МИЛЛӘТ КИЛӘЧӘГЕН КАЙГЫРТЫП...

– «Балаларны кем һәм ничек укытачак – тәрбия бирү юлы белән укытуның
иң төп шарты менә шунда», – дигән педагог Шалва Амонашвили. Бүген без әлеге
тәгълиматка тугърымы? «Ничек» укытучы «кем»нәрне әзерләү дәрәҗәсе заман
таләпләренә җавап бирәме?


Фәйрүзә МОСТАФИНА,
Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры,
педагогика фәннәре кандидаты:

– Һәр елны һәм быел, 2017 елда да, абитуриентларны
укырга кабул итү бара. Мин һәр көнне диярлек, югары курс
студентлары белән бергә, шунда булам: аларның тышкы
кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотуларына карыйм. Алар белән
сөйләшәм, сораулар бирәм: «Ни өчен безнең вузны сайладың?
Укытучы хезмәтенең мәгънәсен син нәрсәдә күрәсең? Һәм,
гомумән, тормышның мәгънәсе нидә?» һәм башкалар.
Аларның уйланып калуларын, беркадәр тынлыктан соң тирән,
кызыклы фикерләр әйтүләрен күреп, чынлап та, шатланып куясың. Мондый көн
чын мәгънәсендә бәйрәм кебек! Бу сөйләшүләр яңа көч, үзебезнең дөрес юлдан
барганлыгыбызга ныклы ышаныч өсти, әлеге эшне дәвам иттерергә кирәклеген
төшендерә. Чөнки безне уратып алган мохиттә, бөтен дөньяда төрле карашлар яши.
Күпләр кешенең уңышларын бары матди байлыкта гына күрә; шуңа күрә яшьләр
үзләренә үрнәк итеп матди байлыкка ирешкән кешене ала. Бөтен дөньяның үзәгендә
кеше шәхесе тора һәм аны тәрбияләүне безнең педагогика тормышка ашырырга тиеш,
чөнки педагогика ул барыннан да элек – үзеңне тәрбияләү. Белем бирү системасын
модернизацияләү – бүгенге көн таләбе һәм ул укытучыларны, тәрбиячеләрне
хәзерләүче вузлардан түгел, ә балаларга белем бирүче мәктәпләрдән башланды,
ягъни арбаны аттан алгарак куйдылар. Нәтиҗәдә, ситуация тагын да начарланды:
педагогик вузлар санын кыскарта, аларны классик университетлар белән берләштерә
башладылар һәм шундый сорау килеп туды: «Кайда яхшырак хәзерлиләр?» Ә «Ничек
яхшырак хәзерләргә?» дигән сорау төшеп калды.
Шунлыктан хәзерге вазгыять безне эшебезне үзгәртеп корырга мәҗбүр итте. Иң
элек без үз алдыбызга шундый сорау куйдык: безнең эшнең мәгънәсе нидә? Бу сорауны
әйтү генә җиңел, ә чынлыкта тормышка ашыру шактый катлаулы. Мин бүген шатланып
әйтә алам: үзебезнең коллектив белән чын күңелдән горурланам. Ул үзенең эшен
яңача үзгәртеп кора алды: яңа ФГОС буенча эшли. Ә яңа ФГОС ул – яңача фикерләү,
эшнең мәгънәсен, эчтәлеген яңача, проблемалы итеп аңлау һәм тормышка ашыру.
Безгә, вуз укытучыларына, хәзер мәктәп белән бергә яңа стандартларны өйрәнү генә
түгел, ә нәтиҗәле эшләүнең нигезен, ачкычын табу кирәк. Ә ул укыту технологиясен
формаль үзгәртү генә түгел, ә укыту эшчәнлегенең эчтәлеген үзгәртү булырга тиеш.
Үз предметыңны тирәнтен белми торып, студентларны ул предметка өйрәтеп булмый.
Шул ук вакытта укытыла торган предметны тулы бер мәгълүмат бирү итеп кенә түгел,
ә аны белем белән бергә профессиональ тәҗрибә дә бирә торган бердәм система итеп
тә карарга кирәк. Вуз укытучысы белән студент арасында тыгыз иҗади бердәмлек
булдыру кирәк, чөнки ул – безнең уртак эшебез. Шуның нәтиҗәсендә, безнең вузның
структурасы, методик эшчәнлеге, фәнни, укыту эшләре, тәрбия бирү, практиканы
һәм рекреацияне оештыру, укытучылар белән студентлар арасындагы мөнәсәбәт тә
яхшы якка үзгәрде. Хәтта лекциягә чакыручы кыңгырау да Булат Окуджава җыры
итеп үзгәртелде.
Безнең илебездә талантлы, оригиналь һәм үзенчәлекле педагоглар күп. Үзләреннән
якты мирас калдырган бөек педагоглар белән беррәттән, бүген әле исән булган
педагоглар да төрле могҗизалар эшли; аларның кайберләре безнең коллектив
әгъзалары ук булып беттеләр диярлек: М.П.Щетинин, Ш.А.Амонашвили, Е.А.Ямбург,
И.С.Фишман, Т.Н.Галиуллин. Бездә яңа стандартларны өйрәнү буенча семинарлар
системалы рәвештә даими оештырылып килә. Һәр уку елы ахырында үзебезнең вузны
үстерү буенча дәрес-уеннар үткәрелә һәм шунда һәр кеше үзе алдында торган бурычын
яхшырак күзаллый башлый.
Вузның уку-укыту эшчәнлегендә нәрсә үзгәрде соң?
Чаллы дәүләт педагогика университеты үзенең эшчәнлеген профессиональлекнең
югары стандартына ирешүгә юнәлдерде. Бу, вузны тәмамлаучыларның шәһәр һәм
төбәкнең эшкә урнашу базарында көндәшлеккә сәләтле булуларына ирешү өчен, уку-
укыту процессына үзгәрешләр кертүне таләп итте.
Университетта булачак белгечләрне тәрбияләүнең максаты – студентларның рухи
кыйммәтләргә ирешү өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри педагогик белгечлек,
гражданлык, гаилә кыйммәтләре, идеал һәм этика нормалары өлкәләрендәге
карашларын формалаштыру.


– Милли белем бирү – муниципаль белем бирү системасының өстенлекле
юнәлеше, дибез. Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатенең киләчәген тәрбияләүдә
сезнең район мөгаллимнәре кайсы өстенлекле юнәлешләргә таяна?


Наталья КАРПОВА,
Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе:
– Теләче муниципаль районы мәгариф системасында
милли мәгарифне үстерү өстенлекле эш юнәлеше булып
тора. Милли мәгариф системасын камилләштерү, укучыларга
туган телдә сыйфатлы белем бирү, балалар бакчаларында һәм
мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүнең
нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан, районыбызда зур
эшләр башкарылды.
Шуларның барлык муниципаль берәмлекләргә кагыла
торганнары:
– 2030 елга кадәр «Татарстан Республикасында милли
мәгарифне үстерү концепциясе» кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны
камилләштерү буенча муниципаль «юл карталарын» гамәлгә ашыру;
– милли мәгариф өлкәсендә методик эшне көчәйтү;
– мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм урта гомуми белем бирү оешмалары
арасында дәвамчанлыкны ныгыту;
– туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмаларында белем һәм тәрбия сыйфатын
күтәрү.
Республика укытучыларының август киңәшмәсендә ел саен муниципаль
берәмлекләр рейтингы буенча эшчәнлеккә анализ ясала. Теләче муниципаль районы
соңгы өч елда беренче унлыкка керде. Узган ел без, 2нче урынны алып, ТР Мәгариф
һәм фән министрлыгының «Милли мәгариф үсеше өчен» II дәрәҗәдәге дипломына
лаек булдык. Билгеле, Мөслим, Саба, Актаныш, Арча кебек танылган районнар белән
ярышу өчен зур тырышлык таләп ителә.
Бүгенге җәмгыятькә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, хезмәттәшлек итүгә
әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә
бүген мәктәп укучысын тормышның төрле шартларында югалып калмый торган,
мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтәге кискен көндәшлек шартларында
үз урынын таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү мөһим. Укучының рухи үсеше дә
игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Ана теле – милли үзаң тәрбияләүнең нигезе. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм
җәмгыять бергәләп эшләгәндә генә, нәтиҗәләргә ирешеп була. Республикабызда,
районыбызда туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар булдырылган. Законнарыбыз,
программаларыбыз бар, милли мәгарифне үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укыту
концепцияләре дә булдырылды.
Яңа стандартларга күчү шартларында туган телне саклау һәм үстерү юнәлешендә
эш алып бару, һәр баланың үз ана телендә белем алу хокукына нигезләнеп, милли
үзаңлы, төпле белемле, иҗади фикерле, әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү – төп
бурычларыбызның берсе булып тора.
2016-2017 уку елында район буенча күрсәткечләр түбәндәгечә булды: барлыгы
27 мәктәп (1343 укучы). 22 татар мәктәбе (657 укучы), 4 рус мәктәбе (140 укучы), 1
рус-татар мәктәбе (546 укучы).
«...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә
тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да
артыграк тиештер. Бары тик шундыйлар гына укытучы була ала», – дигән күренекле
галим Ризаэддин Фәхреддин. Әйе, укытучы үз фәне өлкәсендәге барлык яңалыклардан
хәбәрдар булганда һәм шул яңалыкларны дәресендә урынлы файдаланганда гына
уңышка ирешеп була.
Районда барлыгы 33 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Барысы да югары
белемле. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча сәләтле балалар белән эшләүгә зур
игътибар бирә. Укучыларыбыз республика олимпиадаларыннан ел саен мактаулы
урыннар алып кайта.
Укучыларыбыз татар теленнән үткәрелгән халыкара олимпиадаларда да актив
катнашалар. 2015 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Анюта Порферьева 3нче
урынны алды (укытучысы – Гөлназ Афзалова), 2016 елда «Габдулла Тукай иҗатын
иң яхшы белүче» номинациясендә Теләче урта мәктәбеннән Алинә Фәсхетдинова
(укытучысы – Зөлфия Әсәдуллина) җиңүче булды. Быел әлеге олимпиадада 10
укучыбыз катнашып, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарын алып
кайттылар.
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә дә сынатмыйбыз. Узган уку елында
Иске Жөри мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илсаф Тимербаев (укытучысы –
Резидә Сәлимова) «Яшь шагыйрь» номинациясендә 2нче урынны яулады. Аннан
алдагы елда шул ук укучыбыз 1нче урынны алган иде. Бу уку елында Арчада
үткәрелгән зона ярышларында 12 укучыбыз катнашты. Республикабызда үткәрелгән
туган тел форумында ике укучыбыз «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүче булып
бүләкләнделәр. Алар Баландыш төп мәктәбеннән Нурфия Заһидуллина (укытучысы
– Әлфирә Заһидуллина) һәм Караширмә башлангыч мәктәбеннән Зәлия Абдуллина
(укытучысы – Светлана Ибраһимова).
Укучыларыбыз шулай ук ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә,
төрле конкурсларда актив катнашалар, мактаулы урыннар яулыйлар.
Әлбәттә, уңай эшләребез белән бергә, хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Район үзәгендә
бер генә мәктәбебез бар, ул – рус-татар мәктәбе. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче
балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп бинасы төзеп чыксак, бик яхшы булыр иде.
Мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе бирүгә, милли традицияләребезне торгызуга тагын
да зуррак игътибар итсәк иде. Шуның белән бергә иҗади түгәрәкләр эшчәнлеген дә
активлаштырырга кирәк дип саныйм. Булачак язучы-шагыйрьләребезне без үстерергә,
якташ язучыларыбызга алмаш булдырырга да тиешбез.
Милли мәгариф – милләтнең яшәешен, үсешен һәм алгарышын билгеләүче,
тел, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклаучы төп корал. Алга таба да милли
мәктәпләребезне, туган телне саклау буенча зур хезмәт сорала.


– Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Арча педагогия көллияте нигезендә
тикмәгә генә ачылмагандыр... Бай тарихка ия белем учагы булачак укытучыларга
«педагоглык орлыгын» салганда, нинди алымнар куллана? Аерым проектларга
тирәнрәк тукталсагыз иде.


Гөлнара ГАРИПОВА,
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте
директоры:

– Зур елгалар чишмәләрдән башланган кебек, һәр эшнең
башлангычы бар. Арча педагогика көллияте тарихы да бу
очракта искәрмә була алмаган. 87 ел элек Арчада педагоглар
әзерләүче уку йорты ачарга дигән карар кабул ителә. Бу изге
эш югалып калмый, бүгенге көндә дә дәвам итә, мәгърифәт
учагын сүндермичә саклаучы Арча педагогика көллияте – Казан
арты милли кадрлар әзерләү үзәге буларак чәчәк ата. Зур үсеш
юлы үтеп, заманча милли-мәдәни белем бирү үзәгенә әйләнгән
борынгы уку йорты бервакытта да үз кыйбласыннан тайпылмый. 85 ел буе педагогик
кадрлар әзерли. Булачак укытучыларга ныклы, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия
бирү, уку-укыту эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, укучыларның иҗади сәләтен
үстерү, сайлаган һөнәрләренә кызыксыну һәм аңлы мотивация булдыруны максат итеп
куеп, милли мәктәпләр өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгара.
Белем һәм тәрбия бирү мәйданындагы казанышларын истә тотып, 2013 елда Г.Тукай
исемендәге Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов тәкъдиме, Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән, Казан арты
милли кадрлар әзерләү үзәге ачылды.
Милли кадрлар дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз соң? Алар ничек тәрбияләнә?
Беренчедән, алар – республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан килгән
студентлар. Бүгенге көндә бездә Татарстанның 15 районыннан, Казан, Чаллы, Самара
шәһәрләреннән, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Свердловск
өлкәләреннән килгән 800 студент белем ала. Аларның кайберләре йөрәк кушуы
буенча килсә, икенчеләре гаилә традицияләрен дәвам итеп, укытучылар династиясен
тулыландыра, өченчеләрен исә балаларга булган мәхәббәт монда китерә.
Икенчедән, үз һөнәренә тугрылыклы, тәҗрибәле, иҗади эшләүче педагоглар.
Көллиятнең кадрлар потенциалы югары: укыту-тәрбия эшен югары һөнәри белемле
76 укытучы тормышка ашыра.
Өченчедән, 5 төрле белгечлек буенча укучы студентлар; заман таләпләренә туры килерлек
төрле педагогик технологияләрне гамәли кулланып, уңышлы эшләүче 7 кафедра, 6 секция.
Дүртенчедән, белем бирү проектларын берләштерүче ресурслар үзәге эшчәнлеге
программасын тормышка ашыручы укытучылар һәм студентлар. Бу проектларның
гомуми бурычы: «Этномәдәни, полилингваль шартларда белем һәм тәрбия бирү аша
педагогик кадрлар әзерләү».
Нинди проектлар соң болар?
1 нче проект. Татар һәм рус телләрен камил белүче милли педагогик кадрлар.
Көллияткә килгән студентлар поликультуралы мохиткә эләгә, чөнки бездә белем һәм
тәрбия бирү татар һәм рус телләрендә алып барыла. Бер үк вакытта татар һәм рус
телләрендә алып барылган класстан тыш чаралар, акцияләр, класс сәгатьләре, концертлар
төрле милләттән булган студентларда ике дәүләт телен дә камилләштерүгә юнәлдерелә.
2 нче проект. Педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары.
Арча педагогика көллиятендә белем алган кичәге гимназист – безнең бүгенге студент. Ә
моның тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: педагогика, психология нигезләрен тирәнтен белүче,
педагогик культурага ия булган белгечләр әзерләү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булуын истә
тотып, 2013 елның 2 декабреннән Арча педагогика көллияте базасында ТР Мәгариф һәм
фән министрлыгы приказы белән педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары ачылды. Бу
проектның үсеш баскычлары: мәктәп → гимназия сыйныфлары → көллият → югары уку
йорты. Миссиясе (вәкаләте): Татарстанның милли педагогик элитасын булдыру.
3 нче проект. ТР мәктәпкәчә белем оешмаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең
квалификациясен күтәрү һәм методик ярдәм оештыру. Кыска срокларда рус телле
тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү. Бу проект милли мәгарифнең 2010-2015 елларга
кабул ителгән «Киләчәк»(«Будущее») программасына нигезләнә. Нәтиҗәсе – 970 рус
телле тәрбияче бу курсларны үтте. 2016 елда рус телле тәрбиячеләр катнашында инде
өченче тапкыр үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм һөнәри
бәйге проектның дәвамы булып тора.
Ресурслар үзәге – 2015 елдан рус телле тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү
курслары юнәлешендә инновацион мәйданчык.
4 нче проект. Мин – әйдаман.
Студентларны шәхес һәм профессионал итеп формалаштыруда көллият базасында
эшләп килүче «Факел» («Гөлстан») әйдаманнар клубының роле зур. Бу клуб һәр
яшүсмернең иҗади сәләтен ачуга, яшьтәшләре алдында үзбилгеләнүгә мөмкинлек
тудыра. Халык алдында чыгыш ясарга, актёрлык осталыгы нигезләрен һәм
сәламәтләндерү лагерьларында балаларның иҗади эшчәнлеген оештырырга өйрәтү
көллиятне тәмамлаучыларның киләчәктәге уңышлы педагогик эшчәнлегенә нигез
булып тора. Безнең һәр студент шушы клубта чыныгу ала.
Балалар иҗтимагый оешмалары лидерларын, балалар ялын оештыручыларны
әзерләүче бу клуб республикада бердәнбер.
Арча педагогика көллияте – милли кадрлар әзерләүче уникаль уку йорты. 2011
елда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен татар телендә аралашучы тәрбиячеләр
әзерләү эше кабат торгызылды. Шуны истә тотып, көллиятебездә мәктәпкәчә белем бирү
оешмалары өчен ике телне дә яхшы белгән тәрбиячеләр әзерләү эше башланды. Бүгенге
көндә әлеге белгечлек буенча 7 төркем укый. Аларны яңа федераль дәүләт белем бирү
стандартлары белән эшләргә әзерлекле кадрлар итеп җитештерү өчен күп көч куела.
Матур башлангычларыбыз, яулаган үрләребез безне яңа биеклекләргә рухландыра.
2015 елда, милли бәйге нәтиҗәләре буенча, без «Россиянең иң яхшы көллиятләре»
исәбенә кертелдек. Ә 2016 елда югары сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән өчен,
«ТРның иң яхшы белем бирү оешмасы» номинациясендә Мәгариф һәм фән
министрлыгы дипломы белән бүләкләндек.
Без заман рухында үсәргә, әзерләгән белгечләребезне кабул итүче белем бирү
оешмалары белән бер югарылыкта булырга омтылабыз. Нәкъ менә шул максатны
күздә тотып, «Мәктәпкәчә белем», «Башлангыч белем», «Сәламәтлек саклау
технологияләре»нең махсус лабораторияләрен булдырабыз, җиһазлыйбыз.
Үткән ел, сынап карау максатыннан, «Сәләт» белем бирү проектын гамәлгә керттек.
Бу безгә КФУ һәм Сәләтне үстерү үзәге белән онлайн-дәресләр, очрашулар, вебинарлар,
видеоконференцияләр үткәрергә мөмкинлек бирде. Әлеге идеяне киңәйтеп, быел
тагын бер конференц-залны кулланылышка керттек. Бу безгә Самара, Димитровград,
Владимир шәһәрләре, Кырым Республикасы, Алтай, Төмән, Әстерхан өлкәләре
милли мәктәпләре һәм татар диаспоралары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.
Проектлар дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш чыганаклар белән тормышка ашырыла.
Безне борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Шуларның берсе – урта һөнәри белем
бирүче уку йортлары өчен татар телендә чыккан дәреслекләрнең булмавы. Әгәр төрле
фәннәрдән татар телендә дәреслекләр булса, укытучыларның да эше күпкә җиңеләер,
студентларның да кызыксынуы артыр иде дип уйлыйбыз.


– Сезнең гимназия – сәләтле балалар өчен. Әлеге укучылар аерым шартларда
белем һәм тәрбия ала. Башка мәктәп-гимназияләрдән аерылып торган шартлар,
күрсәткечләр турында сөйләсәгез иде. Заманча мәгариф шартларында милләтнең
заманчалашуы нидән гыйбарәт?


Рамил ГАРИПОВ,
Актаныш сәләт гимназиясе директоры:
– Гуманитар гимназия киләчәктә татар милли мәдәниятен
саклау һәм үстерү өчен сәләтле балалардан элита формалаштыру
максатыннан булдырылды.
Бүген бу уку йортында 160 бала, шул исәптән Россия
Федерациясенең 8 субъектыннан – Оренбург, Свердловск,
Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия
республикаларыннан, Пермь һәм Красноярскидан килгән
балалар белем ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәк: кыска вакыт эчендә гимназия уку һәм
тәрбия өлкәләрендә зур уңышларга иреште. Гимназия укучылары күп кенә республика
һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулый. Моннан тыш,
2016 елда Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы
авыл мәктәбе арасында 1нче урын яулады, ә 2017 елда Татарстан Республикасының
олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр арасында 9нчы урынны били.
Бүген гимназия берничә юнәлеш буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәпнең сәләтле
балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур
игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә
фәнни олимпиадаларда призлы урыннар санын арттырып бара. 2015-2016 елларда
укучылар республика олимпиадаларының йомгаклау этабында – 17, ә Бөтенроссия
олимпиадасының төбәкара этабында 4 призлы урын яуладылар. 9нчы сыйныф укучысы
Эльмира Вафина 2016 елда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау
этабында призёр исемен алды. Аннан алдарак, 2015 елда, 11нче сыйныф укучысы
Айдар Шәйхин тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булган иде.
Укудан тыш, укучылар 3D-модельләштерү, робототехника кебек түгәрәкләрдә
шөгыльләнә, төрле иҗади проектларда катнаша. Гимназиядә «Хәзинә» хореография
коллективы эшли, алар инде күп тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү
яулады. Шулай ук гимназиядә «Ак нур» вокаль ансамбле дә эшләп килә.
Гимназия-интернатта 2014 елда укучыбыз Айдар Шәйхин һәм тәрбияче Ленар
Хөсәенов башлап җибәргән «Гыйлем» проекты хәзер республика күләмендә танылу
тапты. Проектның максаты – татар телендә фәнни контент булдыру, татар телен фән
теле буларак үстерү. «Гыйлем» хәзер Казан федераль университетының Лев Толстой
исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли.
Гимназиянең үзендә исә «Шәкерт.татар» порталы уңышлы эшләп килә, анда төрле
видеоматериаллар, укытучыларга һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә ярдәмгә ачык
дәресләр һәм методик эшкәртмәләр урнаштырыла.
Гимназия ирешкән уңышларның сере гади – мөгаллимнәрнең, укучыларның һәм
ата-аналарның бердәм хезмәте, белем алу процессында катнашучы һәр кешенең
индивидуаль һәм бөтен илнең уңышы өчен тырышуы.
Әлбәттә, һәрбер эшнең үз авырлыклары була. Безнең эшебезнең дә билгеле
бер катлаулы яклары бар. Беренчедән, башкаладан һәм зур шәһәрләрдән еракта
урнашуыбыз. Әгәр дә без мәгарифтә югары күрсәткечләргә ия булырга телибез икән,
безгә дә, укучыларыбызга да һәрчак «трендта» булырга, барча яңалыкларны белергә,
вуз профессорлары һәм укытучылары белән эшләргә кирәк. Проблеманы чишәр өчен,
заманча технологияләрне кулланабыз – безнең үзебезнең видеоконференция залыбыз
бар, анда укучыларыбыз вуз профессорлары белән шәхсән аралаша һәм белем ала.
Хәлбуки, укытучы белән җанлы аралашуны берничек тә алыштырып булмый. Шуңа
да без Казандагы Республика олимпиада үзәгенә рәхмәтлебез, алар уку елы дәвамында
бөтен фәннәр өчен уку-әзерлек җыеннары оештырды. Без бу җыеннарда катнашырга
тырышабыз һәм укучыларыбызны анда барырга актив рәвештә өндибез.
Бүгенге көндә республикабызда сәләтле балалар белән эшли торган 15
махсуслаштырылган мәктәп-интернат бар, без дә бу исемлеккә керәбез. 2017 елдан
башлап без сәләтле балалар белән эшли торган республика мәктәп-интернатлары
челтәре өчен уку-әзерлек җыеннары үткәрә башладык, анда без «олимпиадник»
укучыларны һәм аларның укытучыларын чакырабыз. Мондый җыеннар алга таба дәвам
итәр һәм мәгарифнең сыйфатын яхшыртуга үз өлешен кертер дип ышанып калабыз.
Беләсезме, безнең гимназия-интернат башка бик күп мәктәпләрдән нәкъ менә
белем бирүгә һәм белем алуга үзгә төрле мөнәсәбәте белән тулаем аерылып тора
да инде. Без эшебезне татар милли педагогикасы кыйммәтләре нигезендә алып
барабыз, нигез ташы итеп без 4 кыйммәтне алдык: белем, хезмәт, җаваплылык,
әхлаклылык. Ягъни, безнең һәрбер укучыбыз, яхшы белем базасына ия булудан тыш,
бу белем белән бергә өстенә төшкән җаваплылыкны, ата-аналары, укытучылары,
Туган ягы һәм халкы каршындагы җаваплылыкны аермачык итеп аңларга тиеш.
Укучыларыбыз хезмәт сөяргә, кечеләргә – кече, олыларга олы итеп карарга тиеш.
Барыбыз да халкыбыз, районыбыз, авылыбыз өчен ни дә булса эшләргә бурычлы
бит. Кемдер мондый хезмәтне олимпиадаларда җиңеп, туган ягын данлауда күрсә,
башкалар милли мәдәниятне үстерү һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен, искиткеч
проектлар уйлап таба. Ә иң мөһиме, әлбәттә, әхлаклылык. Әхлаклы надан үзенең
белемсезлеге белән үзенә генә зыян салса, әхлаксыз галим бөтен кешелеккә кайгы
китерергә сәләтле.
Халык алдында җаваплылык хисе ничек тәрбияләнә соң? Гимназиябездә белем алу,
яшәү һәм туклану тулысынча түләүсез. Әмма моңа алмашка без укучыларыбыздан
белем алуларын сорыйбыз. «Балалар, аңлагыз, сезнең төп бурычыгыз – белем алу.
Республикабыз һәм бөтен Татарстан халкы сезне җирдә эшләүдән азат итте, чөнки
сез, бөек галимнәр булып, билгеле һәм билгесез игелекләрегез белән халкыгызга
хезмәт итәрсез, уңыш җыюның яңа ысулларын уйлап чыгарырсыз, табигатьне һәм
мәдәниятне сакларсыз, аларны үстерерсез», – дибез. Гимназия-интернатның уку планы
һәрьяктан үскән шәхесләр, республиканың лидеры һәм алга этәрүчесе булырга әзер
ихлас ватанпәрвәрләр тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Сер түгел, безнең укучылар башка мәктәп укучыларына караганда күбрәк укый.
Кайбер ата-аналарның хәтта, гимназиягә килеп, балаларының башка күрше малайлар
кебек урамда уйный алмавына зарланганнары да булды. Чөнки гади мәктәптә көндезге
2ләрдә үк кеше аз калса, бездә кичке 4-5ләрдә дә тормыш гөрли. Монда шуны гына
әйтәсе килә: бүгенге мәгарифтәге чынбарлык шундый ки, сыйфатлы белем алмаган
укучы БДИны яхшы бирмәячәк, димәк, яхшы уку йортына да керә алмаячак. Без бу
очракта ата-аналар ягында торабыз, без һич кенә дә аларның дошманнары түгел.
Әмма без авылда урнашканга күрә булса кирәк, ата-аналарның белем бирүгә карата
карашы үзгәрәк.
Шулкадәр тырышып уку сәламәтлеккә зыян салмасын өчен, гимназия-интернатта
чып-чын медицина программасы эшли. Мөгаен, безнең кебек мәктәп республикада
башка юктыр, чөнки бездә 4 медицина хезмәткәре бар: 3 шәфкать туташы һәм 1
табиб. Без даими рәвештә укучыларның сәламәтлегендә мониторинг ясыйбыз, ел
дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары барлык укучыларга
күчмә диспансеризация оештыра.
Педагогик эшчәнлегебезнең географиясе шактый киң. Татарстан Республикасы
районнары һәм Россия Федерациясе субъектларыннан тыш, безнең гимназияне
Таҗикстан, Казакъстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән укучылар
тәмамлады. Хәзер без Кытайда яшәүче татар баласын укырга алырга җыенабыз, ул да,
аның әти-әнисе дә бездә укырга тели, әмма, кызганыч, бала рус телен белми. Аллаһы
бирсә, рус телен белмәгән чит ил татарлары өчен озак вакытка исәпләнгән әзерлек
курслары ачарга планлаштырабыз.
Гимназия-интернатта татар телендә белем бирәләр, шуңа кайчак ата-аналардан
«нигә безгә шулкадәр күп татар теле, без бит болай да саф татар районында
яшибез», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма монда шуны искәртеп үтәсем
килә: татар телен белү балаларыбызга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә,
булыша гына. Икенчедән, нинди генә телне куллансак та, бу белем дәрәҗәсен
төшерми, предметны аңлауга зыян салмый. Мисалга, гап-гади татар мәктәбеннән
килгән укучыбызны искә төшерик: ул 11нче сыйныфта тарих буенча Бөтенроссия
олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды, имтиханнарсыз теләгән
югары уку йортына керә алды.
Без – татар гимназиясе, димәк, укучыларыбыз татар телен камил дәрәҗәдә белергә
тиеш, шулай ук без рус һәм инглиз телләрендә камил сөйләшергә бурычлыбыз. Телләр
белү кешегә зыян китерми, ә инде үз телеңне, милләтеңнең тарихын һәм мәдәниятен
белү, гомумән, һәр кеше өчен мәҗбүри булган канун.
– Сезнең мәгариф үзәге – Казанда һәм Татарстанда чит илләр белән тыгыз
багланышта эшләгән белем учакларының берсе. Чыңгыз Айтматовка багышланган
I Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыруыгыз, милләтебезне төрки дөньяда
лаеклы, абруйлы рәвештә тәкъдим итүегез дә моңа дәлил булып тора...


Рәмзия ВӘЛИУЛЛИНА,
Казан шәһәре Совет районы 178нче мәгариф үзәгенең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Безнең мәгариф үзәге – иң яшь белем учакларының берсе.
Шулай да ирешелгән уңышлар байтак инде. Сез атаган әлеге
конференция, аның проекты хакында аерым сөйлисем килә.
2014 уку елында «Мәгариф учреждениесендә милли-
мәдәниара милли ресурс үзәге булдыру һәм аны камилләштерү»
буенча проект эшләнде һәм Татарстан Республикасы грантына
ия булды. Проект Сочида һәм Мәскәүдә булып үткән Беренче
Бөтенсоюз проектлар конкурсында ун иң яхшы топ проектлар
исемлегенә кертелде һәм дипломга лаек булды.
Проектның максаты – һәрбер халыкның телен, мәдәниятен, рухи кыйммәтен
киләчәк буынга тапшыру, толерант шәхес формалаштыруга булган омтылышын
яклау. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, Мәгариф үзәге Казанның төрле
район мәктәпләре белән генә түгел, ә Татарстан районнары һәм чит илләрдәге безгә
якынрак урнашкан төбәкләр белән элемтәдә тора, эшчәнлек алып бара. Бу эштә, татар
теле укытучылары белән беррәттән, рус теле һәм өстәмә белем бирү педагоглары да
актив катнаша.
Мәгариф үзәге белән Кыргызстан Республикасы арасында дуслык күпере
булдырылды. Әлеге аралашу патриотизм, толерантлылык, дуслык, кешеләргә карата
ихтирам, актив тормыш позициясе булдыруда ярдәм итә.
Проект кысаларында 2015-2016 уку елында Чыңгыз Айтматовка багышланган
I Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу конференциядә Татарстан
районнары гына түгел, хәтта Саха-Якутия, Кыргызстан, Чувашия, Ростов-на Дону,
Бишкектан килгән катнашучылар да бар иде. Жюри составында булган Казан
федераль университеты галимнәре, Татарстан Республикасының атказанган татар
теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары
ассоциациясе бүлеге әгъзалары конференциядә катнашучыларның тикшеренү һәм
иҗади эшләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады.
Әлеге зур чараның онлайн-режимда уздырылуы Ч.Айтматовның туганнан туган
абыйсы белән, язучының әнисе ягыннан туганы белән очрашырга, Бишкәк шәһәрендәге
3нче гимназия директоры А.А.Дәүләтованың Кыргыз иленең бөек улы булган Айтматов
турында шигырьләрен тыңларга мөмкинлек бирде. Рус, татар һәм кыргыз телләрендә
яңгыраган төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр, милли костюмнар, җырлар, биюләр, Мәгариф
үзәгенең халык театры спектакле, Ч.Айтматов әсәрләре буенча буктрейлерлар – барысы
да конференцияне оештыручылар һәм катнашучыларның зур хезмәте.
Мәгариф үзәгендә 2013 елдан бирле эшләп килгән Ч.Айтматов тормышы һәм
иҗатына багышланган «И дольше века длится день...» («Гасырдан да озын көн...»)
дип исемләнгән музейда язучының костюмнары, көндәлек кирәк-ярак әйберләре,
китаплары саклана. Музейда дәресләр үткәрү, балалар арасында экскурсоводлар
әзерләү традициягә әверелде. Моннан тыш, музейда 7-11нче сыйныфлар арасында
Ч.Айтматов иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресләре үткәрелә.
Быелгы уку елында Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге мәктәп укучылары
белән элемтәгә керү, Кыргыз балалары һәм яшүсмерләренең «Сейтек» Милли үзәге
белән дуслык күперен тагын да ныгыту максат итеп куелды.
Мондый халыкара очрашулар оештыру, аралашу, мәдәниятне, сәнгатьне өйрәнү
өчен зур мөмкинлекләр булдыра, төрле милләт балалары белән аралашырга, дус
булырга өйрәтә. Әлеге чаралар халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән
танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә, бәлки, халыклар арасында тыгыз
бәйләнеш барлыгын да күрсәтеп торучы бер дәлил буларак та кирәк.


Рамил ХАННАНОВ әзерләде.

Реклама