Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИРӘЛӘР

Дивана Муллагол
Анам фарсычаны бары тик аралашу теле буларак кына түгел, шагыйрьләр теле
буларак өйрәнгән, ХII йөзнең Иран суфи шагыйре Аттар белән ХVIII йөздә яшәгән
Бохарада түркчә белән рәттән фарсыча язучы суфи Аллаһиярның үгет-нәсихәт бирүче
мистик фикерләрен укып та фарсы теленә гашыйк иде. Мин сабый чакта безнең өйгә
бик еш килеп йөри торган Муллагол Дивана исемле берәү бар иде, ул дәрвиш илле
яшьләрдә булгандыр, анам Муллагол дәрвишнең нык тәэсирендә булгандыр, дим.
Санкем-кыпчак ыруыннан булган ул дәрвиш Төркестан (Сыр-Дәрьяда «Яси») шәһәре
тирәсендә яши иде булса кирәк, безнең тарафларда бик мәшһүр булмаган Ясәви
тарикаты әгъзасы иде. Кычкырып дини шигырьләр укый, башын алга, артка ташлап
бии. Накшбәнди тарикаты әгъзасы булса да, атам зикерләрен авыз эченнән генә,
тавышсыз гына укый торган иде. Башкаларның «йа-һу» дип аталган зикер (Аллаһның
исемен кабатлау) кылуларын атам рәхәтләнеп тыңлый иде. Намаз тәмамлангач, ул
Муллаголга гарәп телендә, суфи дусларын искә алып, «йа ху» дип сикереп, бөтерелеп
биергә куша иде. Биюгә охшаган бу сикерүләр башны алга, артка атып, сәер хәрәкәтләр
ясап, фарсыча «әррә», ягъни «пычкы зикере», түркчә «чапкын» дип кычкыралар.
Муллаголның мәчеткә бармыйча, өебездә кылган намазларыннан соң зикер итүләре
анама бик тә ошый иде. Анам бу дәрвишнең түркчә вә фарсыча укыган шигырьләрен
яттан белә, миңа да ятларга куша, кайберләрен дәфтәренә дә язып куя торган иде. Болар
дини, әхлакый шигырьләр иде. ХII йөзьелның бөек түрк суфые Әхмәт Ясәвидән анам
күчереп алган суфичылык шигырьләре гаҗәеп дулкынландыргыч гүзәл иде. Мәсәлән:
Юлын тапкан изгеләрдән юл сорасам,
Аларның тезенә башымны куеп, йөземне сонсам булмасмы?
Биек тауларның түбәсенә менеп дәрвиш булсам.
Болытларны болгатып, мул яңгырлар яудырсам.
Корырга йөз тоткан агачларны терелтеп, багъ ясасам булмасмы?
Шоңкар кошы кеби болытларга орынсам.
Аска томырылып, җәнлекләр ауласам, аучы булсам.
Чыпчыкларга кушылып, Аллаһның исемен туксан мең кабатласам.
Былбылларга кушылып, уңга, сулга очсам булмасмы?
Һич онытасым юк. Муллагол бер бәйрәм көнне безгә килде. Пәйгамбәр турында бу
хикәятне барысы да белә. Хикәтнең эчтәлеге болай. Бер бәйрәмгә бай балаларының
матур итеп бизәлгән дөяләргә атланып килгәнен күреп, бер ятим бала: их минем дә дөям
булсын иде, дип җылый икән. Бу фәкыйрь ятим баланы сөендерер өчен, пәйгамбәребез
дүрт аякланып дөя булган да, ятимне сыртына атландырган һәм халык арасында дөя
кебек чаба башлаган. Әбү Бәкер моны күреп әйткән: бу эш сезгә килешми, дигән.
Алайса, дигән пәйгамбәр, бала астындагы дөяне сатып ал да, бала пәйгамбәрне азат
итсен. Әбү Бәкер балага алты данә әчтерхан чикләве биреп, «дөяне» сатып алган,
пәйгамбәрне азат иткән. Муллагол да мәчет янына тупланган җәмәгать янында мине
иң өстенә атландырып, шушы хикәятне җырлап күрсәтте. Атам алты чикләвек биреп
* Дәвамы. Башы узган санда.
Әдәби хәзинәләребез
141
дөя вазифаларын башкарган Муллаголны азат итте. Шәмес-и Тәбризигә нисбәт ителгән
бу түркчә шигырьне атам миңа укый иде.
Белсә иде ул сабый, ул дөянең йөгене,
Ун сигез мең галәмне бирсә дә бирмәс иде, йа.
Бу бер кече театр парчасы кебек иде. Әлеге ятим сабый бала үзенең астында кем
булганын белми. Белсә иде, бөтен дөньяны, хәтта галәмнәрне бирсәләр дә сатмас иде,
шушы мәгънәне аңлагач, мин җылый башладым, чөнки Муллагол пәйгамбәр иде,
атам – Әбү Бәкер сыйфатында гына иде.
Муллагол кайбер дини шигырьләрне курай уйный-уйный, җырлый-җырлый
сөйли. Ул Ислам йолаларын шушы шәкелдә сабыйлар һәм олылар каршысында
җанландыра иде. Аның өйрәтүенә күрә, фарсыча шигырьләр сөйләүче мәшһүр суфи
Шәмс-и Тәбризи шул ук вакытта түркчә шигырьләр дә сөйли, биюләр дә башкара,
мөселманнарны алгысыта, дулкынландыра торган була.
Муллагол Урыс-Япун сугышында һәлак булды. 1918 елда түнтәрелеш (иһтилал)
заманасында бер бүлек гаскәр белән өйгә кайткан идем, шунда Муллаголга кагылышлы
бер дәфтәрнең бездә сакланганын күрдем. Атам белән анам Муллаголдан ишеткән
фарсыча, түркчә шигырьләрне шушы дәфтәргә терки барганнар, ул һәлак булганнан
соң, хәтерләрендә сакланганнарын да өстәгәннәр. Бу шигырьләрне атам Муллагол белән
берлектә сөйли иде, күбесен ялгыз калганда исенә төшерә иде. Алар – шулкадәр шома-
җанлы шигырьләр иде ки, алар инсанның хәтеренә җиңел кереп утыра, үзләреннән үзләре
күңелеңә кереп, шунда кала торган әсәрләр. Муллаголның сәер гадәтләре дә бар иде.
Мәсәлән, бервакыт ул атамның ниндидер бер нәрсәсен чәлдерде. Атам «алса, алсын»
гына диде. Ләкин атамның Мәккәдә кемдер бүләк иткән көмеш кесә сәгате югалды. Атам
Муллаголны тоткан да чабаклаган. Эре гәүдәле булуына карамастан, «алмадым, чәлмәдем,
муллам, дустымның малы дип кенә, бик ошатканга гына алганыем», дип җылый бичара,
үзе һаман сөйләнә: «алтынчы алтынны никадәр кыйнаса, алтын матурлана гына бара»,
дип фарсыча шигырь укый башлады. Чыннан да Муллагол карак түгел иде, фәкать ул
якыннарының, дус күргәннәренең генә әйберләрен сорамыйча алгалый торган иде.
Ул безгә яз айларында килеп чыга торган иде. Өебезнең мәдрәсә тарафындагы
«алачык» дип атала торган җәйлек бүлмәдә яши иде. Җәйге ашханәбез дә шунда
иде. Без – бала-чага да җәен шунда яши идек. Муллагол бер килешендә анам аның
хөрмәтенә кәҗә суйдырды. Казанга салыр өчен ит турый башлады. Муллагол, зур гына
бер кисәк итне алып: «бусы Маһмайга», дип эткә ташлады. Анам кулындагы чүмече
белән Муллаголның башына сукты. Муллагол шушы вакыйгага туры китереп фарсыча
шигырь сөйли башлады һәм, бездән 150 чакрымда булган хатынына мөрәҗәгать итеп:
«Рәхинә-ә, остазбикә мине кыйный!» дип кычкырды. Аның бу чүмеч вакыйгасында
сөйләгән шигырен анам онытмаган, Муллаголның дәфтәренә ул шигырь анам кулы
белән язып куелган. Мәгънәсе: «хуш ис мине ашханәгә чакырды, ул минем башыма
чүмечен кундырды». Бу шигырь мизгелдәк буларак шундук чыгарган шигырь түгел
икән, шушы вакыйгага туры китереп, ул ятлаган меңләгән шигыре арасыннан сайлап
алып сөйләгән икән.
Коръән аятьләрен дә ул шулай оста куллана иде; мин дә аңа охшарга тырышып
карыйм. Муллагол мине бик ярата иде. Сабый чагымда ул миңа түркчә, фарсыча
әхлакый шигырьләр ятлата иде. Мисалән:
– Килгән кунакны ачык йөз белән каршыласаң, Аллаһ сиңа чиксез нигъмәтләр
бирер. И олан, инсаннарны телең белән рәнҗетмә, юкса син Аллаһны үзеңнән
биздерерсең... Һавадагы кошларга балыкны җим буларак биргән Аллаһ, бәләкәй
бәндәсенә дә хөкемдарлык дәүләте бүләк итә алыр.
Ләкин ул соңгы шигыренең мәгънәсен сөйләмәде. «Зур үскәч, аңларсың» гына
диде. Мин дә артыгын сорашмадым. 1918 елда Башкортстанда хөкүмәттә рәислек
кылганымда атам сорады: «хәзер Муллаголның шигырен аңладыңмы инде?» диде һәм
шигырьне яттан укыды. Аның авызыннан чыккан парчаларны мин Иран әдәбиятын
бик мөкәммәл белгән азәрбайҗан кешесе Ахунд Йосыф Талипзадәгә (1922) сөйләп
142
күрсәттем, ул миңа бу шигырьләрнең ХII-ХIII йөздә яшәгән Иран шагыйре Аттардан
вә Җәләлетдин Румидан алынганлыгын аңлатты. Муллагол тарихтан да хәбәрдар
иде. Мәсәлән, Сәлҗук хөкемдары Санҗар белән Караханлы Арслан Хакан ул заман
Сыр-Дәрья елгасы буйларын мәркәзгә әверелдермешләр икән. Түрк суфие (мистигы)
Шәех Әхмәт Ясәви янына йомыш белән килгәннәр капка боҗрасын какса, остаз
һәрвакыт чыга икән, җиргә тезләнеп баш орып, шәехнең аягын үпкәннәр турында
Муллагол бер шигырь сөйләде. Мин моңа уйдырма дип ышанмадым. Әмма бу
шигырь Руми иҗатыннан булып чыкты. Бик яшь булуыма карамастан, Муллаголның
миңа өйрәткән шигырьләрен ул чагында җитдигә санамадым, баксаң, ул аларны
бөек шәхесләребезнең иҗатыннан алган икән, шуны белдем. Остазым Зәки Хәлфә
дә, мин дә, анам Муллаголның башына чүмеч белән суккан чакта ватанында, ягъни
ерак-еракларда калган хатынына ишеттерергә теләп кычкырганын уен, кылану гына
дип аңладык, «карак» дип үзенә яманат тактык. Атам исә аны галимгә, әүлиягә саный
иде, миңа аның «алкышын» ягъни догасын кабул кылырга киңәш итте, Муллаголның
каргышыннан, бәддогасыннан саклануымны теләде. Мин аны күрше авыллардагы
дусларына үз атым, үз арбам белән йөртә идем. Шул чакларда Муллагол миңа фарсы
вә Чыгытай әдәбиятын өйрәтте. Суфичылыкның Исламият түренә, халыкның эченә
ничек үтеп кереп, киң җәелгәнен аңларга миңа ул ярдәм итте. Ул ихлас булмаганнарга
катгыян якынаймады. Атам да дин юлында артыгын кыланганнарны каты тәнкыйтьли
иде. Мәсәлән, атам мине иртәнге намазга уятырга кушмый иде. «Ул әле сабый гына,
намазның тәмен дә белми әле ул, нигә аны ирексезлисез!» ди иде.
Янә бер хикәя: үземне белә башлаганнан бирле «агай» дигән кунагыбыз өебезнең
диварына зур бер такта элеп куйдырды. Моның кыр-кырларында Ясәвидән, Аттардан
вә башка суфый шагыйрьләрдән алган түркчә, фарсыча шигырьләр беркетте. Урта
өлешләрендә исә, хәтеремдә сакланганча, өч дәрвишнең башы ясалган иде, аларның
күзеннән зәңгәр чишмәдәй яшьләре ага, күл хасил итәрлек, авылны басарлык күз
яшьләре. Бу дәрвишләр «аһ-ун мин әл-ишык», ягъни «аһ, бу гыйшык, Аллаһ. Аллаһ»,
дип акыралар үзләре. Мин Муллаголдан сорадым:
– Агам, бу ни? Алла уртада юк, аның кайда булганы да күренми. Алар Аллаһка
гыйшык тоталармы? Алла бит ул Ләйлә түгел, Мәҗнүннәр Ләйләгә гашыйк булсын!
Күз яшьләре елгалар хасил итәрдәй булырмы? Болай сорасам, атам мине чабаклаган
булыр иде, «син дуңгыз», дип ачуланыр иде, – дидем.
Муллагол хафада иде:
– Мелла, син ни сөйлисең? Бала кешедә суфичылыкны аңлау кабилияте юк!
Суфичылыкны аңлавы бик авыр. Алла аны шулай яраткан инде. Бала зиһенле була ала,
суфый була алмас, бала старшина була алыр, шәех яки мөрид, суфи була алмас, – диде.
Атам аның бу сүзләренә һич тә каршы төшми иде. Муллагол Исламияттә «голамә
-и русум» дип аталган муллаларны һич сөйми иде. Муллалыктагы артык рәсмият
(артыгын кылану, фанатиклык) йөзеннән агам Хәбиб Нәҗҗар вә авылыбыздагы
Бохара тибындагы кадимче Кәшшаф муллага һич якынлашмады. Дивана Муллагол
һәлак булганда, миңа нибары 14 яшь иде. Һәлак булганнан соң, ул миңа ятлаткан
шигырьләрне анам-атам ярдәме белән тикшердем, өйрәндем. Атам-анамның эчке
уйларын мин фәкать 1918 елда Муллаголның атам-анам кулындагы дәфтәреннән вә
ян-якларга атам тарафыннан язылган искәрмәләрен якыннан өйрәнгәч кенә аңладым.
Урысча өйрәнүем
Алты-җиде яшьләремдә мин гарәпчә-фарсыча белән берочтан урысча да өйрәнә
башладым. Бу өч телне яшьли тирәнтен өйрәнүем миңа тормыш юлымда бик нык
ярдәм итте, бик күп вакытымны янга калдырды. Бәлигъ булгач, тел өйрәнәсе урында
мин башка бер мөһим эшләр белән мәшгуль булдым. Ни өчен мин бик иртә урысча
өйрәндем? Атам гаскәрдә чагында урысча белмәгәннән иза чиккән.
– Углым булса, мин аны иң беренче чиратта урысчага өйрәтәчәкмен, – дип ул ант
иткән.
Атам сөйли иде:
– «Төшләнү» дигән нәрсә бар. (Җенси өлгергәнлек чорында ир-егетнең йокыдагы
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
143
төшләнүе. – Р.Б.) Төшләнгән кеше госел тәһарәте алырга тиеш. Төнлә төшләнгәннән соң,
госел тәһарәте алып маташканда, казармада кизү торучы субай мине күреп алды да аерым
бүлмәгә ябып, идәнгә яткызып, өстемә ком тутырылган авыр капчык бастырып куйды.
Урыс гаскәрендә хезмәт итүче дагыстанлы субай, сәгатьләр буе интегеп ятучы
солдатны күреп:
– Бу ни? – дип урыс субаеннан сорый, урыс субае эшне аңлатып биргәч, дагыстанлы:
– Алайса, бу солдат җәзасын минем янда узар, бир аны миңа, ди.
Дагыстанлы субай атамны үз бүлегенә алып китә. Урысча белмәгән атам аның
белән фәкать гарәпчә генә аңлаша. Җәза вакыты узгач, дагыстанлы атамны кире үз
бүлегенә кайтара һәм әйтә:
– Бу яхшы егет, син моннан чавуш (кече командир) яса, ди.
Шуннан атам чавуш булып китә. Әмма урысча белмәү сәбәпле, байтак кыен күрә.
Хезмәттән соң атам мәмләкәтенә кайтып өйләнә вә:
– Балам угыл булса, иң башта аны урысчага өйрәтәчәкмен, – дип ант итә. Авылыбызда
урысча мәктәп юк, күрше Макар авылында гына бар иде, әмма атам мине анда җибәрергә
теләмәде, үз мәдрәсәсендә, урысча шәһәр мәктәбен Русиядә бетергән Габдеррахман
Миңлебаев исемле бер татар бар иде, мине урысчага өйрәтер өчен шуны куйды. Ахмар
авылында атамның бер дусты яши иде, шуның улы да урысча шәһәр мәктәбен тәмамлаган
икән, аның исеме Шаһибәк Үзбәков иде, ике елдан соң Шаһибәк Үзбәковны атам үз
мәдрәсәсенә урыс теле укытучысы итеп чакырды. Габдеррахман киткәч, бу зат миңа
урысча дәресләр бирде. Унбер яшемдә чакта Шаһибәк мәктәптә узган башка дәресләрне
дә урысча өйрәтеп, язга чыккач, миннән имтихан алырга булды. Кышын Макар
авылындагы мәктәпкә берничә тапкыр барып килдем. Көзен шунда (Макар авылында)
имтихан тапшырдым. Мәктәпнең мөгаллиме Мифтах Карамышев имтихан тапшыруым
турында шаһәдәтнамә дә бирде. Дүрт ел дәвамында хосусый дәресләрдә урысчаны үз
укучыларыннан яхшы өйрәнгәнем турында да әйтте һәм мине Эстәрлетамакка урысча
укырга җибәрергә кирәк, дип киңәш итте. Мин үзем дә шуны бик тели идем.
Ләкин атам-анам мине урыс мәктәбенә бирергә риза булмады. Әмма кадимче
Кәшшаф мулланың: мулла ага углын урыс мәктәбенә бирә икән, дигән сүзе мине
Эстәрлетамакка бару шатлыгыннан да мәхрүм итте. Көз кергәч (1902), мине Үтәктәге
агамның мәдрәсәсенә җибәрделәр.
Үтәктә укуым (1902–1908)
Бу авыл безнекеннән 14 чакрым ераклыкта урнашкан һәм агамның авылы
безнекеннән нык аерылып тора иде. Мин агамның өендәге бик бай китапханәсендә
еш кына куна кала идем.
Кафи Сатлык угылларының бишесе дә имам вә өч кызының кияве дә имам иде. Олы
углы Хәбиб Наҗҗар исеме аталган Кучкар Әмирханның бай сәүдәгәр углы тарафыннан
Казанга җибәрелеп, ул заманның иң бөек остазы вә фикер иясе, мәгълүм тарихчы
Шиһабетдин Мәрҗанида укыган, соңра аның мәдрәсәсендә шөһрәтле бер хәлфә,
ягъни мөдәррис дәрәҗәсе алган, Ислам тарихына кагылышлы «Мифтах эл-Тәварих»,
ягъни «Тарихларның ачкычы» исемле татарча әсәрен язып бастырган вә Ислам
метафизикасына кагылышлы танылган мәдрәсә китапларына гарәпчә аңлатмалар
бирүче дә ул. Гарәпчә аңлатмаларын, язучыларның тәрҗемәи хәлләрен, китапларын
ул төзәтмәләр ысулы белән язган. Ул аңлатмаларының күп өлешен агамның аркадашы
Хәмид Шәңгәрәй белән берлектә язган. Агамның гарәп әдәбиятыннан тәрҗемә иткән
«Кальюби» турындагы мәзәкләре дә басылып чыкты. Хәбиб Наҗҗар сәясәттән
дә хәбәрдар иде. Кырымлы мөселман түрк адәме Исмәгыйль Гаспралы бастырып
чыгарган «Тәрҗеман» гәзитәсен беренче саныннан ук, ягъни 1883 елдан ук укый
башлый. Суфилыкта заманның тәрәккыйпәрвәр (алгарышны яклаучы) шәехе булган
«туңгатар» ыруыннан Шәех Зәйнулланың мөрите иде. Бу зат, ягъни Хәбиб Наҗҗар,
Төркиядән дә гәзит-журналлар алдыра иде. Ул да, минем атам кебек, гарәп теле һәм бу
телнең фәлсәфәсе вә әхлакый әсәрләре белән мәшгуль иде. Ләкин дөньяга карашлары
белән туры килмәгән нокталары да бар иде. Әмма шуны да искәртеп узарга кирәк:
агам Наҗҗарның карашлары атамныкына караганда заманчарак иде. Бөтен дөньяның
ХАТИРӘЛӘР
144
түгәрәклеге турында ул Фламмарион әсәрләренең тәрҗемәсеннән укып белә иде. Ул –
астрономия һәм математиканы заманча аңлый торган кеше. Атам исә ХII гасыр Ислам
фикер иясе әл-Газзали карашларында тора. Җир җисеменең түгәрәк-йомры булуын
да, ягъни җир шарыннан бәләкәй вә җиргә якын кояшның җирдән зур икәнен дә,
кояш белән айның ничек тотылганын да белә, ләкин атам җир шарының әйләнгәненә
ышанмый иде. Газзали, Птоломей тәэсирендә, ул аңа инанган һәм геоцентрик фикер
ягында. Атам вәгазьләрендә дә Газзалиның «Их-йа әл-улум әл-дин», ягъни «Дин фәнен
терелтү» исемле әсәреннән алынган өлешен дулкынланып аңлата иде. Бу әсәрнең
кайбер өлешләрен йокларга яткач, йокы чакыру өчен укый торган иде. Атамнан:
– Һәм җанны дулкынландыра, һәм йокыны китерә торган ул нинди әсәр? – дип
сорый идем.
Ул:
– Бу әсәрдә икесенә дә ярый торган урыннар бар, улым, – дияр иде.
Соңыннан француз галиме Г.Боскуитнең шул турыдагы әсәрен укыгач, мин
атамның хаклы икәнен аңладым. Газзалиның кабатланып торган серле саннар белән
мәшгуль булганын мин ун яшемдә үк белә идем, аның кайчан вафат иткәнен дә
(һиҗри, 505-милади, 1111) белә идем. Газзали кебек, Пәйгамбәребез кебек, атам да 63
яшендә үләргә теләде. Атамның теләге кабул булмады, большевиклар кул астында күп
җәфалар күреп, ул 80 яшендә вафат булды. Атам да кырымлы мөхәррир Гаспралының
гәзитәсен һәрдаим алдырды. Әмма ул һәрвакыт мөһим хәбәрләрне генә укый иде, чөнки
алдынгы, заманави фикерле мәкаләләрне ул яхшы аңламый, игъландагы рәсемнәргә,
мәсәлән, чәч ныгыта торган дару игъланында чыккан Анна Шилак исемле озын чәчле
хатын өндәмәсенә хакыйкатән ышана иде. Атам үз мохитенең әгъзасы буларак, дини
фанатизмнан ерак кеше иде, ләкин ул шулай да үз кирелегенә тарта иде. Ә Хәбиб
Наҗҗарның мохите мөнәввәр кешеләр (зыялылар) белән әйләндереп алынган иде.
Шуңа күрә мин атама караганда агама ныграк тартыла идем.
Атамның шәхсияте
Атамны урап алган мохитне мин бик төшенке сүзләр белән тасвирладым шикелле.
Холыклары, дөньяга карашлары белән нык аерылсалар да, агам белән атам бик дус иде. Агам
Мәрҗанинең ике хәлфәсе Габбас белән Садри илә бергә Казанда гыйлемдә алда барулары
белән бергә, кайнап торган тормышта яшәгәннәр: күп эчәләр икән вә гауга чыгаручылар
рәтендә булганнар, имеш. Кемдер боларга багышлап икеюллык такмак та чыгарган:
Наҗҗар, Габбас һәм Садри –
Шәкерт икән үзләре;
Типтерәләр бик оста,
Тәтәйләрдә күзләре.
Истанбулга китеп тә Габбас бу типтерүләрен ташламаган, анда да ул тәнкыйть-сатира
утына тотылган, имеш. «Шөһрәте» шушы тәнкыйтьләр аркасында Истанбулга кадәр
барып җиткәнгә күрә, Наҗҗар исә, авылына кайтып, имам булды һәм, ниһаять, шәехлеккә
җитте, әмма аның тормышы минем өчен үзенә күрә бер табышмак вә серле иде. Аның
өендә яшәгәнемдә «гаҗәп, мулла абзый хәзер дә эчәме икән?» дип уйладым. Минем
атам бик гади, бик самими бер инсан иде, аның миңа аңлашылмаган һич тә серле-сәер
гадәтләре юк. Агам Наҗҗар шәкертләренә югарыдан бага, артык кырыс иде, атам исә,
абруе булуына карамастан, шәкертләренә вә балаларына иптәш-аркадаш, чын-чынлап ата
була белде. Берәр гаебең чыкса, һичшиксез, җәзасын бирер, ләкин күп вакытта ул синең
хата эшләгәнеңне күрмәмешкә салыша. Гомерендә ул авызына хәмер алмады, гаиләбездә
намаз мәҗбүри иде, әгәр дә үзе өйдә юкта намаз калдырганыбызны белсә (ул һәрвакыт
белә иде), битәрләми. Өйдә катгыян тәртип куелган. Гаиләбездә вә хайван көтүе көткәндә,
ул безне бик каты тота иде. Үз ияренә «күпчек» куя, безгә исә, хәтта илле чакрымга йөрсәк
тә, каты күн белән тегелгән ияргә йомшак берни куйдыртмый иде. Кичләрен йокларга
ятканда да, көтүдә йөргәндә дә, өстебездә юка чикмән булыр иде. Язын ялланган чабаннар
була торып, югалган яки чирләп егылган сыер яки куйлар өчен чабаннар түгел, без, аның
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
145
уллары, җавап бирәсе. Курадагы атларыбыз биштән артмый иде. Кичен «куналга», ягъни
бу атларны печән мул үскән җиргә утларга җибәрәбез. Кача торган гадәте булган атны озын
аркан белән казыкка бәйләп куябыз. Һәм төнлә торып, казыклар белән атларны икенче
урынга күчерәбез. Иртәнге намаздан соң атларны курага алып кайтабыз. Кояш чыкканчы
йоклап, атларны соңга калып китерсәк, атабыздан бик каты эләгә иде.
Атам борынгы гореф-гадәтләргә бик нык бәйле иде. Мишәр, типтәр, татарларда
булмаган гадәтләр мәсьәләсендә ул үзенең ярдәмчесе имам Кәшшаф мулла белән
һәрвакыт бәхәскә керә иде. Бу зат атам хакында, аның артында «ул шәригать урынына
законны хуп күрә», дип сөйләнә икән. Бохарада укыган Кәшшаф мулланың «закон»
дигәне, ягъни урысның рәсми кануннары турында, дип әйтүе инде. Башкортларның
шәригатькә бик туры килмәгән гадәтләре бар, янәсе. Мирас мәсьәләләрендә вә «инчи»
дип аталган бер гадәт хакында да һәм әчебал исерткече турында да бәхәсләр була иде.
«Инчи» – мал вә мөлкәтнең гаилә әгъзалары арасында (хатын белән ирнең тигезлеге)
нигезендә бүленүе, шуңа күрә хайваннарның аерым тамгаланышы димәктер. Дини
корбан вә мөсафирның тамагын туйдыру, хайван чалганда зәкят бирү вә мирас эшләрендә
«инчи» гаилә тормышын тәртиптә тоту өчен эшләнгән низамдыр (кагыйдә, тәртип).
Авылыбыз умартачылык, әчебал ясау белән дан тота иде, әчетелгән балны еш
кулланалар. Туганыбыз Әһил мулла исемле бер картрак имам күпвакыт исерек була
иде һәм исерек килеш халыкка намаз укыта. Кәшшаф мулла:
– Бу хәлдә намаз укылмас! – дип лаф ора.
Атам исә шулвакыт:
– Шикләнгән кеше намазын өендә укысын яки казага калдырсын! – ди иде. Анам
да атамнан качырып кына әчебал куя иде, үзе дә бераз эчә торган иде. Атам әчебал
куелган тәпәнне күрә, әмма күрмәмешкә салыша иде. Атам умарталардан алынган
балның «бал ипие» дип аталган өлешеннән балавыз-шәм ясарга ала иде, балдан-
кәрәздән бушаган савытны чайкый һәм:
– Бар, чыгарып түк, – дип анама бирә. Анам аны түкми, тәпәнгә чыгарып сала.
Иң куәтле бал шуннан ясала. Атам моны да күрмәмешкә, белмәмешкә салыша иде.
Кәшшаф мулла бөтен халык хөрмәт иткән атам турында:
– Мулла агамның өендә хәрәм бал һич кимемәс! – дигән.
Кәшшаф мулла исә шәригать кануннарын хәрефен-хәрефкә җиткезеп тотарга куша. Аның
типтәр, мишәрләр арасында мөритләре (иярченнәре) бар иде. Алар атам хакында гайбәт
тараталар. Атам авыл тормышында да иске гадәтләрне тотканына күрә, кайбер четерекле
мәсьәләләр өскә калка иде. Авылның төп шөгыле – хайван асрау, көтүлекләрне карау, мал
утлату җирләре белән тәэмин итмәк. Игенчелек – бишмәт белән җилән итәгенә салынган
тарыны кул белән чәчеп иген басуы ясау ул. Еллык уңышның орлыгы ике-өч итәктән артмый.
Икмәк чәчелгән җирне хайваннардан саклар өчен, киртә коралар, барысы да шулай эшли
иде. Мишәрләр килеп утыргач, урыс ысулы белән авылны киртә белән әйләндереп алдылар.
Бу киртәне урыслар укалча (околица), диләр. Бөтен көтүлекләр дә киртә эчендә калды,
алар чәчүлек җиргә әверелде. Менә шунда хайван симертүчеләр белән игенчеләр арасында
бәрелешләр була башлады. Көзен таулардан, җәйләүләрдән төшкән хайваннарыбыз иген
басуларына ябырыла, рәхәтләнеп утлыйлар иде. Хайваннарның каршысына мишәр, татар
һәм урыслар тезелде. Мишәрләр белән урыслар безнең кышлык абзарларыбызны бәрәңге,
икмәк өчен куллана башладылар, безнекеләр бу бәрәңгене ашамый:
– Ул – тиреслектә үскән пычрак ризык, – диделәр. Мишәрләр дә, урыслар
кеби, яшелчә утырталар да киртә белән әйләндереп алалар. Бакчасыннан бер кыяр
чәлдергәнем өчен күршебез Ситдикъ-мишәр мине кыйнады, атама әйткән: – Улыңны
караклыкка өйрәтәсең! – дигән.
Күршеләр белән ике арада хәтәр мәсьәлә калыкты. Хәлбуки, тарлауда үскән кыяр,
ногыт борчагы өчен балалар кыйнауны атам аңламый иде. Ләкин атам бөтен күчмәләрнең
иске йола-гадәтләренә тугры калса да, тормыш биргән шартларга ярашырга «башка
бер йолалар белән мәҗбүрән яраклашырга» дигән фикердә тора иде. Ягъни тормышта
ярашу-яраклашу – төп күчәр – шәригать түгел, йола тора. Бу юнәлештә ул бары тик
Кәшшаф муллага гына түгел, агам Хәбиб Наҗҗарга караганда да тәрәккыяткә тугры
иде. Еллар кичте. Ул хайван утарларын бәрәңге утыртыр өчен кулланды. Безгә дә эре-эре
ХАТИРӘЛӘР
146
бәрәңге ашатты. Ул анда хәтта кәбестә дә үстерде. Үз туганнарын да бәрәңге утыртырга
өндәде. Ул бакчасына җимеш агачлары утыртты, эшкә кулы ятмаган Кәшшаф мулланы
узып китте. Үсә төшкәч, мин атамны тарлавыбызны биш-ун дисәтинәгә киңәйтергә
күндердем. Печәнне без элеккечә урак белән урып ала идек, ләкин урак уру ул билгә
төшә. Бу эшне без татарлар, урыслар белән бергә эшли идек. Тора-бара кардәшләрем дә
урак белән эшләргә ияләнеп китте, машинага да күнектеләр. Әүвәлчә малларыбызны
кышын ачык һавада, ачык түбәле абзарларда (киртәдә) кышлата (ашата) башладык.
Тора-бара мишәрләрнеке кебек «абзарлар», «сарайлар», ягъни амбарлар, лапаслар
салырга өйрәндек. Өебез янында гына ике кечкенә йорттан торган башкорт мәктәбе
тора-бара татар салаларындагы кебек мөкәммәл мәдрәсә шикелле булды. Ягъни атам
мин сабый чакта кыска вакыт эчендә урта гасырда калган авылыбызны тулысы белән
заманчалаштырды. Унсигез яшемдә авылыбыздан аерылып, укырга дип еракларга
киттем. Бер ел кебек тә тоелмаган ун ел эчендә хәятебездә йөз еллар күрелмәгән
түнтәрелешләр, инкыйлаблар булды. Бу хосуста атамның:
– «Дин» илә «тормыш» эшләрен аеры тота белергә вә «хәят» эшләренә шәригатьне
катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, – дигәне исемдә калган.
Атамның мәдрәсәсе
Атамның мәдрәсәсе дүрт йорттан гыйбарәт. Йөз илле, бәлки дә йөз шәкерте булгандыр. Бу
шәкертләрнең күбесен тау башкортлары, ераклардан килгән балалар тәшкил итә. Болар дүрт
ай укыганнан соң, кар эрегәнче үз авылларына кайтып китәләр иде. Мәдрәсәдә чакта атамнан
качырып кына алар әчетергә бал куя иде, башкортча эчү мәҗлесе коралар иде. Пәнҗешәмбе
көн кичләрен көрәш, бию оештыралар. Араларында гаять каты тәртип булыр иде. Әчебал
гамәленә кагылышлы хәбәрләр атама барып ирешми иде, мин дә бу эшләр турында атама
әләкләми идем. Монда көз көне, мәдрәсә ачылыр-ачылмаста, казый сайлау була торган иде.
Казый буласы шәкертне ак кәҗә тиресенә утыртып, тирене дүрт кеше дүрт яктан тотып,
шәкертне югары күтәрәләр, башка шәкертләр кәҗә тиресенә утырган шәкертне чеметәләр,
хәтта кайчакларда без белән төрткәләп, шәкертне җылаталар. Әмма ул соңыннан үч ала
торган иде. Бу борынгы түркләрнең «хан күтәрмәк» йоласы иде. Соңрак белдек, мәдрәсәләрдә
казый сайлау гадәте ул Хорезмнан килә икән. Мәдрәсәнең рәсми мөдире минем атам булса да,
чынлыкта гамәлләр сайлап куелган «казый» кулында иде. Мәдрәсәнең эчке хәлләре турында
мәдрәсә хуҗасына җиткерү – аның вазифасы. Атамның вазифасы казыйдан ишеткәннәргә
колак салмау, ишетмәгәнгә салышу иде. Бу тәртиптәге мәдрәсә тормышы җәмгыятебезнең
вә аның тарихының тач көзгесе иде. Монда «Ысулы җәдит» дигән яңа тәрбия ысулының
әсәре дә юк иде. Атам математика һәм география өйрәнергә теләгәннәргә Зәки Хәлфә исемле
бер ярдәмчене вазифага куйды. Теләгәннәргә урысча өйрәтерлек шәкертләр бар иде. Ләкин
атам мәдрәсә янында урысча укытыр өчен башлангыч мәктәп ачарга, дигән урыс хөкүмәте
тәкъдименнән катгыян баш тартты. Мин дә мәдрәсә каршында авыл китапханәсе ачтым.
Төбәгебезгә хөкүмәт комиссары (земский начальник) сыйфатында җибәрелгән хокукчы
башкорт Солтанов, Уфадагы мөфти Солтановның углы килде. Хөкүмәт табибы булып
күндерелгән татар кызы Зәйнәп Габдеррахманова – Петербург университетында укучы.
Һәр икесе дә безгә еш-еш килә иде, сәясәт вә мәгариф эшләре турында әңгәмәләр коралар.
Урта гасыр күчмәләре зиһенендәге авыл имамы булган атамның ислахчы (реформатор)
дәрәҗәсендә үсүендә, бәлки, бу ике затның да йогынтысы зур булгандыр. Мин атамның
мәдрәсәсендә үзлегемнән гарәпчә һәм дини дәресләрне Зәки хәлфәдән вә Кәшшаф мулладан
– фарсыча, Габдеррахман вә Шаһибәктән урысча вә математика өйрәндем. Ләкин иң күп
зәвыклы гамәлләрем шәкертләрнең пәнҗешәмбе көнне һәр ахшам оештырылган көрәшләрдә
тимербаш кебек катышуым булды. Бал мәҗлесләреннән дә мин баш тартмадым. Ут сүндереп,
йокыга киткәнче халык хикәяләрен тыңлаудан мин зәүкый ләззәт ала идем.
Тагын анам турында
1918 елда Оренбургта советлар зинданында да утырып чыктым, 1944 елда
Төркиядә Исмәт паша мине өтермәгә яптырды, укылачак һәр шәйдән мәхрүм
калдырдылар. Шул вакытта анамнан өйрәнгән шигырьләр һәм Ясәвинең «Шәб-и
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
147
Йәлдә» исемле мөнәҗәте мине коткарды, мин шуларны үземә сөйләп исән калдым.
Шунда мин анамның миңа карата тәэсиренең никадәр куәтле булганын аңладым. 1944
ел вакыйгалары заманында атамның истәлекләре күптән онытылган иде инде, фәкать
«хафыза фәрештә» дип аталган әсәрдән төшкән хыялый фәрештә анам кыяфәтендә
яныма килә иде. Мин ватанымдагы кебек, анамны кочаклыйм, анамнан хуш ис
бөркелә, аның үзенә тарту көче – шигырьләр белән тулы әхлак нәсыйхәтләрендә
иде. Минем анам тормышта һичбер вакыт гөнаһ кылмады һәм аның миңа булган
чиксез самимилеге гомерем буе миңа иярә килде, рәхмәт. Аның миңа фарсыча, түркчә
өйрәткән шигырьләре бары тик әхлакый вәгазьләрдән генә тормый, алар арасында
әдәби эстетик әсәрләр дә бар иде. Аның миңа Нәваидан ятлаткан газәлләре, соңыннан
бу шагыйрьнең шигъри диванын баштанаяк укыгач, күрдем ки, алар сайланма
парчалар булган икән. Анама боларны кем өйрәтте икән? Белмим. Чөнки «Диван»ның
бу парчаларын берләштергән өлешләре безнең китапханәдә юк иде. Башка яннан
караганда, ул өйрәткән әхлакый шигырь вә хикәяләр дә бер хрестоматия рәвешендә
бергә тупланган әсәрләр иде. Аларның күбесе анамның хәтерендә саклана. Болар
башлыча Аттардан, Җәләлетдин Румидан, Нәваидан, Ясәвидән, Аллаһыяр Суфидан
алынган парчалар. 1957 елның башында Пакистандагы Лахор университетының
кунагы булдым. Фарсы әдәбияты профессоры, дустым Мөхәммәд Бәкир сөйләде
миңа: имеш, ХIХ гасырда Хәйдәрабадның гаскәр башлыкларыннан берсе, бохаралы
үзбәк, үзенең улын нәкъ анам мине укытканча укыткан икән. Моны ишеткәч, мин
хәйран калдым: түркләр арасында бу укыту системасы ничек киң таралган булган
икән.
Миңа өйрәтелгән шигырьләрнең фарсыча булганнарының кем әсәрләре икәнен анам
да белмәгәндер дип уйлыйм. Боларның сайланма парчалар булганын һәм анамның
ул шигырьләрне саф фарсыча әйткәнен һәм мине дә дөрес аһәң белән сөйләргә
өйрәткәнен шунда аңладым. Икенче тапкыр күрешүебездә Иран хөкемдары Мөхәммәд
Риза Шаһ фарсычаны кайда өйрәнгәнем турында сорады. Анам өйрәтте, дигәч, ул:
анагыз Иранлымы, диде. Чөнки минем фарсыча аһәңем Бохара таҗикларыныкыннан
аерылып тора икән. Ихтимал, атамның гарәпчәсе кебек, анамның фарсычасы да
Күзән угыллары вә Сатлык угылларын укыткан, ХVIII гасырда мөгаллимлек кылган
Дагыстанлы осталар тарафыннан гүзәл яңгырашлы фарсыча булгандыр. Миңа Урта
һәм Якын Шәрыкның тарихын бик якыннан өйрәнү, ул илләрдә самими дуслар табарга
мөмкинлек биргәне, фарсы теленә гашыйк иткәне өчен анама чиксез рәхмәтлемен.
Анамның сәясәттән һичбер хәбәре юк иде. Килгән гәзитәләргә карамый да. Аларның
сәхифәләрендә Аллаһның исеме булмагае, дип, ул аяк астында калмасын өчен яки
гәзитләргә берәр нәрсә төрмәгәйләре, дип, бер читкә җыеп куя. Бик диндар иде.
Намазын калдырмас, атам кеби, көн туганчы ятагыннан тора. Шигырьдән ләззәт
алган анамның сөйләм аһәңе бик тә гүзәл иде. Ул һәр сүзен мәкаль белән ныгыта, сүз
арасына берәр мәзәк кыстырып, бик матур сөйләшә иде.
Анамның бер шигыре вә Фрейд
Анам яза белә иде. Шәкертләренә догалар язып, шул догаларны шәкертләренә
укыта иде, ләкин ул беркайчан да хат язмады, бары тик 1908 елда атамның миңа ачуы
чыккач, Казанда чагымда ул миңа бер-ике хат язган иде. Шулар белән рәттән анамның
атама язган шигырьләре дә бар иде. Атам шул шигырьләрне китаплары арасына
кыстырып куя торган иде. Бездә «мал инчисе» дигән йола бар, шул йола аркасында
ара-тирә гаугалар чыга тора иде. Бирнә буларак, киленгә иярә килән малларны «төркән»
(түркүн), диләр. Анам иярә килгән малларын аеруча ярата. Бирнә буларак килгән
хайваннарның берсен, анама әйтмичә генә, сатып җибәргәннәр. Моны белеп алгач,
анам атама бик нык үпкәләде. Ул вакытта атам, куркытыр өченме, анам өстенә икенче
хатын алып кайтам, дигән. Шул сәбәпле анам бер шигырь язган:
Синнән үзгә сөйгән яр бетмәгәндер, дидеңме?
Үзгә яр итмәгәйнең өзгәләндеңме үзең!
ХАТИРӘЛӘР
148
Лал-и тәбим тәмен алган мөһреми бозган үзең,
Чит-ят бәндәме син? Бу нидер латифә сүзең?
Мәгънәсе: «синнән башка сөеләчәк ярмы бетмеш, дидең. (Бүгенгә кадәр)
башкаларны яр итмәмеш син, әллә син алышындыңмы? Якын (кызыл) иреннәремнең
тәмен алмыш кеби, мөһремне бозган да синсең, чит-ят бәндәме син, бу шаярту сүзең
түгелме?» Ихтимал, соңгы ике юл башка бер шагыйрьдән алынгандыр, әмма анам ул
юлларны нәкъ үз урынында кулланган. Мәгънәсе ачык аңлашыла торган бу шигырь
хәтеремә кереп калган. Ләкин сабыйлыгымда мин ир белән хатын арасындагы җенси
мөнәсәбәтләргә һич тә дикъкать итмәгәнмен. Без бала чакта ата белән ана арасында
җенси мөнәсәбәт булганы турында башыбызга да китерми идек. Хәлбуки, алар безгә
җенси мөнәсәбәтләрне тәртипкә салган Ислам тәгълиматын укыталар вә сыерлар
кысыр калмасын дип, кайчак без күреп торганда, хайваннарны аталандыралар яки
кышын өй эчендәге җылыга алып кереп, сарыкларны бәрәннәтәләр, җәен курада
бияләрне колынлатканны үз күзләребез белән күреп тора идек. Бу эшләр безгә гап-
гади, табигый гамәлләр булып аңлашыла иде. Бу мәсьәләдә анабызның шигырен гүзәл
бер парча буларак ятлый идем. Бу яки моңа охшаш шигъри парчаларны кыз кардәшем
Сара белән бергә сөйләгән чаклар да булды. Фәкать Веналы философ доктор Фрейд
өчен бу алай ук гади түгел иде булса кирәк. 1935 елда Вена шәһәрендә укыган чагымда
профессор Стрегезовскийның «Сәнгать тарихы институты»нда Шәрекъ семинары уза
торган иде, институтка якын булсын дип, Берггассе урамы, 9 нчы йортта бер бүлмә
алган идем. Мин яшәгән катның астында бер институт эшләгәнен белә идем, әмма
Фрейдның «Психоанализ институты» икәнен белми идем. Беркөнне хуҗа хатын:
– Сездән аскы катта торучылар зарланалар, сез төннәрен идәнгә каты басып йөрисез
икән, сез, зинһар, аягыгызга йомшак башмаклар киеп йөрегез, – диде. Мин дә аның
сүзен тыңлап, ярар, дидем. Ләкин һәркөн бу турыда оныта идем, тегеләр тарафыннан
һәркөн шикаять килә. Бер кичне хуҗа хатын:
– Сезне профессор күрергә тели, – диде.
Фрау-хатын бу затның доктор Фрейд икәнен, астагы институтта тиз ватыла торган
бәгъзе сизгер-назик әсбаплар барын да сөйләп бирде. Фрейдны күргәнем юк иде.
Сүриядә туган әрмән студенты бу Фрейдның лабораториясендә эшли икән, ул миңа
Фрейдның кайбер китапларын укырга бирде. Барсын да укып чыктым, әмма әсәрләрнең
фәлсәфәсен бер дә ошатмадым. Мин дә Фрейдка:
– Мин – Азия далаларыннан килгән кешемен, аяк атлауларымны шушы шартларга
күнектерә алмыйм, – дидем.
Фрейд мине бүлмәсенә чакырды һәм без әңгәмә кордык.
– Сезнең алты-җиде яшьлек кыз баланың үз атасына җенси теләк белән бакканы
турында язганнарыгыз башкорт вә казакъларга кагылмый, – дип, мин анамның әлеге
шигырен сөйләп бирдем.
Шигырь «мөһремне боздың» сүзе белән җенси мөнәсәбәтләрне тасвирлавын
һәм, Фрейдның әсәрләрен укыгач кына, мин шушы сүзнең нинди мәгънәдә икәнен
аңлаганымны докторга әйттем. Моннан соң да без Фрейд белән берничә тапкыр
очраштык. Гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, борынгы угызларда җенси мөнәсәбәтләрне
аңлау дәрәҗәсе башка мөселманнардан һәм гарәпләрдән аерылып тора, дип язып
калдырган. Һеродотның борынгы эскифләрдә җенси мөнәсәбәтләр турында язганнары
белән Фрейдны таныштырдым. Икенче күрешүебездә боларны доктор Фрейдка
аңлатып бирдем. Хәтта мин аңа:
– Сез брошюраларыгызда бик мөһим вә бик кызыклы психо-анализыгызны
фәлсәфәгә күчерүегез белән, шул брошюраларыгыз тәэсирендә язылган романнарда,
һич оялмыйча, кыз баланы шәрә хәлендә ачкыч тишегеннән карап торган абыйсы
турындагы хикәяләрне җенси азгыннар (маньяклар) укыячак, сез әнә шундый әсәрләргә
ризык бирәчәксез, – дидем.
Бу сүзләремә Фрейд һич кызып китмәде. Ул минем белән бу хосуста җентекләбрәк
сөйләшергә теләгән иде, ләкин Австриядән Алманияга күчеп китүем аркасында, без
кабат күрешә алмадык.
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
149
Агам Хәбиб Наҗҗар биргән тәрбия
Агамның мәдрәсәсе җиде йорттан гыйбарәт иде; аның өч йөздән артык шәкерте
бар иде. Атамныкыннан аермалы буларак, шәкертләр елга алты-җиде ай укыйлар. Җәй
айларында да укуын дәвам иткән шәкертләр бар иде. Мин исә бу мәдрәсәгә көз килеп,
иртә җәйдә авылыбызга кайтып китә идем. Чөнки авылда мине күнегелгән кайбер
эшләрем көтә иде. Мәсәлән, яз көне хайваннарны утарга куабыз, көтүләрне урмандагы
курабызга күчерә идек, аларга күз-колак була идек. Атам да хайваннарны багар өчен
мине укудан иртәрәк кайтырга мәҗбүрли иде. Шулай итеп, мин март урталарында өйгә
кайтып китә идем. Мәдрәсәдә укуым, күп булса, дүрт ай дәвам итә иде. Ләкин мәдрәсәдән
аерылып китүем сәбәпле, укуым артта калмасын дип, атам миңа үзебезнең өйдә дәресләр
бирә иде. Үтәк мәдрәсәсендә укыганда, гарәп әдәбиятыннан хәбәрем булмады. Агам миңа
гарәп әдәбиятын үз өендә укытты, чөнки минем күп вакытым агамның өендә уза торган
иде. Үз баласы булмаганлыктан, агам мине үз сабые кебек, яратып-сөеп укытты. Аеруча
матур сөйләм буенча гарәпчә «бәян-у бәди» фәнен, галимнәрнең вә мәшһүр шәхесләрнең
тәрҗемәи хәлләрен өйрәтте: ибн Халликан, Ташкүперзадә, Һиндстанлы Габдулхай әл-
Лукневилар язган әсәрләрен вә атамның дусты Морад Рәмзи тарафыннан язылып, нәшер
ителгән Урта Азия суфиларының тәрҗемәи хәлләргә кагылышлы «Рәшәхат» исемле
әсәренең гарәпчәгә тәрҗемәсендә өйрәтте. Мин бу тәрҗемәи хәлләрне гарәпчәсе белән
фарсычасын чагыштырып укудан ләззәт ала идем.
Берзаман атамның мәдрәсәсендә укыган Шаһибәк Үзбәк агамның мәдрәсәсенә
күченеп килде. Мин аннан урысча өйрәнүемне дәвам иттем. Ул соңыннан башкорт
урдасында субай хезмәтенә күчте. 1919 елда Советлар белән солых төзелде. Без
моңа риза булмадык. Минем киңәшне тотып, Шаһибәк Украинага, генерал Врангель
гаскәренә китте. Соңыннан Кырым сугышларында яраланып, Истанбулга күчте һәм
шунда вафат булган дип ишеттем. Менә шушы Шаһибәктән мин Үтәктә урысча
өйрәндем. 1904 елда Рус-Япун сугышында, Русияның җиңелүенә сөенеп, агам һәркөн
Эстәрлетамакка бер җайдакны җибәреп, телеграф хәбәрләрен, сугыш бүлтиннәрен
кайтарта иде. Урысча язылган ул кәгазьләрне мин аңа укып бирә идем. Бу эш минем
урысчамны ныгытса, сәяси мәсьәләләргә кызыксынуымны да арттыра иде. Монда
(Үтәк авылында) Туктамыш углы Гәрәй исемле бер тегүче бар иде. Урысчасы яхшы,
күп китап укыган бер зат. Агам миңа аның белән бергә эшләп, урысчамны яхшыртырга
тәкъдим итте. Мин Гәрәй белән бергәләп Пушкинның «Пугачёв гыйсъяны» дип
аталган тарихи әсәрен вә Пушкинның Коръәнгә ияреп, Пәйгамбәребезнең тормышын
аңлатып язган шигырьләрен ул вакытта әдәби тел буларак кулланганыбыз – чыгатай
түркчәсенә тәрҗемә иттем. Агам бу тәрҗемәләрне дикъкать белән укып чыкты. Бик
яхшы аңлашыла, диде. Соңра агам Пушкинның «Бөек Пётрның гарәбе» исемле әсәрен
тәрҗемә иттерде вә: «бу гарәп чынлыкта Коръәнне яраткан икән», диде.
Үтәктә укыганда күп вакытымны агам өендә үткәргәнем турында язган идем
инде. Аның бик күп хайваннары, мал тотмак өчен абзарлары, араннары бар иде.
Мин кышларын атларга печән таратудан күп ләззәт ала идем. Җәен хайваннар өчен
киптерелгән печән арасында кипкән җиләкләр табыла иде. Абзарга тупланган кипкән
печән арасыннан аралап, җиләкләрне авызыма кабам, үзем җиләк ашыйм, үзем керт-
керт печән күшәүче хайваннарга карап рәхәтлек кичерәм. Чыннан да, мин бу малларны
бик ярата идем. Укырга бармасам, агам:
– Барыгыз, ул араннар арасындадыр, алып кайтыгыз, – ди икән.
Мин математика белән мәшгуль һәм агамның Истанбулдан кайтарткан китапларын
укыйм. Эрнест Ренанның, америкалы др. В.Р.Дрэперның, алман Шопенгаурның
әсәрләрен йотлыгып укыйм, дин вә фән мәүзугъларына язылган әсәрләрне, дин вә
Ислам җәмгыяте мәсьәләләренә кагылышлы мисырлы Мөхәммәд Габду вә Фәрит
Вәҗди кебекләрнең гарәпчә әсәрләрен 16-18 яшемдә үк укып чыктым. Ренан вә
Дрэперга каршы язылган инкарьлардан соң, аларның әсәрләрен якыннан укыйсым
килде. Төркия матбугатының тәэсире илә, тәмәке тарту теләге уянды. Беренче тапкыр
тарткан тәмәке төпчеген табып, хуҗабайның икенче хатыны иренә тоттырган. Шул
сәбәпле, агам мине таяк белән кыйнады. Барыбер мин ара-тирә тәмәке тарткалый идем.
ХАТИРӘЛӘР
150
Җәй айларын ничек үткәрәм
Яз җиткәч, мәдрәсәдән авылыбызга мал карарга кайтам. Чөнки март башында җәен
әзерләгән печән бетә, урманга барып, нечкә таллы агачларның ботакларын сындырып,
хайваннарга ашатам. Кар эрегәч, хайваннарны кардан арчылган җирләргә куып кертә идек.
Үзебез дә кардан ачылган җирләрдә төртеп чыккан «сарана» дип аталган кыргый бәрәңге
һәм башка бер үлән тамырларын җыеп, пешереп ашый идек. Мәдрәсәдә бурсып ятканга
караганда, табигать һәм маллар-хайваннар белән якыннан аралашу мең өлеш яхшырак
иде. Апрельнең беренче яртысында татар авылларында чират белән тәртип ителгән Сабан
туе дигән игенчеләр бәйрәменә, майның ахырларында башкорт авылларында җыенга
җыелалар һәм без бу бәйрәмнәрдә атларыбыз белән узыш ярышы оештыра торган идек,
көрәш карыйбыз, мин һәрвакыт көрәшкә керә идем. Тагын апрель ахырларында бал
кортлары белән мәш килә идек, йөздән артык ояны берләштергән умарталык бакчасы
авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Карлы Бүләктә иске җәйләү вә мазарлык (каберстан)
янында урнашкан. Анда алачык дип аталган җәйлек йорт та бар. Кышын умарталарны
саклар өчен, «ызба» дигән йорт салып куелган. Биек агачларның югары очындагы
ботаклары арасына урнаштырылган умарталарыбыз, бал корты күчләрен тотар өчен
куелган, нарат агачларын чокып ясалган чолыклар бар. Умарталар бездән йөз чакрым
аралыкта куелганнар. Болар безнең борынгы ата-бабаларыбыздан мирас буларак калган.
Бу чолыкларны апрель аенда өчәүләп чистартабыз да буш кәрәз куябыз, кыргый кортлар
шуңа бал җыя башлый. Бу эшне без өчәү: Нурмөхәммәд, Ибраһим Качкынбай кебек
иптәшләрем белән башкарабыз. Ибраһимнарның чолыклары да безнеке кебек күп иде.
Бу вакытта җылкыларыбыз (болар дүрт төркемгә аерылган, өйрәтелмәгән яшь тайлар)
күптән җәйләүләрдә утлый. Ләкин тора-бара басуларыбыз, көтүлекләребез урыс хөкүмәте
тарафыннан казна файдасына тартып алынды. Шуннан соң безнекеләр җәйләү тормышын
ташладылар. Бары тик авылдагы өйләребез янында «Хан җәйләве», «Карлы Бүләк»
тавындагы җәйләү белән алачык кына калды. Хайваннарыбыз исә җәйләү тормышыннан
ваз кичмәде. Алар апрель башында бездән рөхсәт сорамыйча гына, Мәсим, Акбиек
җәйләүләренә китәләр һәм шунда көзгә чаклы утлап йөриләр. Бу иске җәйләүләребез
Ибраһим Качкынбайларның, ягъни «Алакуян» дип аталган авыл халкының мөлкәте иде.
Авылыбызга күчеп килгән мишәрләрнең, игенчелек белән мәш килгәнгә күрә, тормышы
безнеке белән чагыштырганда яхшырак иде. Игенне мул чәчәләр, яшелчә үстерәләр, ел
буена авылда калган хайваннарын кышын түбәле абзарларга ябалар һәм җитештергән
нәрсәләрен сатып, яхшы яшиләр. Безнең ыру игенне, әйткәнемчә, бер итәк тарыдан җыеп
ала. Хайваннарыбыз исә киртә белән әйләндереп алынган ачык һавада кышлый. Маллар
җәен таулар арасына күчә, гаиләбезнең җылкыларын көткән кеше мин. Иген эшләрен һич
сөймәдем. Хайваннар өчен печән чабу минем өчен бер бәйрәм. Игенне урак белән уру
бик җайсыз, ул билгә төшә. Бөтен эшебез урманда. Бездән 35 чакрым ераклыкта «Айгыр
үлгән» дигән урын бар, искедән безнең ыруыбызга тиешле булса да, ул казнага тартып
алынган. Казна безгә һәр елда бер микъдар урман бирә, без урманны кисеп, авылга алып
кайтып, базарларга алып чыгып сатарга тиеш. Юкә агачын суга батырып җебетергә
куябыз, аннан соң мунчаласын төшерәбез дә базарга алып чыгып сатабыз. Бу эшләр
беткәч, печән чабу вакыты килеп җиткәнгә чаклы мин янә «Акбиек» тауларына, таулар
арасындагы җәйләүләрдә хайваннар көтәм, аларга тоз бирәм, хатыннар әзерләгән кымызны
эчәм, маллар артыннан чабам, җәйләүдәге уеннарда катнашам. Хәзерендә «тәкә заманы»
дип аталган сарык чалу вакыты килгәнче, атам-анам килеп, хайваннарыбызны караган
чабаннар гаиләсендә кунак булып калабыз. Ул заманның иң зәвыклы эше – умартачылык.
Юан нарат агачлары арасында чокып ясалган умарта оялары – чолыкларга кыргый күчләр
оялап, бал җыя. Йөз чакрымга таралган шул чолыкларны атка атланып әйләнеп, карап
йөрибез, ун-унбиш чолыкны карар өчен, ат өстендә 30-40 чакрым ара узарга кирәк. Һәр
елда 15 көн дәвамында «биләмә карау» эшен дустым Ибраһим Качкынбай белән бергә
башкара идек. (Биләмәләр карау. Бу җирләр бу нәселнең биләмәләре булган – Р.Б.)


Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.
(Дәвамы киләсе саннарда)