Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗДӘ БАР ДА ЭЛЕККЕЧӘ КЕБЕК


Безнең яклар
Безнең яклар һаман шул ук инде:
Тугай буйлап талгын Ык ага.
Язын, карлар эреп бетү белән,
Игенчеләр төшә сукага.
Таллары да шул ук сандугачлы,
Әрәмәләр тулы бөрлегән.
Егетләре батыр йөрәклеләр,
Ә кызлары чибәр, бер дигән.
Аккошлар да Ыкны үз итәләр:
Яз килүгә, кайтып җитәләр.
Балалары белән җыйнаулашып,
«Көтегез...» дип, тагын китәләр.
Бездә бар да элеккечә кебек:
Кешеләре тырыш, гүзәлләр.
Чатнап торган зәһәр салкынга да,
Җәйге челләгә дә түзәләр.
Халкы һаман җырга, моңга гашыйк:
Яшь Зифалар килә алмашка.
Наиc, Харрас, Зөлфәтләре белән
Мөслим өстен әле бер башка.
Һәрберебез кайда эшләсәк тә,
Мөслимнән дәрт, дәрман алачак.
Нинди чорга аяк атласак та,
Мөслим – Мөслим булып калачак.

Зөлфәт
Тыңладык без елан сайравын да,
Былбылдан да безне чактырдың.
Ял таратып җилгән тулпар биреп,
Бүләр болынында чаптырдың.
Мәхәббәтнең бөек тәхетеннән
Урын бирдең күпме яшьләргә.
«Сөю – мәңгелек!» дип сөрән салдың
Тик сөелеп кенә яшәргә.
Туфан булып, Туфан иҗатыңа
Гашыйк булсын инде!.. Чын бит бу!
Сиңа гына түгел, мөслимнәргә,
Якташларга олы чин бит бу!
«Ыклы Мөслим, таңда чыклы Мөслим»,
Дип җырладың илһам килгәндә.
Бүген мөслимлеләр сине зурлый,
Синең иҗат белән кинәнә.
Хәдисләргә тиң сүзләрең синең
Милләт җанлы яшьләр күңлендә.
Зөлфәт йолдызы бар һәм сүнмәс тә
Татар шигърияте күгендә.


Туган тел
Урысчага телләребез
Гел тартып тора.
Урыс теллеләр дә шуңа
Гел артып тора.
Ә мин туган телем сатмыйм,
Рәнҗетмим аны.
Мине кулланучы юк, дип
Төшмәсен даны.
Туган тел ул – иң газиз тел,
Әгәр аңласаң.
Туган телдән йөз чөермә
Аны санласаң.
Туган телен белмәгәннәр –
Алла мескене.
Шул фикергә килми калмас
Алар беркөнне.
Шатланам, чөнки сөйләшәм
Туган телемдә.
Рәхәтләнеп яшим шуңа
Туган илемдә.

Укытучы бәхете
Минем бабам карт булса да,
Бөтен яктан уңган шул.
Яшь чагында иң мактаулы
Укытучы булган ул.
Аның дәресен балалар
Йотлыгып тыңлаганнар.
Төрле сораулар биргәннәр,
Югалып тормаганнар.
Чөнки туган телебезне
Балалар бик сөйгәннәр.
Туган тел ул – ана теле,
Иң газиз тел, дигәннәр.
Ул чагында туган телдә
Күп китап укыганнар.
Өлкәннәрдән әкиятләр
Сөйләтеп утырганнар.
Гарәп язуын да бабам
Өйрәткән балаларга.
Борынгы хатларны уку
Кызык булган аларга.
Лаеклы ялда булса да,
Бабам безне күзәтә:
– Дөрес сөйләмисез, – диеп,
Телебезне төзәтә.
– Һөнәр белсен кулыгыз, – ди,
– Иманлы булыгыз, – ди.
– Һәрбер җирдә гомер буе
Игелек кылыгыз, – ди.
Аннан ала да гармунын
И тотына уйнарга.
Сизеп торам карашыннан:
Бабам чума уйларга.
Аның да бит безнең кебек
Булган япь-яшь чаклары.
Үзенә гел тартып торган
Аны туган яклары.
Туган телен, балаларны,
Якташларын яраткан.
Шуңа да ул үз бәхетен
Туган җирендә тапкан.

Картаясым килми
Бер дә картаясым килми,
Гел яшь торасым килә.
Әле кул җитеп бетмәгән
Эшләр кырасым килә.
Дан да, мал да кызыктырмый,
Минем бирәсем килә.
Оныкларым йөрәгенә
Үтеп керәсем килә.
Үземнән соң ышанычлы
Буыннар калсын иде.
Минем нигә яшәгәнне
Алар аңласын иде.
Китәргә әле иртәрәк
Икәнен белеп торам.
Шуңа мәҗбүри булса да,
Елмаеп-көлеп торам.


Дөнья көтәбез
Дөнья көтәм, дигән булып,
Эшлекле кыланабыз.
Кеше ышансын өченгә
Күп чара кулланабыз.
Ах-ух килеп ашыгабыз,
Чабабыз уңга-сулга.
Имеш, вакыт та бик кысан,
Калмасак иде соңга.
Әгәр без дөнья көтмәсәк,
Аны кем көтәр иде?
Көтелмәгән дөнья бик тиз
Таралып бетәр иде.
Алай да дөнья көтәбез...


***
Әнкәемнең җыруларын
Кабатлыйм иртә-кичен.
Гомер буе ул аларны
Саклаган безнең өчен.
Рәхмәтләрен шул җыр аша
Безгә җиткерә иде.
Чөнки ул безне һәрвакыт
Бик якын күрә иде.
Ул җырлар һаман колакта
Яңгырап тора сыман.
...Иң матур җыр – әнкәй җыры
Бөтен җыр арасыннан!


Ә мин дөрес егылам
Һәркөн уйнарга чыкканда,
Әти бирә киңәшен:
– Улым, җылы киенеп йөр,
Берүк салкын тимәсен...
Ә мин аның киңәшләрен
Үтәмичә калмыймын.
Өлкәннәр дөрес әйтә бит,
Мин аларны аңлыймын.
Ә беркөнне әти миңа:
– Егыла күрмә, улым, – ди.
– Син бит гармун да уйныйсың,
Сакла бигрәк кулың, – ди.
Мин аны да истә тотам,
Кирәк сакчыл булырга.
Шуңа әти дөрес итеп
Өйрәтте егылырга.


Үрнәк әби
Туксанны да узып китте
Безнең әби.
Үзе һаман көлеп тора,
Үзе гади.
Биш вакыт намазын бер дә
Калдырмый ул.
Өйдә эшләп, әз генә дә
Арымый ул.
Хәтта ураза да тота,
Саваплы, ди.
Дин тотарга һәр мөселман
Җаваплы, ди.
Дисбесен дә берөзлексез
Тартып тора.
Менә шуңа бәхете дә
Артып тора.
Колагы ишетмәсә дә,
Күзе күрә.
Укымаган китабы юк
Шуңа күрә.
Туксанны узган әбиләр
Була сирәк.
Әбиләрнең әниләрен
Саклау кирәк.
Барыбыз да күрсәтәбез
Аңа хөрмәт.
Чөнки бит ул безгә бөтен
Яктан үрнәк.