Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Ике өлешле чыгыш
Артист Наил Әюповның абыйсы Исмәгыйль Галимуллович районның иң зур
хуҗалыкларыннан саналган Киров исемендәге колхозда озак еллар партком секретаре
булып эшләде. Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган педагог КПСС райкомы
йөкләгән бу вазифаны җиренә җиткереп башкарды, партия-оештыру эшчәнлегендәге
уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Ләкин тормыш каршылыклар белән
бара бит ул. Бервакыт колхоз игенчелектә дә, терлекчелектә дә сыната башлый. «Партия
комитетының канәгатьләнмәслек җитәкчелеге» дигән исем белән мәсьәлә райком
бюросына куела. Исмәгыйль Әюпов бюро әгъзалары алдында үзләре башкарган
эшләр, ирешкән уңышлар хакында әйбәт кенә сөйләп чыга. Аннары хуҗалыктагы
кыенлыкларга, түбән тәгәрәүче центнерларга, процентларга күчә. Чыгыш ясаучының
баштагы көр тавышы йомшара, бөтенләй түбәнәеп бетә. Шулчак КПСС райкомының
беренче секретаре Рәис Хисамович Хәбибуллин:
– Исмәгыйль Галимуллович, тавышың гел бетте бит, – дип аны бүлдерә.
– Кычкырып сөйли торган өлеше бетте шул, – дип куя.


Башың эшләсә...
Фәрит Гыйльми Әлмәт Язучылар бүлекчәсендә әдәби консультант булып эшләгәндә,
бүлекчә җитәкчесе Нур Әхмәдиев ялга китә, үзе урынына аны калдыра. 1990 елның
азаклары бу. Йомышы төшеп, Әлмәткә барган Фоат Садриев бүлекчәгә килеп
керә. Пальтосын шифоньерга элгәндә, шунда ике сандыкны күреп ах итә. Алтын
йөгертелгән, ялык-йолык килеп торган калайлар белән бизәлгән әлеге кызыл сандыклар
әкиятләрдәге энҗе-мәрҗәннәр тулы сандыклардан берние белән дә аерылмый икән.
– Бу нинди могҗиза? – дип сорый Мөслим кунагы.
– Минеке ул, – ди Фәрит, аның соравына игътибар да итмичә, өстәл башында бик
эшлекле кыяфәттә нидер яза-яза. Шундук башын күтәрмичә генә өстәп тә куя: – Кирәк
булса, ал.
– Син чын әйтәсеңме?
– Уйнап сөйләшергә мин бала-чага түгел лә, – ди Фәрит, башын күтәрергә нияте
юклыгын йөзенә җитдилек чыгаруы белән раслап.
Фоат сандык белән ныклап кызыксына башлый. Сандыкларны Фәритнең бер дусты
аңа бүләк иткән икән.
– Берсен ал, синнән күп кадер-хөрмәт күрдем, – ди.
Килешәләр. Алкогольле эчемлекләргә коры закон кергән заман. Фәритнең
булышлыгы белән бик затлы бер коньяк ала Ф.Садриев. Ике көннән машина белән
Әлмәткә киләсем бар, дип кайтып китә. Тагын күчтәнәч юнәтеп, ике көннән килеп
җитә һәм ике данә могҗизаның берсен алып кайтып китә. Күпмедер вакыттан соң
Нур Әхмәдиев Мөслимгә шалтырата:
– Фоат, Фәрит сиңа теге сандыкларның берсен биреп җибәрдемени?
Фоат Садриев һава җитмәүдән сүз әйтә алмыйча туктап кала. Ул баштук моның
болай ансат кына хәл ителә торган әйбер түгеллеген сизенгән була.
– Әйе, биреп җибәргән иде шул, – ди ул көч-хәл белән. – Әллә китереп биримме?
– Ярар, китереп йөрмәсәң дә була, – ди Нур Әхмәдиев. – Ул бит 50 яшьлек юбилееңа
дип сиңа алынган бүләк иде.

Сәяси югарылык
Язгы кыр эшләренең иң кызган чагы. Җитмәсә районга КПСС өлкә комитеты
секретареның килүе көтелә. Калинин исемендәге колхоз рәисе Яхъя Абдуллин
бүлмәсендә КПСС өлкә комитеты инструкторы эшләрнең барышы белән кызыксынып
утыра. Шулчак бүлмәгә хуҗалык агрономы ярсып килеп керә.
– Теге тагын эчкән, чәчүгә чыкмады, – ди агроном.
– Эчмәскә сүз биргән иде бит югыйсә, вәт син агай! – дип өзгәләнә Яхъя Абдуллин.
Инструкторга шул гына кирәк бит, ул рәисне тирги башлый:
– Халык белән эшләмисез, кешеләр сәяси вазгыятьне аңламыйлар. Шушындый
вакытта ни дип эчеп ятмак кирәк?!
– Хәзер үк барып сөйләшәм үзе белән, – дип, Яхъя Абдуллин сикереп тора.
Инструктор рәистән бер тотам да калмый. Бәлкем, теге механизаторны тәрбияләрлек
үтемле сүзләр дә әйтергә ниятләгәндер. Барып керәләр өенә, чыннан да, тракторчы
ару гына салган.
– Ник эчтең тагын? – ди рәис, ачуына буылып.
– Бу кайгыга ничек эчми түзмәк кирәк?! – ди өй хуҗасы.
– Ни булды?
– Сез ишетмәдегезмени?
– Юк, ишетмәдек.
– Их! – ди механизатор, еламсырап. – Бүген иртүк радиодан тапшырдылар...
– Нәрсә тапшырдылар?
– Урхо Кекконен үлгән бит! (У.Кекконен – Финляндия Президенты.)

Фоат САДРИЕВ

 


Сәркатип
Моннан байтак еллар элек Казан дәүләт педагогика институтының Межлаук
урамындагы 1нче йортта урнашкан педагогика кафедрасына Әнвәр Хуҗиәхмәтовны
эзләп кердем... Анда өстәл янында утырган секретарь кызны күреп, сүз дә әйтә
алмыйча, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калдым. Мондый халәт кичерүемнең
хикмәте бар.
...1972 елда КДУның журналистика бүлегенә укырга кергәч, миңа студентларның
Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында, 5нче каттагы 112нче бүлмәдән
урын бирделәр. Шул елны, укуын тәмамлап, минем туган авылыма – Кама Тамагы
районы Балтач мәктәбенә эшкә киткән булачак шагыйрә Нәҗибә Сафина караваты
миңа калган булып чыкты. Татар теле бүлегендә өченче курста укучы Фәридә Тютеева
(Исәнбай кызы), Нәфилә Хөсәенова (якташым Апас кызы) һәм Нурсөя Хәсәнова (Олы
Мәңгәр кызы – яшь язучы Рөстәм Галиуллинның булачак әнисе) бик әйбәт кызлар иде.
«Американ» спектакленең, Равил Шәрәфиев милли пәрәмәчләренең халык
теленнән төшмәгән чагы. Ул вакытта тормыштагы бик күп нәрсәгә «милли» сүзен
кушып сөйлиләр иде. Дүртенче курс студенты Әнвәр Хуҗиәхмәтов – Милли Әнвәр.
«Милли» сүзен бик ярата.
Шулай берсендә, ял көне, дүртебез дүрт караватта дәрес әзерлибез.
– «Милли» безгә таба килә, – диде Нәфилә, Әнвәрне аяк тавышыннан танып.
Ишек шакыдылар. Чыннан да ул килеп керде. Шау-гөр килеп кызлар белән
исәнләште. Равил Шәрәфиев стилендә сөйләшү китте. Мин – беренче курс, тыйнак
кына укып утырам. Әнвәр аягүрә баскан көе Американ профессор милли профессор
булгач, кемне нинди эшкә алачагын сөйләп китте.
Караваты түр башында, уң якта урнашкан Фәридәдән башлады. Ул шигырьләр яза,
күрәсең, шуны исәпкә алып, Әнвәр:
– Фәридә туташны (ул чакта «туташ» сүзе дә сәхнәдә генә иде әле) «Милли комган
моңнары» газетасының мөхәррире итеп куям, – диде.
Ишек катындагы караватта утырган Нәфиләгә:
– Так, Нәфилә туташ, сез эшкә уңган, җитез күренәсез, милли тәһарәтханә мөдире
булырсыз, – диде.
– Миңа шул эш тә эш булыр инде, – диде Нәфилә, образга кереп. – Фәридәгә өстәл
янында утырасы.
– Ә миңа, миңа нинди эш? – дип сорады Нурсөя, көлеп.
– Сиңа әллә ни җаваплы эш тапшырып булмас, хахатушка син, – диде булачак
«милли профессор». – Тәһарәт чүпрәкләре өчен җаваплы булырсың.
– Абау җаным, җүннерәк эшең җукма? – диде Нурсөя, Әтнә акценты белән.
Беренче курс итеп, кызганып, мине «вазифасыз» калдырасылары килмичә, күрәсең:
– Ә Наиләгә, Наиләгә нинди эш? – диештеләр.
Күтәрелеп карарга да уңайсызланып, түрдәге караватта башны иеп укып утырам.
Бераз уйлап торгач, Әнвәр:
– Аны сәркатип итеп алырмын, шәхси сәркатибем итеп, – диде. «Сәркатип» сүзен
ишеткәч, әллә нишләп киттем. Ямьсез-начар сүз түгелме соң бу?!. Чәйләр эчкәч,
кунагыбыз, булачак милли профессорыбыз чыгып та китте.
– Нәрсә аңлата соң ул сүз? – дип сорадым Фәридәдән, икәү генә калгач.
– Нинди сүз?
– Сәркатип. Бигрәк ямьсез.
– Секретарь, – диде Фәридә, елмаеп. – Иң җиңел эш сиңа эләкте.
...30 елдан артык вакыт үтеп, Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов чын профессор,
академик булып, бик күп исемнәр алгач, аның кафедрасына килеп кереп, үземә
тиешле урында бөтенләй башка сәркатип утырганын күреп, кызыклы хатирәләрне
искә төшердем.
112нче бүлмәдә дәрес әзерләп, вазифа бүлешеп утырган кызлар – хәзер инде
әбиләр – дәү әниләр. Озак еллар, милли булып яшәп, авылларда милләтебезгә хезмәт
итеп, татар теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга чыктылар.


Балалы өйдә бур ятмас...
Узган гасырның 80нче елларында, республика Дәүләт автоинспекциясенең
пропаганда бүлегендә эшләгәндә, Мамадышта командировкада булдым. Монда
бердәнбер ашханә дә кичке биштә ябыла торган чак. Ул вакыттагы ДАИ җитәкчесе
Миңнехан Нәбиуллин җәмәгатенең кичке чәйгә өйләренә чакыруын әйтте. Бик ачык
йөзле ханым иде, исемен генә онытканмын инде. Ә балаларының исемнәре Гөлнара
һәм Радик хәтердә.
Миңнехан әфәнде, мамадышлар өчен сирәк хәл, русча яратыбрак сөйләшә, ә
җәмәгате – саф татарча.
Шулай бервакыт балалар бакчасында кызларына ятлап килергә татарча шигырь
биргән булганнар. Өч көннән соң да өйрәнеп килмәгәч, гаиләләрендә туган телдә
бөтенләй сөйләшмиләрме икән әллә дип уйлап куйган тәрбияче моңа сорау биргән:
– Твои родители дома как разговаривают?
– Три дня уже никак не разговаривают, – дигән Гөлнара.
Боларны тыңлап торган прокурор баласы чәчрәп чыккан да үз өйләрендәге хәлләрне
сөйләп биргән:
– У нас папа разговаривает, а мама не разговаривает. И папа маму за это бьёт.
Тәрбияче Гөлнараның шигырь өйрәнеп килмәвенең сәбәбен генә белергә теләгән,
югыйсә. Эш исә прокурорга кадәр барып җиткән.
Наилә ВИЛДАНОВА.
Чаллы шәһәре