «Чит җирдә, ят кешегә бик
читен ул, ияләшкәч үзе кул арасына кушылып китәр әле», – дип, бер эшкә дә кушмады
һәм анардан эш тә таләп итмәде. Акыллы иде, алай гына да түгел, бик тә шәфкатьле,
ярдәмчел иде безнең әнкәй. Килен дип, ят кеше баласы дип, аңа бигрәк тә игътибарлы
булды, гомеренең соңгы көненәчә Зәкияне кызыдай яратты.
Шулай итеп, 1940 елның җәе Казма белән Кәшә арасында кунакка йөреп үтте. Кәшә
белән Казма арасы 50-60 км булса да, юл ерак, ат юк (тимер юл турында ул вакытларда
сүз дә юк иде), машина юк дип тормадык, җәяү дә, велосипед белән дә юлга чыктык.
Яшьлек ерак араларны якынайта, яшьлектә ару-талуны белмисең икән. Бигрәк тә – икәү
булганда!.. Күңелең күккә ашып, хыял чиксезлегендә очканда, киләчәкне романтик
күз алдына китереп, бер-берең янәшәсеннән атлаганда арырга мөмкинме соң?!
135
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
1940-1941нче уку елларында мин дә Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә
күчтем. Рәйсә әби Минкашеваларга фатирга урнаштык. Фатирыбыз алты почмаклы
агач өй булып, зур ягына без урнаштык, ә кече ягында үзләре торалар. Гомумән, фатир
заманына күрә әйбәт иде. Мин бу мәктәптә дә математика укыттым. Көндез мәктәп
эше, кичен өйдә бергәләп дәрескә әзерләнү, дәфтәр тикшерү һәм киләчәк тормыш
турында хыяллану белән көн, ай үтелгәне сизелми дә кала. Дөньяга киләчәк балага
исем эзләү, аны ничек итеп киендерү, тәрбияләү турында хыял диңгезенә чумасың. Без
алдан ук, ир бала булса – Ренат, кыз бала туса – Наилә дигән исемнәрне хуп күрдек.
Апрель аенда Зәкия декретный отпуск алып, бераз ял итү өчен әти-әнисе янына
Кәшәгә китте. Язгы ташу һәм юл булмау сәбәпле, шунда бала таба. Беренче балабыз
1941нче елның 29 нчы апрелендә иртә белән туа. Әнисенең һәм баланың исәнлеге
турында миңа телеграмма килде. Мин 1 Майга каршы, мәктәпнең атына атланып,
50-60 километр ераклыктагы Кәшәгә киттем. Бала тапкан ананы һәм яшь баланы шул
ук вакытта алып кайтырга мөмкин булмады, шунлыктан, туу турындагы таныклык
та Кәшә авыл советында язылды. Зәкиянең әтисе авыл советы председателе булып
эшләгәнлектән, оныгының туу таныклыгына истәлек өчен үзенең имзасын куясы
килә. Менә шулай итеп әти-әнисе Буа районы Казма авылы гражданнары булсалар да,
Ренат Ульяновск өлкәсе Кәшә авылында туган булып санала. Ул вакытта Кәшә авылы
Куйбышев өлкәсе, Богдашкин районында санала иде әле. Дөньяга тагын бер Харисов
килде. Беренче баланың ир бала булуы сөенеч өстенә сөенеч була, күңел ир бала көткән
иде, һәм ир бала туды да. Бала туу турындагы таныклык белән Буа кибетеннән бала
приданы сатып алдык һәм шул придан белән төреп, киендереп үстердек улыбызны.
Мин яңа коллективка тиз үк ияләшеп киттем. Мәктәпнең директоры Шәмсетдинов
– урта яшьләрдәге төпле генә кеше булып, коллективны үз кулында тота һәм коллектив
эшчәнлегенә зур йогынты ясый алырлык ихтыяр көченә ия иде. Мәктәпнең завучы
Браматкина Лидия – исеме районда танылып өлгергән алдынгы укытучы. Үзе рус
телен җиренә җиткереп укытуы белән бергә, башка фәннәрдән дә яхшы ук хәбәрдар
иде, дәресләргә анализны теоретик һәм педагогик яктан да нигезле ясый иде.
Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбе дә элекке мәчет бинасына урнашкан,
классларның кысанлыгы, караңгылыгы, хәтта һава җитмәве кебек уңайсызлыклар
сизелеп тора. Коллектив бер максатка омтылып, тату яшәгәндә эштә әллә нинди
көтелмәгән уңайсыз хәлләр булмый. Ә коллектив уңышында үз өлешең барын да тоеп
эшләгәндә күңел күтәренке була. Без тырышып эшләдек. Тырышып эшләргә намусыбыз
мәҗбүр итте. СССР Верховный Советы Президиумы указы белән бүләкләнгән Зәкиягә
үз эшендә һич тә сынатырга ярамый. Ә миңа?! Миңа бигрәк тә. Менә шундый хәлләр
безне барлык көчебезне куеп, тырышып, үҗәтлек белән эшләргә мәҗбүр итте.
Бу елларның тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел. Элек укытучы кадрлар
җитешмәгәнлектән, укытучыларны Кызыл Армия сафларына чакырудан вакытлы
рәвештә азат итәләр иде. Халыкара хәлнең киеренкелеген искә алып, 1939-40 елларда
яшь ир укытучыларны армия сафларына алдылар. Суыксуда бергә эшләгән Шиһапов
Ризатдин, Василий Козлов, Түбән Наратбашы мәктәбеннән Бакиров (элекке директор),
соңга таба Шәмсетдинов Ш., география укытучысы Габделҗанов, Галиев Гариф
(Браматкина ире) һ.б. армиягә чакыртылдылар. Мәктәпләрдә ир-егет укытучыларның
сафлары сирәгәя төште. Халыкара хәлнең кискенләшүе илнең хуҗалык тармагына гына
түгел, ә укыту-тәрбия эшенең барышына да зур йогынты ясады. Колхозда бер квадрат
метр җирне дә кысыр калдырмау, чәчелгән игенне эшкәртү, үскән икмәкнең бөртеген
дә югалтмау өчен көрәш барды. Эшкә 20 минут соңгарсаң, эштән чыгаруга кадәр каты
чара билгеләнде. Бер кило ашлык югалту җинаять саналды. Дәүләт, колхоз милкенә
сакчыл караш һәм җаваплылык бөтен катгыйлыгы белән куелды. Без – укытучылар
да - конвейерга баскан эшче кебек, мәктәптә һәр минутны әрәм итмичә, рациональ
файдаланып, дәрес бирергә тырыштык. Ил алдындагы бурычны истә тотып, аны
тормышка ашыру өчен барлык көчебезне куеп эшләдек, шул юнәлештә агитаторлык
бурычын югары хис белән үтәргә тырыштык. Ул елларны кемнең кем булуына
карамастан, хезмәт дисциплинасын бозуларга каршы бер үк таләпчәнлек куела һәм
бер үк җаваплылык сорала иде. Кайда эшкә гадел таләпчәнлек куелса, шунда эшнең
136
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
нәтиҗәсе дә әйбәт, коллективта оешканлык та була. Бу еллар безнең буын кешеләрен
эш вакытының минуты белән хисаплашырга, эшнең нәтиҗәлелеге өчен көрәшергә, үз
мәнфәгате өчен генә түгел, бәлки коллектив мәнфәгате өстенлеге һәм авторитеты өчен
көрәшергә, битарафлыкка, әрәм-шәрәм итүләргә каршы аяусыз булырга өйрәтте. Кырда
бер килограмм икмәк югалтуны, эш өстендә дилбегә өздерүне, тәртә сындыруны,
укучының бер бит кәгазь ертуын безнең күңелләр тыныч кабул итмәде. Үтә сакчыллык,
уяу булу хасияте тәнебезнең һәр күзәнәгенә сеңде. Ул заман укытучыларының чәчләре
шуңа да иртәрәк агарды, күз төпләренә җыерчыклар иртәрәк ятты. Ул заманнар артта
калды. Ул вакытларда безнең экономикабыз безне шулай сак, саран эш итәргә мәҗбүр
иткәндер. Ләкин икмәк бөртегенең кадере бүген дә шул ук бәядә. Безнең яшәешебезнең
төп критериясе бүген дә икмәк белән үлчәнә дисәк тә һич хата булмас.
Түбән Наратбашы мәктәбе Зәкия белән миңа коллективта үз урыныбызны табарга,
башкалар эшенә сукырларча иярмичә, алар эшенә азмы-күпме бәя бирергә өйрәтте.
Яшь укытучыга һәрвакыт аңардан өйрәнерлек тәҗрибәле укытучылар кирәк. Бигрәк
тә синең эшеңә контроль итә алырлык белемле, тәҗрибәле, авторитетлы завуч һәм
директор булу зарури.
Сугышка кадәр «Коммунизм» колхозы элек Каганович исемен йөртә иде. Ул Буа
районында алдынгы колхозлардан саналып, аның председателе Җамалиева Фатыйма
СССР Верховный Советы депутаты булды. Шушы елларда тракторчы Галимов Ленин
ордены белән бүләкләнде. Шушындый данлыклы кешеләр белән алдынгы колхозда
агитатор булып эшләү безгә өстәмә рухи көч тә бирә иде. Районда беренче булып, бу
колхозда сарык фермасы төзелде, атлар өчен яңа конюшня салынды. Колхозның төп
тарту көче – атлар. Алар көрлеге, эрелеге белән, дирбияләренең яхшылыгы белән
районда данлыклы иде. Шунысы истә: бу колхоз ул елларны күл аръягына карбыз
чәчеп, аннан мул уңыш алды. Колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирүдән калган
уңышны Буа базарында саттылар. Һәвәскәр бакчачы Кәлимулла карт кавын да үстерә
иде. Ул вакытларда дан тоткан колхоз, Җамалиева Фатыйма район советы башкарма
комитеты председателе булып киткәч, елдан-ел артка кала башлады.
Сугыш башлану. Медаль булышты
Горький шәһәрендә минем бертуган апам Мәсрура яши. Хәнәфия абый уллары
Хәлилрахман һәм Хәбибрахман да, шунда китеп, эшкә урнаштылар. Әтиемнең апасы
Өммеһани уллары Мирзакрам белән Исмәгыйль абыйлар, авылдашлардан Әһлулла
абый мине дә Горькийга эшкә чакыралар. Без Зәкия белән икебез дә үз эшебезне
яратабыз. Безнең инде ярыйсы гына педагогик эш стажыбыз да бар. Эшне ташлыйсы
килми. Алар безне төрле яктан ышандырырга тырышалар.
– Син училище белеме белән курсларда укып, тиз үк башка профессия үзләштерә аласың.
Ир-егетнең эше заводта, ул җаваплырак, катлаулырак эш башкарырга тиеш, – диләр.
– Күпме хезмәт хакы аласың? 42 сум?! Заводта өчләтә, дүртләтә акчаны күбрәк
эшлисең.
– Әнә, кара, Хәлилрахман абыеңа.
– Да, брат, мин 4 класс белем белән дә 110-130 сум зарплата алам, – ди Хәлилрахман
абый.
– Син инде ничәнче мәртәбә эш урыныңны алмаштырдың? Нинди квартирда
торасың?!
– Минем квартирны күрсәң, исең китәр, – дип куя Әһлулла абый.
«Барысын да кадрлар хәл итә» лозунгы яшәгән вакытта яңа квалификация
үзләштерүе артык читен булмас иде, әлбәттә. Зәкиягә дә эш табачакларын ышандырып
үгетли торгач, без җәй көне Горький шәһәренә семья белән кунакка барырга булдык.
Минем Горький шәһәрендә айлап торганым булса да, Зәкиянең, әнкәйнең булганнары
юк. Әнкәй апамны, аның 7 айлык улы Сәгыйтьне1 бик сагына. Хәнәфия абыйлар
кызлары Разияны безгә ияртеп, абыйлары янына җибәрәләр.
1 Сәгыйть Ибраһимов – Казанның ЭВМ заводында озак еллар АСУ җитәкчесе булып эшләде. КАИны
тәмамлады.
137
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
Безне әткәй ат белән Буа автостанциясенә илтте. Буадан 24-26 урынлы кечкенә
автобуска утырып, җәйге кызу көндә ерак сәфәргә кузгалдык. Уйлап карагыз, ай
ярымлык бала белән 120 километрлы тузанлы дыңгырдык юлны автобуста үтүнең ни
икәнлеген! Безгә бу вакытта беркем дә «ярамый» дип, киңәш бирмәгән, күрәсең. Ул
вакытларда баланы урак өстендә кырда, ындырда табу гадәти күренеш булып, атна-ун
көннән анасы хуҗалыкта теләсә нинди эш башкарган. Шул күзлектән карап фикер
йөрткәндә, ай ярымлык бала «карт» бала булып саналгандыр инде...
Исән-имин Казанга килеп җитеп, Мәҗитова Әминә апаларда бер кич кунып ял
иткәннән соң, пароход белән Горький шәһәренә юл тоттык. Зәкия белән минем Казанны
күргәнебез булса да, әнкәй белән Разияның беренче күрүләре. Хәзерге Кави Нәҗми һәм
Бауман урамнарындагы мәһабәт йортлар, халыкның күплеге аларны хәйран калдырды.
– Бу тамаша халыкны ничек туйдыралар икән дә, кайда гына урнаштырып бетерәләр
икән?! – дип аптырыйлар.
Алар өчен пароходта баруы да бик күңелле. Әнкәй белән Разияның Иделне дә
беренче күрүләре. Аерым каютада булмасак та, пароходта бала өчен артык кыен
булмады. Җәйнең матур вакытында пароходта йөзүләре бик күңелле.
Алдан хәбәр итмәгәнлектән, безне Горькийда каршы алучы булмады. Без
Мирзакрам абыйларга юл тоттык. Алар безне ачык чырай белән каршы алдылар.
Иртәгесен Разияны абыйларына, Мызага озатып, үзебез Идел аръягындагы пыяла
заводы барагында торучы Мәсрура апа янына киттек. Мөстәкыйм җизнинең военкомат
аша берничә айга сборга алынуын хат аша белгән идек. Яшь баласы булганлыктан,
апа әлегә эшләми. Туганнарга, авылдашларга барып-килеп йөргәндә шәһәр белән дә
танышасың. Шәһәр Казаннан матуррак, зуррак күренә. Аның автомобиль заводы үзе
генә дә ни тора – бөтен бер шәһәр. Элекке ярминкә урыннары, Ока аша салынган
күпер шәһәргә матурлык өсти. Идел ярындагы крепосте – Кремльнең тышкы һәм эчке
күренеше Казанныкыннан кайтыш күренә. Горький шәһәренең Казаннан өстенлеге
шунда: кибетләрендә куллану товарлары һәм азык-төлек күбрәк, төрлерәк. Алдагы
якшәмбедә безнең хөрмәткә Мирзакрам абыйлар кунаклар чакырырга тиеш булып,
чакыру кәгазьләре дә җибәрделәр. Мин якшәмбе көнне иртүк Хәлилрахман абыйларга
киттем. Ул килергә чыкканчы мин анда барып җитәргә тиеш идем. Кызганычка каршы,
мин аны очрата алмадым. Разияның әйтүе буенча, аны каядыр чакырганнар. Мин,
Разияны ияртеп, кайтыр юлга чыктым. Трамвай тукталышында халык төркеме радио
тыңлый. Бу белдерү В.М.Молотовның Германия фашистларының СССРга каршы
сугыш башлавы турындагы хөкүмәт белдерүе иде. Менә шул белдерүдән соң шәһәрнең
тынлыгы югалды. Халык йөзендәге елмаю качты, халык кырысланды. Шәһәр халкы
кибеттән күзенә күренгән, сатылышта булган товарны ташый башлады.
Без кайтканда Мирзакрам абыйга фронтка китәргә повестка килгән иде инде. Кунак
җыю шатлыгы кинәт кенә сугыш кайгысына әйләнде. Туганнар белән аралашу, шәһәр
белән танышуны онытып, өйгә кайту хәстәрен күрә башладык. Тимер юл вокзаллары
пассажирлар өчен ябык, билетлар сатылмый. Пароходка түбән агымга таба билетлар
сатылса да, кассага баш тыгарлык түгел. Ул вакытта орден, медальле кешеләр өчен
бик зур өстенлекләр бар иде. Орден, медальләрнең дәрәҗәсенә карап акча түләнә,
чиратсыз әйбер сатыла. Зәкиянең «За трудовое отличие» медале книжкасы ярдәме
белән мин чиратсыз, көч-хәл белән Тәтешкә кадәр билет алдым.
Без пристаньда. Пароходларның күплегенә исең китәр. Әйтерсең лә бөтен Идел
пароходствосыннан бергә җыйнаганнар. Үзебез утырырга тиешле пароходны озак
эзләргә туры килде. Ниһаять, табып, кереп урнаштык. Ыгы-зыгы, кычкырыш, орыш,
елау. Пароход кузгалгач, халык та тына төште. Барысы да җайлашты кебек, ләкин бу
тышкы тынлык кына, бу дәһшәтле көннәрдә, минутларда күңелләр тынычлана аламы
соң? Һәркемнең үз кайгысы. Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка
озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь
бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында
яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм
сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый. Бу көннәрдән һәркем өчен кайгыны
немец фашистлары китерде. Бу минутларда кайгы аерым кешеләргә генә түгел, ил
138
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
өстенә төште. Икенче көнне безнең билетларыбызны тикшерделәр. Шушы ыгы-
зыгыда тикшерүнең бер дә кирәге юк кебек. Бәлкем, кирәк тә булгандыр. Без үзебез
утырырга тиешле пароходка утырмаганбыз булып чыкты. Безгә штраф түләттеләр,
ярый әле, куып төшермәделәр, шунысына шатландык. Горькийга барганда киң Идел
өстенә карап, ярларындагы урман-болыннарны күзәтеп, акчарлаклар шавын тыңлап
барсак, кайтканда исә алмаштырып куйганнармыни Иделне – су өстендә ямь беткән.
Акчарлаклар кычкырмый, ә чырыйлап акыра кебек тоелды. Юлаучылар йөзендә елмаю
күрмәссең, моңсу йөз, күз яше. Тәтеш пристанена килеп төшсәк, монда да шул ук ыгы-
зыгы. Бер ишеләре гармунга кушылып үзәк өздергеч җыр сузса, икенчеләре күз яше
коя. Елашып саубуллашулар. Озатырга килүче олауларның саны юк. Көтмәгәндә мин
авылдашыбыз күрше Җиһанша абыйны очраттым. Ул Галиуллин Карибулланы фронтка
озата килгән. Ул безне үзенең олавы янына алып китте. Без олаучыны Идел буенда
пристаньда ук табуыбызга бик шатландык, уңай булды. Карибулла абыйны озаткач,
юлга чыктык. Юлда олаулар, олаулар. Каршыга – фронтка китүчеләр, Буа ягына исә
озатып кайтучылар агыла. Без авылга кайтып ирештек. Миңа военкоматка комиссиягә
барырга повестка килгән булган. Авыл советыннан өйдә юклыгымны военкоматка
хәбәр иткәннәр. Тормышны ничек җайларга, әгәр мине фронтка алсалар, Зәкияне кая
калдырырга?! Әти-әниләр белән озак киңәшкәннән соң, Зәкияне буш урын булганда
Казма авылы башлангыч мәктәбенә эшкә урнаштырырга дигән карарга килеп, Буа
РОНОсына гариза бирдек. Казма мәктәбе мөдире Гатауллинны сугыш башлану белән
фронтка җибәргәннәр. Зәкияне РОНО Казма мәктәбенә мөдир итеп билгеләде. Әти-
әниләр, сеңел булган йортта Ренат ялгыз калмас, сыерлы йортта тамагына сөт тә эләгер.
«Ирек» колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх абый да фронтка китеп, колхоз
хисапчысыз калган. Уку елы башланганчы, вакытлы рәвештә, мине идарә хисапчылыкка
чакыра. Шушы мәхшәр заманында эшләмичә, комиссиягә чакыруларын көтеп, кул
кушырып утыр аторган чакмы?! Булышу нияте белән «Ирек» колхозына хисапчы булып
эшкә кердем. Авылда кызу урак өсте. Эш куллары җитми. Ирләрне, комиссиядән үткән
таза атларны фронтка алалар. Колхоздагы радиоалгычны районга илтеп тапшырганнар.
Колхозның автомашинасын шофёры Шиһапов Сахабетдин белән фронтка озатканнар.
Урып-җыюда булышырга солдатлар китерделәр. Аларны азык-төлек, фатир
белән тәэмин итәргә кирәк. Район заданиесе буенча окоп казу өчен кешеләр туплап
җибәрергә кирәк. Авылда-тылда да фронт кебек. Оборонаны ныгыту эшләренә кеше
туплаудан да читене юк. Авыл халкының эшкә яраклы кешеләренең исемлеген көн
саен барларга, «окоп» эшенә кеше җибәрергә кирәк. Планны үтәү – закон. Колхоз
рәисе Мөхитов Салих та фронтка киткәнлектән, «Ирек» колхозына җитәкче итеп
Черкеннән Фәсхетдинов Фәйзрахманны китерделәр. Ул, үзен чит авыл кешесе дигән
булып, барлык эшне миңа йөкли. Авыр иде бу вакытларда һәркемгә. Әнкәйне дә
Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Алты солдат фатирга керде. Өйдә хозяйка
булып Зәкия калды. Соңга таба апа да баласы белән Горькийдан безгә кайтып төште.
Аның каенанасы-каенатасы Карлыныкылар. Әткәй колхозда атлар карый. Энем
Мирзагабдуллага әле – 15, сеңлем Һаҗирәгә – 13, энем Фатихка – 11нче яшь кенә.
Ярый, өскә снаряд, пуля яумый. Көне-төне эштә. Түзәргә туры килә, вакыты шундый.
Миңа, военкоматка комиссиягә чакырып, повестка килде. Ныклап тикшергәннән
соң, «хезмәт армиясенә генә ярый» дигән элекке күрсәтмә-нәтиҗәне бозып, «годен к
строевой службе» дигән нәтиҗә ясап, повестка көтәргә кушып җибәрделәр. Дөрестән
дә, «кулак токымы» буларак кыйналганнан соң, минем уң күзем начар күрә иде. Шуңа
да мин чираттагы армия хезмәтенә алынмый калган идем. Август ахырында фронтка
китәргә повестка килде. Алдан әзерләгән сохари, киемнәрне төяп, билгеләнгән тавыкны
суеп, капчыкка салып, елаш, ыңгырашу, саубуллашулардан соң, авылдан берүзем чыгып
киттем. Авылда мине озатырлык яшьтәшләр дә, кордашлар да юк. Карты – карт, яше – яшь.
Мине әткәй ат белән озата барды. Кичкә кадәр военкомат янында боерык көтеп торсак
та, бу кичне безне, кабат чакырганчы дип, авылларыбызга тараттылар. Авылга кайту бик
күңелле, ләкин, белмим күпме вакытка?! Мин повестка алып та 3 мәртәбә авылга кайттым.
1941 елның 22 октябрендагы чакыруда безне фронтка озаттылар. Ул көнне Буа
районыннан 22 кеше чыгып киттек. Черкен авылыннан Шәрәфетдинов Гайнетдин
139
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
(«Искра» колхозы хисапчысы), Фроловодан Лаврентьев (мәктәп директоры), Бик-Үти
авылыннан Шиһапов Шакир («Спартак» колхозы хисапчысы), Аксу авылыннан авыл
советы секретаре Зиннәтуллин Галимулла, Исәк авыл советы секретаре Мәрданов
Галимҗан, Югары Лашчы авыл кибетчесе Хәйретдинов Изахетдин. Калганнарыбыз
Буа аръягыннан чувашлар, руслар булып, барыбыз да язу-сызуда эшләгән кешеләр
булып чыктык. Канаш аша Казанга киттек. Казан военкоматында 3 көн торганнан соң,
безне Васильево тимер юл станциясенә китерделәр. Васильевода 40-41 градус суыкта,
ягылмаган бинада көн үткәрүләре, зәмһәрир суыклары, ай-һай ла, үзәккә үткән иде.
Идел суы катып, Югары Осланнан ат белән йөри башлагач, Васильевога ат белән
әткәй миңа азык китерде. Шул вакытта ашаган пилмәннәрнең тәме әле дә авызда
кебек, әйтерсең лә гомердә беренче пилмән ашау. Мин Васильево станциясе янындагы
кибеттән улым Ренатка кара йомшак хром аяк киеме сатып алып, әткәй артыннан
җибәргән идем. Озак та үтмәде, Зәкия миңа Ренатның фоторәсемен хатка тыгып
җибәрде. Башында ак йон башлык, өстендә Зәкиянең үзе теккән пальтосына кулдан
бәйләнгән ак яка уралган, аягында оекбаш өстеннән мин җибәргән аяк киеме, тулы
бит, түгәрәк йөз. Мин ул карточканы блокнот эчендә бик кадерләп кенә йөрттем.
Туган җир, авыл, әти-әни, туганнар, улым һәм әнисе Зәкия искә төшкән вакытларда
шул фотога карап, сагынуымны, авырлыкларны, хәсрәтләремне басарга тырыша идем.
Һәркем сугышка киткәндә дулкынлана. Сугышның һәр минуты куркыныч, менә
шуны йөрәгең белән сизә торып, яу кырына чыгып киткәндә, барлык якыннарың
белән саубуллашасың, бәхилләшәсең, хәтта васыятьләр әйтеп-язып калдырасың.
Мин дә фронтка чыгып киткәндә, әллә исән-имин кайта алам, әллә юк, дип, Ренатка
васыятьнамә язып калдырган идем. Ул дулкынлану көннәрендә мин васыятьнамәне
нинди эчтәлектә язганмын, һәрхәлдә, яхшылыкны, изгелекне, кешелекле, гыйлем
иясе булуны, бигрәк тә әнисенә карата мәрхәмәтле, әнисенең төп таянычы булуны
теләп язганмындыр, дип уйлыйм. Менә шушы юлларны язганда сандык төбеннән
шул альбомны алып карасам да, васыятьнамә язылган битләрне тапмадым. Зәкия дә
бу турыда бернәрсә дә белми. Васыятьнамәнең юклыгы гаҗәп!
Тәүфикъ абый фронтка киткәндә аның артыннан Казанга азык-төлек җибәргәннәр
иде. Тәүфикъ абый аны Казанда Садыйкова Хәдичәбану апаларга калдырган. Миңа
ул турыда хат аша хәбәр итсәләр дә, адресы күрсәтелмәгән иде. Хат ул елларда бик
тиз йөри иде. 1930 нчы елны әткәй Сария белән мине Казанга укырга кертергә алып
килгәндә без Хәдичә апаларда булган идек. Хәтерне җигеп, шул фатирны эзләргә
туры килде һәм таптым да. Өйдән килгән азыкның тәмен үзе ачлы-туклы торган
кеше генә чын мәгънәсендә аңлый алыр. Бик тәмле иде ул азыклар. Минем өчен генә
түгел, ә башка милләт халыклары да бик мактап ашадылар һәм бик еш искә төшереп
сөйләделәр. Менә шул чакларда авызга су килә иде.
1942нче елның 23нче февралендә – Кызыл Армия туган көнне – 689нчы артиллерия
полкы каршында без Хәрби Ант бирдек. Хәрби Ант бирү – фронтка җибәрелү вакыты
якынлашуына ишарә. Озак көтәргә туры килмәде, безне март урталарында фронтка
озаттылар. Хәрби хәзерлек дигәннән, без Морзе алифбасын, телефон аппаратын, элемтә
үткәрүне, команданы кабул итү һәм тапшыруны, полевая радиостанция белән эш итәргә
өйрәндек. Чын радистлар булмасак та, вакытына күрә безне дә дивизионда радистлар дип
йөртәләр иде. Артиллеристлар исә үзләренең гаубица-пушкаларын сугышка – позициягә
әзерләү, маскировать итәргә, дөрес прицел алырга, тиз арада заряжать итәргә өйрәнделәр.
152 миллиметрлы гаубица-пушка 40-43 килограммлы снарядны 10-12 километр дистанциягә
кадәр, хәтта аннан да ераграк ата ала. Әмма сугыш вакытында фронтның алгы сызыгыннан
6-7 километр тылда урнаштырыла. Гаубица-пушканы чылбырлы тракторлар тартып йөри.
1942 нче елны каршы алу нык истә калган. Яңа елны артпостта каршыладык. Солдатлар
үзара акча җыеп, Васильево пекарнясыннан берәр икмәк сатып алып, аны ике сәгать эчендә
(1100-1200гр.) ашап та бетердек. Ә кайберләребез бер ашауда ашап бетерде. Бу – безнең ни
дәрәҗәдә тук торуыбызга бер дәлил. Тамак тук булса, беркем дә: «Безне тизрәк фронтка
җибәрегез», – дип әйтмәс иде, тизрәк фронтка җибәрүне үтенмәс иде. Ә без үтендек.
(Дәвамы киләсе саннарда)

Реклама