Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘСЕЛ АГАЧЫ

Нәсел агачы дип тормаганнар,
Җае килсә, балта чапканнар –
Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,
Ботакларын утка якканнар.
Янган агач...
Башы утта булса,
Ташлар аралаган тамыры.
Бирешмәгән утка-суга гына
Агачларның җирдә калыры.
Язмыш бердер барлык чорларда да:
Агач булса – балта табыла.
Ләкин белә тарих агачларның
Балталарны ваткан чагын да...
Тамырлары кысып кочаклаган,
Җибәрмәскә тоткан, уралып, –
Чорлардан син йолкып ташлап кара,
Гасырлардан кара кубарып!
Шул агачтан бит без...
Бурыч уртак –
Җирдә ничек яшәп китсәң дә.
Яфрак булып ярыл киләчәккә,
Тамыр булып тарал үткәнгә...